Latin

Ике Яшәр Газнәви

Общее количество слов 1778
Общее количество уникальных слов составляет 1160
40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
- Газнәви Габдулыч үлгән! Ишеттегезме?!
Иртәнге унга чак эшкә җыелып беткән мәчет төзүчеләргә бу кайгылы хәбәрне Түбән Оч Фәнил алып килде.
- Кит әле! Абдуллинмы?! Булмас!!!
- Алай дип әйтмә, Рәфит. Ай чамасы элек күргән идем. Бик бетеренгән иде мәрхүмкәем, ябыккан. Элеккеге Газнәви дә димәссең. Үлгәндер. Булыр...
- Егетләр! Хәер салырга барырга кирәк!
- Барырга кирәк! Үзебезнең председатель бит!
Инде таралып бетеп барган Үрмәле авылының нәкъ уртасына мәчет төзеп маташкан дүрт ир башланып өлгермәгән эшләрен ташлап, ашыга-ашыга, араларында «старшой» булып йөргән Саматның өенә юлландылар.Аның йорты елга теге ягында, тау битенә бәрәңге бакчасын сузып утырган. Саматның холкы дуамал гына булса да, өе хәлле, дәү генә. Әлеге дә баягы шул мәчет төзетүче абыйсы Илсурның ярдәме, хатыны Гөлиянең тотанаклылыгы белән барган дөньясы гөрләп тора: абзарында малы, бакчасында җиләк-җимеше, казанында ашы өзелми.
Кыш буе эшсезлектән «интегеп», ашап, кырын ятып телевизор карап, ял иткән әзмәвердәй дүрт ир, июньнең иртәдән үк кыздыра башлаган эссе кояшында янып-пешеп, салкынча өйгә килеп керделәр. Киемнәрен ишек төбендә салып ташлап, бәләкәй яктагы өстәл тирәли утырып, Газнәви Габдулычның кызык-мәзәк сүзләрен, кылыкларын искә ала-ала, Гөлия дәваханәдән төнгелектән эштән кайтып өтәләнеп пешергән эремчек пилминен каймак салыбрак бөкләп куйдылар да, ап-ак сөлгегә бөрчәк-бөрчәк тирле маңгай-күз тирәләрен, җилкәләрен,тәннәрен сөртеп, кирегә күлмәкләрен кияргә тотындылар. Шунда арадан пөхтәрәге, гомер буе шофер булып эшләп тә кеше күзенә майлы җиң, тапылы чалбар белән чыгып күренмәгән Фәнилнең:
- Кырынмаган килеш... барабызмы? Газнәви Габдулыч янына? - дигән тавышы чыкты.
- Дөрес, Фәнил, Газнәви Габдулыч янына кырынмый бару килешмәс... Кырыныйк, егетләр!
Самат бик күп еллар элек, Абдуллин председатель заманнарда, авыл сабантуенда гер күтәреп алган бүләк «Агидель» кырынгычын шүрлектән алып егетләргә сузды. Читләренә магазин сагызы эченнән чыккан наклейка рәсемнәр, шәрә-шәрә хатыннар, мультик геройлары ябыштырылган көзгегә чират торып, берәм-берәм кырындылар. Тамак туйгач, чәчләрне тарап, җиңнәрне сызганып куйгач, күкрәкләр киерелеп китте, авызлар ерылды. Төртмә телләнеп, шаярышып, бер-берсеннән көлешеп алдылар. Тик күтәренке күңел-кәеф озакка бармады. Юантык гәүдәле, бәләкәй буйлы Рәфит башта чалбар кесәсен капшады, аннан юан җилкәсен кашыды, шуннан соң кояшта очлары янып саргайган, авызына кереп торган озын мыегын чәйнәп алды да:
- Эх, егетләр! Булмады! Барып булмады! - дип әйтеп салды.
- Ния булмады?
- Акча юк! Кесә буш! Газнәви Габдулыч хәтле Газнәви Габдулычка ун тәңкә хәерсез дә барып булмый! Ул бит безне эшләгән чагында акчасыз тотмады. Не то что хәзер... кайберәүләр... - Монсы араларында иң мескен, иң ябык кеше -Рәсимнең бакчасына төбәп атылган таш. Ул әлеге председательнең чыбык очы хәрендәше, халык әйтмешли, «күпер башында... чәпәшкәне...». Председатель Әхтәм белән утырып бер эчкәне, кул биреп күрешкәне, авыз терәп сөйләшкәне булмаса да, юаш холыклы Рәсим, берни дәшми, гаепле кешедәй кыенсынып, сыек чәчле башын иде. Ә тел чарларга остарып алган, түрә тиргәп тик ятканга акча көтә торган җиңел кәсепкә өйрәнгән ирләргә шул гына кирәк. Киттеләр әлегесен сүгеп, элеккесен мактап. Үлгән сыер, әлеге дә баягы шул халык әйтмешли, сөтле була бит ул.
- Эх, элек шәп иде шул! Газнәви Габдулыч безне бер әчмуха һинд чәе, бер кап «Беломорканал» тәмәкесе биреп булса да алдап эшләтә иде!
- Чәчү бетсә - бәйрәм! Урып-җыюда шоферлар - көннең төп герое! Безгә почет! Безгә хөрмәт!
- Әйе, малай! Мал караучылары, ферма тирәсендә йөреп тамак туйдыручылары бер як читтә тора. Безне, сөлек кебек ун егетне училищеда укытып кайтарды, менә дигән яңа «Камаз»лар, «Урал»лар тоттырды. Эх!!!
- Үзебез дә сынатмадык бит, егетләр! Эчеп-тузып йөрергә вакыт булмады. Ерак юлдан кайтып кермәдек. Тезелеп чыгып китәр идек, ә! Син кем дә мин кем! Шофер - уважаемый кеше булды Газнәви Габдулыч вакытында... Эх!
- Ә хәзер... Юл буендагы ике басуны чәчеп куялар да, шуны зур итеп сөйлиләр. Чыккан бодаен да кеше малы кереп ашап бетерә. Аны урып-җыярлык комбайны юк. Машиналарны да сатып бетерде бит...
- Ферманы да таратты, паркны да. Ә Газнәви Габдулыч вакытында гөрләп яши идек. Узышып эшлибез, эш хакы бар, премияләр эләгә. Төзелеш бара. Кирпеч, ком ташыйбыз! Кетмер дә кеше иде бит, мәрхүмкәең!
- Юк, егетләр, бармый булмый! Гөлия! Китер унар тәңкә акча!
- Соң... Бала акчасы гына бит...
- Булсын! Газнәви Габдулычка жалкы түгел. Давай! Кайгылы хәбәрне сөйли-сөйли авыл аша чыккан ирләрне колхозның элеккеге алдынгы сыер савымчысы Рәсилә бот чабып аптырап, элеккеге завсклад Факия түти авызын яулык очы белән каплап елап, яшьрәкләр хәер салырга барырга җыелышып, озатып калдылар.
Мәчет төзүче егетләрнең җиңел аягы, сөяксез теле белән хәбәр халыкка бик тиз таралды. Ни дисәң дә авыл җирендә чыбыксыз телефон яхшы эшли бит. Үрмәленең түбән очында яңалыкны сөйли башлап өлгермәделәр, югары очлар җыелышып Инешкә, Газнәви Габдулычның бүгенге көндә яшәгән авылына киттеләр.
Үлем хәбәре барысын дә тигезләде. Дус дигәннәре дә, дошман ук булмаса да, урам буйлап тел чарлап, Абдуллинны тикшереп йөрүчеләр дә бердәм җыенып, бөтен эшләрен ташлап, Инешкә барырга транспорт эзли башладылар. Беренчеләрдән булып Газнәви Габдулыч төзеткән агач йортларның хуҗалары кузгалды. Гомере буе фермада эшләгән алты балалы Тәскирә артын сузып, башын югары чөеп, ут чыккандай кычкыра-кычкыра, күршеләрен йөгереп йөреп чыкты. Аның чәрелдек тавышына агрономның йокы яраткан ялкау бичәсе Разия да, колхозга бер тиенлек ярдәме тимәсә дә, үз куллары белән мәңге йорт салып керә алмаган өчен кызганудан почти бушка килгән өйгә урнаштырылган Сәрбиевлар да, инде хаклы ялында булуына карамастан өсте-башы соляркага каткан тракторист
Зәки дә булдыралган тиентен ашыгып, урам алдына җыелып, агроном Харисның колхоздан списәть ителгән иске «УАЗ»ына катлы-катлы утырып, юл сикәлтәләрендә дәррәү кычкырып сүгенә-сүгенә сикереп, Инешкә ашыктылар. Болар китеп, артларыннан чыккан тузан басылгач, бертөсле төзелгән колхоз өйләренең арасында иң чагу буяуларга буялганыннан үз абруен белеп ашыкмый гына атлаган бичәсен ияртеп, әлеге председатель Әхтәм чыкты. Кесә телефоныннан эшлекле кыяфәт белән сөйләшә-сөйләшә руль артына утырып ул да Газнәви Габдулыч торган тарафларга юлланды.
Кичкә таба кайгылы хәбәр авыл башында утырган өч катлы мәктәп артындагы яшел чирәмле тыныч урамга да килеп җитте. Анда капма-каршы күрше булып тирә якта иң күренекле дип саналган ике шәхес яши. Берсе олыгайгач туган җиренә кайтып таралу алдында торган авыл дәваханәсен саклап калучы Наилә Нуриевна. Аны халык медицина фәннәре кандидаты булган өчен, күп еллар института белем биргәне өчен дә түгел, иң мөһиме күреп, тотып, тыңлап карап дөрес диагноз куеп, дәвалый белгәне өчен ихтирам итә. Наилә Нуриевнага нәкъ урам аша элеккеге кирпеч заводы директоры Галим Кавиевич яши. Ул да гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кеше. Ләкин аның матур эшләре «Мин болай иттем!», «Минем тырышлык белән шулай яхшы яшисез!» дип лаф орулары, авыл тормышын астан гына болгатып, үзеннән инициативалырак, дәртлерәк кешеләрне юк итәргә йөрүләре аркасында күренми. Вакытында халыкның яратуыннан, казанган абруеннан көнләшеп, авылның акыл ягы такыр, эче тулы мәкер булган Куяновлар нәселен өскетеп, болай да болганчык заманның очсыз-кырыйсыз җыелышларында теләсә нәрсә сөйләттереп, Абдуллины да ул эшеннән төшерткән иде инде. Соңыннан Үрмәлеләр аңлап бик терсәкләрен тешләрдәй булдылар да бит... Газнәви Габдулычтан соң рәтле председатель күрмәде инде «Үрнәк» колхозы. Азырак кына тырышканнарын да тиз генә юкка чыгара бардылар. Галим Кавиевичның планнары белән өстәге җитәкчеләрнең дә уйлары бер иде булса кирәк. Ни өчен дигәндә, киресенчә булса, зур-зур фермаларның таралуын, ул биналарның кирпечләп-кирпечләп сүтелеп юкка чыгуын, кысыр басуларның чүп үстереп зар елауларын, машина-тракторларның юк кына акчага сатылып, хәллерәк кешеләрнең йортларына күчеп утыруын, авыл хәтле авыл таралып бетеп барганын ни йөрәкләре белән тыныч кына күзәтеп, йомшак кәнәфиләрендә утырырлар иде икән. Ә заманында бит колхозның исеме җисеменә туры килә иде. Сыер, сарык, тавык, дуңгыз фермалары дисеңме, иген тулы басулар, гөрләп эшләгән авыл халкы дисеңме, хәтта яшелчә-җимеш бакчалары, балык үрчетү тармагы, төзелеш бригадалары да бар иде «Үрнәк»нең! Барны юк итүе тиз шул, җиңел шул... Үрмәлеләрнең дөньяларын ташлап хәер салырга йөгерешүләре дә аңлашыла шуннан: гөрләшеп эшләп яшәгән рәхәт чакларын искә алып, шул заман белән хушлашырга китте алар бүген...
...Барырга машина сөйләшеп кергән Наилә Нуриевнаның үтенечен кире кагарга кыенсыныптыр инде, яшь хатынын, әллә каян очрап ияргән Абдуллиннар гаиләсенең якын кешесе булып гомер кичергән Рәисә әбине машинасының арткы утыргычына, врач күршесен алгысына утыртып тиздән Галим Кавиевич та җилдереп Инешкә барып керде. Авыл тып-тыныч. Каядыр барган, каяндыр кайткан кеше күренми. Газнәви Габдулычларның капка төбенә туктаган машина, кергән-чыккан кеше күрмәгәч, аптырашып, «разведкага» Наилә Нуриевнаны кертеп җибәрделәр. Капка келәсенең көр тавышын ишетеп кунак каршыларга йөгереп чыккан хуҗабикәнең йөзе көләч, үзе елмаеп торуына сәерсенгән табиб хатын гомере буе пациентларына биргән соравын бу очракта да кабатламый булдыра алмады:
- Хәлегез ничек, Фәнилә? Чирләшмисезме? Газнәви Габдулыч кайда?
- Мондамы-ын, Наилә Нуриевна, мондамын! - Бакча түреннән, алмагачлар арасыннан йорт хуҗасының яшьләрчә дәртле тавышы яңгырады. Бераздан ул үзе дә күренде: спорт костюмы киеп алган, эш бияләйләрен салып, маңгаендагы тирен сөртә-сөртә ышанычлы адымнар белән кунак янына якынлашты. Кулында бидрәсе, миннеге. - Колорадо коңгызын җыеп йөргән баш, дару сипми генә экологически чиста бәрәңге ашарга иде исәп. Сез ни хәлләрдәсез, Наилә Нуриевна? Нинди җилләр ташлады безнең якларга?
Бераз өнсез калып шак катып элеккегедән дә тулыланып, матурланып киткән иргә карап торган кунак:
- Хәл белергә дип килгән идек әле менә... - диюдән дә яхшырак җавап тапмады.
Күзләрендә шаян очкыннар кабынган ир хәйләкәр генә елмаеп хатынына күз кысты:
- Че-то, карчык, бүген минем хәлне белергә Үрмәлеләр бик күпләп килә әле... Төшке аш вакытында мәчет төзүчеләр -элеккеге шофер егетләрем хәл белергә кереп чыктылар. «Район үзәгенә калайга китеп барабыз»,- диделәр. Аннары төркем-төркем, урам-урам җыелышып килә башладылар: таш йортлар, агач өйләр, елга теге яклар, Бакасаз төбәге, скотниклар, дояркалар, председатель Әхтәм... Хәтта яшь мулла да килде. «Хәл белергә килдем,»-ди. «Гомер дә белмәгән хәлне нишләп әле белергә булдың соң?»- дигәч, дәшми үзе. Сез дә килгәнсез, рәхмәт төшкере... Әйдәгез, өйгә керик, чәй эчәрбез...
- Мин үзем генә түгел бит, Газнәви Габдулыч... Сезне... сезне үлгән дип ишетеп, хәер салырга дип килдек... Озын гомерле булырсыз әле болай булгач, Алла боерса...
Ул арада капкадан кыяр-кыймас кына атлап, калганнар да керде. Абдуллин, колачын киң җәеп, аларга каршы атлады:
Әйдәгез, әйдәгез, узыгыз, кыенсынмагыз, бүген Үрмәлеләр миңа күп килә. Ния үзең генә, Рәисә апа? Гәрәй абзый миңа ун тәңкә хәерен жәлләдемени?
- Нишләп жәлләсен ди... Авызыңнан җил алсын андый сүзне, Газнәви Габдулыч... Менә бит, ходаем, менә бит... - дип үзалдына сөйләнә башлады калтырап төшкән Рәисә карчык.
- Ярар инде, Газнәви, каты дәшмә, килгәннәр бит... Әйдәгез әле, бакча җиләгем бигрәк уңды быел, килгән ялы җыеп алып кайтып китәрсез. Әйдәгез, әйдәгез...- дип, чакырылмаган кунакларына ярдәмгә ашыкты мөлаем йөзле, йомшак сүзле хуҗабикә хатын.
Кунаклар, тәмләп чәйләр эчеп, бидрә-бидрә җиләкләрен тотып, машинага утырганда көтү күптән кайткан, кояш баерга табан тәгәрәгән иде инде. Үрмәлегә кергән чакта тезелеп утырган яшьләр урамында - Абдуллин төзеткән таш өйләрдә утлар кабынды. Яшь кенә әниләр итәк-итәк балаларын кичке чәйгә җыйды. Ир-ат абзар-кура тирәсендә төнгелеккә мал ябып булашты. Тормыш үз көенчә дәвам итте.
Иртәгәсен иртүк, савып чыгарган сыерларын көтүгә куганда чәрелдек тавышлы Тәскирә хатыннарның йокыларын качырып яңа хәбәр сөйләде.
- Ишеттегезме? - дип чәрелдәде ул, үз тавышыннан үзе канәгать булып, - Абдуллин үлмәгән ич малай! Кичә хәер салырга дип бушка гына бензин яндырып йөреп кайттык. Без үлсәк тә ул калыр әле! Ике яшәр әле ул Газнәви! Көне-төне, ал-ял күрсәтми эшләтеп безнең бөтен тазалыкны бетерде дә, үзе рәхәтләнеп яши хәзер! Әле үләрлек түгел әле, түгел. Егетләр кебек! Элек тә шулай сикергәлән тора иде, әле дә шул, нәсел үгеземени, малай! Безне генә-ә, куып эшләтеп, картайтып китте... Үзе ике яшәргә килгәндер әле... Абдуллин кебекләр...
Тәскирәнең тавышы озын көн буена авылның әле бер очында, әле бер башында ишетелеп, үлмичә «гаепле» булган Газнәви Габдулычның тетмәсен тете дә тетте, тете дә тетте...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.