Latin

Дошман

Общее количество слов 1303
Общее количество уникальных слов составляет 781
43.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Аны кыяфәте башта алай бик куркыныч түгел иде. Таш баскычтан җир астына төшкән саен йөзе карала, күзләре, киресенчә, агара бардылар. Менә алар кинәт мәченеке тесле яшел төс белән балкып киттеләр. Соры дивардан бераз аерымланып шәйләнган гәүдәсенә карамасан, ут булып янган күзләре буенча кеше түгел, ә галәмәт зур бер ерткыч төшеп бара, дип уйларга булыр иде.
Баскыч төшә дә төшә. Уңда — ниндидер кара тапларга буялып беткән таш дивар, сулда — караңы чоңгыл. Чонгылның иң төбендә тонык кына булып кызгылт яктылык шәүләсе тирбәлә, анда ниндидер кыргый, гайре табигый авазлар ишетелә. Бөтен ихтыярын биләп алган өстен көч аны шунда тарта.
Ул белә: аны анда коточкыч газап китерә торган ләззәтме, чиксез ләззәт китерүче газапмы, гәҗәеп таныш, ләкин бу тормышында әле бер мәртәбә дә татып карамаган яңа бер халәт көтә. Түбәндә тирбәлүче кызыл яктылыкның парлары анын тәненә, күзәнәкләренә үтеп керә башлады инде. Ул адымын тизлетте. Ләкин, мәтәлеп китүдән куркып, тагын әкренәйде.
Кинәт баскыч уңга борылды да, диварга терәлеп туктап калды. Соңгы басма кечкенә генә мәйданчык хасил итә иде. Ул шунда төшеп басты, ни өчендер артына борылып карыйсы итте. Борылып караса — аркасы чымырдап куйды: артында бернинди дә баскыч юк, бөтен җиһанда кан тапларына буялып беткән таш дивар һәм ул басып торган кечкенә генә мәйданчык. Аста, күз күреме көчкә җитәрлек тирәнлектә, куе кызыл пар бөркеп, ут дингезе кайный, тирә-якта караңгы чиксезлек.
Ул аркасы белән салкын диварга сыенды, җанының бармак очларында сулкылдавын тойды. Хәзер үк уянып китмәсә, анын эше хөрти иде.
Уянырга, ничек тә уянырга! Ул белә, әгәр кычкырып җибәрсә, шунда ук бу куркынычтан котылачак. Ләкин тавышы юк. Анын, тавышы бугаздан аска, үпкәдән дә аска — әллә кая төшеп киткән.
Баш очында ниндидер кыштырдау ишетелде. Караса — ике чатлы телен ялт-йолт уйнатып, хәшәрәттән дә хәшәрәт, юаннан да юан, озыннан да озын елан шуышканын күрде. Аһ!..
Ниһаять уянып китте. Кипкән иреннәрен ялмап, торып утырды, табанга ябышып интектерүчән иске башмагын элеп, юынгычка таба атлады.
Краннан тутыклы саргылт су килә иде. Бераз акканнан соң, су чистарырга тиеш иде. Ләкин аның сары төсе куерганнан куера барды.
— Ш-шайтан! — дип сүгенеп куйды кеше һәм, пыяла тустаган алып, аңа тәмам кара-кучкыл төскә кергән болганчык су агызды. — Тона торсын але...
Ул караваты янындагы өстәлгә күз тешерде, күзе белән буш шешәләрне сөзеп чыкты. Бөтенесе дә буш иде.
Тукта, сәгать ничә соң әле? Әһә, уникенче ярты икән. Димәк, аңа үз эшен башкарырга нибары утыз минут вакыт калган. Ашыгырга кирак.
Ул айбәтләп киенде, каешына ялтырап торган пычак кыстырды, бишмәт якасын күтәреп тышка чыкты. Урамда дөм караңгы, күктә бер генә йолдыз әсәре дә күренми, ләкин, шул ук вакытта, җил-тын да юк иде. Іава тынчу, үләт базындагы шикелле авырсы ис килә.
Ул йортны урап, аның икенче ягындагы ишек янына килеп басты. Як-ягына карангалап алгач, аны сак кына ачып эчкә үзды. Теге авырсы ис тагы да куера төште.
Ул кесә фонәрен кабызды да, тимер басмаларны авыр шыгырдатып түбән төшә башлады. Аяк тавышына бетен шәһәр уяныр кебек. Шулай да, ашыгырга кирәк. Унике тулганчы эшен башкарып өлгермәсә, анын, үзен ашаячаклар.
Баскычтан төшеп җиткәч, ул кырт унта борылды, аяк астында аунаган тимер-томырга абына-сөртенә алга ташланды.
Менә ул — тимер белән тышланган ишек. Бу ишек артында аның дошманы йоклап ята.
Ул бишмәт кесәсеннән бер бөйләм ачкыч чыгарды, кирәклесен сайлап алып тишеккә тыкты. Тыгуы булды, ишек тавыш-тынсыз гына ачылып та китте.
Бүлмәгә үзды. Фонарен сүндерми генә өстәлгә куеп, дошманы яткан караватка якынайды. Дошманының сабый баланыкыдай гамьсез, йокылы йөзен күреп, ул аздан гына кычкырып көлеп җибәрмәде. Юк, көләргә иртә иде әле.
Бишмәтенең изуен ычкындырып, пычагын суырып чыгарды. Аның йөзен бармак битена каптырып карады да, кизәнеп дошманынын, тигез сулыш алып яткан күкрәгенә батырды. Дошманы кыймылдамады да. Үлгәнен сизми дә калды, ахры. Болай тиз кирәкмәс иде дә кирәкмәсен. Ул аны газаплабрак үтермәкче иде. Нишлисен, ярый инде. Хәзер — иң мөһиме.
Күкрәген ачып йөрәген алырга һәм...
Үтергәч булса да, ул аны бераз мәсхәрәләүдән тыела алмады. Дошманының каз йомыркасына тартым озынча пеләш башын кисел алып идәнгә томырды. Баш, күзләрен гәҗәпләнүле ачып аңа бер генә карады да, кире йомды. Бу күзләрдә ул хөйләкәр чаткы күреп калгандай булды. «Мистика», — дип уйлады ул күңелсез генә, һәм кечле хәрәкәт белән күкрәген ачып, аның йөрәген йолкып алды. Йөрәк кайнар һәм, иң гаҗәбе — тере иде. Тамырлары өзгәләнеп бетүгә дә карамастан, ярсып-ярсып тибүен дәвам итә иде...
Кемдер ут кабызды. Шылт итеп ут кабызган тавышны ишетү белән, ул борылып карады һәм, тигезлеген югалтып, аздан гына егылып китмәде. Ишек төбендә, зангәр күзләрен хәйләкәр кысып елмайган хәлдә, дошманы басып тора иде.
— Исәнме, Эптери туганым, — диде ул алтын тешләрен балкытып. — Шулай көтмәгәндә килеп керергә яратам мин инде, гафу ит.
Әптеринең сул кулындагы яртылаш бушатылган хамер шешәсе идәнгә төшеп китте. Ләкин ул ватылмады, борыныннан былт-былт итеп куе кызыл сыекча ага башлады. Бүлмәгә таныш авырсы ис таралды.
Кунак, Әптеринең уң кулындагы җиңелча калтыранган пычагына күз сирпеп алды да, өстендәге кайры тунын салып, аны эләр ечен чөйгә үрелде.
Әптеригә шушы мизгел җитте. Ул бер сикеруда дошманы артына килеп басты. Теге борылып карарга да өлгермәде, Әптери акын башын сул як култык астына кысып алды да, Гали пәкеседәй үткен пычагы белән бугаздан сызып җибәрде. Корбаны тәмам тынганчыга кадәр ул аның башын шулай каерган хәлдә тотты. Бүлмәгә, тагы да аермачыграк булып, таныш авырсы ис таралды. Іаман да былт-былт агып яткан хәмердән килә идеме бу ис, аяк астында киңәйгәннән-киңәя барып җәелүче каннан килә идеме, Әптери аера алмады.
Корбанын ул түргә табарак сөйрәп китерде, ипләп кенә идәнгә чалкан яткырды. Ашыкмыйча гына аның күлмәк төймәләрен ычкындырды. Пөхтә генә итеп изүен кайтарып бөкләп куйды. Йөрәгенең кайсы тирәдә икәнлеген чамалап, бармагы белән канлы түгәрәк сызды.
Бу хәрәкәтләрне ул, ничектер, үзенә ышанмыйчарак башкарды. Нишләптер, дошманының бу үлеме да чын түгелдер кебек иде. Менә-менә ишектәге кыңгырау шалтырар да, алтын тешләре белән балкып тагын килеп керер кебек тоелды. Кабыргаларын шытырдатып кисә-кисә ул аның тагын күкрәген ачар, йөрәген йолкып алыр. Ләкин барысы да юкка булыр...
Чигәсендаге тамырының сулкылдап типкәнен тойган хәлдә, йөзен учлап ул бик озак утырды. Аннары, башын күтәреп, тәрәзәгә күз салды. Таң беленеп килә иде инде.
Торып киенде. Чәй кайнатырга утыртты. Димәк, дип уйлады ул бүлмәсендә йөренә-йөренә, мин әле һаман уянмаганмын.
Тәрәзә инде аксыл-зәңгәр төскә керде. Каршы йортлардагы берән-сәрән янган утлар тоныкланды. Түбәләрдәге һава алыштыру торбаларыннан пар күтәрелә. Тәрәзә ярыкларыннан хут салкыны саркый.
Баш чатный. Тел аңкауга ябышкан.
Уяндымы ул, юкмы әле?
Борынга таныш авырсы ис килеп керде.
Кулындагы шешәсе ычкынып киткән икән. Ләкин ул ватылмады, борыныннан былт-былт итеп куе кызыл сыекча ага башлады...
...Сул кулындагы яртылаш бушаган хәмер шешәсе идәнгә төшеп китте.
— Исәнме, Әптери туганым, — диде дошманы алтын тешләрен балкытып. — Шулай көтмәгәндә килеп керерга яратам инде мин, гафу ит.
Ишек төбендә, зәңгар күзләрен хәйләкәр кысып елмайган хәлдә, дошманы басып тора иде...
Шылт итеп ут кабызган тавышны ишетү белән ул борылып карады һәм, тигезлеген югалтып, аздан гына егылмый калды...
Кинәт кемдер ут кабызды.
Туктале, нишлеп ул аны «Әптери» дип атады? Аның исеме Әптери түгел бит. Әптери бит ул — Габдерахман диген сүз... Габде... Кол... Кол түгел бит ул!
Юынгыч янына килде. Чатнап кипкән иреннәрен ялмый-ялмый тустаганга үрелде. Су тонган, тустаган төбендә бер илле чамасы тимер тутыгы өелеп калган.
Йотлыгып-йотлыгып эчә. Суы ни салкын, ни җылы түгел. Іава кебек җиңел эчелә үзе. Ләкин сусауны басмый. Киресенчә, эчтәге утлы җәһәннәмгә май булып тама. Йоткан саен авызга ялкыны бөркелә.
Юынгыч өстендәге көзгегә карады. Көзге түгел, тәрәзә икән. Аның дошманы ашыгып-ашыгып нәрсәдер язып утыра. Кайчагында шәрә маңгаена учын куеп күзләрен кыса, әйтерсең, кайдадыр еракта, моннан меңнәрчә чакрымнарда ниндидер тамгамы, сүрәтме күрә һәм, пеләш башына чәп итеп сугып, елмаеп куя. Гайрәтле кискен хәрәкәт белән урыныннан тора, тамәке кабыза.
Бүлмәгә кәтәнә буйлы, җитди һәм эре кыяфәтле кәрлә килеп керде. Килеп керде дә, култык астыннан кәгазь алып дөбердек тавыш белен шигырь укый башлады. Хәрәкәтләрен генә күр син. Буш кулын җәеп, әйтерсең, авыр-авыр ташлар өя. Үзенә һәйкәл сала.
Әптери тешен шыгырдатып куйды. Бүлмәдәгеләр аңа борылып карадылар. Көлеп җибәрделар. Кәрлә саллы-саллы рифмаларны тезүен дәвам итте. Теге дошман үпкәсен тутырып тәмәкесен суырды да, болайга таба төтен болыты җибәрде. Әптери аздан гына тончыкмый калды. Ул буылып ютәлли башлады.
Чалкан яткан булган икән. Караватын авыр шыгырдатып башта уң, аннары сул ягына борылды. Ләкин йокы качкан иде инде. Кипкән иреннәрен ялмап торып утырды, табанга ябышып интектерүчән иске башмагын элеп юынгычка таба атлады. Краннан тутыклы сары су киле иде...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.