🕙 Минуты чтения - 2

..Гафил Торма...

Общее количество слов 196
Общее количество уникальных слов составляет 106
23.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
32.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
37.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Башың күтәр гафләтдин, гафил торма, «һу» тигел,
  Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма, «һу» тигел.
  «Һу-һу» тийү һу кошы, акар күзендин йәше,
  Көйеп эче һәм тышы, гафил торма, «һу» тигел.
  Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,
  «Һу» дип дидар куларлар, гафил торма, «һу» тигел.
  Йите икьлим гизәрләр, андин күккә ашарлар,
  Бер кадәмдә йитәрләр, гафил торма, «һу» тигел.
  Һу бәхрегә чумарлар, гауваз булып батарлар,
  Һу дәрләрен тирәрләр, гафил йөрмә, «һу» тигел.
  Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри аныкдыр,
  Күзең ачып бакып тор, гафил йөрмә, «һу» тигел.
  И Кол Шәриф, тынмагыл, тәнләр йатып оймагыл,
  Хак зикрени куймагыл, гафил Иәрмә, «һу» тигел.
  
  [Баптын күтәр ваемсызлыктан, белми торма, «Аллаһу» диген,
  Күзең ач син йокыдан, белми торма, «Аллаһу» диген.
  «Һу-һу» дияр һу кошы, агар күзеннән яше,
  Көеп эче һәм тышы, белми торма, «Аллаһу» диген.
  Гашыйк булганнар очарлар, гарше шахига кунарлар,
  «Аллаһу» дип очрашу көтәрләр, белми торма, «Аллаһу» диген.
  Җиде материк гизәрләр, аннан күккә ашарлар,
  Бер атлауда җитәрләр, белми торма, «Аллаһу» диген.
  Аллаһу диңгезенә чумарлар, су асты Иозучесе булып батарлар,
  Аллаһу энҗеләрен чүпләрләр, белми йөрмә, «Аллаһу» диген.
  Оҗмах ишеге ачыктыр, рәхмәтләре билгеледер,
  Күзең ачып карап тор, белми йөрмә, «Аллаһу» диген.
  И Кол Шәриф, тынма син, төннәрен ятып йоклама,
  Аллаһка зикер эйтуне ташлама, белми йөрмә, «Аллаһу» диген.]
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.