Latin

Хыял

Общее количество слов 745
Общее количество уникальных слов составляет 528
46.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Кирам Кәримович подъезд ишеген ачып, ашыкмый гына тышка чыкты. Шоферы аның чыгуын күреп, баскыч төбенә үк килеп туктады. Ул киң итеп ишеген ачып «Волга»ның алгы утыргычына утырды, мөһим кәгазьләр салынган калын папкасын арткы утыргычка ташлады. Затлы сигарет кабызып, ачык тәрәзәдән төтенен тышка өрде. Машина кузгалып китте.
Кирам Кәримовичның күзе балалар мәйданчыгындагы бер төркем ирләргә төште. Алар дүшәмбе көн иртән сәгать сигездә (!) җыелышып сыра эчеп утыралар иде. «Эх, эшкә барасы булмыйча, алар кебек рәхәтләнеп сыра чөмерергә! Миңа көн дә эшкә шул. Көн саен диярлек киңәшмә-жыелышлар, я җитәкчелек чакыра – сыра, алкогольле эчемлек исе килсә бетте баш... Менә шул рәвешле көннәр, айлар үтә. Җәелеп утырып, иркенләп бер круҗка сыра эчәлмичә гомер уза. Ул бик кирәкле кеше– ял көне дип тормыйлар югарыдагылар чакырып кына тора. Бармый чараң юк. Көтеп алган отпускы вакытында да тынгы бирмиләр. Эх-х-х, бер генә круҗка сыра эчәргә...» дип татлы уйларга бирелде ул. Бу аның беренче генә уфтануы түгел иде.
Кирам Кәримович офиста эш бүлмәсенә барып гадәттәгечә йомшак кәнәфиенә чумып диярлек утырды, хезмәткәрләрен җыеп тиз генә биш минутлык киңәшмә үткәрде. Аннары эшлекле төс чыгарып күптәнге гадәт буенча компьютер экранына төбәлде. Теге яки бу йомыш белән кергән урынбасарлары, хезмәткәрләре белән кыска гына сөйләште, боерык бирде. Тегеләре «босс»ларының экранга төбәлеп ихлас эшләп утыруын күреп артык бимазаламаска, вакытын алмаска, тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Ә ул компьютерда... көне буе кәрт сукты. Төшкә кадәр секретареннан чәй, төштән соң кофе керттерә. Уйнап күзләре талгач, телефоннан озаклап башта хатыны, аннары туганнары, дус-ишләре белән иркенләп сөйләшә. Карыйсың – инде эш көне дә тәмам. Эш барда вакыт бик тиз үтә бит ул...
Шулай Кирам Кәримович менә унсигез елдан артык «Тимер-бетон конструкцияләр һәм изделиеләрне тутыгудан саклау баш идарәсенең җиденче филиалының проектлау институтына караган макулатурага тапшырыласы документлар, мөһер сугылмаган бланклар, эш һәм эшкә бөтенләй кагылышы булмаган вак-төяк башка кәгазьләрне беренчел эшкәртүгә тапшыруны оештыру» ачык акционерлар җәмгыяте коллективына «җитәкчелек» итә. Эш көйле бара, СССР заманында ук җайга салынган бит ул. Ил таркалгач исеме генә үзгәрде, дөресерәге – заманча сүзләр өстәлде. Ул хәзер оешма җитәкчесе түгел – президент; утыз ел грузчик булып эшләгән мәңге исерек Вәли – йөкләрне транспортлау бүлеге менеджеры (ул утыз ел ничек кәгазьләрне капчыкка тутырып, җилкәсенә салып ташыса, әле дә шулай эшли); идән юуучы, җыештыручы Сәлимә апа – офисны тәртиптә тоту һәм кәрзиннәрдәге чүпне сортларга аеру буенча менеджер... Тәк ышту хәзер, сиңаәйтим, бер гади кара эшче калмады.
Ләкин уйламаган җирдән ниндидер буш башлар аркасында дөньяда икътисади кризис башланды. Бу көрчек тиздән Кирам Кәримович яшәгән шәһәргә дә килеп җитте. Бер көнне онытылып китеп компьютерда кәрт сукканда электрон почтадан хат килде. Хат баш идарәдән һәм бик кыска, ләкин тирән эчтәлекле иде: « Финанс кризисы сәбәпле сезнең җәмгыять иртәгәдән бетерелә. Бинаның ишеген бикләп, ачкычын бүген кичке сәгать сигезгә миңа китерегез. Коррозиев.» Шулай итеп Кирам Кәримович һәм аның дүрт йөз кешелек бердәм, уңган коллективы эшсез калды. Акционерлар җәмгыятенең президенты өчен «дольчевита» ягъни татлы тормыш бетте, бөтенесе сабын куыгы кебек шартлап юкка чыкты. Идарәдән башка төрле эш тә тәкъдим итмәделәр, үзе җитәкчелек иткән җәмгыятькә бөтен гомерен багышлады бит.
Ул бүген иртән гадәттәгечә торды, юынды, кырынды, хуш исле кыйммәтле хушбуйын сөртте. Аш бүлмәсенә кергәч аптырап калды–өстәл буш иде, иртәнге аш юк. Шул вакыт авызын зур ачып иснәп хатыны күренде.
– Син нәрсә, кайда җыендың? Сиңа бит эшкә түгел!– Хатынының бу сүзләре аны күктән җиргә төшерде. Кирам Кәримовичка моңсу булып китте. Ул тәрәзәдән карап тышны күзәтте: иртә таңнан кешеләр, машиналар кайдадыр барысы да ашыга. Аның күзе теге балалар мәйданчыгына төште. Анда бер төркем ирләр җыелган. Кирам Кәримович хатыны сизгәнче тиз генә киенеп алар янына йөгерде.
Дүрт ир зур «балон»нан сыра чөмерәләр иде.
– Сезнең янга мөмкинме?– диде Кирам Кәримович кыюсыз гына.
– Әлбәттә, мөмкин, – дип ирләр шаулашып, бер-берсенә карашып алды. Кырынмаган, кыска буйлысы якынрак килде. – Безнең сыра һәм башка катырак эчемлекләр сөючеләр коллективына кушылу өчен беренче , кабул итү взносың бармы соң?
– Гафу итегез, аңламадым...
– Шкаф кебек таза кешесең, ә антрисолең буш... – Аның бу сүзеннән өркемдәгеләр эчләрен тотып шаркылдап көлергә тотынды. – Безгә кушылырга акчаң бармы дим?
Кирам Кәримович кесәсендәге акчасын бирде. Кырынмаган кеше акчаны санагач: «Что-то син, брат коллективка бик слабо кушыласың, минемчә. Беренче күрешү, беренче мәҗлес ул яшен аткандагы кебек истә калырлык булырга тиеш»,– дип сораулы карашын ташлады. Хатыныннан яшереп җыйганны чыгарырга туры килде.
Теге ир берничә минуттан кибеттән аркы, сыра шешәләре күтәреп килеп тә җитте. Стаканнарга сыра, аның өстенә аракы салдылар. Кирам Кәримович эчеп җибәрде, эчемлек бик тиз башына бәрде. Аракы кушылган сыра тәмсез, әче иде. Шул вакыт ул «шулай иртән иртүк сыра эчәргә» дип татлы уйларга бирелүен исенә төшерде. Эх, кайвакыт теләкләрнең кабул булуы, хыялның чынга ашуы турында уй башына килмәгән бит... Ул күңеле тулып елап җибәрде: шатлыктанмы, әллә кайгыданмы – сыра эчүче ирләр моны аңламады.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.