Latin

Илаһи Канун

Общее количество слов 2926
Общее количество уникальных слов составляет 1552
44.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Повесть
Мин бәхетле идем. Сәгадәт диңгезенә очраган язмышымның көмеш корабы, назлы кояш елмаюы белән хозурланып, талгын җилләр иркәләвендә тыныч һәм рәхәт кенә йөзә дә йөзә. Тормышым күге һәрвакыт шулай аяз, бәхет дулкыннары юлдаш булыр төсле иде. Дөньяга адәм баласы яратылган икән, аның бәхетсез вә күңелсез көннәр кичерергә хакы юк. Бу — илаһи канун! Моны бозган бәндәләр җавапка тартылалар һәм олуг хаким — хакыйкать тарафыннан хөкем ителәләр. Без беребез дә аннан азат түгел. Ирекле төсле кыланабыз гына, әмма чынлыкта исә барчабыз да үзара тыгыз җепләр белән бәйләнешкән, арадан кемнең күңеле сынса, башкаларга да ул тәэсир итә һәм сәгадәт диңгезенең якты кояшы йөзенә кара болыт пәрдәсе тартылып куелгандай була. Яшәеш дигәнебез менә шушы инде. Меңнәрдә — берәүнең, берәүдә меңнәрнең эше бар. Әмма мәхәббәт... Ә мәхәббәт бу канунга буйсынмый, аның үз законнары. Аны аңлатып бирү бик авыр эш. Шулай да бу җитди бурычны үз өстемә алып, инде телләрдән-телләргә күчеп йөргән серле хәбәрләрне, артык сүздән аралап, нәрсә ничек булганны сөйләмәкче идем. «Әллә кирәк түгелме?» — дип тә күңелем теләк чишмәсенә үзенең шик ташын тәгәрәтеп, аны туктаткандай итте. Төннәрем йокысын югалтты, көннәрем борчуда узды. Сүз чишмәсе — елгага, елга —диңгезгә әверелде һәм менә мәхәббәтнең илаһи канунын бәян итәргә булдым. Сүземне — дөрес, каләмемне төз тоттым, алай да серенә төшенмәүчеләрнең кулына бу язма керсә, гафу итәрсез!..
Алар электән берсен-берсе авылдашлар буларак белә иделәр. Үзара дуслыклары, йөзгә-йөз калып сөйләшкәннәре, хәтта үзара хөрмәт хисе белән исәнләшеп узганнары да юк иде. Чү, бераз ялгышам, моннан дүрт ел элек алар очраштылар. Азга гына, әмма сөйләшмәделәр. Бу күрешүләре игътибарга алырлык түгел, шуңа да бик тиз онытылды, һәм менә аларны йолдызлы кичә кавыштырды, мәхәббәт утының чаткысы йөрәкләренә йокты, иреннәрендә иреннәре наз тапты. Вакыйга авылда башланып, шәһәрдән-шәһәргә күчәчәк иде.
Кич. Авыл, маэмайларның нигез астына посып вакыт-вакыт өрүләреннән уянгалап-уянгалап, төнге ялга сузылып ятты. Яшьләр клубка, икенче төрле әйткәндә, Мәдәният йортына җырлы-биюле кичә уздырырга җыелыштылар. Шәһәрдән студентлар кайткан вакыт. Клуб тулы халык. Таштан мәһабәт итеп салынган, иркен-киң заллары, төрле-төрле уңайлы эш бүлмәләре булган, зур тамаша залы һәм бай сәхнәсе белән ни җитте салаларны гына түгел, шәһәрләрне дә кызыктырырлык бу йорт чын мәгънәсендә Мәдәният сарае иде. Олы вә киң ишекләреннән үзенә чакырып, урамга тасмалардан дәртле көйләр агыла. Яшьләр җыела, яшьләр...
Кемнәрнедер бу кичә кавыштырачак, кемнәргәдер беренче мәхәббәт назы бүләк итәчәк, кемнәрнедер үпкәләтеп аерачак. Ә алар, мин сезгә сөйләргә җыенган гүзәл затлар, бүген бер-берсенә елмаеп, хәтта серле елмаеп дияр идем, караячаклар...
— Сәлам, егетләр!
Ә менә ул да килеп җитте. Дуслары-танышлары белән күрешә. Җантимер Корбыев Нурулла улы. Җилкәле, озын-нык буйлы студент, шунлыктан ябык һәм яшьләргә ятышлы чиста вә пөхтә, заманча киенгән асыл зат. Ул безнең соклангычыбыз иде. Әле яңа гына мыек чыгарган яшьтәшләрем һәммәсе аны хөрмәт итә иделәр. Җантимер абый. Егерме-егерме бер яшьләр чамасында. Кызлар белән авылда яратышып йөрмәде дә төсле. Бер укытучы апабызны кышкы ялларга кайткан вакытларында озаткалады да бугай, әмма болай, вакыт кына үткәргәләгән, диделәр. Башка гайбәтен белмим, күрше Бәрия әби генә нидер сөйләнгәләп йөрде, имеш: «Миндә арт җылытып ятучы карт бер сазаган кыз асыл егет карчыгасы Нурулланың Җантимерен читлегенә алдап кертмәкче иде дә, әнкәсе рәхмәт әйтсен, саклап калдым үзен»,— дип.
Дөрес булдымы икән? Бәлки хаклы сүзләрдер, чөнки безгә кергәч ул аларны сөйләнгәләп утырган иде, колак салып алган бар сүзләре шул булды, башкасын белмим...
— Сәлам, егетләр!
Җантимер абый шул рәвешле кул сугып күреште. Безне дә урап узмады. Казан хәлләреннән бер-ике хәбәр сөйләп алачак хәзер.
Аңа таба елыштык.
— Илдә ниләр бар? — дип сорады ул, ярым шаяртканын сиздерергә теләп.— Барыгыз да исән-саулармы соң?
— Әлегә исән идек әле, Казанда ниләр бар? — диде, утызын куып килгән «сакаллы» егет Камай абый.— Бездә шул инде, яздан — басуга, көздән — фермага. Трактор гына чыдасын.
— Гатаны кыскан икән. Ничек алай булды соң?
— Азрак төшергән көне иде. Үзе кулын тыккан, диләр.
— Юк ла инде. Хуҗалар сүзен сөйлисең. Мин шунда идем,— дип белдерде Самат.— Суырып алды. Әле дә ярый имгәнеп кенә калды, юкса...
Сүз комбайнга утырган Гата хакында бара иде. Шкивка эләгеп, кулын кыскан, әле дә ярый имгәнеп кенә калган, булышчысы сүндереп өлгергән, юкса бәласе зур буласы икән.
Казан шәһәре елдан-ел матурая бара, ди Җантимер абый. Татар иҗтимагый хәрәкәте, «Азатлык» яшьләре һәм башка берничә милли үзәкләр Татарстан җөмһүриятенең азатлыгын даулауда зур эшләр алып барганнар. Хөкүмәт тә аларның теләкләрен аңлап эш итә, ди.
Клубта бүген һинд картинасы иде. «Башлана» дип әйтүләренә кереп киттек. Яхшы фильм булды. Мәхәббәт, сагыш, авыр язмышлар һәм хакыйкатькә ирешү хакында иде ул. Авыл кешеләре һинд киноларын үлеп сөябез дә инде!
Кинодан соң кичә башланып китте. Биюгә оста Җантимер абый кызларны-егетләрне үзенә каратып тотты. Көнче күбәләк Гыйльметдин Хәлфәсе бүген төшереп чыккан иде, тавыш-гауга кубарып маташты. Җантимер абыйга да бәйләнмәкче иде. Барып кына чыкмады, буе тиз бөгелде.
Ә бию-уеннар өзелеп тормады һәм шунда...
Һәм шунда клубка, биючеләр уртасына, күпләрнең төн йокысында татлы төше булырдай Җәмилә апа үзенең иптәш кызы Кадрия апа белән килеп керделәр. Инде сәгать төнге унберләр якынлаша иде түгелме соң? Бу вакыт җиткәч кем уенга килә ди инде? Димәк, язмышы кушкан!
Биючеләрнең биюләре бозылган кебек булды. Яшьләр төркемнәргә бүленештеләр. Бары тик Җантимер абый гына берсенә дә кушылмады, үз җае белән читкәрәк китеп басты. Күңелендә нәрсә иде икән, белмим. Минем уемча, Җантимер абый белән Җәмилә апа шундый да пар килгәннәр, икесен кавыштырасы да назлы ярлар итәсе генә югыйсә. Белмим, нигә алар үзара дус түгелләр икән? Ә, исемә төште, Җәмилә апа белән директор малае Сабирҗан абый йөри дип сөйлиләр бит. Дөрестер, инде тугызынчы сыйныфтан бирле дуслар икәннәр. Җитмәсә Сабирҗан абыйга шушы сөйкемле Җәмилә апа аркасында авыз-борыны җимерелеп, кан йотарга да туры килгән. Монысы — егетләр гайбәте...
Бервакыт Җәмилә апаның шәһәрдәге мәхәббәте кыйнаткан, диләр... Икенче көнне, тагын килмәсләр микән дип, төн буе сабирҗаннар капка төбендә биш егет, шешә бушатып, гомер уздырганнар, тегеләр генә күренмәгән. «Бәхетләре бар икән!» — диярәк сөйләгән икән Сабирҗан абый, тәмам үзен батырга чыгарып: «Канга чумдырасы идем, барчасын ишеп!»
Булдыра алгач, шунда ук, беренче очрашудан акыл сабагын укытырга кирәк иде аны!
Җәмилә апа!.. Һе, әллә ничек инде Җәмилә апа дип әйтүләре. Мин дә егет бит инде. Җәмилә туташ! Әйе, әйе, Җәмилә туташ, Җантимер әфәнде! Юк, Җантимер әфәнде дип әйтеп булмый әлегә үзенә, әфәнделеккә ирешү өчен асыл зат сыйфатлары күренсә дә, дан вә шөһрәте белән алай ук әфәнделеге сизелми. Ә менә Җәмилә апа — Җәмилә туташ, үзе чибәр, үзе сылу, үзе матур, үзе күркәм, ул аяклар, ул чәчләр — барысын да Хак тәгалә атап аңа гына биргән, аз гына бөгелсә, биле дә өзелеп кенә китәр төсле.
Быел ул Казанда бик югары һәм мактаулы институтны бетереп кайтты, әмма эшкә генә үзебезнең якларга күндермәгәннәр, Уфага ук җибәргәннәр, җиде ят, җиде еракка. Элеккечә кышын-җәен каникулларга кайтып та йөри алмас инде. Сагынырбыз!
Җантимер абыйны Кадрия апа үзенә дәшеп алды. Җәмилә туташ алар янына авышты, Сабирҗаны читкәрәк тартылды. Җантимердән ояладыр ул. Бәлки, берәр сүз әйтеп куганнардыр үзен?..
— Җантимер, син безнең белән исәнләшмисең дә,— диде Җәмилә туташ, ярым шаярткан төс чыгарып.
— И Җәмилә туташ,— диде Җантимер. Сөйләшә белә дә инде, үзәгенә генә баса! — Сезнең кебек сандугачлар белән минут саен исәнләшеп торсаң да аз булыр! Ак каеннар сыман бөгелә җаным!
— Җантимер сүз эзләп күршегә керми инде,— диде Кадриясе, Җәмилә дускаен якларга теләп.— Кесәгә дә керми, әмма...
— Әмма дип, бер дә әмма түгел. Әмма дигәннән, элекке вакытларда Казанда булган бер хәл! Пишкадәм бар икән. Кушаматын «Әмди» диләр моның. Мәдрәсәдә муллалыкка урын көтеп ята ди бу. Карт мулла белән ашка аны да, ягъни мулла янына мулла күреп чакырталар икән. Менә шундый мәҗлесләрнең берсендә карт мулла сорап куя үзеннән, оятлы итү максатыннан чыгып: «Әмди, ә Әмди, әйт әле, Кабан күленең суы ничә чиләк булыр?» «Чиләгеңә карап, чиләгеңә!»— дип җавап бирә Әмди, бер дә югалып калмый. «Ничек инде?» — дип сәерсенә мулла абзый. «Әгәр дә бер-бер чиләгең ярты Кабан күлен сыйдыра икән, ул вакытта ике чиләк булыр, мәгәрем ки чиреген генә чумырса, дүрт чиләк булыр»,— дия Әмди, барсын да хәйранга калдырып. Менә шулай!..
Җантимернең шушы хикәятеннән бөтенесе дә хихылдап җибәрделәр. Бигрәк тә Җәмилә туташ ихлас күңелдән назланып көлде ки, гүя пыялалар зеңләп торгандай иде. Сүзнең ни хакта икәнлеген белмәсәләр дә, бөтен клуб эче аларга ияреп җиңелчә елмаю нурында балкыды. Җантимер генә һич сер бирмичә, канәгать төстә озын буен төз тотты. Ул — хан иде, барчабызга да башлык.
— Иртәгә минем бәйрәм, Җантимер, килерсеңме? — дип сорады Җәмилә туташ, егетнең күңелен җилкендереп.— Күңелле булыр.
— Шашлык, шәраб һәм чибәр кызлар! Нинди егет мондый мәҗлестән баш тарта ала соң? Һәрхәлдә андый ахмак мин түгел... Кайда була соң ул бәйрәм? — диде Җантимер, үз алдына канәгать төстә.— Җидегән чишмә буенда, таңга кадәр! Шулаймы?
Җантимернең бу сүзләре кызларга хуш килде булса кирәк, барысы да сөенештеләр. Әмма Җәмилә туташ әйтеп куйды:
— Таңга кадәр? Кызык. Ә минем Җидегән чишмәдә таң каршылаганым юк иде әле!
— Димәк, каршы алачаксың! Нинди асыл зат шушындый бәхеттән коры калган! Болай һич ярамый.
Җантимернең кыланып сөйләшүе идеме бу, әллә инде чынлап ук шулай уйлыймы, анысы сизелмәде. Әмма Җәмилә аның шушы сүзләрен чын күңелдән кабул итте. Шаяртуга каршы шаярту, уенга уен белән җавап биреп, үзе дә егетне сүз ятьмәсендә бутап, күңелен адаштырырлык тәкъдимнәр ясады.
— Синең кебек егет асылы белән таң каршылау күп кызларның хыялы инде ул,— дигән булды.
Бу чыннан да яхшы, күңелне кузгатырлык тәкъдим иде. Мондый сүздән соң кайсы егетнең уена ниләр кермәс тә, ничек итеп үзен татлы хыялда адашудан саклап кала алыр? Азамат ир күңелендә иярле җитез акбүз ат ятар, диләр. Җантимер дә бу кичәдә үзен шулай сизде. Җәмиләне озатырга дигән теләген күңеленә салып куйды. Кыз да өтек Сабирҗанын онытты. Җантимернең уенын-чынын, өздереп-өздереп күз текәүләрен чын вә ихлас хис тойгысының чаткысы буларак кабул итте.
— Шашлыкны үзем әзерләрмен,— диде Җантимер,— җитәрлек кадәр булыр, яңа суелган сарык итеннән. Килештекме? Шәраб өчен бераз сәмән дә кирәк була торгандыр инде?
Кылт итеп шунда Сабирҗанны уйлап куйды булса кирәк, арадан аны эзләп, уңына-сулына каранды да:
— Бу эшне Сабирҗанга тапшырыйкмы әллә? Кая әле үзе?— дип сорады.
— Ул китте инде,— диде Җәмилә.
Бу сүзләр күп нәрсәләрне аңлата иде. Җәмилә бу кичәдә Сабирҗанның аптыратуларыннан азат. Күз карашлары да шул хакта сөйли: «Йә, батыр егет, син дә азаттыр бит? Озата килә аласың!»
Җантимер дә шушы нияткә килгән идеме?
— Ә мин китмәдем, ә мин һәрвакыт сезнең яныгызда! — диде аларга артларыннан Сабирҗанның тавышы.— Нәрсә бар иде?
Каян килеп чыккан. Ничек? Барысын да ишетеп торган? Әйе, ишетеп торган сөйләшүләрне һәм көлешүләрне мыштым Сабирҗан. Ә Җәмилә сиздерергә теләмәгәнме, әллә юри Җантимерне үртәгәнме? Боларны егет күңеле уйларга да өлгермәде, Сабирҗанның сүзгә-сүз кушып дәвам иткән сөйләменә игътибар итәргә мәҗбүр булды.
— Мин палатка алып китерәм, поход палаткасы. Машина да миннән. Ул кадәр ерак юлга җәяү йөреп буламыни?
— Бик яхшы, чатыр да, учак та һәм шашлык белән эчемлек тә әзерләнәчәк димәк. Әмма мин...
Җантимер тотлыгып калды. Ерык авызы колакларыннан борын астына җыелып төште.
— Нәрсә мин? Әллә бара алмыйсыңмы, Җантимер? — дип сорады Кадрия, күренеп тора, егетнең бу сүзеннән аның кәефе киткән иде.— Нәрсә мин?..
— Сез барыгыз да парлылар, ә мин ялгызым гына булачакмын. Күңелсезлек хәнҗәре йөрәгемне тишкәләүдән куркам,— диде Җантимер, болай да тойгылардан куерган сүзләргә кара дегет өстәгән төсле итеп.
Шуны гына көткәннәр диярсең, кызларның йөзләре кабат балкып китте. Сөйләшү тагын үз җае белән акты.
— Ничек парың юк? — диде Кадрия.— Булмаса, табарбыз, бездә кызлар бар!
Җәмилә, күзләрен сагышландырып, түбән карады. Йөзе буйлап кайнарлык йөгерде, тәннәре калтыранып куйды, калку күкрәкләрен, нечкә билен, сылу буй-сынын тибрәндереп назлы аһ, күңеленең тирән төпкеленнән чыгып, яшерен серләрен халыкка белдереп, йөрәкләргә ук кебек килеп кадалды.
— Үземә пар булырсың!—диде ул, шаярту төсе чыгарып.— Мин ярыймдырмы?..
Җантимер мондый ук тәкъдимне көтмәгән иде, бәгыре киселде. Авыз читлегеннән тел былбылы чыгып очты диярсең, нәрсә әйтергә дә белми газапланды. Җавапсыз калдырырга да теләмәде.
— Ярый, ярый, син дә ярыйсың!— диде Җантимер, Сабирҗанга да, башкаларына да ишетелерлек итеп.— Ярарсың әле!
Бу сөйләшү күңелсез бетәргә мөмкин иде. Сабирҗан тавыш чыгарса, Җәмилә үпкәләсә, барлык ниятләре челпәрәмә килеп ватылачак иделәр. Әмма да ләкин акыллы бәндә икән үзе. Юкка гына гомерен институтта укып үткәрмәгән, чаялыгы файда иткәндер инде. Рәхәтләнеп, күңеле булганчы көлде Җәмилә, тагын да шаяртып куйды:
— Ярагач бик яхшы, Җантимер,— диде.
Бию-җырдан торган кичә тәмамланды. Җантимер, Җәмиләләр белән бер читтә көлешә башлагач, башкалар моны үз адресларына алып, залны ташлап ук чыкканнар икән. Клубта утлар сүнде. Эчтәге яшьләр, төркем-төркем булып, караңгы һәм тыныч кына йоклап яткан авыл урамнарына вә тыкрыкларына кереп югалдылар, парлылар капка төпләренә сыенып калды.
Җәмилә белән Кадриядән Җантимер аерылырга теләмәде, алар янәшә баруларын дәвам иттерделәр. Сабирҗан да мыштым маэмай төсле аларның артыннан иярде. Югары очта «Шахта көе»нә кемдер гармун тартып җибәрде, аның шулкадәр дә оста уйнавы күңел күзләрен үзенә каратты. Әмма уенчы бераздан тынып калды. Инеш шаулавы, вакыт-вакыт кына берәр баскыч асты көчекнең ләң-ләң итеп куюы, бакаларның тамак төбе белән сайраулары һәм йоклаган җиреннән адашып алгалаган җил кисәгенең агач башларына тиеп, тупылларны лепердәтүеннән тыш башка тавыш юк иде. Күрше урамда берәү мотоцикл кабызды, чинатып китеп барды. Якын-тирәдәге берәр авылның җиде йөрәкле егете бездән кыз тапкандыр инде, шуны эзләп, күрешү өчен төшкәндер.
Сабирҗан иярә килде. Кадриянең үз егете бүген кайдадыр киткән икән, шуңа ул парсыз. Аны Җантимер озатсын микәнни?
Кызлар, колак куешып, нидер сөйләштеләр. Моның нәтиҗәсе тиздән беленде. Кадрия Сабирҗанны култыклап алды, Җантимер өчен Җәмилә әзер иде. Әйдә, аңлашыгыз, асыл егет — сылу кыз! Моңа кадәр ничек кенә булса да Җәмилә белән калу җаен уйлап баш катырган Җантимер көтелмәгән бу уңайлыктан югалып калды. Сабирҗан исә Кадрияне озатып килергә мәҗбүр иде.
— Әйдәгез, бергәләп барабыз,— диде Җантимер.— Күпер аша чыгасыгыз да бар!
Ул кирәкмәгән сүз әйтте. Моңа Җәмиләнең ачуы килде.
— Әйдәгез,— диде Сабирҗан.
— Йөрмәгез, мине Сабирҗан озата,— диде Кадрия.
Җәмилә бу вакытта җан дустына мең рәхмәтле иде.
Әмма Җантимернең килделе-киттеле сөйләве генә бәгырен кисте. Ничек дип аңласын инде ул аны хәзер?
— Без киттек, озатам-киләм,— диде Сабирҗан, Кадрияне ашыктырып.— Әллә син дә барасыңмы, Җәмилә? — Ул шикләнеп тукталды һәм бәгыре түрендә изге рәсем итеп саклаган җан кисәгеннән сорады. Әмма кыз:
— Юк-юк, әни соңга калып йөрергә кушмады. Мин кереп китәм, сау булыгыз! — дип, капка бавына барып тотынды.
Сабирҗан белән Кадрия түбән очка төшеп киттеләр, Җантимер урам уртасында торып калды. Нигә комачаулап йөрде инде ул? Аны бу хәлгә төшерү әллә кызларның хәйләсе генә идеме?
Кадрия, шактый күркәм булса да, Җантимергә ошый торган кыз түгел. Ә менә Җәмилә, төшеңә керсә, төшлегеңне кузгатырлык! Сабирҗан ничә еллар аның кулын үбү өчен генә дә ярты җанын бирергә әзер булып йөри. Ә Җәмиләне Җантимер капка төбендә үк туктата ала иде. Менә бит кызык иттеләр. Хәер, Сабирҗан болай да төн йокысын югалткандыр инде?
Җантимер үз урамнарына таба борылды. Көлеп куйды һәм эре адымнар белән атлап китте. Төн караңгы, җылы, рәхәт, әмма йолдызсыз, җылы юрган болытлы иде.
— Җан-ти-мер! Җантимер!
Пышылдап кына кемдер дәште. Егет туктап калды, тавыш килгән яктан сүз иясенең шәүләсен шәйләргә тырышты.
— Җантимер!
— Әү? Нәрсә булды? — дип сорады егет, дәшкән кешенең Җәмилә икәнлеген төшенеп.— Нәрсә бар? Чыгып сөйләш!
Җәмилә койма артыннан чакыра икән. Нишләп чыкмый ул, бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Мин урам якка чыкмыйм, безнең бакча башына мен, хәзер килеп җитәм,— диде Җәмилә, ярым каушаган, әмма үтенеч тулы теләк тавышы белән.— Хәзер киләм, Сабирҗан күрмәсен!
Менә сиңа мә! Аңла бу кызларны. Нәрсә кирәк инде аңа?
— Ярар,— диде дә Җантимер.
Тыкрыктан кереп, бакча башына менде. Еш-еш сулап, бераздан Җәмилә дә күренде һәм кече капкадан артка чыкты.
— Күлмәгемне пычратып бетердем бугай? Аягымны да кычыткан чакты,— дип зарланды ул. Әмма үзалдына сөенеп әйтүе аңлашылып тора иде. .
Җантимер ни дияргә дә белмәде. Кыз болай яхшы сайрый аңа ошый иде булса кирәк.
— Ой, бүгенге кичә нинди матур, нинди җылы, нинди рәхәт, бик рәхәт,— диде Җәмилә һаман да, аяк киемнәрен кулына тоткан хәлендә чыклы үләндә бии-бии бөтерелеп.— Үзе җылы, үзе рәхәт...
Җантимер һаман да сүзсез калды. Минутлары илаһи, гаҗәеп илаһи шул. Ничек итеп ихластан тыңлап тормыйсың ди?
— Җантимер, әйдә, болыннардан әйләнеп киләбез. Әнә аргы очта яшьләр йокламый, магнитофон уйнаталар!..
Җантимер һаман да сүзсез калды.
— Син мине, бу нинди сәер-исәр кыз дип уйлыйсыңдыр инде, әйеме? Юләр, дисеңме?
Җантимер тагын да эндәшмәде.
— Алай уйлама инде. Минем бәхетле көннәрем, диплом алдым, Уфага эшкә китәм. Анда ничекләр булыр икән? Күңелсез түгел микән?
Җантимер һаман да сүзсез иде. Җылы һәм якын итеп кенә кызны кулыннан тотты.
Җәмилә сөйләвеннән тукталды. Әмма:
— Җантимер?..— дип аптыраулы сорау бирергә өлгерде.
Тавышы сак иде.
— Җәмилә!..
Тавышы назлы иде.
— Әү? — дип сорады кыз, иркә тавыш белән.
— Җәмилә, әйдә...
— Кая?
— Болынга барыйк, дидең!
Алар китте. Бу вакытта күк йөзе вакыйгаларны күреп калырга дип болыт пәрдәсен чак кына ача төште. Күз сирпегән йолдызлар, авызлары ачык хәлдә онытылып, сәер хәлдә түбән карадылар. Хәйран иделәр.
Айның да йөзе ачылды. Җәмилә белән Җантимер су буенда янәшә утыра иделәр. Салкынча җил исеп куйды. Таңны уятырга тели идеме? Иртәрәк бит әле... Әмма җил бераздан тагын тибрәнәчәк. Өстендәге җәйге курткасын салып, Җантимер кызның аркасына япты.
— Салкындыр?..
— Рәхмәт!..
Шуннан соң алар күп нәрсәләр хакында сөйләшеп алдылар. Әмма икесе дә бер үк сорауны бер-берсенә бирергә батырчылык итмәделәр. Югыйсә ул болай булырга тиеш иде:
— Синең яраткан кешең бармы?
Яки:
— Синең кебек гүзәл затның аккоштай пары бардыр инде?
Таң алдыннан була торган эңгер җәелде. Беренче күрешү-озатышу өчен бу кадәр соңаруның итагатьне бозу икәнлеген Җәмилә аңлый иде.
— Мин кайтам инде, өйгә керергә вакыт,— диде ул, әмма Җантимернең әтәч тиреседәй юка курткасын өстеннән салмады.
Алар, тыныч адымнар белән килә-килә, капка төбенә җиттеләр. Кыз, егеткә таба борылып, нәкъ алдына туктады да:
— Мин керәм инде,— диде, тынычлыгын югалтып.
Бу вакытта Җантимернең әрсез кулы капка бавын тартып, ачылып китсенгә әзерләп куйган иде инде.
— Ярар, керерсең,— диде ул, ачыла барган капканы тотып.— Әмма бер сүзем бар. Син сихерле бер кәлимә әйтергә тиешсең!
— Нинди кәлимә ул, Җантимер? — диде Җәмилә, аңламыйча калып.
Җавап һәрхәлдә гүзәл романнардагыча булырга тиеш иде: «Иртәгә чыгарсыңмы?.. Мин сине көтәрмен!»
Җантимер китап телен болай да яхшы белә, әмма кабатланырга теләмәде, әйтте дә куйды:
— Яратам, диген, керерсең!
Кыз каушады. Тәне буйлап рәхәтлек йөгерде.
— Яратам, диген, керерсең,— диде тагын да Җантимер, сорап алган кеше төсле шарт куеп.
— Юк! — диде Җәмилә.
— Димәк, кермисең? — Җантимер гүяки алдан ук шушы җавапны көтеп торган иде.
— Мин алай әйтмәдем,— диде кыз, бер дә юктан оялып.
Җантимернең әрсезлегенә каршы усал сүз дә ычкындырырга хакы бар иде аның. Әмма һаман оялуда булды:
— Мин алай дип әйтмәдем, Җантимер!
— Әйтмәдең? Ә нәрсә дидең? Яратам дидеңме? Йә-йә!
Бу инде чын мәгънәсендә оятсызлык иде. Әмма кызның үлчәү тәлинкәләре ватылган минут шул бу.
— Яратам,— диде ул. Әйтте һәм үз сүзеннән үзе тагын да ныграк оялды.— Керим инде?..
— Тагын әйт,— дип әрсезләнде егет.
— Мин сине яратам,— диде Җәмилә. Бу юлы каушавы узган иде инде.— Керим инде!
—Ышанмадым, тагын әйт. Аннан соң керерсең. Хакыйкать булсын өчен сүзнең өч кат кабатлануы шарт, өч дәлил кебек аңлашылыр.
— Мин сине яратам, Җантимер,— диде кыз.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.