🕥 Минуты чтения - 32
Ева – Тор Юлында - 2
Общее количество слов 4218
Общее количество уникальных слов составляет 1854
38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Ләкин аларның туктаган җирләре моннан бик ерак иде бит. Балок яныннан монда килеп китү өчен аңа, кимнән дә, ике көн вакыт кирәк була иде.
- Булса соң?- дип сорады Равил һәм әлеге хәбәрнең бик тә мөһим икәнен абайлап алды. - Тукта, тукта! Ә нигә соң ул безгә бу турыда берни әйтмәде?
- Һәм ничек ул, гомумән, монда килеп эләккән?- дип шикләнүен дәвам итте Камил. – Моның өчен бит тайганы бик тә яхшы белергә кирәк иде. Икенче яктан, андый оста тайгачы булгач, алар нигә адашып, алга барудан, юл салудан туктаганнар? Әллә бүтән кеше эзләре микән бу? Ансы да икеле.
- Кыскасы, - дип йомгаклады Равил, - сораулар күп, ә җавапны , бәлки, Стакай бирсә, бирер.
Иптәшләре янына әйләнеп кайткач, Равил белән Камил тегеләргә вертолет турында сөйләп бирделәр. Степанишин белән Стакай да бу хәбәрне ишеткәч, гаять гаҗәпләнделәр, ләкин икенчесенең аптыравы Равилгә ничектер ясалмарак чыккан кебек булып тоелды.
- Леонид! Син дә булгансың бит анда. Нигә бу турыда безгә берни дә әйтмәдең? – дип, турыдан – туры сорады Равил Стакайдан. Тегесе саздагы вертолетны күрүен кире кагарга уйласа да, бу уеннан тиз генә кире кайтты, чөнки андый гамәлнең файдасыз икәнен аңлады булса кирәк.
- Мин бу турыды онытканмын, - диде ул караңгы чырай белән бераз дәшми торгач.
- Бик сәер. Син монда килеп, ике көн вакытыңны әрәм иткәнсең, сазда утырган вертолетны күргәнсең, ләкин бу “вак – төяк” турында ничектер безгә белдерергә оныткансың,- дип башын чайкады Равил.
- Нигә миңа бәйләнәсең? – дип, гаять тупас җавап бирде Стакай. – Син миңа яла ягарга җыенасың, ахры. Тукта әле! Нәрсәсен сез, татарлар, гел эшлекле дә намуслы булып кыланасыз?.. Хәер, сезгә шундый булу тиешле дә дә.
- Лёня! – дип сүз кыстырды Костя.- Син койрыгыңны борма әле, сорауга туры җавап бир.
- Син дә шунда табамы? Ярый алайса, әйтсәм әйтим. Мин чыннан да тайгада ауда йөрдем. Нәрсәсе килешми моның? Адашып, бу якларга килеп чыкканмын. Әле ярый балок янына әйләнеп кайта алдым. Ә вертолет!... – дип кулын селтәде ул. – Беткәнмени тайгада ватык техника.
- Алай түгел! – дип каршы төште Равил. – Ташландык техника, чыннан да, очрый, ләкин вертолет тапканыбыз юк иде әле. Бигрәк тә кеше аяк басмаган җирдә.
Стакай башка сүз әйтмәде, бары тик иңбашларын гына сикертеп куйды, “сез миннән күбрәк беләсез”, янәсе.
Әмма озаклап гапләшеп утырырга вакыт юк иде: әле бит Ева – Тор табылмаган. Дөрес, аның моннан ике чакрымда гына икәне инде ачыкланды, Димәк, ашыгырга, көн яктысында анда барып җитәргә, анысын – монысын, әйләнә - тирәне караштырырга кирәк бит әле.
- Көндезге ашны анда ашарга тиешбез, ашыгыйк - диде Равил иптәшләренә кузгалыр алдыннан. Трактор алга ыргылды һәм тирән карны яра башлады. Калганнар арттан атладылар.
Күл тирәсендәге калын нарат һәм кедр урманын кистерә - кистерә, өч сәгатьләп тырмашкач, агачлар арасыннан күлнең үзе күренде. Чиктән тыш сөенгән юл салучылар, ашыга – ашыга, кар белән капланган боз өстенә килеп чыктылар. Күлнең тирә - ягы камышлы саз, ә көньяк яры коры һәм калку күренә иде.
- Әнә безнең яңа база кайда булачак, - дип, Равил шул якка кулын сузды.
Күл читендәге куе урманны ярып, теге калку урынга кадәр тагын 400 метрлап юл үттеләр. Ә инде барып җиткәч, аларга янә бераз гаҗәпләнеп алырга туры килде: ярдан 70 – 80 адымда, биек – биек кедрлар астында җиргә сеңеп бетә язган бер алачык тора иде. Шунда ук, 4 – 5 метр биеклегендәге баганалар башына сәндерә эшләнгән. Аның өстендә яхшылап юнылган агачлардан бурап эшләнгән, өсте ныклы капкач белән ябылган тартма урнашкан.
- Бу алачыкта кайчандыр аучылар яшәгән, - дип аңлатты Камил. – Тайгада алар еш очрый. Ә тегесе, - дип, агачлар башындагы тартмасыман нәрсәгә күрсәтте ул, - кечкенә лабаз – аучыларның азык – төлек һәм әзерләнгән тиреләрне саклау урыны. Лабаз бик нык һәм рәтен белеп эшләнә. Анда аю да, тычкан да керә алмый, бүтән җәнлекләрне әйтмим дә инде.
Аучы алачыгына керделәр. Бу өйчекнең иңе – буе дүрт метрдан артмый иде, түшәменә озын буйлырак кешенең башы тиеп торырлык. Миче инде ягарлык түгел: чыбыктан үрелгән һәм эче – тышы кызыл балчык белән сыланган морҗасы җимерелеп төшкән. Мич алдында бераз утын, чыра һәм каен тузы, ә матчага кыстырылган чүпрәк эчендә тоз табылды. Ләкин иң кызыклысы – почмакта эленеп торган кыр сумкасы иде. Бурсып таркалыр хәлгә җиткән бу букчаның эченнән ниндидер Кирилл исемле кешегә килгән хатлар, аның үзенең язылып бетмәгән хатлары, шул вакыттагы кәгазь акча һәм башка төрле әйберләр чыкты. Хат – кәгазьләр алтмышынчы елларга карыйлар иде.
- Бу бәндәнең язмышы ни белән бетте икән? – дип куйды Камил уйчан гына. – Хәзер пенсиядә микән, әллә инде...
- Белмим шул инде, - диде Степанишин,- кайталды микән соң ул мескен моннан? Документлары, хатлары – фәлән монда бит... Карагыз әле, ә бу сигарет тартмачыгы бөтенләй бозылмаган бит, кырык еллап ятса да.
- Чү әле! – дип башын чайкады Равил. – Ул вакытта мондый сигарет тарттылар микән соң? Икеле. Бир әле монда. Моны, күп булса, ярты ел чамасы элек кенә калдырганнар монда...
* * *
Көндезге ашны ашагач һәм бераз ял итеп алгач, дүртесе дә эшкә тотындылар: яңа база урынын билгеләргә, агачларын кисеп, вертолет утырыр өчен мәйданчык әзерләргә, Охотбазадан килгән йөкләрне бушатырлык урын әмәлләргә һәм башка күп кенә эшләр башкарырга кирәк иде.
Техника ярдәмендә эш бик тиз һәм җайлы барды. Агачларны кул көче кулланып пычкы һәм балта белән кисәргә дә туры килмәде: көчле трактор аларны тамырлары белән актарып, бер читкә өя барды. Икенче көнне кич җитүгә, тиешле эшләр тәмамланган иде инде.
- Шабаш! – диде Равил арыган һәм ачыккан иптәшләренә. – Безнең монде эш бетте, иртәгә кайтып чыксак та ярый.
Иртәгесен таң белән торып, дүрт иптәш соңгы тапкыр иртәнге ашны әзерли башладылар. Шулвакыт балокка тракторын карарга чыккан Степанишин керде һәм:
- Равил! Ике - өч сәгатькә юлга чыгуны кичектереп торырга туры килер, ахры, чөнки радиаторны карап аласы бар: суыту системасындагы солярка агып беткән бит, әллә инде радиаторга чыбык – фәлән кадалган. Әле тышта караңгы, юньләп эшләп тә булмый.
- Алай булгач, мин чаңгыда килгән юл белән кире китәм, - диде Камил. – Бәлки, берәр җәнлек фәлән очрар. Урманга бик ерак кермәм, трактор тавышы ишетелү белән каршыгызга чыгармын.
Биш – алты минуттан ул караңгылыкка кереп тә югалды.
Степанишин тракторны караган арада Равил белән Стакай базага алып кайтасы нәрсәләрне кирәкле җирләргә урнаштыра башладылар. Бу эш ике сәгатькә якын вакытны алды. Ул арада Костя да кереп, тракторның әзер икәнен белдерде. Барысы да тышка чыктылар. Трактор гөрелдәп эшләп утыра иде. Шулвакыт Стакай тыныч кына:
- Егетләр, мин монда калырга булдым, - диде, ә үзе аның бу сүзләреннән таң калган иптәшләреннән бер читкәрәк барып басты.
- Ничек инде монда калырга? Син ни сөйлисең? – дип сорады Равил Стакайдан.
- Нәрсә ишеткән булсаң, шуны сөйлим, - дип җавап бирде тегесе.
- Сиңа монда калырга кем рөхсәт бирде соң әле? – дип сорады Равил Стакайдан.
- Миңа рөхсәт кирәкми, мин ирекле кеше, кайда телим, шунда яшим, аңлашыламы! – диде Стакай тупас итеп.
- Сәер! – дип гаҗәпләнде Равил. – Син бит эштәге кеше. Син ничек итеп монда эшсез ятарга тиешсең?
- Ә мин эшсез ятарга җыенмыйм да. Балтам бар, агач әзерләрмен. Беләсез бит, монда яңа өйләр салу өчен күпме агач кирәк булачагын.
- Балта белән генә күпме агач кисә аласың син? Һәм гомумән, эшче эшне үзе сайлап эшләми, кайда кушсалар, шунда эшли, - дип үгетләвен дәвам итте Равил.
- Йә - йә! Сайра, кошчык, сайра!..
- Лёня! – дип карады Степанишин да, - Синең бит нибары өч – дүрт көнлек азыгың бар...
- Мин яхшы гына аучы да бит әле, туганнар. Курыкмагыз, ачтан үләргә җыенмыйм, - диде Стакай үз фикерендә һәм ниятендә нык торып.
Равил бераз уйланып торды да:
- Юк, Леонид! Мин сине монда калдыра алмыйм. Начармы, яхшымы, охшыймы бу сиңа, юкмы, мин монда баш кеше, һәм мин сезнең өчен җаваплы! – дип кырт кисте.
- Мин үзем өчен бары тик үзем генә җаваплы, ишеттеңме шуны!?
- Константин! – диде Равил балок ишеге янында торган Стакайга якынлаша – якынлаша. – Тот бу үзсүзлене! Тракторга бәйләп салып булса да алып кайтачакбыз без аны.
Степанишин икенче яктан Стакайга таба бара башлады.
- Йә, ярый инде, Лёха, шаярма, әйдә кайтыйк! – дип үгетләде ул иптәшен.
Шул ук мизгелдә Стакай җәһәт кенә кесәсеннән пистолет чыгарды һәм аны башта Равилгә, аннан Константинга төзәде.
- Йә, йә! Күгәрченкәйләрем! – диде ул зәһәр көлеп. – Кайсыгыз якын килә? Кайсыгызга беренче пуля?
- Лёха! Лёха! – Шаярма! Яшер коралыңны! – дип, Костя Стакайга таба елышты.
- Сезнең белән болай гына булмый, ахрысы, - дип, Стакай пистолетның предохранителен ычкындырды, аннан соң катгый һәм янаулы тавыш белән кычкыра башлады:
- Йәгез әле, керегез балокка! Тиз генә! Мин кемгә әйттем? Этләр! Кыймылдагыз!
Равил Стакайның йөзенә карагач, тегенең бу мизгелдә бик җитди һәм тәвәккәл булуын аңлады. “Монда бер – бер хәл бар. Атуы да мөмкин моның”, - дип уйлады ул.
- Бер! Ике! – дип боера башлады ул арада Стакай.
- Йә, йә! Исәрләнмә! Керәбез! – дия – дия, Костя белән Равил балок эченә керделәр.
Шунда ук ишекнең тышкы яктан шалтырап бикләнүе ишетелде.
- Тинтәкләр! – дип һәм тагын әллә ниләр әйтеп сүгенә иде тышта Стакай. - Минем юлыма аркылы төшүегез өчен бик үкенерсез әле сез!
- Нәрсә? Безне монда бикләде түгелме соң? – дип аптырады Равил.
– Равил, мылтыгың кайда? – дип сорады Костя, карана – карана.
- Тракторда. Икебезнекен дщ шунда калдырган идек бит.
- Их син! Ёхан – бабай!
Ике тоткын бердәнбер кечкенә генә тәрәзә янына ташландылар.
Стакай трактор кабинасыннан ике мылтык алып чыкты да аларны куаккистергечнең кырыена сугып ватты. Аннан соң, бераз уйланып торгач, кайдандыр чиләк алып, цистернадан солярка агызып алды да балокка таба килә башлады.
- Ни эшли ул!? – дип кычкырып җибәрде курка төшкән Степанишин. Ә тыштан инде җинаятченең балок стеналарына солярка сипкәне ишетелде.
- Әй, балоктагылар! Сезгә барыбер үлем, тышка чыга алсагыз да, эчтә калсагыз да. Валлаһи, мин моны теләми идем, ләкин сез үзегез минем эшемә килеп тыгылдыгыз.
- Әй, Стакай! – дип кычкырды Равил. – Син безне яндырып үтерергә җыенасыңмыни? Нәрсә, кеше үтереп коры калырга уйлыйсыңмы? Барып чыкмас!
- Ха – ха – ха! – дип шаркылдады тегесе. – Кем таба мине тайгада? Ә бер сәгатьтән мин, гомумән, тю – тю!
Шул мизгелдә Равилнең башына бүгенге хәлләрнең асылына төшендерүче бер уй килде.
- Вертолетның очучыларын да син юк иттеңме? – дип сорады ул ишек аша.
- Ә - ә - ә! Син алай дисеңме? – диде Стакай ачулы тавыш белән. – Алай булса, мә!
- Нишләп ул булсын! – диде Костя. – Былтыр Стакай белән Касьянов сигезенче профильнең агачын кисәләр иде бит. Бераз мин дә анда эшләп киттем, аннан мине отрядка станция йөртергә алып киттеләр. Ә алар ике ай тайгадан чыкмадылар.
Шулчакны ишек ерыкларыннан төтен кергәне сизелде, тәрәзәдән очкыннар да күренде.
- Ул безне чыннан да яндырырга җыена бит! – дип кычкырды Степанишин ачыргаланып. Балок эчендәгеләр тәрәзә янына ташландылар, ләкин тәрәзә бик кечкенә һәм аның аша чыгарлык түгел иде.
- Костя! Кара!
Тәрәзәдән лабаз янында Стакай күренде. Ул каяндыр җиңелчә генә итеп эшләнгән баскыч китереп, лабазга сөяде дә өскә үрмәләде. Менеп җиткәч, ниндидер тимер кисәге белән каерып тартманың капкачын ачты һәм...Тәрәзәдән карап торучыларның күзләре маңгайларына менә язды: Стакай, иелеп, тартмадан бүселергә торган инкассатор сумкасын китереп чыгарды...
- Вертолеттагы акча!..- диде Равил ни өчендер пышылдауга күчеп.
Стакай, чыннан да, брезент сумкадан бер – ике калын төргәк кәгазь акча чыгарып, әйләндергәләп, иснәштереп карады да, сумкага тыгып, кире ыргытты. Аннан соң чәнчә бармагын төбәп, тартмадагы сумкаларны санап чыкты. “Унлап бар, ахрысы,” - дип уйлап куйды тегенең хәрәкәтләрен күзәтеп торган Равил.
Ул арада Стакай баскычтан төште дә ялкын белән уралган балокка якынрак килде.
- Әй, сасы тәкәләр! Тересезме әле? – дип кычкырды ул эчтәгеләргә. –Тиз генә катыгыз да, мин теге маймылны юк итәргә китәм. Трактор тавышын ишетеп, ул бит үзе үлеменә каршы ашыгачак, ха – ха – ха!
Ә бу вакытта ут балок эчендә дә яна иде инде, ачы төтен чәчәтә, тамакларны буа башлады.
- Равил, нишлибез? Бетәбез бит! – дип гырылдады Костя.
Шулчакны тышта гөрселдәп мылтык аткан һәм Стакайның ачыргаланып кычкырган тавышы килде.
Ярты минут та үтмәде, кемдер каерып, ишекне ачарга тырыша башлады. Балок эчендәгеләр дә, җан ачуларыннан, соңгы көчләрен җыеп, ишеккә бәрә башладылар. Ниһаять, ишек чыдамады, актарылып төште. Ләкин чыгу барыбер мөмкин түгел иде: ишектән көчле ялкын бәреп керде.
Тыштан тавыш ишетелде:
- Равил! Сикерегез тизрәк тышка! Янып үләсез бит!
Бу – Камил тавышы иде.
Балок эчендәгеләрнең озак уйлап торырга вакытлары юк иде. Башта Костя, аның артыннан Равил, йөзләренә бүрекләрен каплап, туп – туры ут эченә сикерделәр һәм...балоктан очып чыгып, карга мәтәлеп төштеләр.
Равил шундук сикереп торып, башын боргалап, Стакайны эзли башлады. Тегесе исә моторы үкереп утырган трактор янында катлы – катлы итеп сүгенеп, аягын угалап утыра иде.
- Пистолетын мин алдым,- диде Камил һәм, кесәсеннән Стакайның коралын чыгарып, Равилгә бирде. – Мә тот!
- Син нишләп монда килеп чыктың соң әле? – дип сорады Равил. - Мин сине бер ун чакрым алга киткәнсеңдер дип уйлаган идем...
- Киткән дә булыр идем, - дип сөйләп китте Камил.- Ләкин юлда минем исемә беләсеңме нәрсә килеп төште: былтыр җәй бит мин Стакайны бөтенләй язмаган җирдә күрдем.
- Кайсы төштә инде ул язмаган җир? – дип сорады Равил Камилдән.
- Тыңлап тор. Җәй көне мин Вагайга кайтып килгән идем бит? Август аеның нәкъ 25-ндә мин Культбазада экспедициянең самолетын көтә идем. Шул чакта менә шушы Стакайны күрдем. Ул бер кеше белән “Волга”га утырып китте. Теге кешенең моны кисәткәне дә колакка чалынып калды: “Эшеңне эшләгәч тә, шым бул. Ярты ел бөтенләй тыныңны да чыгарма...” Калганын ишетеп булмады.
- Стакай сине күрдеме соң?
- Юк, күрмәде. Әле бүген генә искә төшеп тора: Стакай бит ул чакта Касьянов белән бергә профильләрдә ызан агачы кисәргә тиеш иде. Нишләп соң әле ул Культбазага барып эләккән? Җитмәсә, әлеге дә баягы саздагы вертолет искә төште... Мин шикләнә башладым, сезнең өчен куркып киттем һәм...
- ...Һәм безне үлемнән коткардың!
- Болай гына Стакайны кулга алып маташып торырга вакыт юк иде инде: сез куркыныч астында идегез, миңа аның тезенә атарга туры килде. Коралы шундук бер якка очты...
Әле генә үлемнән котылган Равил, Константин һәм аларның коткаручысы Камил Стакай янына килделәр.
- Йә! Хәшәрәт! Нишләтергә инде сине! – дип Костя Стакайга төкерде. Тегесе, тешләрен кысып, сызланып ята бирде.
- Костя! – диде Равил, Стакайның аягындагы җәрәхәтне караштырып. – Ярасын бәйләргә кирәк. Дарулар токчасын кай җиргә тыктың, бар алып кил!
- Нәрсә - ә - ә! – дип, чиктән тыш гаҗәпләнде Степанишин. - Әле аны тагын бәйләргә дәме?!
- Бар, бар! Безгә бит аны тере килеш алып кайтып җиткерергә кирәк: җинаяте турында тиешле җирдә сөйләп бирсен һәм җавап тотсын.
Өчәүләшеп Стакайның ярасын эшкәрткәч, кулларын бәйләп, трактор кабинасына мендерделәр. Ахырда лабаздан акча токчаларын төшереп, аларны бер зур киндер капчыкка тутырдылар һәм кабина түбәсендәге матрацлар арасына тыгып, ныгытып бәйләделәр.
Шулвакыт кул – аягы бәйләнгән Стакай телгә килде:
- Шакаллар! Сез үз акылыгыздамы? Кая алып барырга телисез бу акчаны? Алар турында оныттылар бит инде, күптән оныттылар. Сез нишлисез? Мондагы акча сезгә гомерлеккә җитә бит! Тайгада гомер буе череп ятмассыз. Әйдә, булдыксыз пешмәгәннәр туңсын тайга палаткасында!
Тегеләрнең эндәшми бер – беренә карашуын үзенчә аңлады булса кирәк, дәвам итте:
- Сезнең өчегезгә дә бишәр миллион, калганы миңа һәм, үзегез аңлыйсыз, мин берүзем генә түгел...
Стакай боларның һаман да дәшмәвен азсыну билгесе дип аңлады бугай:
- Ярый, һәрберегезгә унар миллион булсын. Ант итәм, бу турыда беркем дә белмәячәк. Вертолетның очучылары инде табыла торган урында түгел, димәк, бөтен җинаять аларга ябылачак. Йәгез, егетләр, тәвәкәлләгез! Ә минем җәрәхәтне очраклы хәл диярбез.
Беренче булып, Равил телгә килде:
- Димәк, син безнең намусыбызны ун миллионга бәяләдең? Арзан, арзан!
- Булса, күбрәк бирер идем, миллиард та кызганмас идем! – диде Стакай, өмет чаткылары кабынган күзләрен ялтыратып. - Башыгыз эшләсә, киләчәктә күпме кирәк, шулкадәр булыр.
- Юк! – дип кырт кисте Равил катгый итеп.
Стакай өметле күзләрен Степанишин белән Мусинга төбәде:
- Костя! Коля! Аңлатыгыз шул башсызга, сез бит тинтәкләр түгел. Хәзер бит бөтен Россия шулай яши: кем ничек һәм күпме эләктерә ала. Бөтен сәясәт шундый , өстән аска кадәр.
Камил белән Костя, Стакайның сүзләренә илтифат итмичә, үз эшләре белән мәшгульләр иде.
- У-у! Каһәр суккан коммунистлар, ыштансыз романтиклар! – дип ысылдады Стакай. – Бер без генә түгел бит, барысы да шулай яши.
- Барысы да түгел! – дип җавап бирде Равил аңа.
- Их кабәхәтләр! Мисезләр! – дип ажгыруын дәвам итте Стакай, ачы сүгенеп. – Болай булгач, үзегезгә үзегез үпкәләрсез! Сезгә базага кайтып керү юк. Гомумән, дөньяда яшәү бетте сезгә!
Ун минуттан артына цистерналы чана таккан, эченә дүрт кеше сыйдырган трактор Ева – Тордан кузгалып, Охотбазага таба юл тотты. Бу вакытта сәгать уникеләр булып, тышта тәмам яктырган иде.
- Төнге уникеләргә кайтып керербез, - диде Степанишин.
Өч – дүрт сәгатьләп үзләре салган юл белән баргач, юлчылар тракторны туктатып, җиргә сикерешеп төштеләр. Кайсылары тәмәке кабызды.
- Кем белән “Волга”га утырып киткәнен күрдең әле син Стакайның? – дип сорады Камилдан ниндидер үз уйлары белән мәшгуль Равил.
Бу көтелмәгән сораудан Камил бераз аптырыбрык калды, ләкин шундук исенә килеп җавап бирде:
- Ә - ә - ә, җәй көнеме? Округның Югары Советы рәисен сайлау буенча агитацион плакатларда Борошнин дигәне бар иде бит? Менә шуның белән.
- К - е – е – м? Борошнин? – дип исе китте Равил.- Ул бит Округ милициясен җитәкләгән кешенең беренче урынбасары. Ә хәзер рәислеккә кандидат. Син ялгышмыйсыңмы соң, Камил абый?
- Икмәктер менә!
Шулвакыт трактор моторы тавышына тагын бер ят гөрелте кушылды. Юлчылар төрле якка башларын боргалый – боргалый карана башладылар. Ике - өч секунд үтүгә, инде чак кына караңгылана башлаган һавада самолет күренде. Экспедицияләрдә төп транспорт берәмлеге булып хезмәт итүче, җәен су өстенә дә, корыга да, кышын кар өстенә утырырга сәләтле күпне күргән кечкенә биплан АН- 2 яки “Аннушка”, гади тел белән әйткәндә “Кукурузник”, кедр башларына тия язып, нәкъ алар өстеннән очып узды.
Юлчылар башларын күтәреп аптырап калдылар.
- Монысы нинди галәмәт булды тагын? – дип куйды Камил.
- Моны син күргән рәислеккә кандидат җибәргәндер, - дип җавап бирде Равил. – Ычкындык, егетләр, бәладән баш – аяк!
Өч – дүрт минуттан әлеге самолет тагын бер мәртәбә, ләкин инде кире якка очып узды да югалды.
- Бу самолет Ева – Тор яктан очып килде бит, – диде Равил Стакайга кычкырып. – Ул синең янга лабаздагы вертолеттан таланган акчаны алырга килгән иде түгелме соң? – Стакай дәшмәде. Равил сүзен дәвам итте. – Алар, мөгаен, күл өстенә утырып, лабазны караганнардыр да, акчаны тапмагач, безнең эз буенча куа киткәннәрдер.
- Аларны бүгенге көнгә шушы Стакай чакырган булгандыр да инде, алай булгач, - дип төшенде Костя.
- Алар белән үзегезнең рациягез аша сөйләшкәндер ул,- диде Камил.
- Ә аннан соң, безне рациясез калдыру өчен, батареяларын утыртып куйгандыр, - дип фикер йөртте Равил.
- У – у – у! Эт! – дип, Камил Стакай ягына борылды, ләкин бертөрле дә җавап алмады.
-Безне алар болай гына калдырмаслар, дип уйлыйм,-диде Равил уйланып . - Юк! Самолеттан безне ала алмаслар, - дип башын чайкады Камил.
- Самолет җибәрергә хәленнән килгән кешенең вертолет җибәрергә дә мөмкинлеге булыр. Күр дә тор, бер сәгать тә үтмәс, вертолет монда булыр. Безгә аңа кадәр үзебезнең элекке профильләргә барып җитәргә кирәк: анда качу өчен юллар күбрәк, - диде Равил. – Караңгы төшәргә дә күп калмады болай...
Чыннан да, качып баручылар илле минут чамасы баргач, инде караңгы төшә башлаган күктә якынаеп килүче вертолет күренде. Ул мөмкин кадәр түбәнәеп, нәкъ трактор өстеннән бара башлады. Һавадан мегафон аша кычкырган көчле тавыш килде:
- Әй, трактордагылар! Туктагыз! Сезнең белән милиция капитаны Лукьянов сөйләшә. Хәзер үк туктарга боерам!
- Степанишин башын Равилгә таба борды:
- Нишлибез? Туктыйбызмы? Милиция капитаны ди бит.
- Юк, юк! Туктама! Син аның документларын күрдеңме? Милиция безне тайгада куып йөрмәс иде, ул безнең белән базада да сөйләшә ала. Безнең качар җир юк.
Кинәт алда нәрсәдер шартлады, тирә - якта кыйпылчыклар сызгырып алды, ләкин аларның берсе дә кабинага тимәде: тракторны алгы яктан куаккистергеч каплый иде. Бер үк вакытта өстән автомат тавышлары да ишетелде, ләкин пулялар да тракторның эченә үтә алмыйлар иде: кабинаның өстенә дә һәм, хәтта, мотор өскә дә төрле әйбер, савыт – саба, инструмент салып бәйләнгән.
- Костя! Ку шәбрәк! Алга! – дип кычкырды Равил тракторчыга.Тегесе куркуыннан акселераторга бөтен көче белән басты һәм тракторның тизлеген сәгатенә бер километрга арттыра алды. Шулвакыт тагын(инде артта) шартлау тавышы ишетелде. Бу юлы кабинадагыларны арттагы цистерна коткарды: кыйпылчыклар, шыбырдашып, аның арткы өлешенә бәрелделәр, ләкин мичкәнең нык тимере чыдады, тишелмәде.
- Граната төшерәләр! – дип кычкырды Равил. – Камил абый! Мылтыгыңны жакан белән кор да ат корсак асларына! Синең баш бармак кебек юан пуляң тисә, вертолет үзе үк егылып төшәр.
Бу вакытта коты алынган, күзләре акайган Стакайның тавышы килде:
- Сез ни эшлисез, тинтәкләр! Сез аларга ничек итеп каршы торырга уйлыйсыз? Бетәбез бит. Шулкадәр акча... Аларга да җитәр, сезгә дә. Әйдәгез яхшы чакта туктап бүлешеп алыйк! Алар сезгә тимәс. Гарантия бирәм!
Равил Стакай ягына кулын гына селтәде. Ә бу вакытта инде Камил мылтыгының ике көпшәсенә дә пулялы патрон тыгып, кабинадан яртылаш чыкты һәм ике көпшәдән берьюлы вертолетка төбәп атып җибәрде. Вертолет шундук кискен генә өскә менеп китте дә шул ук курс белән бара башлады.
- Әһә! – дип кычкырды Камил. – Җибәрдеңме бот буе!
Шуннан соң ул мылтыгын яңадан корып, тагын бер дуплет җибәрде. Геликоптер уңгарак китте дә параллель курска ятты. Бу урында урман калынаеп, агачлар биегәйгәнлектән, вертолет кайвакытларда бөтенләй күздән югала иде.
- Шул кирәк аларга! – диде Равил йодрыгын селкеп. У – у, пиратлар!
Шулчак Костяның: “Профильләргә җитәбез!”- дигән тавышы ишетелде.
- Инде нишләрләр дип уйлыйсың? – дип сорады Камил Равилдән.
- Алар безне ничек булса да әле караңгы төшмәс борын ук кулга төшерергә тырышачаклар. Юкса, акчадан колак кагачаклар, дигән сүз. Алар моны бик яхшы белә. Безнең коткаручы - караңгылык. Мондый авиация төнлә оча алмый бит. Икенчедән, җиргә төшмичә, алар безне тота алмыйлар, маташып карадылар бит инде. Шуңа күрә, мин болай уйлыйм: хәзер алар уңайлырак урынга, мәсәлән, якындагы сазга бер төркем “десант” төшереп, безне каршы алырга тиешләр. Артыбызга да төшүләре мөмкин. Менә шул чакта инде безгә авырга килер: юлсыз – нисез урманга качып котылып булмас.
Шул ук секундта вертолет, Равилнең сүзләрен раслагандай, аларны узып, алга очты.
- Күрдегезме? – диде Равил һәм картасын чыгара башлады.
Нәкъ шул мизгелдә алда боларның килгән юлын аркылы кисеп чыккан, тапталган нык юллы сигезенче профиль күренде.
Равил: “Сулга борыл!” – дип әйтүгә, трактор, тизлеген дә киметмичә профиль буйлап шул якка омтылды.
- Кая барабыз соң? – дип аптырады берни аңламаган Камил.
- Кайдадыр шушы тирәдәдәрәк кенә беренче сейсмоотряд эшләргә тиеш, Глухихныкы, – дип кычкырды Равил. Базага безне барыбер үткәрмәячәкләр, алар инде бу вакытта безнең юлга “десант” төшерәләр булыр. Ә сейсмоотрядта унбиш – егерме кеше эшли, рация дә бар.
- Аларга кадәр ничә чакрымлап булыр соң? – дип сорады Степанишин.
- Төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки беренче отряд соңгы вакытта яхшы гына алга китте. Ләкин безнең барыбер башка вариант юк.
Ул арада ярыйсы гына караңга төшеп, барасы юл ачык күренми башлады. Ләкин Равил тракторның утын кабызудан тыйды. Вертолетның аларны эзләп кире килүендә аның һичбер шиге юк иде. Чыннан да, ярты минут та үтмәде, өстә тагын гөрелдәгән тавыш ишетелде.
- Ничек уйлыйсың, ул тегендә кешеләрен төшергән идеме икән? – дип сорады Камил.- Шулай булса, хәзер кире борылсалар, алар нык оттырды.
- Шулайдыр, дип уйлыйм. Әнә синең сүзләрең дөрескә чыкты. Вертолет кире борылды, тегендә төшергән кешеләрен алырга китте.
Тагын ун – унбиш минут вакыт үтүгә, Костя уңга таба аерылып киткән җиденче профильгә якынаюларын хәбәр итте.
- Шул профиль белән кит, Костя, уңга борыл! – дип борылды Равил.
- Нигә анда соң? Без инде икенче отрядка бармаска булдыкмыни?
Шулвакыт һавада тагын вертолет гөрелтесе ишетелде. Өстәгеләр тракторның уңга борылып яңа юл белән китүләрен күргәч, трактор өстенән бераз гына бардылар да, тагын алга ашыктылар.
- Инде кирегә борыл! – дип кычкырды Равил яңа профиль белән 200 метрлап кына китәргә өлгергән Степанишинга. Хәйләне аңлап алган иптәшләре, үзләренең бик хөртиләнгән хәлләрен онытып, шаркылдап көлеп җибәрделәр. Чыннан да, әгәр вертолеттагы кораллы кешеләр төркеме яңадан боларның алдына “десант” төшерсә, качып баручылар тагын байтак вакыт отачаклар иде.
Равилнең уе дөрескә чыкты ахры, егерме минутлап трактордагыларны берсе дә борчымады. Ләкин шул вакыт үтү белән һавада яңадан нидер гөрелди иде. Бу - әлбәттә, әлеге вертолет тавышы иде.
- Менә бу нарат астына тукта!- дип, Равил ызан читендәрәк үсеп утырган җәенке ботаклы агачны күрсәтте. Вертолет, боларны күрмичә, алга узды да, ниһаять, юкка чыкты. Качкыннар моны кич җитеп, караңгы төшү белән аңлаттылар. Сөенешеп, инде беркемнән дә курыкмыйча, тракторның утын кабызып, утыз – кырык минут баргач, алда утлар күренде. Бу – беренче отрядның төнгелеккә туктаган урыны иде.
Чиктән тыш гаҗәпкә калган отряд халкы болар килгәч, балоклардан чыгып җыелдылар. Кулы бәйләнгән һәм аягына баса да алмаган Стакайны күргәч, алар бөтенләй таң калдылар. Равилгә үз башларыннан кичкәннәрне отряд кешеләренә бәйнә - бәйнә сөйләп бирергә туры килде.
Отрядның радисты шундук Охотбазаны чакырды һәм ачык текст белән Крючковка – партия башлыгына булып үткән хәлләр турында хәбәр итте. Тегесе үзенең экспедициядән вертолет чакырып, иртә белән үк отрядка килеп җитәчәген белдерде.
Төнгә “кунакларны” бер бушрак балокка урнаштырдылар. Алар Стакайны да үзләреннән калдырмадылар.
Өч иптәш әле озак йокыга китә алмый яттылар. Көндезге гадәттән тыш булган хәлләрне яңадан искә төшерделәр. Хыялларында бер ел алмаган хезмәт хакын да алдылар, төрле планнар кордылар. Ләкин йокы килмәде. Ниндидер аң төбендәге, үзләре дә аңламаган хәвефле уй борчый иде аларны. Саф һавага да чыктылар.
Шулвакыт Камил әйтеп салды:
- Ә бит егетләр без каты каптык, безнең эшләр хөрти.
Тегеләр аптырап аңа борылдылар һәм икесе берьюлы:
- Син ни сөйлисең? – дип сорадылар.
- Мин, – диде Камил, - эш моның белән генә бетмәс дип уйлыйм. Артык ишле акча эләктердек без, һәм бик зур кешеләр катнашкан булырга тиеш бу җинаятьтә. Әгәр иртәгә яктыру белән безне алырга килсәләр, исегез китмәсен.
Равил белән Костя Камилга каршы төштеләр. “ Иртәгә килүен килерләр, -диделәр,- ләкин Стакайны алып китәргә. Тиешле органнар аның гаебен тикшерерләр һәм җинаятьче тиешле җәзасын алыр”,- дип Камилны да, үзләрен дә ышандырырга тырышалар иде алар.
- Беркатлы булмагыз! – диде Камил аларга төшенке тавыш белән. – Сез бөтен тормышны алсу пыялалы күзлек аша күрергә өйрәнгәнсез. “Ватык лампалы урамнар”да гына бөтен нәрсә әйбәт бетә: җинаятьлар ачыла, үтерүчеләр, караклар тиешле җәзасын ала. Ә чынбарлык икенчерәк. Россия бу, туганнар!..
Равил һәм аның иптәшләре уянганда сәгать тугызлар булса да, тышта караңгы иде әле. Әмма алар үзләрен тәртипкә китергәнче, ашап алганчы, тайгада яктыра башлады. Ләкин отряд кешеләре тракторларын кабызып, эшкә башларга ашыкмадылар: алар әлеге дә баягы акча вакыйгасының ни белән бетәсен көтәләр иде.
Озак та үтмәде, һавада вертолет тавышы ишетелде. Отрядтагылар якындагы саз янына ашыктылар. Аларга ияргән Равил, Константин һәм Камил да кар бураны күтәреп сазга утырган бортка якынлаштылар. Барысы да вертолеттан кемнәр төшәрләр, дип кызыксынып көтәләр иде.
Менә вертолет ишеге ачылды һәм борт – радист эленмәле баскыч төшерде. Беренче булып ишектә партия башлыгы олпат гәүдәле Крючков күренде. Аның артыннан колгадай озын торыклы экспедиция башлыгы Подшибякин иелеп – бөгелеп килеп чыкты, аннан соң... Эчке эшләр бүлеге подполковнигы Борошнин сикерде. Аны күргәч, Камил Мусинга терсәге белән төртеп куйды. Ә иң арттан автоматлар таккан дүрт ОМОНчы төштеләр.
Өч дус бер – берсенә карашып алдылар да билгесез язмышлары өчен борчылып, үз – үзләрен белештермичә, бер- беренә сыендылар.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.