Latin

Фуат Мансуров

Общее количество слов 966
Общее количество уникальных слов составляет 692
38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Танылган дирижер Фуат Мансуров Шакир улы Мәскәүдә 12 июньдә 2010, төн эчендә вафат булган. (Россия Көнендә, шул ук көн Алматыда – Сабантуй булды) Үкенечле, йөз яшь яшәсә дә күп булмас иде. Аны белгәннәр, кем булса да, кайгыга уртаклаша.
Ул Алматыда, 10 январь 1928 елда, татар гаиләсендә туган.
Узенең әйтүе буенча : «Сәхнәгә беренче мәртәбә дүрт яшемдә чыктым. Гаиләбез, әтием – дворник, әнием –фабрикада киемнең кесәләрен тегә иде. Уку бетермәгәннәр. Соңрак әни Алматының драм. театрында костюм хәзерләп, тегү цехында эшләде. Мин әнием янында көне-төне булгалый идем. Чио-Чио Санның улы ролендә, 4 яшемдә, оперный сәхнәдә уйнадым. («Я уже больше не вылезал из театра» дигән сүзләре тагын бар.) Шул вакытларда безнең курага, патша заманы офицеры, Николай Расторгуев гаиләсе белән күчеп килә. Хатыны Татьяна Николаевна рояльдә уйный, үзе энглиш, француз, немец телен яхшы белә. Еш кына граммофон уйнатып, Шаляпин, Собиновны ... жырлатып, өйе магнит кебек тарта : бакчада, тәрәзә янында жасмин үскән жирдә утырып, сихерле музыйка тыңлыйм. Бер мәртәбә, утырган жиремдә йоклап та калганмын. Мине озак эзләп, төндә табалар. Татьяна Николаевна белән дуслашып, кияве үлгәч, әтиемә мөрәжәгать итеп, мине тәрбияләр өчен үзенә бирүләрен сораган. Әтием риза булмаган. Татьяна Николаевна француз телен өйрәтте, 6 яшемдә иркен сөйләшә башладым. Миңа 5 яшь тулганда, ул музыка мәктәбенә алып барды. (Фуат Мансуровның музыйка яратып, үсү, алга бару процессында Татьяна Николаевнаның роле әйтеп бетергесез) Әтием музыйка – бушка вакыт уздыру, профессия тугел диде. Аны ихтирам итүдән, Алматы университетына физико-математика факультетына укырга кердем ... «. Бер Укуны бетерү житми, Алма-Ата консерваториясының (Курмангазы ис.) опера һәм симфония отделениясын бетерә.
«Күпмедер вакыт узгач белдем, музыкасыз тора алмыйм. Алматының опера театрында суфлер булып эшли башладым. Духовой оркестрда уйнап, дирижерлар конкурсында, Мәскәүгә, Шостакович белән бергә килеп, мин әле яшь егет, тромбон глиссандо уйнагыз дип таләп иттем... Консерватория профессоры, син ни беләсең бу инструмент турында дигәндәй, мыгырдап : «Без алай итә алмыйбыз» ди.
Залда : «Ничек инде. Мансуров тромбонист түгел бит, нәрсә ул белә?» Ә мин аны өйдә, шул жирен йөзәр тапкыр уйнаган идем.»
»Экзотик инструментлар эчәндә - гобой д`амур, Тагын труба, валторна, тромбон, саксофон, мин аларның барында да уйный алам. Виолончель турында әйтмим дә. 11яшемдә Алматының Сталин ис. (соңрак Маншук Маметова) 28нче мәктәбендә духовой оркестрда иң беренче уйнаган әсәрем, билгеле марш »Прощание Славянки». 1941 ел. безнең оркестр фронтка китүчеләрне шушы марш белән озатты.»
1953-1956 еллар Алматының, Абай исемле Казак опера һәм балет театрында эшли. 1958 елда Казак ССР дәүләт симфония оркестрын оештырып, үзе башкарып эшли башлый. 1969 елдан Казакстан театрында баш дирижер булып, оркестрда житәкчелек иткән. (Фуат Мансуровның Казакстанда булган вакытын күберәк язырга тырышам.)
»Физмат университетын бетереп, 21 яшемдә диплом алуым, минем өчен зур бүләк булды» ди. Алты ел Алматы университетынын профессор Персидский кафедрасында лексия укыган. Аның теоремаларын һәр математик белә.
Атаклы Фуат Мансуров тагын исенә ала : »Мәктәптә этеп-төртеп (я влез) духовой оркестрга кердем. Иң беренче музыка, минем миемдә сакланып калган ... Ул, 1941 ел ; без фронтка Генерал Панфиловның 8-гвардия дивизиясын озаттык. Ул Алматы станциясында. Анда ике вокзал, «1 Алматы», »2 Алматы» . Беренче Алматыда зур мәйдан иде, берничә оркестр булды ... Без «Прощание славянки» уйнадык ... Миңа шул музыка тавышы ишетелә, күзем яшькә тула... Шул вакытның символы булып калды.»
1963 елда Мәскәү дәүләт консерватория аспирантурасын бетерә.
1986 елда Казан консерваториясы профессоры, татар музыйкасын, классиканы саклап, яңалык кертер өчен тырышып, сәнгать юлына күп фикер, көч биргән.
«Мин эшләтә алам» интервьюда : «80-нче елның ахырында Татарстан симфония оркестрында житәкчелек иттем. Әдәпсезлеккә кушмагыз, чынлап әйтәм, оркестрны Россияның иң яхшы коллективы итеп чыгардым. Сәбәбе нәрсәдә? Мәскәү консерваториясында минем Укытучыларым иң көчлеләрдән булды ... Төрле инструментларда уйный алам, репетиция үткәрүгә жентекләп, вак-төягенә дә хәзерләнәм – жилләтеп дигәндәй уйнап, китап текстларын укып, аңлатып күрсәтеп бирүдә проблем булмый.»
Кайда барса да зур хөрмәт. Индияда «маэстро» дип, сыйлап аңа слуга (өй хезмәтчесе) биргәннәр.
Мәскәүдә узган яшьләр һәм студентларның Ү1 Бөтендөнья фестивалендә (1957) лауреат исемен ала.
Татарстан Республикасының
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты. «Знак почета» ордены; безнеңчә әйтсәк, »Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, 2005 ел. »В память 1000 летия Казани » – шундый тагын башка күп бүләкләр иясе.
Бик күп телләр белә. Казак теле – үз телем кебек, татарчаны Казанга баргач өйрәнгән, үзбәк... һ.б. Француз телен рус теленнән яхшырак белә икән. Алматыга яңа килгән немец теле укытучысы И.Врублевская «рус телен кушып сөйләмәгез» дип, каты таләп итеп укыткан. Бу предметны балалар яратмаганнар – сугыш барган вакыт бит.
Спортта : Альпинизм, Тимераякта шуу ярышында мастер спорта, Свердловскта 1,5 км йөгерештә беренче урын алган, мәктәптә 10-сыйныфта математика олимпиадасында беренче урын ала; шахмат буенча – беренче разряд. Корылыш эшләрен дә яраткан.
Россияда аны мактап, көлеп «Кабат андый кешене ясамыйлар» дип әйтәләр икән.
Театр сәхнәсендә Н. Жигановның »Джалиль» һәм »Алтынчач» операсы куела; Дж. Верди »Трубадур» һәм »Травиата»; »Царская невеста» Н. Римский-Корсаков. Балетлар : «Жизель», »Болеро»... һ.б.
Бөтендөньяга танылган житәкче музыкант Фуат Мансуров Шакирович бик күп чит ил театры, оркестрлары белән ярдәмчелек фикер төзеп хезмәт иткән. Концерт программасы, спектакль булса да Америкада, Англия, Франция, Германия ... һ.б. , оркестрның бармаган иле юк дисәң була. 78 яшендә Бөтендөньяга билгеле иң көчле дирижер булып саналган.
Исендә калганнар (интервью) :
Гаиләм зур гына – хатыным, улым һәм кызым. Моны сөйләүе дә авыр : хатыным, балаларым автомобиль катастрофасына эләктеләр – кызым гына исән калды. Без хәзер Мәскәүдә бергә яшибез, кызым, үзем һәм оныкларым. Дачабыз бар, анда үзем өч этажлы өй cалдым, 58 тәрәзәле, якты. Казанда тагын кызым, Анечка яши, 14 яшьтә.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 80 яшьлек юбилеенда, Фуат Мансуров башкалар кебек гади кеше түгел, акылга сыймаслык, киң мәгълүматле икәнен халыкка искәртә. «Сез иң кыен юлны сайлагансыз.» Юбилярга мөрәжәгать итеп, бу юлны иң талантлы кеше генә сайлый ала, - дигән.
Фуат Мансуровка югары дәрәжә Республика бүләге, «За заслуги перед Республикой Татарстан» орденын тапшыра. Бу бик сирәк бирелә торган бүләк. Беренче орден РФ һәм ТР халык артисты Илһам Шакировка бирелгән.
«Дирижер булгач, әйткәнне тыңламаганнар да була, ишетеп беләм» дигән, елмаеп хөрмәтле Татарстан президенты Минтимер Шаймиев.
Дирижер бик риза, республика житәкчесенең культураны үстерү мәсьәләсенә күңел куюына куана.
Аның музыйкага булган таланты, табигый сәләте, тулысынча күпкырлы эшкә яраклы булуы, кемне булса да хәйран калдыра.
Борыңгы Грецияда «талант» дигән – авырлык үлчәве, акча берәмлеге булып саналган. Алтынны, акчаны жиргә күмәләр бит.
Ә бу талантлы кешене, маэстроны югалтасы килми. Чыгыш Укуы буенча әйтсәк, Жаны кире әйләнеп кайтып, көчле сабырлы жан булып яктылык юлында яшәсен.
14июнь 2010

Талантына сокланып,
кайгыга уртаклашып
Наиля Абдулкәримова
Галибә Исмаилова
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.