Latin

Болгар кызы Тойгы туташ

Общее количество слов 1492
Общее количество уникальных слов составляет 907
41.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Гайса милядыннан инде ... еллар булып килә иде. Болгар шаһларыннан Дәрд ханның кызы Тойгы туташ үсеп буйга җитте. Тойгы туташ үсеп җиткән көндә бүләк итеп бирер өчен, атасы, Тойгы туташка алтын сарайлар төзеп, аларны инде һәртөрле җиһазлар белән күптән зиннәтләгән, бөтен хезмәтче вә җарияләр тайяр(1) хәлдә Тойгының кыз булып җиткән көнен көтәләр иде.
Көткән көн килеп җитте. Бу зур туйны, олугъ көнне каршыларга һәммә халык җыенган: карт-коры, карчык-картлардан башлап сабый балаларга кадәр һәммәсе шат, һәммәсе куаналар. Зур-зур түрәләрдән, шаһзадәләрдән башлап шәһәрнең иң фәкыйренә кадәр яхшы киемнәрен кигәннәр, урамнар халык илә гөж итә иде. Болгар кызлары, биек үчкәле саурый(2) кәвешләрен киеп, озын койрыклы ак калфакларының чукларын табаннарына кадәр салындырып, ак ефәк күлмәкләренең чабуын бераз тотыбрак, Тойгыга хәзерләнгән сарайга таба агылалар, туктап-туктап җырлыйлар, шатлыклар изһар(3) итәләр иде. Үсмер бүз егетләр дә сөекле акбүз атларын кадерле иярләр илә иярләтеп атланганнар, көмеш кәмәрләр(4), һәртөрле зиннәтле кораллар илә бизәнеп, елан кебек кара камчыларын бутый-бутый, карчыгалар төсле чабалар, кызлар төркеме арасыннан карлыгачлар төсле кыелып-кыелып үтеп китәләр, чәчкә төркеме кебек булган кызлар арасын ярып-ярып чыгып шаяралар иде.
Урамдагы зур-зур мал белән тулган кибетләр ябылган, биек манаралар, төзү йортлар һәркаюсы килешле флаглар илә зиннәтләнгән. Шәһәр читендәге пристаньда да урман кебек торган сәүдә көймәләренең машларына(5) флаглар тагылган, аларны төрле төсләр илә чуарлап бетергән иде...
Сарай каршындагы мәйданлыкта карт-коры, түрә, шаһзадә вә илнең олугьлары өчен махсус урыннар хәзерләнгән, иң урталыкта Тойгы туташка бүләк ителәчәк алтын тәхет куелган иде...
Мәйданлыкны ак күбәләкләр төсле пакь, гафиф болгар кызлары чолгап алдылар. Алар артыннан төтен яллы аргамаклар өстендә лачыннар төсле болгар бүз егетләре тезелде. Картлар, карчыклар, ефәк киемнәренә күмелеп, урыннарына утырдылар. Һәммә нәрсә хәзер тик падишаһ капкасы ачылып, аннан Дәрд хан белән Тойгы туташның чыкканын гына көтәләр иде. Озак та үтмәде, ханның капкалары шалдырап ачылды, зиннәтле аргамаклар өстеңдә хан, шаһзадәләр һәм иң алда Тойгы туташ килеп чыкты. Мәйданлык бердәм гөжелдәп сәламләде. Тойгы туташ, ак аргамагының муеныннан ефәк кулы белән сыйпап, җылы, йомшак, ләкин үтемле карау илә карап, кызлар яныннан мәйданлыкны бер-ике мәртәбә өйләнде. Бераз да елмаеп, сихерле күзләре белән лачын егетләрне дә сөзә иде.
Дәрд хан, кызына каршы барып, кулыннан тотып, аттан төшерде дә уртаклыктагы алтын тәхет янына алып килде һәм тәхет өстенә чыгуын үтенде. Тойгы туташ бик уенчак иде, ул бер селкенү илә, акчарлак кебек очып, тәхеткә менеп басты. Тәхет янында торган җарияләр, аның чабуыннан да тотыша алмыйча, кулларын сузып калдылар. Бөтен хазирунның(6) кәефе килде, һәркаюсы, шатлык белән елмаеп, күз нурлары илә Тойгы туташны сыйпыйлар, сөяләр иде.
Дәрд хан кыска гына бер нотык сөйләп, кызына озын гомерләр, шатлыклы бәхетләр теләде, бөтен халык аңарга кушылып: «Мең яшә!» — дип кычкырдылар. Хан, сарай ачкычларын Тойгыга тапшырып, бүләкләрне бер-бер санап чыкты. Халык: «Мең яшә!» — дип кычкырдылар. Уеннар башланды. Тәхетне чолгап алып, болгар кызлары шигырьләр әйткән хәлдә бииләр, Тойгыны илаһи сыйфатлар илә мактыйлар иде. Тойгы туташ бер аягы илә тып-тын басып, бераз елмайган хәлдә кул чаба, ризалыгын, шатлыгын белдерә иде.
Байтак вакыт үтте, байтак уеннар, ат чабыштырулар, көрәшләр, биюләр булды. Ниһаять, һаваны кисеп болытларга кадәр сузылган озын манаралардан азан тавышы ишетелде. Хәзер инде икенде җиткән иде. Халык тарала башлады. Тойгы туташ та үз сараена, үзенең яңа сараена беренче һәм мәңгегә буларак аяк басты...
* * *
Иртәгесен нәкъ шул икенде вакытында ямьсез кара бер хәбәр таралмаса, бу шатлык, бәлки, байтак көннәргә барган булыр иде, ләкин иртәгесен кичкә таба таралган «Тойгы туташ сарайдан югалган!» дигән хәбәр бөтен халыкны бердән аяктан екты. Кайда югалган, ничек югалган—һичкем белми иде. Хәтта хан үзе дә эшнең асылын аңламый, төшенә алмый иде. Җарияләр дә ышанырлык сүз сөйли алмыйлар, төрлесе төрлечә сөйлиләр, дөрестен генә әйткәндә, алар да бернәрсә дә белмиләр иде. Хан кайгысыннан башын тотып түшәккә ятты, кызлар, ак күлмәк, ак калфакларын салып, кара киемнәр киделәр, бүз егетләр дә камчы вә кылычлар белән шаяруларын ташлап, башларын түбән салган хәлдә, көтү артыннан кырларга таралдылар. Халыкта рух сүнде.
Озак заманнар үтте. Тойгының югалуы һаман сер булып калды, фәкать байтак-байтак еллардан соң гына, кайдан алыптыр, болгар карчыклары яшь балаларына Тойгы туташ хикәясен менә шулай озайталар(7) иде:
...Тойгы туташ, үз сараена кереп алгач та, сарайдагы бүләк вә җиһазларны тикшерергә тотынган. Караңгы төшкәнче, сарайның эчен карап йөргән... Караңгы төшкәч, кәнизәкләре илә бакчаны карарга чыккан. Төн айлы, якты төн икән. Бакчаның барлык җиһазларын карап бетергәч, Тойгы туташ урталыктагы зур күл янына килеп чыккан. Күл гаять тыныч; зиннәтле күк йолдызлары, айлары белән тәмам күлнең эченә ингыйкяс(8) иткән. Күлнең нәкъ уртасында бер зур гына аккош, борынын канатлары астына тыгып, калгып утыра икән.
— Ханым-солтаным, бу кошны әткәңез сезнең өчен ерак падишаһлардан алдырган, сез, аның белән уйнап, шул күлдә коенырсыз,—диделәр кәнизәкләр.
Тойгы туташка бу бүләк барыннан да бигрәк ошады, ул хәтта шунда ук суга төшеп коенырга, аккош белән шаярырга, уйнарга теләгәндәй булса да, ләкин ул инде бик арыган булган.
Алар кайтып йокларга ятканнар.
Тойгы туташ иртәсен йокысыннан уянганда, кояш байтак күтәрелгән, хәтта төш вакытлары да якынлашкан булса да, сарай эче тын, кәнизәкләр һәнүз әле йоклыйлар икән. Туташ аларны уята тормаган, үзенең фәкать эчке киеменнән генә бакчага чыгып, ашыга-ашыга күл янына барган. Аккош канатларын җәеп, күл өстендә күбекләр чыгарып уйнап ята икән. Туташ та, бер генә кат булган ефәк күлмәген салып, чәчкәләр арасына ыргыткан да, энҗе кебек пакь, җылы тәне илә салкын сымак күл суына сикереп төшкән... Аккошны куып-куып йөзә башлаган. Аккош шаяра, уйный, куа, кага, чумып-чумып китә икән. Алар икәү озак уйнаганнар. Менә тиктомалга җил-давыл күтәрелеп, күл өстендә кайдандыр ямьсез кара болыт заһир булган(9), күл куркынычлы тулкынлый башлаган. Тойгы туташ, бердән калтырап, чыгар өчен ярга таба килгән. Тәпиләрен җиргә басып, матур, ләкин бераз өшегән гәүдәсе илә күтәрелеп чыгыйм дигәндә генә, кара болыт эченнән багана калынлыгы кара кул —ямьсез йонлы кара кул сузылып, үзенең озын килешле бармаклары илә Тойгы туташны нечкә биленнән эләктереп алган. Эләктереп тә алган, югары болытка күтәреп тә киткән. Тойгы туташ кара болыт эчендә югалган. Болыт үзе дә күтәрелгәннән-күтәрелеп юк булган.
Менә көн ачылган, җил басылган, аккош тагын канатлары илә күбекләр чыгарып күлдә уйный башлаган...
Хикәянең шул җиренә җиткәч, болгар карчыклары, бармакларын балаларының маңгайларына куеп, балаларның бөтен игътибарларын җыйганнан соң:
— Беләсезме, Тойгы туташ әле һаман үлмәгән, ул әле бервакыт яңадан кайтачак, аны кара болыт белән килеп бер дию падишаһы урлап киткән. Үзенә хатын итмәкче булган. Ләкин Тойгы шул эшкә риза булмагач, дию, ачуланып, аны адәм аяк басмый торган урынга илтеп ташлаган да, йөзенә әллә нинди тылсымнар укып, кара такта бастырып куйган. Тойгы йокыга талган. Менә, балаларым, Тойгы апаңыз һаман йоклый, ләкин ул үлмәгән. Бервакыт килер, ул, уйганып, яңадан безнең янга кайтыр...—дип, болгар карчыклары хикәяне тәмамлыйлар иде.
Хәзер инде Тойгы туташның югалуына гына түгел, хәтта аның хикәясе сөйләнми башлаганына ничә йөз еллар узгандыр, хәтта күпме сулар аккан, күпме таулар ишелгән, күпме нәһерләр(10) күчкән, айлар-еллар гына түгел, мең еллар үткәндер... Әйе, үтте...
* * *
Болгар карчыкларының сүзе дөрест чыкты.
Алланың биргән бер көнендә, күптән түгел әле узган бер көнендә Тойгы туташның пакь йөзеннән сихерле кара такта күтәрелде. Тойгы туташ уйганды. Җәйнең нәкъ уртасы, июль аеның унбишләре иде. Җәйге иркен күк, июль аеның күге иркен кочагын җәеп, матур кояшы илә җир өстенә елмая иде. Урманнар, болыннар һәм диңгездәй иген кырлары кояшның мөлаем нуры астында аерым бер рәхәт, аерым бер терелек, аерым бер хәят сөрәләр, табигатьтәге һәммә нәрсә шат, һәммәсе рәхәт, һәммәсе тере иде.
Аталарына ияреп уракка, кырга чыккан сабый балаларга кадәр уракларын югары күтәреп мактанышалар, аларның кечкенә йөрәкләре түзми, хәят сорый иде. Югартын, бик югартын пар-пар тургайлар, сайрап, көмеш тавышлары белән табигатьне күмәләр, кошлар, кортлар да хәят диңгезендә рәхәт йөзәләр, хәтта яшел башлы кигәвеннәргә кадәр дөньяга үзләре генә баш булган төсле горурланып, жулап, кәефләнеп, рөхәт-рөхәт очалар иде...
Менә нәкъ шул хәят диңгезенең уртасында, Волга суының ары ягында, мескин бер хәрабә... кызганыч бер хәрабә... авып төшкән манара калдыклары, җимерелеп төшкән стена кисәкләре илә каткан да калган. Гүя кояшның тере каравыннан ояла, гүя үз хәленнән үзе хурлана төсле, гүя торган саен җиргә сеңеп китәргә, бөтенләй күздән югалырга, кояшның тере каравыннан котылырга уйлана төсле...
Урыныннан торып, алтын сарайларын эзләнеп килгән Тойгы туташ арыш кыры эченнән шул хәрабәгә килеп чыкты... «Ах, мескин хәрабә, канларга китте синең шәүкәтең?» Хәрабә эндәшми. Мәңгелек мәхҗүбия-тенә(11) күмелгән хәлдә тып-тыныч тора иде, тик түбәдәге ярыкларга калкып чыккан шайтан таяклары гына:
— Күрәсенме безне, менә без нишләдек?! — дигән төсле, мәгъруранә кукраеп утыралар иде.
Тойгы туташ аһ итте, мең аһ итте, аның аһын һичкем ишетми иде. Ниһаять, үз-үзен дә белмичә, стена буенча үскән киң яфраклары, әрекмәннәрне аралап, ауган бер стенаны барып кочаклады... Стенада хасил булган киң-киң иске ярыклар эчендә, һичкемгә исләре китмичә, ашыкмыйча, вәкарь белән генә калын корсаклы үрмәкүчләр, зур-зур үрмәкүчләр оялар коралар иде.
Гүя япанда үлеп калган бөек бер пәһлеванның корышкан кабырга сөякләренә бакалар оя ясыйлар!..
Гүя япанда үлеп калган баһадирның корышкан баш сөягенә кырмыскалар йорт ясыйлар!..
Тойгы туташ, күзләрен югары күтәреп, кояшка, күккә мөрәҗәгать итте:
— Әйтеңез миңа, сез бит шул кояш, сез бит шул күк, сөйләңез миңа моның тарихын?..
Тавыш-фәлән килмәде, күк һаман елмаюында, кояш та үзенең үткен, тере нурларын чәчеп, хәят сөйгәннәрне шатландыруда, Хәятсызларны изеп, үткен нурлары илә чәнчүендә иде...
* * *
Тойгы туташ уянды, ләкин инде аның гәүдәсе юк, сөякләре дә күптән тузан булып очкан, ул фәкать ждннан гына, рухтан гына гыйбарәт булып калган иде...
1915

1.Тайяр — әзер.
2.Саурый —ат сыртының арткы өлеше тиресеннән эшләнгән күн.
3.И з һ а р — күрсәтү, ачып салу.
4.Кәмөр — билбау.
5.М а ш — башня.
6.Хазирун —шунда булучылар.
7.Озайталар —сөйлиләр, дәвам иттерәләр мәгънәсендә.
8.Ингыйкяс —чагылу.
9.3аһир булу —барлыкка килү.
10.Н ә һ е р — елга.
11.Мөхҗүбиять — оялу, оялчанлык.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.