🕙 Минуты чтения - 2

Чүкеч

Общее количество слов 210
Общее количество уникальных слов составляет 159
59.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
70.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
75.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Бакый кадак кагарга ярата. Кулына чүкеч-кадак эләктеме, коймага да кага, өй стенасына да, сарай почмагына да кага.
  Тик шунысы яман: кадак урынына чүкеч еш кына малайның үз бармагына китереп суга. Үзәге өзелеп авыртса да еламый Бакый, тешен кысып түзә.
  — Тырнагың тагын кара көеп чыккан бит, малай актыгы, — дип битәрли әтисе.— Тотынма дип ничә әйттем. Кадак җене кагылган, ахрысы, сиңа.
  — Мин түгел, чукеч...— дип акланмакчы Бакый, — чүкеч әшәке минем. Синеке әллә ничек туры суга. Миңа да шундые кирәк.
  — Ә-ә, юкәдә икән чикләвек! — ди әтисе. — Алайса, әнә сиңа такта башлары, менә бу тартмада кадак. Шуны кагып бетерсәң, кулга сукмый торган әйбәт чүкеч алып кайтып бирермен.
  Тырыша торгач, тартмадагы кадак шактый кимеде. Кадак бетә барган саен, чүкеч кулга сирәгрәк суга башлады.
  Эш узды дигәндә, әтисе, килеп, аның эшен тикшерде.
  — Йә, ничек, беттеме? Булган бу, минемчә. Әйдә, яңа чүкеч алырга кибеткә барабыз. Барышлый бусын чүплеккә ташлап китәрбез.
  Бакый чүкечне бер алды, бер куйды, әиләндереп-әйләндереп карады, кизәнеп-кизәнеп кадак башына сукты. Әйбәт суга иде чүкеч. Искиткеч шәп суга иде. Ул хәзер Бакыйга бик кадерле, бик кызганыч тоелды.
  — Юк, әти, ташламыйк без аны, — диде малай.
  Әтисе мыек астыннан гына көлеп куйды:
  — Нишләп тагын? Үзең яңаны сораган идең бит.
  — Бусы... бу чүкеч өйрәнеп җитте бит инде, — диде Бакыи. — Кулга да сукмый, кадакны да кәкрәйтми. Миңа башкасы кирәк түгел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 1-й класс
  • Эшче абый