Latin

Ипекәй Исләре

Общее количество слов 1882
Общее количество уникальных слов составляет 1164
40.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Егерме беренче елгы ачлыктан шешенеп, җаннары тартышкан; Донбасс, Урал якларына чыгып киткән; Су Елга, Хәсәнша, Игенчегә нигез салган ике меңнән артык авылдашыма – кечекирмәнлеләргә багышлыйм.
I
– Әни-и-и! Әни!.. Чормага бүре кергән.
– Чү, балам! Чормага бүре керәмени? Җил генә ул.
– Бүре ул, әни, бүре. Әнә бит ничек улый. Мине ашарга килгән ул.
– Тынычлан, тынычлан, улым. Бернинди бүре дә юк. Абыйларың да, мин дә монда, йокла инде, балам.
Алтынчы яше белән генә баручы Закир әле бер ягына, әле икенчесенә әйләнгәләп ятты да, йокыга китте. Күлмәген ямаган җиреннән бүленгән анының яңадан эшенә керешергә кулы бармады. Күзләрен сәкедәге төпчегеннән ала алмады ул. Җәй буе урамда тузан сөреп йөргән улын соңгы вакытта алыштырдылар диярсең. Чытлыклану түгел, елмаймый да. Күзгә күренеп ябыкты, суырылды. Әйтерсең, җен алыштырды.
– Тфү-тфү! Аллам сакласын. Нинди җен ди ул! Ачлык. Ашау җитмәү. Әле кыш башлана гына бит. Йә, Ходаем! Ничек чыгарбыз кышны?.. Чү! Шешенә башлаган түгелме соң бу бала?.. – үзе дә сизмәстән уйлары теленә дә күчкәннәр иде.
Түр яктагы сәке шыгырдаганга сискәнеп башын күтәрде. Шакир белән Кәрим торып утырганнар да, аңа төбәлгәннәр. Күзләрендә...
Аларның карашларыннан тәне чемердәп куйды. Тамагына төер тыгылды. Бәгырен, йөрәген, алай гына түгел, бөтен җанын, барлыгын телә иде ул карашлар. Бөтен түземлеге, үз-үзенә ышанычы шартлап сынар кебек иде. Әмма түзде. Карашын алмады. Бөтен ихтыярын җыеп:
– Сез дә йоклагыз инде, балалар, – дип йомшак кына эндәште ул аларга.
Шакир белән Кәрим карусыз гына юрган астына чумдылар.
Тол язмышы – тол язмышы инде. Кызылларга сатылган нәрсә дип, Локманын чехлар атып киткәнгә дә быел өч ел тулды. Очны очка ялгап барырга, әле яшәргә, түзәргә була кебек иде. Җәйге кояш, ялкын теледәй, бөтен игенне ялмап, өтеп бетерде. Өч ай буе тамчы да яңгыр күрмәде җир, яргаланып бетте. Урамда да, су буйларында да чирәмнәр кибеп сап-сары булдылар. Бакырчы, Хубый чишмәләреннән суы качты. Җәйге челләдә сулышларга каба торган кызулыктан урамга чыга торган түгел иде. Күпме чәчсәләр, шуның кадәр урып алдылар. Аның да яртысы муллага бурыч түләргә китте. Саламы да бер-ике кибәннән артмады. Бәрәңге дә иләктән иләгәндәй – бармак башы кадәр генә. Ә алда әле кыш. Аңа кереп кенә киләләр.
– Адәм баласы куян түгел шул-у-ул! Усак каерысы кимерә алмый...
Коры сөяккә калган бармаклары белән, үзе дә сизмәстән, баш түбәсен каезлады ул. Тырнак араларына эләгеп чәчләре йолкынуын да сизмәде. Тавышсыз гына елый иде. Яшьләре, суырылып кергән яңакларыннан агып, алъяпкычына тамдылар.
Шулай озак утырды ул. Мич ярыгына кыстырган чыралар берәм-берәм сүнеп беткәч кенә, аякларын сөйрәп, урынына барып ятты.
Шакир белән Кәрим яткан сәкенең шыгырдап куйганын, аларның авыр сулаганын да ишетмәде. Ишетерлек хәлдә түгел иде. Билгесезлек бәгырен өтте.
II
Шакир белән Кәрим әниләренең йокыга киткәнен озак көтеп яттылар. Ул арада Кәрим дә тигез сулыш ала башлады. Абыйсы терсәге белән касыгына җиңелчә төртеп алуга, бөтенләй йокыга китмәгәндәй, кисәк кенә торып утырды ул.
Сакланып кына киенделәр. Идәнне шыгырдатмаска, урындык-чиләкләргә орынмаска тырышып, акрын гына ишек катына килделәр. Шакир, җәһәт кенә үрелеп, мич астыннан киндер капчык тартып чыгарды да, куенына шудырды. Ишекне күтәрә төшеберәк ачты. Чабата очларына гына басып, өйалдына атладылар.
Аларның чыгып киткәннәрен өйдә сизүче булмады. Закир гына, төшләнеп, авыз эченнән нәрсәләрдер сөйләнә иде. Инде кыш башланса да, җир өстендә карның эзе дә юк иде әле. Икесен дә караңгылык, үтәли җил йотты.
Кичтән сөйләшеп куйганча, Исхаклар келәтенә юнәлделәр. Хәлле яши Исхаклар. Булганны кеше күзеннән яшерергә мөмкин түгел шул. Инде ничә тапкыр, уйнарга чыкканда да, төпчекләре Хәлилнең кулындагы кабартма карашларны кояштай иркәли. Аларга (аларга гынамы икән) алабута күмәче дә бик сирәк эләгә.
Кәрим акрынрак атлый башлады. Энесенең арткарак калуына Шакир игътибар да итмәгән иде. Әче җил битләрне, колак яфракларын өтеп-өтеп ала. Әллә салкыннан, әллә ниятләгән эшне күзаллаудан, йөрәген курку катыш сәер бер тойгы биләп алгач:
– Мыштырдама, яме... Тизрәк атла, – дип, аны җитәкләп китте.
Шушы мизгелдә энесе калтыранган кулын йолкып алып, өйләренә борылып йөгерсә, үзе дә аннан калмас иде. Үз гомерләрендә кеше әйберсен алу түгел, орынганнары да булмады. Ә хәзер менә бурлыкка баралар. Исхаклар келәтеннән ярты пот булса да он урларга.
Әллә тез буыннары йомшарудан, әллә аяк очына эләккән түмгәктән, кисәк кенә сөрлегеп куйды ул. Туң җиргә капланудан энесенең куллары тотып калды.
Аның кайнар учларыннан йөрәгенә кыюлык йөгергәндәй булды. Адымнарын кызулаттылар.
Келәткә бакча яклап килделәр. Исхакларның да, күршеләренең дә этләре юк, өреп авылны аякка бастыручы булмады. Ач кешенең табынына аш булудан куркыпмы, аларына кадәр каядыр качып беттеләр. Авыл тирәсендә ач бүреләр күбрәк күренә башлады.
Ни кадәр генә сак атларга тырышсалар да, абзар артындагы кибән яныннан узганда, печәннең йомшак кына кыштырдап куюын әллә ишетмәделәр, икесенең берсе игътибарга алмады.
Кәрим пәкесен җәһәт кенә кесәсеннән алды да абыйсына сузды. Шакир келәт тәрәзәсе рамын тотып торучы кадакларны икенче якка борды. Шыгырдаган тавыш та чыгармыйча тәрәзәне читкә алып куйды. Сулышлары тигезләшкәнче бер тын басып тордылар. Кеше келәтенә бурлыкка керү бер дә уен эш түгел икән. Шул вакыт берсе борылып йөгерсә, икенчесе дә аннан калмас иде. Әмма Галиҗәнап Ачлык көчлерәк. Ул ашказанын бөтерер-бөтереп ала, чыра белән телгәли.
Шакир, сакланып кына күтәреп, энесен эчкә кертеп җибәрде. Барысы да тавыш-тынсыз эшләнде. Җилнең әче сызгыруы аша, янәшәләрендә басып тормасаң, бер ни дә ишетерлек түгел иде.
Келәтнең кечкенә тәрәзәсендә башта Кәримнең түгәрәк күмәч тоткан кулы, аннан башы күренде. Шакир җәһәт кенә үрелеп аны тышка тартып алды. Энесе еш-еш сулый иде. Телләре көрмәкләнгән.
– О-о-он-нар-рына ба-барып җи-җи-тә алмадым. Тиз-з-з ге-е... кү-ү-мәч эл... кул ас-ас-тында-гы-гы... – дип тезде ул, бөтен гәүдәсе белән калтыранып.
– Йә-йә, булды. Аңладым. Монысы да әйбәт. Киттек тизрәк.
Сөенечтән, түгәрәк күмәч күргән шатлыктан, Шакирның йөрәгенә кайнарлык йөгергән иде.
Нәкъ шул мәлдә көчле куллар, якасыннан учлап алып, өскә күтәрделәр аны. Нәрсә булуын әле аңышмаса да, күз кырые белән генә, энекәшенең бөтен гәүдәсе белән җирдән күтәрелеп, келәт бүрәнәләренә килеп бәрелгәнен күреп өлгергән иде. Икенче мизгелдә инде үзе дә шул ук бүрәнәләргә очты. Башы эчендә меңәрләгән очкыннар кабынды. Колаклары, башын ярыр дәрәҗәгә җитеп, шауларга керештеләр. Келәт янәшәсендәге балан куаклары күз алдында эреп юк булды. Җилнең әче сызгыруы да бетте. Гәүдәсе белән рәхәт караңгылыкка чумды.
III
Калын сакау тавыш төнге тынлыкны яшендәй телеп үтте.
– Калак тотым!!! Калак! Җәмәгать! Уяныгыз. Калак тоттым!!!
Исхакның тавышыннан башта үз өенең ишеге каерылып ачылды. Аннан, төнге күлмә-ыштаннан гына, әзмәвердәй ике улы йөгереп чыктылар.
– Әти, нәрсә булды? Ник болай сөрән саласың? – дип сорады алдан йөгергән Саматы.
– Менә калаклал тоттым. Келәткә келгәннәл иде. Икесен дә эләктелдем..
– Кая, кая алар?.. Кемнәр?!
– Калап толылга вакыт булмады. Икесен дә сугып ектым! Монда яталал.
– Мин хәзер лампаны алып чыгам. Сез саклап торыгыз, – дип, арттан килгән Вакыйф кире өйгә йөгерде.
– Нәрсә алганнар соң алар, әти?
– Калап толылга вакыт булмады. Тәләзәне алып келделәл. Син саклап тол. Мин авылны уятам.
Исхак урамга йөгерде. Әле бер өй капкасын, әле икенчесен дөбердәтергә кереште.
– Җәмәгать! Толыгыз! Келәтне бастылал. Калаклал тоттым! – дип сөрән сала иде ул.
Берәм-берәм өй тәрәзәләрендә сыек яктылык кабына башлады. Уянып чыкканнар шап-шоп басып Исхакларга йөгерделәр.
Бурлыкның исәбе булмаса да, карак тоту авылда сирәк хәл.
– Кем? Кемне тотканнар?
– Нишләгәннәр?
– Нәрсә урлаганнар?
– Кайда алар?!
Исхак җиде-сигез өйнең капкасын шакып, кире әйләнеп кайтырга да өлгергән иде инде. Алтмышны тутырып килүче, димәссең, каян килде аңа бүген андый җитезлек.
– Монда! Монда! Келәт алтында алал! – дип каршы алды ул йөгерешеп килүче ирләрне.
Шахта лампасы күтәреп өйдән Вакыйф килеп чыкты. Бөтенесе келәт артына юнәлделәр.
Лампаны җирдә ятучы малайларның йөзләренә якын китерделәр.
–Әстәгафирулла! Бикә малайлары түгелме соң?
–Шулар бит, шулар!
Шакир белән Кәримнең колак-борыннарыннан агучы кан һаман тукталмаган иде әле. Икесе дә хәлсез генә ыңгырашып куйдылар.
Кәримнең бишмәт изүеннән түгәрәк күмәч кырые күренеп тора.
– Ипи улаганнар!
– Ах, имансызлар!
– Җиңел юл тапканнар.
– Хөкем итәргә кирәк, хөкем итәргә!
– Җәмәгать! Хәләл көчем белән үстелгән ипиемне теләсә кемгә уллатыйммы?! Хөкем итик!
Күзләре тонган Самат белән Вакыйф, шул сүзләрне генә көткәндәй, ун-унөч яшьләре белән генә баручы ике малайны каз мамыгыдай йолкып торгыздылар да, саллы гына кизәнеп, яңадан сугып ектылар. Бу сугудан тал чыбыгыдай ике малай гына түгел, имәндәй ирләр дә аякларында басып кала алырлар иде микән? Урам белән урам орышларында да күпләр калтырап торалар алардан.
Барысының да өйләрендә ашау ягы такыр. Ипи дигән сүзне ишетү үзе генә йөрәкләрне уеп ала. Авыл аша көнгә әллә ничә бала теләнеп уза бугай. Берсенең дә кеше келәтенә кергәне юк. Ипи кыерчыгың булса бирәсең, булмаса да рәнҗемиләр. Кеше ипиен урлау авылда иң олы гонаһ хәзер.
Ирләр дәррәү малайларны типкәли башладылар.
– Сабак булсын!
– Бәлшәбик калдыклары!
– Аталары теге чакта яман казынып йөргән иде безнең арттан. Алланың рәхмәте белән, чехлар башына җитеп өлгерде.
Типкәләгән авазлар озак дәвам итте. Әллә ардылар, әллә йөрәкләре тынычланып калган иде, кисәк туктадылар.
– Җәмәгать! Урам буенча йөртик икесен дә!!
Самат шулай диде дә, Шакирны якасыннан алып, урамга таба сөйрәп китте. Аның артыннан Кәримне өстерәп энесе атлады. Лампасын өскә күтәреп, яннарыннан Исхак китте.
Бөтенесе шаулашып аларга иярделәр.
– Үзләрен атлатыгыз. Аңнары киткәнгә сабышмасыннар, – дип куйды арадан кайсыдыр.
Самат белән Вакыйф малайларны җиргә ташлап яңакларын чәбәкләргә керештеләр.
– Әллә үтердегезме?!
– Малайлар гына бит әле. Күп кирәкмени!
– Юк, сулыйлар.
– Су алып килегез.
Кайсыдыр кое янына йөгерде.
Икесенең дә башына салкын су койдылар.
Шакир күзләрен ачты.
– Абыйлар! Зинһар өчен тимәгез безгә! Бер күмәч кенә алдык бит. Исхак бабай! Зинһар өчен, дим, өйдә энекәш үләргә ята! – дип эндәшә алды ул телен көчкә генә әйләндереп.
– Аһ, җил бит! Кызгандылмакчы була. Аталга киләк сине. Моның өчен аталга. Атаңны аткан кебек!
Исхак бөтен ачуы белән малайның кабыргаларына китереп типте. Ул гына түгел, монда җыелганнар да кызгану чиген узган иде инде. Ачлык йөрәкләрен телү генә җитмәгән, җиде төн уртасында уятып, шушындый үтәли җилгә чыгарсыннар әле. Аңнары томаланган, йөрәкләрендә рәхим-шәфкать бөтенләй калмаган иде инде.
Тавышка хатын-кызлар да җыела башлады.
– Нәрсә бар? Ни булган?
– Карак тотканнар!
– Бикә малайлары Исхакның келәтен баскан!
– Нәрсә алганнар?
– Ике капчык он апчыкканнар, диме шунда!
– Милициягә бирә күрмәгез. Яклап калачаклар. Карга күзен карга чукымый! Бәлшәвик малайлары бит!
– Үзебез хөкем итик!
Шул вакыт барысын да йөрәк ярырдай аваз сискәндерде.
– Кая алар?!! Кая балаларым?!!
Җыелган халыкны ерып, иңенә шәлен генә элгән хатын-кыз уртага килеп керде. Килеп керде дә, кара кан эчендә яткан Шакир белән Киримне күреп, катып калды. Аннан алар янына – кан эченә сыгылып төште.
Җыелган халык сүзсез калды. Барысы да диярлек карашларын читкә бордылар.
Тынлыкны Исхакның сакау тавышы бүлде:
– Әһә! Бу җил бит тә килеп җиткән! Малайлалын үзе җибәлгәндел әле!..
Халыкка, әйтерсең, шушы сүзләр генә кирәк иде. Яңадан тавыш купты.
Самат ананы уллары өстеннән сөйрәп торгызды.
– Әле сиңа да кирәкме?! Кара, әнә нинди еланнар үстергәнсең!..
Күршеләре Хәдичә карчык килеп, ни чара кылырга белмичә тораташтай басып торучы ананы йомшак кына биленнән тотты да, читкә алып китте.
Ни эшләргә тиеш соң ул? Ничек ярдәм итәргә улларына?! Ничек аларны күзләре калайланган төркемнән йолып алып кала ала?
Ана, үз-үзен белештермичә, җирдә тәгәрәп, туң балчыкны тырный иде. Бармаклары суелганын да, тырнаклары каерылганын да тоймады ул. Уртада тагын типкәләгән тавышлар ишетелә башлады. Уллары икесе дә йөрәк авазы белән ачыргаланып кычкырдылар да, тындылар...
Аңына килгәндә, тирә-юньгә инде яктылык иңә башлаган иде.
Урам уртасында – ниндидер сәер рәвештә каерылган ике канлы гәүдә. Аның уллары...
Ыңгырашып куйды да, яңадан аңын җуйды ул.
Эпилог
Көн иңгәч, ирләр җансыз гәүдәләр янына яңадан җыйнала башладылар. Күрше хатыннары ананы өенә кертеп яткырганнар иде инде. Кемдер кабыклар сөйрәп килгән. Мәетләрнең икесен дә шуларга салдылар.
–Атна буе саклап толыйк, җәмәгать! Күмделмик! Сабак булсын! – Исхак тагын да гайрәтләнә төшкән иде.
–Авылдан беркемне дә чыгармаска кирәк. Мамадышка җиткерә күрмәсеннәр.
Кеше үтергән өчен үзләренең дә башларыннан сыйпамаячакларын аңлый башлаган иде инде күбесе.
–Бүлешергә кирәк. Кем монда сак тора? Кемнәр юлда утыра?
Ирләр Исхакның бүрегендә җирәбә салыштылар да, сәнәк-балта ише әйберләр белән кораллану өчен, өйләренә таралыштылар.
Төнге вакыйгаларны фатир хуҗасы Хәдичә карчыктан ишеткән мөгаллимә кыз таң атуга юлга чыккан иде инде.
Авыл куштаннары көне буе төкерек чәчте. Малайларны атна буе җирләмәскә олы мулланың фатыйхасын алдылар.
Уллары фаҗигасеннән ана телсез калып, урын өстенә егылган иде. Ирләрдән качып-посып кына булса да, бусагасыннан керүче-чыгучы өзелмәде аның. Берсе дә буш кул белән керми иде. Елашалар-елашалар да, акрын гына саубуллашып китәләр.
Икенче көнне төш уртасында авылга хәрби киемле өч дистә кораллы җайдак килеп керде һәм әлеге вакыйгага үз ноктасын куйды.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.