Latin

Челпәрәмә Килгән Еллар

Общее количество слов 3682
Общее количество уникальных слов составляет 1737
39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

(хыялый хикәя)

Михаил Сергеевич Горбачев кискен шалтыраган тавышка уянып китте һәм, кулын сузып, сәгать кнопкасына басты, ә үзе бу ямьсез тавышлы будильникның бөтенләй таныш түгеллегенә игътибар итте.


“Һаман шул иске гадәте, - дип уйлады Раиса Максимовна турында,- тота да өйгә чүп – чар ташый. Менә бит тагын ниндидер хан заманыннан калган килбәтсез сәгать китереп куйган минем яныма. Үзе кайда соң әле? Янымда юк бит, урыны да суынган.


Ләкин Михаил Сергеевич Рәисәсенең юклыгына әлләни исе китмәде: чыгып югалып йөри торган заманнары узган иде инде аның. Хәзер аны өйдән куып та чыгара алмыйсың.


Михаил Сергеевич сәгатькә карады һәм... аптырап калды: “ Нигә соң әле мин, пенсиядәге кеше сәгать җидедә уяндым? - дип уйлады ул. – Фондка кайчан барсаң да була, бөтенләй бармый калсаң, тагын да яхшырак».


Ләкин аның йокысы ачылган иде инде, барыбер торырга туры килде. Ул өстәл өстендәге пультны алды да телевизорга таба борылды һәм ачкан авызын яба алмый шактый озак басып торды: кичә кич белән генә карап яткан “Сони” урынына каршыда яхшы гына күренгән “Радуга” эшләп утыра иде.


“ Менә тагын бер ватанпәрвәр табылды! – дип уйлады ул хатыны турында.- Син генә үзебездә чыккан чүп – чарны сатып алып илне баетмасаң инде! – Ләкин экранга күз төшергәч, телен тешләде: “Радуга”ның күрстү сыйфаты “Сони”ныкыннан һич тә калышмый иде. Бу хәл Михаил Сергеевичның кай төшендер чеметтереп алды, аз гына булса да, кәефен бозды.


Ул арада диктор яңалыклар бирә башлады.


- СССР президенты хатыны Раиса Максимовна Горбачева, - дип сөйли иде ул, - бу көннәрдә Америка Кушма Штатларында ял итә. Ял арасында ул төрле илләрнең күренекле дәүләт эшлеклеләре белән очрашырга да вакыт таба...


Горбачев үзенең күзләренә һәм колакларына ышанмый аптырап утырганда, экранда Раиса Максимовнаның үзе дә күренде. Аны күргәч, Михаил Сергеевич чалкан китә язды, бары тик утырып торганлыгы белән генә егылмый калды: инде күптән әбигә әйләнгән Раиса Максимовнага бу юлы кырыктан артыкны биреп булмый иде. Кояшта янган зифа гәүдәле Раиса Максимовнаны Һиллари Клинтон култыклаган. Нью – Йорктан тапшыру алып баручы Сергей Горячев аңа:


- Раиса Максимовна! Сез Михаил Сергеевичка берәр сүз әйтергә теләмисезме? – дип сорау бирде җитмәсә.


Раиса ханым экранга туры карап кулын болгады һәм:


- Һэллоу, мин сиңа тиздән шалтыратырмын, кадерлем! – диде.


Шаккаткан Михаил Горбачев ни уйларга да белмәде. “Элекке тапшырулардан фрагментлардыр болар!” – дип тә фараз итте. Аннан соң пультка басып икенче каналны тотты, анда да “Хәбәрләр” бирәләр иде:


- Бүген, 1997 елның унбишенче апрелендә Советлар Союзы президенты Михаил Сергеевич Горбачев кремльдә кайбер Африка илләренең илчеләрен кабул итте...


Михаил Горбачев дикторның бу сүзләрен ишетеп ни уйларга да белмәде; төшемдә күрәмдер йә саташамдыр дип, хәтта, үз тәнен чеметеп тә карады, ләкин бу – чынбарлык иде.


...СССРның барлык почмакларыннан партия кабул иткән “Торак – 2000” дигән программаның уңышлы үтәлә килүе турында хәбәрләр килеп тора. Партия әйткәнчә, 2000 нче елга кадәр һәрбер совет гаиләсенең аерым фатир яки йорт белән тәэмин ителәчәгенә шик калмый,- дип ышандыра иде ул арада тележурналист.


“Булуы мөмкин түгел! Нинди “Торак – 2000 Программасы?” Булган йортлар да җимерелеп бетеп барган заманда!” – дип чиктән тыш гаҗәпләнде Горбачев...


Шулвакыт почмактагы өстәлдә торган каяндыр пәйда булган тартмачыктан элекке радиотелефоннарны хәтерләткән аппарат гыжылдап куйды:


-Михаил Сергеевич! Хәерле иртә!


- Исәнмесез! Сез кем?


- Бу – мин, Михаил Сергеевич! Сезнең гараж башлыгы. Автомобиль кайчанга кирәк булыр, Михаил Сергеевич, гадәттәгечәме?


- Сигезгә! – дип әйткәнен сизми дә калды М.Горбачев.


- ...Кичә Советлар Союзы Коммунистлар париясе Үзәк комитетының Политбюро утырышы булды. Утырышны партиянең Генераль секретаренең беренче урынбасары Фәрит Мөбәрәкшин алып барды... - дип сөйләвен дәвам итте диктор ул арада.


Чиктән тыш аптыравын җиңеп һәм ниндидер эчке боерыкка буйсынып, Горбачев сикереп торды һәм иртәнге физик күнегүләр ясый башлады.


“Гаҗәп, - дип уйлады ул, - мин бит иртән һәм, гомумән, беркайчан да зарядка ясамый идем. Ә бүген мине, әйтерсең, алмаштырып куйганнар.”


Кинәт аның күзе зур көзгедәге үзенең чагылышына төште. Ләкин бу ни бу!? Салпырайган тәнле бабай урынына көзгедән аңа нык һәм төз гәүдәле, чандыр һәм тартыш тәнле элекке Горбачев карап тора иде.


“Бөтенләй теге вакыттагы кебекмен. 1990-91 нчы елларда, СССР президенты чагымда мин шундыйрак идем бит”, - дип уйлады ул.


Юынып, кырынып, үзен тәртипкә китереп бетеп торганда ишек шалтыраттылар:


- Михаил Сергеевич, ашап алырга телисезме?..


Унбиш минуттан спецавтомобильләр белән чолгап алынган Президент лимузины Иске мәйдандагы Үзәк Комитет бинасына таба чаба иде. Горбачев туктатырга теләгән иде, ләкин тыелып калды.


“Карап карыйк әле, ни белән бетәр икән бу сәер төш”,- дип уйлады ул.


Генераль секретарь кабинетына шулай да ниндидер эчке киеренкелек белән барды. “Секретарь кем икән? – дип уйлый иде ул эчке курку белән,-. Һәм нигә политбюро утырышын ниндидер Мәбәрәкшин алып барды, дип хәбәр иттеләр. Бездә бит татарларны югары постларга кую гадәте юк иде. Кем булса да ярый, татар гына булмасын.


Кабинет ишегенә җиткәч, Михаил Горбачев җиңел сулап куйды. “Һаман мин икән әле!” – дип уйлады ул, ишектәге язуны күргәч.


Зур залсыман кабул итү бүлмәсендә шул ук элекке тәртип иде. Өстәл өстендәге кәгазьләрне һәм кул куярга китергән документларны карап чыккач, ул барлык проблемаларның да диярлек уңай һәм вакытында хәл ителә барганлыгын аңлады. Һәркем үз урынында иде: Госплан Политбюро күрсәтмәләре буенча бөтен нәрсәне алдан исәпләгән, планлаштырган, Үзәк Комитет шул планнар буенча карар чыгарган, Югары Совет ул карарларны законга әйләндергән, ә хөкүмәт йөгерә - йөгерә шул законнарны тормышка ашыра.


“Политбюрода кемнәр икән минем? Һаман шул мәлҗерәгән картлар микән? Ә хөкүмәт кемнәрдән тора икән? Ярый!..Соңыннан!..Соңыннан!..Ә хәзер киттек Кремльгә!..


Төгәл тугыз сәгатьтә Горбачев Кремльдәге президент кабинетына керде. “Илчеләрне, аз булсалар, монда гына кабул итәргә кирәк! – дип уйлады ул – вакыт тар”.


Өстәл өстендәге кәгазьләргә карап, үзенең дүрт Африка иле илчеләрен кабул итәргә тиешле икәнен белде. Аннан соң беравык исенә килде һәм: “Нәрсә эшлим мин!? Мин ниди президент? Нинди Генсек?! СССР белән Компартиянең юкка чыкканына да инде җиде ел, – дип тирә - ягына каранды. Ләкин вакыйгалар аптырап утырырга вакыт калдырмыйлар иде: алгы бүлмәдә утырган яшь чибәр кызларның берсе аның алдына бүген очрашачак кешеләрнең исемлеген салды, ә үзе тал чыбыгыдай зифа гәүдәсен тәва кошыдай тотып кабинеттан чыгып китте. Михаил Сергеевич чибәрнең артыннан карап калганын сизеп оялып куйды.


Илчеләр белән эшне бетергәч, Михаил Горбачев иртәдән бирле эчен тырнап торган мәсьәләне ачыкларга булды.


- Барлык очрашуларны бүтән вакытка күчерегез һәм Премьерны чакырыгыз! – дип боерды ул өстәл өстендәге аппарат аша гына.


- Хәзер үтәлер, Михаил Сергеевич! – диде каты тәртипкә өйрәтелгән хезмәткәр.


“Премьер – министр кем икән соң минем? – дип уйлады Горбачев, - үз кадрларыңны белмичә оятка да калуың бар. Кәгазьләрдән карарга кирәк”.


Өстәл өстендәге документлардан ул Министрлар Советы рәисе булып ниндидер Иван Степанович Другов дигән кешенең эшләгәнен белде. Кабинет әгъзалары да барысы да яңа кешеләр иде.


“Каян килеп тулганнар бу ят кешеләр Хөкүмәткә? Ә номенклатура кайда? Кайда безнең тикшерелгән үзебезнең кадрлар: Чубайслар, Немцовлар, Черномырдиннар һәм башкалар?”


Шул вакыт Президентка Премьерның килеп җитүен белдерделәр.


- Керсен! – диде ул коры гына.


Ишектә яшь кенә таныш булмаган урта буйлы бер адәм күренде. Ул исәнләште, эшлекле кыяфәт белән башлыгы күрсәткән урынга барып утырды һәм папкасыннан берничә бит кәгазь чыгарып өстәлгә куйгач:


- Мин сезне тыңлыйм, Михаил Сергеевич! – диде.


Горбачев сүзне нәрсәдән башларга белми бераз уйланып торды да үзен иң борчыган сорауны бирде:


- Ничек соң, Иван Степанович, Дәүләтебездә халык ничек яши? Мин матди якны күз уңында тотам.


Премьер бер – ике секудка гына күзләрен президентка төбәп торды да, бераз гаҗәпләнгән тавыш белән:


- Әйбәт яшиләр, Михаил Сергеевич, зарланган кеше юк, - диде.


- Эш хакы, пенсияләр вакытында түләнәме?


Друговның карашында аптырау билгесе күренде, ләкин ул моны яшерергә тырышып:


- Әлбәттә, Михаил Сергеевич, һәрвакыттагыча!


- Забастовкалар булганы юкмы7 Төрле чуалышлар, тимер юлга чыгып ятулар, протест йөзеннән ачлык игълан итүләр...


- Премьер – министр гаҗәпләнүен инде яшерә алмый башлады:


- Нинди забастовкалар, Михаил Сергеевич!? Сез ни турында сөйлисез!


Горбачев, шундыйрак сораулар бирүен дәвам исә, үзен авыруга саный башлаулары мөмкин икәнлеген аңлады. Ул “табигыйрәк” проблемаларга күчәргә булды һәм шулар аркылы илдәге сәяси хәлләрне ачыкларга уйлады.


- Мине, Иван Степанович, чәчү эшләренең барышы кызыксындыра. Републикаларда эшләр ничегрәк? Артта калу юкмы?


Другов өстәл өстендәге кәгазьләрнең берсен алды да шуңа карап җавап бирә башлады.


- Әлбәттә, көньяктан башлыйбыз. Төркмәнстан төп культураларны чәчте. Шулай ук Таҗикстан һәм Кыргызстан да тиз көндә чәчүне тәмамлаулары турында рапорт бирергә тиешләр.


- Ә Кавказ? – дип сорады Горбачев нык дулкынланган тавыш белән.


Другов, сводкаларга карап, җавабын дәвам итте:


- Әрмәнстан һәм Әзербайҗан бөртекле культураларны чәчеп бетерделәр. Грузия әле суза: таулырак урыннарда җир җитешми, дип хәбәр итәләр. Быел яз соң килә бит. Кавказның бу ягында, Дагстанда, Чечняда чәчү кызу бара, темпны югары тоталар, Михаил Сергеевич!


“Димәк, бер республика да союздан чыкмаган! – дип сөенде Горбачев. - Ә Балтик буе ничек икән?”


- Эстония, Литва һәм Латвиядә дә чәчү эшләре инде башланды, - дип дәвам итте сүзен Премьер. – Сүз уңаеннан шуны әйтим әле, Михаил Сергеевич! Эстония Совет социалистик республикага ярдәм итәргә кирәк иде. Анда 92 - нче урынына 76 – нчы бензин китергәннәр.


- Сез бит премьер, - диде Горбачев. – Ярдәм итегез! - Э үзе эчтән: “Аллага шөкер! Бар да тәртиптә! – дип шатланды.


- Яхшы! – дип җавап бирде Другов. – Бүген үк оештырырмын.


Горбачев илдәге хәлләр белән ныклабрак танышу исәбе белән Друговка әмер бирде:


- Иван Степанович! Мин Минстрлар Советы утырышын ашыктырырга булдым. Иртәгә иртән сәгать унга әзер була алырсызмы?


- Тырышырбыз, Михаил Сергеевич! Сез бит теге атнага әзерләнергә кушкан идегез. Кирәк икән, үткәрербез.


Премьерны чыгарып җибәргәч, Горбачев, үзенең эшлеклелеге белән горурланып, учларын уып алды:


- Менә шунда барысы белән дә танышырмын инде, - дип ниятләде ул.


Төштән соң Михаил Сергеевич үз алдына бер генә бурыч куйды: ничек булса да бу чиктән тыш сәер хәлләрнең асылына төшенергә. Нигә бу болай булып чыкты соң әле? Ничек итеп 1991 елда юкка чыккан Советлар Союзы җиде елдан соң яңадан каяндыр килеп чыккан? Әйтерсең, дөньяның асты өскә килгән.


Ул башка бер кешене дә кабул итмәскә булды һәм үзенең 1991 нче елның августыннан соң ясаган чыгышларының, докладларының текстларын китерергә кушты.


“Кешеләрдән сорашып булмый. Бу галәмәтнең дөресен бары тик документлар ярдәмендә генә ачыклый алам мин”, - дигән фикергә килде ул.


Бер минуттан кирәкле китаплар аның өстәле өстенә килеп тә яттылар.


М.Горбачев үзенең 1991 елның 19 нчы августы вакыйгалары уңае белән ясаган чыгышын ачты. ГКЧПның фетнә ясарга маташып каравы булган хәл микән? Әйе, аный хәл чыннан да булган икән. Горбачевның үзенең ярдәмчесе, КПССның үзәк Комитеты Генераль секретареның беренче урынбасары Янаев җитәкчелегендә СССР дагы үзгәртеп коруны юк итәргә маташу булган. Бу фетнә илебездә әле яңа гына шытып килә торган демократия яралгыларын таптап юк итәргә тырышып карау иде.


Михаил Сергеевич тирән уйга чумды, аннан соң авыр сулап куйды. “Әйе, - дип уйлады ул, - фетнәдә катнашучылар монда үзләренең булдыксызлыкларын күрсәттеләр. Ә бит кыюлык һәм тәвәкәллек белән эш иткәндә, җиңәргә була иде әле”.


Шулай да, Горбачевны иң кызыксындырганы – Советлар Союзының таркалуы иде. “Б.Ельцин, Л.Кравчук, С.Шушкевич Белоруссиянең Белая Вежа урманында чыннан да очраштылар микән һәм СССРны бетерергә карар кылдылар микән? – дип уйлады ул дулкынланудан калтыранган куллары белән китап битләрен актара – актара.


Монысы да булып үткән вакыйга булып чыкты, чөнки Горбачев үзенең чыгышлары басылган китаптан совет халкына мөрәҗәгать иткән шундый сүзләрен тапты:


“Хөрмәтле Советлар Союзы гражданнары! Кадерле ватандашлар! Иптәшләр! Мин, СССР Президенты буларак, шуны белдерәм: инде ишеткәнегезчә, сезгә билгеле затлар Борис Ельцин, Леонид Кравчук һәм Станислав Шушкевич “Белая” Вежа урманына яшеренеп, Советлар Союзын таркату турыда карар чыгарырга уйлаганнар иде. Бу – СССРның төп законына – Конституциягә каршы булган, дәүләткә хыянәт итү, дип бәяләнгән җинаять өчен алар өчесе дә кулга алындылар һәм кирәкле җиргә урнаштырылдылар. Барыбызга да билгеле, берничә ай гына элек үткәрелгән референдумда СССР халыкларының күпчелеге Советлар Союзында яшәргә теләүләре турында ачык белдерделәр. Ә бу өч югары дәрәҗәле дәүләт эшлеклеләре, үз республикалары халыклары ихтыярына каршы килеп, СССР ны бөтенләй юкка чыгарырга җыенганнар иде. Ләкин Коммунистлар партиясенә һәм халкыбызга тугрылыклы булган данлыклы Дәүләт куркынычсызлыгы органнары, аларның бу мәкерле ниятләрен белеп, барысын да кулга алдылар, һәм тиздән Совет мәхкәмәсе аларга тиешле җәзаны билгеләр...”


Икенче документта М.Горбачев әлеге өч фетнәченең җидешәр елга хөкем ителеп, “Матросская тишина” төрмәсенә утыртылганлыкларын белде.


Михаил Сергеевич алдындагы китапларын этебрәк куйды да уйлар дәрьясына чумды. “Дөрес эшләгәнмен. Шулай да кирәк иде аларга. Каты җәза, ләкин гадел һәм закон буенча,”- дигән нәтиҗәгә килде ул ахырда.


Горбачев 1991 нче еллардан башлап бүгенге көннәргә хәтле булып үткән тормышны сүрәтләгән документларны әле озак карап утырды. Шушы узган ун ел эчендә СССРда тәртип ныгыган, союздаш һәм автономияле республикалардагы үзәктән ычкынырга тырышу омтылышлары юкка чыккан. Чыннан да, тотрыклы тормыш алып баручы илдә матди яктан яхшы тәэмин ителгән халык кая китәргә тырышсын.


Милли мәсьәлә дә бик ныклап хәл ителгән: һәр республикада – союздашмы ул, автономияме әллә милли округмы – төп халык теле кәгазьдә генә түгел, ә чын мәгънәсендә дәүләт теленә әверелгән. Ә бу исә СССР ның чын республикалар союзы икәнен исбатлый һәм төрле милләтләрнең акрынлап юкка чыгуына киртә булырга тиеш иде.


Ул елларда М.Горбачев өчен иң кыены һәм иң четереклесе – Мәскәү мафиясен җиңү булган. Бөтен СССР коммунистларына кара тап төшерүче партиянең югары катламы, чын мәгънәсендә илне бугазыннан алган бу мафия әгъзалары җылы урыннарыннан алынып, салкын якларга озатылган. Ә хәзер инде дәүләт учреждениеләрендә ришвәт алу беткән, чиновниклар саны берничә мәртәбә кыскартылган. Алар гади кешеләр белән бергә гомуми кибетләргә, хастаханәләргә йөри башлаганнар. Чит ил маркалы автомобильләрдән “Волга” ларга, трамвай һәм метроларга күчкәннәр.


“ Ә бит мин үзгәртеп коруны дәүләтне кулына алган мафияне җиңәр өчен дә башлаган идем инде. Бу эштә мин халык ярдәменә таянырга уйлаган идем, чөнки ул гына мафияне җиңә ала иде әле. Ләкин бу барып чыкмады: халык бердәмлек күрсәтмәде...- дип көрсенеп куйды Михаил Сергеевич.- Хәер, нигә барып чыкмады булсын, монда бит мафия җиңелде, дип язылган!..”


* * *


Кич булды. Бу вакыйгалардан соң тәмам башы каткан М.Горбачев өенә кайтып керде. Бөтен нәрсәгә төшенергә, уй – фикерләренең очын – очка ялгарга кирәк иде. Ләкин бик озак нәрсәдер аңларга тырышып ята торгач, күзләренең йомыла башлавын сизде. Әмма, аңа сәгатьне тагын да иртәнге җидегә корып куярга кирәк иде. Ул, кулын сузып, теге таныш булмаган уяткычны алды һәм...корт чаккандай сикереп торды, шундук бөтен йокысы ачылды: кулындагы сәгатьнең пружиналарын бору өчен бер винты да, тоткычы да, кнопкасы да юк иде.


- Бу нинди әкәмәт! – дип аптырады ул. – Бу бит электрон сәгать түгел, моның пружинасын борып корып куярга кирәк. Хәтта, ике пружинасы булырга тиеш моның


Ләкин сәгатьнең арты шоп – шома, бер җөе дә юк, ә үзе һаман йөреп ята, әйтерсең лә завод аның пружинасын корып, берничә ел эшләрлек итеп чыгарган. Имеш, корылышы беткәч, сәгатьне чүп үткәргечкә олактырырга гына кала...


Әмма иртән сәгать аны тагын җидедә уятты. Горбачев, торып утырып, янә сәгатьне әйләндергәләп карады, ләкин берни дә аңламыйча, яңадан урыныннан торып китте.


Бүген инде ул артык аптырамады, эшенә дә тыныч кына барды, бөтен дәүләт тормышын күздән кичереп чыкты, Хөкүмәт утырышын үткәрде. Министрларның сөйләве буенча, илдә проблемалар күп, ләкин алар чишелә бара, һәм гомуми хәлләр 1991-нче елларга караганда күп мәртәбә яхшырак һәм тотрыклырак иде.


Төшке ашка Михаил Горбачев өенә кайтты, дөресрәге, ул тагын бер мәртәбә теге сәер сәгатьне боргалап карарга уйлый иде. Кайтып кереп. капкалап алгач, лупа, әлеге уяткычны һәм кайбер инструментлар алып утырып эшкә тотынды һәм үзе өчен бик сәер булган бер нәтиҗәгә килде: бу сәгать бөтенләй җир йөзендәге технология буенча эшләнмәгән иде.


Озак кына аптырап утыргач, аның башына шундый ук сәер, кеше ышанмаслык уйлар килә башлады. “Минем яңадан президент булып калуым шушы сәгать белән бәйле түгел микән? – дип шикләнде ул.- Бу нәрсә булмаганда бер төрле дөнья иде, мин Б.Ельцин төзегән Русиядә яши идем. Инде бу уяткыч шылтырагач, үзем җитәкләгән СССР да булып чыктым. Җитмәсә соңгысы беренчесенә караганда күпкә күңелгә ятышлырак. Боларның кайсы чын дөнья икән? Димәк, бу сәгать гади генә нәрсә түгел. Ләкин каян килеп кергән ул минем өйгә? Кем минем белән маташа, миңа нәрсәдер исбатларга тели?


Бу сәгатьне туктатып була микән? Ул туктагач, нәрсә булыр икән? Әллә инде бөтенләй тимәскәме, шул килеш кала бирсен”.


Ләкин, уйлана торгач, Михаил Сергеевич шундый нәтиҗәгә килде: Бу-табигый хәл түгел, бу үз – үзеңне алдау, һәм моның ахыры начар бетүе мөмкин. Туктатырга кирәк бу әкәмәтне, үз – үзеңне җиңеп, ихтыяр көчен җыеп моңа чик куярга кирәк. Ләкин ничек итеп7 Урамга алып чыгып, асфальтка чәпәргәме? Алай итәргә ярый микән соң?


Кинәт аның башына бик шәп бер уй килде: бу сәгатьне демократларга бирергә кирәк. Дөресрәге, Ельцин һәм аның ике дустына. Күрсеннәр, демократия дигән нәрсәнең, аларча, ашыгып үткәргәндә, Ватаныбызны нинди мөшкеллеккә төшерүен. Ләкин аның исенә “кылт!” итеп җайлы гына барган тормышны бозуда үзенең дә гаебе бар икәне исенә төште. Ул бит башлады үзенең үзгәртеп коруы белән. “Юк ла! – дип уйлады Горбачев, – демократик үзгәрешләр барыбер кирәк була иде, ләкин мондый коточкыч бәя бәрабәренә түгел. Иң элек гади халыкның бүгенге тормышын күз уңында тотарга, моны тәэмин иткәч кенә реформалар эшләргә. Минем гаебем аларныкына караганда күпкә азрак!”


Президент, Эчке эшләр министрына шалтыратып, өч тоткынны “Матросская тишина”дан Иске мәйданга Үзәк Комитет бинасындагы кабинетына китерергә кушты һәм үзенең ярты сәгатьтән шунда киләчәген белдерде.


Президент Горбачев кабинетына кергәндә Ельцин, Кравчук һәм Шушкевичның тыныч кына үзен көтеп утыруларын күрде. Шул тирәдә генә сакчы офицерлар да йөреп тора иде. Михаил Сергеевич тегеләрне кабинетына чакырды һәм бераз вакыт аларга карап торды. “Кунаклар” бер дә төшенкелеккә бирелгәнгә охшамыйлар иде. Тазалыклары да ярыйсы гына икән, зарланмадылар. Борис Николаевич, киресенчә, каты ятакның үзенә килешүе, авыр сәясәт фронтында алган радикулиты төзәлүе турында белдерде.


- Ничек ашаталар, һәм,гомумән, шикаятьләрегез юкмы? – дип сорады Горбачев. Тегеләр төрмәнең курорт түгеллеген, әмма нужасыз гына яшәргә була торган җир икәнен әйттеләр.


- Менә нәрсә? – диде тегеләргә, ниһаять, Михаил Сергеевич,- озаклап сөйләшеп утырырга, гафу итегез, вакыт юк, ләкин минем сезгә бер тәкъдимем бар, ул сезнең ялкыткыч сәгатьләрегезне күпмедер җанландырып җибәрер.


Шундый сүзләр белән Михаил Сергеевич портфеленнән әлеге уяткыч сәгатне алды да Борис Николаевичка илтеп тоттырды.


- Аптырашмагыз! – диде ул тегеләрнең гаҗәпләнүен күреп. – Бу – мина түгел , шартламас. Бу сәгать кенә, ләкин гади сәгать түгел. Сез аның серен иртән йокыдан уянганда белерсез. Ә шуңа кадәр шартым шул: сез сәгатькә тимәгез, аны боргаламагыз, ә иртәгә миңа кире китереп бирегез!


“Кунакларны” озаткач, Горбачев,канәгать елмаеп, кулларын угалап куйды. «Әйдә, - дип уйлады ул, - карасыннар әле үзләренең «эшенә». Күрербез моның аларга ничек тәэсир иткәнен. Кравчук белән Шушкевичны тарих үзенең битләреннән себереп түкте, инде тегесенең дә вакыты җитәр, кылган эшләреннән оялып, үзе үк чыгып таймагае әле! Ә тавышларын чыгармый миңа каршы оппозициядә генә утырсалар, гомер бакый милли каһарманнар исәбендә йөрерләр иде әле”.


Иртәгесен Михаил Сергеевич будильниксыз да иртәнге җидедә уянды: өстенә партия һәм дәүләт турында кайгырту эше яңадан йөкләнгәч, аның йокысы янә кача башлаган иде.


Янында яткан Раиса Максимовнаны күреп: “Штатлардан кайчан кайтып җиттең?” – дип сорарга уйлаган иде, тегесе йоклый булып чыкты. Ләкин сак йокы үзенекен итте: Раиса ханым күзен ачты да:


- Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмисең, таң әтәчләре белән торып кая барасың? – дип шыңшыды.


- Кремльгә, - дип әйтүдән чак тыелып калды Михаил Сергеевич. Хатынының янында ятуы теге сәгатьнең юклыгы белән аңлатылганына ул шундук төшенде. Димәк, мин тагын тирән упкын кырыенда торган Русиядәмен! – дип уйлады ул.- Ә Борис Николаевич, киресенчә, президент.


Горбачев торды һәм икенче бүлмәгә чыгып, “Шарп”ны кабызды. Диктор Русия президенты Ельцинның яңа Беренче вице-премьерлар Чубайс һәм Немцов белән очрашуын сөйли иде.


- Аңлашыла! – дип мыгырдады кичәгеге президент Горбачев. – Һаман шул бер балык башы икән әле. Кушылучыларның урынын алыштыру белән генә сумма үзгәрми шул. Гади арифметика, ләкин шуны берничек тә аңларга теләмиләр. Тагын түрәләрне урыннан – урынга күчереп кенә эш күрсәтергә уйлыйлар.


Көн гадәттәгечә үтте. Кичә һәм өченче көн баштан кичкән вакыйгалар әллә булдылар, әллә юк,дип уйлап куйды Горбачев. Ләкин бу аның үз – үзен алдарга маташуы, үзен тынычландырырга тырышуы гына иде ахрысы. Чөнки кичкә таба ул сәгатьне Борис Ельцинга биргәненә үкенеп тә куйды. ”Бөтенләйгә үземдә генә калдырсам, ни була иде инде! – дип пошына башлады ахырда. – Ельцин власть тәмен яңадан татыгач, уяткыч – сәгатьне миңа кире кайтарырга теләрме соң?


Көн кичкә авышу белән Горбачев өметсезлеккә бирелә барды.Сәгатьне Борис Николаевичка биргән өчен үзен һаман да ныграк битәрләде. «Икенче мәртәбә бит! – дип өзгәләнде ул. – Беренчесе 1991 нче елда булды. Мин бит ул өч славян республикалары президентларын «Белая Вежа”да мәкерле планнар корып яткан чакларында кулга алып, Совет законнарының бөтен катылыгы белән хөкемгә тарттырырга тиеш идем. СССРның бөтен көч министрлыклары минем кулымда иде бит. Ничек йоклап калдым соң мин? Ә икенче зур хатаны инде кичә эшләп ташладым: Ельцинны чакырып китереп, сәгатьне, дөресрәге, властьны икенче мәртәбә кулына тоттырдым. Ах, мин нинди ахмак икәнмен!


Кич җитте. Михаил Сергеевич белән Раиса Максимовна тыныч кына сөйләшә - сөйләшә кичке ашны ашыйлар. Ләкин хуҗага үзен кулда тоту бик авыр иде. “Белсәң иде, Рая! - дип уйлый иде ул хәләл җефетенә карап. – Ниләр генә булмады бу араларда. Бәхетле син, чөнки берни белмисең”.


Шул вакыт ишекнең тышкы ягында баскыч мәйданчыгындагы махсус урыннан сакчының тавышы ишетелде:


- Михаил Сергеевич! Сезгә кунак килде.


- Кем? – дип сорады экс – президент, аппаратка якынрак килеп.


- Русия президенты Борис Николаевич Ельцин.


Горбачевның йөрәге сиздереп сикереп куйды һәм еш – еш тибә башлады. Тамагына нидер тыгылган кебек булды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды.


- Борис Николаевич! Мин аны үзем каршылыйм! – дип, ашыга – ашыга ишеккә таба юнәлде ул. Ельцин үзе дә таныш баскыч буйлап өскә күтәрелә башлаган иде инде. Алар баскыч мәйданчыгында исәнләштеләр. Беравык сүзсез тордылар.


- Өйгә кереп тормыйм, - диде Борис Николаевич, ниһаять, - вакыт тар. Аннан соң, Раиса Максимовна алдында сөйләшәсем дә килми, чөнки тема артык четерекле. Минемчә, сез дә моны теләмисез - шул сүзләр белән Борис Николаевич юка пәлтәсенең тирән – тирән кесәләреннән нидер эзли башлады.


Михаил Сергеевичның йөрәге тагын талпынып алды. “Сәгатьне китергән”, - дип шатланды ул.


- Михаил Сергеевич! – диде шулвакыт Ельцин, шактый дулкынланган кыяфәт белән.- Сез нинди максат белән шулай шаярдыгыз? Мин дусларым белән тыныч кына “Матросская тишина”да утырам, зарланмыйм, тәртип бозмыйм. Илдә тормыш әйбәт кенә бара. Халык күз алдында мин кыерсытылган, ил өчен, халкыбыз өчен җәфа чиккән кеше булып саналам. Инде, алла боерса, иреккә чыгарга да күп калмады. Ә сез нәрсә эшләдегез? Безне чакырып алып, шушы сәер сәгатьне кулга тоттырдыгыз һәм... мин ни нәрсәләр күрәм? СССР юк. Русиянең бөтен байлыгы чит илләргә күчеп бетеп бара. Халык кырыла. Нинди андый югары максат өчен эшләнә бу эшләр? Бер көн эчендә мин шуны аңладым: безнең илебез бөтен күрсәткечләр буенча да илле – алтмыш елга артка алып ыргытылган. Бүген яшәгән буын вәкилләренең лаеклы яхшы тормышны күрүләре икеле. Кемгә кирәге бар иде моның?


Шул сүзләр белән Борис Николаевич сәгатен Горбачевка сузды:


- Мәгез, алыгыз, Михаил Сергеевич! Ил белән үзегез идарә итегез. Ә мин бүген үк “Матросская тишина”га кире кереп утырам. Анда миңа тынычрак булыр.


Бу сүзләрне ишеткәч, Михаил Сергеевич чиктән тыш сөенде, аның дулкынлануы тышка бәреп чыкты. Ул калтыранган куллары белән Ельцин биргән сәгатьне алырга сузылды һәм... берсе инде сәгатьне кулыннан ычкындырып, икенчесе аны тотып ала алмаганлыктан, сәгать башта аяк астына таш идәнгә очып төште, аннан соң култыксаның аскы тимеренә бәрелеп, аска ук очты һәм…челпәрәмә килеп ватылды. Президент һәм экс - Президент котлары очып, йөгереп аска төштеләр, ләкин анда инде пыяла кисәкләре, шөрепләр, стрелкалар һәм башка төрле кыйпылчыклар гына ята иде.


- Михаил Сергеевич! Сез нәрсә эшләдегез! Нигә соң сез аны ныграк тотмадыгыз? Сез бит Русияне харап иттегез! – дип кычкыра иде күзе аларган Борис Ельцин.


- Юк, Борис Николаевич! Гаеп миндә түгел1 Сез бит аны кулыгыздан ычкындырдыгыз!


Ике президент сәгать ватыкларын җыештырып та карадылар, ләкин соң иде инде: алар кырган механизмны дөньяда бер мастер да төзәтә алырлык түгел иде.


Хикәя 2000 елда “Идел” журналында басылды.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.