- Читать следующее литературное произведение - 10-й класс
- Гөрләгән сулар башында...
🕙 Минуты чтения - 29
Галиябану - (Кыскартып алынды.) - 2
Общее количество слов 3716
Общее количество уникальных слов составляет 1544
39.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Галиябану. Ярый ла, син килсәң. Бер-бер сәбәп белән килә алмасаң?.. Мин аннан соң харап булам бит.
Хәлил. Юлыма таш яуса да бармый калмам, вәгъдә бирешкән чактагы, «сөйгәне өчен корбан булудан яшь егет баш тартырмы» дигән сүзне мин уйнап кына әйтмәдем. Тик үзең теге хәйләне онытма!
Галиябану. Ярый, мин күнәм. Синеке булып калыр өчен, тау тишеп чыгарга да ризамын. Кинәт кенә бәхетле булдым дип куанган идем. Никадәр кыеннар, никадәр сүзләр ишетәсем бар икән әле.
Хәлил. Бәлки әле, бернәрсә дә булмас...
Пәрдә төшә.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
Ишегалды як өйнең түре чыккан Бәдринең бакчасы. Бер читендә — сәке. Өстендә — яңа җыеп бетеп килгән чәй урыны. Галимә поднос сөртә, Бәдри, сәкедән аягын салындырып, читтәрәк утыра. Кич.
Бәдри. Иртәгә иртүк Бәдига абыстай килеп тә җитәр. Әле без ул турыда бернәрсә дә сөйләшмәдек. Туйлыгына күпме, мәһәренә күпме сорыйбыз?
Галимә. Аларын үзе дә җиренә җиткереп эшләргә тырышыр инде.
Исемен буярлык итмәс. Кем бүләкләре дигәндә, Исмәгыйль бүләкләре дип кычкырып торырлык итәр.
Бәдри. Юк, ул, хатын, алай дип кенә торырга ярамый. Дөрес, биткә кызыллык китерерлек итмәс. Шулай да булса урыны килгәндә
(кулы белән көрәп күрсәтә) чумырыбрак калырга кирәк. Бер эләктерсәң, шушы туй арасында эләктереп каласын аны. Кызны бер алып китсә, безгә шул бай кодасы булудан артыгы күп тәтеп бетмәс.
Галимә (чынаякларны ашъяулик белән төреп куеп). Күпме сорарбыз соң?
Бәдри. Менә шуны шул билгеләп куясы иде.
Галимә. Без сорарбыз. Ә ул тагы да күбрәк бирергә уйлап торган булыр.
Бәдри (торып йөри башлап). Әй, кадалгыры! Ансы бар икән тагы. Артык сорап ташласаң, әллә ни кияүне ачуландырып, эшне бозып кую бар. Чамалабрак сорасаң, аның күбрәк тә бирергә уе булганлыгын белеп, эч януы бар... Шайтан тигере, бу байга кыз бирү дә җиңел эш түгел икән.
Галимә. Шуның өчен дә үз иркенә генә куйыйк дим мин.
Бәдри (башын кашып, уйланып). Үз иркенә генә куйыйк дисең дә, әгәр ул туйлыгына, мәһәренә нибарысы ике йөз сум гына биреп куйса?
Галимә. Ник, шул җитмимени? Туйга илле сум, мәһәренә йөз илле сум булса, башкаларның төшенә дә кермәгән ич әле ул...
Бәдри (ачуланып). И чүпрәк баш, чүпрәк баш! Татпла ичмасам шул яулыгыңны! Бер кеше төсле уйлый алмассың микән? Соң, Исмәгыйль кебек бер байга кыз бир дә, имеш, ике йөз белән эш бетер...
Бу хатын дигән каһәр суккан белән ни аны, ерак барырсыңмыни! Чыгарырга булса гомартлана: үзенә йон күлмәк тә кирәк, баласына камзул да кирәк, кодагыена фәләнчә кирәк. Ә керергә булса (җилкәсен сикертеп), юк... Кайда әле үзләре табу чарасына керү, кешегә юлны буып йөдәтәләр. (Кулын селтәп.) Ичмасам, йөз илле сум туйлык, илле сум мәһәр дип тә әйтә белми бит...
Галимә (ачуланыбрак). Йә, йә инде, күп җибәрелмә! Алай бик акыллы булгач киңәшмәсләр аны. Мина димәгәе өч йез сум сора.
Бәдри. Оч йөз?.. Менә мин, алайса, мең тәңкә сорыйм... Ишетәсеңме? Мең! Аны өч йөз белән кала торган булгач, Исмәгыйльгә бирмим дә, Галиябану кебек кызың барда йөз кияү табып була.
Галимә. Илаһи, ал гына, мин бер дә күпсенмим...
Бәдри (җингән сыман). Алаймы? Акылга килдеңме? Мен сум диләр аны. Акылга китерер ул.
Галимә. Алай зурдан сорый белгәч әзерли дә бел инде. <...>
Бәдри (абайлап). Шундый ай яктысында нигә ут яндырып утырасың? Сүндер! Әле бит мең сум кулга кермәгән. Аннан соң көндез дә ягып утырырбыз.
Галимә (сүндерә). Әле ай ана гына күтәрелде бит...
Бәдри. Чу әле, чү! (Агачлар арасыннан сузыла-сузыла каранып.)
Кем килә? (Тагын азрак карап.) Исмәгыйль. Тиз, тиз, хатын!.. Китик,
Галиябануга килә.
Галимә (сикереп торып төшәм дигәндә, ялгыш басып, җиргә каплана). Алла... (Тора алмый ята.)
Бәдри. И, чәнчелгән!.. Тиз тор инде, ни бака кебек җәелеп ятасың!.. (Тартып торгызып, сөйрәп китә башлый. Галимә аксый-аксый йөгерә.)
Исмәгыйль тавышы. Бәдри абзый, кайда качасың? (Сәхнәгә килеп керә.)
Бәдри белән Галимә туктыйлар.
Бәдри (килебрәк). Ә... син икәнсең... Кемдер дип, усаллар-мазармы дип торам...
Исмәгыйль. Усал булсак та булырбыз шул.
Бәдри (hu-hu-hu дип көлеп, бик тәлинкә тотарга тырышып).
Без яшьләрнең мондый усаллыгын чит күрмибез... Яшь чакта шулай була инде ул.
Исмәгыйль. Нихәл, Галимә җиңги, эшләр гөрлиме?
Бәдри. Һи-һи-һи...
Галимә. Аллага шөкер, бик һәйбәт әле.
Исмәгыйль. Төн буенча бакчада икәү генә нидер серләшеп утырасыз.
Бәдри. Ни серләшик. Бар да шул инде... Әйе. Үзебезнең бәхетебезне, күргән илтифатларны сөйләшү. Тагы...
Исмәгыйль (ачуын тыярга тырышып, мыскыл иткән сымак).
Сез бик шат, Бәдри абзый! Куанычыгыз эчегезгә сыймагандай күренә.
Галимә. Ходайга шөкер итеп бетүдән гаҗизбез инде. Шундый зур эшкә кайчан куанмассың.
Бәдри. Һи-һи-һи... Куанычыбыз эчебезгә генә түгел, дөньяга да сыя алмый.
Исмәгыйль. Мин дә шулай дип ишеткән идем. Мөбарәк булсын туйлар!
Бәдри. Шулай инде, шулай... (Галимә белән ишарәләр ясашып.)
Без сиңа комачауласак китик...
Исмәгыйль. Мин таракан булдым, ахры, сезгә.
Бәдри. Юк, юк. Алла сакласын!..
Исмәгыйль (чак-чак үзен тыеп). Хәер инде, сезнең дөньяга сыймаган зур куанычыгызга тарлык ясыймындыр шул.
Бәдри. Алай дип әйтә күрмә. Без үзебез сиңа таракан булмыйк дибез.
Исмәгыйль (сабырын җуеп). Рияланма юкка, Бәдри абзый!
Бары да беленде инде.
Бәдри белән Галимә шикләнеп китәләр.
Бәдри. Ничек, ничек? Нәрсә беленде? Ни булды?
Исмәгыйль (ачу белән). Ни булганы үзегезгә билгеле, нигә миннән сорыйсың аны! (Кызу-кызу йөри башлый.)
Галимә. И Ходаем, арага дошман кердеме әллә югыйсә?
Бәдри. Без бернәрсә дә белмибез, бу нихәл, ә?
Исмәгыйль (туктап, бик ачу белән ). Син тиле, син аңгыра!
Бәдри бер сүз әйтә алмый калтырап кала.
Галимә (елый башлап ). И Ходаем, башы беткере! Дошман кергән икән арага...
Исмәгыйль. Ярый, ярый, дошман ук булыйм. (Бармак селкеп.)
Тик белеп куегыз: мине дошман ясау белән файда итә алмассыз...
Бәдри. Исмәгыйль...
Исмәгыйль (аяк тибеп кычкыра). Молчаты
Бәдри дер-дер килә.
Исмәгыйль (гайрәт белән). Мине танымый йөрисез икән әле.
Менә танырсыз, минем белән шаярасыгыз килгән икән... Постой! Мине
Исмәгыйль диләр. Мин сезнең кадерле киявегез Хәлил кебекләрнең унавын бер бармакта биетәмен, беләсезме?
Бәдри
Галимә
Исмәгыйль. Улмы? Галиябануны Хәлилгә ярәшкәнсез дигән сүз.
} (икесе бергә). Хәлил кияү? Ул ни дигән суз тагын?
Галимә. Язмаганны, кем әйтә?
Бәдри. Менә тагын кирәк булса. Юк, юк!
Исмәгыйль (ачуланып, кычкырып). Тагын нинди күзгә карап алдау! Менә мин әйтәм.
Галимә. Дошман сүзедер.
Бәдри. Сине алдаганнардыр. Хәлил дигәнне уйга да керткәнебез юк.
Исмәгыйль. Ә кызыгыз?
Бәдри. Кызыбыз да син дип үлеп тора.
Исмәгыйль (кычкырып). Алдама!
Галимә. Соң, вәгъдә билгесе итеп үзеңә чиккән яулык та бирде ләбаса.
Исмәгыйль. Чиккән яулык?.. Алайса, ул яулык Хәлилдә.
Бәдри
Галимә
Исмәгыйль. Йә, тагы да әйтә торганыгыз бармы?
Бәдри. Ах, Исмәгыйль... Алайса, без ялгышканбыз... Без син дип белдек.
Галимә (өтәләнеп йөри). Харап кына булдык... Оятлы гына булдык...
Бәдри. Бу ни дигән эш?.. Юк, юк, болай ярамый. (Гайрәт белән.)
Бар, хатын, алып чык кызны монда! Мин кызымны андый урам көчекләренә тоттырып җибәрермен дип үстермәдем. Шундый егетнең мәйле барын белә торып, мин андыйларга күнә алмам. Бар, тиз алып чык!
Мин аның белән сөйләшеп карыйм.
) (икесе бергә). Ә? (Бер-берсенә караиалар.)
Галимә йөгереп чыга.
Исмәгыйль. Ул якны үзең кара, Бәдри абзый, мин китәм. Бәлки, әйләнеп килермен дә. Тик шуны яхшы бел: Галиябану неприменно мина булырга тиешле. Сина яшерми әйтәм. Моңарчы алам дип йөреп, инде читкә җибәру — мина үлем белән бер. Монда минем Исмәгыйльлегем изелә. Мин, үземнең исемемне әллә нинди малайлардан таптатмас өчен, һәртөрле юлга керергә әзер. Галиябануны Хәлилгә биргәннәр, дип хәбәр чыкканга бер генә тәүлек булса да, миңа төбәп байтак сүз ишеттерделәр. Менә шундый ишеттеручеларга һәм ишеттерәчәкләргә минем җавабым Галиябануны үземә алу белән генә булырга кирәк... Якынрак кил, Бәдри абзый!
Бәдри якын килә.
Әгәр Галиябануны Хәлилдән айнытып, иртәгүк миңа никах укытып бирә алсаң, туйлык мәһәрләрдән башка үзеңә мең сум. (Туп-туры
Бәдринең күзенә карый.)
Бәдри (соңгы сүзнең дәһиәтеннән аптырап, ни әйтергә белми калып). Ә... е... е... ме-мең-мең тәңкә?
Исмәгыйль. Әшлисең бит, Бәдри абзый, шуны?
Бәдри (кузләре дүрт булып). Булды, кыз синеке. (Кулын бирә.)
Исмәгыйль. Кара, сүзеңдә нык тор. Аларның вәгъдәләре бик нык. Син шуны җимерергә тиешле. Булдыра алмасаң, икегезгә дә яхшы булмас. (Китә.)
Бәдри (күзләрен ялкынландырып ). Мең тәңкә...
Галиябану белән Галимә керәләр.
Галиябану (борчулы сында куркып кына). Мин нигә кирәк булдым?
Бәдри. Әле монда, кызым, булачак килу дә бар иде. Шуңа күрә сине дә чакырткан идем.
Галиябану. Нинди кияү?
Бәдри. Үзеңнең булачак киявең, Исмәгыйль.
Галиябану (куркып китеп, белешмичә). Исмәгыйль? Ул нинди кияү булсын?
Бәдри. Ник кияү булмасын, сине биргәч, кияү була инде ул.
Галиябану (белешмичә). Бу нинди сүз тагын? Бер бирдегез бит инде.
Бәдри. Кемгә?
Галиябану. Хәлилгә.
Бәдри. Юк, без сине Хәлилгә биргәнебез юк. Исмәгыйльгә дип бирдек.
Галимә. Без синең тәрәзәңә килеп йөргән кешене Исмәгыйль дип белдек.
Галиябану. Ах, бу ни эш?!
Бәдри. Ни эш булса да булган да үткән. Менә сиңа шул, син
Исмәгыйльгә барырга тиеш!
Галиябану. Бәдига абыстайга да вәгъдә куеп җибәрдегез бит.
Бәдри. Анда да без Исмәгыйльдән килгән дип белдек.
Галимә. Тәрәзәгә килеп йөргән кешене Исмәгыйль дип белгәнгә,
Бәдига абыстай яучы булып килдем дигәч тә, Исмәгыйль җибәргәнлегендә шик итмәдек.
Бәдри. йә, үткән эшне күп сузма. Менә, Галиябану, яхшы әйткәнне тыңласаң шул, син тилелегеңне куй! Исмәгыйльгә бар!
Галимә. Карт көнебездә битебезгә оятлык китермә, кызым, үз бәхетеңне киртәләп куйма! Ходай сиңа бер кызга да бирмәгән бәхетен сузып тора.
Галиябану (аптыраштан айный алмый). Әти, әни, зинһар, дим, мине җәберләмәгез. Минем бәхетемә аяк чалмагыз.
Галимә. Юләрләнмә! Нишләп аяк чалу булсын ул! Сине бәхетле итәргә тырышабыз бит.
Галиябану. Мин ана бармыйм... (Исенә килеп, үз-үзенә.) Ах, яңлыштым... Инде нишлим?..
Бәдри (кычкырып). Мин барырсың дим!
Галиябану (тузми). Кансыз ул, ерткыч!
Бәдри (Галиябануның авызын басып). Тукта, яхшылык белән!
(Як-ягына карап алып.) Тавышыңны чыгарма! Югыйсә тегеләй мин сине...
Галиябану (гайрәт белән). Мин туктамыйм, мин Исмәгыйльгә бармыйм.
Бәдри (кычкырып). Барырсың!
Галимә. Кызым, зинһар, тилермә! Шундый бер урынга бармыйм дияргә ничек телең бара? Шундый кеше сорап торганда, карышу көферлек булыр. Андый кешенең күңелен егуның куркынычы да бар бит.
Галиябану. Мин сөймәгән кешемә ничек барыйм?
Бәдри. Баргач сөярсең, карышма!
Галиябану (ялынып). Әти җаным, булмый, дим...
Бәдри. Тавышыңны чыгарасы булма, бәдбәхет кыз! Карышсаң, миннән яхшылык көтмә!
Галиябану. Нишлим соң?
Бәдри. Син Исмәгыйльгә бар!
Галиябану. Мин аңар барырга мәңге риза түгел.
Бәдри (ачуыннан калтырап, йодрыгын Галиябануның баш түбәсенә үк китереп). Мин әйткәнгә күнмәсәң, җаныңны алырмын мин синең. Бармыйм дип авызыңны ачасы булма!
Галиябану. Үтерсәң дә риза булыр хәлем юк. Мин Хәлилнеке.
Галимә. Галиябану, зинһар, дим, акылыңа кил! Алдыңдагы шундый ялтырап торган бәхетне дә күрмәслек дәрәҗәдә ул Хәлилнең ниенә ашкындың? Ике матур, бер җиргә килеп, бәхетле була алмаслар дигән борынгылар.
Галиябану. Бәхетсез булсам, сезгә үпкәләмәм.
Бәдри (җикеренеп ). Тагын бер әйтәм, туктыйсыңмы?!
Галиябану (елап). Әти җаным, кыстама мине...
Галимә. Кызым...
Бәдри (кычкырып). Кысылма син! (Төртеп җибәрә. Галиябануга.) Әти, барам диген!
Галиябану елый.
Бәдри. Барырсың!
Галиябану. Булмый!
Бәдри (өстенә барып). Булмыймы?
Галимә (Бәдринең җилкәсенә ябышып ). Атасы, атасы!
Галиябану. Булмый!
Бәдри (кулына ябышып ). Булмыймы?
Галиябану. Булмый, дим...
Бәдри, бик ачуланып, гайрәт белән селтәп җибәрә, Галиябану атылып барып төшә.
Галимә. Юньләп...
Бәдри (кычкырып). Тик тор, сиңа да кирәкме әллә?! (Аны да селтәп җибәрә.)
Галиябану җирдә яткан көе үксеп елый. Бәдри, күзләрен ямьсезләндереп, аңа карап тора.
Галиябану (торып, акрынлап, өстерәлеп кенә барып, бер агачка сөялеп үз-үзенә). Инде нишлим? Әти хәзер җанымны алырга тора...
Болай итеп кенә булмый икән... Әгәр Хәлил кушканча эшләсәм?.. Ул килми калса, бүген, иртәгә үк Исмәгыйльгә никах укытып куйсалар нишләрмен?..
Бәдри. Йә, кызым, күп уйланма! Инде акылга килмәдеңме?
Галиябану (үз-үзенә). Күнәм инде. Моннан башка чара юк.
(Атасынарак бер-ике атлап.) Инде... Ихтыярыгыз... Мин шуннан артык каршы тора алмыйм. Сез алай риза булмый торган булгач, карышудан файда чыкмас. Сез минем өчен кайсы яхшы буласын артыграк беләсездер.
Галимә. Менә рәхмәт, кызым! Күптән шулай гына әйткән булсаң, мондый күңелсезлекләр чыкмаган булыр иде. (Аркасыннан сөя.)
Бәдри (тынычланып ). Без бит синең бәхетең өчен тырышабыз...
Ярый әле, соң булса да акылга килдең, Исмәгыйльгә барырга риза булдың бит инде?
Галиябану. Сезнең теләвегезгә риза булдым. Ихтыярыгыз.
Бәдри (каранып). Әнә Исмәгыйль үзе дә килә. Елаганыңны белдермә! Кара, уйлап сөйлә!
Исмәгыйль керә.
Исмәгыйль. Исәнме, Галиябану!
Галиябану баш ия. Әндәшми.
Бәдри (ачык чырай белән). Насыйп булса, иртәгә никах укытырбыз инде, кияү.
Галиябану сискәнеп китә.
Исмәгыйль (куанып). Әш булдымыни?
Галимә. Синең кебек егет булганда, бик куанып инде.
Бәдри. Бала бит әле, ялгышкан гына. Төшендереп биргәч, бик куанып риза булды.
Исмәгыйль (иркәләп кенә). Шулаймыни, Галиябану туташ?
Галиябану эндәшми.
Бәдри. Ул ояла инде.
Исмәгыйль. Алайса, кулыңны гына бир!
Галиябану хәрәкәтсез тора.
Галимә, Бәдри (икесе бергә). Кулыңны бир! Бир, кызым!
Галиябану (кулын биреп). Җаның тыныч булсын!
Исмәгыйль. Менә рәхмәт.
Картлар куанышалар.
Исмәгыйль. Ярый, бүгенгә мин китәм. Калганы иртәгә. Хушыгыз!
Бәдри (иелеп калып). Хуш, хуш! Аллага тапшырдык...
Пәрдә төшә.
Шул ук күренеш. Төн уртасы. Ай нурларын коя. Тынлык.
Акрын гына Исмәгыйль керә.
Исмәгыйль. Йоклыйлар. Бөтен җир тынлыкка калган. Тик мин генә йоклый алмыйм. Менә тагы монда килдем. Ник килдем мин монда? Төнлә ни бар миңа монда? Галиябануның бүлмәсенә керергәме?..
Юк... Мине монда көнчелек китерә. Галиябануны Хәлилдән көнләү китерә. Көнләү генә дә түгел, курку китерә... Кызның атасын сатып алдым. Кыз да инде чәпчи алмас. Тик иртәгә никахны беркеткәнчегә кадәр, Хәлилдән сакларга кирәк. Төнлә килеп, Галиябануны тагы айнытып йөрмәсен... (Бик горурлык белән.) И Хәлил, көчле белән көрәшмиләр аны! Күп телеңне тыймасаң чәнчелеп төштеңме! Шулай була ул... Имеш, аны Галиябану сөя. Инде менә сөеп карасын.
Мин аны ничек тота белермен. Әгәр юньгә килми икән, миңа нәрсә!
Соңыннан ник миңа димәгәе чәнчелми... Миңа намус кыйбат. Миңа исемне җуймау кыйбат. Миңа Исмәгыйль отылды дигән сүзне ишетмәү кыйбат. Матурлыгы белән бөтен тирәдә дан тоткан кызның миннән узып башкага китүе — ул ни дигән хурлык... Менә нинди генә юл белән булса да, мин шул хурлыкны күтәрмәскә тиеш. Тәмам кармакка эләктергәнче кирәк булган сәбәпләрнең ниндиеннән дә мин качмам.
Йоклыймы икән үзе? (Акрын гына барып, тәрәзәдән карап килә.) Йоклмй, ахры... Урынына йөзтүбән яткан. Елый-елый йоклап киткәндер.
Әйдә, ела! Кичә бик шәп идең әле. Ерак бара алмадың шикелле...
(Чыбыклар чытырдаган тавыш ишетеп.) Бу ни?.. (Тыңлап тора.)
Берәү килә, ахры. (Чыбыклар арасыннан күрергә тырышып ). Берәү килә... Хәлилдер... Әгәр Хәлил булса?.. Мөгаен, шул булыр, кем килсен бүтән... (Карап.) Хәлил. Ярый, кил! Мин сиңа кемлегемне танытыйм. (Кесәсеннән револьверын алып.) Күп шаяра башласаң, мин сине моның белән дә сыйлый белермен. (Агачларга ышыклана.)
Акрын гына басып, як-ягына карана-карана, сакланып кына, Хәлил килеп керә.
Хәлил (сәхнә уртасында туктап). Ни хәлләр бар икән бу йортта? Әшләр башкачага әйләнгән булып, саклап торып, харап итә күрмәсеннәр. (Галиябану тәрәзәсенә барып сузылып карый, як-ягына карап алып, сакланып кына тәрәзәне чиртә.)
Исмәгыйль револьверын тоткан килеш бик җентекләп карап тора. Хәлил, азрак көтеп торып, тәрәзә ачылмагач җырлый.
Тәрәзәгә егет килгән,
Йоклап ятма, гөлкәем;
Ябышып чыкмый үз-үзеңне
Утка атма, гөлкәем!
(Тагы чиртә, тәрәзә ачыла.)
Галиябану. Хәлил, килдеңме?
Хәлил. Йә, эшләр ничек?
Галиябану. И җаным, мине Исмәгыйльгә барырга күндерер өчен күрсәтмәгәнне калдырмадылар.
Хәлил. Мин әйткәнчә эшләмәдеңмени?!
Галиябану. Монда башта ук зур ялгышлык булган. Әтиләр мине
Исмәгыйльгә бирдек дип белгәннәр. Мин моны ишеткәч, аптырап калып, нишләгәнемне дә белмәдем.
Хәлил. Менә кирәк булса! Соң, ничек бетте?
Галиябану. Риза булган булып, эшне чак юнәттем.
Исмәгыйль зур үзгәреш ясый. Ачуыннан нишләргә белми.
Хәлил. Мин атлар, кешеләр алып килдем. Куралар артында гына тора. Китик, алайса, тиз!
Исмәгыйль револьверын тотып, атылып чыкмакчы була. Тагы тыела.
Галиябану. Якын-тирәдә кеше-кара юкмы?
Хәлил. Юк, әйдә тизрәк!
Галиябану тәрәзәдән төшә, Хәлил күтәреп ала.
Исмәгыйль (чыдый алмый өсләренә атыла азып). Бетерәм!
Галиябану. Беленмәсәк кенә ярар иде.
Хәлил (Галиябануның биленнән алып ). Хәерле сәгатьтә!
Галиябану (кузгалмыйча). Бик куркам, беленмәбез микән?
Хәлил. Бернәрсә дә юк. Әйдә, дим, минуты кыйбат.
Галиябану. Кешеләр килеп тотсалар, нихәл итәрбез?
Хәлил. Галиябану, болай тору үзе куркыныч бит. Бер дә каушама, нык бул! Атла аягыңны! Ул михнәткә түгел... бәхеткә таба, аны анык бел!
Галиябану. Хәерле генә булсын инде!
Хәлил. Йә, киттек...
Галиябануның биленнән тоткан көе йөгереп китә башлыйлар. Исмәгыйль, револьверлы кулын кесәсенә тыгып, тып итеп алларына килеп баса. Болар кире чигенәләр.
Галиябану (бик куркып). Ах!
Хәлил (курку-ачу катыш ). Ни кирәк сиңа?
Исмәгыйль (бик каты ачу белән). Җибәр Галиябануны!
Хәлил. Ник җибәрим мин аны?! (Китмәкче була.)
Исмәгыйль (револьверын төзәп ). Кузгалма!
Галиябану. Һай! (Куллары белән йөзен басып, Хәлилнең күкрәгенә каплана.)
Хәлил. Куй! (Куркып чигенеп китә.)
Исмәгыйль. Бир яхшылык белән Галиябануны!.. Йә Галиябануны бирәсең, йә җаныңны!
Хәлил. Булмас нәрсә белән кыстама. Җибәр безне. Үзеңә дә файда юк.
Исмәгыйль. Минем файда, зыянымда синең эшең булмасын.
Миннән йә Галиябануны, йә җаныңны биреп котыласың.
Хәлил (бик аптырап). Уйла, зинһар, Исмәгыйль. Мине үтергән белән барыбер Галиябануны ала алмыйсың бит...
Исмәгыйль. Анда синең эшең булмасын! Анысын мин үзем карармын. Син менә үз хәлеңне тикшер. Ташлыйсыңмы яхшылык белән, юкмы?
Галиябану (чак кына башын күтәреп, револьверга күзен төшерми генә). Зинһар, Исмәгыйль абый, безне җәберләмә!
Хәлил. Без кечкенәдән бер-беребезне сөеп вәгъдәләр бирештек.
Сиңа көндәш булу дигәнне уйлаганым да юк. Син дә безне бикәргә харап итмә!
Исмәгыйль. Ник шунда Ходай үзе никахыгызны укып яратмаган. Ул сүзләрнең берсе дә колагыма керми хәзер. Тик сез минем алдымда калтырап торырга тиеш икәнне генә беләм һәм менә шуны күзем белән күреп торам. (Револьверын Хәлилнең маңгаена ук китереп.) Менә Исмәгыйльнең кулы бу җирдән вагъдаларегезнен, көле күккә очканнан соң гына алыныр...
Галиябану (хәлдән таеп). Атма! Атма!
Исмәгыйль. Кит Хәлилең яныннан, ташла аны!
Хәлил белән Галиябану нишләргә белми аптырашып торалар.
Исмәгыйль (аз гына көтеп тора да сул кулы белән Галиябануның кулына ябыша, Галиябану тартыла, көч белән тартып алып
Хәлилгә). Йә туры гына чыгып кит, йә дөнья белән хушлаш! Бер минут срок сиңа...
Хәлил кинәт Исмәгыйльнең өстенә очып куна. Исмәгыйль атарга өлгерә алмый кала. Револьверы җиргә төшә. Икәу алына башлыйлар. Ахыр Исмәгыйль, Хәлилне җиргә егып, өстенә атлана. Ләкин Хәлил җирдәге револьверны алып өлгерә дә яткан җиреннән өстендәге Исмәгыйльгә төзи.
Исмәгыйль (кире чигенә биреп ). Шаяртма, дим, минем белән!
Хәлил. Тор! Атам!
Исмәгыйль. Уйнама, дим! (Акрын гына тора.)
Хәлил (револьверны төзәгән килеш торып). Менә инде хәзер син минем кулда. Инде мин синең язмыш белән уйныйм. Бездән каласынмы? Юкмы?
Галиябану (Хәлилгә килеп ябышып). Ай, үзеңне харап итәсең.
Ташла, зинһар! Атма, дим, Хәлил! Ташла җиргә аны! Ташла, зинһар, татпла!
Исмәгыйль. Йә, күрсәт егетлегеңне.
Хәлил. Синең кебек этне атарга хурланам. (Револьверны җиргә бәрә.)
Исмәгыйль револьверга ташлана.
Ал, иманың булмаса, шул җиргә ташланган алтатарны!
Исмәгыйль. Кит, сөйләнмә! Тыясыңмы телеңне? Китәсеңме яхшы чакта?
Галиябану. Имансыз ук икәнсең!
Хәлил. Ник китим мин?!
Исмәгыйль. Китәсеңме дим?
Хәлил, ике бармагын авызына кабып, әче итеп сызгыра.
Исмәгыйль (револьверын төзәп). Стоп! Ә, син шулаймыни?!
Галиябану (кулын сузып, Исмәгыйльгә каршы йөгереп ). Зинһар,
Исмәгыйль абый!..
Исмәгыйль (төртеп җибәреп). Кит моннан!
Галиябану (аягына егылып). Кызган!
Хәлил. Ялынма ул эткә!
Исмәгыйль (ачуыннан буылып). Ә, этме?!
Хәлил. Әт син! (Кесәсеннән пәке чыгарып, Исмәгыйльгә һөҗүм итә.)
Исмәгыйль. Мә, алайса! (Атып җибәрә.)
Хәлил чалкан килеп төшә.
Галиябану (сикереп торып, әче тавыш белән кычкыра). Ах!
Хәлилнең шаһитлары Сибгать белән Хәмзә йөгереп киләләр.
Хәмзә. Ни булды, ни булды?
Сибгать. Нишләде? Кем атты?
Хәлилне карыйлар. Хәлил газаплана. Исмәгыйль шашып кала. Качарга да, качмаска да белми. Галиябану Хәлилгә ташлана.
Хәмзә. Кем атты? Кемнән бу эш? (Исмәгыйльгә бара.)
Сибгать (каты тавыш белән кычкыра). Килегез! Кеше үтерделәр!
Исмәгыйль. Ник кычкырасың! Ул үзен үзе атты.
Галиябану (күтәрелеп ). Хәлилне Исмәгыйль атты.
Исмәгыйль. Алдама!
Сибгать. Син аткансың, бәдбәхет!
Хәмзә (читкә карап). Бар, бар, Ибрай абзый, кире йөгер. Старшинаны чакырыгыз! Үтереш!
Исмәгыйль. Кара, миңа бәйләнмәгез!
Хәмзә. Хәзер күз алдында булган эшне танмакчы да буласыңмы?
(Барып ябыша.)
Исмәгыйль (селтәнеп). Не смей миңа ябышырга!
Өй яктан күлмәк-ыштаннан гына Бәдри, эчке киемнәрдән Галимә, алар артыннан башкалар йөгереп киләләр.
Килүчеләр. Ни булды? Нишләделәр? (Хәлилне күреп чигенеп китәләр.)
Галимә. Ай Аллам!
Бәдри. Бу ни эш? Бу кайсыгыздан?
Галиябану (елап). Хәлил җаным, үләсеңмени?..
Хәлил. Уф! (Газаплана.)
Хәмзә. Менә Хәлилне атканнар.
Бәдри (Исмәгыйльне абайлап, үз-үзенә ). Ай, эшне бозган, ахры.
Йөгерә-йөгерә старшина һәм ике кеше керәләр.
Старшина. Нишләдегез? Ни булды, үтерешме?
Бәдри. Үзебез дә белмибез. Яңа чыгып шушы хәлне күреп торабыз.
Галиябану. Исмәгыйль атты. Тотыгыз атучыны!
Соңгы килгәннәр, гаҗәпләнеп, Исмәгыйльгә карыйлар.
Исмәгыйль. Минем атканым юк. Ул үзе атты.
Кайсылары Хәлилне барып карыйлар.
Старшина. Нинди эш бу? Өстендә булучы бармы? (Хәмзәләргә.)
Сез монда кайчан килдегез?
Сибгать. Без әче сызгырган тавышны ишетеп килә идек. Килеп җиткәндә, алтатар шартлады. Без күргәндә, Хәлил шулай ята,
Исмәгыйль, шашып, нишләргә белми торадыр иде.
Исмәгыйль. Мин атмадым. Миңа бәйләнмәгез.
Старшина (җилкәсен сикертеп ). Гаҗәп! (Хәлил янына барып.)
Җаны бармы?
Бер кеше. Бар.
Старшина (Хәлил янында яткан пәкене табып алып). Бу нинди пәке?
Исмәгыйль. Ул... пәке... Хәлил мине атмакчы булды да, мин, үземне саклар өчен, пәке алдым.
Галиябану (кычкырып). Ялган!
Старшина. Син сабыр ит.
Бәдри (Галиябануга). Тор, Галиябану, аннан! Сиңа алай утыру ярамый.
Галимә. Әйдә, Галиябану, өйгә керик.
Бәдри белән Галимә Галиябануны торгызалар.
Галиябану. Зинһар, ичмасам, соң сулуларында...
Бәдри (ачуланыбрак ). Шаулама күп!
Старшина. Әйе, аны алып керсәгез дә ярый.
Хәмзә. Ник алып керергә? Бу эштә иң кирәкле кеше бит ул, алып китмәгез.
Бәдри ирексез туктый. Галимә Галиябануны тотып тора.
Старшина (Исмәгыйльгә). Ничек соң ул элек сине атмакчы булып, соңынтын үзе атылды?
Исмәгыйль. Мин сезгә үзе атылды дип әйтәм бит, нигә аны төпчеп сорыйсың? Мин үтергән дияргә сметь итәсезме әллә?!
Бер кеше. Исмәгыйль нигә алай эшләсен, әйе...
Старшина. Булуын булмас... та...
Галиябану. Аз гына Ходайдан куркыгыз, белә торып бер ерткычны яклыйсыз.
Бәдри. Тик тор, дим.
Галиябану (тайпылып, тырышып-тырышып). Мине Исмәгыйльгә көчләп бирмәкче булдылар. Мин мәңге аңа булачак түгел.
Үземне суга атып булса да, аңа бирелмәм. Мин Хәлилне генә сөям. Ул минем өчен үзен харап итте. Миңа биргән вәгъдәсен ул актык чиккә кадәр саклагач, мин дә аның хакын мәңге саклармын. (Галимәдән ычкынып, Исмәгыйльнең алдына ук басып.) Әйт менә, мин үтермәдем дип, минем күземә карап, аны син үтердең! Син бит!
Исмәгыйль җавапсыз, Галиябануның күзенә карап торып калтырап китә.
Галиябану. Инде танмакчы буласыңмы? Аны син аттың! Син үтердең!
Исмәгыйль (иреген җуеп). Әйе, мин үтердем.
Һәммә кешедә үзгәреш.
Бәдри. Ах, Исмәгыйль, бик зур хаталык.
Галимә. Өметсез үк икәнсең! Без сиңа бердәнбер алма кебек кызыбызны бирергә йөрибез тагы, син, алайса, кеше үтерүче икәнсең!
Исмәгыйль. Мин үтердем, мин аттым. Ачуымнан белешми аттым. Мин аны куркытмакчы гына булган идем, ул пәкесен чыгаргач, белешми атып җибәрдем.
Старшина (бераз аптырап нишләргә белми торгач кыймыйчарак). Алайса, без сине кулга алырга тиешлебез.
Сибгать. Үзе өстенә алып торганда, якламакчы буласызмы әллә?
Хәмзә. Тотыгыз атучыны!
Старшина (Сибгатькә). Уйлап сөйлә, егет!
Хәлил. Уф!.. Үләм.
Исмәгыйль. Мин, бу эшне эшләвемә үкенеп, гаебемне муеныма алам. Судның туры хөкеменә биреләм.
Старшина (кешеләргә). Әйдәгез, без гаеплене алып китик!
Кешеләр Исмәгыйльне тоталар.
(Калучыларга.) Сез Хәлилне карагыз. (Пәке белән револьверны ала.) Өлгерсәм килеп җитәрмен, килә алмасам, өенә илтә торырсыз.
Әйдәгез!
Китәләр.
Галимә. Без аңа кыз бирергә йөрибез тагы.
Бәдри. Шаулама инде!
Галимә (Хәлилгә барып). Хәлил! Хәлил! Улым, хәлең ничек?
Хәмзә. Хәлил, Хәлил!
Башкалар да Хәлил янына җыела.
Хәлил. Үләм... (Газаплана.)
Галиябану (елап). Хәлил, китәсең бит...
Галимә. И бичара, бичара. Болай ук булуын белмәдем лә, белмәдем...
Сибгать. Иптәш, Хәлил...
Хәлил. Галия... бану... (Кулын суза.)
Галиябану (кулын тотып). Хәлил! Җаным!..
Хәлил (газапланып күтәрелеп). Кил... Үләм
Галиябану (Хәлилнең башын кочагына алып, елап). Шулай ук аерылабызмыни?!
Хәлил (өзеп-өзеп кенә). Инде үлсәм дә... үкенмим, Галиябану, сылуым... иркәм, җан... бирәмен... куе... ның... да... (Үлә.)
Галиябану. Үлде. (Елый.)
Галимә (елап). И Ходаем, изге җаннардан ит!
Сибгать (кулының тамырын тотып карап). И дускай, үлдең бит!
Хәмзә. Хуш, иптәш, мәңгегә!
Бәдри. Алып китәргә кирәк инде.
Галимә. Ипләп салыгыз әле.
Сибгать. Бәдри абзый, ат җигәргә кирәк иде.
Бәдри. Гыймади, бар, син тизрәк ат җик!
Хәлилне сузып салалар.
Галиябану (Хәлилнең янына тезләнеп). Хуш, җаным, Галиябануына кавышу шатлыгы урынына синең җеназан, өстендә елап утырырга туры килә инде. Хәлил! Күңелемнең иң тирән җиреннән, каршымда син бар вакытта гына килеп чыга алган, син «Галиябану» дип атаган көй минем бердәнбер юанычым булып калды. Моннан соң бу көйне сине сагынып җырлармын. Синең төсең итеп тотармын... Хәлил!
Бу көйне синең өчен генә җырлый алган идем. Менә шушы җеназаң өстендә синең исемеңә мәңгелек бүләк итеп багышлыйм... (Бу вакыт ерактан скрипкада «Галиябану» көен уйнаган тавыш ишетелә.
Һәммәсе дә тын гына тәэсирләнеп тыңлап торалар. Бераздан Галиябану бик моңлы итеп кушылып җырлап китә.)
Ак атласым җитмәде,
Алмаз кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән бирле сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,
Ходаем насыйп итмәде.
(Елап, Хәлилнең өстенә ава).

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.