🕥 Минуты чтения - 35

Хәят - 2

Общее количество слов 4522
Общее количество уникальных слов составляет 1867
38.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  «Соям» дигән сүзгә йөгереп китү белән җавап бирү әллә ничек килешсез чыккан, мантыйксыз чыккан, башкаларныкына охшашлы чыкмаган шикелле иде.
  Арадан бер хатны Хәят, яңадан укып та чыкмыйча, ерткалан тәрәзәдән ыргытты. Бу хат ирләр язуына охшатып язылган булса да, кызлар язуы икәнен белгертеп тора иде. Мәгънәсе дә кыска: «Сүз юк, сез матур, ләкин үзегезнең мөселман кызы һәм мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз гына килешми»,— диюдән гыйбарәт иде. Вакытында бу хат Хәятның бераз ачуын китергән иде дә тиз онытылган иде. Хәзер шул ачу яңадан кузгалды һәм, әүвәлге эчен пошырган сурәткә кушылып, яңа бер сурәт, белемсез, кәефне җибәргеч сурәткә әйләнде. Ул, хатларны җыеп, комодның бер тартмасына салды да бер нәрсә дә уйламаска тырышып кына, ялкау гына чишенергә тотынды һәм, чишенеп, эчке күлмәктән генә калгач, көзге алдына барып, толымнарын сүтте дә куе, озын, тәртипсез, ләкин матур таркалган чәчләрен ал якка, күкрәге өстенә чыгарып куйды һәм, көзгедән карап, үз сурәтеннән үзе кәефләнде; эчке күлмәктән һәм куе кара чәчләр арасыннан күренә торган җиңелчә генә алсурак ак муен, урта гына, ләкин бик беленерлек калкып тора торган күкрәк, челтәр арасыннан чыгып тора торган, коеп куелган шикелле матур иңнәр, тулырак кына, ләкин арыклыктан ерак түгел кулчыклар — көзгедән күренгән матур йөзнең гүзәл кушымталары иде. Эч пошыра торган сурәт онытылды. Уйда бары шулкадәр күп бәхет вәгъдә иткән шикелле күренә торган үз матурлыгын сизү тойгысы һәм шуннан килгән шатлык калды.
  Берәр минут көзге алдында торгач, ул акрын гына тәрәзә янына килде. Таң атып, агачларны берәм-берәм күрсәтә башлаган, сандугач әле һаман үзенең сөеклесе алдында җырлап армаган иде. Хәят акрын һәм тавышсыз гына тәрәзәне япты. Сандугач: «Чут, чут, чут, черррр...» дип, бетмәс-төкәнмәс сөюен бөтен дөньяга фаш итә калды. Хәятның колагында яңадан: «Ул кош сезнең өчен сайрый һәм сезнең матурлыгыгызны мактап сайрый»,— дигән сүзләр яңгырады.
  Аккош мамыгыннан ясалган шикелле җиңел очынып тора торган гәүдә, кемнеңдер бик сөекле, бик күңелле, чиксез рәхәт бирә ала торган кочагына атылган шикелле, караватка атылды да, җиңел одеялга яртылай кереп, әгузе-бисмилла әйтеп, бераз бөгәрләнебрәк кенә ятты. Өйрәнгән тел үз-үзеннән «амә-нәте биллаһи...», «аллаһеммә инни әгузе бикә...»ләрне укып китте һәм алар янына «Аятелкөрси», «Сурәи ихлас»лар[5], әллә никадәр салаватлар да кушылды... Тән һәм уйдагы рәхәт арганлык һәм гадәтендәге йоклар вакытның узып киткән булуы Хәятны йокыга якынайтканлыктан, ул, тәртипсез булып бөтен гәүдәсе өстенә таркалган чәчләрен яңадан бер кат ипләп кенә көлтәләндереп куеп, менә инде чынлап йоклыйм дигән шикелле иткән генә иде, Михаилның күзгә күренми торган сурәте Хәятның колагының нәкъ янына гына бөкрәйде дә акрын һәм уйчан тавыш белән:
  — Мин көтәм,— диде. Бер секунд эчендә уй яңадан эшкә кереште: «Чынлап та, Михаилга ни дип җавап бирергә кирәк инде?.. Михаил матур бит, Михаил сөйкемле бит... Ул, ул бик сөйкемле, бик чибәр бит. Аның калынрак кына кашлары, матур гына итеп карый торган коңгыр күзләре... тагы әллә кайсы төшләре бик килешле бит. Ул мине сөя, чынлап та сөя, ул минем кулымны да үпмәкче булды. Сөя инде, сөя... Мин аны сөямме? Мин... Михаилны?.. Михаил урыс малае бит ул!» Менә башка шушы соңгы уйлар килгәндә, Хәят кинәт Михаил белән үз арасында үтеп булмый торган чокыр барлыгын сизде. Ничектер, моны әүвәл бер пәрдә белән каплап торганнар да, кинәт ул пәрдәне тартып алып, аның артында капланып торган салкын һәм куркыныч нәрсәне күрсәтеп калдырганнар шикелле итеп кинәт сизде. Бакчада, Михаилдан йөгереп качканда, күңеленә килгән китеклекне ул хәзер генә аңлап җитте: «Михаил мөселман түгел бит, ул кяфер бит». Хәятның күңелендә әллә нинди бер салкынлык, сызлавыклыга охшашлы салкынлык туды да, ул, йөрәген җылытырга теләгән шикелле итеп, күкрәген кечкенә мендәргә бастырып, йөзтүбән ятты: ул мөселман түгел, «кяфер»[6] бит! Йөрәкне хәзер генә җылытып торган сөекле Михаил сурәте әллә кая китте дә аның урынына «кяфер» Михаил сурәте килеп басты. Бу сурәт салкын һәм куркынычлы иде. Бу сурәтнең тирәсендә җәһәннәмнәр, чәнечкеле авыр чукмар башлы таякларын күтәргән газап фәрештәләре йөри башладылар...
  Йөрәктәге салкынлык һәм сызлану артканнан-арта һәм куркынычланганнан-куркынычлана башлады. Хәят, бу куркыныч сурәтне күңеленнән чыгарыр өчен, бакчада урын биргән студентны, калын һәм кызыл иренле Евгенийны, ниндидер бер уен уйналганда, берәр кызның кулын үбү җәзасы куелгач, Хәятның кулын килеп үпкән бер яшь офицерны, тагы әллә кемнәрне уйлап карады. Ләкин күңелдәге белемсез курку һаман бетмәде генә түгел, бәлки көчәйде генә: студент та «кяфер», калын һәм кызыл иренле Евгений да «кяфер», яшь офицер да «кяфер», әллә кемнәр дә «кяфер«ләр — һәммәсе кяфер, кяфер, кяфер.
  Хәят үзен «кяфер»ләр арасында чолганып калган итеп күрә башлады. Йөзе белән мендәргә капланды, тын да алып булмаслык итеп капланды да:
  — Әстәгъфирулла, йа Раббем, әстәгъфирулла,— дип уйлады, бу ялвару астында «кяфер »дән һәм «кяфер »не сөюдән Алланың кодрәтенә сыену яшеренә иде... Бу ялварулардан соң теге «кяфер сурәтләр» җуялып торган шикелле булдылар.
  Хәят, чалкан әйләнеп, бер беләген маңгае өстенә куеп ятты да: «Үзегезнең мөселман кызы икәнегезне, мондагы егетләрнең рус егетләре икәнен онытуыгыз килешми»,— дип язылган хатны исенә төшерде. Үзенең, ничек бу хатны алгач та, хәзер уйлаган нәрсәләрен уйламаган икәнлегенә таң калды (гаҗәпләнде). «Кяфер сурәтләр» тагын башны капладылар. Хәят, одеялы белән качынып:
  — Әстәгъфирулла, илаһи, үзең сакла,— дип, тагы Аллага сыенды. «Кяфер сурәтләр» тагы җуялган шикелле булдылар. Моннан соң Хәят: «Раббем, соң мөселман егетләр беткәнмени?»— диде дә одеялын яңадан ачып җибәрде. Уйга мөселман егетләр килә башладылар, ләкин ни өчендер болар һәммәсе малахай (тәвәккәл) бүрек кигәннәр иде. Малахай бүрекләрен салып җибәрәләр дә, эченнән чәчсез, җирәнгеч ак баш чыга, малахайдан пар күтәрелеп, бик начар ис чыга иде. Хәят көч-хәл белән күз алдыннан бу начар картинаны куып җибәрде дә үз-үзенә:
  — Һәммә мөселман малахайлы буламыни? — дип сөаль бирде. Җавап урынына фикергә үзе белә торган ун-унбиш яшь байлар (байбәтчәләр) килделәр. Болар һәммәсе ак якалы иде, ләкин һәммәсе исерекләр, һәммәсе качырып тора торган сөяркәләре яныннан кайтып баралар шикелле иде. (Хәят сүз аңлый башлаган заманнан ук үзләренә гайбәт сатып утырырга керә торган хатыннардан шулай ишетеп килә иде.) Аның өстенә бу егетләр һәммәсе: «Без мөселманнар бит, бездән мөселман кызлары качарга тиешләр бит»,— дип торган шикелле торалар иде... Тагы «кяфер сурәтләр» килә бантладылар...
  Бервакыт Хәятның башына Михаилның мөселман була алуы уе килеп, күңеленә ләззәтле җылылык чәчә башлаган иде, кинәт җуялды: ул яшь вакытында анасыннан мөселманлыкка чыккан русларның асылып үтереләләр икәнлеген ишеткән иде.
  Бу кара фикерләр бик озак вакытлар Хәятка тынычлык бирмәделәр. Бу фикерләр арасында берсе бигрәк куркыныч иде: Хәят яшьрәк заманында бервакыт Газизә абыстайдан әллә кайсы мөфтинең урыска гашыйк булып, чукынган кызлары турысында ишеткән иде. Гомеренең бер генә вакытында, бер генә мәртәбә ишетеп калган бу кызлар хәзер сурәтләре белән аның алдына килделәр: алар әүвәлдә бик матур булганнар да, чукынгач, йөзләреннән иман нуры китеп, зәңгәрсу акланып калганнар шикелле; алар әүвәл бик яшь булганнар да, чукынгач, карчыкланып, дуңгыз ите ашап утыра башлаганнар төсле; аларның күңелләрендә әүвәл шатлык кына булган да, чукынгач, ачы кайгы, әүвәлге заманнарны, ата-аналарын сагынып, ачыну гына калган шикелле тоела иде.
  Бу нәрсәләр Хәятның башын соң дәрәҗәдә авырттырдылар һәм нервларын тиз төзәлмәслек итеп көйсезләндерделәр. Ул, йоклап киткәч тә, тиз генә тынычлап җитә алмады: йомшак кына йомылган озын кара керфекле күзләрнең аскы капкачлары әледән-әле борчылып калтыранып алалар иде.
  Бу вакытта ике фәрештә кояшны алтын чылбырлар белән Каф тавы артыннан өстерәп чыгардылар; дөнья нурга манчылды; урамнарда тереклек кайный башлады.
  Шулкадәр аптыраш, шулкадәр уйлану белән үткәрелгән бу төн Хәятның үзен чолгаган рус җәмгыятенә карашын бөтенләй үзгәртте. Ул бу җәмгыять бирә ала торган рәхәт һәм күңеллелеккә кул селки алмый, ләкин аңар әүвәлге шикелле бер ышаныч, эчкерсез талымсызлык белән дә карый алмый иде: нәкъ әүвәлге шикелле үк тышкы күренеш астында зур бер ышанычсызлык, ихлассызлык яшеренеп тора башлады.
  Ул, яшьлек теләве буенча, бу җәмгыятьнең сөйкемле егетләрен читкә кагып җибәрә алмаса да, алар белән катышуын бик гади бер дәрәҗәдән уздырмаска, артык бер мәгънә күрсәтә торган иттермәскә, бары тышкы яктан (...) гына ясап, күңелгә һичбер төрле итеп катыштырмаска тырыша иде.
  Үз-үзенә ясап куйган бу рамкасы бәгъзе вакытларда аны бик каты кыса, бик күп уңайсызлыкларга сәбәп була, ләкин ул шулай да бирелми, нинди авырлык белән булса да җиңеп чыга иде.
  Бик күп вакытларда аңар яшь йөрәгендә яңа гына туып килә торган бик матур тойгыларны буып ташларга туры килә дә, соңыннан күңелне әллә нинди бер бушлык, бер эч пошу каплап ала иде. Ләкин ул һаман үзе билгеләп куйган рамкадан чыга алмый, чөнки ул рамканың як-ягын коточыргыч сакчылар: әллә кайсы мөфтинең чукынган кызларының сурәтләре саклап торалар иде. Ул кызларның әле һаман битләреннән нур суырылып чыгарылып тора; алар әле һаман дуңгыз ите ашап утыралар; алар әле һаман ата-аналарын сагынып елашалар шикелле була да, Хәят йөрәгенең капкачларын бик ныгытып ябып һәм бикләп куя иде.
  Менә бу ясалма бикләнү Хәятның бөтен кызлык вакытын күңел ачлыгында үткәрде.
  
  8. Намазны ул булдыра алган хәтле тиз тотты
  Кышның озын кичләре, һәрбер уртача тормышлы урта татар өйләрендәге шикелле, Борһан абзый өендә дә бик акрын һәм эчпошыргыч уза иде. Шулай булмаска мөмкин дә түгел: Борһан абзый алыш-биреш эшләрен һәм аның хисапларын базарда эшләп бетереп кайта, кирәк Газизә абыстай һәм кирәк Хәят ул эшләрне аңламыйлар да, алар белән кызыксынмыйлар да, шуңар күрә Борһан абзый да гаиләсендә ул турыда сөйләшергә дә кирәк тапмый иде. Татар йортларында
  музыка-фәлән дигән шикелле нәрсәләр белән шөгыльләнү дә, иң кимендә, эшсезләр эше хисаплана. Әле бу мин яза торган чакларда татарча китаплар да бер дә юк диярлек дәрәҗәдә аз, булганнары да инде берәр генә кат түгел, икешәр кат укылып беткән...
  Декабрь кичләреннән бер кич, сәгать алтылар иде. Борһан абзый белән Газизә абыстай ястүләрен[7] укып алдылар да, көндәгечә Газизә абыстай кухняга аш өлгертешергә чыгып китте; Борһан абзый кәнәфигә (диванга) утырды һәм, кул бармакларын аралаштырып эләктереп, баш бармакларын бер-берсе тирәсендә әйләндереп, аш өлгергәнен көтеп тора башлады.
  Хәят бу кич туганымнарына чакырылулы иде. Ул, озаклап һәм бик пөхтәләп кенә юынып бетереп, аягындагы каюлы читекләрен ботинкалар белән алмаштырырга гына тотынган иде, аның янына Газизә абыстай керде һәм, кызының киенә башлаганын күреп:
  — Хәзер аш булды, Хәят. Ашап, намазыңны укып барырсың,— диде. Хәят туганымнарында кичке аш була икәнен һәм намазны да анда баргач укыячак икәнен сөйләп караса да, Газизә абыстай:
  — Өеңдә ач торган кеше шикелле, анда баргач, йотлыгып ашап утыру бер дә килешкән эш түгел ул. Намазыңны да моннан укып китәрсең, үз өебездә укымаганны, кешегә баргач, укып йөрисең бармы соң синең? — дип, Хәятны бик кыска тотты. (...)
  Шулай итеп, Хәят, теләсә дә, теләмәсә дә, аш ашарга һәм намаз укырга ирексез иде. Ул тиз-тиз генә бер тәрилкә аш ашады. Тиз-тиз генә тәһарәт алды һәм аякларын юды, өйдәге фәрештәләргә күрсәтмәс өчен, зур бер яулык белән чәчен каплады һәм өйдә киеп йөри торган лаптырдык күлмәгенең җиңнәрен бармак очлары гына күренеп калырлык итеп төшерде дә, аталары күз алдына килеп, намаз укырга тотынды.
  Намазны ул булдыра алган хәтле тиз тота: сүрәи фатихалар янына бик кыска сүрәләр генә куша һәм аларны да җитешә алган кадәр җәһәт укый иде. Шулай да аңар ул чиксез озакка сузылган шикелле, моннан соң да әле тиз бетмәс шикелле тоела иде. Бу ашыгычлык аркасында ул, намаз эчендә, төрле уйларга да төшеп бетте. (...) Ахыр тәмам булды! Хәят тиз-тиз генә сәлам бирде[8]. Җәһәт кенә намазлыкны алып бер җиргә атты да үз бүлмәсенә чыкты.
  Моннан соң ул киенергә тотынды. Намаз укыр өчен бәйләнгән ак яулык аның прическасын да бераз ваткан иде, аны да төзәтеп алырга кирәк булды.
  Хәят үзен көтеп тора торган атка чыгып утырганда, яңа гына чыккан ярты ай кучерның сакал һәм мыекларына каткан бәсне яшькелт сыман итеп яктыртып тора иде.
  9. Алар безгә, без яларга буласы түгел
  Хәятның туганымы Әминә N шәһәрендәге иң бай татар Мостафа Рәхимов кызы иде.
  Гыймадов һәм Рәхимов гаиләләре быел җәй көне генә йөрешә башлаган иделәр. Мостафа абзый үзе елның күбрәк вакытында шәһәрдән алтмыш чакрым ераклыктагы сукно фабрикасында тора; хатыны Рәхимә абыстай ике кызы һәм өч ир баласы белән күбрәк вакытта шәһәрдә торалар иде.
  Хәят барып кергәндә, Рәхимовларның ялтыратып яктыртылган йорты һәр вакыттагы шикелле шау-шулы, ыгы-зыгылы иде. Марҗа асрау коридор буенча, чәй дирбиясы (җиһазы) күтәреп, җәһәт кенә аш бүлмәсенә таба бара; коридорның аргы башында җиде-сигез яшьлек бер ир бала, ду килеп, кулга өйрәнгән куян баласын куып йөри; күп санлы электр лампочкалары куелган зур шәмдәлләр белән яктыртылган залдан кемнәрнеңдер тигез һәм ачык тавыш белән русча сөйләшкәннәре ишетелә иде. Туганымын каршыларга чыккан Әминә аны:
  — Ник бу кадәр соңга калдың, туганым? — дип каршы алды.
  Хәят, көзгегә карап, прическасын төзәтә-төзәтә:
  — Әни ястүеңне укып кит диде дә, тәһарәтләр алып, намазлар укып кичектем,— диде һәм көлемсерәп Әминәгә кулын сузды.
  Әминә:
  — Шул әниләр үзләре безнең шикелле яшь вакытта бер намазларын юньләп укымаганнардыр әле,— ди-ди, Хәятның кофточкасының арт ягын рәтләде дә: «Мин абыйга әйтим, залдан чыксын»,— дип, туганымыннан алдарак китте.
  Хәят, Әминәнең агасы Сәгыйтьтән гади татар кызлары шикелле үк итеп качмаса да, аның белән бер мәҗлестә утырмый иде.
  Хәят залга кергәндә, Сәгыйть аны борылып карый-карый чыгып китте. Залда Әминәнең апасы Рөкыя, боларның мөгаллимәләре Анна Петровна, җәй көне кечкенә ир балаларын укытып торган, хәзер укый торган шәһәреннән бәйрәмнәр уздырып китәргә кайткан студент Николай Иваныч һәм Хәятка таныш түгел, сакал-мыекларын бөтенләй кырган, бик купшы киенгән бер яшь егет утырып торалар иде. Хәят болар белән күреште; теге купшы егет белән дә танышты. Ул егет күптән түгел генә Москвадан кечкенә ир балаларны тәрбияләргә килгән француз икән. Рөкыя студентка нәрсәдер сөйли, студент та ихлас белән тыңлап утыра; Анна Петровна белән купшы егет французча сөйләшеп торалар иде. Хәят кергәч, Рөкыя сүзен кисте дә аннан кичегүенең сәбәбен һәм Газизә абыстайның саулыгын сорашып алды. (...)
  Зур ике тәрәзәле, җыйнак кына бу бүлмә, туганымнар кергәч тә, электр лампалары белән яктыртылды. Бүлмәнең бөтен креслолары һәм диваны яшькелт хәтфә белән тышланган, тәрәзә һәм ишек пәрдәләре дә шул ук төстәге плюштан ясалган иде. Мондагы ике өстәлнең берсе бизәү өстәле, икенчесе язу өстәле — һәр икесе үзләренә кирәкле нәрсәләрнең иң яхшылары белән җыештырылган; язу өстәленә Әминәнең Анна Петровнадан укый торган китаплары (...) һәм бер-ике сурәтле журнал да салынган иде.
  Бүлмәнең сул стенасына эленгән кыйммәтле урман рәсеменә каршы, уң стенага бик яхшы рам эченә тыгылган (...) «Аятелкөрси» куелган иде. (...)
  Кызлар, бүлмәгә кергәч тә, теге француз турысында сөйләшеп алдылар. Хәят аны уртача гына егетләрдән берсе саный, бигрәк тә мыегын бөтенләй кырганлыгын ошатмый, авызы әбиләр авызы шикелле булып тора, ди иде. Әмма Әминә моның киресенчә, французны бик чибәргә куя, бигрәк тә мыегын бөтенләй кырганлыгын бик килешле таба иде. Әминә бу сүзләрне сөйләгәч, Хәят, матур гына көлемсерәп, аңар бармак селкеде дә:
  — Степанов мыегын кырып йөри шул,— диде. Әминәнең бит урталары алсу нур белән яктырып китте, ул ялкынлы тавыш белән:
  — Степанов дигәннән, бүген тагы күрәм бит мин аны. Бүгенге спектакльдә ул да уйный бит,— дип, Хәятның янына ук килде дә, кулларын аның иңбаш ларына куеп: «Ах, какой он очаровательный, туганым, ах, какой он милый!» —диде. Әминәнең үткен карый торган соры (серые) күзләре, ялкынланып, төшкән җирләрен яндырырлык шикелле күренәләр иде.
  Хәят Әминәнең шундый ялкынлануын гашыйк булып ярата; кайсы вакытларда үзе дә туганымы шикелле ялкынланырга тырышып карый да, булдыра аямаганлыгын сизенеп, әллә нинди бик кирәкле бер нәрсәсе җитешмәгән кеше шикелле, кәефсезләнә иде. Бу юлы да Хәят туганымының ялкынланганын рәхәтләнеп һәм сөеп карап торды; аннан соң кашларын уйчан гына күтәрде дә:
  — Син, туганым, әле һаман белеш түгел бугай аның белән? — дип сорады.
  Бу сорау, утлы күмергә сибелгән су шикелле, Әминәне сискәндерде. Ул ничек тиз ялкынланган иде, шулай ук тиз сүнде дә; ялкаурак кына чигенеп, креслосына утырды, аскы иренен йомшак кына тешләде дә берәр минут җавап бирми торды; аннан соң тигез генә тавыш белән:
  — Юк, белеш түгел; бәлешләнергә теләмим дә: андый егетләрне читтән торып сөяргә генә ярый... Сөй, сөймә, барыбер, туганым, алар безгә, без ал арга буласы түгел бит инде,— Диде.
  Ахыргы сүзләрнең никадәр дөрес икәнлеген Хәят тойгысы белән аңлый иде. Шуңар күрә туганымыннан дәлил-фәлән сорап тормады, йөзенә ялгыш һәм салкын бер ачыклык чыгарып, җиңел генә башын селкеп, туганымы сүзенә ышанганлыгын белгертте. (...)
  Коридордан җәһәт кенә Сәгыйть килеп керде, Хәят салмак кына аңар аркасы белән әйләнде. Әминә дә:
  — Бире керергә ярамый! — дип кычкырды.
  Сәгыйть, Хәятның монда икәнен бик яхшы белеп кергән булса да, ялгыш кергән булып күренер өчен:
  — Ах, виноват! — дигән булып чыгып китте.
  Моннан соң Хәят, ялкау гына өстәл өстендәге сурәтле журналны алып, сурәтләре өстеннән тиз-тиз генә күз йөртеп чыга башлаган иде, Әминә аны бер кыз сурәтенә туктатты да:
  — Кара әле, туганым, менә хәзер шушындый кофточка модага кергән инде. Мин Мәскәүдә әллә ничә марҗада күрдем шундыйны,— дип, теге кызның кофточкасын күрсәтте. Бу рәсем, быел гына юридический факультет тәмам итеп, хатын-кыз төркеменнән бөтен Аурупада әүвәлге дәгъва вәкиле булган кызның рәсеме иде. Хәят мондый кофточканы беренче мәртәбә күрә икән. Дуслар аның турысында шактый гына уй йөрттеләр...
  Озакламый кызларны чәй эчәргә дәштеләр.
  Кызлар, култыклашып, коридорга гына чыкканнар иде, аларның каршысында озын гына, нечкә буйлы, җилкәсен бераз чыгарган фәсле егет очрады. Бу — Рәхимовларның кечкенә балаларын яңа ысул белән татарча укытучы мөгаллим һәр көнне, шушы вакытта, балаларга сабак бирергә килә иде. Мөгаллим әфәнде кызларны күргәч каушап китте һәм бер дә сәбәпсез кызарынды да күзләрен идәнгә төшерде. Кызлар аңар карамый гына, очрашуларыннан бер дә риза түгеллек күрсәтеп уздылар. Бераз киткәч, Әминә шыпырт кына:
  — Туганым, артыңа әйләнеп кара әле,— диде.
  Хәят әйләнеп карады. Мөгаллим, балалар бүлмәсе ишеге төбенә туктап, боларны карап тора иде. Хәятның борылып караганын күргәч, ул тиз генә бүлмәгә кереп китте. Әминә, көлемсерәп, Хәятка карады һәм:
  — Безнең арттан карап тора идеме? — дип сорады да, Хәят баш селкегәч: — Бер яратмыйм шул мәхәббәтсезнең арттан карап калуын. Наман шулай итә ул. Әни белсә, хәзрәтенә дә әйттерер әле,— диде.
  Хәят бер сүз дә дәшмәде.
  Болар столовойга кергәндә, халык җыелып беткән, чәйләр ясалган иде.
  
  10. Без нәрсәгә әни сүзенә карыйбыз?
  Купецлар клубында бүген «Ревизор»[9] куелачак, уен тәмам булгач, сәгать өчкә кадәр танецлар булачак иде. Сәгать сигез ярымнар булганда, клубның артык зур түгел залы халык белән тула башлады. Икенче рәт (саф) эскәмияләрдән җидесен Рәхимә абыстай кызлары һәм кунаклары белән килеп биләде. Алар кереп утырганда, әүвәлге звонок кына бирелгән иде; пәрдә ачылганчы, шактый көтәргә туры килде.
  Әминә, бераз кызарыныбрак, уен башланганны көтә; Рөкыя сәхнә пәрдәсендә бер русалка (су фәрештәсе) сурәте табып алган да, күзләрен бер дә алмыйча, шуңар карап утыра; Хәят, йокысы килгән кеше шикелле, бик еш исни; калганнар үзара сөйләшеп утыралар иде. Пәрдә ачылды. Бераз вакыт узгач, Бобчинский ролен уйнаучы Степанов сценада күренде. Әминә сискәнеп китте дә эскәмиясенең алдынарак күчеп утырды һәм беләкләре белән алдагы эскәмиянең артына таянды. Аның йөрәге сикерә һәм бөтен гәүдәсе кытыкланган шикелле була иде. Хәят акрын гына Әминәнең ботына төртте дә, мәгънәле генә көлемсерәп, аның күзләренә карады. Бу вакытта сценада (сәхнәдә) Бобчинский, Добчинский[10] белән тартыша-тартыша, сөйләргә азаплана иде. Әминә дә җиңелчә генә елмайды һәм, Хәятның колагы янына ук бөкрәеп:
  — Беркөнгегә караганда ябыга төшкән, әйеме, туганым? — диде.
  Пәрдә төшкәч, Әминә башкалар туктап беткәнче кул чапты һәм иң ахырдан нечкә генә, сценага ишетелмәслек тавыш белән:
  — Браво, Степанов! — дип кычкырды. Йөри торган бүлмәгә (фойега) чыктылар. Монда халык, шау килеп, бүлмә буенча йөренә иде.
  Рәхимә абыстайлар төркеме дә, халык арасына катышып, ул бара торган якка юнәлде. Рәхимә абыстай Рөкыя белән студентның урталарында бара иде. Мондагы гаиләләрнең баераклары, һәммәсе диярлек, Рәхимә абыстай белән белешләр икән: аннан да, моннан да аңар баш ияләр, кайсылары килеп күрешәләр һәм кайсылары озак-озак сөйләшеп тә китәләр иде.
  Әминә белән Хәят тирәсенә дә бер төркем халык җыелды. Болар яшь руслар: берничә студент, яшь офицерлар, яшь чиновниклар иде.
  Бераз йөргәч, Рәхимә абыстайлар төркеме бүлмә кырыйларына тезеп куелган эскәмияләргә утырды. Яннарындагы русларның да кайсылары утырдылар, кайсыберләре аяк өстендә калып сөйләшә башладылар.
  Хәятның матур йөзе бөтен узып баручыларның күзләрен үз төркемнәренә тарта иде.
  Ул үз тирәсендәге рус егетләре белән сөйләшеп торганда, бервакыт үз өстенә кемнеңдер бик төбәп караганлыгын тойды да шул караш килгән якка күзләрен төшерде һәм ерак түгел генә җирдә утырган бер студентның үзенә бик туры, ләкин йогышлы карап торганлыгын күрде. Студент гади генә, ләкин килешле киенгән, ябык кына битле, коңгыр чәчле, яңа гына мыек чыга башлаган егет иде. Хәятның күзләре студентның күзләре белән очраштылар да бер генә минут бер-берсенә карашып тордылар.
  Студентның ачыграк кына зәңгәрсу күзләре Хәятта бик матур тойгы калдырдылар; ул күзләр зәңгәрсу хәтфәдән ясалганнар да Хәятны кадерләп тирбәтеп торалар шикелле; студентның йөзендә шул зәңгәрсу хәтфә күзләрдән башка бер нәрсә дә юк та, шулай да андый хәтфә күзләре булган йөз бик тулы һәм бик сөйкемле шикелле иде. Хәят яңадан бер кат күтәрелеп карады. Хәтфә күзләр яңадан аны кадерләделәр, йомшак кына тирбәттеләр...
  Ул Әминәнең колагына табарак бөкрәйде дә:
  — Кара әле, туганым, әнә нинди сөйкемле күзләр,— диде. Әминә, күтәрелеп, студентка карады һәм, күзләрен аннан алмыйча гына:
  — Бу студентның моңа кадәр һич күренгәне юк иде; чит шәһәрнеке булырга кирәк,— диде.
  Яннарында утыра торган егетләрнең берсе, Хәят белән Әминәнең үзара яшерен генә татарча сөйләшкәннәрен сизеп:
  — Ах, мин дә мөселман теле аңласам иде, туташларның үземнән ни дип көлгәннәрен белер идем,— диде дә үзе киң генә итеп елмайды.
  Хәят та күзләрен елмайтты һәм татарчалатып:
  — Кич юк! Без...— дип әллә нәрсә әйтә башлады.
  Бу сүздән бөтен төркем шаркылдап көлеп җибәрде. Теге егет тә:
  — Хич юк, хич юк, мы бельмясь,— дип көлде.
  Хәят шуннан соң гына үзенең руслар белән татарча сөйләшә башлаганлыгын аңлап алды да ирексез үзе дә көлеште... Бу эшкә ялгап, егетләр әллә никадәр анекдотлар да сөйләп алдылар. Бераз вакытлардан соң Хәят үз төркемнәреннән кузгалган Николай Иваныч артыннан хәтфә күзле студентның киткәнлеген күрде дә эченнән генә: «Бу студент безнең белән танышырга тырышып йөри инде»,— дип уйлап куйды. Мондый җирләрдә Хәят белән танышырга теләүче рус егетләре күп була; аларның күбесе, тырыша-тырыша, әллә нинди сәбәпләр табып танышалар да иде. Шунлыктан безнең Хәят соңгы вакытларда инде үзенең егетләр күзендә бик югары урында торганлыгын ачык белә, тоя иде.
  Бу юлы да Хәятның уйлаганы ялгыш чыкмады: хәтфә күзле студент фойега Николай Иваныч белән бергә, аның белән нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә кайтты да Хәятлар төркеменнән ерак түгел бер эскәмия янында гына аннан аерылып калды. Николай Иваныч Рәхимә абыстай янына килде һәм:
  — Менә шушы карточка иясе, студент, сезнең белән танышырга тели,— дип, аңар бер визитный карточка тоттырды.
  Рәхимә абыстай карточканы акрын гына оештырып укыды. Анда русча: «Гали Мөхәммәт углы Арсланов. Москва университеты студенты» дигән сүзләр язылган иде. Ул күзләрен олуг сымак кына Николай Иванычка төшерде һәм карточкадан гына аңлап бетмәгән шикелле:
  — Ул мөселманмыни? — дип сорады. Николай Иваныч:
  — Әйе! — дип җавап биргәч, салкын һәм кыска гына тавыш белән:
  — Мөмкин түгел дип әйтегез,— диде. Әминә:
  — Мөселман булса, нәрсә булган соң инде, әни? Безне ашамас бит,— дип карышып караган иде дә, Рәхимә абыстай аны бик кыска туктатты:
  —Син мине өйрәтергә яшьрәк әле,— диде.
  Хәятка студентның татар икәнлеген белгән минут — тормышындагы бик санаулы гына изге һәм җанга якын минутлардан берсе иде. Бу минутта ул күңеле һәм тойгысы белән гомер итеп калды: кинәт зәңгәрсу хәтфә күзләр аңар гаҗәп якын, гаҗәп үз булып киттеләр дә йөрәгенең иң нечкә тамырларына кадәр үтә торган ләззәтле нур чәчрәтеп тора башладылар. Ләкин бу кадерле минут озакка сузылмады, Рәхимә абыстайның: «Ул мөселманмыни? Мөмкин түгел дип әйтегез»,— дигән сүзләрен ишеткәч тә, Хәят, күңеленә һәм тойгысына бөтен көче белән каршы килеп, эченнән генә: «Чынлап та, мөселман булгач, танышып булмый шул инде»,— дип уйлады. Хәтфә күзләр әллә кая, еракка, югарыга киттеләр дә, аларга Хәятның йөрәгенең буе җитми башлады.Аларның нуры да хәзер инде Хәят өстенә түгел, әллә кая, читкә чәчри иде. Изге, җанга якын минут Хәятның күңеленә тиеп кенә китте дә җуялды. Әминәнең: «Мөселман булса, нәрсә булган соң, әни?Безне ашамас бит!» — дигән сүзе ул кадерле минутны яңадан тергезә башлаган иде, Рәхимә абыстайның: «Син мине өйрәтергә яшьрәк әле» — дигән сүзе аңар ирек бирмәде. Хәтфә күзләр җуялдылар: алар Хәят өчен түгел иделәр.
  Күңел үзенең ирексезлеген һәм әллә нинди бик тупас бау белән буыла икәнен сизенеп пошынды. Хәятның эч пошу эчендә нәрсәдер аның үзенә белеш түгел бер нәрсә күңелнең пошынуы белән сугышырга тотынды...
  Хәят тирәсендәге кешеләргә беленерлек булып сүнде; бераздан кечкенә авызын зур ачып озак кына бер иснәде.
  Озакламады, икенче пәрдәнең звоногы да бирелде... Рәхимә абыстай төркеме кереп үз урыннарына урнашты.
  Пәрдә ачылганчы, Әминә, еш-еш борылып, күзләре белән арттагы эскәмияләрдән кемнедер эзли-эзли утырды да, уен башлангач, Хәятка:
  — Әйдә, туганым, юыну бүлмәсенә барып килик,— диде. Туганымнар, халыкны ерып, уңайсыз гына чыгып киттеләр.
  Болар чыккан бүлмәнең бер башында буфет ишеге, икенче башында юыну бүлмәсенең ишеге иде. Әминә Хәятны бүлмәнең уртарак бер җирендә туктатты да, бер нәрсә әйтергә теләп тә, кайдан башларга белми торган шикелле итеп, бераз вакыт туганымының күзләренә туп-туры карап торды.
  Хәят бу караштан курыккан сымак бер тавыш белән:
  — Нишләдең син, туганым? — дип сорагач, Әминә, үткен карый торган, булдыклы соры күзләрен җәһәт кенә уйнатып:
  — Без нәрсәгә әни сүзенә карап торабыз соң, туганым? Әйдә, барабыз да теге мөселман студенты белән танышабыз. Аның әни белән танышырга теләве, билгеле инде, безнең белән танышыр өчен генә бит... Мөселман, имеп:! Мөселман булса, ни булган соң? Мөселман булса, бигрәк яхшы; шулай бит, туганым? Бигрәк яхшы! —диде. Бу вакытта Әминәнең тулы гына ап-ак йөзе батырлык һәм ирек сөю күрсәтә, ялкынланган үткен күзләре очкыннар чәчәләр иде.
  Хәят аптырашта калды: аның да танышасы килә, хәтта бик килә иде. Ләкин ниндидер бер курку күңелен каплый да бөтен батырчылыгын һәм танышасы килү тойгысын югалттырырга тырыша иде. Аның башына төрле-төрле уйлар килделәр: менә ул хәтфә күзле студент белән танышкан да татарча сөйләшеп йөри; менә аның үзен дә, Әминәне дә Рәхимә абыстай карышып танышкан өчен бик ачулана; Газизә абыстай һәм Борһан абзый да вакыйганы белгәннәр, алар бик рәнҗиләр, тиргиләр; менә мөселман студент белән танышканны шәһәрнең бөтен татар хатын һәм кызлары да белгәннәр; алар колактан колакка гына: «Хәят яр сөя икән»,— дип сөйли башлаганнар...
  Әминә, Хәятның җавап бирә алмый торганын күргәч, эшкә ныграк тотынды: туганымының култыгыннан тотты да буфет ишегенә таба китте. Хәят та, тартылыбрак кына, аннан калышмый барды.
  Әминә Галине залда күрмәгәч, буфеттадыр дип уйлый иде. Болар үз-үзеннән буфет ишеге алдында өч секундка тукталдылар да, аннан соң ирексез атылып кергән шикелле, буфетка кереп тә киттеләр. Бу вакытта Хәят үз-үзен белмәслек булып каушаган иде: йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгарлык булып типте. Хәер, Әминә үзе дә каушамаган түгел иде; ул, бу эшләрен булдыра алган кадәр тизлек белән үткәреп, үз-үзенә дә сизелмәслек кенә эшләп ташларга тели иде.
  Керделәр. Гали буфетта юк иде.
  Кызларның һәр икесендә каушау каядыр китте. Йөрәктә әллә ничек, тыныч һәм рәхәт булган шикелле булып калды. Бары матур йөзләрдәге артыграк алсулык кына әле генә узып киткән хәлне искә төшереп тора иде.
  Кызлар буфеттан икесенә ике зур гына алма алган булдылар да чыгып киттеләр. Әминә шыпыртрак тавыш белән:
  — Кайда китте соң ул җәфа? — дип куйды. Хәят аңар каршы:
  — Очрамаганы ук яхшы, туганым. Рәхимә абыстай белә калса, икебезгә дә уңайсыз булыр иде; минем әнигә дә ишетелер иде,— диде.
  11. Яшәсеннәр рус кызлары!
  Гали Арсланов юридический факультетта (хокук шәгъбә-се) укучы татар егете иде. Ул бу шәһәргә берничә көнлек кенә эш белән килгән иде. Шәһәрдә яхшы белеш-танышлары юклыктан, ул бу кичне клубта уздырырга уйлады.
  Бу егет, кирәк укый торган җирендә һәм кирәк ата-анала-рының тора торган җирләрендә, бары рус гаиләләре белән генә танып! булганга, татар кызлары хакында кайсы бер рус китапларында күргән нәрсәләрен генә белә һәм шуңар күрә аларны кабыгына яшеренеп ята торган әкәм-төкәмнәр шикелле итеп күз алдына китерә ала иде.
  Кинәт ул бу шәһәрдә, бу кечкенә шәһәрнең клубында, үз-үзләрен рус кызлары кадәр үк ирекле тота ала торган калфаклы татар кызларын күрде. Бу минут аның өчен онытылмаслык минут иде... Бу калфаклы кызлар аңар әллә нинди якты, нурлы булып күренәләр, болар аңар кардәшләр, якыннар, болар аңар бөтен мөселман хатыннарының коллыктан котылуының алдынгы галәмәтләре булып күренәләр иде. Аның җанында әле хәзергә кадәр үзенә дә һич күренгәне булмаган бер тойгы — милли тойгы кузгалып китте. Хәтта бу калфаклы кызларның берсенең (Хәятның) шулкадәр матур булучылыгы аның җанында әллә нинди бер милли мактаныч кузгатты. Ул, ничек итеп булса да, бу мөкатдәс кызлар белән танышырга карар бирде. Әгәр теләгенә ирешкән булса, ул бу кызлар белән әллә нинди матур һәм мәгънәле сүзләр сөйләш-мәкче һәм, кирәк булса, берничә көн шәһәрдә артыграк калып булса да, аларның гаиләләре белән дә яхшырак танышмакчы иде. Шулай итеп, ул бу калфаклы, ирекле кызларны тудырган шәһәрдә, мондый изге шәһәрдә, белеш-танышсыз юлчы гына булмыйча, үз кеше булмакчы иде.
  Белешергә җай (мөнәсәбәт) чыкканны көтеп, Хәятлар утырган эскәмияләргә каршы бер урынга утырды; һәм нуры һәм фәрештәлеге кимүдән курыккан шикелле, бик саклык белән күзләрен Хәятка төшерде дә: «Йа Раббем, нинди матурлык!.. «Мең дә бер кичә»дәге күз чагылдыра торган пәри патшалары кызларының матурлыгы бит!»— дип уйлады. Менә нәкъ шул вакытта зәңгәрсу хәтфә күзләр белән кара якут күзләр очраштылар да бер-берсен кадерләштеләр һәм тирбәтештеләр. Моннан соң Гали Хәятның Әминә колагына нәрсәдер сөйләгәнен һәм Әминәнең үзенә күтәрелеп караганын күрде. Бу минутларда Гали үзен чын бәхетле итеп сизә иде. Ул Хәятның рус егетләренә татарча җавап бирә башлаганын һәм аларның көлеп җибәргәнлекләрен һәм берсенең: «Хич юк! Хич юк! Хич юк, мы бельмясь»,— дип, Хәят сүзләрен кайтарып әйтергә азапланганын күрде дә ихтыярсыз көлде һәм эченнән генә «һич юк!» дигән сүзне әйтеп карады. Галинең дә «һич юк» дигәне Хәятныкы шикелле үк чиста чыкмый иде. Шулай да теге егетнекенә караганда бик күп туры чыкканлыгын ул үзе сизде һәм шуңар куанды.
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.