Latin

Җен Түгәрәге

Общее количество слов 3118
Общее количество уникальных слов составляет 1566
40.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

(хикәя)

-Зөфәр! Нигә тирә-якта мондый тынлык соң әле? Сәгать унике дә юк бит әле, шулаймы?-дип сорады арттарак калган иптәшеннән Илшат.


-Мин дә синнән шул турыда сорамакчыем,- дип җавап бирде тегесе.- Чыннан да бик сәер. Бүтән вакытта таңга кадәр шау-шу тынмый торганые: яшьләр музыка акырталар, автомобиль һәм мотоцикллар иртәнгә тикле туктамый торганнарые.


- Әллә бу, давыл алдында була торган тынлык кебек, бәйрәм алдындагы хәл җыеп алу гына микән?-дип сөйләнде Илшат.


- Белмим инде,-дип җавап бирде Зөфәр.- Җитмәсә, башка вакытка караганда караңгырак та әле ул үзе. Әйдә шушы бүрәнәләр өстенә утырып тартып алыйк әле, арытты нидәндер. Нигә соң багана башларында бер ут та янмый? Бөтен авыл караңгылыкка чумганмыни!


-Әй! Әйтмә инде аны. Авыл хакимиятенең, имеш, ут өчен түләргә акчасы юк.


-Кай яктан килсен ул акча, власть башында астан өскә кадәр мафия утыра бит,- дип куйды Зөфәр.- Ну, бер уйлаганда, юсык кеше Беренче май хөрмәтенә булса да урамнарда биш-алты лампа кабызырлык акча табарые..


-Ансы, беренче май бәйрәммени ул хәзер. Әнә олыраклар сөйли, элегрәк ул көнне тирә- юньдәге авыллардан бөтен яшьләр җыеп уйнап, сугышып ята торган булганнар...


- Әйе, мин дә ишеткәнем барые бу турыда. Сабан туең бер якта торсын, ди торганнарие. Әллә-ничә гармун минсиңайтим...


Ике егет бераз сүзсез утырдылар. Бәяк Баш авылы яктан Куянавылга таба бер “Жигули” узып китте дә тагын кабер тынлыгы урнашты.Әйләнә-тирәне куе караңгылык чорнап алды.


-Кара әле, Илшат, Бәякнең теге яры бөтенләй күренмәс булды бит...


Чыннан да, башка вакытларда нинди караңгы төн булса да абайлап була торган агарыбрак торган теге як яр да, андагы таулар һәм караеп торган урманнар да бүген бөтенләй юкка чыккансыман булганнар иде.


- ...Әллә төрле җеннәрнең һәм убырлы карчыкларның җыелып шабаш ясый торган төннәреме бүген?-дип шаярды Зөфәр.


Шулвакыт елга аръягында ерактагы Бурсык тау башы ягында бер ут бераз гына күренеп торды да юкка чыкты.


- Әнә, күрдеңме?


Илшат тыныч кына сигаретын сүндерде дә:


- Кемдер йөри бит шундый шомлы төндә урманда, - дип куйды.


-Ә бәлки ул бер дә кеше түгелдер.


-Син нәрсә, Зөфәр, нинди пүчтәк сүз сөйләп утырасың? Әби әкиятләренә ышана торган чакмыни хәзерге заманда. Без үзебез җен-шайтанга әйләнеп беткәнбез инде.


-Шулай, брат, шула-а-й!- дип куйды Зөфәр.- Чыннан да әби әкияте инде. Әле мин бәләкәй чагымда кәртәнием - әниемнең әнисе әйтә торганые:”Улым, башың булса, караңгы төшү белән шул Бурсык тауга менмә, -ди торганые.- Ә чыннан да төн белән ул урыннарда куркыныч. Ул тауга караңгы төндә менәрдәй кешеләр авылда да бер-ике-өч кенә булырдыр. Мин үзем әле 11 нчедә укыганда ук менеп төштем анда төн белән.


- Нәрсә лыгырдыйсың син!- дип кыза башлады болай да кабынырга гына торган холыклы Илшат.- Әллә мине өркетергәме исәбең? Теләсәң, хәзер үк менәм ул тавыңа. Урманы аша үтеп, теләсәң Рахманавыл ягына төшәм, кирәк икән – Бәяк-Түзгә.


- Барып чыкмас,- дип котыртты аны Зөфәр әллә чынлап, әллә йүри.- Шүрләрсең, котың ботыңа китәр. Памперс бәйләм чыктыңмы соң әле? Тьфу, яратмыйм шундый мактанчыкларны. Җитмәсә, алар күп вакыт куркак булалар.


- Нәрсә-ә-ә! Мин куркакмы?!-дип кабынып чыкты Илшат. Ул соңгы берничә ай эчендә шәһәрдә торып маташканга, Зөфәр кебек авыл малай-шалаеның мыскыл итүенә тузып тора алмады. Ә тегесе аны үртәвен дәвам итте. Әле генә үз-үзләрен кая куярга белмичә йөргән ике егет ялку турында кинәт кенә онытып та җибәрделәр.- Әйдә киттек, әйдә! Күрербез, кайсыбыз элегрәк коты очып чабар икән!


- Киттек, киттек!


Ике егет бер-берсенең канын кыздыра-кыздыра, елга ярына таба юнәлделәр. Бераз баргач, Зөфәр туктады һәм:


- Кая, Илшат, җәяү меникмени? Ераграк бит.


- Әһә, шырлый да башладыңмы? Әйттем бит син үзең куркак җан дип. Ярар. Әйдә алыйк мотоцикл. Шулкадәр җиргә җәяү чыннан да йөрмәссең инде. Нәрсә син һаман моны тагып йөрисең? Төнлә видеокамера нигә кирәк? Кертеп куейк безгә генә.


Илшат аңа җавап итеп кулын гына селтәде. Йөрсен әйдә, янәсе, икмәк сорамый ич.


Ә бераздан ике дус Зөфәрнең “Иж” ына атланып, тавык тезеннән генә булган Бәяк аша елганың аргы ягына чыктылар да, моторны үкертә-үкертә, тауга менә башладылар. Аларның артыннан төлкесыман сары йонлач эт Динго да иярде. Зөфәр аны кире кайтарып җибәрер өчен куалап та карады, ләкин әле генә бәйдән ычкынган эт хуҗасын тыңларга уйлап та карамады. Киресенчә, иреккә чыгуына сөенеп өрә-өрә, мотоцикл артыннан чаба бирде.


Ниһаять, бер чакрым кадәрле баргач, тауның текәрәк итәге башланды.


- Без адашмабызмы соң?-диде Илшат бераздан.- Караңгыда бөтен җир ят булып тоела икән бит.


- Юк-юк! Мин монда күзне бәйләп тә йөри алам. Кечкенәдән мал көткән җирләр ич,-дип кенә куйды Зөфәр һәм газга басты.


Кинәт мотоциклның уты үзеннән-үзе сүнеп куйды. Егетләр тимер атны туктаттылар да, сүгенә-сүгенә челт-челт тумблерларга баскаладылар.


-Пүчтәк!-диде Зөфәр, ниһаять, утның кабынмасын аңлагач.- Монда тип-тигез җирләр. Утсыз да китәргә була.


Ләкин ике-өч минут үткәч, мотоциклның моторы да туктап куйды.


-Бензины бетте мәллә?-дип сорады Илшат.


- Бетәргә тиеш түгелие,-дип караңгыда башын чайкады Зөфәр һәм, машинаны як-якка селкетеп, бактагы бензинны чайпалдырды.- Әнә ишетәсеңме?


Ике егет алмаш-тилмәш педальгә баскалап, моторны кабызырга тырышып карадылар, ләкин бушка.


-Берни юк! -диде Илшат, ясалма батырлык сизелеп торган тавыш белән.- Утырабыз да төшәбез. Капка төбеңә кадәр тәгәри ич ул.


-Шулай итәбез,- диде Зөфәр һәм бераз җиңел сулап куйган Илшатка карап торды.-Ләкин хәзер түгел. Әлегә калдырыйк шушында. Ә тау башына җәяү менәбез, инде ерак калмады бит. Югыйсә кайчан син миңа тагын батырлыгыңны күрсәтер идең? Әеме, Динго!


- Фонарик аласы калган,-диде өметсезлеккә бирелгән Илшат, Зөфәр артыннан атлый-атлый.


-Берни эшләр хәл юк. Болай хәтта кызыграк та, романтикасы күбрәк,-диде тегесе. Ләкин “Төкердем синең романтикаңа!”-дип уйлап куйган Илшат Зөфәрнең дә батырлыгы юкка чыга баруын сизде.


Тагын бер йөз-йөз илле адымлап атлагач, тауның иң текә җиренә җиттеләр. Зөфәр хәле беткәнлен белдереп тукталып калды һәм дымлы үләнгә утырды. Илшат та шунда чүгәләде.


- Кара, баткакка чөңкәймә,- дип куйды Зөфәр.- Мин монда көндезләрен ничә кабатлар менеп-төшеп йөргәнем булды, ну болай җаным чыга язмый торгание. Эт кая соң әле? Динго! Динго! Кил монда.


Ләкин эт нишләптер болар янында юк иде. Бары тик аста, кайдадыр тимер ат утырып калган җирдә аның чинап куйганы ишетелде һәм ансы да тынды.


- Тьфу, шайт...!-дип әйтеп бетермәде сүзен Илшат һәм телен тешләде.- Кайда соң әле ул? Бая куып та кайтарып булмагание бит.


-Әйтмә...!


Этне тагын бераз чакырып карадылар да кузгалырга булдылар.


- Киттекме? - диде Зөфәр ясалма тыныч тавыш белән, ә үзе утыра бирде.


- Әйдә!- дип җавап бирде тегесе һәм кымшанып куйды, ләкин ул да урыныннан торырга ашыкмады.- Әбиең ни сөйли торган иде әле бу урын турында?


-Ә-ә-ә, кәртәниме?- диде Зөфәр тынычрак булырга тырышып. – Тауның башында ниндидер “убыр түгәрәге” булырга тиеш. Бигрәк тә шул тирәдә йөрергә кушмады ул.


- Нәрсә! Убыр? Ул нинди әкәмәт инде?


- Әллә инде. Убыр инде, җен карчык. Ведьма дип әйтәбез инде. Мин яктыда эзләп карадым ул төшне...


-Шуннан, шуннан?-дип төпченде иптәше.


-Утырган да шуган. Бер түгәрәк тапкан идем мин анда. Мәшкәләр шундый зур түгәрәк ясап үскәннәр. Нинди мәшкәләр икәнен танымадым болай. Без ашый торган түгел, без бит өч-дүрт төрлене генә ашыйбыз. Ә болары урыслар ашый торган. Шундый ачы кап-каты нәрсәләр инде.


-Зөфәр! Син нигә минем башны катырасың? Гөмбәнең монда нинди катнашы бар?


-Соң бит гөмбәләр турындагы китапларда да “Ведьмин круг” дип язылган. Юкка түгелдер инде. Ул мәшкәләр азынып китсәләр, бер үлән яки куакка да үсәргә ирек бирмиләр имеш, ә түгәрәк киңәя, зурая бара икән.


- Шул түгәрәк уртасында җен карчыклары җыен ясыйлармы?- диде Илшат, һәм тегенең ялганын фаш итү уе белән әйтеп куйды. - Әле быел гөмбәләр үсмәде бит!


-Ә болары былтыргылар, -дип котылды Зөфәр.- Болай черегәннәр, ләкин таркалмаганнар, нык кыналар әле.


-Ул түгәрәкне таба алыр идеңме соң караңгыда?-дип сорады Илшат.


- Табалмаска!-дип җавап бирде Зөфәр.-Ул төшне һәркем белә, чөнки анда элек агачтан илаһи уптым биек манара торгызылган булган. Манарамы әллә вышкамы шунда.


- Әй-е, әй-е! Аунап яткан черек бүрәнәләрен күргәнем бар иде элек. Тригопункт бит ул.


- Элекке вакытларда ел саен Беренче май көнне шул тау башындагы зур ачыкка бөтен якынрактагы татар авыларыннан яшьләр җыела торган булган. Анда әллә кайдагы Бикмәт, Бакый авыллары да калмый, Бишавылы да, Рахманавыл белән Бәяк-Түзне әйтмим дә инде. Ә безнең өч авыл яшьләре анда үзләрен хуҗалар итеп тотканнар.


Төшке уникеләрдә уеннарның иң кызган чагы була, ничек кенә биемиләр, әйләнмиләр анда. Гармунчылар, минсиңайтим, берсе арса, икенчесе утырырга әзер генә тора. Сыңар аяклы Габделхәй абзый булган, тоташтан икешәр-өчәр сәгать уйнаган. Авызына тәмәке төреп каптырып кына торганнар. Чынлап әйтәм, яшьләр, бала-чага өчен бу бәйрәм сабан туеннан ким булмаган. Менә шунда инде кыз күзләү, алар өчен егетләрнең бер-бере белән чәкәләшүләре. Хәтта, авыл белән авыл бәрелешүләргә кадәр барып җиткән.


-Минем дә ишеткәнем бар бу турыда,-диде Илшат.- Бу бит 40-50 еллар элек булган хәлләр дип әйтәләр. Ә син үзең шунда булган кеше кебек итеп сөйлисең. Йә, ярый, кузгалырга кирәк.


Шул мизгелдә тау башындагы урманнан тавыш килде: “И-и-и-х-хи-хи-хи-и-й! – һәм тагын кабер тынлыгы урнашты. Ике егет баскан урыннарында лап итеп кире утырдылар да беравык тын алырга да базмый тордылар.


Әлеге тавыш турында сөйләшә-сөйләшә, ике дус акрынлап гына, бер-беренә елыша-елыша гына алга таба кузгалдылар. Авылга кайтырга, әлбәттә, мин-минлек хисе, куркак исеме тагылу куркынычы ирек бирми иде.


-Теге авылдан күренгән ут кай тирәдә иде, хәтерлисеңме?-дип сорады Илшат, шомлы тынлыкны бозар өчен булса кирәк.


-Алдарак. Бурсык тауның башында ук. Без менгән җирдә инде.


Илшат туктады да, кесәсеннән ниндидер кечкенә аппарат чыгарып, видеокамераның объективына беркетеп куйды. Иптәшенә ул бу махсус җайланманың төнлә караңгыда күрсәтә торган аппарат икәнен аңлатты.


-Ә, аңлашылды. Инфракызыл нурлар белән эшли.- диде Зөфәр.


-Түгел шул,- диде Илшат. Ансы гади күптәдән билгеле нәрсә, җылылык нурларын гына тота. Ә бу рентген кебек электромагнит нурларын тота ала. Шушындый нәстәкәй белән галимнәр кешенең аурасын, аның чыгып барган җанын күрәләр дә инде.


- Сөйләмә-ә! Япониянекедер, алай булгач? Кыйбаттыр инде ул?


-Сорап торасың...


Егетләр куе урманга кереп, ун минутлап атлагач, тауның иң текә җиренә җиттеләр. Пышылдаша-пышылдаша тагын бераз баргач, тауның нәкъ түбәсендәге ачыкка килеп җиттеләр.


-Нинди караңгы!-диде Илшат.-Теге ут түгел, йолдызлар да юк ичмасам. Шушындамыни инде шайт... бисмилларахманрахим, теге түгәрәгең?


-Шунда булырга тиеш. Ләкин монда берни күренми. Типкәләп кпрыйк әле, черек гөмбәләргә тап булмабыз микән,-дип Зөфәр эзләнә башлады.


-Тукта, мин теге насадкадан карыйм, бәлки күренер,-дип, Илшат аппаратын кабызды һәм аны төрле якка йөртә башлады, анна соң алга таба юнәлтеп тукталып калды.


-Күренәме?


Ләкин Илшат җавап бирмәде. Камераның объективын алга юнәлтеп, ул дәшми-тынмый нәрсәдер карый иде. Ул, хәтта, тын алудан да туктаган кебек тоелды Зөфәргә.


-Нигә дәшмисең, ни күренә анда?-дип Зөфәр Илшатка кагылды. Тегесе тагын бераз карады да сүзсез-нисез генә аңа камерасын сузды, ә үзе бармагы белән әле генә карап торган якка күрсәтә иде. Авызыннан сүзләр урынына ниндидер ыңгырашу гына ишетелә иде.


Зөфәр, Илшат кулындагы камераны алып, окулярга күз төшерде, һәм шул ук мизгелдә башындагы чәчләре үрә торып, чәч төпләре туңгандай булды: камерадан күренгән таныш алан халык белән тулган иде. Егет тын алырга да куркып, шушы кеше күзе ышанмаслые галәмәткә карап торды. Мондагы халык төрле яшьтәге, ләкин бәйрәмчә киенгән ир-ат һәм хатын-кызлардан гыйбарәт иде.


Бер читтәрәк каен түмгәгенә гармунчы утырган. Ул бик тә бирелеп, бөгелә-сыгыла, талпына-талпына тальян гармунын тарта. Гармун тавышы ишетелмәсә дә, аның бию көе уйнавы аңлашылып тора, чөнки мәйдандагы халык бию белән мәшгуль.


Бизгәк тоткандагы шикелле калтырана башлаган Зөфәр күзен камерадан алды һәм тирә-ягына карана башлады. Ләкин күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыктан башка һичбер нәрсә күренми иде. Зөфәр иптәшенә дәште:


-И-и-л –ш-а-а-а-т! Н-ә-рс-ә б-у-у-у? Бу чыннан да күренәме, әллә кассетага язылганмы?


-Юк!-дип башын чайкады тегесе.- Камерада кассета юк бит.


Зөфәр аппаратны тагын алынлыкка таба төбәде: анда уен кызганнан-кыза бара, кешеләр саны да артканга охшый; аларның кайсылары бии, кайсылары кушлап-кушлап әйләнәләр иде.


“Бу – “Обше” дигән күмәк уеннары ахрысы. Элек бу бию уенында дистәләгән-йөзләгән кеше катнаша иде, дип сөйләгәннәре бар”.-дип уйлады Зөфәр.


Кинәт Зөфәр тагын эсселе-суыклы булып китте, аның йөрәге, әйтерсең лә, бөтенләй тибүдән туктады: гармунчы, уйнаган килеш, бу якка йөзен борганда, ул аның күрше авыл кешесе – атаклы гармунчы Гаяз икәнен таныды.


“Ләкин ул күптән үлде бит инде,” – дип исенә төшерде Зөфәр. Шундук ул тагын бе элекке танышын абайлады, ансы да берничә ел элек дөнья куйган иде инде. Коты чыга язып, ул камераны Илшатка тоттырды:


-Мә, мин анда 10-15 ел элек үлгән таныш кешеләрне күрдем.


-Ничек! Монда мәетләр җыелганмыни соң?-дип ыңгырашты тегесе һәм калтырый-калтырый окулярга күзен текәде һәм тотлыга-тотлыга дәвам итте,-дөрес әйтәсең, монда үлеп беткән танышлар күп. О-о-һ Аллам!


Илшат кулыннан видеоны төшереп җибәрде. Иптәше аны алып, тагын бу тавышсыз тамашаны күзәтә башлады. “Бу мәетләр монда Беренче май бәрәменә җыелдылар микәнни, яшь вакытларындагыча?”-дип исе китте Зөфәрнең. Ул арада аланлыкта әрвахлар саны артканнан- арта барды, биючеләрнең түгәрәге ике үлем хәленә җиткән егетләр янына чаклы җәелә язды.


Шулвакыт Илшатның зәгыйфь тавышы килде:


- Зөфәр! Минем башта чәчләр нигә алай торып бастылар и-к-ә-ә-ә-н?


-Чөнки түбәң аша җаның чыга башлаган. Минеке дә шул ук хәл. Хәзер аякларың тыңламый башларга тиеш, аннары-кулларың. Мә кара, терелеп китәрсең.


-Ю-у-у-к! Куллар тот-мы-й. Монда дөм караңгыда тынычрак.Си-син укына беләсеңме соң?


Зөфәр боза-сындыра “Бисмилла” әйтеп, Илшатның ык, ык итеп җиргә ауганын да абайламыйча, яңадан видеоның окулярына карады.


Бу вакытта ике төркем яшьләр арасында сугыш башланган иде. Кайсылары күсәкләр, дугалар белән кизәнә. Кемдер ат мичи торган бәлүк агачын каерып алырга тырыша. Канга буялган башлар, гәүдәләр күзгә чалынып кала. Менә кемнеңдер кулында пычак ялтырап китте, һәм орыш үзенең хәлиткеч фазасына җитте: чибәр генә карадан килешле бер егет эчен тотып җиргә ауды. Аны иптәшләре тиз генә сырып алдылар һәм бер минут эчендә җигелеп беткән атка салып Рахманавыл ягына чаптылар. Чәнчек арбага тагын биш-алты егет төялде.


Ә бию тукталмады, әйтерсең лә берни булмаган. Ә эш шунда иде ки, халыкның күпчелеге канлы низагны бөтенләй күрмәделәр дә.


Булып үткән күренеш Зөфәргә шулкадәр нык тәэсир иткән иде ки, ул беравык үзенең нинди шомлы күренешләрне күзәтүен онытып та җибәргән иде. Ул гына да түгел, әлеге орышның канлы чишелеше һәм теге егетнең язмышы Зөфәр белән Илшатның үзләренең хәлен аның аң төбендә икенче планга этәргәндәй булды.


Шулвакыт бию мәйданында тагын ниндидер үзгәреш сизелде: барысы да биюләреннән туктап Зөфәрләр торган якка борылдылар. Камерадан күзен ала алмаган егетнең бөтен тәне катып калды, бары тик баш түбәсе генә хәрәкәткә килде. Аякларыннан башлап өскә таба тәне суына башлаган кебек тоелды. Тын алуы тукталды һәм йөрәк тибү тәртибе бозылды.


“Үлемем шушыдыр, ахры”-дип уйлап куйды ул, мәйдандагы бөтен халыкның үзләренә таба төбәлеп торуын күреп. Ләкин күзен аппараттан ала алмады, чөнки төнге дөм караңгы урман тагын да куркынырак булыр төсле тоелды аңа.


Кинәт Зөфәр аппаратта үзе яныннан биючеләргә таба ашыгучы Илшатны күрде һәм аландагы халыкның ни өчен ике дуска игътибар итүләрен аңлады: алар инде күптәннән Илшатны күреп алганнар һәм хәзер инде аны зур кызыксыну белән көтәләр иде. Күңел ачу туктады, гармунчы да хәрәкәтсез калды.


Шулвакыт халык арасыннан бер урта яшьләрдәге кеше аерылып чыкты да, Илшатка каршы өч-дүрт адым атлады һәм егет белән сөйләшә башлады. Аның йөзе гаять ачулы күренә, ә үзе кулы белән авыл ягына күрсәтә-күрсәтә, Илшатка кызу-кызу итеп нәрсәдер сөйли иде. Бу галәмәткә Зөфәрнең исе китте. Бигрәк тә шунсы бик тә гаҗәп иде – Зөфәр әлеге кешедә Илшатның биш-алты ел элек кенә вафат булган ераграк туган тиешле абыйсын таныды.


“Илшат ничек барып эләккән анда?-дип чиктән тыш гаҗәпләнде Зөфәр.-Ул бит әле генә минем янда иде?” Аппараттан күзен алмаган килеш, кармаланып тирә-ягыннан эзләде һәм нәрсәгәдер абынып, җиргә барып төште. Кулы белән капшап караса, иптәшенең гәүдәсе булып чыкты. Хәрәкәтсез яткан иптәшенең тәне салкын түгел, ул терегә охшый, чак кына сулышы да беленә кебек иде.


-Илшат! Илшат! Тор тизрәк!-дип төрткәләп һәм тарткалап дустын уятырга тырышты ул, ләкин берни дә барып чыкмады.


Шуннан соң Зөфәр яңадан видеоны кулына алды һәм, сикереп торып, аппаратны бәйрәм барган якка борды. Эзли торгач, Илшатны эзләп тапты. Ансы уен-биюләрен яңадан башлаган халык арасында иде.


Шул ук мизгелдә таудагы урманда тагын ниндидер үзгәреш сизелде һәм Зөфәрнең колак төбендә генә диярлек коточыргыч көлү тавышы яңгырады:


-У-у-у-у-у-х! И-и-х-х-и-х-и-х-и-х-и-и! – һәм шушы ук мизгелдә ниндидер эре кошның аланлыкка төшкәне ишетелде. Камерага караса, анда бер гаҗәеп хәл күрде: биючеләр бәйрәмне туктатып, үзләренә таба якылашып килүче урта яшьләрдәге бер хатын - кызны көтеп торалар иде. Менә яңа кунак алар янына килеп җитте һәм кулын болгый-болгый мәетләргә нәрсәдер сөйли башлады. Берзаман ул Зөфәр ягына борылды һәм һушы китә язды: әлеге хатын авылдагы эчкече бер зат Вазыйфа иде. Иреннән күптән инде аерылган, балаларын карамыйча төрле якка таратып бетергән бу шапшакны халык кешегә санамый. Зөфәр белән дә аралары бик киеренке иде аның. Ләкин ул хатын бүгенге көндә исән иде әле.


“Моның убыры ашкынган дип әйтәләрие, шуңа күрә монда килде микәнни,-дип уйлады егет.-Әллә гәүдәсе исереп урамда аунап яткан чакта җаны очып йөри микән?”


Ул арада Вазыйфа бәйрәмдәгеләрнең һәрберсенә бәйләнеп йөри башлады, ә тегеләре аңардан качарга, котылырга тырышалар иде. Аланлыктагы халык бу эчкечедән җирәнәләр иде кебек.


Менә берзаман Вазыйфа Илшатны күрде һәм ифрат сөенеп аның янына килде, аннан соң алар икесе ни турындадыр сөйләшә башладылар. Ниһаять, алар Зөфәр торган якка борылдылар һәм Илшат кулы белән иптәше ягына төртеп күрсәтте.


“Ах сатлык җан!”-дип ачуланды Зөфәр Илшатка. Ул арада Вазыйфа үз артыннан берничә кеше ияртеп Зөфәр ягына таба кузгалды, ә үзе ачулы күзләрен Зөфәр ягына төбәп аны эзли иде. Менә ул егетне абайлап алды һәм юлдашларына ишарәләп, шәп-шәп атлый башлады. Ара коточкыч тизлек белән якыная иде. Куркуыннан ярым үлмәле хәлдәге Зөфәр, соңгы көчен җыеп, камераның каешыннан тотты да, “әгузебиллаһиминәшшайтанирраҗим” дип бердәнбер белгән догасын укып, килүчеләр ягына ыргытты. Аңын югалтып егылыр алдыннан чак кына күренеп калган ай яктысында үзенә таба өрә-өрә чабып килгән этен күреп калды.


Һушына килгәндә күк йөзе болытлардан арынган, ә тулган ай җир өстенә якты нурларын сибә. Янында Динго тора һәм хуҗасының битен ялый иде.


“Иртәгә аяз булыр, ахрысы,- дип уйлап куйды ул, күккә карап һәм этенең колагын иркәләп.-Яратам шул бәйрәм көннәрдә аяз булса!” Торып утырды. Булып үткән вакыйгалардан тиз генә арына алмаган егет аланлык ягына карады: әле генә биюләр, уеннар барган ачыклык ай нурлары астында тыныч һәм ягымлы күренде. Үләне дә тапталмаган, былтыргыдан калган урыс гөмбәләре дә түгәрәкләп үскән урыннарында утыралар. Өч-дүрт адымда гына видеокамера караеп ята, ә бирерәк Илшатның хәрәкәтсез гәүдәсе күренә.


Бераз тынычлангач һәм хәл җыйгач, Зөфәр видеокамераны алып, муенына тагып куйды. Азак Илшатның мәлҗерәп төшкән, ләкин тере гәүдәсен иңенә салып, тау астына төшә башлады. Менә ул тукталып калган мотоцикл янына да барып җитте, Илшатны коляскага салды да тимер атның рычагына басты, һәм мотор үкереп тә җибәрде. “Тауга каршы менгәндә авыррак булып, мотор артык җылынган булган ахры, шуңа сүнгән,”- дигән фикергә килде ул, тормыш куйган һәрбер табышмакның чишелешен эзләп табарга күнеккән гадәте буенча.


Ә инде ун-унике минуттан Зөфәр авылга да кайтып җитте һәм Ришатны күтәреп үз өенә алып керде. “Исерекмени Илшатың?”-дип сораган әнисенә:”Шулайрак”,-дип кенә куйды һәм иптәшен үзе өчен әзерләнгән урынга салды.


Иртәгесен Зөфәр сәгать уннарда гына уянды. Тәрәзәгә карады – тышта чат аяз. Бәйрәм бит бүген, дип торып утырды ул һәм караватта кичтән ничек салып куелган булса, шулай яткан Илшатны күрде. Узган кичтән булган яман төшсыман вакыйга тагын күз алдына килеп басты. Шулвакыт Илшат кузгалып куйды, аннан соң акрын гына торып утырды. Тонык күзләре белән өй эчен карап чыкты да карашын Зөфәрдә туктатты. Бераз дусты белән күзгә-күз карашып торгач, аның күзләре ачыклана башлады. Аларда акрын-акрын мәгънәле һәм аңлы караш билгеләре чалына башлады.


-Ничек хәлең, туган?-дигән сорауны Зөфәргә ике мәртәбә кабатларга туры килде. Ләкин Илшат хәлсез кулын гына селтәп куйды.


-Хәтерлисеңме узган төн нәрсәләр булганны?-дип сорады Зөфәр.


- Мин булдым анда,-дип җавап бирде Илшат һәм, бер төн эчендә агарган башын иеп, акрын гына чыгып китте.



1997-2010 ел.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.