Latin

Четерекле Сынау

Общее количество слов 1912
Общее количество уникальных слов составляет 1097
44.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Гөлия бүген тагын шул бер ук төшне күреп уянып китте. Өнендә Гөлүсне уйламаска үзендә көч таба алса да, кызганычка каршы, төшләренә хуҗа түгел шул ул. Ничә еллар үтте бит инде югыйсә. Ә Гөлүс килә дә керә кызның төшенә.
... Тик бүген ул үзе генә түгел иде. Бөдрә чәчле нәни кызчыкны җитәкләп, алар өчәүләп каядыр бардылар да бардылар... Кызчык, аларның кулына асылынып, чырык-чырык көлде... Әле Гөлиягә, әле Гөлүскә борылып елмайды... Гөлия аның күзләренең зәп-зәңгәр икәнен дә ачык хәтерли, бармакларының йомшак җылысы учларында калды ...
Уянгач, күзләрен түшәмгә төбәп, шактый ятты ул.
Йа Хода! Түшәм күзләп яткан көн һәм төннәрнең хисабын югалтып, саннарында адашырлык гомер узган ла!
... Алар күрше йортларда үсте. Гөлия белән Гөлүс... Гөлүс белән Гөлия... Гөлияләрнең бер тәрәзәләре Гөлүсләрнең ишек алдына карый иде. Кызый тавыклар куып йөргән сипкелле малайны беренче тапкыр шуннан күрде. Күрде дә аны телен чыгарып үртәде. Малай да җавапсыз калмады: ул да телен күрсәтте. Шулай таныштылар.
Балалар бакчасында да аларның караватлары янәшә туры килде. Көндезге йокы сәгатендә гел-гел пышылдап серләшәләр иде.
— Гөлия белән Гөлүс! Тагын «чыш-пыш» киләсезме?
Күзләрен «ялт» йомалар да тынып калалар. Тик бик азга ...
Мәктәптә дә алар бер партада утырды. Җитәкләшеп укырга бардылар, җитәкләшеп бергә кайттылар. «Кияү белән кәләш» дип үчекләшү чоры аларга кагылмады да диярлек. Һаман да шулай «Гөлия белән Гөлүс», «Гөлүс белән Гөлия» булып кала бирделәр. Билгене дә алар бертөслене ала иде: я икесенә дә—«бишле», я икесенә дә — «дүртле» эләкте. Бер үк институтка укырга кергәч тә гаҗәпләнүче булмады:
— Гөлия белән Гөлүс, Гөлүс белән Гөлия бит алар, — дип ризалаштылар ...
Гомергә шулай булыр кебек тоелган иде ...
Тоелган иде шул ...
... — Гөлия, әйдә, бергә булыйк... — дип пышылдады егет ул чакта, кызны кочагында кысып.
Ә Гөлия исә бәхетле чыркылдады. Егетнең бөдрә чәчләрен туздырып, йөз дә беренче тапкыр бер сүзне кабатлады:
— Диплом алган көнне үк ЗАГСка гариза бирәбез, яме ...
— Көтәргә дә көтәргә икән әле ...
— Көтеп алган бәхет кадерлерәк була, диләр ...
Диюен диләр дә бит ...
Тик Гөлия бәхетен көтеп җиткерә алмады шул.
Диплом алгач, Гөлүс ЗАГСка башка кыз белән барды. Дөресрәге, барырга мәҗбүр булды.
Башта ул Гөлия янына килде. Егетнең кат-кат гафу үтенүләре, ялыну-ялварулары да җавапсыз калды: кыз таш сын кебек өнсез иде. Шулай да калтыравык иреннәрдән хөкем карарын сытып чыгарды:
— Ятимлекнең нәрсә икәнен беләм мин ... Әле тумаган да сабыйны үксез итәргәме? Юк!
Әллә шунда ялгыштымы Гөлия? Тотнаксыз кызга үзенең сөйгән егетен нигә шулай җиңел генә биреп җибәрде соң ул? Бәлки, күзне йомып, колакларны томалап, Гөлүснең сузылган кулына чытырдатып ябышырга кирәк булгандыр? Юк бит, юк... Алай итсә, Гөлия булмый шул инде ул ...
Менә хәзер дә, инде ун ел үтүгә карамастан, Гөлия үзен «хаталандым» дип санамый. Вакыйгалар кабатланып, шул сынауны кабат узарга туры килгән очракта да, ул, мөгаен, беренче юлны сайлар иде.
Тик менә төшләр генә аны гел бимазалый ...
Ә бүгенге теге бөдрә чәчле зәңгәр күзле кызчык? Ничә еллар Гөлия үзенә хәтта аның турында хыялланырга да рөхсәт итмәде. Ә нәни кызчык аның рөхсәтен сорап та тормады: ирексезләп төшләренә килде дә керде. Ул чакта Гөлүсне кичергән булса... Әйе, кичергән булса... Бәлки аларның да шундый кызлары булыр иде ...
Гөлия калтырап куйды. Утыз ике яшенә җитеп тә, ир ләззәтен татып карамаган тәннең һәр күзәнәге сыкрап сулкылдады ...
Кыз әле һаман ялгыз иде. Ә ул чакта Гөлүс турындагы сагышлы уйларын кырык кат чаршауларга урап, күңеленең иң-иң ерак почмагына кырык катлы зынжырлар белән богаулап куйды. Укуын аспирантурада дәвам итеп, ике ел дигәндә, диссертациясен язып тәмамлады, яклап та чыкты ...
Беренче тапкыр теге төшне кайчан күрде соң ул? Исендә... Бик яхшы исендә... Диссертация мәшәкатьләреннән арынып, тынычланып, иркенләп калган чагы иде. Гөлүссез тормыш үзенең чынлыгын, ифрат та моңсулыгын әнә шулчак игълан итте.
Күңел никадәр горур, тәкәббер кыланса да, төшләрне җиңеп булмый икән. Өндәге тәвәккәллек, кыюлыклар исә йокы патшалыгы рухында уала да төшә. Гөлүсле кадрлар, чиксез сериал кебек, бер-бер артлы тезелә генә ...
Ә бүген теге кыз - бөдрә чәчле, зәңгәр күзле мөлаем нәни кыз — җан түрендә давыл куптарды. Үз-үзенә танырга да җөрьәт итмәгән табигый инстинктына тереклек өреп, бала тудыруны тансыклап сулкылдады.
Бала тудыру? Теге чакта чит-ят бер кызны ирсез бала табудан коткарып калган рухи көче бүген үзе үк бала тансыклый түгелме?
«Миңа бала табарга кирәк!»
Бала табарга? Тыенкы гына калтыравык һәр күзәнәктән йөгереп узды. Күпме көтәргә була? Көтмәде түгел, көтте бит ул! Күпмеләр көтте! Язмышында Гөлүскә дип тәгаенләнгән урын шулай гел буш калса? Башка бер ир-егет тә ул урынны яулый алмаса? Гомере гел ялгыз үтсә? Тагын бер елдан, ун, егерме елдан соң да ялгыз булса? Әни булу бәхетен шулай кулдан ычкындырса? Югалтса? Бөтенләйгә җуйса?»
Ә гомер уза бара... Уза бара бит!.. Аңа хәзер утыз ике яшь ...
... — Ярый әле син бар, кызым ...
Әнисе аны гел-гел шулай дип сөя иде. Кайгысы буламы, шатлыгымы, Гөлияне күкрәгенә кыса да:
— Ярый әле син бар, кызым, — дип пышылдый.
Ә Гөлия кем белән юаныр? Назын кемгә бирер дә, җан түреннән чыккан сүзләре белән кемне иркәләр? Җаны үрсәләнгән чакта кемне йөрәгенә кысар?
Гөлия әтисен бөтенләй хәтерләми диярлек. Әллә кайда ук, бик еракта шәйләнгән, томанга төренгән ул кадерле һәм билгесез йөз чалымнарын кыз ачык кыны хәтерендә яңарта алмый. Янәшәсенә басып, рәсемдәге ак күлмәкле, бөркәнчекле әнине биленнән кочкан кара мыеклы ул «әтинең» бүгенгесе — юк, ул «әти» — үткәндә генә. Томаннар артындагы серле үткәндә ...
... Классларында әтисез кызлар икәү иде: берсе Гөлия булса, икенчесе — Нурия. Гел «бишкә» генә укучы, ут борчасыдай тере ул кызга кайчакта Гөлия кызыгып та куя иде. Кызыкмаслыкмы соң? Иң матур күлмәк, түфли, башлыклар — Нуриядә! Портфелен ачса, бизәкле пенал, егерме дүрт төсле фломастер, мультфильм геройлары төшкән ялтыравык тышлы көндәлек-дәфтәрләр... Санап бетерерлек түгел! Кыз үзе әбисе янында тора, ә әнисе Казанда эшли иде. Нурия, авыл баласы телевизордан гына күреп ымсынган, кызыктыргыч берәр нәрсәгә байый икән, димәк, әнисе кайткан.
Иң беренче «Тетрис»ны да Нуриядә күрделәр. Дөньяда шундый могҗизалы уенчык та була икән! Ул көнне дәрес дәрес булмады. Тәнәфесне көчкә-көчкә генә көтеп җиткерәләр дә, Нурияне сырып та алалар. Һәркайсының түгәрәк төймәләргә басып карыйсы, кечкенә экрандагы сурәтләрнең хәрәкәтен якыннанрак күрәсе килә. Фәрит дигән малай барысын да уздырып җибәрде. «Тетрис»ка гел хуҗа булды бит әй! Шунда Нурия түзмәде, малай кулыннан уенчыкны тартып алды.
— Гел сиңа гына уйнарга димәгән!
Фәрит, авызын чалшайтып, Нуриягә мыскыллы караш ташлады:
— Әтисез башы белән... Әллә кем булган ...
Кыз дәшмәде. Малай тагын да ачырак сүз эзләде һәм тапты да:
— Уйнаштан туган килеш ...
Бу сүзне ул әллә ни кычкырып та әйтмәде югыйсә. Әмма кыз ишетте. Ишетүе булды, кырт борылды да класстан чыгып йөгерде.
Гөлия аны баскыч астындагы бүлмәдән эзләп тапты. Елый-елый шешенеп беткән кызны юатырлык сүзләр эзләде:
— Без икебез дә — әтисез шул... Елама инде ...
«Уйнаштан туган» сүзенең мәгънәсен Гөлия әле аңлап җиткерми иде.
Әмма күз яшьләренең иң- иң ачысын Нуриягә соңрак түгәргә язган икән ...
... Мәктәп бетергән елны болынга җиләккә төшкәннәр иде. Нурия дустына шунда серен ачты: Фәрит һәр кичне аны озата кайта икән бит! Егет белән үбешүләре турында да ояла-ояла пышылдады кыз. Серләшә-серләшә, башка җиләкчеләр янына килеп чыгуларын сизми дә калганнар лабаса. Араларында Фәритнең әнисен дә күргәч, Нурия нигәдер бик уңайсызланды. Хатын болай да кызарынып басып торган Нуриягә ямьсез итеп сөзеп карады. Башкалар да ишетсен дигәндәй, шактый кычкыра төшеп әйтеп куйды.
— Минем малайга юкка өметләнә бу кызый! Уйнаштан туган башы белән... Аралашып яшәрдәй кода-кодагыең да булмаса, малай үстерүнең ни кызыгы бар ди!
Нурия дерт итте, шуннан, кырт борылып, үкси-үкси әрәмәлеккә йөгерде. Мөлдерәмә чиләге авып, бөртекләп җыйган җиләге яшел чирәмгә түгелеп калды.
Дустын юатырлык сүзләр табалмады Гөлия. «Уйнаштан туган» сүзенең чирканыч мәгънәсен ул аңлый иде инде ...
... Теге чакта, сөйгән егете Гөлүстән баш тартып, әле тумаган да сабыйны шул шыксыз исемнән аралап калды түгелме соң үзе? Ул чакта көч тапты... Ә хәзер... Әлегә бөреләнмәгән дә, әмма киләчәктә дөньяга туачак сабыен «уйнаштан туган» дип кимсетүчеләр табылса? Ул чакта Гөлия нишләр? Сабыен якларлык көчне кайдан алыр? Табылырмы андый көч?
Йа Хода! Нинди сынаулар каршында сынап карыйсың син кыз баланы!? Күңеле бары тик чисталыкта, изгелектә булган хатын артыннан: «Уйнашчы!»дип пычрак атсалар? Ул чакта нишләргә?
Билгеле, ул түзәр, барысын да күтәрергә тырышыр. Тик ул бит япа-ялгыз түгел. Аның әнисе дә бар бит! Әнисенә... әнисенә ничек аңлатырга? Кызы бәхетен хаклап, гомерен парсыз үткәргән, картаеп килүче әнкәсе ни дияр? Менә монысы сынауларның иң-иң четереклеседер, мөгаен. Бу мәсъәләне ялгызы гына хәл итә алмый икән бит ул! Әнисе белән киңәшергә, аның ризалыгын да алырга кирәк булачак ...
... Авылда ялгызы гына гомер кичереп яткан ана яңа хәбәрне бик тыныч кабул итте кебек тоелды аңа. Әллә тоелды гынамы? Гөлия, бутала-бутала, сүзен төгәлләгәч тә, әнисе җавап бирергә ашыкмады, ипләп кенә урыныннан кузгалды, пакьләнеп, күлмәк-яулыгын алмаштырды. Ап-ак оекбашлары белән кыйблага карап баскач кына, кызы әсәренеп тынып калды. Әнисен бөтенләй белми түгелме соң Гөлия! Әллә намазга басуын да сизми калганмы?
Карчык намазлык өстендә шактый озак утырды. Ашыкмады, кабаланмады... Юка иреннәрен мекер-мекер китереп, укыды да укыды. Намазлыгын җыеп-төреп урнаштыргач кына, ул кызын үзенә тартып китерде, кытыршы учлары белән башыннан сыйпап:
— Ярый әле син бар, кызым, — дип пышылдады.
Гөлия йөзе белән әнисенең арык күкрәгенә капланды.
* * *
Менә шулай четерекле мәсьәлә дә хәл ителде.
Әнисенең ризалыгын алгач, күңелендәге шик-шөбһәләре, өмет-борчулары белән ялгызы калды кыз... Хыялында ул бала сөйде, бала иркәләде. Җырлый- җырлый бәби тирбәтәчәк бишек җырларын күңелендә кат-кат барлады. Тик бик авыр аңа, ай-һай авыр! «Миңа бала кирәк!» — дип, беренче очраган ирнең муенына килеп сарылмассың бит инде! Бигрәк катлаулы һәм читен халәттә ул.
Сабыеның дөньяга тууы бары тик шатлык-куанычлар белән генә үрелеп баруын тели Гөлия. Күңеле шулай куша... Ул шулай булырга тиеш тә! Бер генә гаиләгә дә борчу китермичә, бер хатын-кыз күңелендә дә шик-шөбһә уятмыйча дөньяга килсен иде аның сабые!
Күңел дәрьясының иң чуалчык тыкрыкларына поскан яшерен теләк, әнә шулай, тәвәккәллек даулап, баш калкытып-калкытып куя ...
* * *
Көз башларында авылдан борчулы хәбәр килеп иреште: әнисе чирләп киткән. Гөлия аһ итте. Тиз-тиз җыенды да, көн кичкә авышуга да карамастан, юлга чыкты. Бәхеткә каршы, озак көтәргә дә туры килмәде: туктаткан машинасы алар авылы яныннан уза икән. Олы юлдан тагын өч чакрым тәпилисе булса да, юлда булуың хәерлерәк.
Руль артындагы ир-егет белән алар бөтенләй сөйләшмәделәр диярлек. Гөлия, үз уйларына чумып, төн карасына төбәлгән килеш барды да барды. Бөтен күкрәге ялкынга уралып, йөрәге «әни!» дип сулкылдады. Машина үз урамнарына борылып, йортлары каршында туктагач та, гаҗәпләнү белдермәде ул. Күңеле башка уйлар белән мөлдерәмә иде. Ашыга-кабалана капкадан кереп китешли генә егетнең:
— Тыныч йокы, Гөлия, — диюе аны уятып җибәрде кебек. Башында бер уй сызылып үтте: «Исемемне каян белә?» Уйлап кына алды да, шунда ук онытты да.
Әнисенең ябык гәүдәсен шактый озак кочаклап торды ул.
— Ярый әле син бар, әни... Ярый әле син бар ...
... Иртән юлга җыена башладылар. Әнисен болай калдырырга һич тә ярамый, шәһәргә алып китеп, яхшы табибларга күрсәтергә уйлады. Тик менә авыру әнине өч чакрым җәяүләтмәс бит инде. Димәк, машина эзләргә кирәк.
Телефон чылтыравы уйларын бүлде.
— Алло... Хәерле иртә, Гөлия!
— Әйе, мин... Исәнмесез ...
— Мин — Камил... Кичә без бергә кайттык... Нигәдер бик моңсу, борчулы күрендең... Хәлләрең ничек?
Кыз дәшмәгәч, өстәп куйды:
— Танымадың ахры... Без параллель классларда укыдык... Унынчы «б»дан мин ...
Гөлия кичәге машина хуҗасының үзенә исеме белән дәшүен хәтерендә яңартты.
«Ә-ә-ә...Менә кем икән ул... Камил, димәк ...»
Күрше авылдан йөреп укыган озын буйлы оялчан малай томанлы үткәннән бүгенгегә атлады. Танымавына бераз гына уңайсызланып та куйды ...
— Син кайчан китәргә җыенасың, Гөлия? Теләсәң, кереп алам... Ризамы?
— Әйе ...
... Әнисен больницага урнаштырырга да ярдәм итте Камил.
Төскә-биткә үзгәрсә дә, холкы-фигыле гел элеккечә калган икән. Ашыкмас, кабаланмас, һәр сүзен уйлап, үлчәп кенә әйтер. Үзе гаҗәп сизгер тагын: күңел кылларыңа тупас кагылмас та, күңел дәрьяларыңа әрсезләнеп тыкшынмас.
Шулай килеп чыкты инде: очрашу-күрешүләре ешая барды. Тик икесе дә бер-берсенә: «Син нигә кияүгә чыкмадың?», «Ә син ник өйләнмәдең?» - кебек сораулар биреп борчымады. Ни гомер шулай бер-берсеннән аерым яши алуларына икесе дә гаҗәпсенде, икесе дә хәйран калды.
Әнисен больницадан алырга да Гөлия белән Камил бергә килде. Бу икәүнең күзендә кабынган серле утны ана күңеле сизми дисеңме? Ирен читләрендәге сизелер-сизелмәс елмаюлары, бер-берсенә сак кына күз салып алулары карчыкны шатландыра да, шул ук вакытта пошындырды да иде.
Камил бу билгесезлеккә нокта куюны кирәк тапты, ахры. Карчыкның кулын йомшак кына кысты да:
— Моннан соң мин сезгә «әни» дип дәшермен инде, — диде.
Күңелдәге теге пошыну, иртәнге чыктай күтәрелеп, ананың керфек очында эленеп калды...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.