🕥 Минуты чтения - 33

Гасыр Моңы - 3

Общее количество слов 4269
Общее количество уникальных слов составляет 1822
37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  (Шундук һушына килеп авызын учы белән каплый.)
  Әкълимә (кайгылы). Аларның икесен берьюлы атып үтергәннәрме соң?
  Вилдан (чак кына ишетелерлек итеп). Башта әтине, шундук әнине дә.
  Әкълимә (өзгәләнеп). Ышанмыйм, ышанмыйм, ышанмыйм!
  Вилдан. Төрмәдә эшләүче Вәгыйз атлы кеше үзе күргән.
  Әкълимә (күзләрен йомып артка кайшала). Үлә-ә-ә-әм.
  Гарифә (атылып килә). Әкълимә, җаным! (Баласын ала.)
  Басыйр. Атаң ЧК комиссарының битенә төкергән. Шуңа теге атып җибәргән.
  Әкълимә (иңрәп). Җитте! Сөйләмә!
  Вилдан (Басыйрга якын килеп). Кая закон? Кая гадел хөкем? Бу нинди вәхшилек?! Минем әти дә, әнкәй дә бер гаепсез кешеләр, кешегә начарлык эшләү түгел авыр сүз дә әйтми торган кешеләр! Нәрсә бу?! Нишлисез сез?!
  Басыйр (юашланып). Мин белми калдым. ЧКда да төрле кешеләр бар.
  Вилдан (йодрык төйнәп). Кешеләр?! Сезне кешеләр дип атап буламы?
  Басыйр (кинәт усалланып). Кешеме мин, юкмы — син хәл итә торган фәлсәфә түгел, поручик!
  Гарифә (торып Вилдан белән Басыйр арасына керә). Вилдан, бәйләнмә!
  Басыйр (тыныч, ләкин янаулы тавыш белән). Син, Вилдан, яхшы чакта кит тизрәк. Мәгълүм ки,
  Колчак гаскәрләрен Себер буйлап куып йөриләр, Деникинны көньякка таба кыйный-кыйный этәләр.
  (Күзләрен кысып.) Син нишләп үз тарафдарларың белән Дальний Востокка таба элдермәдең? Монда фетнә әзерләү эшләре белән калдыңмы?
  Әкълимә (Басыйрның нәфрәтләнүен күреп, абыйсы өчен курка). Вилдан абый, кит!
  Вилдан чыгып китә.
  Басыйр (кузгала). Тынычланыгыз. Үлгән кеше артыннан китеп барып булмый. Яшәргә кирәк. Мин барысын да ачыклармын. Гаеплеләрне җәзага тарттырачакмын. Мин бүген соң кайтырмын. (Чыгып китә.)
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. Акмуллиннар йорты. Өйдә Гарифә һәм баласын тотып Әкълимә утыралар. Вилдан кайтып керә, кыяфәте йончыган, еш-еш сулый, кабалана.
  Вилдан. Басыйр кайда?
  Әкълимә (торып баса, куркып карап тора). Кайтып җитәргә тиеш.
  Вилдан. Җыеныгыз! Тизрәк!
  Әкълимә. Кая?
  Гарифә (Вилданнан күзен алмый). Әй Ходаем!
  Вилдан (нәрсәгә тотынырга белми). Әкълимә! Гарифә! Монда беребезгә дә калырга ярамый. Алар беребезне дә кызганмаячак. Әти белән әнинең башына җиткәч, безне генә калдырырлар дип уйлыйсызмы әллә?
  Әкълимә. Кая качабыз соң без?
  Вилдан (шкафта актарынып). Сембергә акларның һөҗүме булырга тиеш. Без Идел буйлап, су юлы белән Сембер аша Саратовка барып җитәргә тиешбез. Аннан Царицынга ерак түгел. Краснов гаскәренә иярербез.
  Әкълимә. Ничек? Бала белән!
  Вилдан (кесәсенә ниндидер кәгазьләр тыга). Курыкма. Без үзебез генә түгел. Безнең белән тагын ике офицер гаиләсе булачак әле. Документлар әзер. Гарифә, нишләп катып торасың? Бернәрсә дә алмыйбыз! Киттек!
  Гарифә. Әкълимә! Мин калам. Вилдан! Мин йортны ташлый алмыйм. Мин сезгә асрама булып килгән кеше, миңа тимәсләр, җәберләмәсләр. Мин йортны саклыйм, сез бит әле барыбер кайчан да булса бер кайтачаксыз.
  Вилдан. Ярар, Гарифә, барысы өчен дә рәхмәт сиңа.
  Гарифә Әкълимәне кочып елый.
  Әкълимә. Гарифә җаныкаем!
  Гарифә. Әкълимә! Басыйрга нәрсә диярмен?
  Әкълимә. Басыйр сораса, безнең чыгып киткәнне күрми калдым, диген.
  Вилдан. Булды! Кузгалдык!
  Вилдан, Әкълимә баласын күтәреп чыгып китәләр. Гарифә, котсыз калып, бүлмә уртасында басып тора. Музыка.
  
  ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  1
  1938 ел. Төркия. Истанбул. Азан тавышы ишетелә. Төрекчә музыка яңгырый. Аннары төрекчә сөйләшкән тавышлар ишетелә.
  Әкълимә, аның улы Илбәк үз йортларында фоторәсемнәр карап утыралар.
  Әкълимә (сагышлы). Кырымда төшкән фоторәсемнәребез генә бар шул. Нәселебез фотолары
  Казанда калды. Врангель армиясе белән Кырымга барып җиткәндә, сиңа бит әле бер яшь тә тулмаган иде.
  Илбәк (бер фотога күрсәтеп). Менә монсы нинди рәсем?
  Әкълимә. Бу Новороссийскидан Кырымга эвакуация алдыннан.
  Илбәк. Шунда да фотога төшәргә мөмкинлегегез бар идеме?
  Әкълимә. Вилдан абыйның полкташ офицеры командующий аппаратында абруйлы кеше иде. Шул төшертте. (Фоторәсемнәрне аралап.) Ярый әле Вилдан абый гел янәшәдә булды. Исән калмас идек.
  Илбәк (фотога ымлап). Бу фото кайда төшелгән?
  Әкълимә. Монсы Кырымда. Менә монсы инде Төркиядә, Галлиполида. Күрәсеңме сине нәрсәгә төргәнбез — шинель кисәгенә.
  Әкълимәнең ире Мәхмәт портфель тотып кайтып керә.
  Мәхмәт (көр тавыш белән). Хәерле кич!
  Әкълимә (ягымлы итеп). Хәерле кич, Мәхмәт!
  Илбәк (фото карый-карый). Хәерле кич!
  Мәхмәт. Тагын фотосурәтләрегезне карап утырасызмы?
  Әкълимә. Әйе. Шуларны караган саен, ничекләр исән калганыбызга шаккатып сөенеп туя алмыйм.
  Мәхмәт. Инде 1938 ел җитте, ә син һаман исән калуыңа шаккатып утырасың. (Портфелен стена буена куя. Ул да фотолар карарга тотына.)
  Әкълимә. Мин күбрәк улым Илбәкнең исән-сау калуына куанып шаккатам. Үзем дә инде... күкрәк сөте имүче баламны күтәреп, Казаннан качып, Төркиягә кадәр барып җиттем.
  Мәхмәт. Абыең Вилдан шундый авантюрист булгач.
  Әкълимә. Юк, юк, Вилдан абыйга рәхмәттән башка сүз юк. Әти белән әнкәй харап булгач, барыбер анда кала алмас идек.
  Илбәк (бер фотога төртеп күрсәтә). Бу Истанбул түгел бит?
  Әкълимә. Истанбул түгел, Бурса каласы. Мәхмәт белән шушы калада таныштык. Сине Истанбулда, танышларымда калдырып торган идем, дүрт яшь иде сиңа ул вакытта.
  Илбәк. Хәтерлим, хәтерлим. Кемнәрдә калдырганың да исемдә — синең белән бергә тәрҗемәче булып эшләүче апаларда.
  Әкълимә. Бурсадан инде Мәхмәт белән парлашып кайттык. «Нинди ямьсез мыеклы абый!» — дип, яратмыйча йөргәнеңне дә хәтерлисеңдер әле.
  Илбәк. Хәтерлим.
  Көләләр.
  Мәхмәт. Әниеңне Бурсада яшәргә күндерә алмадым, күпме ялындым — улыңны барып алып килик тә шушында яшик дип. Юк, аңа Истанбул гына кирәк булды.
  Әкълимә. Истанбул — интернациональ шәһәр. Россиядән күчкән кешеләр күп булганга монда күңелем тартты. Туган җирне сагыну беренче елларны бигрәкләр дә көчле иде бит. Аннары шушы калада мин чын мөгаллимә, тәрҗемәче була алдым.
  Мәхмәт (шаярып). Ә мин — Бурсадагы атаклы университетның тарих кафедрасын җитәкләгән атаклы Мәхмәт Доган — әнкәң аркасында Истанбулга килеп гади тарихчы гына булып калдым.
  Әкълимә (шаяруга кушылып). Гади тарихчы гына түгел, Россиядән качкан мөгаллимәнең ире булып күтәрелдең.
  Көләләр.
  Менә, улым, Мәхмәт бәй белән бергә төшкән рәсемегез.
  Фотоны җентекләп карыйлар.
  Мәхмәт. Илбәккә ничә яшь монда?
  Илбәк. Унике.
  Әкълимә (уйга калып). Унике микәнни?
  Илбәк. Утыз беренче елгы фото бит.
  Әкълимә. Әйе шул. (Илбәкне аркасыннан сөеп.) Сиңа, улым, унтугыз тула бит инде.
  Вилдан керә. Кара кәчтүмнән, ак күлмәкле, галстук таккан. Кыяфәтендә җитди ыспайлык. Бераз аксый.
  Вилдан (мәгърур кыяфәт белән). Сәламаләйкум!
  Мәхмәт (сөенеп). Вәгаләйкумсәлам!
  Әкълимә (канатланып). Вилдан абый!
  Илбәк. О-о-о, Вилдан абый, исәнме! (Атылып килә.)
  Мәхмәт. Хуш килдең, Вилдан бәй! (Күрешәләр, кочаклашалар.)
  Әкълимә. Әйбәт кенә килеп җиттеңме?
  Вилдан. Тоткарланулар булды. Европа киеренкелектә бит хәзер.
  Мәхмәт. Киеренкелектә булмый — сезнең Германиягез барысының да котын алып тора.
  Әкълимә. Нишләп Вилдан абыйның Германиясе булсын ул?
  Вилдан. Дөрес әйтә, дөрес. Минем Германияне яратуымны аңлап әйтә ул.
  Мәхмәт. Син ачуланма, Вилдан, шулай да Гитлерыгыз ут белән шаяра.
  Әкълимә. Вилдан абыйга «Гитлерыгыз» дип әйтмә инде.
  Вилдан. Әйтсен. Минем нинди хезмәттә икәнемне чамалап әйтә ул. Вәләкин, Мәхмәт бәй, синең күп белүең, артык күп аңлавың үзеңә берәр кайчан хилафлык китермәгәе. Син, тарихчы буларак, анализлый беләсең, күп укыйсың, күп кызыксынасың, тик шулай да киңәшемә колак сал — күп сөйләшмә. Кайбер күргән-аңлаган нәрсәләрне сизмәмешкә салышсаң кулайрактыр.
  Мәхмәт (елмая). Ярар, ярар, бөтенләй урынсызга кызыбрак киттең әле.
  Вилдан (түргә утыра). Илбәк энем, хәл-әхвәлләр ничек?
  Илбәк (абыйсыннан күзләрен алмый). Ярыйсы.
  Әкълимә. Миңа ярдәм итәм дип, укуын ташлап, тәрҗемә эшенә чумды.
  Илбәк (җитди кыяфәт белән). Керемле эш.
  Вилдан. Соңгы вакытта нәрсәләр тәрҗемә итәсез соң?
  Илбәк. Күп анда. Нәшрияттан гел шылтыратып торалар.
  Әкълимә. Фоторәсемнәрне карап, хатирәләргә бирелеп утырдык әле.
  Мәхмәт. Хатирәләргә бирелмәгән, күз яше тамызмаган көне юк инде Әкълимәнең.
  Әкълимә (моңсу). Ничек хатирәләргә бирелмисең, Вилдан абый! Кырымга качуыбызны, Врангель армиясен, генерал Кутепов корпусын, Галлиполидагы ыгы-зыгыларны син дә гел искә аласыңдыр.
  Вилдан. Ул михнәтләр көн саен диярлек төшләремә кереп йөдәтә.
  Мәхмәт. Югыйсә үзең күпне күргән кеше, ә үзең нацистларга хезмәткә кергәнсең. Ул Гитлер әле әллә нинди михнәтләр күрсәтмәгәе.
  Вилдан. Мин нацистларга хезмәт итмим. Мин большевикларга каршы хезмәт итәм. Минем бүгенге эшчәнлегем — Россияне канга батырган, ата-анамны үтергән канечкечләргә каршы көрәшү. Германия җәберләнгән халыкларны яклаячак. Большевикларга каршы көрәшер өчен кирәк миңа Германия.
  Мәхмәт. Гитлер большевиклар белән уртак тел тапты түгелме?
  Вилдан. Минемчә, бу вакытлы гына.
  Мәхмәт. Нацизм белән большевизмның асыллары бер үк ләбаса.
  Вилдан. Юк! Нацистлар үз халкын канга батырмый, төрмәләргә тутыртмый. Ә Россиядә большевиклар үз халыкларының канын койды һәм хәзер дә дәвам итә. Син беләсеңдер, совет илендә нинди режим урнашканын?
  Мәхмәт. Беләм. Анда инде төрмәләре тулгандыр.
  Вилдан. Минем Илбәк белән бергә-бер калып сөйләшәсем килә. (Әкълимә белән Мәхмәт икенче бүлмәгә чыгып китәләр.)
  Вилдан (паузадан соң). Карале, ә, нинди егет булып үсеп җиттең бит!
  Илбәк (дәрт белән). Кайчан мине Германиягә алып барасың инде?
  Вилдан. Алып барырмын. Син шунда яшәячәксең, кешечә яшәячәксең, ә инде вакыты җиткәч,
  Казанга кайтачакбыз, коммунистлардан азат ителгән илебездә торачакбыз. Үз гомеремдә моны күрүгә ирешермен, иншалла. Моның өчен без һәрберебез, хәленнән килгәнчә, көрәшергә тиеш. Большевиклар башлаган сугыш дәвам итә. Акмуллиннарны, минем ата-анамны, синең әби-бабаларыңны харап иткән кешеләр безнең туган илебездә хуҗа булып, тантана итеп яшәп яталар, ә без исә чит җирләрдә каңгырап йөрергә мәҗбүрбез.
  Илбәк. Мәхмәт бәй, СССРны таркату, аны җиңү мөмкин түгел, ди.
  Вилдан. Ул акыллы кеше, ләкин ялгыша. Тарихчылар гел ялгышалар.
  Илбәк. Бергә-бер калып миңа әйтер сүзең шушымы?
  Вилдан. Юк, бу гына түгел. Син анаңның нинди авырлыклар кичергәнен дә, башына нинди кайгы төшкәнен дә беләсең. Әкълимә дә, син дә — Басыйр атлы чекист кочагыннан котылып хәтта чит илгә качарга мәҗбүр булган кешеләр. Ул адәм актыгы һаман да исән. Казанда яши. Бер әһәмиятле, серле заводны күзәтү эшен җитәкли. Кыска гына әйткәндә шул элекке системасында хезмәт итә инде.
  Илбәк. Ай-яй нык күралмыйсың син аны.
  Вилдан (Илбәкнең күзенә туры карап). Ә син?
  Илбәк (иңнәрен сикертеп). Мин... Минем аны бер тапкыр да күргәнем юк. Әнкәй һәм син сөйләгәннәр буенча гына беләм. Әлбәттә, аңа ихтирамым бар дип әйтә алмыйм, гәрчә атам булса да.
  Вилдан. Синең миңа ярдәм итәсең киләме?
  Илбәк. Вилдан абый, син әнкәмне дә, мине дә коткарган кеше. Сиңа ярдәм итү — минем бурычым.
  Нинди файда китерә алам мин сиңа?
  Вилдан (бик җитди итеп). Бу юлысы мин Германиядән монда махсус синең янга дип килдем.
  Илбәк (гаҗәпсенеп). Моңа лаекмы мин?!
  Вилдан. Кыланма, энем! Чынлап та синең янга дип килдем бу юлысы. Минем ниндирәк хезмәттә икәнемне чамалыйсыңдыр инде?
  Илбәк. Чамалыйм. Бик романтикалы, ләкин үтә дә куркыныч эштә син.
  Вилдан (тирән сулап). Бу дөньяда нинди эштә эшләсәң дә куркыныч, энекәш. Безнең оешмада
  СССРдагы хәлләр, аның төрле төбәкләрендәге тормыш, халыкның бүгенге халәте — барысы турында да мәгълүматлар бар. Казан каласында да безнең резидентура эшли. Казандагы зур вазифадагы кешеләр, завод-фабрикаларның җитәкчеләре хакында да без шактый күп нәрсә беләбез.
  Синең атаң Басыйр турында да бездә мәгълүмат шактый. Аның чын фамилиясе Гайнанов. Атасының исеме Кәрәм. Гайнанов Кәрәм — террорист, революционер. Синең атаң — Гайнанов Басыйр Кәрәм улы — бик әһәмиятле хәрби продукция чыгаручы заводны саклау, күзәтү белән җитәкчелек итә.
  Белүебезчә, атаң бик абруйлы, бик күп информациягә ия кеше.
  Илбәк. Бер күрергә иде шуны.
  Вилдан (шатлык белән). Ә бит синең аны күрергә мөмкинлегең бар.
  Илбәк (көлә). Ничек?
  Вилдан. Син атаңны эзләп СССРга барасың — Казанның үзенә. Атаңны табасың. Мөмкин булса, аңардан үзе эшли торган серле объект турында мәгълүматлар аласың. Нинди продукция чыгарга тора, нинди планнар, мөмкин булса, аның үзен чит илгә качарга үгетләп карыйсың.
  Илбәк. Чын әйтәсеңме син?
  Вилдан (каты итеп). Чын! Килүемнең сәбәбен әйтергә баядан бирле укталып торам бит инде! Син барып аны күрергә тиеш!
  Илбәк (сүренкеләнә). Ул мине ничек кабул итәр икән соң?
  Вилдан (аяусыз кыяфәт белән). Үзенең улын әйбәт кабул итәргә тиеш. Моннан СССРга барырга документларны үзем әзерләрмен.
  Илбәк (елмая). Мине шпион итеп җибәрмәкче буласың инде алайса?
  Вилдан. Мин сиңа тәкъдим генә ясыйм, үзең хәл ит.
  Илбәк. Мин аны Казанда табармын микән соң?
  Вилдан (коры). Табарсың. Синең яныңа Казанда, вокзалда ук, безнең кеше килер. Ул сиңа барысын да аңлатыр, инструкцияләрне шуңардан алырсың. Ничек сак булырга икәнне, үзеңне ничек тотарга, нәрсә сөйләргә ярый, нәрсәдән телне тыярга кирәк — мин сиңа монда үзем әле өйрәтермен.
  Илбәк (хыялланып). Дөресен әйткәндә, минем Россиягә барасым килә. Бигрәк тә Казанга. Әтине дә күрәсем килә.
  Вилдан (таләпчән итеп). Миңа ярдәм итәсең киләме?
  Илбәк. Әлбәттә, Вилдан абый! Син бит безнең бердәнбер таянычыбыз!
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. Әкълимә, Илбәк. Илбәкнең күңеле күтәренке. Әкълимә бик моңсу кыяфәттә улына иңе белән терәлеп утыра.
  Әкълимә. Бик ерак сәфәргә җыенасың, улым. Әллә барып йөрмисеңме?
  Илбәк. Вилдан абый әйтүенчә СССРга бару авыр булмаячак.
  Әкълимә. Нишләп сиңа анда барырга тәкъдим ясады соң ул?
  Илбәк. Мин үзем сорадым: Вилдан абый, мәйтәм, мөмкин булса, мин Россиягә барып кайтыр идем.
  Атамны бер күрәсем килә, дидем. Вилдан абый безнең өчен әллә ниләр эшләргә әзер. Ярдәм итәрмен, диде.
  Музыка.
  Әкълимә. Атаңны күрәсең киләме?
  Илбәк. Әйе, әнкәй, минем аны очратып бер сөйләшәсем килә.
  Әкълимә. Куркам бит мин сине анда җибәрергә, улым!
  Илбәк (күңел шатлыгы белән). Нәрсәсеннән куркырга! Атамны эзләп барам бит мин! Куркыныч, кыңгыр эш белән түгел!
  Әкълимә (күз яшьләре белән елмая). Беләм, улым, аңлыйм. Атаңны күрәсең киләдер... Тик менә бер дә анда сине җибәрәсем килми. Куркам. Атаңны күрергә тырышуыңа каршы түгелмен, ләкин куркам мин, куркам, куркам.
  Музыка көчәя.
  2
  1938 ел. Көз. Казан. Вокзал. Илбәк плащ, эшләпә кигән, чемодан күтәреп басып тора. Радио тавышы яңгырый. «Казан сөйли.
  Мәскәү вакыты белән алты сәгать». Татар музыкасы.
  Илбәк (үтеп баручы кызга). Гафу итегез, туташ... Бу Казанмы?
  Кыз (аптырап). Бу — Казан. Сез күктән төштегезме әллә?
  Илбәк. Ник алай дисез?
  Кыз. Беренчедән, миңа, таныш түгел кызга, шундук татарча эндәштегез. Икенчедән, кайсы калада икәнне белмәвегез сәер. Өченчедән, сез чынлап та әллә кайлардан килеп төшкән кешегә охшагансыз.
  Илбәк (елмаеп). Сезнең исемегез ничек?
  Кыз. Клара. (Егетне кызыксынып күзәтә.)
  Илбәк. Клара! Беренчедән, сезнең төс-битегез буенча татар кызы икәнне чамалау кыен түгел.
  Икенчедән, гүзәл Казан-кала шушындыйдыр дип уйламаган идем. Өченчедән, мин чынлап та әллә кайлардан килеп төшкән кеше. Сез миңа гаҗәпләнеп карыйсыз. Мин дә шәхсән сезгә гаҗәпләнеп карыйм. Беренчедән, сез искиткеч гүзәл, икенчедән, сезнең исемегез һич кенә дә татарча түгел.
  Клара (башын кыңгыр салып). Клара Цеткинны ишеткәнегез бармы?
  Илбәк (кашларын җыерып). Кем ул?
  Клара. О-о-о, сез әллә кайлардан гына түгел, дөнья артыннан килеп чыккансыздыр, ахрысы. Клара
  Цеткин дигән коммунист хатын-кызны да ишетмәгәч. Шуңа ихтирам йөзеннән мине Клара дип атаганнар.
  Илбәк. Мондый чибәр затны аның исеме белән атарлык булгач, димәк, чынлап та бөек хатын-кыз булгандыр ул.
  Клара. Сез үзегез ни атлы соң?
  Илбәк. Илбәк.
  Клара. Илбәк?! (Баш чайкап.) Хәтә-ә-әр! Казанга кунакка килгәнсездер?
  Илбәк. Кунакка. Кабул итсәгез.
  Клара. Анысы инде каян килгәнегезгә карап.
  Илбәк. Үз телеңдә сөйләшүче очрагач бигрәк рәхәт. Алайса, Мәскәү вокзалында адашкан эт шикелле каңгырап йөрдем, чөнки урысча белмим. Мин Төркиядән килдем, башта Мәскәүгә кадәр, аннары менә монда. Югыйсә Мәскәүдә вокзалда гына кундым, ләкин анда да урысча белмәвем белән иза чиктем.
  Клара (таң калып). Сез Төркиядән үкмени?
  Илбәк. Шуннан ук.
  Клара. Татарча әйбәт сөйләшәсез.
  Илбәк. Мин бит татар баласы. Сез миңа ярдәм итмәссезме?
  Клара. Ничек?
  Илбәк. Миңа Кызыл партизаннар урамына барырга кирәк.
  Клара. Мин сезне ничек барырга өйрәтеп трамвайга утыртып җибәрермен. Кызганычка каршы, мин ашыгам, вакытым булса, озатып та куйган булыр идем. Адашмассыз дип уйлыйм, дүртенче тукталышта төшкәч сорарсыз, анда инде ерак түгел. Анда сезнең туганнарыгыз бармы?
  Илбәк. Әйе, бар. Ә сез үзегез Казанның кай тирәсендәрәк торасыз?
  Клара. Мин үзем бер кардәш апамнарда торам, Уң Болакта. Мин Әгерҗедән килдем, монда тегүчелеккә укыйм.
  Илбәк. Ә без тагын очрашырбызмы?
  Клара. Теләгегез булса, очрашырга мөмкин. (Сумкасыннан кәгазь белән карандаш алып, адресын яза.) Менә адресым. Йөгердем. Ашыгам. (Китә. Илбәк аның артыннан карап кала.)
  Соргылт киемле, эшләпә кигән серле кеше пәйда була. Илбәк янына килә.
  Серле кеше (каядыр еракка карап). Казан үзгәрә-ә-ә.
  Илбәк (киеренкелек белән). Дөнья үзе тик тормый, гел үзгәрә.
  Серле кеше. Хак сүз.
  Илбәк. Бу мин уйлап чыгарган фикер түгел.
  Серле кеше (текәлеп карый). Минем фамилиям — Умаров. Хуш килдегез!
  Илбәк (кыюланыбрак). Мин Илбәк атлы.
  Умаров. Әйдәгез әнә теге эскәмиягә утырыйк. (Эскәмиягә барып утыралар.) Бу кыз белән әле яңа гына таныштыгызмы?
  Илбәк. Яңа гына булмый, мин бит әле генә Мәскәү поездыннан төштем.
  Умаров. Ә ул сезне каршы алды түгелме?
  Илбәк. Юк, юк!
  Умаров. Килеп җитмәс борын әллә кемнәр белән танышмаска киңәш итәр идем. Кайдан, кем икәнлегегезне дә әйтергә ашыкмагыз.
  Илбәк. Ярар.
  Умаров. Нинди адрес белән барасыгызны онытмадыгызмы?
  Илбәк. Юк, онытмадым.
  Умаров. Атнага бер тапкыр очрашачакбыз. Беренче очрашуыбыз киләсе атнаның шимбә көнендә булыр. (Кәгазь бирә.) Дүртенче аптекага кереп Светлананы сорарсыз. Менә бу рецептны күрсәтерсез.
  Ул сезгә, рецептның срогы чыккан, дияр, ә сез аңа, әллә соң минем үземнең дә срогым чыкты микән, дип шаярырсыз. Светлана сиңа кая барырга аңлатыр, мин сине шунда каршы алырмын. Киләсе очрашулар хакында шунда сөйләшербез.
  Илбәк. Аңлашылды. (Як-якка каранып.) Мин Казанны башкачарак күзаллаган идем.
  Умаров. Ошамыймы әллә?
  Илбәк. Әле вокзалдан ерак китмәдем, шуңа күрә әйтә алмыйм.
  Умаров. Ник соң, алайса, вокзалдан ары китмәгән килеш башкача күзаллаган идем дисез?
  Илбәк. Поезддан төшү белән атмосфера авырлыгын тойдым.
  Умаров. Ә Мәскәү вокзалында?
  Илбәк. Анда тагы да авыррак.
  Умаров. Истанбулда атмосфера басымы бөтенләй юк мәллә? Ха-ха-ха. Сезне атагыз белән очрашу көтә, һава баса, атмосфера авыр дип каңгыраймагыз!
  Илбәк (тирән сулап). Әйе, әтине күрәсем килә.
  Умаров. Монда килүегезнең максатын онытмагыз.
  Илбәк. Сезне нинди мәгълүматлар кызыксындырачак соң?
  Умаров. Ул күзәтә торган берләшмәнең продукциясе, сыйфаты, заводның киләчәге, перспективасы.
  Тора-бара әтиегез белән ничек сөйләшергә, аны нәрсәләр эшләргә күндереп карарга өйрәтермен. Башта очрашыгыз әле. Алга таба барысын да тәфсилләп аңлатырмын. Конструкторлар, яңа проектлар турында минем киңәшләрем белән генә сораштырачаксыз, саклык белән генә.
  Илбәк. Аңладым.
  3
  Акмуллиннар йортының кече өй дип аталган өлеше. Гарифә кер юа. Илбәк керә.
  Илбәк. Исәнмесез!
  Гарифә (эшеннән туктап). Исәнмесез!
  Илбәк. Гайнановлар монда яшиме?
  Гарифә. Әйе.
  Илбәк. Миңа Гайнанов Басыйр атлы кеше кирәк. Сез аның...
  Гарифә. Мин аның хатыны Гарифә. (Чүпрәген тоткан килеш.)
  Илбәк. Ул өйдә түгелме?
  Гарифә. Ул эштән бик соң кайта. Сез кем буласыз соң?
  Илбәк. Мин ерактан, Төркиядән килдем. Атамны эзләп йөрим.
  Гарифә (каушый). Кем соң сез?
  Илбәк. Илбәк атлы мин.
  Гарифә. Ә Басыйр сезгә ник кирәк? (Бер-ике адым атлый.)
  Илбәк. Мин аны эзләп килдем.
  Гарифә. Аңлатыгыз әле, ни йомыш белән монда кердегез?
  Илбәк (тавышын күтәребрәк). Мин Гайнанов Басыйрның улы.
  Гарифә (куркып). Басыйрның улы?!
  Илбәк. Әйе.
  Гарифә. Анагыз кем соң сезнең?
  Илбәк (көр тавыш белән). Акмуллина Әкълимә Сәләхетдин кызы.
  Гарифә (һушсызланып). Әкълимә?! Чын әйтәсезме?
  Илбәк. Чын әйтәм.
  Гарифә. Ул әллә исәнме?
  Илбәк. Нишләп исән булмаска тиеш ди ул! Исән.
  Гарифә (кулындагы юеш чүпрәкне кая куярга белми, аптырагач таз торган якка томыра.) И
  Ходаем! Чишенегез.
  Илбәк чемоданын идәнгә куя, чишенә.
  Узыгыз әле, узыгыз, түр бүлмәгә узыгыз, зинһар.
  Илбәк урындыкка утыра.
  Алдамыйсызмы соң сез?
  Илбәк. Алдамыйм. (Гарифәнең куркуыннан бераз читенсенә.)
  Гарифә (урындык алып килеп, Илбәкнең каршысына утыра). Шушындый зур булып үсеп җиттеңмени син? Син бит менә мондый гына идең. (Куллары белән күрсәтә.) Хәер, унтугыз елдан артык вакыт үтте бит инде. Кайда яшисез соң сез?
  Илбәк. Төркиядә.
  Гарифә (шөбһәле тавыш белән). Төркиядән монда килеп буламыни? Ничек монда кайтасы... киләсе иттең?
  Илбәк (елмая). Әтине эзләп килдем.
  Гарифә (шаккатып). Бигрәк Әкълимәгә охшагансың бит син. Сиңа Илбәк дип исем кушканнар иде шул.
  Илбәк. Сез бабайларга асрама кыз булып килгән Гарифә ападыр инде?
  Гарифә. Әйе, балам, әйе. Әкълимә белән бергә үстек без. (Елый.)
  Илбәк. Ул сезнең турыда гел сөйли.
  Гарифә. Белсәң иде аны ничекләр искә алганымны, ничекләр аны сагынып яшәвемне! Тик менә минем бүгенге тормышымны белсә, минем нинди әшәкелеккә барганым мәгълүм булса, ул рәнҗер, мөгаен.
  Илбәк. Бүгенге тормышыгыз нинди соң сезнең?
  Гарифә. Вилдан Әкълимә белән сине алып Казаннан чыгып качкач, шул ук 1919 елның азагында
  Басыйр мине үзенең хатыны итте. Бергә яши башладык. Яклаучым булмады, Басыйр теләгәнчә килеп чыкты инде. Власть үзгәрер, элекке тормыш кире кайтыр дип өметләнгән идем, Акмуллиннар йортына күз-колак булып, аны саклап торуны үземнең бурычым дип санадым. Ә Басыйрның хатыны булудан баш тарта алмадым, гәрчә аны яратмасам да. Тик менә власть элеккегә кире кайтмады, Әкълимә дә,
  Вилдан да күренмәделәр, гомер уза торды, йортны да саклап кала алмадым. Хәтта Басыйрның да
  Акмуллиннарның йортын тулысынча саклап калу хәленнән килмәде. Йортның төп өлешендә егермегә якын гаилә яши. Безгә менә кече йортны тулысынча бирделәр, анысын да Басыйр зур кеше булганга гына тулысынча бирделәр әле.
  Илбәк (өй эченә күз сала). Әнкәй белән сез шушы кече йортны бик ярата торган булгансыз, шулаймы?
  Гарифә (яшь аралаш елмаеп). Әйе, каян беләсең?
  Илбәк. Әнкәй еш сөйли.
  Гарифә. Әкълимә белән бөтен серләребезне шушында сөйләштек. Еларга да, көләргә дә шушында керә идек. Ярый әле ичмаса шушы кече йортны бирделәр безгә.
  Илбәк. Ә зур йорттагы кешеләр кемнәр?
  Гарифә. Ул хәтле гаиләләрдә кемнең кем икәнен шайтан белсенме. Беләсем дә килми. Ярлыларга бүлеп өләшәләр, имеш. Андагы тәртипсезлек, андагы әшәкелек. Ул йортка әллә кемнәр тула башлагач, йөрәгемнең ничек әрнегәнен сөйләп бетергесез. Ярый әле алардан аерым яшибез. Әрәм булды йорт.
  Акмуллиннар йорты бит! Кемнәр уйлаган шушылай килеп чыгар дип.
  Фердинанд керә. Пәлтә, фуражка кигән.
  Фердинанд (кунакны күреп). Исәнмесез!
  Илбәк (торып баса). Исәнмесез!
  Фердинанд. Әнкәй, нәрсә булды? (Чишенә.)
  Гарифә. Әйбер-кара юк, улым. Бездә кунак бар. Бу безнең улыбыз Фердинанд, егерменче елгы, синнән яшь ярымга гына кече.
  Илбәк (кулын сузып). Илбәк.
  Фердинанд (кул биреп). Фердинанд.
  Гарифә (кыюсыз гына). Улым, бу синең туганың.
  Фердинанд (гаҗәпләнә). Туганым?! Нинди туганым?
  Гарифә. Әкълимәнең улы бу.
  Фердинанд. Әтинең беренче хатыныныкымы?
  Гарифә. Әйе.
  Фердинанд (Илбәкне җентекләп күзәтә). Каян килеп чыкты соң ул?
  Илбәк. Мин Төркиядән килдем. (Кара-каршы утыралар.)
  Фердинанд (көлемсерәп). О-о-о! Сез Төркиядә ятасыз, ә минем әнкәм монда сезне гел елап искә ала, кайларда харап булдылар икән, каберләре кайда икән, ди. Ничек СССРга эләктең соң син?
  Илбәк. Эләкмәдем, атамны эзләп килдем.
  Фердинанд. Әти кирәк булдымыни? Төркия безгә дошман түгелме соң?
  Илбәк. Нишләп Төркия дошман булсын?
  Фердинанд (өнәмәүле караш белән). Ник, ул бит гел Россиягә каршы сугышты, гражданнар сугышында да совет Россиясенә каршы булды.
  Гарифә (борчылып). И улым, анда синең ни эшең бар. Туганың табылганга куанасы урынга әллә нинди сугыш вакыйгаларын сөйләп утырасың. Күп укуның да кайвакыт зыяны бар шул.
  Илбәк. Кайда укыйсың?
  Фердинанд. Техникумда.
  Гарифә. Укуын укырлар, ил генә тыныч булсын инде берүк. Әле Акмуллиннар йортының бүгенге хәле турында әйтеп утыра идем. Кайлардан килгән шундый әшәкелек?!
  Фердинанд. Аптырадың инде шул Акмуллиннар йорты дип. Бер генә гаилә яши алмый бит инде андый зур йортта. Син, әнкәй, һаман шул патша заманын сагынып яшисең. Әти дә сине гел шуның өчен ачулана.
  Илбәк. Талап алынган йортның ничек инде кадерен белсеннәр!
  Фердинанд (кырысланып). Акмуллин кебекләр халык тире белән, гади халык җилкәсендә баеганнар. Шуңа күрә сарай кебек зур йортларда яшәгәннәр. Кешеләргә бүлеп бирү дөрес.
  Гарифә. И-и-и, сөйләшүе! Илбәкнең бабасы Акмуллин Сәләхетдин үзе өчен кешегә тир түктермәде.
  Ул үз көче белән, үз тирен түгеп көн күрде. Аның кебек ил өчен янып, газапланып яшәүче сирәктер ул.
  Фердинанд (авызын чалышайтып). Ил өчен... Үз мәнфәгатьләре, үз корсаклары өчен кирәк булган аларга ил дә, халык та!
  Гарифә (китеп бара). Син мине рәнҗетәсең, улым.
  Басыйр кайтып керә.
  Басыйр (өс киемен салып). Бездә кунак бар мәллә?
  Гарифә. Әйе, кунак бар. (Басыйр янына килә, аңа куркып карап тора.)
  Басыйр. Нишләп йөзең агарган?
  Гарифә. Каушаудан ул.
  Илбәк (тора). Исәнмесез!
  Басыйр (сагаеп). Исәнмесез!
  Фердинанд. Әти, Западтан улың кайтты!
  Басыйр (Фердинандка). Нинди шаяру бу? (Илбәккә.) Сез кем буласыз?
  Илбәк (каушый төшеп). Илбәк.
  Басыйр. Нинди Илбәк?
  Гарифә (әкрен генә). Синең улың, Әкълимәнең улы.
  Басыйр. Илбәк?! (Якынрак килә.)
  Фердинанд. Кем шаярадыр әле монда — минме, башка кешеме?
  Басыйр (Фердинандка капылт кына борылып). Молчать! Гарифә, Фердинанд, барыгыз чыгып торыгыз.
  Гарифә белән Фердинанд чыгып китәләр.
  Илбәк (югалып калмаска тырышып). Исәнме!
  Басыйр (тавышында кырыслык, таләпчәнлек саклап). Исәнме! Син кем?
  Илбәк. Синең улың Илбәк. Әнкәм — Әкълимә.
  Басыйр (ни әйтергә белми тора). Син каян?
  Илбәк. Төркиядән.
  Басыйр. Анаң кайда?
  Илбәк. Шунда калды.
  Басыйр (һаман ышанып бетми). Ничек монда килә алдың?
  Илбәк. Атамны эзлим дигәч, Төркиядән чыгардылар, СССРга керттеләр.
  Басыйр (аптырап). Мине ничек таптың?
  Илбәк. Табасым килде, сине күрәсем килде, шуңа күрә таптым.
  Басыйр. Сиңа ничә яшь соң?
  Илбәк. Унтугыз.
  Басыйр. Әйе, әйе... (Кинәт боерып.) Тәк... Документы!
  Илбәк (катып кала). Нәрсә?
  Басыйр. Документыңны күрсәт!
  Илбәк (документын күрсәтә). Документларым тәртиптә.
  Басыйр аның документларын караганда, Илбәк атасын җентекләп күзәтә.
  Басыйр (сөенә, ләкин шул ук вакытта нык курка). Акмуллин... Илбәк... Басыйр улы... Шушылай үсеп җиттеңмени инде? Гаҗәп, гаҗәп... Карале син... көтмәгәндә... Фамилияң Акмуллин... Һе...
  Илбәк (елмая). Исәнме, әти!
  Басыйр. Исәнме... улым! (Кочаклашалар.) Синмени бу?..
  Илбәк (көлә.) Бигрәк кызык сорау. Мин булмый кем булсын инде бу!
  Басыйр. Анаң Төркиядә...
  Илбәк. Төркиядә. Син ышанмыйсың бугай?
  Басыйр (ык-мык килеп ала). Утыр әле син, утыр. Менә бит! (Тагын Илбәкнең документларын актара.) Ни... көтмәгәндә... Ышанып булыр ул... Акмуллин Илбәк Басыйр улы... Һе...
  Әрле-бирле йөри башлый. Илбәк аңа карап утыра.
  4
  Казан. Ресторан. Утызынчы еллар музыкасы яңгырый. Илбәк ресторанга керә, уйланып торганнан соң, телефоннан атасына шылтыратырга була.
  Илбәк (телефон трубкасына). Алло! Әти, мин әле бу — Илбәк. Гафу ит, эшеңне бүлдем, ахрысы.
  Шуны әйтергә дип шылтыратам, мин, бәлки, бүген өйгә кунарга кайтмам. Без Клара белән Идел буенда учак ягып төн чыкмакчы булабыз. Мин рестораннан шылтыратам. Әлегә Клараны көтәм, без аның белән ресторанда утырырга сүз куештык. Минем Идел буенда бер дә кунганым юк. Әй, синең вакытың кайчан була әле. Ярар, ярар, борчылма.
  Телефон трубкасын элеп куя, тәрәзә ягындагы өстәл янына барып утыра. Официант меню тотып килеп җитә.
  Официант. Рәхим итегез — меню.
  Илбәк. Рәхмәт!
  Официант читкә китә, Илбәк менюны актарып карый. Ресторанга Умаров керә. Килеп Илбәкнең каршысына утыра.
  Умаров (кырыс). Сәлам!
  Илбәк (аптырашта кала). Сәлам!
  Умаров. Син соңгы тапкыр биргән мәгълүматлар расланмады. Йә атаң сиңа дөресен әйтмәгән, йә син үзең дөрес информация бирмәгәнсең.
  Илбәк. Мин нәрсә ишеттем, шуны әйттем. Әти фанатик коммунист, чекист, ул серле информацияне беркемгә, хәтта миңа да әйтмәс, мөгаен.
  Умаров. Әниең турында еш сораштырамы?
  Илбәк. Сораштыра. Әбием белән бабамны коткара алмавына үкенә, уфтана. Бераз салгач елап та алгалый.
  Умаров. Бәлки, менә шундый халәтендә мәгълүматларны суырып алырга мөмкиндер?
  Илбәк. Булмый. Барып чыкмаячак.
  Умаров. Төркиягә качу турында сүз катканы юкмы?
  Илбәк. Ул бит җүләр түгел, ник моннан качсын! Теләге булса да әле, ничек кача алсын?! Гади кеше булса бер хәл...
  Умаров. Әйе, әйе. Нишләп бик озак элемтәгә керми тордың?
  Илбәк (Умаровка текәлеп карап тора). Мин бу уеннан чыгам!
  Умаров (сискәнеп). Ничек инде?!
  Илбәк. Мин монда атамны күрергә дип килдем. Мин разведкага хезмәт итәм дип ант бирмәдем.
  Мин үз атама каршы, анамның туган иленә каршы көрәшә алмыйм. Кирәген, мәгънәсен күрмим.
  Умаров. Әби-бабаңнарың монда атып үтерелде, анаң сине — имчәк баланы — күкрәгенә кысып чит илләргә чыгып качарга мәҗбүр булды. Ниһаять, сине Вилдан абыең монда барырга өндәде. Боларны онытма.
  Илбәк. Мин башта атама каршы көрәшә алырмын дип уйлаган идем. Әтине очраткач аның шундый бәхетсез икәнен күрдем, аңладым. Ярый, Вилдан абыйны аңлап була, аның әтиемне дошман итүе табигый. Ләкин бу эш минем хәлемнән килми. Соңгы вакытта мин баш ватам: атамда гаеп шулкадәре зур микәнни? Ул да бит корбан. Аның язмышы да фаҗигале ләбаса. Ул нинди рәхәт күргән бу дөньяда?
  Умаров. Бу уйларың белән син упкынга таба якынаясың түгелме?
  Илбәк. Атама каршы бару дөрес булырмы соң? Мин, син кушканча, читләтеп-читләтеп ул күзәтә торган завод турында, продукцияләре хакында, андагы белгечләр турында кызыксынып сораштырып карадым. Әти шундук сәерсенеп куйды, шөбһәгә калды. Бүтән андый сораулар бирмәскә кушты.
  (Сөйләшүдән җиксенеп.) Булмый миннән, булмый, булмый!
  Умаров. Төркиядән монда килер алдыннан ни уйладың соң син?
  Илбәк. Атамны күрәсем килде, анам туып-үскән, әби-бабайлар яшәгән җиргә аяк басасым килде.
  Аннары, Казанга килеп төшү белән, мин шундый гүзәл татар кызын очраттым.
  Умаров (як-ягына каранып). Акылыңа кил!
  Илбәк. Зинһар, гафу ит. Мине катнаштырма! Мин куркам. Алай-болай син яки мин, яисә барыбыз да тотыла калсак? Барыбыз да харап булачакбыз бит. Без генә түгел, әти дә, Гарифә апа да, Фердинанд та. Син профессионал буларак, бәлки, котыла да алырсың, ә без бит харап булачакбыз.
  Умаров. Ә үтерелгән әбиең белән бабаңны оныттыңмы? Нишләп әнкәң чит җирләрдә туган илен сагынып саргаеп ята? Ә Вилдан абыең?
  Илбәк. Инде булган фаҗигаләрне, аларның ачы язмышларын үзгәртү мөмкин түгел. Үч алудан ни мәгънә? Әби белән бабай да терелмәячәкләр, әнкәйгә дә җиңеллек килмәячәк. Ә менә яңа фаҗигаләрнең тууы ихтимал.
  Умаров (сынаулы караш белән). Син исеңдә тот, Германиядә Вилдан абыең гына түгел, синең анаң да шунда.
  Илбәк. Әнкәй Төркиядә.
  Умаров. Күптән түгел Вилдан абыең аларны Германиягә алып киткән.
  Илбәк (шомланып). Минем анама бер-бер нәрсә булуы ихтимал дип куркытмакчы буласыңмы?
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.