🕥 Минуты чтения - 31
Чишмәле Балалары - 2
Общее количество слов 3980
Общее количество уникальных слов составляет 1895
40.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Шулай киткән иде Нәзернең абыйсы армиягә. Димәк, кешенең ризыгы торып калса, ул исән-сау кире әйләнеп кайта икән. Шулай дип саклый инде әнисе бу прәннекне. Тик, кайткач, Айрат моны ничек ашар соң? Прәннек әле үк таш кебек каты, ә абыйсына тагы да бер ел хезмәт итәсе бар. Чыннан да, ничек ашар икән? Әллә тешнәп карарга инде, Нәзернең теше үтсә, абыйсы ничек тә кимерер иде, бәлки. Шулчак малайның башына бер уй килде: прәннекне алыштырып куйганда ничек булыр соң, яңасын Нәзер үзе тешнәп, монысына охшатып куя ала бит.
Малай ике кабымлык ризык кисәгенә озак итеп карап торды, күз алдына китерде. Юк, ул тешнәсә болай булмый, аның теш казнасы бәләкәйрәк ләса, әнкәсе сизми калыр дисеңме. Шулай шәп уенннан кире кайтып Нәзер төенчекне урнына яшерде.
Көткән, сагынган кеше өчен вакыт озак сузыла инде ул. Шулай да, исән адәмнең гомере алга бара, көннәрне саный торгач ел узып та китте һәм солдат киемендә ялтырап Айрат та кайтып төште. Егет белән бергә өйгә шатлык кайтты, кичен күрше-күлән, туганнар җыелды. Шулчак әниләре сандыгын ачып җибәрде.
- Менә, балакаем, сине туган йортка тартып торган ризыгың. Ходай догаларымны кабул кылды, күрәсең, Аллага шөкер!
- И-и әни, чыннан да, менә шушы ризык, синең изге теләкләрең мине хәтәрдән алып калмады микән? Дусларым харап булганда мин исән калдым бит.
Солдатның шушы сүзе абзыйларга җитә калды, нәрсә булды, сөйлә инде, дип бар игътибарларын Айратка юнәлттеләр. Егет үзе кыенсыныбрак калды, артыгын әйтеп ташладым, дип уйлады, кирәкмәгәнне сөйләп әнине нигә хафага салырга. Шулай да, якын кешеләрең үтенгәч, ничек сөйләмисең.
- Шартлау булды, - диде Айрат. – Снаряд бушатканда бәлагә тарыдык. Шартларга тиеш түгел бит инде ул снарядлар, тик, агач мылтык та елына бер атыла, дигәндәй, нинди генә коралның да хәтәре бар инде ул. Берәрсе әллә төшереп җибәрдеме, снаряд төзек булмаганмы анысын әйтә алмыйм, күрмәдем. Мин йомыш белән агач артына киткән идем. Ни әйтсәң дә, без бит мөселман халкы, кеше күзеннән ераккарак китәбез. Менә шул коткарды мине.
Табын тынып калды. Һәркем уйда иде. Йа Хода, әгәр... менә шушы бүгенге бәйрәм дә булмас иде, Айрат үзе дә булмас иде, әти-әнигә гомерлек кайгы булыр иде. Ул чакта Нәзер дә йомылып калган иде. Олыларча: «Йа Хода!»- димәсә дә, малай нәкъ шул халәттә иде. Былтыр бит ул каты прәннекне озак тотып утырды, төрлесен уйлады, ярый ашамады, ярый ташламады. Андый нәрсә белән шаярырга ярамый икән шул...
Менә шуннан бирле абыйсы искә төшкәндә Нәзер үзен уңайсыз тоя. Аның шулай абый бу прәннекне ничек ашар соң дип борчылуы гаҗәп тә түгел, югыйсә, чөнки икенчедә генә укый, бала гына иде бит әле. Ә хәзер алтынчыда. Ярый, Айрат абый үзе кайтса сөйләп бирер әле ул аның язмыш прәннеген чак кына алыштырып куймаганын. Тиргәмәс ул. Үткән эшкә салават, дип кенә куяр.
Карасана, уйланып утыра торгач, вакыт соңлап киткән ләса. Әнисе Карлыгачка әкият сөйләп утыра. Көн дә тими мондый бәхет, шунлыктан, Нәзер янә шым калып әнисен тыңларга булды.
«Бу дөнья үзгәрми генә тормый, - дип башлады сүзен әнкәй. – Бик күп мең еллар элек, кадимге заманда ук инде, безнең якларда кыш булмаган, хаттә мамонтлар яшәгән, ә кошлар инде очып китәргә уйламаган да. Ләкин бермәлне табигать үзгәрә башлаган, кышын салкын җилләр искән, җирне кар каплаган. Үлән, орлык, бөҗәкләр булмагач, кошлар дөньясында ачлык башланган. Шуннан канатлылар ыруы кар төшмәгән җылы җирләр эзләп карарга булган.
- Син арада иң зуры, канатларың киң, озак оча аласың, яңа җирләр эзләргә син юллан, - дигәннәр торнага.
Торнакош озак очкан, күп җирләр кичкән, шулай да бик еракта кышын да кар яумаган, үлән-чәчкәләр үсә торган җирне табып кайткан. Шуннан бирле бу кошлар ел сан көзге салкыннар җитә башлауга җылы якларга оча. Алар теләсә ничек бармый, ә почмак булып, яисә ук шикелле тезеләләр. Шушы укның очы көньякка карый, торналар шулай башка кошларга юнәлеш күрсәтеп баралар.
Торналарның тавышы моңлы. Алар әллә «торыйк» ди, әллә «корыйк» ди. Инде йөз мең ел элек үтсә дә алар элекке җылы вакытны, туган җирдә генә яшәгән чакларын онытмый, бик тә сагыналар икән. Шуңа да тавышлары сагышлы».
Карлыгач өчен әкият йокы даруы белән бер инде ул, аның башкача өне чыкмады, ә менә Нәзернең, киресенчә, бу әкият йокыларын очырды. Кошлар да үз илләрен онытмасын әле, ә кешеләр бәгырьсез җанмы? Күр әнә Нәзернең абыйсы Айратны, элек армиядән авылны сагынам дип хат язып торды, хәзер Себердән яза. Гәзит хәбәрчесе юкка гына безгә үпкә белдергән, янәсе, монда авыл тарихына битараф булган халык яши. Юк инде, ант итеп әйтәм, без офицер каберен дә, Изгеләр чишмәсен дә табачакбыз. Менә абый гына кайтсын...
- - -
Күптән көтелгән май айлары җитте. Дөнья чәчәктә, малайлар чымырткы хәлендә. Аларның инде түзерлек тәкатьләре калмаган иде, һәркайсы чәм белән яна. Йөрәкләрендә дәрт-дәрман арта, беләкләре дә саллылана төште. Сәрвәрне кара син, гәүдәгә ничек зурайды, ыржык бер адәм булыр бу. Ә менә Гаян кыш буена үссә үскәндер бер иле, ләкин үзе шыр тиле, Изгеләр чишмәсен барыбер мин табам, дип хыялый була инде. Тапмас димә, үзенә ирләр төсе керә башлады бит, тавышы ничек калынайды. Ә Нәзернең һаман да кызлар тавышы, Гаян белән сөйләшкәндә аңа хаттә кыен булып китә, шуңа да тамак төбе беләнрәк әңгәмәләшә.
Дәрестән соң алты малай янә җыелдылар. Киңәшергә кирәк, алда зур эш тора. Зур эш күп көч сораса да, болар үз ниятләрен башкаларга чишмәде, киресенчә, Гаян кебек үк һәркем чишмәне, я булмаса офицер каберен мотлак үзе табарга тели иде.
- Кемнең өендә нинди ризык бар, алыгыз әйдә күбрәк, кырда бергә кушып ашарбыз әле, - дип киңәш бирде үзенә күрә әйдәман булып алган Нәзер. – Йомырка, бәрәңге ише нәрсәләрне пешереп тә ашарга мөмкин булыр. Иң мөһиме, көрәктән тыш, бер-ике балта кирәк булыр, тимер таякларыгызны да онытмагыз.
- Кая барабыз соң? – дип сорап куйды Рөстәм.
- Бу хакта сөйләшеп куйган идек бит инде. Тәүдә офицер каберен эзлибез. Чөнки бу эш җиңелрәк һәм, һичшиксез, бик тиз уңышка ирешербез, дип уйлыйм.
Нәзернең исәбе аек иде, онытылган каберне таба алсалар малайлар тагын да дәртләнеп китәчәк, аннан инде алар арыдык-фәлән дип кире чигенмәс. Аннары, беренче эштән соң тәҗрибә кебек нәрсә дә булырга тиеш инде ул.
Иртәнге сигездә сәер отряд авылдан чыгып каен урманына карап юлланды. Читтән караганда чыннан да бик мәзәк күренә иде эзтабарлар. Болай да алпан-тилпән атлаучы Фәриз балтасын да, арматурадан эшләнгән таяк та, озын саплы көрәк тә алган. Кем килә дисәң, эш батыры инде, билләһи. Озын сыйраклы Риза зур рюкзак аскан, әйтерсең бөтен отрядны ашатырга ниятли. Гаян гармун уйнарга күнеккән кулларын ничек селтәп атларга белми, көрәген я бер, я икенче кулына күчерә. Сәфәргә инде бу гәүдәсе белән җәяүле сәфәр бер дә уен эш түгел, ләкин түзем генә атлый. Бер сүз белән генә әйткәндә, шәп егетләр инде.
Урман аша үткәч, әлбәттә, кайда булуларын төгәл аңлавы читен икән, кайда иске урман бетте дә, кайда яшьрәк каенлык башланды исләми дә калдылар – ызаны юк ләса. Ләкин моны мотлак белергә кирәк иде, чөнки офицер кабере каенлыктан илле-алтмыш адымда булуы билгеле. Шуны уйлап, Нәзер малайларга яланга чыгарга тәкъдим итте.
- Безгә ике нәрсәне аңларга кирәк. Беренчедән, үзегез күрдегез, иске урман белән яңасы арасын шәйләве кыенрак, чөнки гражданнар сугышы вакытындагы каеннар күптән киселеп яки череп авып беткән. Алар урнына яңалары үскән. Ләкин шулай да, колхозлар бетерелгәннән соң калкып чыккан чаукалыкта карт каеннар юк. Булса, бары берәү булыр, менә шушы калынлыкта, - дип Нәзер чыбык кисәген күрсәтте. – Без эзләгән каенга туксан елдан артык бит инде, димәк, аның диаметры менә шул чама булырга тиеш.
Икенчедән, иске юл урынын чамаларга кирәк, ул чагында эзләү мәйданы бәләкәй булачак. Карагыз, әнә, моннан бер чакрым ары ерынты бар, әгәр юл шуннан узган булса анда я күпер, я булмаса ярны сөзәкләп кистергән урын булырга тиеш. Шуны тапсак, туп-туры авылга юнәлешне билгелибез, чөнки авылга кадәр, каенлыкны исәпләмәгәндә, башкача каршылык юк, димәк, юл туп-туры булган. Шушы сызык белән иске һәм яңа урманнар ызаны кисешкән нокта безнең эзләгән җиребез булыр. Аннан инде илле-алтмыш адым радиуста һәр каенны капшап чыксак та проблема түгел. Ягез, Сәфәр белән Рөстәм тиз генә барып тикшереп килегез. Ә сез, малайлар, урманны карый башлагыз.
Анык план булгач эш ифрат җиңел башланды. Сәфәр белән Рөстәм теге ерынтыга барып җиткәч, унбиш минут та үтмәде, сикерә-сикерә кычкыра башладылар.
- Әй, таптык! Монда ике якта да сөзәкләтелгән урын бар.
- Хәзер инде туп-туры авыл ягына карап атлагыз, - дип кычкырды аларга Нәзер.
Болар шулай эшләде дә, юнәлеш төгәл булсын өчен бераз ара белән аллы-артлы килделәр дә Нәзер басып торган җирдән өч йөз метрлап арырак яшь урманга килеп төртелделәр. Шул арада мондагы малайлар да ике урман арасын табып чыктылар. Бу эш тә уйлаганча читен булмаган, аерма агачларда гына түгел, иске урман буенда элек арба юлы булган, урыны белән шуның эзләре һаман да сакланган икән. Нәзернең эченә җылы йөгерде, эзләнү уңышлы бара, хәзер иң мөһиме шул, карт каенны берәр абзый кисеп утынга алып кайтып китмәгән булсын.
- Малайлар, игътибарлы булыгыз, иң мөһим эш хәзер булыр. Ун-унбиш метрлап ара калдырып тезеләбез һәм тезмә булып урман эчләп барабыз. Өч-дүрт йөз адымлап барырга кирәк. Гаян, син ике урман кушылган ызанны таптың инде, беренче булып бас та, шул эз буйлап алга атла, тик ашыкма. Икенче булып мин басам, аннары башкаларыгыз. Ягез, тезелегез!
Нәзер бер дә юкка икенче булып басмады. Бер яктан, ул Гаянны күзәтеп барырга тели иде, анысы ялгышмый межадан дөрес барырмы, икенчедән, аның уң яктан беренче яки икенче күршесе карт каенга барып юлыгырга тиеш иде. Боларны да Нәзер контрольдә тотачак. Дөрес, урыны белән яшь каеннар еш үскән, ләкин кычкырып, хәбәрләшеп барачаклар. Барсының да торналар кебек тигез тезелгәнен күреп, Нәзер команда бирде.
- Алга, егетләр! Тик, ашыкмагыз, зинһар, уң һәм сул күршеләрегезне югалтмагыз, араны саклагыз, аерылсагыз каен урталыкта торып калырга мөмкин.
- Вәт кызык. Без солдатлар кебек булдык ләса, - дип кычкырышып малайлар сафы каенлык арасына сеңеп куйды.
Чү, Гаян нәрсә ул бик еш иелә? Карт каенны аяк астыннан эзлиме әллә? Һәй юньсез, ул бит кечкенә аланлыкта, кояш төшкән урыннарда кузгалак ашап маташа. Башкалар хәзер алга китеп чылбыр бозылачак ләса.
- Әй, син нишлисең? Тиз генә бераз алга атла, башкалар белән тигез барырга тырыш! – дип кычкырды аңа Нәзер. Тегесе, гаеп эш эшләгәндәй, ялт итеп каранып алды да бер ун адым алга йөгерде. Менә шулай! Малайларның һай-һаулавына караганда рәт тигез бара иде.
- Килегез, килегез монда! Мин таптым!
Монысы Риза кычкыруы иде. Менә бит, арада иң юаш малайга туры килгән, бәхете бар, ахры. Дуслар «ә» дигәнче җыелып өлгерде. Чыннан да, каен олы иде. Нәзер шуңа да игътибар итте, агач төбендәге җир калкыбрак тора, шикелле. Аның йөрәге дөрс-дөрс тибә башлады – чыннан да офицер кабере булыр микән?! Шулай гына була күрсен иде инде, өлкәннәр әйтмешли, бер гозеребезне үтәр идек.
- Маладис, Риза, син чын разведчик икән! – дип мактап алды иптәшен Нәзер. – Ә хәзер моның без эзләгән каен икәнлеген белү өчен кабер ташын да табарга кирәк. Таякларыгыз белән төрткәли башлагыз.
Шунда малайлар аптырашып калды, берсенең дә тимер таягы юк икән ләса, көрәкләр дә юк, балта да... Барысы да урман башында, тукталган җирдә торып калган. Кире киттеләр. Алда баручылар кинәт кычкырып җибәрде, ниндидер җәнлек сумкалар янында чокына иде. «Бурсык бу», - диде кемдер. Ярый әле вакытында чыктылар, югыйсә ашамлыксыз кала иделәр.
- Мин күп итеп бәрәңге алдым, әйдәгез, учак ягып, кыздырып ашыйбыз, - дип ымсындырды Сәфәр. – Кабыгы көя-көя пешкән йомры бәрәңгедән дә тәмле нәрсә юк бу дөньяда.
Башка чакта булса малайлар шау-гөр килеп учак яга башлар иде, ә бүген «ых» та итмәделәр.
- Син нәрсә сөйлисең? Башта эшне тәмамларга кирәк, офицер кабереме бу, юкмы? Әгәр булмаса, яңабаштан эзләргә туры киләчәк, - дип эзтабарлар озаклап ял итүдән баш тарттылар.
- Алайса, нигә бурсыкны куркыттыгыз, ичмасам, ул туйган булыр иде, - дип елмайды Сәфәр.
Ә Гаянның елмаерга исәбе юк, кара, йөзе нинди җитдиләнде. «Бурсык» сүзен ишеткәннән бирле карана, хәзер инде торып басып карашы белән урман авызын байкый иде. Әйтерсең шушы сак җәнлекнең оясы күренеп торырга мөмкин.
- Әй, Гаян, син алай каранма, мин сиңа ияреп башкача ауга чыкмаячакмын. Бер адашып йөргәнебез дә җиткән, - дип үртәмәкче булды малайны Нәзер, тик анысы юморга тагын да остарак булып чыкты.
- Ә нигә сиңа мин? Син бит берүзең дә адашып урманда төн чыга беләсең...
Малайлар ихахайлап көлеп җибәрде.
- Көлегез әле, көлегез, хәзер еларсыз. Ташны таба алмасак, үкереп еларга туры килер.
- Табарбыз, табарбыз, - булды җавап.
Чыннан да, ташны табуы бигрәк тә җиңел булды, тимер таяклар белән җирне төрткәли бшлаганнар иде, «шык» иткән тавыш чыкты. Табышны чистартып карадылар, әйе, кабер ташы. Инде каен төбеннән берара калдырып, таш аумасын өчен җирдә уенты ясадылар да, алты малай «ых» та итми ядкарьне китереп бастырып куйдылар.
- Хәзер киртәлибезме инде? – диде малайларның берсе.
- Әйе, киртәлибез.
- Монда мал йөрми бит.
- Эш малдамыни, - дип җанланып китте Риза, - кабер киртәләнгән була инде, мәет яткан җир фани дөньядан аерымрак торырга тиеш.
- Оһо, багыгыз әле, бу ничек сөйләшә! Әти-әнисе дин тота шул, шуңа күпне белә, - дип Ризаны хуплап куйды Сәфәр һәм шуның белән бәхәс бетте.
Киртәләү бер хәл, ә баганасын кайдан алырга? Нишлисең инде, тазарак бер каенны аударырга туры килде, ә киртәлекнең монда исәбе юк. Урманы белән кырсаң да беркем бер сүз әйтмәячәк, чәнки бу «иген» кыры. Шулай да малайлар тузынмады, бер-берсенә сыенып артык куе үскән берничә яшь каен аларга җитә иде. Дүрт чокыр казылды, каезланган баганаларны төя-төя утырткач, тиз кулдан киртәләр дә кагып куелды. Шулай итеп каен урманы эчендә туксан елдан ашу элек һәлак булган кешенең кабере барлыкка килде. Бу гаҗәп иде. Буш урында әле генә чыбырдашкан малайлар җитдиләнеп тынып калды, эшне бетергәч, алар киртә буена җыелып, кабергә карап уйга талды. Һәрберсенең башында олыларча гөман иде. Нәзер дә уйда, баганаларның тиз чери торган каеннан булуы аңа ошап җитмәде, хәзер бәрәңге бакчасын да тимер баганалар белән, кибеттән алынган челтәр, калай рәшәткә белән ураталар. Ярый, монысы вакытлыча гына булыр, өлкәннәр матурлап эшләр әле. Эшләмәсәләр, берничә елдан үзебез зур кеше булачакбыз. Иң мөһиме, хәзер кабер югалмаячак.
- - -
Тиздән укулар тәмамлана, буш вакыт күп булачак, ләкин ашкынган күңел көтәргә теләми. Ул яна. Алга әйди. Малайларның офицер каберен табуын инде бөтен мәктәп белә, шунлыктан алар инде зур ярышка әзерләнгән спортчылар кебек атлыгып тора иде. Эшне яртылыкта калдырып булмый ләса. Якшәмбе көн җитүгә алты эзтабар янә юлда иде.
Элекке көндә тукталган урынга җиткәч, аркаларындагы сумкаларын сала башладылар, көрәкләрен җиргә кадап куйдылар. Барысы да Нәзердән сүз көтә иде: ничек эзләргә, кайдан башларга? Нәзер – башлы малай, аның бер планы булырга тиеш, атна буена гамьсез йөрмәс, уйлангандыр.
- Дуслар, - дип башлады сүзен Нәзер, - без хәзер беләбез, иске юл менә шушы тирәдән үткән. Һәлакъ булган офицер җитәкчелегендәге отряд килгән юл Изгеләр чишмәсе яныннан үткән булырга тиеш. Шунысы да факт, юл бит Дәүбаш авылы аша үтә, димәк, юнәлеш билгеле.
- Шулай да ничек эзлибез соң? – дип сорап куйды түземсез Рөстәм.
- Юнәлеш билгеле дим бит. Менә шуннан юл уза дип күз алдыгызга китерегез. Димәк, без шушы юл ыңгаена, ягъни параллель рәвештә, эзләнү алып барачакбыз. Урманда тезелеп барган шикелле. Тик бу юлы илле-алтмыш метр ара калдырып тезеләбез. Игътибарлы булыгыз, тагын бер әйтәм, чокыр, куак, кыяк үлән, камыш күрсәгез тикшереп үтегез.
Малайлар тиз генә тезелешеп алды да эзләнергә тотынды. Дикъкәт белән генә аяк асларын күзәтеп бер болынны үттеләр, икенче үзәнне үтеп Дәүбаш урманына җиттеләр. Монда туктап бер тын ял иттеләр дә, яңадан тезелеп, кире якка атладылар. Бу яктагы каенлыкка җиткәч янә дә борылып киттеләр һәм тагын да Дәүбаш урманына чыктылар. Инде шактый киң мәйдан тикшерелде, ләкин өметле урын күренмәде.
- Без ни өчен монда туктыйбыз соң, бәлки, чишмә арырак булгандыр, мәсәлән, урман эчендә, - дип сөйләнде Сәфәр.
- Юк инде, ары барудан файда юк. Бу бит башка авыл урманы. Әгәр чишмә анда булса, Дәүбаш чишмәсе дип аталыр иде. Чишмә безнең авылга якынрак булырга тиеш, - дип Нәзер әйтеп кенә өлгерде, кесәсендәге телефоны шылтырады.
- Әйе, тыңлыйм, әнкәй, - диде ул аппаратка.
- Бу әнкәй түгел әле, бу мин әле, энекәш. Хәлләр ничек соң?
- Абый?! Син кайттыңмы әллә?
- Кайттым инде, кайттым. Ә сез Изгеләр чишмәсен эзләп йөрисез икән. Таптыгызмы соң?
- Юк әле.
- Ярый, борчылма. Эзләсәгез, табасыз инде аны. Мин хәзер пилорамга барып такта сатып алам, матур иттереп киртәләп тә куярбыз инде. Әлегә хуш булып тор.
Телефоны сүнүгә малай кычкырып ук җибәрде:
- Ура! Минем Айрат абый кайткан. Машинасы белән. Такта төяп китерәм, диде.
- Тактасы такта да, чишмәсе кайда?
- Булыр, булыр чишмәсе. Без аны тапмыйча калмабыз. Ярый, әле без юлның бер ягында эзләндек дип фараз итик, ә хәзер иң тәүдә үткән эзнең теге ягына чыгып яңадан башлыйбаз.
Шулай эзләделәр. Беренче тапкыр Дәүбаш урманына чыккан җирдән үз авыллары ягына карап хәзер инде сул якка чылбыр булып тезелделәр. Кемдә көрәк, кемдә таяк, еш-еш җиргә дә төртеп алалар, аптыраганнан инде, ачу килгәннән. Бу якка килеп җиткәндә аларны Тәслия белән Зөләрә көтеп тора иде.
- Без булышырга килдек. Әйтегез, нәрсә эшләргә? – диделәр алар.
- Туктагыз әле, аз гына ял итик, - дип эндәште Сәфәр. Чыннан да кайбер малайлар аякларының аруын сизә башлаган иде. Түгәрәк ясап чирәмгә утырып алдылар.
- Нәрсә, чишмәне тәки таба алмадыгызмы? – дип төпченде һаман Зөләрә.
Эндәшүче булмады.
- Гаян, синең нигә бер аягың юеш ул?
«Ялт» иттереп барча малайлар Гаянның кроссовкалы аягына карады, һәркемнең башыннан әллә нинди уйлар йөгереп үтте.
- Чыннан да, нишләп сыңар аягың чыланган синең? – диде Нәзер.
- Кайдадыр баткакка баттым, шикелле.
- Ә?! – дип гаҗәпләнде барсы бертавыштан.
- Соң, без шушы сулы урынны эзлибез ләса, ә син, ахмак, суга батканыңны да сизмисең! – дип кычкырып җибәрде гадәттә тыйнак булган Риза.
- Исәр!
- Тиле баш!
- Һушсыз хыялый.
- Булса да булыр икән дивана.
Үзенең искитәрлек ахмаклык эшләвен, бик зур гаепле булуын аңлаган Гаянның күзеннән яшь атылып чыкты.
- Ярар инде сезгә, җитте, - дип аны яклашты Тәслия.
- Чыннан да, артык нык каныкмагыз әле кешегә, бүгенгә исән калдырыгыз, - дип сүзгә кушылды Нәзер. – Бу иптәш хөзер безгә бик нык кирәк. Яле, Гаян, исеңә төшер, кайсы җирдә суга баттың?
Гаепле малай җилкәләрен генә сикертеп куйды.
- Ярый, алайса, без синең эзеңнән барып ул урынны табарбыз.
- Монда нинди эз калсын инде, сөргән җир түгел ләса.
- Алайса, уйлашып алыйк. Минем белән янәшә Рөстәм атлады, ә Рөстәмнән соң Гаян иде, шулаймы? Ә мин бит үземнең кайдан үткәнемне яхшы хәтерлим. Артта урман каршында карт имән тора иде, ә алда нәкъ кабер турысы. Кабер каенлыкта булса да, турысын төгәл беләбез бит. Атлаганда нәкъ шуны уйлап бардым мин.
- Мин дә уйга баткан идем шул, - дип, ниһаять, өн чыгарды Гаян.
- Уйга түгел, ләпеккә баткансың син, исәрлеккә чумгансың.
- Дивана.
- Аңгыра, диң.
Малайлар тагы да кызып-кызып тиргәрләр иде, Нәзер, тавышын күтәрә төшеп, бүлдереп куйды.
- Туктагыз әле, соңыннан әрләшерсез, башта мәсьәләне ачыклыйк. Шунысы кызык, нәрсә уйладың соң улкадәр, күзең күрмәс хәлгә җиткәнче?
- Шигырь.
- Шигырь?
- Әйе.
- Уйлап чыгрдыңмы соң?
- Әйе.
- Сөйләп күрсәт, - диде кемдер, гүя Гаянның акылы камил булуын белергә теләгәндәй.
Гаян шигырь сөйләргә җыенды. Аңа иптәшләренең битәрләвеннән котылырга кирәк иде. Һәм ул басынкы гына сөйли башлады:
-Буран, ни кыландың бүген,
Син бит яхшы беләсең,
Ай сукмагы яктырганда
Сөйгәнемнең киләсен.
Тукта, буран, ерак кит син,
Югал кара урманда.
Сөю татлы буламыни
Кышкы салкын буранда.
- Гыйбрәт, кара нәрсә язган, укытучы Идалия апа ишетсә тәртибеңнән берле куя бит сиңа! – дип янады Зөләрә.
- Җитмәсә, малай бит әле! – дип аңа кушылды Тәслия, ә үзенең никтер битләре янып чыкты.
- Шигыре әйбәт кенә ләса моның, - дип каршы төште малайлар.
- Тик, бүген җәй икәнен генә оныткан, теге вакытта адашуыннан айный алмый, ахры.
- Туктагыз әле, сез нәрсә, шигырь тикшерергә җыелдыгызмы монда, әллә чишмә эзләргәме, - дип Фәриз Нәзергә үпкәчел караш ташлап алды, янәсе, вакытны әрәм итәсең.
- Чыннан да, эшне дәвам итик. Димәк, мин узган эздән йөз метрлап сулдан Гаян үткән. Күмәкләшеп шул турыдан барсак, мотлак табырга тиешбез.
Малайлар бу юлы сикерешеп үк торды. Инде елга якын сузылган эзләнүләрнең ахыры якынлаша иде. Ике болын арасындагы ызан сизелер сизелмәс кенә иңкүлек булып сузылган. Анда бер урында саз үләннәре дә бар икән, ерактан күренми, май башы гына бит әле, калкынып кына киләләр. Шунда Гаянның аяк эзе дә ярылып ята. Түз, йөрәгем, ашыкма, әле шатланырга иртәрәк. Һәр малай шулайрак уйлады, шикелле, чөнки шатлыктан шашучы булмады, таякларын алып төрткәләргә тотындылар. Кат-кат тикшеренгәч шул аңлашылды, - таш бар. Ул бер генә урында, дуга рәвешендә. Димәк, чишмә күзен уратып таш тезелгән булган. Изгеләр чишмәсе шул!
Ниһаять, чишмә табылды. Иң мөһиме эшләнде, ләкин әле аны казып тазартасы, читләтеп таш тезәсе бар иде. Алты көрәк кызу-кызу эш башлады. Кызлар, тик торасылары килмәгәнлектән, үлән йолыкты, малайларга булышты. Казыган саен су артты, чишмәнең ташлары күренде, ә дусларның күңеле шатлыктан ташты. Шулчакта болайга табан килүче машина күренде. Ул туктауга җәһәт кенә ишеге ачылды һәм тавыш яңгырады:
- Нәзер!
- Абый!
Нәзер йөгереп барып абыйсын кочаклап алды. Айрат берүзе килмәгән икән, әтисен, Сәфәрнең картәтисе Сөнгатулла бабайны, Ризаның әтисе Усман абзыйны да утыртып алып килгән икән. Барсы да эш кораллары белән килгән.
- Син кайдан белдең? – дип сорады Нәзер абыйсыннан.
- Күңелем сизде. Сезнең кебек егетләр тапмый каламыни инде.
Айрат чишмәне килеп карады да: «Шәп!»- дип куйды.
- Егетләр, прицепны бушатыгыз. Хәзер ялпәк таш алып килергә кирәк. Моның ташлары ләмгә батып беткән бит инде, алыштырабыз. Яңарткач, яңартабыз инде.
Бер мизгелдә такталар бушатылды һәм Нәзер белән Сәфәр машинага кереп тә утырды. Каръерларның берсе ерак түгел иде, бер шәптә егетләр таш төяп килеп тә җиттеләр. Фәриз, Гаян һәм башкалар чишмәне киңәйтеп, ташларын чыгарып та өлгергәннәр иде. Өлкәннәр үлчәп-үлчәп такта, борыс кисә, багана утырта. Айрат җиң сызганып таш тезә башлады, башта ул берничә рәтне түгәрәк кое рәвешендә тезде, аннары түбән ягын ачык калдырып дага формасында тезә башлады. Тиздән бу корылма әзер дә булды, аның эченә су җыелды һәм ул таш бураның ачык ягыннан ташып чыгып шарлама булып ага да башлады.
- Чишмә менә шулай челтерәп агарга тиеш, - диде Айрат.
Үрдә тагы да бер машина күренде. Авыл башлыгы Мөҗәһид абый булып чыкты.
- Исәнмесез, сездә кызу өмә икән, ә мин белми йөрим, - дип исәнлек бирде ул.
- Ярый, ярый, синең үз эшең күп бит, - дип барсы өчен җаваплады Сөнгатулла бабай.
- Ничек эшләргә булдыгыз инде?
- Бер эшләгәч матур булсын дип алты почмаклы чардуган корырга уйлаган идек тә, менә, Айрат улым алып килгән такта җитмәс инде.
- Шулаймы? Алайса, Айрат, син тиз генә пилорамга чаптырып барып кил. Җитәрлек итеп төя. Хакимият исәбеннән булыр, мондый эшкә акча кызгану килешми инде.
Айрат тиз генә машинасына кереп утырды да кызулатып китеп тә барды. Ә өлкәннәр инде баганаларга борыслар, борысларга такта кага башлаган иде.
Өч-дүрт сәгать вакыт үтте. Тирмәгә ошатып, алты мөгешле итеп эшләнгән чатыр әзер булды, тирә-яктагы чүп-чар җыелып Айдарның арбасына төялде, чишмәне карадылар – суы тонган, төбендәге чуер ташлар ялтырап күренеп ята иде. Анысын Айрат әтисенең мунчага дип җыйган запасыннан алып килде. Инде хәзер чират Сөнгатулла бабайга җитте. Ул чишмә каршына тезләнеп, кыйбла ягына карап бик озак укыды һәм, Аллаһы әкъбәр әйтеп, куш учы белән су алып иреннәренә китерде. Тәмләп карады.
- Һәйбәт су. Бик һәйбәт, йомшак, татлы су, балалар. Халыкка игелек булсын, Аллаһы тәгалә ризалыгы белән шушы суны эчеп яше-картына җан асрарга насыйп кылсын.
Шушы сүзләр белән Сөнгатулла бабай кесәсенә тыгылды. Аннан бер көмеш тәңкә алып чишмәнең нәкъ уртасын төшереп җибәрде.
- Ин шәә Аллаһ. Авылыбызның Изгеләр чишмәсе яңадан кайтты. Аны эзләгән, онытылган юлларын тапкан колларыңа рәхмәтле булсаң иде, Аллаһым. Авылыбызны бәла-казалардан сакласаң иде, инсаннарыбыз Изге чишмә юлында, дин юлында йөрсә иде.
Бабайның йола башкаруында тынлык хөкем сөрде. Аннары кинәт барсы да җанланып китте, һәркем үзенекен сөйләргә ашыкты, бер-берсен тәбрикләде.
- Иртәгә килеп буйыйсы калды.
- Без тирә-якка чәчкәләр утыртырбыз. Кызлар күп килер әле.
- Дөрес, агачлар да утыртырга кирәк. Тиз үсә торган тал, муел, балан, карлыган куаклары. Алар су саклый, өстәвенә җимеш бирер.
- Йа Хода, искә төште бит, мин бәләкәй чакларда монда чыннан да әрәмәлек иде, бик күп муел, карлыган үсә торган иде. Картәниләр чиләкләп шомырт тирпеп кайта иде. Куаклар беткәч, суы да накысланып калды микәнни чишмәкәйнең.
- Мин дә бернәрсә белдем, - дип сүзне дәвам итте авыл башлыгы. – Безнең авылга беренче булып килеп утырган адәм Мостафа атлы булган. Ул берничә иптәше белән әүвәлге мәлдә менә шушы изге чишмәгә якын җирдә нигез корган. Аннары, ни сәбәптәндер, хәзерге урынга күченгәннәр, ә авылның исеме үзгәрешсез калган. Шулай итеп, чишмәсез Чишмәле авылы булып йөрдек без. Әйтегез әле, кемнең башына килде мондый уй, кем кузгатты бу эшне?
Малайлар Нәзергә карады. Мөҗәһид абый аңлады.
- Рәхмәт, энем, дусларың белән бик зур эш башкаргансыз. Рәхмәт, егетләр, барыгызга да. Сез чын кеше икәнсез, Чишмәле авылының горурлыгы.
Нәзернең әтисе дә кулын улының иңбашына китереп куйды: «Синең бу як урманнарда адашып йөрүең юкка булмаган инде, алайса, фәрештәләр эшкәрткәндер үзеңне»,- дип пышылдады ул.
Менә гаҗәп, авыл башлыгы үсмерләрне егетләр дип атап рәхмәт әйткәндә, алар сафка тезелгәндәй буйларын төз тотып тип-тигез булып басып торалар, имеш. Күзләрендә горурлык. Йөзләрендә кичке кояш кызыллыгы. Кояш бу мизгелдә чыннан да үр өстендә асылынып тора иде, гүя ул, ярар, малайлар эшләрен бетерсеннәр, Изгеләр чишмәсе чардуганына туйганчы карасыннар да, шуннан баермын, дип уйлап эленеп калган. Ә көн тәмам иде. Зур һәм игелекле эш тәмам иде.
31 гыйнвар, 2016.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.