Latin

Балыкчы Малай

Общее количество слов 1177
Общее количество уникальных слов составляет 753
43.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Хәзердә хәтеремдә, 1998 елның май аенда, күршедә торган дустым Марс, әтисе, әнисе апасы Дина белән Казанга күченеп китте. Казанда аларның кардәшләре булганга икеләнеп тормадылар күрәсең.
Безнең авылда колхоз бөлгеннекә калгач, авылдан байтак кеше читкә эшләргә чыгып китте, кайберләре ботеннәй гаиләләре белән тирә як шәһәрләргә күчтеләр.
Без калдык, бөтен ыру—кардәш җыелып мәсәләне уртага куеп сөйләшкәч, ата бабаларыбызның каберләрен ташлап китмәскә булдык, арада иң картлардан булган Фәрит абый, колхозда алтмышынчы елларга кадәр, колхозчыга бер тиен акчада бирми иделәр, яшәдек, балалар устердек, ач ялангач йөремәдек, сугыш елларын әйтәседә юк. Бабаларыбыз ачык кырга килеп утырганнар, куркмаганнар ә хәзер авылда газга тике бар.
Шәһәрдән ким тогел, эшләдә яшә ә яңа җирдә кемдә белми, ничек барып чыгар, якшыдан, якшыны эзләмиек, монда яшиек диеп, сүзне тямамлады, сүзен дөрес тапканга, каршы әтүче булмады, калып яши бирдек.
Шулай итеп Марыслар китте без калдык, без тирә күршеләр алар анда ничек урнаштылар, кая торалар, кунакка безгә кайтырлармы икән диеп, көтеп яши бирдек.
Ике ел чамасы үткәч Сания апа белән Дина кунакка кайттылар, әбиләренә, әбиләренең өе безгә кара—каршы, каршы күрше булганга аралашып, йөрешеп тора идек.
Сания апа үзгәргәнме, үзгәрмәгәнме аны мин әйтәлмәс идем, ә Дина, әйтерсең алмаштырып җибәргәннәр безгә Казаннан, башка кыз.
Аларның килгәннәрен мин икенче көнне генә белдем, иртәстөн балыктан кайткач миңа анам, бар Казаннан Халимә апаларга кунаклар килгән, Сания кызы белән, балык керт үзләренә диде дә кечкенә кауырсын чиләк, балык белән кулыма бирде.
Мин теләр—теләмәс кенә гадәттәгечә зарлана, зарлана миңа тотаргада миңа итәргәдә диеп балыкны алып киттем.
Күршеләрнең йортына керүем булды минем каршыма бер кыз килеп басты, балаксыз чалбардан, аягында татар чевәкләре, өстендә кызгылт-ал төстәге футболка, изүе җилкәдән җилкәгә уйган, иң беренче йөзенә бакмыча, минем иктибарымны, футболканы эчке яктан күренерлек тибәреп торган, алнылары җәлеп итте.
Бу кызның ДИНА икәнен көңлем белән сизеп, акылым белән берничектә үзем, үзембелән килешә алмый, берни дәшми тора бирдем, чынбарлыкка Динаның әбисенең тавышы алып чыкты, нәрсә тораташ кебек катып калдың?
Дина бу, саумы Дина диген.
Ниһаят, күзләремне Динаның йөзенә күтәрдем, аның коңгырт күзләре миңа текәлгән, сынаулы караш белән карый кебек, янәсе кем син егет, ни халеңнан килә, үсеп җиттеңме юкмы. Сүз дә юк Казан һавасы уңай тәссир иткән, кызый танымаслык булып матурайган, йелмаеп миңа карап тора.
Мин саумы Дина диюгә,- яхшы Шәүкәт нәрсә чиләк белән басып торасың, нәрсә кирәкме әллә.
-Юк менә сезгә балык китердем, бөген иртә генә тоттым, яратсагыз алыгыз диеп, чиләкне суздым.
Каяндыр арткы йорттан Сания апаның тавышы ишетелде,- Дина балыгын ал, арчы, чиләген юып бир.
Күршеләрнең алачыклары янында гомердән гомер су белән алюмин савыт тора, шул савыт янында, Дина балыкны бушатып чиләкне юды, мин аның янына килеп баскан килеш, аның өстенә карап тордым, ул чиләкне миңа биргәндә, мә Шәүкәт, ал чиләгеңне тагын күпкенә балык эләксен, безгәдә бирерсең, яме диде.
Мин чиләкне Динаның кулыннан алганда якын ук килдем, якында ул тагында матурырак, сөйкемнерәк, аның коңгырт күзләре, тирән упкын кебек бер курсәң беркайчанда оноталмасың, сихри көчкә ия булганныгы, көн кебек ачык.
Аның миңа якын үк килеп сулавы, сулыш алган саен күтәрелеп киткән, футболка астында тыгызланып торган, алнылары, минем битемә бәреп торган ян алышы, күкрәгемне мөмкинлеге булган кадәр киереп еш—еш суларга мәҗбур итте.
Як—якка баккаланып, судан алган балык кебек, авызымны ачып, бер ни әйтмичә артка чигендем.
Минем кыюлыгым саубулыгыз диеп әйтергә генә җитте.
Өйгә кайткач әнием, -ни Шәүкәт, шаукын суктымы әллә үзеңне чыраең бердә юк, сукты ахрысы диеп теләр -теләмәскенә җавап бирдем.
Үземнең бүлмәгә кереп яттымда, озак вахыт йокога китәлмәдем, күз алдымнан бу Казан кызы, бердә китәсе килми, елмаеп торды.
Икенче көнне иртәстөн вакыгалар шулай ук кабатланды диярлек.
Балыктан килгәч, әнинедә көтеп тормыча, балык алып күршеләргә киттем, йортларына керсәм Дина әйтерсең мине көтеп торган, саумы Шәүкәт, ничек бөген, балык якшы эләккән ахры, кичәгедәндә күп китергәнсең.
Балыкны бушатып чиләкне миңа биргәч, Дина, син Шәүкәт кичә кичен урамга ник чыкмадың, без кичә яшләр белән бик якшы күңел ачтык, син никтер юк идең, бөген кара аны урамга кичен чык, чыкмасам үпкәлим.
Мин аның сүзләрен ишеттемдә, ишетмәдемдә кебек, башыма бер уй чү кебек кадалды, нинди егет белән күңел ачты икән.
Дина кичә кичен. Күршеләр белән саубуллаштымда үгә кайттым.
Өйдә әнием миңа нәрсәдер бөген кушканныда көтмәдең, күршеләргә балык алып киткәнсең, әллә ачтан үләрләр диеп курктыңмы.
Мин аның мине юрап иткәнен аңладым.
Әни мин бөген кичен урамга чыгармын дигәч,-Кем сине ебәрә, өчлеккә генә укысаңда, унга тике саны беләсең, Дина синнән дүрт яшкә оло, ул буй кыз, аның янына армиядән кайткан егетләр җыела.
-Кичә кирәй Нарыманы белән, икәү генә утырып калганнар, башың эшләмәгәне бер, тагын үзеңне биртеп, имгәк ясарлар.
Армиягә барып кайт, шуннан кызлар куарсың, диеп сүзен тәмамлады.
Мин үземдә бик яхшы үземнең отошсыз эшкә алынганымны аңгарып тора идем.
Армиядән кайткан егетләр арасына, Казан кызы төгел, хур кызы килсәдә, авылыбыздагы борон—борыннан килгән гадәткә буйсынып, мин барыга тиеш тогелемне, бик яхшы белә идем.
Шуңа күрә анамны тыңнарга туры килде.
Мин балыкны таши бирдем, көннәрдән бер көнне Халимә әбиләрнең кабагын ачып керергә диеп торганда, Сания апаның Дина белән сөйләшкәнен иштем, - син кызым бу балыкчы малаеңны йөретмәскә идең, яш ул әле, башын әләндермә, сиңа бәлки кызыктырда тик безнең китәсе бар, син бер яклы бул, икенчедән әбиең ачулана, туңдыргычта, суыткычта балык белән тулы, каймак куяргада урны юк, нишлием ул балыкны, берегездә ашамый, балыкчы малаең бөтен Туртармакның балыгн ташыды ди.
-Аның балыгы миңада кирәкми, тик Шәүкәт килгәч көңел өстемә рәхәт булып китә, аны күреп сүләшүдә миңа бәйрәм көбек.
Мин үземдә аңгарып торам, ул әлдә мәктәпнедә бетермәгән, яш әле, тик башкаларга караганда ул мине чыннап сөя, кем белә бәлки мәктәпне бетергәч Казанга килер, килмәсәдә, дөняда сине кемдер ярата икә, димәк син буш урын төгел, кемгәдер кирәк.
Кем өчендер яшәү мәгнәсе, миңа аның саф мәхәббәте кадерле. Әнием, барыбызныңда язмышы ходай кулында, киләчәкне белеп булмый, мин аның мәхәббәтен кире какмым, көңелен сындырмым, мин аның миңа сокланып карап торганын бер кайчанда оноталмам.
-Ярый балам мәйлең, тик ул килсендә саубуллаш, урсатна көн китәбез.
Мин кыюсыз гына кабакны ачып кердемдә, Сания апа мин сезгә балык китердем, кирәксә алыгыз дидем.
-Ник инде балык кирәкмәсен, бир Шәүкәт чиләгеңне миңа диеп, Дина кулын сузып балыкны чиләк белән алгач.
Сания апа,- Дина син балыкчы җигетне чәй эчерегә идең, балыкны мин арчырмын диеп, Дина кулыннан чиләкне алды.
Дина мине алачыкка алып кереп өстәл артына утырты, кәсәгә чәй ясады, үзе нидер сүли тик мин аны ишетмим, минем колагымда Сания апаның базар көн китәбез, китәбез, Дигән сузе чиркәү чаңы көбек яңгырый иде.
Дина минем ашамый эчми утырганыма карап тордыда, нинди уйлар безнең егетне борчи икән диеп, мине җилкәмнән кочаклап иреннәремнән үпте,- ярый Шәүкәт рәхмәт сиңа барысы өчендә, мин синең белән аралашырга коныгып беттем, авыр булыр сине онытырга, мин дәшми торганга өстәп куйды, әле син мәктәпне бетергәч Казанга кил, мин көтәрмен диде.
Мин Дина мине кочаклап үпкәннән соң, бер талай үзем белән ни булганын төшенеп бетмәдем.
Аның иреннәренең тәме, чәчләреннән килгән хуш исе, аның елмаюы, йомшак куллары, үтә күренерлек коңгырт күзләре, мине мәңгелеккә гайшык итеп, җиде чат юл уртасында калдырган кебек булды.
Яшә Шәүкәт, булдыралсаң, миннән башка дигәндәй коңгырт күзләре белән миңа карап елмая бирде.
Шул чак Сания апаның таушы ишетелде, ярый әле саубуллашмагыз, иртәгә генә китәбез, әлдә тугыз тапкыр килерсең, диеп миңа китәргә вахыт җиткәнен аңлатты. Аларны озатырга баралмадым, алар төнлә киткәннәр.
Артык мин Динаны күрмәдем, тик ул минем янымнан китмәгәндәй кебек, хәзер күршеләрнең кабагы ачылырда Дина аннан чыгып, балыкчы малай диеп кул болгар.

2010 ел Верхазовка
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.