🕥 Минуты чтения - 34

Банкрот - 1

Общее количество слов 4472
Общее количество уникальных слов составляет 1794
35.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  (Пьеса 3 пәрдәдә)
  
  УЙНАУЧЫЛАР:
  
  Сираҗетдин Туктагаев — заһирдә бик суфи күренә торган саудагар.
  Гөлҗиһан — Сираҗетдиннын хатыны.
  Җамалетдин Туктагаев, Камалетдин Туктагаев — Сираҗетдинның бертуган карендәшләре.
  Хәдичә — Сираҗетдиннарга белеш тол хатын.
  Нәгыймә — им-том итеп йөри торган карчык.
  «Туганым» — Гөлҗиһанның карендәш тиешле кешесе.
  Гарифә, Мәликә — кунаклар.
  Мөхәммәтҗан 1нче, Закир — кибетчеләр.
  Мөхәммәтҗан 2нче — кибетче малай.
  Гарәфи — Сираҗетдинның юлдашы.
  Хәмди, Мәрфуга, Гайниҗамал — асраулар.
  
  Доктор һәм Москва доверенныйлары.
  
  Вакыйга Казанда.
  
  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
  Сираҗетдин Туктагаевның йорты. Яхшы итеп җыештырылган, бай сымак бер өй. Сул якта кантор өстәле, аның янында бер шкаф, уң тарафта диван, өстәл, креслолар. Стена буенда урындыклар, көзгеләр, ике тарафта һәм түрдә ишекләр, ике як янда тәрәзәләр. Пәрдә ачылганда сәхнәдә бер кеше дә юк.
  БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Сираҗетдин ялгыз.
  Сираҗетдин (ишектән бик кызуланып кереп, як-ягына каранып). Бик яхшы булды әле, бер кеше дә юк икән. (Өстеннән намаз тунын салып ташлап.) Бер дә шаулама, эшләрнең һәммәсе дә минем файдага баралар әле. (Кесәсеннән бер гәзитә чыгарып.) Менә бүген дә бик шәп хәбәрләр язганнар әле. (Укый.) «Астраханнан менеп килә торган «Кавказ-Меркурий» пароходының беренче классында килә торган юлчы — Тарабаров исемле бер бай — өстенә-башына бик яхшы киенгән бер кеше белән белешлонган. Аның белән берничә мәртәбәләр чәйләр эчеп һәм бергә ашап килгәннәр. Кич белән чәй эчкән вакытта, теге кеше Тарабаровның стаканына йоклата торган дару салып эчерткән. Тарабаровның һушы китеп егылгач, янында алып бара торган унбиш мең сум акчасын алып, өстеннән каютын бикләп, үзе бер пристаньда төшеп калган». Шәп иткән бит, ә, Тарабаров йоклаган диген, ә? Йоклаган шул, йоклаган. Бигрәк аңгыра нәрсә икән. Хәзерге заманда шул кадәр күп акчаны үзең белән бергә юлга алып чыгарга ярыймы соң! Җүләр нәрсә, аны алдан сандыкка салып, кладавайга бикләп китәргә ярамаган икән. Кладавайга бикләп киткән булса, бер дә югалмас иде. Җүләр икән шул, җүләр. Җүләрне чәчеп үстермиләр аны, ул үзе үсә. Ну, ярый, бик шәп булды әле, бу да бик шәп. Ярый, үземезчә гәзитәләр чыгуның файдасын быел ук күрдем. Үземезчә гәзитәләр чыкмаса, мин әле ул фикерне кайдан уйлап чыгара алыр идем? (Гәзитәне шкаф астына куя да, аннан бер кочак гәзитә чыгарып.) Менә алар монда никадәр! Боларның һәммәсендә дә шундый хәбәрләр тулып ята. Мин аларның монда талаучылары бер дә тотылмаганнарын гына сайлап җыеп куйдым. Миңа аның талаучылары тотылганнарының кирәге дә юк. Мине талыйсылары да юк, һәм минем үз янымда акча йөртәсем дә юк. Янымда акча йөртергә мин җүләр түгел. (Гәзитәләрне тыгып куеп.) Барыгыз әле, сез шунда ятып торыгыз әле. Сез минем өчен бик кадерле нәрсәләр. Сез миңа никадәр зур гакыл бирдегез. Сез биргән гакылны шайтан үзе дә эзләп таба алмас. Коры көе генә, турыдан-туры гына, зарар иттем, кеше өстендә алачакларым бик күп китте-фәлән дип кенә шартлап булмый. Алай итеп кенә мәскәүләргә сумына ун-унбиш тиен генә биреп булмый. Аның мудасы да беткән, ышанмыйлар да. Ә болай булганда үзләренең дә күзләре алакаер. Биргәнне тизрәк алып калырга тырышырлар. Ну, болай монда вакыт уздырып, озаклап торырга ярамый, тизрәк банкыга барырга кирәк. (Шкаф астыннан бер кечкенә саквояҗны чыгарып һәм аңа берничә төргәк кәгазьләрне салып.) Барыгыз әле, сез шунда ятып торыгыз. Сезнең һәрберегез бишәр йөз сумнан — барысы 49 мең тәңкә акча, ди. Ну, инде вакыт җитә. (Сәгатен чыгарып карап.)
  Сәгать унбер булган, озакламый пуезга төшәргә вакыт җитә. Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм! Кая, син, бире кил әле!
  ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Сираҗетдин, Гөлҗиһан.
  Гөлҗиһан (ишектән кереп). Ай Алла, син кайткансың да икән. Мин белми дә торам.
  Теге якта, сиңа юлга булыр дип, кәтлит пешереп ятадыр идем.
  Сираҗетдин. Мин хәзер банкыга барам, аннан акча алып кайтам, пуезга төшәргә вакыт җитә, син нәрсәләрне тизрәк хәзерләп куй.
  Гөлҗиһан. Хәзерлә дип, мин әллә нәрсәләр хәзерләмим; юлга чәй, шикәр, ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш хәзерләдем. Аннан ары — менә хәзер кәтлит пешерәм. Шулар җитәр бит?
  Сираҗетдин. Ярар, җитәр. Комган белән чәйнекне онытма. Юк исә юлда бик уңайсыз була. Аннан соң, теге бохар намазлыгын да куй.
  Гөлҗиһан. Ә, кара әле, хәтеремдә дә юк икән, намазлык дигәч исемә төште, анда сиңа ничә пар күлмәк кирәк булыр?
  Сираҗетдин. Мин анда бик озак тормыйм, куй шунда бер-икене. (Контор өстәленең тартмасын актара.)
  Гөлҗиһан. Мин өч пар күлмәк, ике сөлге, бер пар эскәтер, ике пар аяк чолгавы, өч тастымал куйдым. Шулар җитәр бит?
  Сираҗетдин. Ярар, җитәр. Ләкин тизрәк хәзерлә. Мин хәзер кайтам, мин кайтуга һәммә нәрсә дә хәзер булып торсын. (Бер кечкенә дәфтәрне тартмадан алып, кесәсенә салып, әстенә киенә дә, кечкенә саквояҗны алып чыга башлый.)
  Гөлҗиһан. Берәр калай савыт белән варинья дә куйыйммы?
  Сираҗетдин. Ансы булмаса да ярар. (Чыгып китә.)
  ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Гөлҗиһан ялгыз.
  Гөлҗиһан. Әй, харап булдым, сорарга да оныттым. (Ишеккә тиз генә барып, ишекне ачып.) Кара әле, сиңа әйтәм, нинди көрпәне куйыйм, зурнымы, кечкенәнеме? Юрган куйыйммы, адиялмы? (Ишекне ябып.) Йә, ярар инде, ишетмәде. Әле онытмаска кирәк, Мәскәү өстендә бер-ике табын хатыннар уздырып алырга кирәк. Инде мәҗлес уздырмаганга әллә никадәр булды. Мәкәрҗә өстеннән бирле бер табын да мәҗлес уздырганым юк.
  Гыймран хаҗи Газизәсе Мәскәү өстендә сигез табын хатыннар уздырды. Безнекенең һаман уҗуы бетми, «уздырырсың әле», ди. Мәскәүдә анда әйбер бик арзан була, ди. Беркөннәрд Гыймран хаҗи Газизәгә ике йөз илле тәңкәгә бик киң ике алтын беләзек алып кайткан, күрсәң — матурлыгына исең китәр. Мин дә бер брушка алып кайтырга әйтим әле.
  ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Гөлҗиһан, Хәдичә.
  Гөлҗиһан. Әйдүк, Хәдичә абыстай, хуш киләсең!
  Хәдичә. Исәнме, Гөлҗиһан, исән генә торасызмы?
  Гөлҗиһан. Аллага шөкер. Әйдә, Хәдичә абыстай, түрдән уз. (Берсе диванга, берсе креслога утырып, дога кылалар.)
  Хәдичә. Әйтүең-нитүең юк, синең Сираҗетдиның Мәскәүгә бара икән ич.
  Гөлҗиһан. Әйе шул, хәзер озакламыйча бакзалга төшә.
  Хәдичә. Мин дә шуны ишетеп, китеп-нитеп бармасын дип, ашыга-ашыга килдем.
  Аңа әйтеп җибәрәсе йомышларым бар иде.
  Гөлҗиһан. Нинди йомыш?
  Хәдичә. Нинди йомыш дип инде, әллә нинди зур йомыш түгел. Без Мәргубәнең кызы Фатыйманы кияүгә бирмәкче булабыз бит. Минзәлә кайткач, туйларыбыз буласы. Шуңа бер пар чиккән өстәл эскәтере, дүрт намазлык, аннан соң берничә пар аяк чолгаулары кирәк буласы иде. Шуларны барган юлы Сираҗетдин Мәскәүдән алып кайтып бирмәс микән дип килгән идем.
  Гөлҗиһан. Алып кайтыр, ник алып кайтмасын? Бик авыр хезмәт түгел ич ул.
  Хәдичә. Зинһар инде алайса, бер юлга, сүз тыңлап кына, шуларны алып кайтып бирсен инде. Менә шуңа дип илле тәңкә акча да алып килгән идем. Җитмәслек булса, тагы үз яныннан бераз кушып булса да алып кайта күрсен. Кайткач исәпләшербез. Зинһар инде, яхшыны ала күрсен, кеше арасында оятка калырлык була күрмәсен. Безнең үзебезнең барып алырга ир-атыбыз да юк. Әле инде алтын сәгатыне дә моннан гына алмакчы булдык.
  Гөлҗиһан (акчаны алып). Ярар, әйтермен, алып кайтыр. Нәрсәләр, нәрсәләр кирәк дигән идең әле?
  Хәдичә. Нәрсәләр икәнен менә яздырып алып килгән идем. (Бер кәгазы чыгарып бирә.) Зинһар инде тыңлый күрсен!
  Гөлҗиһан. Яхшы, яхшы, алып кайтыр.
  Хәдичә. Хуш, Гәлҗиһан, сәламәт булып торыгыз, Аллаһ тәгалә хәерле сәфәрләр бирсен.
  Гөлҗиһан. Хәзер китәргә ашыга, шуның өчен инде сине хәзер утыр дип тә кыстый алмыйм.
  Хәдичә. Юк, юк, кирәк түгел, юк сүзне сөйли күрмә. Утырган вакыт та булыр әле.
  Мәскәү өстендә, Алла бирсә, үзең рәхим ит. Ярый, хуш, сау бул! (Чыгып китә.)
  Гөлҗиһан. Хуш! (Озатып кала.)
  БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Голҗиһан ялгыз.
  Гөлҗиһан. Намазлык димәктән, үземнең дә хәтеремә килмичә тора икән әле, үзебез өчен дә чиккән постау эскәтерләр кирәк иде. Бер дә хәтерем юк шул. Ишек чаршаулык яхшы плүш тә эйтермен дигән идем. Бөркөннәрне Мәнгәр Йосыфларның ишек чаршауларын күреп исем китте. Мәскәудән алып кайтканнар. Бөтенләй менә, алтынлаган нәрсә төсле, җалык- җалык итеп, ялтырап тора. Ул кәнәфиләрен, урындыкларын курсән, исең китәр, һәммәсен бер очтан хәзерләгәннәр. Беркөн үзенә әйткән идем: «Без дә шундыйны алыйк»,— дип. «Тукта, байыйк әле, баегач алып кайтырмын»,— ди. Без кайчан баербыз әле, баеганчы көтеп торсаң, ул вакытта тагын әллә нинди матурлары килеп чыгар.
  Асрау (ишектән кереп). Абыстай, Нәгыймә әби килгән, монда гына чыгып керсен әле, ди.
  Гөлҗиһан. Ярар, хәзер чыга диген. (Асрау чыгып китә.) Мәскәү өстендә тамыр кайнаттырып эчә торган идем. Шуны кайнатып бирергә дип килгәндер әле. (Чыгып китә.)
  АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС
  Сираҗетдин ялгыз.
  Сираҗетдин (ишектән кызуланып кайтып кереп, өстен чишенеп ташлап). Һәммәсе дә мин теләгәнчә булды. Барысына да бишәр йөз сумлык акчалар алдым. «Андый акчалар ни эшкә кирәк соң алар?» — диләр. «Акчаны үзем белән алып барам, шуның өчен кирәк», - дигән булам. Фидыр Иваныч әйтә: «Ай-Һай, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович, хата кыласың икән. Хәзерге заманнарда акчаны үзең белән йөртү апасны бит, пирават белән генә җибәрергә кирәк идеә,— ди. (Өстәл тартмасыннан әллә нәрсә эзли.) «Ничава дим, Алла кушмаган эш булмас»,- дим. «Мин бит мөселман кеше),— дим. «Мөселман кеше ул андый юк-бар эштән курыкмый»,- дим. Мина нигә куркырга? Аны, кладавайдагы тимер сандыктан кем килеп урлый ала? (Өстәл тартмасыннан ачкыч алып, саквояҗны шкафка куеп, кесәләрендәге акчаларны бераз чыгарып, яңадан тыгып куеп.) Әйдәгез әле сез, акчалар, мин кайтканчы кладавайда бик һәйбәтләп, тынычлап кына ятып торыгыз әле. Эшне төзәтергә бәлки сез артыгы белән җитеп торырсыз. (Чыгып китә.)
  ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Гөлҗиһан, Нәгыймә.
  Нәгыймә. Мин Сираҗетдинны киткәндер дип белгән идем, ялгыш иртәрәк килгәнмен икән.
  Гөлҗиһан. Килсәң ни булган, син аннан кача торган кеше түгел бит.
  Нәгыймә. Әйе шул, кызым, ә Сираҗетдин бит ул минем балам шикелле кеше.
  Рәхмәт инде аңа, мине һичбер вакытта да хәтереннән чыгармый. Зәкятыннан да, нәзер-ниязларыннан да һичбер вакыт коры калдырмый. Әле узган Мәскәүгә баруында да: «Мә, әби, Хуҗа Баһаветдин рухына багышлап дога кылырсың»,— дип, илле тиен сәдака биреп киткән иде. Җылый-җылый хәер-догалар кылдым, рәхмәт яусын инде аңа. Дәүләтенең дөнья вә ахирәт игелеген күрсен. Мин һәрвакыт догада гына торам. Безнең шикелле ятим карчыкларны зурлаган өчен инде аны Алла үзе зурласын.
  Гөлҗиһан. Амин!
  Нәгыймә. Кызым, инде «сәдака бирде» дигәч тә, мин аны болай гына әйтәм. Син тагы, «бүген дә шулай сәдака өмет итеп килгән икән», дип уйлый күрмә. Аннан-моннан әйтүем түгел. Инде моңа кадәр биргәннәрең дә Алла үзе кабул итсен. (Асрау керә.)
  Асрау. Абыстай, син ул чебешләрне кайсы кәрзинкәгә салырга дип әйткән идең?
  Гөлҗиһан. Кайсы кәрзинкәгә булсын, капкачлы түгәрәк кәрзинкәгә. Кеше әйткәнне яхшылап колагыгыз белән тыңламыйсыз да, аннан ары тик миегез череп йөри. Күлмәкләрне хәзерләдеңме?
  Асрау. Юк әле.
  Гөлҗиһан. Һи, аңгыра нәрсәләр! Хәзер бит абзаң кайтыр вакыт җиткән. Бакзалга төшәргә кызуланып йөри. Үзең карамасаң, бер эшне дә җүнләп эшләүче кеше юк. Нәгыймә абыстай, син бераз утырып тор әле, мин чыгып шул нәрсәләрне генә рәтләп керим әле.
  Нәгыймә. Ярар, кызым, бар, бар. Минем өчен эшеңнән кала күрмә. (Гелҗийан чыгып китә.)
  СИГЕЗЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Нәгыймә ялгыз.
  Нәгыимә. Биргән кешегә Алла бәхетне учлап биргән. Бирмәгәнгә бер тиен дә юк.
  Әле мин белгәндә генә Сираҗи кышкы суыкта бер кат юка бишмот белән калтырап тунып йөри торган бер кибетче малай иде. Аз арада гына нинди баеды да китте. Әүвәлге йорты да нинди яхшы һәйбәт йорт иде. Базарга йөрергә ерак дип, ансын сатты. Хәзер инде Сираҗи зур пулатлы бай булды. Хәзер инде Сираҗинын ялтыраган көмеш көпчәкле ризиновыйларда киерелеп утырып йөргәнен курсән, танымассың да. Ризиновыйларның көпчәкләре җылык-җылык итеп тора. Карарга күз чагыла. Ризиновыйның шиннәре бүрәнә җуанлыгы бар.
  Мескен Сәлимә генә бу рәхәтләрне күп күрә алмады. Үлеп китте. Берәү үлә, икенчеләре көн күрә. Ни эшләмәк кирәк соң, эҗәлдән котылып калыр хәл юк шул. Берәүнең бәхетенә икенче кеше керә алмый. Яшь хатын бәхете инде. Бичара Сәлимә бик яхшы хатын иде. Килгән саен учлап-учлап чәй-шикәрләр биреп җибәрәдер иде. Куркулыкларны да бик еш койдырадыр иде.
  Хәер, әле Голҗиһан да минем өчен файдасыз түгел. Әледән-әле тамырлар кайнаттырып ала.
  Тукта әле, мин тагы бу якта утырып, авызымны ачып юл сәдакасыннан колак кагып калмыйм.
  Сираҗи китеп-нитеп бармасын. Чыгыйм әле. (Чыгып китә.)
  ТУГЫЗЫНЧЫ МӘҖЛЕС
  Сираҗетдин, Гөлҗиһан, соңра Нәгыймә.
  Сираҗетдин (ишектән кереп, язу өстәле янына барып, кечкенә дәфтәрне өстәл тартмасына салып). Инде эш тәмам булды. (Ишек янына барып.) Кара әле, сиңа әйтәм. Бире кара әле. (Гөлҗилан керә.) Нихәл, нәрсәләрне хәзерләп бетердегезме? Мина китәргә вакыт.
  Гөлҗиһан. Хәзерләдем.
  Сираҗетдин. Бик яхшы алай булса. Кая, миңа бик яхшы таза аякчулар китер әле.
  Гөлҗиһан. Ни эшлисең ул аякчулар белән? Мин кичә генә ак аякчулар биргән идем бит.
  Сираҗетдин. Бар әле син, тизрәк китер. Пуезга соңга калам. Ни эшкә икәнен соңыннан күрерсең. (Гөлҗийан чыгып китә.) Эшне шулай итеп бик ныгытып пешереп эшләргә кирәк. Бер дә кеше шикләнерлек булмасын. (Шкафтан саквояҗны алып.) Менә болар инде акчалар, ди. Аларны югалмасын өчен бик яхшылап балтырларга чорнарга кирәк.
  (Аякларын чишенә башлый.) Бераз йөрәк сикерә сикерүен дә, шулай да булса серне бирергә ярамый. Нык торырга кирәк. (Каты гына итеп тамагын кырып, киемнәрен төзәтеп, үзенә канәгатьле бер кеше кыяфәте биреп куя.) Менә шулай. Бер дә серне бирмә, нык тор.
  (Гөлҗийан керә.)
  Гөлҗиһан. Менә аякчулар китердем. Бу аякчуларың да ак ич әле.
  Сираҗетдин. Мин сиңа әйттем бит, соңыннан аңларсың дип. Менә бу кәгазьләр акча булыр. Боларда кырык тугыз мең тәңкә, аңладыңмы? Кырык тугыз мең, кырык тугыз мең тәңкә акча бар.
  Гөлҗиһан. И Ходаем!, Кая әле? (Бер төргәкне алып, ачып карамакчы була.)
  Сираҗетдин. Чү-чү-чү! Тия күрмә! Мин аларны бик ыспайлап юка итеп төреп куйдым. Чуалтма. (Төргәкле кәгазьләрне ала. Халыкка карап.) Бөтенләй эшне боза язды.
  (Гелҗийанга.) Менә аларны шушылай итеп, бик һәйбәтләп читек балтырына батырабыз.
  (Төргәкләрне икешәр-икешәр итеп, балтырларының ике ягына куеп, аякчу белән чорный башлый.) Бар, син, кара әле, ишекләр яхшы ябылганмы? Анда ишек ярыгыннан карап торучылар булмасын!
  Гөлҗиһан (ишекләрне барып карап). Юк, бернәрсә дә юк, һәммәсе дә бик яхшы ябылган. Кара әле, сиңа әйтәм, соң ул акчаларыңны читек балтырыннан төшереп югалтып, харап булмассыңмы? Әллә ни эшләп күңелем шикләнә. Шул сакваяҗга гына салсаң, тагы да яхшырак булмасмы? Бу сакваяҗның биге дә бар.
  Сираҗетдин. Һи, хатын, хатын, синең бер дә башың йөрми икән. Соң шул сакваяҗны урласалар? Ул вакытта ни эшләрсең? Ул бит кечкенә нәрсә, күтәрерләр дә алып чыгып китәрләр. Ә син акчадан колак кагып калырсың.
  Гөлҗиһан. Хәер, инде ансын үзең беләсең. Шулай да ул кадәр күп акчаны читек балтырына гына кую, әллә ничек, бик куркынычлы шикелле тоела.
  Сираҗетдин. Тәкъдирдә язылмаган булса, бернәрсә дә булмас. Бая банкыда Фидыр
  Иванич та шулай дип әйткән иде. Мин әйттем: «Мин мөселман кеше, тәкьдиргә ышанам»,- дидем. “Ето, дидем, судба, дидем. Судбада язылмаса, бернәрсә дә булмасә,— дидем. Фидыр
  Иванич башын селкеп, бик гаҗәпләнеп калды. (Киеп бетерә.) Нихәл, бик җуан булмадымы?
  Тыштан бик беленеп тормыймы?
  Гөлҗиһан. Юк, алай зарарлы түгел, бик беленми.
  Сираҗетдин. Кая инде алайса, әйберләрне чыгарсыннар. Пуезга төшәргә вакыт, Закирны дәшсеннәр, әйберләрне күтәреп чыгарыр. Кара әле, син минем акчаны читек балтырына батырганны бер кешегә дә сөйли күрмә. Бу чагында бер дә кешегә ышаныр хәл юк.
  Гөлҗиһан. Алла үзе сакласын. Кешегә сөйләргә мин җүләр түгел.
  Сираҗетдин. Бар әйт, тизрәк нәрсәләрне чыгарсыннар!
  Гөлҗиһан (ишекне ачып). Кая, абзагызның багаҗларын чыгарыгыз! (Ишектан асрау белән Закир багаҗларны күтәреп керәләр.)
  Закир. Абзый, менә шулай итеп бәйләгән идем, ярармы?
  Сираҗетдин (нәрсәләрне карап). Ярар, яхшы бәйләгән. (Гелҗийанга.) Кирәкле нәрсәләрнең барысы да хәзерләнгәнме?
  Гөлҗиһан. Хәзерләнгән, хәзерләнгән. Бер мендәр, көрпә, адиял куйдым. Комганны менә бу капчыкка тыктым. Өч пар күлмәк, ике сөлге, өч тастымал, бер пар аякчу, намазлык, кичке күлмәк, һәммәсен дә куйдым...
  Сираҗетдин. Чәйнек, чынаяк?
  Гөлҗиһан. Куйдым, куйдым, аларын да куйдым. Бер пычак, балкашык, тоз — һәммәсен дә куйдым. Юлга ашарга унике кәтлит, ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш хәзерләдем. Менә алары бу кәрзинкәдә булыр. Чәй-шикәрләр дә шунда. Бер савыт белән варинья дә куйдым. Юл йөргәндә ашалыр әле, әрәм булмас.
  Сираҗетдин. Ярый, бик яхшы. Закир, бар син тизрәк әйберләрне атка чыгарып сал.
  (Закир күтәреп чыгып китә.) Йә, әйдә, Аллага тапшырдым инде, дога кылыйк. Өйгә яхшы күз-колак була күр. Кибетчеләр, абзый өйдә юк дип, иркенләп йөрмәсеннәр. Вакытында кайтып, вакытында кибеткә чыксыннар. Кич белән капканы бикләтеп, ачкычны үз яныңа ал.
  Кич белән чыгып йөрмәсеннәр.
  Гөлҗиһан. Ярый, Алла боерса.
  Сираҗетдин. Йә, ярый, башка йомыш-юл юкмы инде?
  Гөлҗиһан. Ә, хәтеремдә дә юк икән, онытып кала яздым. Бая Хәдичә абыстай килгән иде. Мәргубә кызы Фатыйманы кияүгә бирмәкче булалар икән. Минзәлә кайткач, туйлары буласы, ди. Шуңа эскәтерләр, намазлыклар, тагын әллә нәрсәләр кирәк буласы икән.
  «Зинһар, Сираҗетдин шул йомышларны гына йомышлап кайтсын ла»,— дип, илле тәңкә акча калдырып киткән иде, менә акчасы, менә язуы.
  Сираҗетдин (халыкка карап). Ишкән икән! Мине чынлап та Мәскәүгә бара дип белә торганнардыр. (Чырайларын сытып.) Алар артыннан йөрергә минем эшем беткәнмени? Минем үз эшләрем дә күп. Башка кеше тапмаганнар икән.
  Гөлҗиһан. Әманәт җан саклар, ди. Бер юлга гына тыңларсың инде. Мин аңа алып кайтыр дип ышандырып калдым.
  Сираҗетдин. Ярар, хәерле булсын инде. Вакытым булса, алып кайтсам кайтырмын тагы.
  Гөлҗиһан. Аннан соң, тагы шуны да әйтермен дигән идем. Мәскәүдә анда нәрсә бик очсыз була, ди. Барган көе шуннан бер-ике генә чиккән постау эскәтер белән, ишек чаршавы өчен яхшы плүш алып кайтсаң, бик һәйбәт булыр иде. Плүш чаршау бик матур була икән. Беркөн Мәңгәр Йосыфларда күргән идем, алар Мәскәүдән алып кайтканнар икән. Бик матур, кәнәфиләрен, урындыкларын да — һәммәсен бер очтан шуның белән тышлатканнар.
  Сираҗетдин. Яхшы, ярый, вакыт тисә, алып кайтырмын.
  Гөлҗиһан. Әле шуны да әйтермен дигән идем: Гыймран хаҗи Газизәгә бик һәйбәт, бик киң алтын беләзекләр алып кайткан икән. Минем беләзекләрем күп; юньле, яхшы брушкаларым гына юк. Шунда бер барган көенчә яхшырак бер брушка да алып кайт!
  Сираҗетдин. Яхшы, ярый, вакыт тисә, алып кайтырмын. Йә, дога кылыйк инде: пуезга соңга калам.
  Гөлҗиһан. Йә, ярый. (Дога кылырга утыралар.)
  Нәгыймә (акрынлап ишектән кереп). Ярабби Ходаем, тәүфикълы, тәлигале гомерләр насыйп ит. Байлык, шатлык белән көн күрергә, шатлык, рәхәтлек белән йөреп кайтырга насыйп булсын. (Урындыкка утыра. Дога кылалар.)
  Сираҗетдин. Исәнме, Нәгыймә абыстай? Син монда идеңмени?
  Нәгыймә. Әйе, улым, монда. Син Мәскәүгә китә дигәч, күрешеп калыйм дидем.
  Сираҗетдин (кесәсеннән бер көмеш акча чыгарып биреп). Яхшы, Нәгыймә абыстай.
  Хәер-фатихада булыгыз инде.
  Нәгыймә. Рәхмәт, улым, рәхмәт. Сәламәтлек, шатлык, куанычлык белән күрешергә насыйп булсын. Бай бул, улым! Баеп кайт. Минем шикелле ятим карчыкларны куандырган өчен, сине Алла үзе куандырсын.
  Сираҗетдин. Хуш иңде, әби, хуш, Гөлҗиһан. (Гөлҗилйан белән күрешә.)
  Нәгыймә. Хуш, улым, хуш. Исән-сау йөреп кайт. (Сираҗетдин чыгып китә,
  Гөлҗийан озата чыга.)
  УНЫНЧЫ МӘҖЛЕС
  Нәгыймә, соңра Гөлҗиһан, соңра асраулар.
  Нәгыймә (кесәсеннән акчасын алып карап). Ярый, ярый, хәерле сәфәр булсын.
  Бөтенне яудырган икән. Ахры, бу араларда файданы яхшы итә башлагандыр. Гөлҗиһан керсен дә инде, аннан ары акрынлап кайтырмын. Бәлки тамыр кайнатырга акча да бирер әле.
  (Гелҗийан кереп, тәрәзә саен карый.) Нихәл, кызым, озаттыңмы? Ярый инде, сәламәтлектә, шатлыкта йөреп кайтсын.
  Гөлҗиһан (тәрәзәдән башын алып). Киттеләр. Мәскәү өстендә дүрт-биш табын хатыннар уздырып алырмын дигән идем. Үзеннән сорап калырга аз гына хәтеремнән чыкмаган, озата чыккач, өйалдында гына исемә төште.
  Нәгыймә. Яхшы, яхшы, кызым, бик яхшы. Шулай байлыгыгызның кадерен белеп калыгыз. Хуш, сау бул, кызым, кайтыйм инде.
  Гөлҗиһан. Тукта, китми тор, чәй эчәрбез. Ашны берсекөнгә үк уздырып алам.
  Асрауларга өйләрне җыештырырга гына кушыйм да, аннан ары чәй эчәрбез. Гайниҗамал, Мәрфуга, Хәмди! Керегез әле монда. (Асраулар керәләр.)
  Асраулар. Нәрсә, абыстай, ни дисез?
  Гөлҗиһан. Менә абзагыз сезгә юл сәдакасы биреп калдырды. (Бирә.) Хәмди, син теге бүлмәгә безгә чәй хәзерлә. Мәрфуга, син аш пешерүче хатынга бар. «Абыстай берсекөнгә биш табын гына хатыннар уздырам, бүген YK хәзерләшергә килсенә,— дип әйтте диген. Син, Гайниҗамал, кибеткә төш тә Мөхәммәтҗанга әйт: хәзер биш табынлык запискә язып менгерсен. Аннан кайтышлый Бәдри Мәфтухәсенә төшеп әйт: өйләр җыештырышырга килсен. Бар, тиз булыгыз. Аннан ары менә бу якларны җыештыра башларсыз. Барыгыз!
  Аңладыгызмы?
  Асраулар. Аңладык, аңладык. (Чыгып китәләр.)
  Гөлҗиһан. Әйдә, Нәгыймә абыстай, теге якка, чәй эчәрбез. Аннан, сиңа тамыр кайнатырга акча да биреп җибәрермен. Берсекөнгә ашка син дә килерсең. Онытма, йәме?
  Нәгыймә. Ярар, кызым, ярар. (Тора башлый.) Алла! Ай! Билләрем авырта. Картлык.
  (Чыга башлыйлар.)
  Пәрдә.
  ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
  Беренче пәрдәдәге зал. Ак эскәтерләр ябылган өстәлләр хәзерләнгән. Түрдәге сәгать икенче ярты булган.
  БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Нәгыймә ялгыз.
  Нәгыймә (ишектән чирекле шешә белән саргылт төстә сыек бернәрсә күтәреп кереп). Уф Алла, арып беттем. (Шешәне урындыкка куеп, башыннан шален сала.) Бүгенге мәҗлескә килгәнче тизрәк өлгерсен дип алып килдем. (Шешәне селкетеп.) Йөзе кара, бер дә кубекләнми. Тизрәк әчесен, тизрәк төнәсен дип, трахтир сырасын ике шешә итеп салган идем, алай да әле әчеп җитмәгән. Монысы кыйммәткә төште: егерме тиенгә тамыр алдым, ике шешә трахтир сырасы, ярты кадак пикәр салдым. Мин кайнаткан тамырны бай хатыннары бик яраталар: «Синең кулың бик шифалы, эчеп җибәргәч тә, бөтен тамырларга китә, тәмам изелдереп йоклата»,— диләр. Трахтир сырасын күбрәк салсаң, аның өстенә актан да бераз тамызсаң, йоклату гына түгел, җырлатыр да ул. (Шешәне алып.) Тукта әле, моны кая булса да бер җиргә яшереп куярга кирәк. Йә кунаклары-ниләре килеп күрерләр. Бай хатыннары алар бер дә серләрен кешегә сиздерәселәре килми. (Шешәне диван астына яшереп.) Аларның баш ярылса — бүрек эчендә, кул сынса — җин эчендә була. (Икенче ишектән чыгып китә.)
  ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Гәлҗиһан белән «Туганым».
  Гөлҗиһан («Туганым» белән ишектән кереп). Туганым, зинһар инде син булыша күр. Бер дә күз-колак булырлык, булышырлык кешем юк. Син, зинһар инде, шунда рәтләп, кунакларны карап утырта күр. Гарифә кодагый түбәнгә кала күрмәсен. Бик үпкәчән, бик гаепчән кеше. Түбәнгә калдырсаң, күзенә күренгән бер кешене дә калдырмас, һәммәсенә сөйләп йөрер. Аны менә бу табынга, түргә утыртырсың.
  «Туганым». Ярар, ярар.
  Гөлҗиһан. Аннан ары, аның менә бу ягына Гариф хаҗи хатыны Мәликәне утыртырсың. Аларның икесенең бер-берсе белән серләре бик килешә.
  «Туганым». Һи, алар бер-берсен күрсәләр, бер дә сөйләшеп туя алмыйлар, икесе дә нәкь тел бистәсе.
  Гөлҗиһан. Шулай шул, икесе бергә килсәләр, бөтен шәһәрдәге кешене элеп алалар да селкеп салалар. Шуның өчен бер дә аларның теленә керәсем килми. Алар менә шунда утырырлар.
  «Туганым». Ярар.
  Гәлҗиһан. Гарифә кодагыйның бу ягына Хаммат Әхмәтҗанынын хатыны Хәдичә кодачаны утыртырсын. Монысына Гәчтинни Салих хатыны Рәбиганы утыртсаң да ярар.
  Әптери Хәйрулласының хатыны менә монда, түбән утырыр.
  «Туганым». Ярар, ярар.
  Гөлҗиһан. Әнимай Ибрае, Самавар Кәрим, Кылтын Гарәфи, Чатан Хафиз хатыны шикелле бер төрлерәк кешеләрне теге якка табынга утыртырсың; аларга өстәл булмаса да ярар. Үзләре дә әллә кем түгел әле. Әнимай Ибраеның хатынын бөтенләй чакырмыйм да дигән идем әле, үзенә кардәш тигәнгә күрә, чакырмый калырга яхшысынмадым. Беркәннәрдә кызлар җыены җыйган, шунда, күршедә тора торып, мине утыртып калдырган. Бөтенләй менә җен ачуларым чыкты.
  «Туганым». Тумачи җиңгине кайда утыртыйм?
  Гөлҗиһан. Тумачи җиңгиләр, Апакъ абыстайлар — алар үз кеше. Алар урын булса, теге якка утырырлар, урын булмаса, тагы калып та торырлар. Соңыннан утырырлар. Камилә туганым да теге якка табынга утырыр. И Валлаһи, бу асрауларга ышансаң, һичбер эшне юньләп эшләмиләр. Кара инде бу урындыкларны, чат тузан. Өй җыештыруларының, һичбер элә-танагы юк. (Ишекне ачып.) Хәмди, кая, миңа бер кара сөлгеме, чүпрәкме бир!
  «Туганым». Фатыйма тудыкъ кайда утырыр?
  Гөлҗиһан. Фатыйма тудыкъ? Һә! Борын астыннан китеп торыр әле. Мин аны чакырмадым.
  «Туганым». Ни эшләп?
  Гөлҗиһан. Теле бик озын, шуның өчен. (Асрау сөлге кертеп бирә. Асрауга.) Сезнең, ахры, инде бөтенләй күзегез үк чыккандыр. Күзегез чыккан булмаса, менә бу тузаннарны күрер идегез. Бар, эшеңдә бул! Шәрифә остабикәгә ат җибәрсеннәр.
  Хәмди. Ярый. (Чыгып китә.)
  Гөлҗиһан (тузаннарны сөрткәләп, сүзендә дәвам итә.) Беркөнне Нәгыймә абыстайга дөньяга килмәгән сүзләр сөйләп җибәргән. Мине бөтенләй эреткән дә череткән: бичара Сираҗи бик бәхетсез икән, бәхетле булса, ул бер дә Гөлҗиһанны ала торган егет түгел иде, ди икән. Мине, Сәлимә үлгәч, үзе өфү-төфүләр китереп, яучы җибәреп, Сираҗига ялынып барды ди икән. Гөлҗиһан ул Сәлимә туганымның кисеп ташлаган тырнагына да торырлык түгел, өфү-төфүләр итеп-итеп, ярап тора инде шунда, дип әйтә, ди. Аллам сакласын, ашым-суымны аңар әрәм итәргә. Гомерем буена, Алла боерса, мин аны бусагамнан да атлатмам!
  «Туганым». Аның инде бер дә теле-теше тимәгән кешесе юк. Кемне күрсә, шуңа бәйләнә. Шуңа күрә үзе дә кибеп, корып беткән инде. Им-том белән генә тора. Алар былтыр
  Уша Башына җыенга кайтканнар иде, шунда салып куйган җирендә бөтилеген онытып калдырган. Аны Фәхри абзыйның хатыны алып актарып караган. Эчендә бер дә юк нәрсә юк, ди: төргәк-төргәк чәчләр, җылан мүгезләре, һөдһед тиреләре — һәммәсе дә бар, ди.
  Хәмди (ишектән кереп). Абыстай, Гаян остабикәнең асравы кергән, аларның ашлары бүген микән, иртәгә микән, дип әйтә, ди.
  Гөлҗиһан. Син нәрсә дидең?
  Хәмди. Бүген дидем. Миңа биргән запискәләрендә иртәгә дип язылган, Гыймади муллаларга биргән запискәләрендә бүген дип язылган, дип әйтә, ди.
  Гөлҗиһан. Ул ни дигән эш икән, туганым, әгәр дөрес булса, харап булдык. Әгәр бүтән кешеләргә дә шулай дип язылган булса, хур булдык! Ул нинди эш икән! Мөхәммәтҗан мондамы?
  Хәмди. Монда. Әле генә өндәүдән йөреп кайтты.
  Гөлҗиһан. Бар, әйт, монда керсен. (Асрау чыгып китә.) Узен карамасаң, һичбер эшнең рәте юк. Кара инде монда, табынга тоз савыты да куймаганнар. Туганым, бар, син генә чыгып, тоз савыты гына алып керсәнә. Алакайган күзләр, шуны да күрмиләр.
  «Туганым». Ярый. Тоз савытларыгыз кай төштә?
  Гөлҗиһан. Шунда асраулардан сорарсын, бирерләр. («Туганым» чыга башлый.) Ай
  Алла! Харап булдык! Күзләре чыккан нәрсәләр, бу табынга тишек эскәтер җәйгәннәр. Шул кадәр әйтеп, кулларына тоттырып бирдем, «бу тишек эскәтерне остабикәләр табынына җәясе» дип. Сүзне һич колаклары белән тыңламыйлар. Туганым, зинһар, тиз генә монысын да алмаштырып җәя күр! И Ходаем, кунаклар килер вакыт җиткән, безнең табыннар да хәзерләнеп җитмәгән. И Раббым! Үтте үзәгемә шул асраулар! (Тәлинкәләрне алып, эскәтерне җыялар. «Туганым» эскәтерне күтәреп чыгып китә.)
  ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Гөлҗиһан, Мөхәммәтҗан, «Туганым».
  Мөхәммәтҗан (ишектән кереп). Нихәл, абыстай, ни йомыш?
  Гөлҗиһан. Бирермен, өшегән авыз, сиңа йомышыңны! Күзең чыккан нәрсә! Ни эшләп Гаян остабикәнең запискәсенә «дүшәмбе көн» дип яздың?
  Мөхәммәтҗан. Юк, абыстай, алай дип язмадым, «якшәмбе» дип яздым. Гаян остабикә ул үзе язу танымый.
  Гөлҗиһан. Ялганлама миңа, остабикә кеше ни эшләп язу танымасын.
  Мөхәммәтҗан. Абыстай, Валлаһи танымый менә, Билләһи, танымый. Кичә мин запискәне биргәч тә: «Син теге, лимунчы Гыйлаҗиләрдән килдеңмени?» — ди. «Абыстаң исәнме? Кечкенәләре исәнме?» — ди. Мин әйтәм: «Юк, абыстай, безнең бай хатынының баласы юк, аның баласы булмый»,— дидем. «Мин лимунчы Гыйлаҗи малае түгел»,— дидем.
  Гөлҗиһан (ачуланып). Нәрсә? Кит моннан, йөзең кара, бар, тиз чык! Мин сине, абзаңа әйтеп, типкәләтеп чыгарырмын. (Мөхәммәтҗан чыгып китә.) Кара син аны?!
  Көчегенә кадәр: «Абыстайның баласы булмый аның»,— дип, очраган бер кеше саен сөйләп йөри бит! Мин телләрегезне бик тиз кыскартырмын. Ул аны зурлары авызыннан ишетеп сөйли торгандыр әле. Мин аларны коры тотармын. Абзаларына әйтеп, һәммәсен дә кибеттән кудырып чыгарттырырмын.
  «Туганым» (ишектән кереп). Туганым!! Монда гына чыгып кер әле, харап булдык!
  Оятлы булдык! Кунаклар килер вакыт җиткән, безнең аш артыннан утыртырга бламаҗи да хәзерләнмәгән.
  Гөлҗиһан. Ә, ни дисең? Ай Алла, туганым! Ул нинди сүз? Харап булдык! (Чыгып китәләр. Зал бераз буш тора.)
  ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Хәмди ялгыз.
  Хәмди (кулына эскәтер белән тоз савыты күтәреп, көлә-көлә). И Билләһи, кызык соң тегендә. Абыстай тетә тегендә безне тиргәп. Мине тирги, Мәрфуганы тирги, аш пешерүчене тирги. Аш артыннан утыртырга бламаҗи пеперелмәгән, ди. Аның өчен без гаеплемени? Йөрмәссең түшеңне киереп, калфакларыңны кәкрәйтеп! Үзенең кулыннан бер эш килми, кешене тиргәгән була. Бая тагы: «Безнең абыстайның баласы булмый»,— дигән өчен кибетче малайны куып, тиргәп чыгарган. Аның баласы булмаганга безнең нинди гаебебез бар? «Баласы булмый» дип әйтүче кеше без түгел. Абзый үзе беркәннәрдә кибеттә, кантур бүлмәсендә, Сафа абзыйга сөйләп утырган: «Минем хатынның баласы булмый, шуның өчен бер дә мәхәббәтем юк, әгәр эшләрем яхшы барса, Мәскәү каиткач монысын аерып, аның урынына икенче бер, бала китерә торган кыз алам, әиләнәмә,— дигән. Закир аны ишек артыннан тыңлап торган да Мәхәммәтҗанга әйткән. Мәхәммәтҗан мина әйтте:
  «Безнең абыстай бала китерми икән, абзый аны яратмый икән, аны аерып икенче бер яшь хатын алмакчы була икон),— диде. Ə абыстай монда беркөннәрне, Мәкәрҗә өстендә, абзый өйдә юк вакытта, Нәгыймә әби чүлмәк салырга килгән чакта, абзыйны гаепләп утырды:
  «Аның баласы булмый»,- диде. Аларның берсенә дә ышаныр хол юк. (Чыгып китә.)
  БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС
  Гарифә белән Мәликә.
  Гарифә (Мәликә белән ишектән кереп, түргә утырып). Син ишеттеңме? Алар анда нәрсә пыш-пыш сөйләшәләр?
  Мәликә. Юк, мин ишетмәдем. Мин кергәч, шып туктадылар.
  Гарифә. Мин кергәч тә, шулай иттеләр. Әллә нәрсә «бламаҗи» дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Йә бламаҗилары оемагандыр әле. йә җилемен аз салганнардыр.
  Мәликә. Бламаҗилары оемаган дигәннән исемә төште, беркөннәрне мин чүпче
  Әхмәтләргә ашка барган идем, үрдәк бәккәннәре бер дә пешмәгән, авызга алгысыз чи иде, бөтенләй лычкылдап тора.
  Гарифә. Андый була ул, әнә беркөнне мин читекче Таҗиларга чәйгә барган идем.
  Кабарткан паштитлары менә нәкь такта шикелле булган. Бөтенләй менә үзе такта шикелле, үзе ике куллап сындырып булмаслык каты булган иде.
  Мәликә. Читекче Таҗи дигәннән исемә төште әле, аларның бер шадра кызлары бар иде. Ончы Шакир улына кияүгә биргәннәр иде, ишеткәнең бармы, чибәр торалар микән?
  Гарифә. Белмим, чибәрдер, сорашканым юк, каенанасының сүзен бер дә тыңламый диләр иде.
  Мәликә. Каенанасының сүзен бер дә тыңламый дигәннән исемә төште әле, син ишетмәдеңме, тегүче Әхмәдулла хатынын аерган дигәннәр иде, чын сүз микән?
  Гарифә. Чын булырга кирәк, беркөнне югары урамга кибеткә чыкканда күргән идем, кулына кәрзинкә күтәреп, бәрәңге алып йөридер иде.
  Мәликә. Бәрәңге димәктән, безнең дә кәбестә тозлыйсы бар иде әле, алдырырга һич җитешә алганым юк. Сез тозладыгызмы әле?
  Гарифә. Тозладык, алма белән карбыз да тозладык. Кәбестәләр бик һәйбәт туры килде.
  Мәликә. Кавын тозламадыгызмыни?
  Гарифә. Пудвалчы Әхмәтләр кавынны үзебез җибәрттерербез дигәннәр иде дә, уҗулары җитмәде. Карбызлар көпшәкләнеп бетәр дип, көтмәдек.
  
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.