Latin

Исемем

Общее количество слов 594
Общее количество уникальных слов составляет 427
45.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
«Кыз бала» китабына язган кереш сүзеннән
Исем - кешенең бик мөһим, бик кадерле, вафат булгач та онытылмый торган билгесе ул. Һәркемнең үзенә гена хас шәхси бер байлыгы, шатлыгы, мактанычы. Безнең халыкта исем аеруча шәхсиләштерелә. Бер генә хәреф үзгәртеп, кешенең үзенә генә хас исем ясап җибәрү модада хәзер. Мәсәлән, Раис, Рафис, Радис, Рәмис, Рәнис; яки Илизә, Илүзә, Илүсә, Илисә; яки Флүсә, Филүсә, Филисә, Филиза һ.б. Бер хәреф бит, бары бер хәреф үзгәртелгән дә, өр-яңа исем ясалган. Мәгьнәсе бармы бу исемнең, дип уйлау юк. Ә бит элек-электән татар халкында исемнәрне Коръәннан алганнар: Шәмсенур, Маһинур, Мөхәмматнур һ.б.
Бик күп исемнәр кешенең кемлеген билгеләгән, әйтерсең, исем атаган саен Ходайның "амин" дигәненә туры килган. Маһинур - чибәр, нурлы йөзле, Батырҗан - батыр булган.
Ә минем исемем - фәкать үземә генә бирелгән, бөтен галәменә бер генәдер.
Әткәем - заманы өчен бик укымышлы, мәдрәсә тамамлаган, күпне белергә омтылучы авыл агае иде. Коръән аның өстал китабы. Сүрәләрне әткәм су кебек эчә, өйгә иман нуры биреп, биш намаз укый иде.
Балаларының һәммәсенә да Коръән-шәрифтән алып исемнәр кушкан. Бик оригиналь исемнәр эзләгән, күрәмсең, миңа, соңгы уникенче баласына, "Дибәҗә" исеме тапкан. Моннан да ятрак, беркемдә кабатланмый торганрак исемне табып кара!
Танышканда: "Исемең ничек?" - дип сораучыларга мин иң элек "Минем исемем... бик... авыр" дип көрсенәм, аннан соң кеше сораса-сорамаса да берничә тапкыр кабатлатып күрсәтәм.
- Дибәҗә. Ди-бә-җә.
Барыбер дөрес итеп әйтүчеләр сирәк. Кайберәүләр мине гомере буе "дөбәҗә", я "Диҗәбә", я "Дөбәрҗә", тагын әллә ничек кәкре-бөкре итеп атап йөрделәр. Бәләкәй чакта сабакташларым "Бөгәлҗә" дип үртиләр иде. Үл дә кит инде менә!
Педучилищеда укый башлагач, комсомол һәм профсоюз билетлары, уналты яшьтә паспорт алдым. Документларымда мине "Дибаза" дип язып куйганнар. Бүгенгә кадәр шул исем белән рәсми эшләрдә катнаштым. Гомерем буе шул оригиналь исемем аркасында бик күп галәмәтләргә дучар булырга туры килгәләде.
Аякка шыгырдавык чабата, өскә сырыган фуфайка киеп, Минзәлә педучилищесында укып йөрим. Ач-ялангач булсаң да, сабыйлык үзенекен итә. Шаян, чая чак, кыяк кебек үткен, кәлтәдәй житез чак. Сәгатьләр буе ялыктыргыч дәресләрдә тик утырып буламы соң?!
Беркөнне тарих укытучысы Нәгыймә апа, кыска итеп киселгән чем-кара чәчен гадәтенчә кәкре тарагы белән артка таба елт кына чөеп, тарагын кадап куйды да, түше киң итеп ачылган кара күлмәгенең итәген тарткалый-тарткалый, авызындагы алгы сынык тешен күрсәтеп елмая-елмая, минем янга килеп басты.
- Дибаза! Син кайчан тыныч кына тыңлап утырырга уйлыйсың? - дип, кулын җилкәмә салды.
Мин бөкрәйдем, бөгелдем, сеңдем, юкка чыктым. Өстәле янына барып баскач та, ул:
- Сине әтиең Дибаза дип юкка гына атаган. Егоза дип атарга иде. Дибаза тугел син, егоза, - дип сөйләнүендә булды.
Мине шуннан соң, еш кына Егоза дип тә җибәргәлиләр иде. Ә инде Нәгыймә апаның ире Мөхәммәт абый мине, әллә бик кечкенә булганым өчен, башкалардан аерып үз итә, класс журналында ул укыткан татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куелган иң симез бишлеләр миндә иде бугай. Ул мине такта янына җавап бирергә чакыра, үзе никтер:
- О-о, күрәсезме, җанлы китап үзе минем янга атлый, - дия.
Мин, ул сүзләрне үземчә аңлап, үсеп киткәндәй булам.
Еллар утте. Алтмышынчы елларда "Гарәпчә-татарча сүзлек" дөнья күрде. Бик күп исемнәрнең мәгънәсе ачылды. Минем дуслар, танышлар кайсы кояш, кайсы айга тиң чибәрләр, асылташтай кадерлеләр, бердәнберләр дип аталганнар. Ә минем... минем исемгә ул сузлектә "китапның титул бите" дип аңлатма бирелгән. Мин шунда гына аңладым: менә нигә сөекле карт укытучым Мөхәммәт абый мине "җанлы китап" дип атаган икән! Ул минем исемнең мәгънәсен белгән, тик нигәдер моны әйткәне булмады.
Менә шулай, бу көнгә кадәр мин китапның титул бите, ягьни бизәкле беренче бите булып яшим.
Элекке кеше баласына исемне бик белеп, иң изге теләкләр белән биргән ул. Шуңадыр, ахыры, гомерем буе мин үземне китаплардан башка күз алдына да китерә алмадым, китаптан аерылсам, мин юкка чыгар идем кебек.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.