- Читать следующее литературное произведение - 10-й класс
- Җир Уллары Трагедиясе (Кыскартып алынды)
🕙 Минуты чтения - 18
Хөсрәү Вә Ширин
Общее количество слов 2315
Общее количество уникальных слов составляет 1377
34.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Әсәр Аллаһы. Тәгаләне һәм аның пәйгамбәрләрен мактау һәм данлау белән баиланып китә.
Кереш
БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМӘНИР-РАХИМ!
Илаһи, тәүфигым киңрәк ачылсын,
Күңелгә рәхмәт орлыгың чәчелсен.
Рухымны кыл сиңа кямил ярарлык,
Иҗат утым сүрелмәстән янарлык.
Беренче баб
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ БЕРЛЕГЕ ТУРЫНДА
Илаһым дип, шагыйрь, башла сузенне,
Нәкъ ул бар итте юклыктан үзеңне.
Олуг Тәңре! Галәмне ул яратты,
Бизәп җирне, күген җиргә каратты.
Таный барча халыклар берлегеңне,
Вә күп нәрсә дәлилли барлыгыңны.
Бөек Алла (аңар кайда вә кем тиң?)
Яратыр һәм йөретер бер хөкемдин.
Кара туфрактан ул чәчкә иратмыпт,
Вә бер тамчы судан шәхес туратмеш.
ГАЛӘМ ХӘРӘКӘТЕ ТУРЫНДА
И дус, курче галәм җисемнәрен бер,
Нигә кәгһбә икән алар өчен җир?
Җир аларның гыйбадәтханәсеме?
Иә юллары бу җир әйләнәсеме?
Урап җирне, ни максат күзли алар?
Бу сандыктан ни байлык эзли алар?
Ник әйләнеп, күчәрдә нык торалар?
Бере йөреп, бере ник тик торалар?
...Тиде хак дингә бу шөбһәм, BƏ мескен
Шагыйрьгә - Тәнредәндер - килде бер өн:
- Бу хикмәтләргә бакма син тышыннан,
Алар һич тә табынмас үз башыннан!
Алар җәзбә! кебек әйләнсә, күктән
Шуны эзли: «Йә, кем безне бар иткән?»
Җитәр сиңа, кулың булсын эшеңдә,
Йөренмә потханәләр ишегендә.
Син Ибраһим кебек мыскылла потны,
Барып ул потханәгә, йотма утны.
Караш ташлап шуңа, бума билеңне,
Потын таптап котылдыр син үзеңне.
Күренгән бу җисемнәр - җир вә күктә,
Болар тышлык - бөтен эш эчтәлектә.
Ачылыр - ерт кына - тылсымлы тышлык,
Күрерсең бер хәзинә - кыл тырышлык.
Табигатькә караш ташла, күңел куй,
Белек күзең җете булсынга нил куй!
Бу күкләр - чуп-чуар нәкыш - уен бу,
Чишәм димә, чияле бер төен бу.
...Гыйлем булмаса - кул әйләндерәлмәс,
Тәнендә булмаса җан - тел сөйләмәс.
Фәләк әйләнгәнен күргән галимнәр
Шуңа багып чыгарган күп кануннар.
Ләкин белдермәсә Тәңре, ни имгә
Хисап, астролябияләр галимгә?
Кирәксездер китап белән багулар;
«Галиммен», - дип, олы чалма чалулар.
Әгәр туфрак, җил, ут бергә кушылса,
Шулардай бер әкәмәт сын корылса,
Булыр идемени күкләргә фәрман?
Килеп чыгар идемени тере җан?..
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ
МАКТАУЛЫ СЫЙФАТЛАМАСЫ
...Яраттың да тәнемне тамчы судин,
Бүләк иттең бу җанга хис вә уй, дин.
Бәдән бирдең, вә күзгә инде бир нур,
Канәгатьлек хисен күңлемә иңдер.
Кыенлыкта сабырлык бир, фикер бир,
Җуинеллектә тынычлык бир, шөкер бир...
РӘСУЛ ГАЛӘИҺИӘССӘЛАМНЕН,
ТАСВИРЛАМАСЫ
Мөхәммәд ул бер илче иде, Хактин
Анар фәрман бирелгән: «Ач, - дип, - ак динә.
Яратылмыш буенча ул да туфрак,
Ни әитсә дә, сүзе ләкин аның хак!
Аның йөзе күңелләргә чырактыр,
Сүзе - дингә кояш, өммәткә - сактыр...
РӘСҮЛ ГАЛӘЙҺИӘССӘЛАМНЕҢ
ДҮРТ ДУСТЫНА МАКТАУ
Бу бүлектә Рәсүлнең дуслары, юлдашлары Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Галинең төп сыйфатлары күрсәтелә: Әбүбәкер тугры; Гомәр — дин сагында торучы; Госман — тыйнак, инсафлы, укымышлы, гыйлемле, дингә юл ачучы; Гали — гаскәр башында торучы, Хәсән һәм Хөсәен исемле изге затларның әтисе.
Әгәр дә кем дә кем сөйсә бу дүртне,
Шуның белән дә яулар ул бәхетне.
Яратмаса әгәр дүрттән берен кем,
Тәмугтадыр аның урны - килер көн.
Илаһи, мин калам тугры боларга,
Кыямәт көндә ярдәм кыл миңарга...
ШАҺЗАДӘ ТӘНИБӘККӘ МАКТАУ
И таң җиле! Барып шahкa тиз үк син,
Бу дустыннан сәламнәр әйт, тезеп, син!
...Синең изге исеменә офык тар,
Иөзеңне бер күрергә зар халыклар.
Илаһ сина узе биргән бәхет бит!
Терелсә, җир үбәр алдында Мәхмүд!
Ике дөнья бәхете тиң бирелгән,
Холык гүзәл вә күңел киң бирелгән.
Лаек холкың хәкимгә ил күзендә,
Вә мәгһнә әнҗесе бар һәр сүзеңдә.
Холык һәйбәт, фәһемлесең, гыйлемле,
Акыллы син һәм ипле, хуш күңелле.
Хакимлегең - тоташ шәфкать, канун нык,
Дога кылмыш сиңа халкым - зарым юк.
Әгәр Хөсрәү кубылса төрбәсеннән,
Алырлык ул сабак шаһлыкта синнән.
Каян Хөсрәүгә килсен бу җегәрлек?
Каян Шириндә булсын бу чибәрлек?
Вә мең Хөсрәү сиңа коллык итәрлек,
Ачык Ширин сиңа тиеш икәнлек.
Котб бу әсәрен Ак Урда ханы Тәнибәккә һәм ханбикә Мәликәгә багышлап иҗат итә. Аларны идеаллаштырып суратли. Автор Тәнибәкне дошманнарың күп дип кисәтә. Тик Тәнибәк җитәрлек саклану чаралары күрми - аны тиздән утерәләр.
МӘЛИКӘГӘ МӘДХИЛ
Гасырга бер чибәр - чорга бизәк ул,
Җиһанга бер узе булса кирәк ул.
Сөйкемле бу хатын - нишан! бәхеткә,
Ак Урда котлы - ул торса тәхеттә.
Тиңе юктыр гүзәллек, уш, холыкта:
«Ай ул йолдызлы күктә», — ди халык та.
Чагылыр күз йөзенең нурларыннан,
Хатын-кызның бүтәне - сын, ә ул – җан!
Йөзен ачкан чагында уфтаныр көн,
Чәчен күрсә, җиңелгәнен таныр төн.
Матурлыкка лаек әхлак, сәләт, һуш,
Аны Алла камил итеп яратмыш.
Килерме шундый зат, айдай тулып бер?
Күреп хәйран кала яшь-карт, егет-ир.
Аның йөзен галәм, күкләр сагынмыш,
Аяк эзләренә күпләр табынмыш...
КИТАПНЫ НАЗЫМ КЫЛУ СӘБӘПЛӘРЕ
Ничә еллар булыр - җаным төбендә
Шушы фикер бар иде уй-күңелдә:
Берәр шаһның сараена барыйм дип,
Бетәр шунда бөтен кайгыларым дип.
Күңел сизде, менә җае чыга дип,
Боерды ул: «Бәхетеңне сына», - дип.
Тиз үк, Котб, кичекмә, соң булыр, бел,
Сөйли белсәң, сине мәшһүр кылыр тел.
Низамидан ал үрнәк - тез сүзеңне,
Төгәл белдер бу ханга кемлегеңне.
Ханың белән ханымның катына кер,
Китабыңны язу максатына кер!
...Гыйшык белән терек ошбу галәм дә,
Яратылмас иде шунсыз адәм дә.
Гылнпыклыкта хасият ни? Җавап шул:
Күңел биреп гыйшык алу - савап ул.
Гыйшыклыкка багышланды бу дастан,
Шуңа өндим, кәтәм гыйшык җиһаннан.
Әсәрнең, эчтәлеге мәхәббәт темасына багишланган булса да, аның белән параллель рәвештә сәяси мәсьәләләр дә яктыртыла. Дастан Һормуз исемле падишаһның угыл теләве белән башланып китә, һәм вакыйгалар үстерелеше шушы малайның тууы белән дәвам итә. Һормуз падишаһның угылы тугач, аңа Хөсрәү Пәрвиз исеме бирәләр. Хөсрәү Пәрвиз бик тиз үсә: көчле, матур була, шушы сыйфатлары белән һәркемдә соклану уята. Аны дөнья күргән, укымышлы акыл иясе Бозруг Өмид остаз тәрбияли. 14 яше тулганда, Хөсрәү Пәрвиз акыллы егет булып җитлегә.
«ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ХИКӘЯТЕНЕҢ ӘҮВӘЛЕ
ХӨСРӘҮНЕҢ ТӘРБИЯСЕ
...Нәфислеге камил булгач җисемдә,
Бирә Хөсрәү дигән изге исем дә.
Яңаклары кояштай - күз багалмас,
Йөзен күргәннең күңлен кайгы алмас.
...Бише тулгач ачылды киң бу дөнья —
Күп әйберне төшенде ул уенда.
Ниһаять, шаһзадәгә булгач алты,
Күреп, күп нәрсәләрдән гыйбрәт алды.
Җидеда бу малай — чибәр вә төз буй —
Сибеп йөрде чәчәк-гөлләргә хушбуй.
Матурлыкта бөтен җирдә алып дан:
«Йосыфтыр бу!» - диде һәркем, калып таң.
...Белемнер күп, фикерләр нечкә кылдан,
Сүзендә кыл ярыр, күңлендә илһам.
Тугыз яшьләрдә туйды һәр уеннан,
Баһадирлык килә иде кулыннан.
Уны тулгач, кылыч, кын такты билгә,
Ничә дошман башын очыртты җиргә.
Көннәрдән бер көнне Хөсрәү Пәрвиз иптәшләре белән ауга чыга. Алар, кәеф-сафа корып, кичне бер авылда уздыралар. Икенче көнне Һормуз падишаһка хәбәр килеп ирешә: Хөсрәү һәм иптәшләре бер дәрвишнең бакчасында өлгермәгән йөзем җимешен өзеп, атлары белән бакча таптап йөргәннәр икән. Шайһ бу хәлгә бик ачулана һәм Хөсрәү атының аягын кистерә, мәҗлес кирәк-яракларын өй хуҗасына бирдерә, кубызчының бармагын чаптыра. Хөсрәү, бу хәлгә бик кайгырып, атасы каршына гафу үтенеп килә, шаһ аны кичерә.
Төшендә Хөсрәү Пәрвиз бабасы Нәүширванны күрә. Бабасы, дүрт сөенеч бирелер, ди: ачы йөзем өчен татлы яр кочарсың, аяклары чабылган атың урынына җилдән җитез Шәбдиз ат синеке булыр, мәҗлесең таратылу өчен бай тәхет иясе дәрәҗәсенә ирешерсең, бармаклары киселгән кубызчы урынына җырчы табарсың.
Алга таба вакыйгалар төштәгечә үстерелә. Хөсрәү Пәрвизнең Шавыр исемле рәссам дусты Куһистан җирендә Мөһинбану исемле бер падишаһ ханым булуын, аның янында бик гүзәл кыз - Ширин яшәвен, бу кызның Шәбдиз исемле яхшы аты барлыгын белдерә.
Бу кадәр мал, куәт һәм дәүләтендә
Карендәш кыз - Ширин яши катында.
Үзе булгангадыр бер тол хөкемдар,
Аңа уйлап таба мең төр кызыклар.
Аның күңлен тик ул якты ясыйдыр,
Аның өчен бу кыз — бар дөньясыдыр.
Тигез булып тезелгән теш — нәкъ энҗе,
Алар алмаз кебек нурлы, пакь энҗе,
Иреннәре - Бәдәхшанның якуты,
Уйный тешләр алар белән качышлы.
Кыя җанны карашы тылсымында,
Яман күзләр якын да килми монда.
Телен тибрәтсә, ул ил күңлен аулар,
Сүзе, әфсүн булып, телләрне бәйләр.
Очар җаннар күбәләктәй бу шәмгә,
Ояла күз — карап булмый гүзәлгә.
Кашы җәя аның, ә керфеге - ук,
Бу җәл, мондый ук җирдә бүтән юк.
Яңаклар көн нурындин нурлар алган,
Йөзен күреп, ай уфтанышта калган.
Кара чәч хирка төсле тезгә төшкән,
Карарактыр кашы кондыз вә кештән.
Чәчәкле чәч гүзәл караш сагында,
Зөлеф саклый ияге алмасын да.
Яңагы көн нурына юл саладыр,
Аның күркен күреп, ай уфтанадыр.
Көмеш анар кебек ике гөлестан,
Шикәр сибә аларга чәчләр өстән.
Чәчә гөлләр, әгәр тибрәнсә, мәрҗән,
Аның бар булганы гел сихри ямьнән.
Йөзе - кояш, чигәсе - ай, чәче - төн,
Кузе - нәркис, ине гөл – бизи күркен.
Бер Алла биргән ана буй - зифа тал,
Көмештәй тән, уймак ирен - шикәр-бал.
Ике кара сабый уйный чәчәктә,
Аны күргән һәр инсан кайный дәрттә.
Ывук кебек хуш исе чәчә толымнар,
Балитәктә алар уйный уеннар...
Шавыр хикәятен тыңлагач, Хөсрәүнең йокысы кача, йөзе сула, күңелендә гыйшык уты кабына. Ширинне күрү өчен, ул Шавырны
Куһистанга җибәрә.
Шавыр Куһистанга изге дәрвиш сыйфатында килә. Ул Ширин кызлар белән ял итә торган аланда Хөсрәүнең, рәсемен бер кәгазьгә ясый да агач төбенә куеп китә. Иртәгесен кызлар Хөсрәүнең сурәтенә очрыйлар. Сурәтне күрүгә, Ширин гашыйк була. Кызлар бу рәсемне ертып ташлыйлар. Икенче көнне дә вакыйга кабатлангач, кызлар, моны пәри эшенә санап, ял итә торган урыннарын үзгәртәләр. Юлда Ширин тагын Хөсрәүнең сурәтен күреп ала. Кызлар Шириннең гашыйк булганлыгын аңлыйлар. Аларга дәрвиш киемендә Шавыр очрый, сурәтнең серен чишә һәм кызга, Шәбдизгә атланып ауга чыккач, Хөсрәү янына качарга киңәш итә, Ширингә Хөсрәүнең йөзеген бирә. Хөсрәү яши торган Мәдаин каласына барып җиткәч, шуны күрсәтеп, сарайга үтәрсең, ди. Ширин кача. Мөһинбану апасы бу хәлләрне төшендә күрүен әйтә, бик кайгыра.
Ширин 14 тәүлек буе килгәч, арып, юынырга туктала. Бу вакытларда Хөсрәү Пәрвиз шаһлык идарәсендә катнаша башлый, хәтта үз исеменнән акча да суктырып тарата. Бу атасына ошамый, Һормуз шаһ улы Хөсрәүне кулга алмакчы була. Бозруг Өмид, Хөсрәүгә киңәш биреп, аны бәладән саклап кала: Хөсрәү, остазын тыңлап, Куһистанга китеп бара. Юлында исә суда юынучы Ширинне күреп кала, әмма алар бер-берсен танымыйлар, аралары ерагайгач кына аңлап алалар.
Ширин Мәдаингә килә, йөзекне күрсәтеп, Хөсрәүнең сараена үтә. Хөсрәүнең качып киткәнлеге беленә. Ширинне сихерче дип, начар һавалы тауларда сарай салдырып, шунда күчерәләр, аның газаплы тормышы башлана.
Хөсрәү Куһистанга килә. Мәһинбану аңа сый-хөрмәт күрсәтә. Шавыр Хөсрәүгә яңалыкларны сөйли, аннан үзе, Мәдаингә килеп, Шириннең нинди балаларга дучар булуын күрә, аны кире Куһистанга озата. Бу вакытта Хөсрәүнең әтисе вафат була, Хөсрәү Куһистаннан кайтып тәхеткә утыра, ике гашыйк тагын очраша алмыйлар.
Хөсрәү гаделлек белән идарә итә башлый, әмма туганы Бәһрам Чубин аңа каршы чыга, коткы тарата. Ике арадагы сугышта Хөсрәү җиңелә һәм кабат Куһистанга кача. Шунда Ширин белән очраша. Әмма Ширин намуслы кыз була, сабырсызлык күрсәткән Хөсрәү белән вакытыннан элек кушылырга теләми. Моңа егет үпкәли һәм, Шәбдизгә атланып, Рум иленә китеп бара. Рум падишаһы аны олылап каршы ала, христиан дине көчәйсен дигән ният белән, кызы Мәрьямне аңа кияүгә бирә. Хөсрәү, аннан зур гаскәр алып, Бәһрам Чубинга каршы сугыш башлый, җиңеп, тәхеткә утыра. Әмма Ширингә булган мәхәббәт хисе сүрелми.
Хөсрәү киткәннән соң, Ширин кайгы-хәсрәт эчендә кала. Мөһинбану вафат булып, тәхеткә Ширин утыра. Гаделлек белән идарә итә, әмма ул да мәхәббәт утында яна. Хөсрәүнең Мәрьямгә өйләнүен бик авыр кичерә. Бер ел идарә иткәннән соң, тәхетен ташлап, хезмәтче кызлары белән бергә Мәдаингә, тау сыртындагы сараена килеп, шунда яши башлый. Шавыр бу хәлләрне Хөсрәүгә сөйләп тора. Мәрьямнең сизенүеннән курыкса да, Хөсрәү Ширин белән очрашырга уйлый. Кыз аның бу ниятен кабул итми.
Әсәргә Фәрһад образы килеп керә. Ширин сөт эчәргә ярата. Әмма көтүлекләр ерак, шуның өчен дә ул, шушы көтүлекләрдән сөт агып килсен дип, үткәргеч казытырга була. Бу хакта Шавырга сөйли, ул исә уз чиратында бу эшне Фәрһад исемле дусты баикарып чыгачагын хәбәр итә. Фәрһад белән Шавыр яшълекта икесе бер остазның шакерте булган икән. Чибәр егет Фәрһад Шириннең сараена килә, бөтен осталыгын җигеп эшне башкара, шул вакытта Ширингә гашыйк була. Кошлар, киек-җанварлар Фәрһадның дустына әверелә, ул кешеләрдән читләиә, ялгызлыктан күңеленә ямь таба. Даны илләргә таралгач, Хөсрәүнең бу хәлгә ачуы килә, ул Фәрһадның мәхәббәтен алтын-көмешкә сатып алмакчы була, ләкин теләгенә ирешә алмый. Фәрһад җавапсыз мәхәббәт символына әверелә. Хөсрәү, Фәрһадны байлык белән алдый алмаячагын белгәч, аңа Бисутун тавын ярып чыгарга куша, әгәр булдыра алсаң, Ширинне сиңа бирермен, ди. Үзе Фәрһадның таш кискәндә үләчәгенә ышана.
Фәрһад Ширин белән Хөсрәүнең сурәтен кыяга уеп ясый да аларның уртасыннан тауны кисеп керә. Аның хакында халыкка сүз тарала. Һәммә кеше аны карарга килә. Ширин дә бара. Фәрһад, сөйгән лрын күреп, тагын дәртләнеп эшкә керешә. Кире кайтканда, Шириннең аты сөртенә, Фәрһад аны аты белән бергә күтәреп ала һәм сараена китерә. Менә тау егеткә буйсына, эше бетү алдында. Ширин дә аңа игътибарлы. Моңа Хөсрәүнең ачуы килә, ул тагын хәйләгә керешә: бер кортка авызыннан Фәрһадка «Ширин үлде» дигән ялган хәбәр ишеттерә. Бу хәбәрдән егет, миңа ансыз яшәү юк дип, кыядан ташланып һәлак була. Ширин, моны ишеткәч, бик нык кайгыра.
Ул арада Мәрьям үлеп китә, Хөсрәү тизрәк Ширингә өйләнергә ниятли. Әмма кыз намуслы: шәригать таләбе буенча, хатын үлгәннән соң яңага өйләнүдән тыелып тору чорын үтмичә кияүгә бармаячагын белдерә. Сабырсыз Хөсрәү, аның бу җавабына ачу итеп, Исфаһаннан Шәкәр исемле бер гүзәлгә өйләнә. Тик барыбер Ширинне оныта алмый, бервакыт ауга чыккан җиреннән аның сараена бара, әмма кыз шәраб эчеп килгән егетне эчкә үткәрми, сарай каршына чатыр куйдырып, шунда кунак итәргә куша. Хөсрәү ачуланып китеп бара.
Бу хәлдән соң Ширин күңелен тыя алмый, шаһның сараена үзе килә, Шавырны очратып, аңа эч серләрен сөйли. Шавыр аны бер чатырга яшерә, үзе, барып, Хөсрәүне уята. Шаһ аңа төшендә олуг бакчада ут тотып йөргәнлеген сөйли. Шавыр моны сөйгәне белән кавышуга юрый. Икенче көнне мәҗлес җыела. Ширин барысын да чатыр эченнән карап тора. Барид белән Никиса исемле кубызчылар гыйшык көен уйныйлар. Кунаклар таралыша, Хөсрәү шушы ике кубызчы белән кала. Шунда газәл әйтешү китә. Барид — Хөсрәү, Никиса исә Ширин булып җыр башлыйлар. Бу хәлгә Ширин түзеп тора алмый, яшеренгән җиреннән чыга, кызны күреп, Хөсрәү гаҗәпкә кала. Хөсрәү Ширин белән кушылырга ашыкса да, Шавыр туйга кадәр түзеп торырға киңәш итә, Шириннең йөзе ак, инсафлы булуын искәртә.
Туй була. Хөсрәүнең остазы һәрдаим шаһка киңәшләрен бирә, Ширин дә ил белән идарә итүнең нигезендә гаделлек ятарга тиешлеген төшендерә. Падишаһ гадел идарә итә.
Хөсрәүнең Мәрьямнән туган улы шаһзадә Шируя, атасын үтереп, Ширингә өйләнергә тели. Бу хакта шаһның остазы ишетә, шаһны тынычландырырга ашыга, олыгайгач төзәлер әле, ди. Тик беркөнне Хөсрәү шәһәрдән чыгуга, шаһзадә Шируя тәхеткә утыра. Хөсрәү белән Шириннең аякларына богаулар салдырып, аларны тоткын итә, төнлә кеше җибәртеп, йоклап яткан этисен үтертә. Ширин хәтәр төшләр күреп уяна, Хөсрәүнең үлемен белгәч кайгыга бата: чәчләрен йолкып, яңакларын тырнап, зар елый; күңелендә ут янгандай, өстенә тау ишелгәндәй була. Шируя кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, Ширин бик нык ярсый, ләкин шаһзадәнең явызлык эшләвеннән куркып ризалык бирә.
Ширин барлык савыт-саба, кием, малны ярлыларга өләштерә, алтыннар, энҗеләр белән бизәп, Хөсрәү өчен табут ясата, табутка ефәк җәя. Табутны төрбәгә керткәч, башкаларны чыгарып җибәрә, Хөсрәүнең табуты янында үзен-үзе хәнҗәр белән кадап үтерә.
Вакыйгалар шуның белән тәмамлана.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
- Читать следующее литературное произведение - 10-й класс
- Җир Уллары Трагедиясе (Кыскартып алынды)