Latin

Ил тотмыйча, Тел тотып кара...

Общее количество слов 1704
Общее количество уникальных слов составляет 1067
40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Ил тотмыйча, тел тоткан халыклар өчен, ягъни үзләренең мөстәкыйль дәүләте булмаганнар өчен тел мәсьәләсе һәрвакыт кискен – кабыргасы белән, ягъни көнүзәк мәсьәлә булып тора. Әйе, Атилла Расихның мәгълүм хикәясендәге «тел мәсьәләсе» инде ул – трагедиясе, комедия-сатирасы бергә укмашкан. Тел «озын» булу да телне кыскарта. Ягъни бер-берсе белән ызгышып, берничә мәртәбә дәүләтен югалткач, татар алдында туган телне саклау проблемасы барлыкка килгән... Әй яратабыз инде без бер-беребез белән үзебез өчен зыянлы бәхәс корырга. Акылга утырганыбыз юк әле. Бүгенге көндә дә үзебез белән үзебез бәхәсләшкән булып, телебез өчен җайлы булган «яңалиф»не дә кайтара алмадык. Яратабыз шул чәбәләнеп алырга. Милләт өчен берәр уңайлырак форсат чыга башласа, безнең татар кирегә сүз әйтергә ашыга. Нишләптер, Мәскәүдәге татарларның кайбер даирәләре коткыга күбрәк бирелделәр кебек. Тик кайда гына яшәсәк тә, татарның «первый» сорты да, башкасы да, иң беренче, без бер-беребезгә кирәк. Без барыбыз да бер очтан каелган... Ходайга шөкер, татарның гены – нәселдәнлеге көчле, «төштән соң» булса да, акылы да бар... Дәүләтен югалту чорыннан алып, юлда көчле каршылыкларны җиңә-җиңә, билгеле, зур югалтуларга да дучар булып, тырышып-тырмашып телен саклый. Тел саклау – үзеңне саклау инде ул. Җиңелү ачысын бераз табып алган шатлыклар да киметкән сыман була. Халкыбызның әдәбияте, сәнгате бер күләмдә сакланып калу шул шатлыкларның иң мөһимедер мөгаен. Телебезнең борынгы үрнәкләре дә аларда сакланган.
Мөстәкыйль дәүләтең булмаган хәлдә тел саклау читенлеген башкалар мисалында да күрсәтеп үтеп була. Татардан бик күп мәртәбәләр уздырып, бөтен дөньяга таралган, ләкин шул ук вакытта бер-берсе белән иң оешкан -береккән милләт булган яһүдиләр дә телләрен бөтенләй диярлек югалтып бетергән булганнар икән. Алай-болай итеп, җир сатып алган булып, Израиль дәүләтен төзегәч, язмадан тел торгызалар, дип сөйлиләр...
Ай-һай, читен ул ил тотмыйча, тел тоту. Синең телеңә урамда бәйләнәләр, эшеңдә бәйләнәләр, мәктәптә (шкулда) бәйләнәләр, балалар бакчасы (садикта) бәйләнәләр. Брежнев чоры дигән елларда эштә авыз ачып, үз телеңдә сүз әйтерлек хәл калмаган иде:«Не говорите по татарски, это не культурно!» Куркытуның шундый “культурный” юлын таба беләләр диген, ә! Ярый әле, Разия апа, Мөслимә, мин:« Өйрәнегез сез дә безнең телне, гомер буе безнең белән бергә яшисез бит», – дип әйтә ала идек. Ә берсендә, урамда, татар кешесе дип ялгыш эндәшкәч, «ваш поганый язык» дип йөзгә бәреп әйттеләр...
Менә тагын безнең өчен читен заманаларның кара офыгын ачабыз, дип, җириновскийлар йөгерешеп йөриләр. Безнең барлы-юклы дәүләтчелегебезгә теш кайрый башладылар. Һәм иң яманы – татар шунда ук арткы хутка баса башлады. Матур гына татарлашып килгән мәктәп-гимназияләребез күзгә күренеп артка таба тәгәри. Анда укучы балалар бер-берләре белән урысча сөйләшә башладылар. Иң ояты, сораштыра башласаң, «Казан утлары» журналының, «Мәдәни җомга» гәзитенең ни икәнен ... белмиләр, башкалары турында әйтеп торасы да юк. Мондый чорда бездән бигрәк тә оешканлык, бигрәк тә эчке оешканлык таләп ителә дә инде. Халкыбызның милләт өлеше әйткән, сөйләгән, язган һәрбер үгетләү сүзләренә барчабыз да колак салып, аңлап – чин – по – чиннарга, түрә-каралыкка, яисә гади бер татар кешесе булуга карамыйча, вак-төяк «минминлеккә», һавалану-зурлануга, бөтенләй дә начары – битарафлыкка бирелмичә, өч көнлек дөньяның алдагычларына кызыгып, сатылмыйча, туган телебез мәсьәләсендә барыбыз да бер булып, аны яклашсак, саклашсак иде! Безнең гомер мизгел, ә татар теле барыбыздан да олы, галибанә, ул мең-мең елларны кичеп килә. Билгеле, туган телебез дә татарга рәхмәтле булачак – үзенең гүзәл гыйбәрәләре белән колакларыбызны иркәләп, укыган чагында күзләребезгә дә шифа булачак. Бездә эчке оешканлык патша Россиясе заманнарында ук булган. Тик бүгенге шартларда андый оешканлыкның тагын да зуррагы таләп ителә. Алда әйтеп үтелгәнчә, ун-унбиш еллар элек, салкын карны тишеп, җирдән калыккан умырзая чәчәге төсле, бер-бер артлы ачылган татар мәктәп- гимназияләренә конкурс белән укырга керү , азайды гына түгел, аннан кире агым башланды. Безнең ата-аналар шундый да бер «сизгерлек» күрсәтәләр, имеш, заманаларның кая таба барганлыгын бик тиз аңлап алалар... Намус дигән нәрсә дә булырга тиештер бит әле дөньяда? Үзеңнең татарлыгыңа – туган телеңә хыянәт итү намуслылык билгесе түгелдер инде ул. «Бөтен дөньясы буталды, намус-хәя калмады», – дип үзеңнең дә зарланырга хакың калмый ич!..
Брежнев заманнарында миннән туган телне яратып өйрәнүчеләрнең берсе генә дә Горбачев-Ельцин чорында барлыкка килгән урам базарларына сүгенүче, эчүче-тартучы сатучы хатын-кыз булып чыгып басмады. Айлар-еллар буе рәтләп хезмәт хакын бирмәгән чакларда да йә теш яматырга кирәк булганда, йә баш авыртканда шифаханәләргә барганда мин аларны үзләренең эш урыннарында очрата идем. Күренекле язучыбыз Тәүфик Әйдинең бөтен дөнья буенча сибелгән татарлар турында язуын күбебез белә булыр. Ул сурәтләгән йөзләрчә татар кешесенең һәрбересе татар мәктәпләрендә укып, алга таба элеккеге СССРның әллә ничаклы мәртәбәле юуйларында(вузларында) тагын да белем эстәп, дөнья күләм атаклы кешеләр булганнар. Белмәсәң, бел дигәндәй, атом реакциясе үткәрелә торган казаннарның ныклыгы да Казан шәһәренең ике-өч кенә йортлы Завод урамында уйнап үскән, татарның 12 мәктәбендә белем алган, безнең татар кешесе Шәүкәт Ибраһимовның фәнни һәм гамәли эшчәнлегенә турыдан-туры бәйләнгән булган икән. Әтисе-әнисе янына кунакка кайткан чагында, гел казан, казан дип сөйләгәч, үзенең аты белән йөк ташучы булып эшләүче әтисе:« Шул гомер укып, бер рәтле казан да ясый алмадыңмы әле?» дип, шаяртып әйтә торган булган. «Татар мәктәбендә укып, кеше булып булмый», дигән кайберәүләргә җавап булып языла минем бу сүзләрем. Юкны сөйләп йөрмик, татар мәктәбендә тырышып укыган балага ныклы белем алырга да, чын кешечә тәрбияләнергә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Рухи яктан кеше булу бүгенге көндә иң әһәмиятлесе әле ул. Урыс мәктәбендә укыган һәр татар баласы югары уку йортына кереп укый дип белерсең. Алай түгел ич, аннан соры масса күбрәк тә чыга. Бу хакта Казан дәүләт университеты студенты Элмира Гыйсмәтуллина болай әйтә: “ Урысча миллионлаган кеше укый... Ә шулай да илебездә күпме сукбайлар, эшсезләр, ярлылар, җинаятьчеләр...” Яисә бик тә билгеле, күркәм укытучы, Даур урамына урнашкан педагогик көллиятнең директоры Марат Лотфулла улы Гайнетдиновның әйткәннәренә колак салыйк. Тулай торакта яшәүче дүрт йөз студент бала арасында бер генә наркоман да, эчкечелек белән шөгыльләнүче дә, тәмәке тартучы да юк, ди ул. Ә менә татар мәктәбендә укып, берәрсенең баласы алга таба укый алмаса, бу сүз тиражланып таратыла. Бу эштә баланың әти-әнисе «тырышлык» күрсәтә... Гаепне башка җирдән эзләсә дөрес булыр иде...
Заманалар үзгәреп, хосусилек, хосусиләштерүләр килде. Байлык шәхси кулларга күчә. Бәлки татар байлары да күбәя төшәр әле дип ышанасы килә. Тик әлегә алар элеккеге Хөсәеновлар да һәм башкалар да түгел. Татар телен яшәтү өчен матди ярдәм кирәклеген аңлый торганнар сирәк күренә. Өстәвенә һәртөрле кызганыч хәлләр шаһиты да булырга туры килә. Бераз хәлле бүгенге көн татар кешесе бер шәһәрдә ике дә уйламыйча мәктәп, мәчеткә исә хатын-кызлар өчен иркен янкорма төзетте. Шулчакта бер дин эшлеклебез булышчыбызның шәхси тормышында көтелмәгән ...этлек эшләде... Аяныч ки, яшь кешебез мәчеттән дә, татар тормышыннан да бизде. Ул хәзер башка халыклар арасында. Менә шундый югалту. Мәчет-мәдрәсәләрдә туган телнең бик аз өйрәнелүе аларның җитәкчеләренең татарлык аңы түбән дәрәҗәдә булуын да күрсәтә күрәсең.
Без гелән-гелән генә тискәрелек-кирелектән тормыйбыз ич инде. Үзебезнең уңай сыйфатларыбызны эзләп табып, билгеләп карыйк әле. Иң беренче, мин безнең тормышта бик кызыклы бер хәлне беләм. Әллә кайларда, Татарстаннан читтә яшәүче, туган телебездә рәтләп ипилек-тозлык та сөйләшә белмәүчебез дә “родной язык” дигән графага “татарский” дип яздыручыларыбыз турында әйтүем. Соңгы вакытта ул графаны юкка гына бетермәделәр ич инде, кемгәдер комачаулый...
Аннан, тагын да мәктәп белән бәйле хәл. Ата-аналар мәктәпкә килеп: “Ипи, тоз дип әйттерә алмаган балаларыбызга туган телне өйрәтәсез, рәхмәтләр яусын сезгә”, – дип елый-елый әйтәләр иде. Монда әле елау гына түгел, бер күңелле кызык та бар. Идел-Урал төбәгендә шул Брежнев хакимияте елларында урысча укытуга күчеп беткән катнаш мәктәпләрдә туган телне өйрәтү бары татарларда гына иде. Соңыннанрак, бездән күреп, башка халыклар да укыта башлады. Күркәм сыйфатларыбызны барлап, бүгенге көннән дә мисал китереп була. Бары тик бездә генә мәктәпләр һәм юуйлар – югары уку йортлары өчен урыс балаларына һәм студентларына аталап программалар төзелгән, дәреслекләр чыгарыла.
Сөбханаллаһ!
Татар халкы үзенең яшәешенең җайсыз-уңайсыз чорларында туган телен җыр җырлап та саклый. Бу уңайдан бик зур ярдәмчебез ул җыр. Сихри көйләргә үрелеп, колакка ятышлы сүзләребез күңелгә сеңә, үзләштерелә. Татарның иң күп барган-йөргән җирләре театр һәм җыр концертларыдыр. Тик соңгы елларда җырга кагылган уңайсызлыкларыбыз да чыгып тора. Глобальләштерү шаукымы (империализмның яңа шәкеле) милли көйләребезгә дә һөҗүм итә башлады, дөньякүләм бер төрле көйсезлек-моңсызлыкка тартып кертмәкче булалар. Татар көе хәтта үзебезнең төрки кардәшләребезнекеннән дә аерылып торуы белән яшәде, әле дә шуңа омтылырга, аерымланырга кирәктер. Моңа чаклы татар колагы иң нечкә моңлы борылышларны, мелизмнарны ишетеп яшәде, ә инде бер-ике генә нотадан торган, турыдан-туры кычкырта торган “көйләр җырлый”, тыңлый башласак, бөтенләй дә тупасланган колаклы татарлар кавеме барлыкка килергә мөмкин, Аллаһ сакласын! Үзләренең көйләрендә мелизмнар булмаган халыкларның колаклары безнең көйләрнең нечкәлекләрен ишетми ич, һәркемнең үзенчә.
Гафу, язмамның бу өлешендә үзебезнең уңай сыйфатларыбызны гына барлыйк, дигән идем, шуны дәвам итик әле. Дәүләтчелек структураларыбыз да туган телне саклауда тырышлык күрсәтергә омтыла. И кардәшләрем, әгәр дә сез март аеның соңгы ун көнлегендә Мәдәният министрлыгы һәм Хор җәмгыяте оештырган Сигезенче хор ассамблеясенең соңгы концертын гына карасагыз да күңелегезгә күпме хушлыклар алып кайта идегез. Көе белән бергә сүзләре дә җырлап торган әсәрләр иң көчле алкышларга күмелде. Бөек телебезнең җиңүе, танатанасы иде бу!
Бөтендөнья татар конгрессының туган телебезне саклау буенча эшчәнлеген дә озак итеп сөйләп һәм язып булыр иде.
Үзебезне бераз мактап алгач, тагын да борчулы хәлләребез чабудан тарта. Телебезне баетуда без ялгышрак юлда бугай. Бөтен халыкларда да тел, нигездә, алынма сүзләр хисабына байый. Барчасы да күршесеннән сүз ала да, үз теленең кагыйдәләренә туры китереп, аны әйтә башлый; яңа сүз шулкадәр дә үзләшеп китә, аны читтән кергән дип сөйләүче уйламый да, бары тик галимнәр генә ул сүз тарихын өйрәнеп-тикшереп, аның беренчел нигезен табарга мөмкин, чынлыкта ул сүз кабул иткән телнең үзенеке булып йөри – ищи ветра в поле кебек. Ә менә безнең тел мисалындагы хәлләр гаҗәпләндерә. Бездә алынма сүзне үзенең иске кагыйдәләре буенча хәрефен хәрефкә туры китереп язалар, авазын безнең артикуляциягә туры килмәгән очракта да бугаз ертып әйтәләр һәм... әйттерәләр. Гүя безне кемдер күзәтеп, болар сүз урламасын дип, карап-тикшереп тора. Нәтиҗәдә, теге сүз дә “мин сезнеке түгел” дип “кычкырып” тора. Алай тел баетып булмый. Үзебезнең тел тегермәнендә тарттырсак кына безнеке була ул алынма сүз. Тел баетуның тагын бер юлы – диалект сүзләрдән файдалану. Татарның диалектлары бай, күптармаклы, шундый кирәкле, шундаен да матур сүзләр күп алар эчендә, сайлап-сайлап кына иң кирәклеләрен, иң матурларын аласы гына кана, ләкин ялт итеп каршы төшүчеләр табыла... Бу хәлне дә үз ботагыңны үзең кисү дип әйтмичә, башкача әйтеп булмыйдыр.
Тел саклау һәм аны баету мөмкинчелеге булып торган тагын бер урныбыз бар. Безнең шартларда бу урын беренчеләрнең дә беренчесе әле ул. Бар ул андый урын – ул гаилә. Әби-бабае, әти-әнисе, угылы-кызы булган гаиләдә мөлдер-мөлдер генә тутырып, гөлдер-гөлдер генә гөрләшеп-сөйләшеп утыруны гына күз алдына китерсәк тә, туган телебез өчен борчылуларыбызның нәкъ яртысы юкка чыгар иде! Сирәгрәк күренештер шул бу. Ешланып торсын иде шундый матур манзаралар, күңелдән агылган теләкләр. Шигырь дә шуны тели:
... Газизем дип, кадерлем дип,
Иркәләсәм баламны,
Бу чынында үз телемне –
Татар телен барлавым.
Шикәрем, балым дисәм дә,
Бал тәмен тоям телдә.
Чын татар гамәле булыр –
Сөйләшик туган телдә!
Газиз телем – чиксез күгем,
Син – диңгезем, хыялым.
Мәңгегә сине яшәтү –
Бердәнбер ихтыярым!
“Мәдәни җомга”, 23 апрель, 2004 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.