Latin

Дөньяда Ниләр Юк

Общее количество слов 4411
Общее количество уникальных слов составляет 1724
41.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
I
Латона йолдызы янындагы барлык планеталар да тикшерелеп беткән иде инде. Гәрчә аларның кайберләрендә тереклек булып, кайбер космонавтлар төрле маҗаралы хәлләргә юлыксалар да, аларда акыллы затларның яшәмәве беленде. КС-Б секторындагы 13-6 планетасы гына тикшерелмичә калды. Корабль экипажы, берничә ел инде өэЛексез сәяхәттә булганлыктан, бик арыган, барысының да тизрәк үз планеталарына кайтасы килә. Сагынылган... Беренче карауга бер дә алай искитәрлек күренмәгәнгә күрә, экипаж кечкенә 13-6 планетасын тикшереп тормыйча җиргә кайту ягында тора иде. Хәтта капитан ярдәмчесе Сиарре Асума да бу фикерне яклады.
— Капитан, чынлап та, бу планетага кагылып тормыйк. Бердән, планета бик кечкенә, икенчедән, экипаж бик арыды. Анда төшеп, минемчә, бернинди файда да булмас. Без анда искитәрлек әйбер дә күрмәбез дип ышанам, ә инде ул планетада акыл ияләренең булмавы көн кебек ачык. Сез ничек уйлыйсыз, капитан?
Ләкин капитан моңа каршы килде:
— Юк, Асума, мин моны эшли алмыйм, син моны үзең дә бик яхшы беләсең. Шундый зур эшләр башкарып чыкканнан соң, вөҗданымны борчып торган кечкенә генә бер планета калдырасым килми минем. Әгәр дә хәтереңә төшерсәң, безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән Җир планетасы да бу планетадан әллә ни зур түгел, тарихны үткәндә экскурсиягә сезнең анда үзегезнең дә барганыгыз бардыр. Шуңа да карамастан, нәкъ шушы кечкенә яшел бишектән галәм киңлекләренә кешеләр таралган, шулай түгелмени? Юк, бу планетага кагылмый китү һич мөмкин түгел. Бик күп вакыт алмаячак, күп дигәндә кырык сигез сәгатьтән кайту ягына чыгарбыз.
Корабль курсны 13-6 планетасына таба алды.
II
Капитан корабльне кечерәк кенә бер үзәнлеккә утыртты. Космонавтлар корабльдән чыккач берничә минут үз күзләренә ышанмый тордылар. Бу бик матур алан, ерак та түгел зур куе яшел төстәге урман күренә, бу күренештән барысы да эчтән генә «ах» итеп куйдылар, чөнки планета табигате белән нәкъ Җ.иргә охшаган иде. Билгеле, алар үзләре яшәгән планетаны Җир дип атамыйлар иде, ләкин ул планета да борынгы бабалары яшәгән Җиргә бик нык охшаган. Космонавтларның барысының да үз күзләре белән Җир планетасын күргәннәре бар иде.
Капитан һава составын билгеләргә кушты, анализ нәтиҗәләрен озак көтәргә туры килмәде.
— Сәер, мондагы һава гел Җирдәге кебек диярлек, бары составында кислород кына артыграк,— диде Асума.— Хәзер үк скафандрларны салып, чыгып йөгерергә була. Тик сак булырга кирәк, мондый кислородлы планетада, әйтик, акыл ияләре булмаса да, ерткыч-җанвар булырга мөмкин.
— Асума, экипажны монда чакырыгыз.
— Хәзер, капитан.
Берничә минуттан бөтен команда капитан бүлмәсенә җыелып бетте. Капитан барысын да барлып чыкты.
— Юлыбызда мондый гүзәл планета очравына сез барыгыз да шатланырсыз дип беләм. Без кеше аягы басмаган яшел бишектә. Бүгенгә экипажга ял бирәм. Бик таралышмагыз. Үзегез белән минитапшыргычларны алырга онытмагыз, бер-бер хәл була калса, ул кирәк булыр. Шулай ук лазер трубкаларын да алыгыз. Ашарга яраклы күренгән җиләк-җимешләрне алып кайтыгыз. Аларны башта тикшерергә кирәк. Таралырга мөмкин.
Бөтен команда малай-шалай кебек тышка ыргылды, тышта шундый матур җәйге көн иде. Кайберләре шунда ук үләнгә ятып ауный-тәгәри башладылар, кайберләре урманга таба киттеләр. Алан тулы жиләк, берничә космонавт, капитанның сүзләре турында бөтенләй онытып, үрмәли-үрмәли җиләк ашый башлады.
Майерс белән Стилис, кояш баешы ягындагы сирәк агачлар артында су күренгән кебек булганга, шунда юнәлделәр. Майерс мәһабәт гәүдәле, аксыл бөдрә чәчле, бик
матур егет, ә Стилис ябыграк кына, озын буйлы, кара чочлс кеше иде. Ул вакыт-вакыт Майерстан көнләшеп тә куя, чөнки Майерс артыннан кызлар үзләре йөри дисәң дә ялган булмас; очраган бер кызны үзенә карата ала иде ул.
Бераз баргач алар агачлар артында чынлап та зур су, диңгезме, океанмы күрделәр. Стилис ирексездән адымнарын тизләтте, ул су коенырга бик ярата иде. Ә Майерс бу планетадагы җимешләрнең һәм чәчәкләрнең күплегенә гаҗәпләнеп, киресенчә, адымнарын акрынайтты, табигатьнең матурлыгына сокланды. Шул вакыт аңа кинәт кенә үзенә кемдер карап торган кебек тоелды. Башын күтәреп карагач, ул якындагы куаклар артыннан үзенә таба бик матур бер кыз карап торганын күреп алды. Башына күсәк болом сукгал.чр да ул шулкадәр гаҗәпләнмәс иде: менә сиңа кечкенә планета, анда нәкъ шундый ук кешеләр яши икән ләбаса! Стилис инде күздән югалган, югалмаган булса да, аптыраудан авызы ачылган Майерс аңа бернәрсә дип тә эндәшә алмаган булыр иде. Кыз, куак артыннан әкрен генә чыгып, сак кына Майерска таба килә башлады. Гаҗәпләнүдән Майерсның күзләре бөтенләй түгәрәкләнеп китте: кызның өстендә бернәрсә дә юк иде. Аның гәүдәсе теләсә нинди борынгы грек скульпторларыныкына караганда да матуррак булуына Майерс бер генә секуидка да шикләнмәде. «Мондый гәүдәне төштә дә күреп булмас»,— дип уйлап куйды Майерс һәм чынлап та йокламыйм микән дип күзләрен уып куйды. Юк, ул йокламый, кыз әкрен генә аңа таба якынрак килде һәм карап тора башлады. Майерс тагын бер тапкыр аның гәүдәсенә эчтән генә «Ах!» итеп куйды. Кыз якын ук килеп җиткәч, Майерс аңа йомшак кына итеп эндәште һәм күрешкәндәге кебек итеп кулын сузды, ләкин кыз шунда ук кыргый кәҗә кебек читкә сикерде. Майерспың кузгалмавын күреп, ул тагын Майерска таба якынлашты, аның алай да кузгалмый торганын күргәч, килеп кочаклагандай итте һәм аның киемнәреннән тарткалый башлады. «Боларда кием юк ахры, бәлки аларның киеме үтә күренмәледер; аңа минем киемнәр ошамый»,— дип уйлап алды Майерс. Ул акрын гына курткасын сала башлады, аны салып бетергәч, кыз аның башка киемнәрен дә тарткалый башлады, үзе иркә генә итеп «ау», «ау» дигән кебегрәк тавышлар чыгара иде. Майерс бу кызга чын-чынлап бер карауда гашыйк булды, ул кызның күзләренә караган килеш акрын гына башка киемнәрен дә сала башлады...
...Кинәт кенә Майерс үгез үкергән кебек тавыш ишетте һәм үзенең кызның кочакларыннан аерылуын тойды, ниндидер куәтле куллар аны күтәреп алды һәм ыргытып бәрде, Майерс берничә адымга читкә очып барып төште, ләкин шунда ук мәче тизлеге белән сикереп торды һәм үзенә таба кабаттан юлбарыс кебек ташланган кешене күрде. Ул да буйга ике метр чамасы бар иде, гәүдәсе хәтта Майерсныкына караганда матуррак, чын Аполлонныкы. Ул, Майерсның бик тырышып каршылык күрсәтүенә карамастан, аны җиңел генә әйләндереп тә салды. Аның куллары һәм мускуллары тимер кебек иде. «Монда кеше көче генә түгел, Җирдә мине беркем дә болай җиңел генә тәгәрәтә алмас иде»,— дип уйлап куйды Майерс. Ул өченче тапкыр сикереп торды һәм, теге егет килеп тотарга өлгергәнче, каршылык күрсәтергә әзерләнде. Чөнки Майерс бокс буенча тәҗрибәле спорт мастеры һәм авыр үлчәүдә дөнья чемпионы иде. Ул теге егет килеп җитеп тагын тотып алдым дигәндә генә бөтен көчен җыеп уң яктан аның иягенә сукты. Егет боксның нәрсә икәнен дә белми иде, ахры. Яңакка шундый көчле сугудан Җир кешесенең ияге урыныннан бөтенләй кубар һәм ул шунда ук үләр иде, ә бу егет бары тик уң аягына гына тезләнде. Шул ук секундта Майерс бөтен көчен салып яшен тизлеге белән тагын берничә тапкыр аның иягенә сукты. Шунда гыпа егет авып китте. Майерс кызны исенә төшерде. Кыз исә бернәрсә дә булмаган кебек, ике егетнең сугышканын күзәтеп тора, аның матур йөзендә бернинди хисләр дә чагылмый, тик зәңгәр күзләре генә азрак ерткычларныкына охшаган. «Стилис кайда икән?» — дип уйлап алды Майерс һәм киемнәрен, кызның аларны бирмәскә тырышуына карамастан, киенеп куйды һәм кызга «хуш» дигән кебек кулын селтәп Стилис киткән якка йөгерде. Бераз йөгергәч Майерс әйләнеп карады, кыз аның артыннан йөгерә иде, ул тагын да тизрәк йөгерә башлады, ләкин кыз аны куып җитеп, уйнагандай кыланып, аның тирәли берничә тапкыр урап та чыкты. Шулаймыни әле? Майерс хатын-кыздан тоттыру түгел, ирләр арасында да яхшы йөгерүче булып исәпләнә иде. Ул юри бөтен көченә йөгерә башлады, ә кыз аны тагын бер-ике сикерүдә узып та китте, аның хәтта күкрәге дә бер күтәрелеп, бер төшеп тормый. Майерсның гаҗәпләнүе чиктән ашты. Алар шулай йөгерешеп диңгез буена килеп чыктылар. Стилис беркайда да юк иде.
Кыз шунда ук шып туктады, аның йөзендә хайвани курку чагыла иде; ул шунда ук кирегә ташланды һәм берничә секундтан күздән дә югалды. «Бернинди чемпион да, ерткыч җәнлек тә куып җитә алмас бу кызны, гаҗәп»,— дип уйлады Майерс,— ә Стилис кайда соң?..»
III
Стилис су буена килеп җитү белән, чишенеп, суга ташланды һәм йөзеп эчкә кереп тә китте. Ул хәтта монда акулалар кебек балыклар булуы мөмкин дип уйлап та карамады, суда шундый рәхәт, шундый күңелле иде. Ул төрлечә йөзеп карады: чалкан да, колач салып та, чумып та; инде ярга таба борылгач ул кинәт үзенең аягыннан нәрсәдер эләктереп алуын тойды. Бу нәрсә аны юан бау белән тарткан кебек су астына сөйрәде, аңа берничек тә каршылык күрсәтергә мөмкин түгел иде. Куркудан һәм тончыгудан Стилис аңын җуйды...
Ул, аңына килгәч, бераз вакыт берни дә аңлый алмый торды, чөнки ул хәтфә кебек яшел аланда ята иде. «Мин оҗмахта, ахрысы»,— дип уйлап куйды Стилис, корабльдә бердәнбер аллага ярым-йорты ышанучы кеше иде ул,— чөнки мине нәрсәдер су астына сөйрәп төшереп тончыктырып үтергән иде бит, чәчәкләр дә, җимешләр дә җитәрлек монда». Ул куллары белән гәүдәсен капшап карады, барысы да үз урынында кебек кебеген. «Мин гел исән чактагы кебек». Ул торып басты. Шунда гына тирә-якта үзе кебек үк кешеләр йөргәнен күреп алды. Алар берсе дә аңа игътибар итмиләр. «Болар да минем кебек үлгән кешеләр микән? Тик бу планетага кеше җаннары каян килеп чыккан соң? Димәк, монда кешеләр яшәгән яки яши. Стилис бу күренешнең нәрсә булуын төшенергә тырышып карады, тик бер нәрсә дә аңлый алмады. «Бу кешеләрдән сорап карарга кирәк, әгәр дә оҗмах шушындый булса, монда мәңге яшәргә дә була. Нинди матур кызлар!» Ул үзенә якын гына торган бик таза һәм бөтен гәүдәсеннән көч. аңкып торган бер иргә барып эндәште:
— Сез әйтмәссезме икән, без кайда? Мин берни дә аңлый алмыйм.
Теге адәм аңа берни дә эндәшмичә әллә нинди усал күзләр белән карап тора иде. Стилис соравын берничә телдә кабатлап карады, әмма теге адәм селкенмәде дә. Алай да булмагач, Стилис күрешкәндәге кебек кулын сузды, ләкин таныш түгел кеше аңа һөҗүм итмәкче булып талпынып куйды, әмма кинәт борылып китеп барды. «Бәлки, мин, корабльдәдер, йоклый торганмындыр?» Ул үзенә-үзе суккалап та карады, юк, йокламый икән. Стилисның артык аптырау һәм гаҗәпләнүдән башы авырта башлаган кебек тоелды. Аның төрле планеталардан әллә нинди куркыныч һәм гаҗәп хәлләргә төшкәне булса да, мондый хәлгә үзе түгел башка кешеләрнең төшүе турында да ишеткәне булмады. «Бәлки, хатын-кыздан сорап караргадыр?» Ул якында гына йөргән бер кызга якынрак барды һәм эндәште: кыз иреннәре белән көлгәндәге кебегрәк бер хәрәкәт ясап куйды, ләкин бер сүз дә эндәшмәде. Шул секундта Стилис үзенең ниндидер тимер келәшчәгә эләккәнен, кемнеңдер тотып алып ыргытып бәргәнен тойды. Ул ярсып сикереп торырга да өлгермәде, теге геркулес кебек көчле сары адәм тагын аңа таба ташланды; Стилисның каршылык күрсәтергә тырышуына карамастан, аны тагын күтәреп бәрде. Стилисның күз аллары караңгыланып китте. Ул кузгалмаска булды. «Бу Майерсны да ә дигәнче эштән чыгарачак»,— дип уйлап куйды ул. Стилисның кузгалмавын күргәч, теге адәм күкрәгенә йодрыклары белән дөп-дөп суккалады да, ерткыч кебек ырлау тавышлары чыгарып, борылып китеп барды.
Ул бераз киткәч кенә Стилис торырга батырчылык итте. «Бу бик үк шәп оҗмах түгел икән, якын-тирәне караштырып, тикшереп чыгарга кирәк». Ул торды да күк йөзе кебек зәңгәрсу булып торган якка атлады. Монда адым саен җимеш, адым саен чәчәк иде. Кешеләр дә бик күп, аларның берсенең дә киенмәгән булуына Стилис әллә ни аптырамады, чөнки ул үзе дә киемсез иде. Оҗмахта нинди кием булсын?! Бер ярты сәгать чамасы баргач ул аптырап туктап калды, чөнки үзеннән алда ниндидер эре генә балыкларның йөзеп йөрүен күрде. Ул тагын күзләрен уып карады, нәрсә соң бу? Шунда гына ул үзенең алдында пыяла стена икәнлеген аңлап алды. «Аквариум, су астында тере кешеләрне тота торган аквариум, ләкин кемнәр эшләгән моны? Шушы кешеләр әллә үзләре су астында яши алу дәрәҗәсенә җиткәннәрме? Бу бит әллә никадәр чакрымга сузыла. Алай дисәң, ник соң әле алар тик торганда мине тотып кыйнадылар? Сөйләшергә дә ярамый микәнни? Әллә көнләшеп шулай иттеләрме? Чөнки мин алардан бернәрсә белән дә аерылмыйм. Каян белсеннәр алар минем икенче планетадан икәнне?»
Стилис пыяла стена буйлап китте һәм бераз баргач эч-тәрәк тагын зур гына бүлмә кебек нәрсә булуын күреп алды. Аның эчендә су юк иде. Бүлмәгә керә торган ишек герметик итеп эшләнгән булып чыга инде. Бүлмә эчендә стеналар буйлап өстәл кебек нәрсәләр тезелгән һәм анда карап торуга ук бик тәмле булып күренгән җиләк-җимешләр өеп куелган. Бу ишек янында да күп кенә кешеләр йөри. Кинәт ишек үзеннән-үзе ачылып китте һәм якында торган ирләр һәм хатын-кызлар этешә-төртешә бүлмәгә ташландылар да, шунда ук җимешләрне ашый башладылар. Стилис та кермәкче булган иде дә, соңгы мизгелдә ни эшләптер шикләнеп туктап калды. Бер илле-алтмыщ кеше кергәч ишек ябыды һәм бүлмә эченә каяндыр су тула башлады, кешеләр акырыша-бакырыша ишеккә таба ташландылар, ләкин ул инде ябык иде. Берничә минуттан бүлмә эче су белән тулды һәм Стилис үз күзләре белән кешеләрнең ничек итеп тартыша-тартыша тончыгып үлүләрен күрде. Стилис калтыранып куйды, кергән булса үзе дә нәкъ шундый хәлгә очрый иде бит. Шулай ук бу бичараларга бернәрсә белән дә ярдәм итә алмый. Бераздан ул стенаның икенче ягында, суда берничә зур гына кальмар кебек җан ияләре күрде. Алар чынлап та җирдәге океаннарда яши торган кальмарларга бик охшаганнар иде, шундый ук зурлар, шундый ук куркынычлар. Алар үзләре белән ниндидер бик зур торпедага охшаган нәрсә дә алып килгәннәр. «Нәрсә, бу әллә өйрәтелгән кальмарлар микән?» Кальмарлар теге бүлмәнең ишеген ачтылар да капшагычлары белән үле кешеләрне эләктереп алып торпеда кебек нәрсәнең эченә төйи башладылар. Шунда гына Стилис аларның капшагычлары очында биш-алты бармак кебек нәрсәнең булуын күреп алды. Төягән вакытта бер кечкенәрәк кальмар килеп чыкты да коточкыч зур авызы белән бер үле кызның уң аягын «керт» итеп өзеп йотып та җибәрде. Стилисның бу күренештән хәтта каны суына башлаган кебек тоелды. Ул бизгәк тоткандагы кебек калтыранып куйды. Икенче зур кальмар кечкенәсен бер капшагычы белән тотып этеп җибәрде. Ә кечкенә кальмар үпкәләгән кебек әкрен генә кирегә йөзеп китте. Кешеләрне төяп бетергәч кальмарлар ике яктан торпеданы тотып йөзеп китеп бардылар. Шунда гына Стилис үзенең муенына тагылган кечкенә тапшыргычны исенә төшерде. Ул кнопкага басты һәм берничә секундтан корабльдәге радистның тавышын ишетте.
— Алло, кем бу?
Бу минутта радистның тавышы Стилиска дөньядагы бөтен нәрсәдән дә матуррак булып тоелды. Планетаара очышлары вакытында әллә нәрсәләр күреп, әллә нинди кыен хәлләргә эләккәне булса да, әле генә күргән күренешләрдән аның күңеле болганды, авызы кипте. Ул карлыккан тавыш белән:
— Бу мин, Стилис; Чарли, тиз генә капитанны чакыр әле, мин бәлагә эләктем һәм бер мин генә түгел, ахры.
Берничә минуттан капитанның шатлыклы тавышы ишетелде.
— Стилис, син исәнмени?
— Исән...
— Безне Майерс кайтып нык куркытты, киемнәре генә калган, батып үлгән дип, әле синең үле гәүдәңне эзләргә бармакчы идек, кайда соң син, ә? Болай урынсыз шаяртуың өчен сине җәзага тартмый булмас.
— Су астында мин, капитан; мин монда үземнең теләгем белән булмаганлыктан, җәзага тартмассыз дип уйлыйм.
— Ничек инде су астында? Шаяртасыңмы әллә син, Стилис?
— Юк, капитан, шаяртмыйм. Мин су астында һәм монда миннән башка да бик күп кешеләр бар, тик белмим...
— Кешеләр барлыгын беләм, йә, йә, шуннан? — Менә шул, без су астындагы аквариумда.
— Нинди аквариум?
— Аквариум инде, диңгез астында. Җир өстендәге кебек үк, җир дә бар, чәчәкләр дә, җимешләр дә. Болар барысы да пыяла кебек нәрсә .белән уратып алынган. Әле менә мин шул стена аркылы балыклар йөзгәнен карап торам. Бер караганда кызык кына да...
— Стилис, син берәр ярамаган үлән яки җимеш ашап исермәдеңме, ә? Син аннан чыга аласыңмы?
— Юк, капитан, чыга алмыйм. Әле генә минем күз алдымда кальмар кебек нәрсәләр илле-алтмыш кешене тончыктырып үтереп үзләренә азыкка алып киттеләр. Мин дә аз гына аларның өстәленә су асты үләннәре гарниры белән эләкми калдым. Бу аквариумны алар төзегән булырга тиеш, азыкка кешеләр асрау өчен.
— һм... Һм... Стилис, тиз генә без булган планеталарның исемнәрен санап чык әле...
Стилис ике ел буенча тикшерелгән бөтен планеталарны тын да алмыйча санап чыкты.
— ...Капитан, син мине акылдан язган дип уйлыйсың, тик мин акылдан язмаган. Кешеләрне шушындый аквариумга утырта алгач, бу кальмарлар да җүләр түгел дип уйларга кирәк, җитмәсә алар кешеләрнең миенә дә берәр төрле операция ясамадылармы икән дип шикләнәм. Әгәр дә мине коткара алмасагыз да сак булыгыз.
— Без сине коткарырбыз, Стилис. Бер ярты сәгатьтән диңгез ярына барып җитәрбез. Тапшыргычыңны хәзергә сүндереп тор, аларда да бардыр ул андый нәрсәләр, синең кайда икәнеңне белеп алмасыннар. Кем белә... Бер ярты сәгатьтән миңа эндәшерсең.
— Ярар, капитан...
Шунда гына Стилис, тыштагы кальмарларның тыз-быз йөзеп йөрүләрен, әллә нинди машиналар әзерләүләрен күреп алды.
IV
Стилис белән сөйләшкәннән соң капитан шунда ук командадагы бөтен кешеләрне дә җыярга боерды, алар җыелып беткәнче корабльдән ике машина чыгарырга кушты. Бу машиналар җирдә, суда, су астында һәм һавада да йөри, оча алалар иде. Аларны көчле лазер уты белән дә яндырып булмый һәм һәрберсе борынгы 20 нче гасырдагы бер армияне юкка чыгарырлык' корал белән корал-ландырылган иделәр. Бу машиналарның хәтта су астында пуля кадәр генә торпеда җибәреп зур бер корабль яки корылмадан көл ясый алырлык икешәр кечкенә пушкасы һәм дөньядагы бөтен нәрсәне яндыра алырлык ут аткычы да бар иде.
Команда җыелгач капитан аларга тиз генә хәлне аңлатты да, саклау өчен корабльдә бары ике генә кеше калдырып, калганнары белән диңгезгә таба юл тотты. Майерсның һәм командадагы бар кешенең дә бу кеше ашаучы кальмарларга бик нык каннары кызган иде. Шулай да юлда барганда капитан башта яхшылык белән аңлашырга тырышырга карар кылды, чөнки бу кальмарларда да техника бик алга киткән кебек тоела, хәтта бик үк алга китмәгән очракта да, бөтен бер диңгездәге кальмарларны түгел, аларның берничәсен генә булса да тотып алу яки үтерү бик кыен булыр иде. Алар бит Җирдә түгел. Бу эшне соңыннан, Җирдән көчле экспедиция килгәч кенә эшләп карарга мөмкин, димәк, хәзергә мөмкин кадәр тыныч күренеп, аңлашып карарга кирәк. «Ни өчен?» дигән сорауга җавап алырга. Җирдәге кешеләр исеменнән ультиматум куярга.
Шулай уйланып барган арада яр буена килеп җиттеләр. Янында утырган радистка капитан чакыру сигналлары җибәрергә кушты, ул чакыру сигналлары җибәргән арада үзе теләсә нинди акыллы затның уен яки сүзен тәрҗемә итә торган аппарат янына урнашты.
— Капитан! Җавап бир. Хәзер алар килеп җитәчәкләр.
— Ярый, көтик.
Бераздан ерактан диңгез өстендә ялтыравыклы нәрсә күренде, һәм ул, зур тизлек белән космонавтларга таба якынлашып, берничә секунд эчендә килеп тә җитте. Бу ике башы да очлаган бик зур сигарасыман үтә күренмәле нәрсә иде. Эче су белән тулган, ә эчтә филдән аз гына кечерәк кальмарлар бар, аларның аш тәлинкәләре кадәр күзләрендә дошманлык хисе күренми иде. «Безнең океаннарда болардаи әллә никадәр зуррак кальмарлар бар, димәк, болар шуннан артык үсмиләр»,— дип уйлап куйды капитан.
— Хуш киләсез, чит планетадан килгән кунаклар! -Без сезнең килүегезгә бик шат!
Бу сүзләрне ишеткәч капитан хәтта урынында сикереп куйды, чөнки ул әле үзенең алдындагы аппаратны эш дулкынына да куймаган иде, бу тавыш машина эчендә эленеп торган гади тапшыргычтан ишетелде. «Димәк, боларның бу өлкәдә уңышлары безнекеннән күпкә зуррак». Капитан үзенең аппаратын ташлап тиз генә радист урынына барып утырды. Башта ул «Ник шатланасыз, әллә безне дә тотып ашамакчы буласызмы?» дип җавап бирмәкче иде дә, соңгы чиктә тыелып калды:
— Исәнмесез, без бу планетада да акыллы җан ияләрен очратуны үзебезнең зур уңышыбыз дип саныйбыз,—; диде.
Алар шулай бераз бер-берсен тәбрикләшкәч, кем, кайдан икәнлекләрен аңлашкач, капитан үзен борчыган темага күчте:
— Сез монда кешеләрне, ягъни безгә охшаган җан ияләрен, аларның уйлау сәләтләре булуына карамастан, үзегезгә азык итәсез икән, безнең бер иптәшебез дә сезнең су асты аквариумына эләккән, без аны кире кайтарып бирүегезне сорыйбыз.
— Без моны белмәдек, дәрес, бер мәлдә без сезнең сөйләшүегезне ишеттек, ләкин кем кайдан сөйләшүен ачыклап бетерә алмадык, чөнки сез сөйләшүдән туктадыгыз.
— Нәрсә, ачыкласагыз аны да тотып ашамакчы идегезмени?
— һич юк, без акыллы затларны ашамыйбыз, безнең планетада бездән башка акыл ияләре юк.
— Ник, кешеләр (ягъни безнең кебекләр), сезнеңчә, җүләрмени?
Бу сорауга кальмар сорау белән Җавап бирде:
— Ә сез планетагызда үсеш буенча үзегездән түбән торган җанварларны ашамыйсызмыни?
Капитанның ачуы кабарып китте:
— Ашыйбыз, тик без кешеләрне ашамыйбыз.
— Сез үзегезгә охшаганнарны ашамыйбыз дисезме? Без дә бер-беребезне ашамыйбыз. Хәтта планетаның башка өлешләрендә урнашканнарын да. Ягъни сезнеңчә әйткәндә, башка илләрнекен дә. Бездә каннибализм бервакытта да булмаган.
— Юк, сез нигә акыллы кешеләрне ашыйсыз? Ә?1 Менә шуңа җавап бирегез миңа!
— Бер-беребезне аңламадык, сезнең бездән сорау алырга хакыгыз булмаса да, җавап бирәбез: алар акыллы җан ияләре түгел, алар бернәрсә дә эшли белмиләр, аларда хәтта акылның башлангычы да юк. Аларның бездәге башка җанварлардан бернинди дә аермасы юк. Үзегез тикшереп карый аласыз.
Шул вакыт капитанның исенә корабльдәге кальмар консервалары килеп төште. Нинди туры килү! Әгәр дә кальмарлар беренче булып җиргә барып чыккан булсалар нәкъ шушы рәвештә сорау алган булырлар иде, әгәр дә алардан сорау алдырып торсалар, билгеле.
— Ярый, тикшереп карарбыз.
— Сез үләннәр яки иттән башка нәрсә дә булса ашый аласызмы?
— Билгеле, ашый алабыз.
— Шулай булуына карамастан, үзегездән түбән торган җанварларны азык итәсезме?
— Әйе, ә шуннан ни булган?
— Ә менә без иттән башка бернәрсә дә ашый алмыйбыз. Соңгы берничә гасыр эчендә диңгезләрдә балык бик әзәйде, шуңа күрә без Җир өстендәге хайваннарны хәзер су астында да үрчетәбез. Шулай ук без Җир өстендәге ерткыч җанварларны да кырып бетердек, югыйсә алар әле сез күргән, ягъни тышкы яктан сезгә охшаган җанварларны күптән кырып бетерерләр иде.
— Сез безгә иптәшебезне кайчан кире кайтарып бирәсез?
— Хәзер үк, без инде хәбәр иттек, бераздан алып килеп җиткерерләр. Тагын бер сорау, ә сезнең планетада безгә охшаган җанварлар юкмы соң?
— Бар.
— Аларны ашыйлармы?
— Ашыйлар.
— Ә алар акыллы түгелме?
— Юк дип исәпләнә.
— Менә күрәсезме инде. Сездә исәпләнә генә, ә без төгәл беләбез.
— Без әле бернәрсә дә күрмибез, ә менә безнең иптош сезнең безгә охшаган җан ияләрен ашаганыгызны күргән.
— Аңлыйбыз, әгәр дә безнең кебекләрне ашаганнарын без күрсәк, безгә дә бик авыр булыр иде, ләкин сез бүген үк ланитларны (ягъни, без сезгә охшаган җанварларны шулай атыйбыз) тикшереп карый аласыз.
— һичшиксез тикшерербез һәм бу турыда безнең планетада да беләчәкләр.
Алар шулай сөйләшкән арада еракта тагын бер, баягысыннан да зуррак, «сигара» күренде һәм, килеп җитүгә, аның эчендәге һавалы бүлегеннән Стйлисны чыгардылар. Стилис шунда ук капитан янына ташланды:
— Капитан, юк итегез шуларны хәзер үк, юк итегез! Шушы ул кеше ашаучылар, шушы. Тизрәк! Тизрәк!
— Стилис, син әле аңламыйсың, алар ул кешеләрне акылсыз дип исбат итәләр.
— Аңлыйсы да юк, исбат итәсе дә юк, алар кеше ашаучылар, шуңа күрә аларны хәзер үк юк итәргә кирәк! Әгәр дә сез аларны хәзер үк кырып бетерергә боерык бирмәсә-гез, мин барыбер Җирдән экспедиция белән килеп, .аларны кырып бетерүдә катнашачакмын. Юк, хәзер үк башлыйм! Сез сатлык җан! Сез кеше ашаучылар белән сөйләшүләр алып барасыз?
Стилис, ярсып, машина кабинасына ташланды һәм лазер кнопкасына басты (чөнки бу лазер нуры белән теләсә нинди калынлыктагы тимер, корыч, хәтта таш стенаны да эретеп яки тишеп була). Аңа берәү дә комачауларга уйламады, ә капитан өлгермәде; ул эсселе-суыклы булып китте,— әгәр дә хәзер бу кальмарлар һәлак булса, башкалары бу хәлне шунда ук белеп алачаклар һәм ул вакытта командага котылу юк.
Капитан сикереп торып Стилиска ташланды һәм аны көч белән кабинадан йолкып алып ыргытты. Ул хәзер аны теләсә үтерә дә алыр иде, чөнки Стилис бөтен команданың тормышын куркыныч астына куйды, уставны бозды. Шунда гына капитан кальмарлар ягына карады. Бөтен команданың аптыраудан авызы ачылган: алар күпме тапкырлар шаһит булган җимергеч лазерның нуры, тәнгә тигән кояш нуры бернәрсә эшләтмәгән кебек, кальмарларның үтә күренмәле машинасына бернинди зыян да китерә алмаган иде. Гаҗәпләнүдән хәтта капитан да бераз вакыт бер сүз дә әйтә алмый торды. Яртышар метр корычны «ә» дигәнче тишә торган лазер кальмарларның сигарасында көйгән урын да калдырмаган, ул һаман шул көе ялтырап тора. Шул вакыт кальмарларның тавышы ишетелде:
— Без бу кешенең хәлен аңлыйбыз: бу юлга сезне гафу итәбез. Бездә дә сезнекенә охшаганрак нәрсәләр бар, ләкин ул бер ун тапкыр көчлерәк, әгәр без аны сез безгә җибәргән кебек җибәреп карасак, сезнең үзегездән дә, машиналарыгыздан да бер нәрсә дә калмаячак. Тынычлагыз. Иртәгә сөйләшербез. Бер-берегезне яхшылап аңлашкач килерсез.
V
Команда кайтышлый ук бик авырлык белән генә берничә ланитны тотып корабльгә алып кайтты. Биолог алар белән мәш килде, үзенең аппаратлары ярдәмендә хәтта аларпың башларында ничә сыр булуын да исәпләп чыгарды. Берничә сәгатьтән биолог команданы җыеп аңлатты: бу кешеләр уйлау сәләтләре буенча җирдәге маймыллардан да түбән, алар миләренең зурлыгы буенча да, уйлау сәләтләре буенча да җирдәге атлар яки сыерлардан бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Биологның аңлатуына да карамастан, командадан бер генә кеше дә, хәтта ачка үлсә дә, бу планета «кешеләрен» ашый алмас иде. Менә нәрсәгә китерә тышкы күренеш! Ә кальмарлар җирдә үк өйрәнелгән азык булганлыктан экипажның күпчелеге уйлап та тормыйча, акыл буенча үзләреннән һич тә түбән булмаган (киресенчә булмаса) бу планетаның чын хуҗаларын азык итәргә һич тә каршы булмас иде.
Капитан икенче көнне бер генә машина белән кальмарлар янына үзе барды, кичәге хәл өчен алардан гафу үтенде. Планета турында, цивилизация кайчан барлыкка килү турында һәм башка мәгълүматлар алды. Кичәге хәлдән соң да кальмарларның бернәрсә дә булмаган кебек аның белән яхшы итеп сөйләшүләренә ул бераз аптырап та куйды. Кальмарлар үзләренең көчләренә ышанып, бернәрсә дә яшермичә сөйлиләр иде. Планетада берничә диңгез бар, ләкин кальмарлар арасында сугышлар күптән беткән инде. Шулай да алар коралларын камилләштерә баралар, шулай ук саклану чаралары да бар. Алар хәтта диңгез кайнап чыкса да исән кала алалар. Билгеле инде, алар бер-берсе белән сугышырга яки башка планеталарны басып алырга уйламыйлар. Алар хәтта галәмдә үзләреннән башка акыллы җан ияләре барлыгын да беләләр. Кем белә, башка планетадагы акыллы җан ияләренең нәрсә уйлаганын, аларның әллә нинди начар уйлары булырга мөмкин. Шуның өчен планетаны бөтенләй саксыз калдырырга һич тә ярамый. Әгәр башка акыл ияләре аларның планеталарын басып алырга теләсәме? Билгеле инде, каршылык күрсәтәчәкләр, бу планетаны каннары белән юып чыкмыйча беркем дә аны ала алмаячак. Кораллармы? Алар менә бу планета өстендәге теләсә нинди нәрсәне юк итә алалар. Планетаның кайсы ноктасында булуына карамастан. Кирәк булса, бик ерак аралардагы дошманнарны да юк итә алалар.
Капитан үзенә кирәкле мәгълүматларны алгач, рәхмәт әйтеп, алар белән хушлашты. Ул кичектермичә хәзер үк Җиргә кайтып китәргә карар кылды, чөнки бу планетада аларга бүтән бер эш тә юк, планета инде күптән тикшерелгән, үзләштерелгән. Ә шулай да тышкы кыяфәт ничек тәэсир итә. Әгәр дә менә бу планетадагы кешеләр акыллы булып кальмарларны ашасалар, беркем бернәсә уйламас, игътибар да итмәсләр иде. Чөнки бу шулай булырга тиеш кебек...
VI
...Корабль Җиргә таба юл тотты. Экипажның күңеле тыныч түгел иде. Аларның барысы да диярлек экспедиция белән кире килеп, бу кеше ашаучы кальмарларны кырып бетерү ягында. Ни дисәң дә кешеләр бит инде алар. Күрер күзгә нәкъ кешеләр кебек булгач, ничек итеп инде үзең кебекләрне ниндидер бер диңгез җанварлары ашаганын тыныч күңел белән карап торасың? Бигрәк тә бу хәлләрне үз күзләре белән күреп торган Стилис ярсып шушы карашны яклый иде. Билгеле инде, алар үзләренең үлемнәренә каршы барачаклар. Экспедиция белән генә кальмарларны кырып бетереп булмаячак. Кальмарлар бу экспедицияне планетага төшкәнче үк кырып бетерәчәкләр, чөнки бу кадәр корабльләрнең ни өчен килгәнлекләренә алар бер генә минутка да шикләнмәячәкләр.
Капитан салкын акыл белән уйлап караганда бу кальмарларның хаклы икәнлекләрен аңласа да, хәтта ул да күңеле белән аларга каршы, балачактан башка сеңгән нәрсәләрне тиз генә йолкып ату ансат түгел шул! Менә кешеләргә охшамаган булсалар иде алар, теге ланитлар, ул вакытта мондый уйлар башка кереп тә чыкмаслар иде. Җирдәге кешеләр дә бит һавада оча торган, суда йөзә. җирдә йөри торган барлык хайваннарны да ашыйлар, үзләренә азык итәләр. Хәтта маймыллардан да акыллырак булган дельфиннарны да аулыйлар. Капитанның күзе үзенең алдында торган кальмарлар консервасына төште, әйе, бу консерваны күрсәләр кальмарлар да косып җибәрерләр иде.
Капитан үзе күргән хәлләр турында рапортны төгәлләп, уйга калды. Ә менә Җирдә бу хәбәрне ничек каршы алырлар? Анда шунда ук бу кальмарларны кырып бетерергә теләүчеләр бик күп табылачак, аларга моннан да артыграк сәбәп кирәк тә түгел һәм бу планета һөҗүмгә дучар булачак, ә бу нәрсә белән бетәр, билгеле түгел.
Капитан кальмарларны ни өчендер азрак кызганып та куйды, тик ул ни эшли ала? Аларны яклап ул бер сүз дә әйтә алмый, әле менә команда арасында гына да кальмарларны яклап чыгардай бер кеше дә күренми. Билгеле, кальмарлар начар ният белән килгән кешеләргә бик каты каршылык күрсәтәчәкләр. Дөресен генә уйласаң, алармы җиңү мөмкин булмас. Ничә экспедиция, күпме кеше килсә дә алар монда үзләренең башларын салачаклар. Кальмарлар үзләренең туган планеталарын беркемгә дә бирмәсләр һәм беркем белән дә бүлешмәсләр. Җирдә алар планетасына һөҗүм итәргә, аны басып алырга теләүчеләргә каршы кешеләр, билгеле, күпчелек булыр. Ләкин дөньяда әле авантюристлар һәм маҗара эзләүчеләр дә җитәрлек. Тик бу аларның соңгы маҗаралары булыр һәм алар артыннан иярүчеләрнең дә каннарын тиз суытыр.
Тик ничек кенә итеп булса да галәмнең акыллы затлары арасында кан коюны булдырмаска иде. Нәрсә эшләргә? Нинди дәлилләр китерергә? Бу эшне булдырмас өчен ни кылырга?
Капитан башын тотып уйга калды. Ә корабль Җиргә якынлашканнан-якынлаша иде...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.