🕙 Минуты чтения - 1

Без очарга әзерләнгән идек...

Общее количество слов 78
Общее количество уникальных слов составляет 70
48.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Без очарга әзерләнгән идек,
  Давыл купты,
  Күкне яшен телде.
  — Ашыкмагыз, сабыр! — диде Тәкъдир.
  Очышыбыз кичектерелде.
  
  Ә куәтләр ташып тора иде,
  Давылларны җинмәс идекмени,
  Күктә булсак?
  Күз яшьләрен йотып, аязганны көттек,
  Йодрыкларны төйни-төйни
  Көттек.
  
  Әй, кыйнады давыл безне җирдә...
  Җаныбызга керде, бәгырьләрне телде.
  Ыңгырашып, күккә караш аттык,
  Ә күк бездән көлде,
  Елый-елый көлде.
  
  Тынды давыл,
  Җансыз сыман тын калды җир.
  Инде безнең Тәкъдир суга набат...
  Тик кая соң элекке көч?
  Тешне кысып талпынабыз кабат
  Биеклеккә.
  ...Теткәләнгән тәндә — теткәләнгән канат.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 11-й класс
  • Дала Җиле