Latin

Фәим Кода

Общее количество слов 2256
Общее количество уникальных слов составляет 1338
34.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
45.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
52.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Алма-ата поезды Мәскәвнең Казан вокзалына бер минуткада кичекми килеп туктады.
Мин вагоннан төшүемә мине ерак кардәшем булсада яштә бергә дуслашып йөрегән, Фәим дустым каршы алды.
Мин беренчегенә Мәскәүгә килүем булмасада Фәимнең шәһәрне яхшы белгәннеге, шак каттырды.
Үзе таксида эшләгәнгәмедер Мәскәүне бик якшы белә, тик үз таксисында төгел, дусты белән мине каршы алырга чыккан, соралган эштән, соралып калган , кунак килгәч аны каршы алырга кунак итәргә кирәклеген Фәим бик якшы белә, үзе Дәргачта торсада бөтен язларны, җәйләрне безнең авылда эшләп үткәрде. Кунак алу тәртибен белә.
Тиз арада барып җиттек, Сталин заманында төзелгән комуналкада тора, комуналкада алты бүлмә, икесе аларныкы, ике күршесе, хатыны өстәл аныклап куйган, Наташа исеме Дәргач кызы, кызлары Людмила исемле, яңы гына үзенә ундүрт тулган, буйга Наташаны узган инде, багышка атасына охшый, куз алгысыз чибәр кыз, ике чит ил теләрен белә инглизча да, испанча да җиңел сүли.
Алар өйләнешкәндә мин армия сафларында идем, бәлки авылда булсам эләккән булыр идем туйларына.
Фәим армиядән миннән иртәрәк кайтты, мин техникумда укыганга армиягә соңрак бардым.
Ә Фәим сигезенче сыныфны бетергәч, әнисе ялгыз гына эшләгәнгә, тизрәк анасына булышырга диеп механизатор һөнәрен үзләштерү өчен СПТУ-га укырга керде. Аз булсада язларын, җәйләрен тракторда, комбаенда колхозда практикада эшләп, әнисенә ярдәм итә алалды.
Фәимне әнисе яңгызы үстерде, шондый матур, акыллы, эшчән хатын ялгыз калуының тарихы, сугыштан соңгы яшәргә авыр булган елларга барып тоташа.
Ул елларда авылда яңа үсеп килгән яшләр, колхозда төп хезмәтче, тик колхоз берни түләми, авылда акча түли торган урын бар, ул МТС, тик ары эшкә керүе кыен. Башта ике ел прицепчик эшләгәч кенә комбайнерга я тракториска укырга җибәрәләр.
МТС Верхазовкада булсада, никтер Сафаровский диеп аталган, халык сүләве буенча МТС ны Сафаркада төзергә тиеш булалар, тик директоры Батраев Алләм авыл кешесе булганга ничектер, нинди юллар беләндер МТС-ны авылга, Верхазовкага, төзиләр, авыл өчен бу хәл нинди отышлы икәнен авыл халкы бик тиз аңгарып ала.
Әллә ничә хуҗалыкны техника белән тәкмин итүче була торып, авыл халкының күбесенең эш урнысы булып китә.
Чагыштырмача гына булсада, МТС-та эшләгән авыл халкы тормошны җиңелерәк торырга мөмкиннек ала.
Фәимнең әнисен дә Роза апаныда ике ел прицепта эшләгәч илленче елның көзендә авылдан 10 кеше арасында( Калага) җибәрәләр, кала диеп тирәдәге татар авыллары һәм казах җәмияте Новоузенск шәһәрен атый, ул бороннан шулай килгән, ник дисәң ул татар авылларының өяз үзәге булып торган, бердән бер, авыллар арасында аларга якын торган шәһәр.
Новоузенский шәһәрендә механизаторлар мәктәбе комбайнерлар, тракторислар аныклый , ул мәктәп 1934 елны Нарком- земның указы белән комбайнерлар мәктәбе булып ачылсада, сугыштан соң механизаторлар мәктәбенә әверелә.
Сугыштан соң, Советлар Союзында Ростселмашта, 1947 елны присепной комбаен Сталенес-6 чыга башлый, Сталенес-6 уңайлаштырылган Сталенес-1 булсада, 1950 елны урып җиюдан соң МТС-ка килгән Сталенес-6 комбаеннарында эшли белүче булмый.
Авылдан укырга җибәрелгән кешләр завод чыгарган яңа техниканы узләштерегә тиеш булалар.
Ун кешенең, унысыда яшләр, араларында армиядән яңа кайткан танкист Сәгитта була, ул техника белән таныш булганга укырга барган авыл кызларына техниканы үзләштерергә ярдәм итә.
Уку барышында Роза белән Сәгит якынырак танышалар һәм бер бересен яратышалар, гомер гомергә ничек килгән, Такташ язганча - Мәхәббәт ул иске нәрсә, һәр бер йөрәк аны яңарта...
Ике яшнең арасында мәхәббәт уты кабынып китә, озын-озак уйламыча кушылаларда, аерым фатирга чыгып, тора башлылар.
Тик бәхетләре кыска булып чыга, авылга кайткач Сәгитның ата-анасы, бигрәктә өлкән апасы Мәнсура, Сәгытка Розага өйләнергә рөхсәт бирмиләр, бөгенге көннең күзлегеннән карасаң, гадәттән тыш хәл, тик ул заманда башкача тәрбияләнгән халык торган.
Сәгит анасы, атасы сүзеннән чыкмый, Розага өйләнми, шулай итеп Роза йөкле килеш ялгыз әнисе һәм сеңелесе белән кала.
Вахыт үткәч үкенүчедә булгандыр, тик Роза төгел, акыллы, эшчән, тырыш һәм тыңлыклы егет үсә, тыңлыклы дигәннән Фәим бер очракта Роза апаны, әнисен тыңламый. Бу тыңнамау Наташага өйләнүе.
Фәимнең әнисе, кардәшләре, күпме әйтсәдә, урыс кызына өйләнмә диеп, баре бер җиңәлмиләр, өйләнәм, мин аны яратам, башка миңа бер кемдә кирәкми ди.
Кыз ягыда, ничек кенә каршы булмасыннар, татарга чыкма диеп, Мәскәүдә сине яратып артыңнан йөрегән җигетең бар чык кияүгә анарга дисәләрдә, юк кызда егеттә бер кемне тыңламый бер бересен яратышканга өйләнешәләр.
Урнысы белән әйтеп китәргә кирәк, Наташа әлә ни күзгә бәрелерлек чибәр булмасада, үзенең ягымлылыгы, йәйкәрлеге белән Фәимнең көңеленә хуш килгән. Ә Фәим чын-чыннан чибәр татар җегете, озын буйлы, күркәм йөзле, басым кеше.
Күп кызларның авылда да, Дәргачта да аны үз сөйгәне иткесе келәгәндер, тик адәм баласының көңеленә кем якын күренерен үзе генә белә.
Туйдан соң яшләр Мәскәүгә китә, башта Фәим автобуста эшли, аннары аны якшы водитель булганга ЦК КПСС-ның гаражена күчерәләр, анда өч елга якын хезмәт итә, эш авыр булгангамыдыр әлә инде ирек чикләнгәнгә ЦК КПСС-ның гараҗыннан китә.
Онотырга кирәкми далада үскән кешегә шәһәр шартлары болайда уңайсыз, ә ЦК-да эшләгәч минуты белән урынында булу кирәк.
Мин Мәскәүгә килгәндә, әйткәнемчә таксида эшли иде.
Бер ике көн Мәскәүдә торгач, яңа һәм иске арбатларны йөреп туйгач, Фәимнең торган өе Воровский урамында, Норвегия посольствасына капма-каршы, тәрәзәләреннән күренеп тора, чыгасыңда өйдән йортлар аша биш минутта, Октябрь» кино театырына җитәсең.
Шәһәрнең халык иң куерып торган җирләренең берсе, , , Меня зовут Арлекино» киносының премьерасын шул кинотеатырда бактык.
Кич буе бәхәсләшеп чыктык. Тик бер яштән үк булган хыялыбыз гына үзебезне килештерде.
Безнең икебезнеңдә бала чактагы хыялыбыз, Бородино кырына барырга, аның панарамасын төгел, ә кырын үзен йөреп чыгарга, ник дисәң безнең бик боронгы уртак бабабыз, ул кырда французлар белән сугышкан, кем кул астында сугышканын белмәсәктә, атлы гаскәрдә булганныгы билгеле, сугыштан ике көмеш медаль алып кайтканыда дәлилле.
Аның ике кызы, ул медальларны, чулпыга тагып йөрегәннәр, бабай дәняны куйгач. Медаллар 1918-елга тике бабайның варисларында сакланып килгән, тик патша медальлары диеп, куркып, көмешчедән алкалар ясатканнар.
Азиз бабабызга җир биләмәсендә, Ватан сугышында французлар белән якшы сугышкан өчен, хәзерге безнең авыл кырларыннан бирәләр.
Бородинога җыена-җыена, бердә бер көн, Фәим бер дус егете белән, татар малае, Сәгит исемле, каядыр Измайловада тора, аның машинасында Бородинога барабыз диеп килгәннәр.
Утырдыкта киттек, белгән кешегә әллә ни авыр төгел Бородинога барырга. Минский шоссейсыннан, Можайскины узгач Артемки авылы янында уңга бордык, бер өч чакырым кыр юлыннан үткәч, Утицкий курганына барып терәлдек.
Курганда Сәгитның сүләгәннәрен тыңлагач, Бородино дигән тимер юл станциясенә киттек, анда Бородино кырының мемориал картасы урнаштырган ни булган һәйкәлләрне йөреп чыктык, французларгада куйганнар, ә Кутузов армиясенең шактый өлешен тәшкил иткән татарларга, башкортларга юк, көңелебезне Сәгит кына күтәреп җибәрде, Кутузов һәйкәле янында.
--Чыраегызны сытмагыз Кутузов татар—мишәрләренең табиги ханының Биханың улы Биклемешның варисы.
Аның кем икәнен язып куймасаңда бөтен дөня белә, дөня йөзендә бердән бер кеше, Наполеон Бонопартның ихтиярын сындырган һәм үзен тезләндергән. Анарга кадәр беркемдә җиңәлмәгән армияне җиңгән һәм чигенергә мәҗбур иткән.
Бородинода аның акыл көчен куллана белүе, сугыш кырын аңгара белүе, үзенең кем белән сугышканын онытмауы ота.
Ә аның Платов белән Уваров корпусларының контратакасы, ул контыратаканы кайдан һәм кайчан ясарга тиешлеге Кутузовның Наполеонга дигән күчтәнәче.
Атлы гаскәр һөҗүменә эләккән француз солдатларының паникасы, Наполеонның үзенең дә маршалларыныңда куркудан чәчләрен үрә торгозган, сугыш барышына нокта куймасада, өтер куйган.
Бәлки шул атлы гаскәр эчендә, безнең боронгы бабабыз Азизда атакага баргандыр. Я Кутузовның кияве Кудашев кул астында француз обозларын тартып алгандыр.
Буыннан- буынга сүләп килгән риваятләрдә сөйләнгәнчә, безнең бабайлар 1812 елның сентябер башында гына төгел, 1612 елның сентябер башында да Темников татарларының атлы гаскәре белән Пожарский кул астында (Пожарскида Беклемеш ханның варисы, Кутузовка як-яктан Беклемеш тохымыннан кардәш)Мәскәүне дошманнардан арчыганнар, ике йөз ел үткәч французларны Мәскәүдән шул ук тохым вәкилләре башкармасында куганнар, тиздән французларны Мәскәүдән куып җибәргәнгә ике йөз ел тула, бәлки бу юлы татарлар кирәкмәс, Мәскәүне якларга.
Мәскәүгә кайткач ярты төнгә тике сөйләшеп утырдык, татарлар язмышын, Россия язмышыннан берничектә аерып булмый.
Кайчандыр, татар-мишәрләре, Алтын Урда заманында ук, Мәскәү кенәзләренә йомышка керсәләрдә, Россия өчен каннарын түксәләрдә, җаннарын бирсәләрдә, көңелләрен татар итеп калдырганнар, телләрендә, диннәрендә саклаганнар.
Кемнеңдер җиңелгән татарлар диеп әйтергә теле барсада, бу чи яңгал икәннеге билгеле. Ярты дөняны җиңеп чыккан татарлар, үзләренең рухи көчләрен саклап калган, каһарман бабалары белән горурланалар. Россия дә аларга ихтирам белән караган.
Тик Бородино кырында моселманнарга һәйкәл юк, әллә инде без белми торып аны табалмадык.
Сәгит масхарлап әтмешли без бабаларыбызны яд итерүче тере һәйкәлләр.
Тик бары бер без табалмасакта, 1812 елны Ватан сугышында катнашкан татарларга һәйкәлләр калган, аларны французларның императорлары Наполеон Бонопарт калдырган.
Беренчесе Наполеон Мәскәүне алгач, көтеп-көтептә Россия аның белән сугышны туктату турында килешү төзергә ашыкмагач, үзе Кутузовка ике хат белән Лористонны җибәрә. Тарутинода Кутузов Ларистонны бик якшы каршы ала, хатлар берсе Александер 1 икенчесе Кутузовка үзенә. Наполеон сугышны туктатырга тәгдим итеп язган була.
Үзенә диеп җибәргән хатны Ларистон соралуы буенча Кутузов укыгач, Ларистон анардан, - Я ни әйтәсең, сугышны туктатабызмы дигән сорауына, - Ә без әлдә сугышырга тотынганыбызда юк диеп җавап бирә , тик безнең өчен иң әһәмиятлесе башкасы, ишек төбендә басып торган казакка Кутузов - Озат үзен, сау—сәләмәт Мәскәүгә җитсен, диеп татарча әйтә.
Ларистон урысча белсәдә, татарчадан бу бойрык татар телендә әйтелгәнен генә аңгара. Мәскәүгә кайткач бөтенесен Наполеонга сүләгәннән соң, сүзенең ахтыгында Кутузов үзенең казаклары белән татарча сүли дигәч, Наполеон кәефсезләнеп, -- Юнле урысны кырып юсаң, татар икәнлеге ачыклана, диеп әйтә. Ул әйткән сүз азгына үзгәртелгән килеш булсада халык телендә яши.
Икенчесендә Наполеон калдыра, үзе Парижга кайткач французларны Россия гаскәрләренә каршы күтәрер өчен язган манифестында, Францияне ат ите ашый торган татарлар басып алырга килә диеп яза, күрәсең аны татарлар авыртырлык итеп кыйнаганнар, башкалар турында бөтен Европаны куркыткан император болай аерым язмаган.
Вахыт соң булсада Сәгит өенә китте, без икәү генә бер бүлмәдә калдык елапта алдык, җырлапта алдык дигән шикелле.
Яш чакларыбызны искә төшердек, Фәим безнең колхозда Наил абыйда комбайнер ярдәмчесе булып эшли , миндә шул бригада да эшлим, комбайнер ярдәмчесе булып. Фәимнең әтисе танкист Сәгит абыйда комбайнер булып безнең бригада да эшли.
Бригада ирләре бөтенесе бер сүзгә килеп, алдан сүләшеп куеп, Сәгит абының комбаены емерелеп торганда, беркемдә, кирәкле ачкычларны ул сорагач бирмәскә булдылар, Фәимнән барып сорасын, ничек эндәшер икән улына, Фәим аның улы икәнен бөтен авыл белә, ят кешегәдә бер беренә охшаганлыклары күренеп тора.
Бригада төшке ашка туктаган, халык ашап-эчеп тора, кыр читендә, Сәгит абый барысыннанда, кирәкле ачкычны сорап чыккан, беркедә бирмәгән, чәй эчеп торган Наил абый, Сәгит абый миндә бар андый ачкыч, Фәим бирсен, барып сора диеп тәкдим ите.
Без тын алмыча, тэатрда драма баккан көбек, карап торабыз мин Фәим янына якынырак килдем, Сәгит абый килдедә, - Братишка син бир инде миңа шул ачкычны диеп, Фәимгә эндәште, Фәимнең күзләре мөлдерәмә яш белән тулган, ачкычны бирде, Наил абый түзмәде,
- Нинди ул сиңа братишка, улың була, улым диеп әйтмисең икән, малай диен, ату братишка, мотрос табылган диеп барча халыкның рызасызлыгын белдерде. Сәгит абының кыланышы тиешле төгел икәнен без яшүсмерләрдә күреп тордык.
Бу хәлдән соң халык Фәимгә ололау күзеннән карый башлады, сирәк кеше мондый күренештә үзен сабыр тотала.
Шулай без сүли—сүли таң ата язган, йокы туймасада, бергә булудан көңел тулы.
Китү көнедә килеп җитте, Фәим мине Казан вокзалыннан озатты.
Озатканда мин анарга, Дәргачка килә калсаң, миңада җитеш, диеп кабат чакырып куйдым.
Тик ул Дәргачка килсәдә, Дәргачта сеңеле Алия тора, ни сәбәпледер миңа җитешәлмәде.
Алияне күреп сөйләшкән идем, Фәим Наташа белән аерылышканнар, Фәим яңадан өйләнгән, Наташа кияүгә чыкканмы аны сорамадым.
Фәимнең яңа адресен алдым, әле ул , , Речной вокзал»метро станциясе янында тора диеп миңа аңгарты Алия.
Уйламаган идем тагын Мәскәүгә барыга диеп, барырга туры килде.
Кинәттән заманалар үзгәрде, ишеккә капитализм шакый башлады, ил башлыклары, кичәге дошманнарыбыз белән кочаклашып үбешә башладылар, тирә якта колхозлар бөлгеннеккә төште.
Халык фермерга чыга башлады, бездә агай—эне белән сүләшеп фермер хуҗалыгы төзедек.
Хуҗалыкта машина юк, банктан кридит алып, Мәскәүнең ЗИЛ заводыннан машина алырга килештек.
Мәскәүдә Фәимгә барып төштек, ул безгә ярдәм итте, машина алганда да, машина алгынча аның фатирында тордыкта.
Яш хатынының исме Лариса игезәк кыз туган, Алла һәм Таня Тяпаевалар, әле Фәимнең өч кызы, бер малай да юк диеп хафалана, бердә кайгырма Фәим дим, туар кызларың малайлар.
Наташасы кире үз фамилясына күчкән ә кызы әтисенең фамилясында калган, Фәим кызым белән аралашам, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәм, арабыз якшы диеп сүләд.
Озак вахыт Фәимне күрергә туры килмәде, сеңелесе Алия беләндә, ничектер очрашалмадым.
Нәрсәдер йомыш чыгып, Дәргачка баргач, Алиянең хәлен белергә булдым, очрашып хәлен сорашкач, Фәим ничек саумы үзе, хезмәте кая, кызлары саумы дигәч, - Хезмәте таксида, зур кызы Людасы кияүгә чыккан , миңа Фәим шалтыратып әйте Люда килгән иде ди, кияүгә чыга, ярый балам бәхетле бул диеп, фатихасын биргән Фәим, миңа сүләде ди Алия, - Туйга бармаган, ул бармагач безнедә чакырмадылар, Алиянең көңеле калганныгы күренеп тора.
- Синең Алия көңелең калмасын, Фәим хатынсыз баргысы келәмәгәндер, ә хатыны белән Наташа чакыртмас.
- Я мин аны бөтенесен аңгарып торам, тик мин атасы ягынна бердән бер апасы, Людага шалтратырга була иде, кешләрдән якшы тәгел, сорашалар ник туйга бармадыгыз диеп, дәшми йөрим.
Мин авылдагы гадәт буенча кемгә кияүгә чыккан, фатиры бармы, эшлиме кая кияүе, тормошлары ничек диеп төпченеп сорашканга Алия Дәргачтан безнең кодагилар туйга барган иделәр болай ярысы бай тораларди якшы кешләрди.
Кияү Лебедев Игорь Владимирович ди, кая эшләгәнен әтмәделәр, Жириновский Владимир Вольфовичның улы.
Ярый кем булсада яратышканнар икән бер бересен, бәхетле булсыннар, тик татар төгел инде, Фәим кызым татарга кияүгә чыгарда, кодам белән бер беребезгә кунакка йөрешербез диеп, өмет итә иде.
Бер ике елдан соң Фәим Дәргачка кайткач, миңа тике җитте, күптән шандырган идем, үзен тутырган тавык белән сыйларга.
- Бала чакта Зәйнәп апа кунакларга пешергән иде, тутырган тавык, миңада бер галҗа өлеш чыгарган иделәр, шул хәтле аның тәме исемдә калган, берничектә ядтән чыкмый дия—дия, минем хатын пешергән, тутырган тавыкны авыз итте.
Аш арасында Фәимнән Мәскәү хәлләрен сораштым Люда ике малай туды берсе Саша икенчесен Сережа, иң кызыгы әтигә, танкист Сәгитка охшылар икеседә, алланың әмере.
Люда китергәли миңа үзләрен, урыс бабалары миңа көнели, татарларга кардәш булгач, кодаңда татарларча торырга гадәтләнсен.
Юк болай кода якшы ди кызым, үзләренә баргач чаба йөри, кая утыртырга белми.
Фәим кунарга калды, озак сүләп утырдык, таксида эшләргә авыр башка эшкә каяда чыгармын ахрысы.
Бу кызларда үсте, акча күп кирәк, боларында кияүгә бирсәм, азрак ян алыр идем. Бер кызым татар җигете белән йөри, бәлки татарга кияүгә чыгар, татар кодам булыр иде, мин дә кеше авызыннан Фәим кода диеп әйткәнен иштер идем.
Фәимне Дәргачка тике озатып бардым, мин Мәскәүгә килергә ошандырдым, баралмаганымны белә торып.
Икенче көнне Фәимне поезд белән Алия сеңелесе озаткан.
Артык дустымны күрегә ходай нәсеп итмәде, сеңеле Алия әйткән хәбәр мине шак каттырды, боел яз башын Фәим дөняны куйган.
Анардан калган кызлары, оныклары, аны онытмаслар диеп өмет итәм.
Мәскәү - Верхазовка 2011 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.