Latin

Халык Санын Алганда

Общее количество слов 552
Общее количество уникальных слов составляет 372
48.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Халык санын алуда актив катнашырга өндәп йөрүче китапханәче Тәслия, ярты сәгатьләп нотык укып, ялкынлы чыгышын: «Пиши сибә ыф истурия Рассия»,- дигән сүзләр белән тәмамлап, ишектән чыгып китүгә, Фәйрүзә ире юклыгын исенә төшерде. Чыннан да, Хәйрулланың атна-ун көн чамасы күзгә-башка чалынганы юк иде инде. Моңа кадәр өйдә кеше чутына кермәгән иренең юкка чыгуын Фәйрүзә үзе дә сизмәгән шул. Гомумән, Көнкүрмәс авылында Мокыт Хәйрүш дигән яманаты таралган бу кеше игътибар үзәгендә булуны яратмый, аның бар икәнен тоймыйлар да. Йортта да ул аз сүзле, юаш холыклы, бик тыныч кеше. Фәйрүзә әйтмешли, бастырып куйсаң, басып тора, утыртсаң, утыра, ашарына куйсаң ашый, куймасаң сорамый, диванга салсаң, телевизор карый, аны сүндерсәң, йоклап китә - убшым алганда, кая куйсаң, шунда тора. Аның кинәт кенә юкка чыгуын әнә шуңа күрә сизмәгән дә инде хатыны.
Инде иренең өйдә юклыгына тәмам ышангач, һәм уйлап-уйлап та соңгы тапкыр кайчан күргәнен исенә төшерә алмагач, Фәйрүзә ахирәте Гөлниса янына йөгерде. Аның белмәгәне юк, берәр файдалы киңәш бирми калмас, дип уйлады ул.
Хәлне сөйләп биргәч, Гөлниса тел шартлатты:
- И-и, ахирәт, мужигыңның барын-югын да оныткач...- дип башлаган иде, тик Фәйрүзә аны ярты сүздән бүлде:
- Гөлнисакаем, беләсең бит инде, мокытның да мокыты бит Хәйрүш. Өйдә чагында да барлыгын сизми идек. Үги аталары гына булгач, балалар да, «әти-әти», дип бик өзелеп тормыйлар...
- Гадәттә, ирләрнең зарплаты алып кайткан көннәре истә калучан, соңгы тапкыр кайчан акча алып кайткан иде соң, ичмасам? Әнә, минеке шабашкыда йөргәч, гел апкайтып кына тора.
- Әй, ахирәт, минеке фермада гына эшли шул. Каян килеп зарплата бирсеннәр аңа?! Ярты ел элек за чут зарплаты дип, ике чучка баласы алып кайткан иде. Шуннан бирле бернәрсә күргәнем юк...
Инде монысы да булмады, дигәндәй. Гөлниса аптыраулы кыяфәттә уйга калды.
- Табын янына ашарга утырганда да юклыгын искәрмәдеңме?
- Әйтәм бит, бигрәк мокыт иде дип, табын янында да песи шикелле генә утыра иде, - аннан соң үзалдына сөйләнгәндәй генә.- Әйтәм аны, бу араларда бер тәлинкә кимрәк юган шикелле булдым, - дип өстәп куйды.
Инде барысын да белешеп, сорашып бетергәндә, Гөлниса сер әйткәндәй генә ярымпышылдап:
- Ирлек бурычын үти торган булгандыр бит? Исеңә төшеп юксынмадыңдамы?- дип сорап куйды.
Монысына да кул гына селтәде Фәйрүзә:
- Юкны сөйләмәче, ахирәткәем, хәзер түгел, яшь вакытта да әллә ни кинәндермәде...
Шулчак Гөлниса шап итеп маңгаена сугып куйды:
- Белдем Хәйруллаңның кайда икәнлеген! Дуңгыз фермасында эшләүче марҗа Анна янында ятадыр әле. Беркөнне шуның ишек алдында күргәннәр аны. Авылдагы бөтен мужикны аздырып бетерде инде чистый!..
Көнкүрмәскә каяндыр килеп, шунда төпләнеп калган бу дуңгыз караучы ялгыз хатынны авыл хатыннары яратмыйлар иде. Ирләре янында чытлыкланып, Сәгыйтьне - Сергей, Гәрәйне - Гриш, Касыймны Костя дип йөрүче бу марҗаны үлеп күрә алмыйлар иде алар...
- И-и, ахирәткәем, каян үземнең башыма килмәде икән? Югыйсә, беркөнне киемнәрен юганда халатыннан дуңгыз исе дә килгәч, сыер фермасында эшли иде бит, дуңгызныкына күчте микәнни, дип уйлап утырган идем. Тучны шул марҗада гына ята ул! Чаптым, Гөлнисакаем,- дип түбәночка элдертте...
Хәйрулла, чыннан да, инде сигез көн Анна янында кунып-төнеп яткан булып чыкты. Фәйрүзә бар ачуын марҗадан алып, аны эт итеп сүккәч, бераз тынычланып, Хәйрулласын ияртеп, өенә кайтып китте. Юлда барганда ачу белән:
- Бәхетең, халык исәбен алып йөриләр, юкса, искә дә төшмәгән булыр идең. Шул марҗа куенында Хәйрулла урынына Гаврила булып яшәп яткан булыр идең әле,- диде.
Ә аннан соң, үзалдына сөенеп, әле дә ярый, ара-тирә халык исәбен алгалыйлар, юкса, иреңнән дә колак кагуың бар, дип уйлап куйды.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.