Latin

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе

Общее количество слов 943
Общее количество уникальных слов составляет 683
36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
53.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Казанда бер фазыйль[1] чыкды алмас булып,
Көнчеләре күбәйде гам-хас булып[2],
Фикер җәүһәрләрен кулга элгән,
Хакыйкать диңгезендә гаувас[3] булып
Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гасрәт[4],
Хәмде лиллаһ, бу ил-җирдә бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фонарьны кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Сәламәтлек чишмәсеннән юллар ачып,
Хаклык елгаларын агызган ул
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем сизгер-кыю йөрәк биргән,
Инженерлар сизмәгән йирдән казып,
Чыгарды татлы суны тирән йирдән
Болагы-саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка сусаганнар куангандай;
Энҗесеннән күпме бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Хакыйкатен күргән адәм куангандай,
Галимнәргә юл күрсәтеп ту[5] алгандай;
Көрәш мәйданына бу чыккан соң
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңнаусыз һич кем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс чобалгандай...
Дошманына җан аямай каршы торып,
Аның өчен көрәшчебез алгы сафдан.
Тирән уйда мөшкил[6] чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Гасырында үзенә охшаш тиңне тапмай,
Карышучы йөрәген яндырган ул...
Үтә алмыйлар эзеннән басып аның,
Китә алмыйлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай дошманнары,
Күрә алмыйлар галәмгә фашын аның!
Аһ, дәрига[7]! Баралмадым каршына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның...

*
Мин үзем бер дәрдемәнд[8] диванәмен,
Кайда бер хаклык күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәп хаклык күргәннән соң,
Чарасыз шул сәбәбдән хуб аламын...
Бәхетемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым[9] бар,
Аның да кайбер җире какыр-макыр.
Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер иптәш калын китап тотып торса,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе аландай.
Үгәй ана кулында ятим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, ертык чалбар,
Кайда мелла бар дисә,-йитеп бардым.
Фәкыйрьлектән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр, чыгып, ерак юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китап карау-гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы[10] бикләнгән юк –
Аңлыймыз кәеф килгән хуш вакытда...

*
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартмаңыз хиддәт[11] берлән...
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы,
Карасак, ияләре нинди олы!..
Шигырь дөрест – нәсыйхәтне хамил булса[12],
Иясе кадәри халь гамил булса[13];
Ишеткән адәмнәрне елаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса[14].
Киткәннәр нинди ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗәеб кыйммәт әсәр калдырганнар,
Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып.

*
Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани-ул Тимер казык[15]!
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бушка азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!..
Керләсәң – һәр нәрсәне карайтырсың,
Көнчесез андый фазыйль ничек торсын?
Истамбул, Мисыр, Шамда[16] тиңдәше юк,-
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!

*
Курса хәзрәт[17] алардан борын булган,
Мактауга ул бер лаек урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып[18],
Күп галим ул газизгә кырын булган...

*
Адәм камил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт касәсеннән шәраб эчмәй.
Дошманнар тозагыны салып карый –
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар, әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан...
Без сатдык меллалыкның коры атын[19],
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын[20].
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез – йә мыскыллау, яисә хурлау,
Үземезне һәр гаебдән амандаймыз[21].
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты[22] китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
Кыйшык ук, аткан менән, туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры[23] китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән,
Асманда[24] торган айның нуры китмәс!

* * *
Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
"Хода кичәр" дигән менән эш бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмәсә – Ибан дигән[25].
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел дигән,
Күңле бозык адәмнән түңел[2[6]] дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза – күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә-гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатыр дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә-шөкер[27] дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек-көфер дигән;
Җаткан җирдән "Ходай кичәр" дигән-хурлык,
Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән!
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәб дигән,
Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән;
Көферлек әдәбледә тормагандай,
Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табыр дигән;
Һәр эшдә сабырсызның төбе – хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!..

* * *
Иң әүвәл пакьлау кирәк эчнең керен,
Эчтә тулып җатмасын сасык эрен.
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, –
Булмаса, файда бирмәс коры белем!

* * *
Бирелдем мин яшьлегемдә угрылыкка[28],
Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка.
Нәтиҗәдә Акмулла дип исем алдым[29],
Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка.

* * *
Халь килсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Камилләр катарына[30] кергән яхшы,
Урысча укып кына түгел белмәк-
Халь килсә, французча белгән яхшы!

______________
* Кайбер сүзләр хәзерге телгә күчереп алынды.
[1] Фазыйль – өстен, олы (зур галимнәргә карата кулланыла торган эпитет).
[2] Гам-хас булып – түбән һәм югары (укымышлы) катлау кешеләрендә.
[3] Гаувас – суга чумучы (водолаз).
[4] Мизмарда сабикълардан чыкды гасрәт – бәйге мәйданында элгәргеләрдән ялгышлар чыкты.
[5] Ту – байрак
[6] Мөшкил – кыен мәсьәләләрне.
[7] Аһ, дәрига – аһ, үкенеч.
[8] Дәрдемәнд – кайгылы, моңлы
[9] Буаз мәҗмәгым – калын (дөньяга чыкмаган, басылмаган) җыентыгым.
[10] Фәйзъ бабы – белем һәм бәрәкәт ишеге.
[11] Хиддәт – ачулану.
[12] Хамил булса – йөкләгән, күтәргән булса, үзендә йөртсә.
[13] Гамил булса – эшләүче, гамәл кылучы, фикер йөртүче булса.
[14] Шамил булса – эченә алган, үзенә җыйган булса.
[15] Тимер казык – Тимер казык йолдызы, һәрвакытта Төньяк котып ягына күрсәтүе белән географик дүрт тарафны билгеләүдә файдаланыла торган табигый ориентир йолдыз (Поляр йолдызы).
[16] Шам – Сирия.
[17] Курса хәзрәт – кеше акылына ирек таләп итеп чыккан фикер иясе Габденнасыйр Курсави (1776 – 1812), Ш. Мәрҗанинең рухи остазы.
[18] Мәфтүн булып – мавыгып, үз-үзен онытып, тәмам бирелеп.
[19] Иске фикерле, фанатик муллалар күздә тотыла.
[20] Гарасатның вәкафатын – кыямәтнең киләчәген.
[21] Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.
[22] Даты – кере, табы.
[23] Куры – дуены, чүп-чары, пычрагы.
[24] Асман – күк.
[25] Ибан – Иван, ягъни рус кешесе була, мөселман түгел.
[26] Туңел – дүн, түн, йөз чөер.
[27] Шөкер – Алланың биргән ризык-нигъмәтләренә, яхшылыгына шатлык, канәгатьләнү белдерү.
[28] Ятим үскән Мифтахетдинның мәдрәсәдәге тормышы ачлы-туклы үткән, күрәсең, кайбер вакытларда сорамый алырга да мәҗбүр булган. Шагыйрь шуларны искә ала.
[29] Шагыйрь халык арасында үзенең туры сүзлелеге, гаделлеге белән таныла, "Ак күңелле мулла", "Ак күңелле остаз" – Акмулла дип атап йөртелә башлый.
[30] Камилләр катарына – укымышлы, әхлаклы, камил-күркәм кешеләр сафына.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.