Latin

“Интехбанк” Ялкыны

Общее количество слов 2294
Общее количество уникальных слов составляет 1394
38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Хәлләрнең болай ук булачагын күз алдыма китерерлек һәм уйлап бетерерлек түгел иде. Барысы да бәхеткә юралганлыктан, мин үземне алтын балык тоткан урыс карты кебек хис иттем.
Ул елны язның салкын килүе, җәйнең дә сөендерерлек булмаячагын искәртеп, күңелләрдә әллә нинди ят хисләр уятты, хәтта туган якның да җанга кадере беткән кебек тоелды. Кайдадыр бүтән җирдә, әйтик, татарның үксез туфрагы Кырымда яки Әстерханда яшәсәң, озын кышның әшәкелегеннән, пычрак көзнең хәерсезлегеннән котылып, бәхет-сәгадәт һәм рәхәтлекләр чигәрсең сыман.
Җәйгә чыгуга, бер-бер артлы килгән салкын яңгырлар бәндәләрне бөтенләй үк таушалдырып ташлады. Минем ялга чыгар вакытым җитеп маташа иде. Ул вакытта мескен бер оешмада тәртәгә җигелгән чагым. Гаиләмнең бар табышы шулардан алган санаулы хезмәт хакыннан һәм хатынымның мәктәптә укытуыннан гына гыйбарәт булу сәбәпле, гомеремдә бер дә ерак һәм диңгезле җирләрдә ял иткәнем юк. Хәтта ул хакта хыяллана да алмыйм. Шулай да, иш янына куш булыр дигән нияттә әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнеп, хәлләре мактарлык күренмәгән, тиражлары кечкенә, укучылары санаулы берничә гәҗит-журналда хикәяләремне бастыргалыйм. Уңышларым — кечкенә, талантым исәпкә алынмау сәбәпле, гонорар акчасын да тиенләп кенә бирәләр, анысы да вакытында эләкми яисә, алырга өлгерсәм, шул матбугатчы журналистларның өстәл сыена кереп бетеп бара иде. Чөнки алар:
— Синең әйбереңне бастырдык, безнең өлешкә кердең!— дип җанны рәнҗетеп, вәсвәсә кылып, кимендә бер яртыны ачтыра һәм хөрмәтемне таләп итә белә иделәр.
Алган гонорар акчасы иркенәеп сыйларга җитмәгәнлектән, гаиләм бюджетына кереп, берәр яртыны каләм әһеле куанычы өчен кыстырып барырга мәҗбүрсең. Юкса, икенче юлы сөйләшеп тә тормаячаклар.
Аллаһ рәхмәте, шул елны көтелмәгән җирдән мәртәбәле генә гонорар эшләп ташладым. Театрда узачак бер әфәнденең олуг юбилей кичәсенә сценарий язарга миннән гайре һичкем алынмады. Бар осталыгымны җигәргә тырыштым. Тантана матур гына килеп чыкты. Җитмәсә, ялга китү алдыннан сорала торган “отпуск” акчасын да вакытында бирделәр. Бу хәлләр гүяки акча яуганны хәтерләтә иделәр. Сөенечләремнең иге-чиге юк. Урамда туксанынчы елларның урталары узып бара. Гомеремә күрелмәгән хәл — кинәт кесәм калынаеп китте. Акыллы булсам, язу өстәле алып калыр идем. Югыйсә, кайда — почмакта, кайда — тез башымда, яки китап өстендә утырып кына язам. Иҗат эшемә һичбер мөмкинчелегем юк. Язуга утыруга, хатын яки чүп түгеп керергә җибәрә, яисә идән юарга керешә. Өстәлем булса, аңа якын да килмәс иде. Бу — яза, иҗат итә дип уйлар иде.
Кесә кабарып кайткан шул көнемдә, серне яшермичә, иртәгә ялга китәчәгебезне, акчалар бирүләрен дә әйткәч, хатынымнан бигрәк балалар сөенделәр.
— Әллә берәр язу өстәле алабызмы?— дип,үз җаема ишарә итеп, иркәмә сак кына тәкъдим ясадым. Имеш, аңа гына акча җитәрлек.
— Нинди өстәл тагын?!.— Тәкъдимем шунда ук кире кагылды. Хатын белән бәхәсләшеп тору, аңа дәлилләр китереп аңлату мәгънәсез иде.— Ял алдыннан нигә кирәк инде ул?
“Алып кына кайткан булсам, килешер идек. Өстәлемне күтәртеп куып чыгармас иде әле!”— дип уйладым да авызыма су каптым. Әмма үземнең пешмәгәнлек хатынны усаллыкка мәҗбүр иткәнлеген аңлауга кадәр барып җитә алмадым.
— Ялдан соң акча кирәк булыр! Хәзер хезмәт хакын вакытында түләмиләр. Берәр банкка саклыкка салып куярбыз, азмы-күпме арта торыр!— диде.
Миңа да бу фикере бик ошады. Әмма хәзерге вакытта банкларга да ышаныч юк, салып куярсың, кире кайтарып ала алмыйча гаҗизләнерсең. Өч тиенлек бакырның керем проценты да зур түгел!
— Кайда салырга икән? Алар күп бит хәзер, чат саен! Кайсысына?— дип сорарга мәҗбүр булдым.
— Юньлерәгенә! Проценты да яхшысына, ышанычлы һәм ныклысына!— диде хатыным, мин пешмәгән кәлҗемәгә төпле киңәшен биреп.
— Андый банкны кайдан табасың инде? — Мин һаман да икеләнү кыяфәтендә идем, бу юлы да изге хатыным киңәшен өлгертте:
— Дусларыңнан сораштыр, хәбәр-табыш ит!
“Акчам бар иде, банкка салырга телим!”— дип таныш-белешләремә әйтсәм, исләре китәр иде инде. Казан шәһәрендә минем байлыгым хакында хәбәрләр таралыр... Ә нигә, бакыр гына икәнлеген белдермисең аның, ышанычлары артыр, санга алып сөйләшә башларлар! Хатыным “Экобанк” ишеләргә салмаска киңәш итте.
Һәртөрле белдерүләрне, гәҗит мәкаләләрен укып, кесәм төбендәге акчамны саклыкка вакытлыча урнаштырып торырга юньле бер банк эзләп башым катты. Андыйлар табылмады. Хәбәрләр куандырырлык түгел иде. Кайсыларының башлары суд юлыннан чыкмый, берләренең хуҗалары, халык акчасын урлап, тиз арада чит илгә качканнар, икенчеләре “дөрләп янган”, ягъни банкротлыкка чыккан, өченчеләре тегермән ташын бушка әйләндерү белән генә шөгыльләнә, дүртенчеләре бөтенләй дә файдасыз, процентсыз икән. Банк димәктән, бөтенләй яман нәрсә икән ул: акча бәясе көннән көнгә төшә бара, инфляция ил буйлап хөкем йөртә, алар, шушыннан файдаланып, аның исәбенә дивидендлырын көриләр!
— Ярар, Аллага тапшырдым!— дидем, хатын сүзен тыңлап һәм икенче көнне ахырда бер карарга килеп.— Киттем әле, дусларны да күреп, киңәшеп тә алырмын. Ни әйтерләр...
— Күпме акчаң барын белдермә!— диде хатын, хәерле юллар теләп озата калып.
— Һичкайчан!— дидем, аны куандырып.— Өч тиен бакырым белән кеше көлдерәсем юк, белми торсыннар!
Әмма дусларны кайсы банкка акча саласым түгел, бәлки аның никадәр күләмдә икәнлеге күбрәк кызыксындырганы минем алардан киңәшләрен сораган вакытларымда мәгълүм булды. Мин әйтергә теләмәдем. Шунлыктан юньле тәкъдим дә ишетмәдем. Галимҗан әфәнделәрдән соң Гыйльметдиннәргә, аннан Сәлим байга кердем. Минем киңәш сорап йөрүем алар өчен гүяки юк артыннан кууым кебек бер галәмәт тә буш гамәл иде. Тәмам аптырашта калып, инде кичкә авышкан урам буйлап атладым. Шунда элеккеге танышым Самат әфәнде очрады, күзенә чалынуыма, ерактан ук күзәтеп килгән икән, хәл сораштыруга кереште, ул да түгел, минем нинди мәсьәлә белән йөрүемне ишетеп:
— Сез нәрсә, Ярулла әфәнде? Һич кичекмәстән акчагызны “Интехбанк”ка салып куегыз! Хәзерге заманда акчаны кесәдә йөртәләр димени? Сәгате-минуты кадерле! Әйләнә торсын! Проценты арта торсын!— дип ачуланып ташлады.— Анда минем бик яхшы таныш марҗам бар. Мамогина Татьяна Юриевна. Керегез, үзе белән сөйләшегез. Ышанычлырак булыр. Казанның иң бай банкы ул! Төп офисы — Мәскәүдә!
Аның бу сүзләреннән күңелемә җылы иңде. Мамогина дигән марҗасының исемен тагын бер кат кабатлатып, хәтта телефонын язып алдым. Зур рәхмәтләр әйттем.
— Әйдә, бер генә кереп чыгыйк! Йөзәр грамм гына!— диде ул, миңа чытырдап ябышкан хәлендә.— Эшең уңышлы булсынга, ялга чыгуың хөрмәтенә. Ни дисәң дә, дуслар белән бер утыру үзе бер гомер ул!
“Акчам юк!”— дип кенә аннан котылу мөмкин хәл түгел иде. Иртәгә бөтен Казанга: “Карун!”— дип, гайбәтемне таратачак.
“Йөз грамм гына” дигәне икегә, өчкә таба артты. Ахырыл-әмер, өч бакырымның берсе белән хушлаштым. Әмма кәефем күтәрелеп китте. Аның киңәшләрен колакка элеп бармау мөмкин һәм килешле түгел иде. Үз яныннан тиз генә җибәрмәде. Дүртенче йөз граммга кыстый-кыса башлады. Болайга китсә, бакырларымнан тәмам колак кагасы идем.
— Син борчылма!— диде Самат, минем нәрсә эшләргә дә белмәвемне күреп.— “Интехбанк”та процентлар яхшы. Татьяна Юриевна белән һичшиксез киңәш. Олы каплы бер тартма затлы конфет алып керергә онытма. Кыйммәтлерәге яхшы булыр. Танышырсыз! Хатын-кызлар аның ише игътибарны яраталар алар.
Мин риза идем. Әмма Саматтан тәмам арып бетеп, аның тозагыннан ничек тә котылу җаен табарга тиеш булдым. Ул тагын йөз грамм таләп итә башлаганчы дип кабаланырга тотындым. Шул ук вакытта, беләсез инде, пешмәгән кешенең эше шуннан гыйбарәт, Саматны ачуландырырга да теләмим.
— Сез, әфәндем, бәлки Татьяна Юриевна дигәнегезгә шалтыратып әйтерсез, минем аларга керәчәгем хакында?.. Миһербан йөзе күрсәтерләр иде!
— Шулай шул!— диде Самат, үтенечемне бу юлы да аяк астына салып таптамыйча.— Дөрес әйтәсең, хак сүз! Хәзерге заманда һичкемгә ышанырга ярамый. Беләм, акчаң әллә ни күп түгел... Безнең братка бер кичлек... Тормышың да авыр бара. Ярдәм итмичә булмас. Тагын бер генә йөз грамм һәм шуның белән сый-хөрмәтең җитәр! Бишне эчтемме әле? Әйе, син кыланып кына утырдың! Монда да булдыклылыгың чамалырак шул! Син — берне, мин — бишне, җәмгысы алты була! Ике кешегә алты йөз грамм гына күтәрү берни дә түгел ул. Сөйләшермен, кайткач та шалтыратырмын! Тагын йөзне генә алып кил дә... Шешә ярым да булмагач аны!
Саматка минем ваклап аракы ташуымнан буфетта сату итүче туташ та туеп беткән иде булырга кирәк, иренеп кенә тагын йөз граммны үлчәде һәм каршыма этәрде:
— Шул гынамы?
— Шул гына!— дидем мин дә кәефсез халәттә, тагын да бәясен чумырып түләп.
Саматка бу гына аз булачак иде. Ул күтәреп куюга, тиз генә китү ягын карадым. Артымнан ияреп чыкты. Кесәмнең төбенә төшкәнче, ярык тагарак янында калдырганчы тырышачак иде бу. Мин инде аннан һични үтенмәскә тырыштым. Самат үзе:
— Татьяна Юриевна! Исеңдә калдыр... Татьяна Юриевна!— дип артымнан такылдап, хәтта бармак янап калды. “Кара аны”— янәсе!
Өйдә хатын ут йотып каршы алды. Аның борчылуы йөзенә чыккан иде. Шунлыктан ачуланып ташлады:
— Кайда йөрдең бу гомергәчә?!.
— Банк эзләп!— дидем, сер бирмәскә тырышып.
— Таптыңмы соң?
— Кулае бер дә очрамады. “Интехбанк”ка салырга киңәш иттеләр. Иртәгә, торуга, шунда йөгерәм!
Яшерен-батырын түгел, шул Саматтан колак итемне ашатып утырып, ул көнне акчамны саклыкка салырга өлгерми калган идем.
Ә хатын һаман да үзенең кирәген өзми калдырмады:
— Ышанычлымы соң ул?
— Проценты да зур, диләр!— дидем, кәттәләнеп китүемне яшерә алмыйча.
— Кемнәр?— хатын һаман үзенекен кистерде.
— Самат!— Мин әйтәм.— Аның анда танышы эшли икән. Ул шунда киңәш итте!
Бу арада хәмер сөреме башымнан китәргә өлгерде, хатынымның: “Кая акчаларың, иртәнгәчә үземдә торсыннар!”— дип әйтүемнән котым алынып, тизрәк киемнәремне алыштырдым да йокы түшәгенә сузылдым. Аны-моны сизенсә, харап булачакмын, бусы, яшереп торасы түгел, көн кебек ачык.
“Интехбанк” Кабан күле буендагы кызыл кирпечле борынгы бинада икән. Ул саклык чараларының, ул тәрәзәләренең, ул касса тирәләренең бик затлы эшләнеше хәйранга калдырырлык иде. Миннән алда гына бер ханым унике мең доллар Әмерикә акчасы салды. Процентлары хактан да зур икән. Хәтта минем кебек агач һәм бакыр акча китерүчеләрне дә байлар белән тигез дәрәҗәгә җиткереп сөендерәчәкләр, имеш! Бар әле бай буласылар, бар әле корсак киерәселәр! Элек кая караганмын?
Акчаларымны калдырып, кулыма саклык кенәгәсен алгач кына Татьяна Юриевна дигәннәре исемә төште. Кызганыч, тартма белән затлы конфет алырлык мөмкинлегем калмаган икән... Шулай да... Әгәр Самат шалтыраткан булса? Ә ул һичшиксез сүзендә тора инде! Алай булгач, бу ханымга кермичә, хәл-әхвәлен булса да сораштырып чыкмыйча мөмкин түгел!
Хәзер урамда өстәл куеп нәрсә генә сатмыйлар. Җаның ни тели, шуны алырга була. Әгәр дә кесәң калын икән, бөтен дөньяны соңгы чүбенә кадәр тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Әллә ни кыйммәтлесенә көч җитмәде, шулай да, ул марҗа алдында ким-хур булмыйм дип, бар акчамны кырып-себереп бер тартма конфет алырга туры килде. Һай сөенәчәк инде ул!
Татьяна Юриевна дигәннәре юантык кына, дөньяның китешенә-кайтышына исе дә китмәгән, тәмәкече бер ханым булып чыкты. Минем тартмалы конфетымны өстәл тартмасына салып куйды да йөзгә төтен өрде. Гозеремне тыңлап бетергәч, сигаретын затлы яшелташ көлисәгә басып сүндереп:
— Бездә иң зур процентлар, банк — бай, ышанычлы,— дия-дия мактанып та алды. Мин әйткән Саматны да исенә төшерде.— Ә-ә, Саматик, күптән күренгәне юк... Шалтыратса, ярый... Сәлам әйтегез!
— Ярар!— дидем. Бүтән сүз таба алмыйча, тагын өстәп өлгердем: — Кичә сезгә шалтыратырга тиеш иде...
— Салган идеме?— диде марҗа, кабат сигарет кабарга үрелеп, әмма уеннан кире кайтып.
— Әйе,— мин аптырабрак калган идем.
— Аңлашыла!
Марҗа, шуның белән безнең очрашуны тәмамлап, култыгына папка кыстырды, торды һәм:
— Ашыгыч эшем бар иде. Хәзергә хушыгыз!— дип, ишегенә юнәлде, миңа чыгып олагудан артыгы калмады.
Шул ук көнне авылга, туганнарда ял итеп килергә дип юлга чыктык. Безне биш күз белән көткәннәр икән. Кайтудан башлап эшкә тотындык, әле печән чаптык, кайтарып өйдек, утын хәстәрен күрдек, башкасын, дигәндәй, ял аебызның үтеп киткәнен дә сизми калдык. Телевизор кабызырга да, радионы тыңларга да, газеталарны караштырырга да мөмкинлек тәтемәде. Иртәгә эшкә чыгасы дигәндә генә шәһәребезгә кайтсак, дөньялар тәмам буталган, 17 нче август галәмәте хакында халык телләрдән төшерми сөйли һәм сөйләнә иде. Аның нәрсәгә бәйле икәнлеген төшенә алмыйча аптырап беттек. Баксак, бер долларлык Әмерикә акчасы өч тәңкәлек бәядән егерме сумгача сикергән, кемнәрдер бер төн эчендә баерга өлгергән, икенчеләре кычкыртып таланган һәм бөлгән булып чыкты.
— Банктан акчаңны барып ал!— диде хатын. — Юкса — яначак!
Әүлия инде, әүлия!
— Булмаганны!— дидем, киреләнеп. Имеш, тагын бераз торсын, проценты артсын!— “Интехбанк” — көчле банк ул, суда да батмый, утта да янмый!
— Шулайдыр инде!— диде хатыным, сүзләремне көлкегә алып һәм аларга үртәү төсмере биреп: — Суда батмый, утта янмый!
— Арта торсын,— дидем, бирешергә теләмичә, әлегә һичбер хәбәрләрне күңелгә якын итмичә.— Ни уртада, ни пултара! Көндәлеккә түгел, айлыкка салган идем. Менә, бер атна гына калды, аннары барам да алам!
Җиңдем. Ир кеше ир кеше инде ул, хатынын да тыңлата белмәсә, селәгәй диләр андыйларны!
— Ярар, торсын инде алайса! — диде хатыным, әүлиялеген ташлап.— Бер атнадан бәлки барсы да үз урынына кайтыр...
Әмма бу юлы ул да минем кебек беркатлы булып чыкты. Рәсәйнең, имеш, бозы да ныклы таянычлы!
Бер атна дигәндә урыс акчасы тагын да очсызланып калды. Элеккеге 250 рубляле язу өстәлләре 800 сумга кадәр күтәрелде. Кассадагы акчама өстәл түгел, урындык та алып булмый иде инде хәзер.
Әмма күңелдә өмет уты сүнмәгән, ул гаделлеккә инана. Аллаһы тәгалә бәндәләрен ничарадан бичарада калдыра димени?
“Интехбанк” тупсасына хәләл акчам артыннан зур өметләр баглап килдем. Имеш, акчама процентын да арттырганнардыр әле, доллар бәясенә карап үстергәннәрдер!
Кая ди ул! Адәм көлкесе, бөтенләй дә харап иткәннәр икән! Акчамнан җилләр искән. Ул чират, ул чират! Кабан күленең яр буе ризасызлык белән дөньяны сүгүче, дәүләт башлыкларын, президентларны төрмәләргә озатуны таләп иткән халык белән тулган. Барысы да “Интехбанк”ка чиратка басканнар.
Бу хәл гүяки миңа карамый иде. “Интехбанк”та танышым Татьяна Юриевна бар!
Мең бәла белән эчкә уздым. Рәхмәт үзенә, кабул итте, әмма:
— Акчагыздан җилләр исте! Һичничек ярдәм итә алмыйм! Президентка барыгыз! Ул бирсә генә!— диде, чәчләремне үрә торгызып, йөземә сасы авызыннан затлы сигарет төтене өреп.— Монда сезнең ике йөз илле сум гына булган, кулыгызны селтәгез!
Мине урамга куып чыгардылар. Якалашасым, кычкырышасым, үксеп елыйсым, дөньялыкны сытып каргыйсым килде. Әмма кем белән, ничек? Хатынга ни дип кайтып әйтермен? Көпә-көндез акыртып талыйлар, утка салып яндыралар!
Данлыклы, ныклы, мәгърур “Интехбанк” “дөрләп янды”. Хәер, аның үзенә, анда эшләүчеләренә һични булмаган, әмма ул минем тиенләп җыйган акчаларымны яндырды, миндәй меңнәрнең хәләл сумнарын төтенгә очырды. Ялкынында хуҗалары кулларын җылыттылар, ә халык көл өеме учлап калды. Дәүләтнең бу хәлләргә исе дә китмәде. Ул үзен гадел һәм газиз ил дип игълан итте. Ярар, мин өстәлсез калдым. Анысына түзәрмен. Ә теге унике мең доллар салып куйган ханым нишләде икән? Чәчләре агаргандыр, бичаракайның, йөрәге тотылгандыр...
Хатыным ачуланып ник бер сүз әйтсен! Моңа кадәр:
— Булдыксыз! Ахмак!— дип ачуланган кешем үзгәрде дә куйды:
— Ярар, Ходай шулай язгандыр инде!— диде.
Мин тәрәзә төбенә килдем. Ерактагы “Интехбанк” ягыннан гүяки янгын эсселеге килә, йөземне, чәчләремне, тәнемне көйдерә, йөрәгемә, җаныма мәхшәр коткысы булып үтәргә тырыша иде. Бәгырем көюдән, йөрәгем янудан нәрсә эшләргә дә белмәдем. Сүгенүнең дә, елауның да, кулга мылтык күтәреп чыгуның да файдасы юк иде.
“Интехбанк” көленәчә “янып бетте”. Минем һәм минем кебек меңнәрнең ышанычын төтен итеп очырды. Әмма җылысына кул җылыткан кешеләре: “Кызык иттек томана халыкны!”— дип, Кенәр утрауларының берсендә сөяркәләре белән кочыш уйнап ятудадыр әле!
Мин шулай уйладым. Тәнемә акрынлап суык иңде. Иртәгә эшкә чыгасым бар. Бавырлар өзелгәнче тырыш хезмәт йөген тартырмын, кулга йокмаслык, тамакка үтмәслек кенә булса да санап акча да түләрләр. Ике-өч айга соңартып бирүләре ярый әле аның, бер елгача да ач йөрткән чаклары аз булмады!
Ә ялым үтте дә китте. Быелгы җәйне салкын булыр дигәннәр иде, фаллары туры килмәде, эсседәме соң, ут эчендә калдырды. Тәмам яндырды, көл итте.
21 сентябрь, 1999.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.