Latin

Булмады...

Общее количество слов 1471
Общее количество уникальных слов составляет 882
42.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Уйламаганда көтмәгәндә, колхозда кызу печән өсте барганда, Көнкүрмәскә, автобуска төялеп, бер төркем кеше килеп төште. Болар, имеш, ниндидер телесериал төшереп йөрүче киноартистлар икән. Монысын авыл халкы тиз ишетеп алды. Телесериалның нәрсә икәнен белгәнлектән, яше-карты, бала-чагасы - кыскасы, бу хәбәрне ишеткән авыл халкы бар эшен ташлап, дәррәү кузгалды - артистлар туктаган урынга агылды. Янәсе, телесериал дигән әкәмәтне ничек төшерәләр икән? Әлеге хәлгә эче пошкан колхоз рәисе Сәлмән Сәлимеч кенә нишләргә белмичә әрле-бирле йөренде (кызу печән өсте бит!), кешеләрне эш урыннарына кире кайтырга күндерергә тырышса да, тегеләре аның сүзләрен колакларына да элмәгәч, әлеге артистларның начальнигы янына килеп, бар белгән урысчасын вата-җимерә, әлеге әкәмәтне туктатуларын үтенде, юкса... Тик артистлар начальнигы үзен бик тыныч тота иде. Ул Сәлмәннең борын төбендә ниндидер пичәтле кәгазь селкеп, тыныч кына:
- У нас разрешение есть,- дип, үзенең артистларына күрсәтмәләр бирүен дәвам итте. Югарыдан килгән һәр фәрманга шыр җибәреп буйсына торган колхоз рәисе:
- Латны, тульке быстрее, пажалыста,- диюдән уза алмады.
- А мы только на один день,- диде режиссер (әлеге адәм телесериалның баш режиссеры икән).
Мондый яхшы көннәрдә ”один день” генә түгел, минуты да кадерле икәнен белсә дә, Сәлмән тешен кысып түзде, дәшмәде. Бер нишләр хәл юк, дигәндәй, кул селтәп идарәгә юл тотты. Ә артистлар дәррәү килеп кино төшерергә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр...
Төш вакытлары узып, көн кичкә авышкач, идарәгә җирле үзидарә Советы рәисе Мөнип килеп керде. Ул шатлыктан ерылган авызын җыя алмыйча, кош тоткан сыман, Сәлмәнгә:
- Тегеләр әзерлек эшләрен тәмамлап, сериалны төшерә башлаганнар,- дип ”сәенечле” хәбәр җиткерде.
Нишләргә белмичә, куллары белән башын кочаклап утырган рәиснең күзләрендә дә кызыксыну чаткылары ялтырап киткәндәй булды. Үз гомерендә киноларны күп караган булса да, аны ничек төшергәннәрен бер тапкыр да күргәне юк иде аның. Кызыксыну җиңде. Бөтен горурлыгын читкә куып, Сәлмән кино төшерә торган урынга китте.
Килеп җитүгә, ул төшерү мәйданчыгында ниндидер сәер ыгы-зыгы шәйләп алды: артистлар әрле-бирле йөгерешәләр, шунда ук ак халатлы медиклар кайнаша, хәтта кечкенә чемоданын күтәргән авыл фельдшеры Җәмилә дә шул тирәдә чуала. Гөнаһ шомлыгына каршы, дигәндәй, бер артистларының хәле мөшкелләнгән, әллә авыл һавасы килешмәгән, әллә инде башына кояш суккан: бөтенләй төсе качкан, диләр бичараның, ә үзе бизгәк тоткандай калтырана да икән. Режиссер да чарасызлыктан сукранып йөри:
- Бер-ике эпизод кына төшерәсе идек югыйсә сезнең авылда,-дип офтанды ул рәискә,- менә кирәкле артистыбыз авырып китте бит...
Сәлмән палатканың читен генә күтәреп, күләгәдә ятучы артистка күз салмыйча булдыра алмады. Күз салды да шаккатты. Йа, Хода, ошаса да ошар икән, суйган да каплаган Сираҗи! Авылда әнә шундый бер адәм бар. Фермада терлекләр карый ул. Әлеге артист тач әнә шул инде.
Сәлмән бу хакта режиссерга да җиткерде. Ә тегесенә шул җитә калды, кая ул, күрсәтегез миңа аны, дип теңкәсенә тиеп бетте. Аптырагач, Сираҗины алырга үз машинасын җибәрмичә булдыра алмады Сәлмән.
Ярты сәгатьләп вакыт узгач, ”прит” машинасы әйләнеп тә килде. Кабинадан, җәй челләсе булуга карамастан, аягына тирескә буялып беткән зур резина итек, өстенә кырык ямаулы халат кигән Сираҗи чыкты. Чыга-чыгышка колхоз рәисе белән режиссер каршына килеп тә басты.
- Здрасте!
- Здравстуйте!
Сираҗи бу ят кешенең районнан килгән түрә икәнен шунда ук аңлап алды. Тик ни өчен үзен чакыртуларын гына төшенмәде ул. Режиссер дигәнебез татарча белмәгәнлектән, колхоз рәисе Сәлмән хәлне төшендерүне үз өстенә алды:
- Менә иптәшләр,- диде ул бик белдекле кыяфәттә артистлар ягына күрсәтеп,- төшерергә килгәннәр...
Һәрнәрсә дә ахырдан һәм соңга калып барып ирешә торган Сираҗи моны үзенчә аңлады һәм эчтән генә: ”Килсәләр соң. Моңа кадәр дә киләләр иде түрәләр. Киләләр иде дә, төшереп китәләр иде бит, төшерешергә мине чакырмыйлар иде”,- дип уйлап куйды ул.
- Бик кирәкле бер кешеләренең башы авырткан, әнә, шуңа күрә хәзер төшерә алмыйлар,- дип дәвам итте сүзен рәис.
Сираҗи монысын да үзенчә аңлады: ”Соң баш авыртканга бер генә дәва инде: тагын бераз төшерсә төзәлә ул баш”,- дип сукалады ул күңеленнән.
- Кыскасы, синең ярдәм кирәк, Сираҗетдин,- дип тәмамлады сүзен телесериаллар төшерү буенча грамотасы бик сай булган колхоз рәисе.
Сираҗиның һаман берни аңламыйча торганлыгын күреп, баш режиссер үзе сүз башлады. Үзләренә кирәкле артистка чыннан да бик охшаганлыгын әйткәч, төшереләчәк эпизодлар хакында аңлатырга кереште. Ә аның эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт икән. Телесериалның төп героинясы, аристократ кызы Мария, үзенең тән сакчылары белән зиннәтле каретага утырып, сәяхәт кыла. Ниндидер бер авыл аша үткәндә аларга юлбасарлар һөҗүм итә. Инде бөтен тән сакчыларын үтереп, байлыкларын талап, Мариянең үзен көчләп китәләр дигәндә, шушы авылдан бер егет, ягъни Сираҗи була инде, килеп чыга да бандитларның барысын да тар-мар итә. Шушы батырлыгы өчен Мария бу егеткә бер төнен бүләк итә. Кыскасы, нәкъ телевизордан күрсәтелә торган телесериаллардагычарак килеп чыга инде. Ә Сираҗиның роле бик гади икән: башта шул бандитлар белән сугышканын, соңыннан Мария белән бер ятакта мәхәббәт маҗараларын төшерәләр дә, бетте китте вәссәлам, о кей...
Режиссерның сөйләвен колхоз рәисе аңлап барса да, ”күзләрен шакмакландырып” торуыннан күренгәнчә, Сираҗи берни дә төшенмәде. Соңыннан, бик кыса торгач кына, ”была не была”,- дигәндәй, кул селтәп кинога төшәргә риза булды тагын үзе.
Беренче эпизод шактый шома чыкты. Алдан өйрәтелгән булганлыктан, бандит булып киенгән артистлар, Сираҗи селтәнүгә, әле кулы тимәстән үк, тәгәрәшә-тәгәрәшә әллә кая кадәр очалар. Шуңа күрә егетебез аларны тиз пыран-заран китерде. Сираҗи үз-үзенә шаккатты: әле гомерендә дә алай сугышканы булмагандыр. Тик участковый Кәрим генә эшне бозып куя язды. Бандит булып уйнарга үз артистлары гына җитмәгәнлектән, һәм дә кыяфәте бандитныкына бик тартым булганлыктан, уң күзенә аркылы кара тасма гына бәйләделәр дә, конкурссыз-нисез аны да рольгә керттеләр. Хәер, Кәримнең үзенең дә кинога төшеп карыйсы килә иде шул. Башка ”бандитларны” пыран-заран китереп, як-якка чәчә торганда, әнә шул Кәрим аяк астында чуалып интектерде генә бит, хәчтерүш. Йөгереп килеп я касыгына суга, я ”ки-и-я” дип кычкырып, аягы белән селтәнгән була, үзенчә каратэ күрсәтә, янәсе. Сираҗи түзмәде, бала башы кадәр йодрыгы белән тегенең борын төбенә берне ямады. Кәрим шарлап кан аккан борынын тотып: ”Кинога да төшә белмисең, хәсис”,- дип, еламсырап йөгереп качканда, Сираҗи җирдә яткан себерке сабы белән аның арт санына да бер-икене тамызды. Оператор бу күренешне үтә дә җитдилек белән, бик тәфсилләп төшерде.
Ә менә икенче эпизодны уйнау шактый кыен булды Сираҗига. Гел дә таныш булмаган гүзәл белән бер ятакта яту уен-муен эшмени?! Өстәвенә, дистәләгән кеше күзләрен бәгрәйтеп сиңа карап тора. Кызы да аның тегенди-мондый авыл кызы гына түгел. Ул бизәнеп-ясанып палаткадан килеп чыгуга ук Сираҗи хәле китеп егыла язды. Теге әртистләре дә бер дә юкка авырмагандыр әле...
Режиссер эшне тиз тотты: үзенең урыс телендә Сираҗига нәрсәләрдер такылдады да, печән тутырып ясалган матраска Мария янына ятарга кушты. Алар ятып, өсләренә япма каплауга, каршыга калын иренле бер сары марҗа чыгып басты. Ул ниндидер саннар язылган шакмак кара тактаның капкач сыман әйберен шакылдатып, ”Дубль фәлән-фәлән”,- дип шәрран яргач, оператор үзенең аппаратын Сираҗиларга төбәргә дә өлгермәде, янәшәдә ятучы чибәркәй, кайнар пышылдап, ниндидер ягымлы сүзләр әйтә-әйтә, Сираҗиның муенына да сарылды. Төннәрен мич артында чикерткә чыркылдавыннан, ә көндезләрен сыерлар мөгрәвеннән башканы ишетмәгән авыл егете мондый назга әзер түгел иде. Кызның кайнар сулышы аның колак яфрагына бәрелеп кытыгын китерде. Сираҗи селтәнеп, чебен кугандай, бар белгән урысчасын эшкә җигеп: ”Ты што, син нишлисең, җибәр, пусти, җибәр, дим муеннан, иблис!”- дип үкерде. Оператор, шаркылдап көлеп, аппаратын читкә борды, режиссер: ”Булмады, булмады”,- дип, кулларын бутый-бутый, кызып, нәрсәдер аңлатырга кереште, Мария торып утырды да, чәчләрен төзәткәләде, ә Сираҗи кычытмаса да муен артын кашып алды. Кадр барып чыкмады. Кабат яттылар. Калын иренле марҗа, ләчт-лечт сагыз чәйнәгән килеш кенә, авызын кыйшайтып: ”Дубль фәлән-фәлән”,- дигәч, оператор кинокамерасын янә ятакка төбәде. Бу юлы Сираҗи үзен тынычрак тотты. Мария муенына сарылгач та, алдагысындагы кебек чәчрәп тормады. Кыскасы, яңа пешкән артистыбыз рольгә кереп бара иде. Телевизорда көн саен күрсәтелә торган телесериаллардан мондый эпизодларны еш күргәли иде шул. Кочаклашулар да, үбешүләр дә, кайнар пышылдашулар да - барысы да яхшы таныш аңа. Болары юрган капламаган, күренеп торган өлештә. Ә менә юрган астында ниләр кылана икән артистлар?..
Сираҗи батырая төште, куллары белән юрган астыннан гына кызның иңбашларын сыпырып узды. Наждак кәгазе шикелле бу кытыршы куллар кагылуга, Мария бөтен тәне белән калтыранып куйды һәм ризасызлык белдереп ”Лежи спокойно”, - дигәнен сизми дә калды булса кирәк. Бу сүзләр дә кадрга кергәнлектән, режиссер кабат кулларын бутап: ”Булмады, булмады”,- дип сөрән салды.
Әлеге күренешне өченче мәртәбә төшергәндә Сираҗи бөтенләй тынычланган иде инде. Өстәвенә, Мариянең соңгы сүзләрен ул үзенчә: ”Нишләп бүрәнә кебек ятасың?” - дип аңлаган иде, янәсе, бераз хәрәкәтлән, активрак бул, дияргә теләде сылукай. Шуңа күрә, кинокамера гөжли башлауга, ул көрәк кадәр куллары белән Мариянең биленнән кысып кочаклап та алды. Кыз авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып куйды. Бу юлы эпизодның уңышлы чыгасына нык ышанган режиссерның күзләре очкынланды. Ләкин шулчак ”Любимый, дорогой”,- дип пышылдап яткан Мария, Сираҗиның сәнәк, көрәк тотып каткан кулларының кысуына түзә алмыйча, ”Ненормальный”,- дип чырыйлап кычкырып, палаткага йөгереп кереп китте. Аның кабат чыгасына өмет юк иде инде. Режиссерның төсе качты. ”Булмады”,- диде ул нык уфтанып. Урыныннан сикереп торган Сираҗи: ”Кәнишне, булмый...”, - дип нидер әйтә башлаган иде, аны тыңлаучы гына табылмады...
Прит машинасына утырып, эш урынына кайтканда ул үзалдына режиссерны сүкте: ”Булмады, имеш. Кәнишне, булмый, дистәләгән күз карап торганда”.
Аннан соң инде ераклаша барган төшерү мәйданчыгы ягына каерылып карый-карый: ”Ә бит була иде, әз генә калды, югыйсә”,- дип, эченнән генә уйлап, балаларча беркатлылык белән елмаеп куйды.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.