🕥 Минуты чтения - 34
Бит - 1
Общее количество слов 4406
Общее количество уникальных слов составляет 1857
39.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
(Ике актлы пьеса)
КАТНАШАЛАР:
Дарья.
Артемий.
Вадим.
Роберт.
Нэлли.
Вакыйга Россиянең бер провинциаль шәһәрендә бара.
БЕРЕНЧЕ АКТ
I
Август ае. Шәһәр кырыендагы агач йортлар һәм бакчалар күренә. Музыка. Яшьләрнең шатлыклы авазлары, дәртле музыкадан соң кычкырып көлгән тавышлары яңгырый. Вадим, Роберт, Дарья, Нэлли, Артем киләләр. Алар Дарьяның апасы яши торган йортка якынаялар. Болдыр, алма бакчасы һәм чормага менә торган баскыч күренә. Яшьләр капка янында туктыйлар.
Роберт. Клава түти йоклыймы?
Дарья. Йоклый. Ул иртә ята.
Артем (алма бакчасына карап). Сизәсезме, тирә-якка алма исе таралган?! Искиткеч! Нәкъ бала чактагы кебек!
Роберт (көлемсерәп). Сизелә ки, безнең Артем олыгайды, хәтта инде балачагы кайдадыр артта калды дип хис итә.
Дарья. Әйе! Чынлап та, без балачагыбыз белән мәңгегә хушлаштык инде, ахрысы.
Нэлли. Җәмәгать, мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел узганга һич кенә дә ышанасы килми!
Вакытның шулхәтле тиз үтүен карагыз әле!
Вадим. Әйдәгез, бүген таралышырга ашыкмыйк. Елга буена төшик. Зур иттереп учак ягыйк. Таң атканчы утырыйк. Шулаймы, Роберт?
Роберт. Бик яхшы тәкъдим! Күп итеп шампан шәрабы алырбыз. Ни дисәң дә, без бит бүген мәктәпне тәмамлавыбызның бер еллыгын билгелибез. Нэля, ничек уйлыйсың?
Нэлли. Коллектив ничек уйласа, мин дә шулай уйлармын. Даша, шампан шәрабы эчәсең киләме?
Дарья. Юк, юк, бүгенгә җитәр. Әйдәгез, башка вакытта.
Вадим. Син һәрвакыт менә шулай аркылы төшәсең инде. Артем, нишләп үзеңнең йөргән кызыңны дөрес тәрбияләмисең?
Артем. Сәгать ничә соң?
Роберт (сәгатенә карап). Бу вакытта әле балаларны да йокларга яткырмыйлар.
Нэлли. Даша, йә, нишлибез?..
Дарья. Артемга иртәгә эшкә.
Вадим (күзләрен чекерәйтеп). Ох, Артемы турында ничек кайгырта! Әйтерсең лә ире!
Нэлли. Безнең Артем хәзер бик кирәкле кеше. Яшь булуына карамастан, инде дефицитлы егеткә әйләнде. Сез барыгыз да институт турында, алга таба белем алу турында уйлыйсыз, ә Артем умырып акча эшли.
Артем. Телеңә салынып торма. Ватык сәгатьләрне төзәтеп кенә акча каерып булмый ул.
Роберт. Әлбәттә. Хәзер ярлы кеше генә ватык сәгатен рәтләргә бирә. Бераз акчасы булган кеше яңа сәгать сатып ала.
Нэлли. Ну нәрсә, Даша, елгага барабызмы?
Дарья. Әйдәгез, башка вакытта барыйк.
Роберт. Ярар, икенче бер вакытта, алдан сөйләшеп, әзерләнеп барырбыз.
Нэлли (Робертка сыенып). Таралышабызмыни?
Вадим. Эх, сез! Тагын кайчан мондый кичләр, мондый мөмкинлекләр булыр!
Роберт (Нэллины кочаклап). Ярый, дуслар, сау булып торыгыз! (Китәләр.)
Артем (кичке салкыннан бераз калтыранган Дарьяны коча һәм китеп баручы парга эндәшә). Тыныч йокы!
Вадим. Тагын мин япа-ялгызым калдым! (Ерагаеп баручы парга карап тора.)
Артем (көлә). Аның каравы мәшәкатең кимрәк — беркемне дә озатып йөрисең юк.
Дарья. Вадим, бар, кайт. Күзләрең үлгән судакныкы шикелле. Йокың килә бит.
Барысы да рәхәтләнеп көләләр.
Вадим. Үлгән судакныкы кебекме? (Үпкәләүсез.) Мыскыл ит, мыскыл ит әйдә.
Дарья. Үпкәли күрмә.
Вадим. Бернишләп булмый. Кайтып ятасы гына кала. Ярый, хуш иттек! (Артемның кулын кыса,
Дарьяга чак кына башын ия.)
Дарья. Тыныч йокы, Вадим!
Ниндидер җыр шыңшый-шыңшый, Вадим караңгылык эчендә югала. Ерактан Роберт белән Нэллиның кычкырып көлгәннәре ишетелә. Артем беләнт Дарья икесе генә калалар.
Дарья (җиңел сулап). Ниһаять, без икәү генә калдык! Компаниядә күңелле, ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Шулкадәр арыдым.
Артем (кызга текәлеп карап тора, елмая). Даша, син искиткеч чибәр!
Дарья (көлә). Әйе инде... Ходай биргән. Алай ук җентекләп карамасана!
Артем. Карап туялмыйм.
Дарья. Алайса кара инде.
Артем (гаҗәеп ягымлылык белән). Дашенька!
Дарья. Ой! (Күзләрен йома.) Эреп китәм хәзер. Миңа беркемнең дә болай матур иттереп исемем белән эндәшкәне юк.
Артем. Чын әйтәсеңме?
Дарья (пышылдап). Тавышың да бик матур синең — моңлы, тирән ниндидер...
Артем (пышылдауга күчә). Мине тиздән армиягә алачаклар.
Дарья. Сине алмаслар.
Артем. Ник алай дисең?
Дарья. Син әниеңнең бердәнбер улы. Сине солдат хезмәтеннән азат итәргә тиешләр.
Артем. Миңа повестка килде инде. Хәзер бөтенесе армиягә бармау җаен эзлиләр. Хезмәт итәргә кеше җитми. Шуңа күрә әниемнең бердәнбере икәнем беркемне дә кызыксындырмаячак.
Дарья (җитдиләнеп). Сиңа Роберт белән сөйләшергә кирәк. Аның әтисе ягыннан ниндидер туган тиешле бер абыйсы военкоматта майор булып эшли.
Артем (көлә). Их, томана. Майор бит ул — звание.
Дарья. Мин каян аңлыйм инде ул нәрсәләрне...
Артем. Чормага менәбезме?
Дарья. Сиңа кайтып ял итәргә кирәк. Сиңа иртәгә эшкә.
Артем. Барыбер йокыга киталмый ятачакмын. Бераз утырыйк инде чарлакта.
Дарья (җанланып). Скрипкада уйныйсыңмы соң?
Артем. Уйнармын. Тик мин әлегә һаман шул өч көйне генә уйный алам. Яңа көйләр өйрәнергә вакыт юк. (Елмая). Скрипкаң кайда дип, әни теңкәгә тиде инде
Дарья. Ә син ни дип җавап бирәсең?
Артем. Дашада калдырдым, дим. (Көлә.) Ә ул ышанмый — йә югалтканмын, йә сатканмын дип уйлый.
Чормага менәләр.
Артем. Түтиең ишетми микән?
Дарья. Юк.
Артем. Ул барыбер безне ишетәдер шикелле тоела.
Дарья. Клава түти тумыштан чукрак-телсез. Ул минем иң яраткан түтием. Күрәсеңме, аның алма бакчасы нинди гүзәл! Саф күңелле кешенең генә мондый гөлбакчасы булуы мөмкин. Мин бит шушында үстем — аның канаты астында. Әле әти белән әни хәтта битәрлиләр иде — гел Клава түтиеңдә ятасың дип. Ә бит ул синең белән минем монда озак-озак утыруыбызны белә.
Артем (гаҗәпләнеп). Чынлапмы? Ачуланмыймы соң?
Дарья. Юк. Клава түти мине үз кызыдай ярата. (Чарлакның ишеген каерып ачалар да, аякларын асылындырып, төнге бакчага карап утыралар.)
Артем. Рәхәт соң монда! (Тирә-якка күз сала.) Безнең шәһәребездә бу — иң шәп бакча. (Дарьяга карап тора.) Син янәшә чакта миңа бөтен дөнья бер әкияти алма бакчасы булып күренә!
Дарья. Алдамыйсыңмы? (Шаян тон белән.) Ихлас әйттеңме, классташ?
Артем (җитди тавыш белән). Классташ димә миңа.
Дарья. Ник?
Артем. Роберт та сиңа классташ, Нэля да... һәм Вадим да сиңа классташ. Минем синең классташың гына булып каласым килми. Тагын шуны да әйтәсем килә... Вадим гел синең тирәдә бөтерелә.
Дарья. Алай бер дә сизгәнем, игътибар иткәнем юк.
Артем. Сизәсең, сизәсең, бөтен нәрсәне сизәсең. Игътибар да итәсең. Ул сиңа гашыйк. Һәм дә синең мәхәббәтеңне яуларга өметләнә.
Дарья. Булса ни... Мин бит сине яратам!
Артем. Ә мин сине югалтырмын дип куркам.
Дарья. И-и-и, тинтәк. Кайларга югалыйм ди мин! Син инде әллә ничәнче мәртәбә миңа Вадимның гыйшкы төшкән дисең. Ә менә Нэля тып-тын гына сине яратып йөри. Күрмиләр, аңламыйлар дип уйлый бугай. Иптәш кызым булса да, ул миннән бик каты көнләшә. Синең белән минем якын мөнәсәбәтләрне күргәч, ул бит үзен кая куярга белми. Кыскасы, ул астыртын гына сиңа гашыйк булып йөри.
Артем. Ташла. Аның Роберты бар. Ул Нэляны өзелеп ярата. Ә мин сине үлеп яратам һәм беркемгә дә алыштырмыйм.
Дарья. Бик әйбәт. Ә бүтән нәрсә турында, җыен юк-бар хакында уйланып башыңны катырма.
Артем. Син мине армиядән көтәчәксеңме?
Дарья. Сине армиягә алмаска тиешләр. Син ятим.
Артем. Мин ятим түгел!
Дарья. Ну... яртылаш ятим инде. Сөйләш Роберт белән. Военкоматтагы абыйсы син әниеңнең бердәнбер баласы икәнне билгеләп, ассызыклап куйсын. Закон буенча сине алырга тиеш түгелләр.
Артем. Шулаен шулай да... Икенче яктан караганда... Кемдер хезмәт итәргә тиеш бит. Барчасы да армиядән баш тарта башласалар, нәрсә була инде ул.
Дарья. Закон буенча булырга тиеш. Әниеңне кызганам мин. Әй, алмыйлар ла сине армиягә!
(Теманы үзгәртү нияте белән.) Ой, карале син: бүген күктә күпме йолдыз! Карале, карале! (Торып баса.)
Артем. Егыла күрмә.
Дарья. Хәзер, скрипкаңны алып киләм. Мин аны сандыкка яшердем. (Скрипканы алып килә.) Уйна, җаныем, оялма. (Көлә.)
Артем (скрипканы ала). Башта аны көйләргә кирәк. (Скрипканың кылларын тарттыра.)
Дарья. Әниең алып биргән скрипкамы бу?
Артем. Әйе. Ялынгач-ялваргач, туган көнемә алып бирде. (Көлемсерәп.) Мин моның настройкасы нинди булырга тиеш икәнне дә белмим бит. Һаман самоучитель алырга җай чыкмый. (Кылларны тарттырып, смычок белән уйнап, дикъкать белән тыңлый.)
Дарья. Настройкасын белмим дисең... Ә бит син аны барыбер ничектер көйлисең.
Артем. Мин бит аны мандолина шикелле настраивать итәм. Әнием мандолинада яхшы уйный.
Бәләкәй чагымда ук мине дә өйрәткән иде. Аның мәктәптә үзенең укучыларына уйнаган бөтен көйләрне уйный беләм мин мандолинада. Менә бу скрипкада да настройканы мандолинадагы кебек көйлим. Һәм кылларга да мандолинадагы шикелле үк басам. Көлкеме?
Дарья. Юк, нишләп көлке булсын. Киресенчә, шәп! Син — акыллы һәм сәләтле кеше. Аннары, яшь булуыңа карамастан, син — гениальный сәгать төзәтүче!
Артем (уңайсызланып). Җитте сиңа.
Дарья. Өстәвенә син матур җырлыйсың!
Артем. Җитте дим! Хәзер чарлактан аска сикерәм бит.
Дарья (назлы тавыш белән). Тавышың да таң калырлык матур синең. Бигрәк тә миңа исемем белән эндәшкәндә.
Артем (мәхәббәт белән). Даша!
Дарья. Тагын эндәш әле! (Күзләрен йома.) Үләм хәзер!
Артем (кыздан күзләрен ала алмый). Дашенька! (Үбешәләр.)
Дарья (егетне җиңел генә этә). Скрипканы сытасың бит. (Каушый.) Әйдә уйна. (Артемның күз карашыннан үзен уңайсыз хис итә.) Карале, ай нинди бүген!
Артем. Бүген бөтен нәрсә искиткеч. Бүген бөтен дөнья — зур бер могҗиза!
Дарья. Артем! Миңа тагын исемем белән эндәш әле!
Артем. Даша! Дашенька! (Аның исеме бик озак кайтаваз булып кат-кат яңгырап тора.)
Артем скрипкада уйный. Чормадан көй агыла һәм Артемның тавышы яңгырый: «Даша! Дашенька!»
Тирә-якның караңгылыгына чормадан яктылык сирпелә.
II
Сигез ел вакыт узган. Көз. Алма бакчасы. Йорт күренә. Вадим белән Дарья, ашыга-ашыга, бакча уртасындагы өстәлдә табын әзерлиләр.
Вадим (ачуланып). Нишләп килмиләр инде! Бу Роберт белән Нэля мәңге шулай — беркайчан чакырган вакытка килеп җиткәннәре юк.
Дарья. Кичә рестораннан сәгать ничәдә таралыштык соң — исеңә төшер әле.
Вадим. Булса ни. Хәзер кич бит инде. Күптән рәтләнергә вакыт. Роберт ул кичә бик аз эчте.
Дарья (арыганлык белән). Моннан соң беркайчан туган көнемне ресторанда үткәрмәячәкмен.
Вадим. Ошамадымыни?
Дарья. Шау-шу, ыгы-зыгы күп.
Вадим. Әйе, анда шау-шу җитәрлек шул.
Дарья. Бәлки, барып алырсың аларны?
Вадим. Җилтерәтеп алып килми булмас. (Дарьяга якын килеп.) Сөеклем, сине тагын бер кат үткән туган көнең белән котлыйм. (Дарьяны үбеп ала.) Барып ашыктырыйм мин тегеләрне. (Чыгып китә.)
Дарья өстәл тирәсендә мәш килә. Болдырга таба барганда, кинәт чормадан тавыш ишетелә: «Даша!» Бу аваз кат-кат кабатлана да каядыр еракта югала. Дарья сискәнеп китә. Ул, салмак кына атлап, бакча уртасына кире килә. Аны кинәт чиксез ямансулык әсир итә. Аның колагына чорма ягыннан тагын тавыш ишетелә: «Дашенька!» Дарья курка. Авыр халәттә басып тора. Әкрен генә барып өстәл янындагы урындыкка утыра. Шул вакытта капка ачыла һәм Вадим, Нэлли, Роберт керәләр.
Роберт. Тагын бер кат туган көнең белән сине, безнең кадерле Дарья! (Өстәлгә бер шешә коньяк һәм бер кап кәнфит куя.)
Нэлли. Котлыйм, бәгърем! (Дарьяны битеннән үбә.)
Дарья. Туган көнем кичә булды бит, оныттыгыз дамыни?!
Роберт. Һәй, ресторан ресторан инде ул! Анда ничектер туган көн бәйрәме икенче планга күчә ул.
Нэлли. Бүген синең яңа яшеңнең беренче көне. Чын бәйрәме аның бүген булырга тиеш.
Вадим (канатланып). Менә шуның өчен эчеп тә куйыйк! Утырыгыз, нәрсә басып торасыз!
(Рюмкаларга коньяк сала.)
Табынга утыралар.
Роберт. Узган атнада безнең дә бер вакыйга булды — Нэля белән өйләнешкәнебезгә биш ел тулды.
Бу мин сиңа әйтим, аз срок түгел. Ялгышмасам, бер айдан сезнең туй гөрләгәнгә дә ике ел тула.
Вадим. Нәкъ шулай. Ике ел да шактый вакыт. Картаябыз. (Көлешәләр.)
Роберт. Даша, кадерлем, тагын бер тапкыр туган көнең белән сине!
Нэлли. Иң якты теләкләребезне кабул ит!
Дарья. Рәхмәт! (Чәкештереп эчәләр.)
Нэлли (бакчаны күзәтеп). Монда шундый рәхәт!
Вадим. Дөресен әйткәндә, үзем дә шушы бакчада гына чын-чынлап ял итә алам һәм кеше булам.
Роберт. Оҗмах инде оҗмах.
Дарья. Мин бәлеш алып киләм. (Өйгә таба юнәлә.)
Аңа тагын ишетелә: «Даша!» Ул шау-гөр килеп утырган компаниягә кисәк борылып карый. Ләкин тегеләр бернигә игътибар итмичә кычкырып сөйләшәләр, көлешәләр. Тагын каяндыр ишетелеп куя: «Даша!» Дарья үзалдына: «Йа Ходаем!» — дип куя.
Аякларын көчкә сөйрәп өйгә кереп китә.
Вадим. Әйдәгез, бәлеш килеп җиткәнче дуслыгыбыз өчен эчеп куйыйк.
Нэлли. Юк, юк, Дашаны көтәбез.
Роберт. Әлбәттә, көтәргә кирәк.
Вадим. Ярый, мин риза. Тик менә, уйлавымча, ул анда озак маташыр.
Нэлли. Күпме маташса да түзик.
Роберт. Әйдә, берәрне тартып алыйк. (Кесәсеннән бер пачка сигарет чыгара. Вадимга суза.
Сигарет кабызалар.)
Өйдән, бәлеш күтәреп, Дарья чыга.
Нэлли (шатлык белән). Менә, безнең чибәркәебез дә чыкты!
Роберт. Алда әле бакча өчен, табигать өчен күтәрәсе тостлар бар. Әйдәгез, әлегә тагын бер мәртәбә
Дарья өчен, аның чибәрлеге һәм алтын куллары өчен күтәрик!
Нэлли. Шәп!
Вадим. Әйдәгез. (Эчәләр.)
Дарья. Җитәр минем өчен эчәргә! Сезнең купшы сүзләрегездән башым әйләнеп китүе ихтимал.
(Бәлешне кискәли.) Әйдәгез, ашагыз әле, ашагыз! Инде тәмәке дә кабызганнар! Башта капкалап алсагыз ни булган!
Нэлли. Аларга әйттең ни, әйтмәдең ни.
Дарья (кашларын җыерып өстәлне күзәтә). Тәк... чәйгә печенье, кәнфит алып чыгасы бар икән.
Тагын кайбер нәрсәләрне онытканмын әле мин.
Вадим. Үзем алып чыгыйммы?
Дарья. Тарт инде тәмәкеңне. Үзем алып чыгам. Син бүтән тартмыйм дигән идең түгелме?..
Вадим. Бүген ярый инде. Аннары ташлармын.
Дарья. Миңа Нэля булышса әйбәт була инде...
Нэлли. Әйдә, әйдә, рәхәтләнеп булышам.
Өйгә таба китәләр.
Вадим. Роберт туган, болай гына тагын берәрне каплап куйыйк әле. (Рюмкаларга аракы сала.)
Роберт (чак кына ишетелерлек итеп). Менә нәрсә... Әйдә, за упокой души тотып куйыйк... хатыннарыбыз юк чакта... Артемның рухы өчен. Урыны җәннәттә булсын.
Вадим (канәгатьсезлек белән). Ә нишләп «хатыннар юк чакта»?!
Роберт. Ярар, сүзгә бәйләнмә инде. Без Артемны искә алырга тиешбез.
Вадим (кызып). Кызык әйттең әле син: «хатыннар юк чакта». Минем хатыным белән аның арасында кайчандыр мәхәббәт булганына кинаяләп әйттеңме алай дип? Шуңа күрә мин Даша янында аның упокое өчен эчәргә куркырга тиешме?!
Роберт (тавышын күтәреп). Кайнарланмасана! Нинди кеше соң син! Бөтенләй урынсыз кыза башлыйсың. Алайга китсә, минем хатыным да аңа гашыйк булып йөргәние. Хәзер нәрсә инде... Инде әллә кайчан булган нәрсәләр...
Вадим (ачуланып). Ю-у-ук, син хатыннарыбыз монда чагында тәкъдим ит аның өчен эчәргә!
Роберт (усал тавыш белән). Тилеләнмә! Ир кеше бул! Без бүгенге заман кешеләре. Артем турында сүз чыккач, без синең белән хатыннар турында уйларга тиеш түгел.
Вадим (күзләрен чекерәйтеп). Ә нәрсә турында уйларга тиеш без?
Роберт (басынкылык белән). Үзебезнең начар эш кылганыбыз турында уйларга тиеш без.
Вадим (үзен кулга алып). Тәкъдиренә шулай язылган инде... Кемнеңдер тормыш юлы уңган була, кемнеңдер юк... Кемгәдер җай чыга. Кемгәдер юк...
Роберт. Сугышта бу төшенчәләр мондагыдан нык аерыладыр.
Вадим. Каян беләсең?
Роберт. Белмим. Шулайдыр дип уйлыйм.
Вадим. Офтанасыңмы?
Роберт. Ә син гаебеңне танымыйсыңмыни?
Вадим. Нинди гаебемне? Армиядә хезмәт итүдән котылып калгангамы?
Роберт. Синең белән минем армиядән баш тарту ул кадәр үк коточкыч гөнаһ түгелдер дә бит... Ә менә Артемны...
Вадим. Язмышыңа рәхмәт укы. Бу дөньяда кем ничек булдыра — шулай бөтерелә, кайнаша.
Роберт. Шулай шул, кызганычка каршы.
Вадим (рюмканы күтәреп). Роберт, бу авыр әңгәмәне туктатыйк. Әйдә, Артемның җаны тынычлыкка ирешсен, урыны оҗмахта булсын өчен эчик тә...
Роберт (төшенкелек белән). Әйдә. (Эчәләр.)
Өйдән Дарья һәм Нэлли чыгалар. Татлы ризыклар алып киләләр.
Вадим (ясалма күтәренкелек белән). Хатыннарыбыз килә! (Пышылдап.) Бу теманы бүтән кузгатмыйк.
Роберт (кырыс кына). Ярар. (Хатыннарга.) Бигрәк озак! Сездән башка шундый күңелсез!
Нэлли. Ә без анда, сездән качып, шыпырт кына тәмәке тарттык. (Көләләр.)
Роберт (шаярып). Менә тартырмын мин сезгә! Вадим, карале син боларны, ә!
Вадим. Тәмам юлдан яздылар! (Барысы да көләләр.)
Роберт. Нишлисең бит — шушы заман хатыннары!
Күңел ачу дәвам итә.
III
Роберт һәм Нэлли фатиры. Нэлли тузан суырткыч белән ковролинны чистарта. Эшеннән туктый, ишек ягына колак салып тыңлап тора. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Нэлли тузан суырткычны сүндерә дә барып ишекне ача. Бусагада йончыган кыяфәттә
Дарья пәйда була.
Дарья (үпкәле тавыш белән). Звонокка басам, дөбердәтәм! Бер биш минут чамасы торганмындыр.
Нэлли (күзләрен акайтып). Чынмы?! Гафу ит, зинһар! Тузан суырткычыбыз трактор сыман акырып эшли. Һич кенә дә Робертны яңа суырткыч алырга мәҗбүр италмыйм. Уз әйдә, утыр.
Дарья (диванга утыра). Комачауладым, ахрысы...
Нэлли. Юк, юк, комачауламадың. Мин эшемне тәмамладым инде. (Суырткычны почмакка алып куя. Дарьяга текәлеп карап тора.) Син нигәдер нык каушагансың шикелле.
Дарья (газаплы тавыш белән). Хәлем коточкыч минем, Нэля.
Нэлли. Вадим белән ызгыштыгыз мәллә?
Дарья. Әй, без аның белән көнаралаш талашабыз. Хикмәт аңарда түгел. Күңелем газап чигә.
Нэлли. Сәбәбе нәрсәдә икән соң? Синең битең дә ап-ак. (Янәшә утыра.)
Дарья (ыңгырашып). Әллә нишләдем мин...
Нэлли. Бәлки, бераз коньяк йотарсың?
Дарья (читкә карап). Юк, юк, күрәсем дә килми.
Нэлли (сынаулы караш белән). Ә бәлки, син балага узгансыңдыр?..
Дарья. Юк ла. Тикшерендем инде. Балага узсам, бәхетле булыр идем мин.
Нэлли. Кай җирең авырта?
Дарья. Кайчан ничек... Йә йөрәк кысып ала, йә һава җитми башлый. Төрлечә... Караңгы уйлар бимазалый.
Нэлли. Нәрсәдән соң бу?!
Дарья (пышылдап). Курку биләп алды мине.
Нэлли. Нәрсәдән шулкадәре котсыз калдың соң син?
Дарья. Белмим. Су бир әле.
Нэлли (графиннан стаканга су сала, Дарьяга бирә). Сезнең бөтен нәрсә тәртиптә. Әйбәт кенә яшәп ятасыз. Тиздән коттеджыгыз әзер булачак. Обстановка үзгәрәчәк...
Дарья. Әйе, тизрәк күченергә инде. (Стакандагы суны эчеп бетерә, стаканны Нэллига бирә.)
Нэлли. Ул агач йорттан китәсең дә килми иде бугай инде синең...
Дарья (калтыравыклы тавыш белән). Куркам мин. Бу йортны калдырырга да кызганыч. Әлбәттә, ул йорт барыбер безнеке булып калачак. Әти белән әни аны сатарга җыенмыйлар. Менә дигән дача!
Минем балачагым шунда узды бит. Клава түти дә гүя бөтенләй вафат булмады. Чукрак-телсез булгач, исән чагында да тып-тын яшәде... Үлгәненә инде өч ел, ә менә барыбер исәндер шикелле. Шунда кайдадыр рухы яши — тыныч, игелекле һәм мәңгелек рух. Вадим белән безгә ул йорт бик уңай булды инде. Аның ата-анасы белән бергә яшәүне күз алдына китергәч эсселе-суыклы булып китәм. Кайнатам белән кайнанам минем начар кешеләр түгел, тик шулай да...
Нэлли. Әлбәттә, аерым яшәүгә җитми инде! Аерым яшәү рәхәт! Менә, түтиеңнең йорты да сезгә калу — икеләтә рәхәт һәм бәрәкәт. Коттеджыгыз да була, шундый бай бакчалы йортыгыз да — бу бит һәркемнең хыялы. Әллә шул йорт аркасында берәр күңелсез ыгы-зыгы килеп чыкты мәллә дип уйлап куйган идем... Алайса, нәрсә сине бу кадәре тетрәндерде соң?
Дарья. Нишләргә дә белмим. (Җан газабы белән.) Куркам!
Нэлли (сагаеп). Ачыграк сөйләшә алмыйсыңмы? Син бит нидер әйтергә телисең, тик үз-үзеңне тыясың. Нәрсәнедер әйтеп бетермисең. (Таләпчән итеп.) Ихлас күңелдән әйт әле: нәрсә булды?
Дарья (шактый вакыт Нэллига карап тора). Зинһар, беркемгә әйтмә, яме. Син бит кайвакыт телеңне тыя алмыйсың. Артык күп сөйләшеп ташлыйсың.
Нэлли (гаҗәпләнеп). Даша, син мине үпкәләтмә инде!
Дарья. Үпкәләмә, Нэля. Син бит начар ният белән сөйләмисең... Бераз онытылып кына китәсең.
Нэлли (үтә җитди кыяфәт белән). Ну... пүчтәк мәсьәләләр буенча, бәлки, телем озынаеп та куядыр... Ә мөһим нәрсә булса, мин сер саклый беләм.
Пауза.
Дарья (пышылдап). Мин тавыш ишетәм.
Нэлли (як-ягына каранып). Аңламадым.
Дарья. Миңа кемдер исемем белән эндәшә. (Куркудан куырыла.) Миңа тавыш ишетелгән кебек тоела.
Нэлли. Нинди тавыш?
Дарья. Аның тавышы.
Нэлли. Кемнеке?
Дарья. Алла хакы өчен, беркемгә дә сөйләмә. Робертка да әйтә күрмә. Вадимга барып җитсә, бетте баш — нык көнләшәчәк.
Нэлли (сенсация ишетәсе килүдән җанлана). Беркемгә дә сөйләмим. Нәрсә инде син, бала-чага сыман!
Дарья (кинәт тавышын көчәйтә). Миңа Артемның тавышы ишетелә.
Нэлли. Ничек инде?
Дарья. Менә шулай. Миңа эндәшкән кебек тоела: «Даша! Дашенька!» Җүләрләнәм бугай инде.
Нэлли. Ничек ишетәсең аның тавышын? Бәлки, төшеңдә генә ишетәсеңдер?
Дарья. Өнемдә. Чарлактан миңа эндәшә шикелле. Чакырган төсле.
Нэлли. Алай икә-ә-ән. Күптәнме?
Дарья. Нәрсә күптәнме?
Нэлли. Аның тавышын ишетәсең?
Дарья. Беренче тапкыр безнең бакчада туган көнемне бәйрәм иткән көнне ишетелде.
Нэлли. Аны еш искә төшерәсеңдер, күп уйлыйсыңдыр аның хакында.
Дарья (бераз тынычланып). Алай ук димәс идем. Сигез ел вакыт узды бит инде. Әлбәттә, үткәннәрне хәтердән сөртеп ташлау мөмкин түгел. Бигрәк тә якты, рәхәт мизгелләрне.
Нэлли (уйга калып). Менә бит, ә, юкка чыкты кеше. Бар иде, хәзер — юк. Кызганыч, бик кызганыч.
Ичмаса белсәк иде: күмелгән микән, кабере бар микән, әллә сөякләре берәр тарафта аунап ята микән.
Дарья. Яңа ел кичәсендә, туксан дүртенче елдан туксан бишенчегә күчкәндә, Грозный шәһәрендә мәхшәр булган... Миңа соңгы хатын язганда әле ул, күрәсең, анда эләгәсен белмәгәндер.
Нэлли. Бәлки, анда һәлак булмагандыр. Бәлки, әсир төшкәндер дә шунда пленда үтергәннәрдер.
Дарья. Кайда үтерсәләр дә, барыбер түгелмени! Аерма юк. Кайда үтерсәләр дә, барыбер аның ятим җаны кайдадыр үзенә урын табалмыйча адашып йөридер. Шуңа күрә тавышы ишетеләдер дә миңа.
Нэлли. Син үзеңдә гаеп тоясың мәллә?
Дарья. Мин аны нык яраттым.
Нэлли. Әйе шул... Ул да сине бик ярата иде. Сигез ел гомер узып китте. Бәлки, кияүгә чыкканыңа битәрлисеңдер үзеңне?
Дарья. Шайтан белсен...
Нэлли. Минемчә, кирәкми. Беренчедән, син башта аны алты ел көттең. Икенчедән, син бит әллә нинди чит-ят кешегә түгел, ә үзебезнең классташыбызга, үзебезнең уртак дустыбызга чыктың.
Дарья. Шулаен шулай да... Барыбер дөрес түгел, гадел түгел...
Нэлли. Чәй эчәсең киләме?
Дарья. Юк, рәхмәт. Кайтыйм мин. (Урыныннан кузгала.) Үтенәм, беркемгә дә әйтмә. Вадим белсә
— бетте баш. (Нэллига текәлеп карап тора.) Шулай да ачасым калмады сиңа серемне.
Нэлли (ачуланып). Шикләнүең белән син бит мине кыерсытасың! Нишләп ышанмыйсың син миңа?!
Иптәш кызыңа ышанырга кирәк.
Дарья (ишек янына җиткәч туктый). Ә сиңа Артемның тавышы ишетелмиме?
Нэлли (аптырап). Ә нишләп мин аның тавышын ишетергә тиеш?!
Дарья (күзләрендә усаллык чагылып ала). Син дә бит аңа бик каты гашыйк идең.
Нэлли (авызын кыйшайтып). Кайчан?!
Дарья (тыныч кына). Ә мин шундый нык көнләшә идем!
Нэлли. Бу бит инде әллә кайчан булган хәлләр! Безгә ничәшәр яшь иде соң ул вакытта, тинтәк!
Дарья (йомшак тавыш белән). Үпкәләмә миңа, Нэля. Хәлем бик начар. (Ялварып.) Зинһар, мине гафу ит!
Нэлли (кызганулы тон белән). Син нәрсә инде, җанкай! Үз-үзеңне кулга ал, тынычлан. (Дарья янына йөгереп килә.) Бу бит үтеп китә торган халәт. Барысы да яхшы булачак: хәлең дә, бөтен нәрсәң дә. Барысы да тәртипкә керәчәк. (Кочаклашалар.)
Дарья. Рәхмәт, Нэлли!
Дарья чыгып китә. Музыка. Нэллиның кәефе кырыла, үзен кая куярга белми. Роберт кайтып керә. Култык астына папка кыстырган.
Нэлли (Дарья белән сөйләшкән тәэсирдән арына алмый). Бүген иртә кайттың...
Роберт. Иртәмени?
Нэлли. Ашыйсыңмы?
Роберт. Нәрсә пешердең?
Нэлли. Борчаклы аш.
Роберт. Ашыйм.
Нэлли (тиз генә табын әзерли). Даша килгәние.
Роберт (папкасын ачып төрле документлар актара). Мин аның бездән чыкканын күреп калдым.
Ник килгәние? (Өстәл янына утыра.)
Нэлли (тәлинкәгә аш сала). Болай гына... Ләчтит сатарга. Хатын-кызның төп эше шул гәп куерту инде. Аларның тиздән өй туе булыр инде. (Ире каршына утыра.)
Роберт (ашый-ашый). Да-а-а, алагаем коттедж төзеп куйды Вадим. Кирәк бит шулхәтле урларга...
Нэлли. Дустың хакында алай димә инде.
Роберт. Дус! Дуслар тигез булган сурәттә генә чып-чын дуслар була алалар.
Нэлли. Минемчә, син үзең аның белән дустанә мөнәсәбәтләрне тагы да якынайтырга, ныгытырга омтылырга тиешсең. Бәлки, акча да биргәләр.
Роберт. Әйе, бирер. Соңгы вакытта мин аңа шулкадәр күп яхшылыклар эшләдем. Ә ул һәрвакыт бер шешә коньяк белән майлый да шуның белән төгәлләп куя.
Нэлли. Бизнесменнар алар барысы да саран. Ул үзе синнән нәрсәдер өмет итеп, эстәп йөри. Син яшелчә базасы директоры булгач, ул бит сине бик хәлледер, бөтен нәрсәгә көче җитәдер дип уйлый.
Роберт. Игътибар итәсеңме соң, соңгы вакытта ничек үзгәрде ул?!
Нэлли. Бөтенебез дә үзгәрәбез. (Уйга калып.) Нинди күңелле компания идек бит без, хәтерлисеңме, нинди дуслар идек!
Роберт. Хәтерлим.
Нэлли. Өй туйларына нәрсә бүләк итәбез?
Роберт. Карарбыз, уйлашырбыз. (Башын чайкый.) Да-а-а, шундый сарай салып куйды, ә! Патша сараемыни! Ә үзе гел теләнеп йөри: йә теге кирәк аңа, йә моны бир аңа.
Нэлли. Ну, шундый кеше инде, нишләтәсең! Шуңа күрә коттеджын да төзеп куя алды. Андый кеше булмаса, бәлки, төзи алмас иде. (Чак кына ишетелерлек итеп.) Ә без төзиячәкбезме, юкмы?
Роберт (кырыс караш ташлап). Сиңа шушы йорт җитмәгәнмени?! Кирпеч йорт, иркен... Тагын ни кирәк! Кемнәрдер артыннан чабу нигә кирәк!
Нэлли (читкә карап). Кеше артыннан чабарга дип түгел инде... Бөтен кеше төзи бит... Без алардан ким-хурмыни?!
Роберт (коры гына). Көнләшергә кирәкми. Вакыты җиткәч, бәлки, без дә шундый нәрсә салып куярбыз.
Нэлли (гасабиланып). И Ходаем, мин беркемнән дә көнләшмим. Бигрәк тә Вадим белән Дарьядан бөтенләй көнләшерлек түгел. Алар барыбер бәхетле була алмаячаклар — коттеджларында да, әллә нинди патша сарае төзеп куйсалар да...
Роберт. Нишләп әле син кеше бәхете турында кайгырасың. Анда синең ни эшең бар. Әлбәттә,
Вадим ул... Ничек йомшаграк итеп әйтергә... Кыскасы, аңарда шакшы җитәрлек... Күңелендә каралык байтак аның... Тик менә аның хатыны бик әйбәт: тыныч, сабыр, уңган. Андый хатын белән Вадимның тормышы тәртиптә булачак.
Нэлли. Син боларны миңа төрттереп сөйләп утырасыңмы?
Роберт. Нинди төрттерү?! Дашаны беләсең бит инде...
Нэлли (кызып). Ә мин начар хатынмы?!
Роберт (тыныч кына). Мин сине начар дидеммени?! Нәрсә син гел әйткән сүзгә ябышасың?!
Нэлли. Хәтерем калды. Бу сүзләрең белән рәнҗеттең мине.
Роберт (күтәренке тавыш белән). Син искиткеч әйбәт хатын. Үзең бит коттеджлар турында сүз башладың, без кешедән ким түгел дип сайрарга тотындың. Тормыш ул, ничек яшәсәң дә — эт тормышы. Тормыш дигән булып тездән тиң шакшыга батып яшибез. Миңа калса, кешелек дөньясы — көнче һәм бирән күселәр белән тулган бер зур сасы яшелчә базасы. Менә безнең компаниядә Артем бар иде... урыны оҗмахта булсын... Аның беркемгә беркайчан начарлык эшләгәне, хәтта начарлык теләгәне дә булмады. Ә ул хәзер — юк. Бар иде кеше, тотты да юкка чыкты! Көнләшергә кирәкми. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Бүген бар син, иртәгә — юк!
Нэлли (ачуланып). Нәрсә син һаман бер үк балык башын чәйнисең: көнләшергә кирәкми, көнләшергә кирәкми! Кем көнләшә соң әле?! (Ярсып.) Ник мине тагын нервыландырасың?! Даша белән Вадимга көнләшерлекме соң?! Раз инде мондый сөйләшү башланды, мин сиңа дөресен әйтәм:
Даша болай гына, сәбәпсез генә килмәде безгә. Ләчтит сатарга гына килгән дип алдадым мин.
Роберт (ашаудан туктап). Тәк, тәк... Йә, ачып сал әле — ник килде ул безгә?
Нэлли (паузадан соң). Аңарда галлюцинацияләр башланган.
Роберт (кашларын җыерып). Галлюцинация?
Нэлли (серле тавыш белән). Аңа Артемның тавышы ишетелә. Тик син Вадимга әйтә күрмә, яме.
Роберт. Кызы-ы-ы-ык...
Нэлли (пышылдап). Чарлактан Артемның рухы эндәшкән кебек тоела, ди.
Роберт. Сагына микәнни?
Нэлли. Шулайдыр. Мәхәббәтләре көчле иде бит.
Роберт (кырысланып). Аларның мәхәббәтен күреп тә көнләшә идең син.
Нэлли (усал тавыш белән). Җитте!
Роберт (чәнчүле тавыш белән). Ай-яй, ошый иде сиңа Артем!
Нэлли (иренә нәфрәт белән карап тора). Соңгы вакытта әллә нишләдең син. Ник минем белән болай сөйләшәсең? Ник җәберлисең мине?
Роберт (өстәл клеенкасының бер бизәгенә текәлеп). Соңгы вакытта мин Артемны төштә еш күрәм.
Әнисе үлгәннән соң керә башлады ул төшемә. Элек керми иде. (Авыр сулап.) Әнисен күмгәнгә ай ярым булды бугай инде, әйеме?
Нэлли (кыяфәте кинәт үзгәрә, нәфрәте юкка чыга). Әйе. Авыр туфрагы җиңел булсын. Чыдамады ана йөрәге. Бердәнбер улы юкка чыкты бит. Без вести пропал... Сигез ел көтте... Менә... түзмәде!
Музыка. Робертның аппетиты югала. Торып, арлы-бирле йөри. Шкафтан сигарет алып кабыза.
IV
Көз. Алма бакчасы. Агач йортның болдыры, чарлакка менә торган баскыч, читтәрәк капка күренә. Вадим кайта. Өйгә кереп чыга. Дарья өйдә юк.
Вадим (як-ягына каранып). Даша! (Бакча ягына.) Даша! (Аптырап тора. Аннары бакчага керә, алмагачлар арасында йөри.)
Капка ачыла. Дарья керә — йөзендә моңсулык.
Дарья. Син дәштеңме?
Вадим. Кем булсын тагы?!
Дарья. Тыкрыкның теге башында ук ишетелде.
Вадим (борчулы тон белән). Мин сине югалттым.
Дарья. Ничек инде югалттың?
Вадим (коры гына). Кайда идең?
Дарья. Әниләргә бардым.
Вадим. Ничек алар анда?
Дарья. Аллага шөкер, нормально. Залда кечкенә ремонт ясарга маташалар. Булышырбыз әле, яме.
Вадим. Ярар, ярар. (Тынгысызланганын яшерә алмый.) Яңгыр явар, ахрысы.
Дарья (үтенеп). Барыбер, әйдә, беркавым монда утырыйк әле.
Вадим (хатынының халәтен аңлый алмый җәфалана). Нишләдең син? Бүген бөтенләй төссезләндең!
Дарья (битарафлык белән). Арыдым.
Вадим. Туган көн алҗытты сине.
Дарья. Шулайдыр. Игътибар итмә миңа. Бераз хәл алам да ашарга берәр нәрсә әзерләрмен.
(Авырлык белән елмая.)
Вадим (тынычланып). Алайса, тавык пешер әле, яме, матурым. Мин шул арада Робертларга барып кайтам. Робертка бер эшем бар... Җилләнермен дә бер уңайдан.
Вадим чыгып китә. Дарьяны якты моңсулык биләп ала. Аңлаешсыз һәм татлы күңел сыкравы аны чынбарлыктан бераз өскәрәк күтәрә. Кинәт аңа рәхәт булып китә — ник икәнен ул һич аңламый. Куллары белән алмагач ботакларына кагыла. Моңлы елмаю аның йөзен балкыта. Үзалдына ниндидер җыр көйли. Кулларын як-якка җәя, чак кына башын артка каерып бөтерелеп ала.
Дарья. Йә Ходам! Нинди хозурлык бу бакчада! Нинди сихри һава!
Кинәт йортның чормасы ягыннан тавыш ишетелә: «Даша! Дашенька!» Дарья алмагач артына кача.
Дарья (калтыранып). Ник мине җәфалыйсың, Артем! Нәрсә соң бу?! Минем бит инде онытасым килә! Минем инде онытыласым да килә! Бәлки, синең җаның, рухың мине кичерә алмыйдыр?!
Гаеплеме соң мин?! Йә Ходам! Нәрсә соң бу?!
Аның халәте кискен үзгәрә. Аны курку әсир итә. Бәхетле яшәешнең ярдәмсезлеге, гаҗизлеге, тиз ватылучанлыгы аны мизгел эчендә котсыз калдыра. Билгесезлек каршында аның аңы бөтенләй көтелмәгән көчләргә буйсына. Ул болдыр ягына йөгерә, бер мәлгә туктый да өйгә кереп китә. Алма бакчасына караңгылык төшә. Ялгыз скрипка тавышы яңгырый. Капка ачыла. Вадим керә — бераз исерек. Вак кына яңгыр сибәли. Яңгырга исе китмәгән Вадим бакчага уза. Бакчаның бер өлешен яктырта торган лампаны кабыза һәм өстәл янына утыра. Тәмәке тарта.Өйдән Дарья чыга — кулына зонтик тоткан. Зонтикны ача, салмак кына атлап Вадим янына килә.
Дарья. Күптән утырасыңмы?
Вадим (хатынына карамыйча). Күптән.
Дарья. Чыланасың бит.
Вадим. Кибәрмен әле.
Дарья (иренең каршысына утыра). Тартмаска вәгъдә биргән идең.
Вадим. Мондый һава торышында тартмыйча булмый.
Дарья. Нәрсә хөрмәтенә эчтең?
Вадим. Болай гына.
Дарья. Роберт беләнме?
Вадим. Әйе.
Дарья. Тавык әзер. Шулпасы искиткеч тәмле килеп чыкты. Сигаретыңны тартып бетер дә, кереп ашыйбыз.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.