🕥 Минуты чтения - 34
Бакыр Бозау Артыннан - 2
Общее количество слов 4415
Общее количество уникальных слов составляет 2301
33.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
“Бисмилла” әйтелеп, авылны базар ясарга кузгалдылар. Бу юлысы халыкның кайсы сату итәргә башмак тана, кышлау үгез һәм вак терлекләрен бауда мөгезләреннән урап иярткән, кайсылары куып кына китергән, ә калганнары бөтенләй дә буш булып, тамаша кылу максатында көлешеп сөйләшкән абзыйлар тирәсендә тәмәке төтененә батып тора иделәр. Хатын-кызның күбесе бары тик сатулашу максатында гына йөргәнлектән, юк эшләрен бар итеп, сүзнең озынына күңелнең ихласын биреп колак куймакта һәм тел тегермәнендә татар ясмыгын тарттырмакта иделәр.
Бу юлысы ишектән Хисмәт беренче булып чыкты. Әмма аңа һичбер кеше:
— Барин, безнең барин!— дип сүз катмады, бүреген салмады, билен бөкмәде. Аның бу юлысы өстенә кигән үз бишмәте, яңа булса да, май тамып инде төсе бозыла башлаган һәм җәбәхәер кыяфәттә иде. Бары тик Сабирның бурсык йөзе мал ияртеп килүчеләрне үзенә тартты. Һәммәсе дә диярлек аны уратып алдылар һәм, кулына таба бауларын сузып:
— Минекен ал, менә минеке бик яхшы!.. Нәселе яхшы, симезлеге дә ару гына! Җәй буе иген өстендә булды, инде хәзер уҗымнан кайтып кергәне юк!— дип, терлекләрен мактарга һәм шуның белән үзләрен дә күкләргә чөяргә тотындылар.
Аларның ихлас булулары Сабирның күңеленә хуш килде. Үзенең егет чагыннан бирле шушы кадәр дә соклангыч вакыты булмаганлыгын исенә алып өлгерде. Халык арасыннан эчкәрәк узды. Әле генә аңа үз терлек-туарын мактаучылар тынычланырга өлгермәделәр, артыннан ияреп килгән Мөдәррискә яңа бер дәрт белән ташландылар. Шул ук сүзләрен кабатлый тордылар. Тик Хисмәт кенә һичкемне кызыксындырмый иде. Ул моңсу бала кебек читтәрәк басып торды-торды да:
— Бозау алам, сарык алам!— дип халыкка өстенә оран салды. Бары тик аның янындарак басып торган, тамашага хәйран бер әби генә:
— Улым, әллә халык санын алалармы? Мине татар дип яздырыгыз әле шуларга!— дип, якын килеп үтенечен белдерде. Әллә саңгырау, әллә аңсызрак иде, Хисмәтнең:
— Бозау алалар!— дигәненә каршы:
— Нәрсә аулыйлар? Боз аулыйлар? Бозаулыйлар?— диде дә, колагына кулын турылап, җавапның кайтарылуын да көтеп тормыйча, халык арасына кереп китте. Бу вакытта Сабир инде ике бозауны эләктерергә өлгергән, бәясенә хакны билгеләп сатулаша иде:
— Кыйммәт... Бик кыйммәт! Бер бозауга бишне кем сорый инде? Өчтән алам, өчтән!
Сатулашып җиңә алмаганнарны башкалары алыштыра торды. Әмма Сабир кулына кергән аркан очларын җибәрергә теләмәде. Мөдәррис инде сайларга-сайланырга өлгергән, сатучыларны куандырып акча саный иде. Сабирның да, аны чамалап алуына, сабыры сынды. Сораган хакларын үз нәфсесенә тигезләп, ахыры күнәргә булды.
Ул арада акчасын кесәсеннән чыгарырга өлгергән Хисмәт аның янына килеп җиткән иде һәм бөтен эшен бозып ташлады. Һәммә кеше аңа ябырылды. Кулындагы акча төргәге аларга бик мулдан күренде. Әмма:
— Дүрт меңнән узмыйм!— дип күкрәк сугуы бөтенесен дә өркетте. Сатлык халык кабат Сабирга әйләнеп килеп, аннан мөмкин кадәр күбрәк акча каерырга тырыштылар.
Ходай рәхмәте һәркемгә дә бертигез түгел шул ул, Хисмәтнең куйган бәясенә дә күнүчеләр табылды. Иң күп бозау байлыкка кинәнгән Сабир көтүенә керергә тиеш булса да, аның артык сатулашуы сәбәбеннәнме, атаган бәяләре күпләрнең гайрәтен чигерде. Хисмәт белән Мөдәррис өчәр бозау, дүртәр сарык сатып алып, терлеккә дип тутырып килгән акчаларын тотып бетерергә өлгергән иделәр. Хәер, Сабирның да кулына дүрт бозау кергән, әмма акчасының яртысы кесәсендә калган иде.
Базарның дәрте китте. Халык таралыша башлады. Алар артыннан Сабир, акчасын кушлап, берсеннән икенчесенә йөгерә торды:
— Биштән алам, җәмәгать, биштән алам!
6
Шул көнне үк кичкә алар кайтыр юлга чыктылар. Әгәр дә уңга-сулга борылмый, туры гына барсалар, яки соңгы паромга җитешәчәк иделәр, яисә иртәнге беренчесен көтеп алып, Саескан тавына таң атканчы чыгачаклар. Ә анда — Агыйделнең аръягы түгел, үз ягы!
— Бу Агыйделне язучылар ни өчен Чулман дип атый башладылар икән?— диярәк сорап куйды Мөдәррис.
Хисмәт, чыннан да алда елга күренә бугай дип, як-ягына каранып алды. Машинасы тигез юл уртасында очраган чокырга ал һәм арт тәгәрмәчләре белән туры килеп, кинәт сикертеп, уңга-сулга чайкалып алды. Аның гүләп һәм барлык җан фәрманына тәгаен Казанга таба илтергә тиешле юлдан чаптыруында мәгънә күп иде.
— Паромга соңарсак, мал-туарны су буендагы болынга таратырбыз да ашатып алырбыз!— диде Сабир, сатып алынган бозау, тана һәм сарыклары хакында кайгыртып.
Хисмәт машина фараларын кабызды. Инде эңгер ирешеп өлгергән, юлдан ерактарак очраган агачлык, мижа һәм урманлыклар, өсләренә төн юрганын ябынып, тыныч йокыга талган, бары тик яңгырдан соң юешләнеп калган асфальт кына ялтыраган көзге кебек күренә иде. Хәзер, ал яктагы фаралар кабызылгач, асфальтның да төсе үзгәрде, ерактан сузылып күренгән ялтыравыгы сүнде, үз йөзе ачылды. Мөдәррис тагын да әйтеп куйды:
— Агыйделне әйтәм, шагыйрьләр-язучылар гына бозып бетерде!
Хисмәт тагын: “Әллә килеп җиттек инде?”— дип алга текәлде. Әмма анда гына да түгел, уң-сулында да елга барлыгы күренмәде.
— “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”— диде Сабир, моның нәкъ шулай икәнлегенә тәмам ышанып җиткән хәлендә.
— “Барып карасаң — дөягә дә юк!”— диде Мөдәррис, юри генә аны үртәп.
Сабир бирешмәде:
— Әйе,— дип, күпме акча түккәнлеген күңеленнән генә саный башлады. Әмма очына чыгарга юлдашлары борчый иде. Асылда алар Мөдәррис белән килешә иделәрме-юкмы, баш кагуларыннан гына чыгып бу хакта бер фикергә килү мөмкин түгел иде. Хисмәт һаман Агыйделнең күренү-күренмәвен күз айкап эзләве белән мәшгуль булды. Ахырда:
— Агыйдел Башкортстанда түгелме соң ул?— дияргә мәҗбүр булды.— Без бит әле Чистай тирәсендә генә!..
Кайнеше Мөдәррис бу сүзне күптән көтә иде булырга кирәк, кызып ук китте һәм кулларына шактый иркенлек бирергә өлгерде:
— Җизни, без Кама дип йөри торган, язучылар Чулман дигән елга асылда Агыйдел икән ул!
Хисмәт бу кадәр шаулы һәм башына сыйдыра алмас хакыйкатьне ишеткәч, кинәт хәтере кузгалып, шартлатып тормозга басты. Машина аңа карап кына туктый алмыйча, юл кырыена килеп чыкты. Ярый әле башаяк түбән очмадылар. Хисмәтнең күңеле сизенеп алды һәм, җәһәт кенә машинасын турылап, асфальт юлга борырга өлгерде. Әрҗәсендәге мөгезле һәм мөгезсез терлекләр, кабинадагы юлдашлары бу көтелмәгән хәлдән болганып куярга өлгергән иделәр.
— Җизни-и-и,— дип сузды Мөдәррис, кабат үз җаена кайтып утыргач,— нәрсә булды?
Хисмәтнең сүзе кыска чыкты:
— Әллә ниләр сөйләп барасың шунда!
— Нишләп алай булсын?— диде Мөдәррис, үзен тыя алмыйча.— Бик белеп сөйлим, аны минем бабай да әйтә торган иде!
— Бабаңны әллә тулы акылда иде дип белсәңме?— Хисмәткә Мөдәрриснең ул дәлиле генә җитми иде булырга кирәк. Әмма каен энесе дә бик җиңел генә бирешергә теләмәде:
— Гәҗиттән укыдым!— диде.— Үзем укыдым. Бер академик язган!
Гәҗит сүзендә дөреслекнең аз икәнлеген инде яхшы белү дәрәҗәсенә ирешкән Хисмәт:
— Анда ниләр язмаслар! Дөньяны бутап яталар шунда!— диде.— Безнең күмхуҗ рәисен дә анда күкләргә чөеп мактадылар, бер дә унбиш хатында бала үстерүен, һәр сөяркәсенә йорт салдыруын, үзенә амбар кадәрле келәтләр эшләтүен, инде биш ел хезмәт хакын юньләп түләмәвен телгә дә алмаганнар!
Хисмәтнең болай катгый итеп сөйләве какшаган күңелләрне утыртырга тиеш иде. Аның әйткәннәрендә хаклык барлыгын Мөдәррис үзе дә белеп, күреп, ишетеп һәм һәрхәлдә дөреслеккә тәмам туры килешле итәрәк фараз кылып кына да, кулларындагы үз бармакларын ялгышмый таныганы кебек, төгәл чамалый иде. Әмма болар хакында авыз ачарга да җыенмады. Баядан бирле күңеленнән акча санавы белән мәш килгән, симертеп сатмак мөгезле һәм мөгезсез терлекләреннән генә дә ничә мең тәңкәлек май, ит һәм тире-яры ише нәрсәләрдән олы байлыкларга ирешәчәген хыялындагы исәп-хисап кенәгәсенә терки барган Сабирга карап куйды да:
— Академик язгын, академик!— дип, укыган гәҗитеннән исендә калганнарны тезеп китте.— Кама дигәннәре урыстан гына калган атама икән ул. Казанны алганда, шул су белән төшеп, безне камап алганнар. Иделдән түгел, бик беләсегез килсә!.. Чулман дигәннәре — хәзерге Агыйдел дип аталган суга кадәр генә төшә. Чын Агыйдел — монда! Иделгә килеп кушылганчы сузыла!
Хисмәт тагын килешмәде, әмма бу юлы кайнешенә ышана башлаганлыгы тавышына чыгарга өлгергән иде:
— Ә башкорттагы Агыйдел нәрсә?
— Анысы да Агыйдел!— диде Мөдәррис, сүзен өскә чыгара алуына куанып.— Шуннан ук агып килә инде Агыйдел. Чулман елгасы аңа кушылып кына кала!
— Җәгърәфия китапларында нигә соң аны Кама диләр?
— Гадәт буенча, урыс шулай дип белгәнгә!
— Әйтәм аны безнең әтиләр җырда да Агыйдел дип кенә җиппәрә торган иделәр! — Хисмәтнең чын күңелдән әйтелгән бу сүзләре Мөдәррис тарафыннан тантаналы төстә кабул ителде, ул, тагын бер кат кабатлап, бу әйтелгәннәрне ныгытып куясы итте:
— Әйтәм бит, бабай да шулай дия иде!
— Хәзер өч кешенең берсе академик!— диде Хисмәт, бу юлы әллә кирегә сукалап, әллә кайнешенең сүз тәгәрмәченә хут биреп.
Инде моңа кадәр сүзгә катнашмый барган Сабир да телгә килде:
— Без дә өчәү, димәк, өчебезнең берсе — академик!— дип, юлдашлары арасына коткы салды.
Аның бу сүзләрен күңелләренә хуш алган Мөдәррис тә, Хисмәт тә, үзләрен академик мәртәбәсендә күреп, чөелмәктә булдылар. Әмма Сабир аларның берсен дә ул санга кертмичә, үзен генә сүзенең уңында тотып әйткәнлегеннән, кабат акыллы кыяфәтенә кайтып, башындагы исәп-хисап кенәгәсендә югалып калган утыз алты тәңкәсен кесәсендәге шактый бушанырга өлгергән акча букчаларыннан барларга җай эзләде. Әмма юлдашлары янында моны эшли алмый иде.
— Әллә тамак чылатып алабызмы?— дип карап куйды ул аларның ягына.
Әмма бер-бер артлы күз салып алган Мөдәррис белән Хисмәтнең тәкәббер карашларына гына очрап, тәненә суык йөгерде. Ә бераздан:
— Туктыйк!— диде Мөдәррис, көтмәгәндә тәкъдимне куәтләп, хыялында гына булса да академик мөнбәренә менәргә һәм төшәргә өлгереп.
Еракта Чистайның урам һәм йорт утлары күренә башлаган иде. Чыннан да тамак ялгап алуны кирәк табып, берәр ашханәгә туктарга булдылар.
7
Ашханә олы юл өстендә булса да сый-хөрмәткә бай иде. Сабирның да инде кайчан булганлыгы да онытылган туеннан бирле болай юмартланганы юк иде. Бу юлы да артыгын кыланып ташлады: һәммәсен, үз хисабына ашатудан тыш, эчертте дә әле, җитмәсә, юлга дип һәркайсы кыздырылган берәр тавык һәм савыт алдылар. Исәп-хисаптан төшеп калган утыз алты тәңкәсен табу шатлыгыннан Сабир дүрт ярты алды. Имеш, авылга кайткач, җитми калып, кибеткә йөгерәсе булмасын!
Мурзихага килеп туктаганда паром инде суга кереп киткән һәм иртәнге бишкәчә бүтән әйләнеп килмәсе билгеле булды. Җитмәсә, төн уртасы үтеп бара, ач терлекләр машина әрҗәсендә күренмәгән салам-печән ише коры-сарыны гына булса да эзләштереп йөрешәләр, сөзешәләр, бераздан мөгердәшә башларга тиеш иделәр. Яр кырыена килеп баскан Мөдәррис, иркен сулыш алып:
— Эһ, Агыйдел!— дип куйды.
Ялгыз багана башындагы ярым эленеп торган электр лампасыннан төшкән ут кына түгел, көн яктысы вакыты булса, аның йөзендә адашып калган баланың кабат әнкәсе кочагына килеп кергәндә тойган хисләрне кичерүен сиземнәргә мөмкинлек туар иде. Хәер, тавышының ягымлылыгы үзе да ни тора. Моңа кадәр ничек карга булып каркылдаган да, менә бүген, нәкъ Агыйдел ярында аның аваз аһәңенә Мисыр күгәрчененең җылы һәм йомшак моңы килеп кушылган? Мөдәрриснең мондый да кеше була алуын һичбер тапкыр белмәгән, күрмәгән, ишетмәгән җизнәсе Хисмәт белән юлдашы Сабир, йомыш башкару ниятендә куак төбен сайларга маташкан җирләреннән тукталып, кабаттан, гүяки ишетми калмыйк дигәндәй, муен сузып колак куйдылар. Әмма:
— Эһ, Агыйдел!— дигән Мөдәррис кабаттан да шул ук сүзләрне әйтүдән узмады. Ым тартуыннан ниндидер рәхәт, ягымлы һәм бетмәс-төкәнмәс шатлык китерә торган аһәңнәр таралып, бу һәм теге дөнья бергә кушылып, җан һәм тән үзара канәгатьлек табышып, күңелләрдә вак тормыш хәсрәтеннән җыелган тозларны эретте. Берьюлы ниндидер мәгънәви җиңеллек белән һәммәсенә сәгадәт сөреме бөркелде.
Гомерләренә мондый халәтне кичермәүләре аркасындамы, мал-туар белән бәйләнешле вакытта сак һәм үз-үзеңә үтә таләпчән булу тиешлекне төшенмәгән һәм белә дә алмаган бу юлайчыларның саташулары менә шушыннан башланып китте дә инде. Алар кинәт бушанып алдылар. Нугай даласында иңен-буен әйләнеп йөргән, көзге вакытка хас булмаган җылы-йомшак җил иш өстенә куш булды. Учак тергезелеп, аш-су җылытылып, беренче йөз грамм аракы тамакларыннан узуга, өч татарыбыз да бер авыздан, көйләрдә буталып маташмыйча гына җыр суздылар. Милли моңнар остасы Илһам Шакировның колакка ятышлы, күңелгә үтемле тавышы бер якта торсын, әмма өч татарыбызга бу сәгатьтә, бу урында һичкем җиткерә алмый иде...
Күңелләре хушланып, учаклары җылысында ризыкларына тәм кереп, тамакка да азык белән үткән эчемлек аларның дәртенә көч өстәде. Куәтләре чиктән чыгарга тиеш бу өч татарның болай җиңел һәм тиз генә барып чыгуы икеле булган эшләре Ходайның бәхет-бәрәкәт капкаларын ачкан көненә туры килгән иде. Бер кичне генә Агыйдел ярында уздыру һичнәрсә түгел ул. Кешеләр әле барлык эшләрен ташлап, борчулардан аерылыр өчен әллә кайлардан килеп, су буенда учак ягып ял итәләр. Гомер бакый авыр эштән артыгын белмәгән, барлык сөенечләре бер-ике татар гәҗит-журналын укып чыгу, телевизордан берән-сәрән күрсәтелә торган татарча тапшыруга мөкиббән китеп утырудан гыйбарәт исә дә, боларга канәгать итүдән артык аларга нәрсәнең тәтегәне бар? Театр тамашалары, рәтле концерт карап, спорт сарайларында онытылып калганнары бармы соң аларның? Хәер, болары ук табигать балаларына кирәк тә түгелдер бәлки? Нигә дип гомерләрен юк белән уздырсыннар ди алар? Әмма дә менә театр тамашасын Сабир ярата, аның мәгънәсен аңлый кебек иде. Опера дигәннәрен дә элекләрне телевизордан карап утырып, болар нәрсә дип туктаусыз җырлыйлар икән диярәк аптырашта калгалаганлыгы да булгалады.
Сүз иярә сүз чыгып, шактый гомерләре узгач кына, инде батыраеп алгач, иртәнгәчә бозау һәм сарыкларын көтүләп ашатасы иттеләр. Алмаш-тилмәш караштырып торырга булдылар. Хисмәтнең рульдә кайтасы исәпкә алынып, аңа йокларга киңәш ителде.
Һәрьяктан уйланылган эш булганлыктан, барысы да Ходай кушканча борчусыз гына тәмамланырга тиеш иде. Үзе беренче ике сәгатьтә мал-туарны караштырып торырга алынган Мөдәррис, уйга чумып, күз йомып алганын да сизми калды, таңда гына уянып китте. Караса, ни сарыклары, ни бозаулары-таналары юк иде. Йөрәге селкенеп куюга, махмыры да онытылып, уңлы-суллы йөгеренде. Анда да монда сыер-сарык тоякларының тирән чокырлары болынлыкны чуарлаган, ә мал-туарның үзләре генә күренмәде. Ул шулай әүварә килеп, нәрсә эшләргә белми чапкынлап йөргәндә, әйләнеп-әйләнеп, тәмам адаштым инде дигәнендә, әле йокыларыннан уянырга да уйламаган Хисмәт белән Сабир янына килеп чыкты. Бердән, малларны югалтуы кайгысы, икенчедән, иптәшләрен табу шатлыгы аның күңелен тәмам йомшатып, кабат кичәге салмышлыктан калган махмырын кузгатты. Машина кабинасында Хисмәт белән Сабир тәмам эреп, парланып беткән тәрәзәләрен дә сөртмичә изелеп йоклый бирделәр. Ишекне киң итеп Мөдәррис ачып җибәргәч кенә башларын калкыттылар. Ни булганлыгын әлегә белми иделәр. Сабир:
— Кара, яктырырга өлгергән,— дип, сәгатен караштыра башлады.— Әллә туктаган инде?
Әмма ул ялгышты. Инде паром күптән йөри башлаган, сәгать тә сигезгә таба бара, кузгалырга күптән вакыт иде.
8
Аллаһының рәхмәте, югалган малларын тиз таптылар. Хисмәт, катлап-катлап сүгенгәннән соң, машинасын кабызды да:
— Утырыгыз, көзлектә-кышлыкта хайваннар авылларда капка төпләренә җыелып сыенучан була, көтүләре кузгалганчы, җәһәтрәк кыланыйк,— дип, дөбер-шатыр айкатып-чайкатып, асфальт юлга алып чыкты да, шул хут белән беренче күренгән авылга килеп тә керде. Әле кичә генә сатып алынган бозауны-сарыкны танып буламы соң? Ярый әле Сабир, башкаларныкы белән буталмасыннар өчен мөгезләренә кызыл чүпрәкләр бәйләгән иде. Мөдәррис белән Хисмәт анысын да эшләмәделәр. Сабирның да тамгалары төшеп калырга мөмкин!
Авыл урамының аркылысына баскан тана гүяки аларның килеп җиткәнен көтеп алды. Мөгезендәге кызыл тасманы күреп өлгергән Сабир:
— Рәхмәт төшкере, менә бит, үзе көтеп, каршы чыгып тора!— диде дә, туктап та җитмәгән машинаның ишеген ачык калдырып, юлга сикереп төште һәм, малкаен барып кочардай булып, аңа таба йөгерде. Әмма иясе инде нәкъ менә шушы татар икәнлеген әлегә хәтерләп калырга өлгермәгән тана бозау, коерыгын күтәреп, аннан кача башлады. Кем уйлаган юл кырые буйлап сузылган пычрак, ләм һәм саз эчендә җан иясе бардыр дип? Кая барырга белми чапкан тана бозау шуларның берсен таптап үттеме, и кузгалды, и котырды, и чинап җибәрде бер нәмәрсә — аңа башкалары кушылды. Сазлыктагы ләм өемнәре җанлана башлап, гүяки җен, убыр һәм шайтаннар купты. Барысы да чинаша иделәр. Кайсы-кая йөгерешеп, дөньяны кузгаттылар. Арадан телевизор экраннарында гына күреп калынган фил кадәрле берсе күренде. Кып-кызыл күзләре белән усал-усал карап алды да, “мырк-мырк, мырык-мырык” килә-килә, Сабирның өстенә ташланды. Кая качып котылырга белмәгән мескен татар ни бозавы артыннан чаба, ни машинага кабат килеп утыра алмый калды. Ул арада аны дуңгыз, борынына элде дә, сазлык эченә ыргытты. Сабир йөзтүбән ләмгә чумды. Сасы һәм шакшы ис белән бергә борын, авыз һәм колак тишекләренә саз тулды. Коты очу шул кадәргә җиткән иде ки, ул тиз генә башын күтәрде һәм күзе күргән якка таба йөгереп, койма башына сикереп менгәнен сизми дә калды. Әле дә ярый ике сыер кадәрле теге чучка аны ул арада күз уңыннан җуеп өлгергән, юл уртасында туктап калган, Хисмәтнең машинасына карап тора иде. Бераздан кузгалды. Машинаны әйләнеп узып, арткы көпчәкләренә ышкына башлады. Аның саен мескен “Газик” машинасы сазлыкка таба төшә барды. Ярый чучканың башына акыл кереп, ниндидер сәбәп белән арырак, берникадәр юлны чабып үтте дә, мыркылдап тукталды. Нәрсәнедер эзләнергә тотынды.
Бәла аяк астында икән ул, Сабир, коймадан күчеп, җайланып менеп утырган капка баганасы көтмәгәндә чүкәлә башлап, шатырдап сынды да, дөбердәп җиргә ауды. Үгез кадәр ир аның астында калды.
Тамаша күрергә халык җыела башлады. Кайсылар нәрсә булганын күреп калырга өлгергән, кайсылары халык шаулашканга гына килгән иделәр. Көлешә үк башладылар. Ул кешеләрнең моңа кадәр бу рәвешле ахмак кәмитне күрмәгәнлекләре әлегә Сабирның үзенә мәгълүм түгел, һәрхәлдә шушы кадәр оятка төшү аның үзенә насыйп булмаганлыктан, бәладән котылу юлы барлыгын күрми һәм белми иде. Машина кабинасыннан көлә-көлә, тәгәрәп диярлек чыгучы Мөдәррис күренде. Хисмәтнең инде күзләреннән яшь ага, ерган авызы елаган баланыкы кебек салынып төшкән иде. Ул да, машинасыннан чыгуга, тәгәрәп китә язды. Бу хәл кабат көлке тудырды.
Бераздан сакаллы абзыйлар да үзләренең сабыйлар хәлендә калганлыкларын тоеп өлгерде, халык тынычлана башлады. Бу өч татарның шушы караңгы, элеккеге чуаштан урыска әверелгән авылда нишләп йөргәнлекләре беленгәч, тагын да көлешү җәелеп, һәммәсенең авызлары бердәй колакларына менде. Инде вакыт уникегә таба атлый, дуңгыз һәм чучкалар кабат тынычланып, сазлык һәм ләмлекләренә кереп яткан, өч татарыбыз гына тәмам аптырашта иделәр.
Бәхеткә авылның көтүе хөкүмәт алышынганнан бирле чыкканы булмыйча, мал-туар үзенә кирәкчә, үз ирегендә һәм теләгендә таралып-сибелеп йөри дә, шулай иркендә ишләнеп, тернәкләнеп, хуҗаларын бәрәкәткә күмә булып чыкты.
Ике шешә аракы бәясенә берничә мужик безнең өч татарга ярдәм итәргә алындылар. Сәгать дигәндә сарык һәм тана, бозауларны җыйнап та алдылар, әрҗәгә дә төяделәр. Кибет бикле булса да, аракычы Зина карчык җиңел кулдан гына аларга аракы сатып, шуны күтәреп ята иделәр, яннарына милиция машинасы килеп туктады. Аннан башта берәү төште. Салмыш кыяфәтле, озын әрдәнә буе бу каланчаның, ягъни участок милиционеры капитан Зарипов икәнлеген, халыкка бәла, иленә имгәк булуын урыслыкка төшкән чуашлар яхшы белсәләр дә, йөзеннән татарлыгы аңкыган шушы җәфаны бакыр бозау артыннан Агыйделнең аръягына килгән өч юлаучыбыз авыз ерып каршы алдылар. Ни булачагын чамалаган, Каланча Зариповта бармак башлык та иман әсәре юклыгына шикләнмәгән мужиклар тизрәк моннан таю ягын карадылар.
— Һо!.. Үзебезнең егетләр икән!— диде, татарчалап иркенәеп һәм аларны зурлап каршы ала барган Сабир. Әмма Каланча Зарипов аны үтеп китте дә, төркемнең уртасына килеп, кобурасыннан пистолетын чыгарды, аны һавага күтәреп:
— Атам, кулларыгызны күтәрегез!— дип җикерде.
Нәрсә уйларга белмәгән Сабир:
— Ягез әле, егетләр, шаяртмагыз!— дип авызын ерган иде дә, Каланчаның үз туксаны өстен чыкты:
— Атам, ике әйттем юк!— диде дә, чыннан да күккә төбәп атып җибәрде.
Армия хезмәтен үтеп, бер генә дә мылтык атып карамаган һәм аның тавышын гомергә дә ишетмәгән өч татар, алар яныннан китәргә өлгерми калган биш урыс мужигы пычрак җиргә ятарга мәҗбүр булдылар.
Зарипов арадан иң кечкенә гәүдәле Мөдәрриснең сыртына шакшы итекләре белән алагаем китереп басты һәм:
— Селкенәсе булма! Барыгыз да кулга алынды!— дип әмер бирде.
Бу вакытта аның күзләре әле яңа гына бушатылган шешәгә төште. Хисмәтнең машина кабинасы ишеге ачык, шофер утыргычына гәҗит кенә җәелсә дә, тезелгән ризыкның шактый мулдан булганлыгы, кызыл помидор, сөяк-санак, консерва савытларыннан беленеп тора иде. Бу шешәләргә күзе төшкәндә Зариповның ачуы көтелгәннән дә артыграк кабаруын белмәгән Сабир теленә килергә маташып карады. Әмма шунда ук бәлагә очрады — итек астында калды. Зарипов аның саен кычкыра бирде:
— Закон минем кулда! Аттым-үтердем, бетте-китте! Качарга маташканы өчен дип кенә рапорт язам да...
Аның болай сөйләве хәерсезлек билгесе булганлыктан, Хисмәт, моны аңлаган хәлендә, бер дә аваз чыгармый ята бирде. Ярый әле авызына теге “шайтан суы”н капмаган иде. Исерек хәлдә руль артына утырган дип аңа бәйләнә алмаячаклар инде! Әмма кем белә? Әнә ничек кыланган була бит! Таптый-сыта. Мондый адәмдә иман буламы соң?
9
Чистай зинданында төн уздыручы тоткыннар иснең авырлыгына, милиция кавеменең миһербансызлыгына зарлана алмадылар. Боларны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул иттеләр. Иртәгә нәрсә булачагын күз алларына китерә алмый иделәр. Хисмәтнең фикеренчә, бәлки аларны тыныч кына җибәрерләр дә иде әле. Әмма бөтен эшне Сабир бозып ташлады. Бер танасы башы-аягы белән жәлке идеме инде? Өстеңә хәерсез милиция китереп баскач, аның белән генә котылсаң да ярар иде, юк шул. Адәм баласының күрәчәге маңгаена язылып куелган, диләр. Шулайдыр шул, шулайдыр!
Милиция идарәсенә, тикшерү шарты дигән булып, юлаучыларны китереп, кәгазь тутыра башлаганда, арада олы погонлысының машина әрҗәсенә тәрәзә аша гына күзе төшкәнлеге, андагы тананы калдырсалар, эшнең еракка китмәслеге билгеле булды. Әмма дә Сабир күтәрелеп бәрелде, белер-белмәс урысчалы кеше үзгәрде дә китте:
— Не имеешь право, не имеешь право!— диде кат-кат.
Ә теге олы погонлы адәм милиция башлыгы булып чыкты, майор.
— Что тычешь?— ди бит, ә Сабир:
— Кем төртә әле? Кто тебе тыкнул?— ди.
И киттеләр, и киттеләр. Сабирның ике ягына ике милиционер килеп ябышып, тынычландырмакчы булган иделәр, бар шул гайрәтле кешеләр, аларны җилкәсе аша гына чөеп җибәрмәсенме! Олырак гәүдәлесе киштәлек өстенә барып төште, икенчесе — милиция майорының өстәленә. Киштәлек тә, өстәл дә — челпәрәмә, коймак урынына гына изелделәр дә, чыра кебек чәрдәкләнделәр.
Китте тунаш, китте дөмбәсләш. Каяндыр унбишләп милиция әһеле пәйда булды. Сабирны да, аның һичбер сулышсыз утырган юлдашы Хисмәтне дә, авызы ачылып, хәйран хәлендә почмакка сеңгән Мөдәррисне дә сөлләделәр һәм, анадан тума шәрә калдырып, салкын, бозлы зинданга кертеп ташладылар.
— Ерткычлар!— дип үкеренде мыскылланган Сабир.
— Кабахәтләр!— дип сүгенде күгәреп каткан Хисмәт.
— Үтерделәр!— дип елады зәңгәрләнеп беткән Мөдәррис.
Бәхетләренә зиндан эче ярым караңгы һәм алай бер-берсенең хәлен алар күрми, җимерек һәм канлы чырайларын, изелгән авыз-борыннарын сизенми, тик богаулануларыннан соң авыртып калган кулбаш һәм аякларының авыртуларыннан гына ыңгыраша иделәр. Озакламый арып-талып йокыга киттеләр. Әмма зиндан боз кебек иде. Йокылары тирән булуга карамастан, ярты сәгатьтән соң өчесе дә туңып уяндылар. Ни хикмәт, һичбер җирләре авыртмый, җаннарын гына туңып үлү куркынычы биләп алган, булган хәлләрдән соң башлары тәмам айнырга өлгергән иде. Ә бу вакытта милиция әһеле исерешеп беткән булып чыкты.
Мөдәррис түзмәде, ишеккә барып ябышты:
— Үтерәсез, чыгарыгыз моннан! Үтерәсез!
Аның сүзләрен һәм дөбердәтүен ишеткән кеше булмады. Әмма Мөдәррис аның саен катырак сүгенә һәм шашына барды. Ул чыгырыннан чыкканга карап, иптәшләренең дә түзәр әмәле калмыйча, сөякләренә кадәр шалтыр-шолтыр калтырана башладылар. Сабир түзмәде, ишеккә китереп типте. Аллаһының биргән куәте белән зиндан ачылырга тиеш иде. Әмма ишеге селкенеп тә карамады. Тәмам шашынудан соң табигатьтә дә шулай, нәкъ адәм холкындагыча, аңа тынычлану иңә. Тоткыннар да тынып, бер-берсенә таба елыштылар. Шушында гына алар үзләренең зур бәлагә дучар булуларын төшенделәр.
Адәм баласы үзенең кемлеген җәбергә таргач кына аңлый башлый шул ул. Кешенең кешедә һичбер эше юк. Әмма дә кеше кешедән башка яши дә алмый. Адәмне бәхетсез иткән замана тәгәрмәче башлар өстеннән генә түгел, бәгырьләрнең нечкә кылларын өзеп, сафлыгын таптап үтеп китә. Шундый вакытта үзеңнең рухи ныклыгыңны җыйнасаң, чын кеше буласың инде, анысы!
10
Юл үзенең авырлыгы белән түгел, уй-хәсрәте белән изде. Сабир машина әрҗәсендә, көзге салкын һәм өстән явып торган юеш карга карамастан, аягы сынык сыңар бозавын кочаклап, елый-елый кайтты. Аңа илнең хәерсезлеге, дөньялыкны гаделлек иясе Аллаһы тәгаләнең ташлавы аермачык булып ачылды. Ул хәзер һичнәрсәгә һәм һичкемгә ышаначак түгел иде. Күз алдында вакыт-вакыт базарда ит сатучы теге мишәр пәйда булып, мыскыллап көләдер сыман тоелды.
Аларны зинданнан иртәнге якты белән чыгардылар. Милиция идарәсенең ишек алдында торган машина әрҗәсендә аягы сынган сыңар бозау һәм әнчек эт, аның көчекләре калтыранып ята иделәр. Калган мал-туарның кайдалыгын белергә мөмкин иде дә, әмма:
— Болай җиңел котылуыгызга сөенегез!— дип Зарипов куркытып әйткәч, суд юлында йөрерлекләре дә калмаган юлаучылар моннан тизрәк чыгып таярга кирәклеген төшенделәр. Аларны мыскыллап әрҗәгә ташланган әнчек эт балалары сыңар бозауның сынган аягыннан аккан һәм инде укмашып өлгергән канын ялыйлар иде. Инде яшәү өметеннән ваз кичкән бозауның күзләре зур ачылган, салкыннан һәм сынык аягы авыртудан ул да калтырана, борынынача юешләнеп яше ага иде.
Чистай милициясенең мондый башбаштаклыгы котларын алганлыктан, җитмәсә сөякләренәчә катып зинданда уздырылган төннән соң хәлсезләнеп калган Сасмак ирләре акылсызлык бәласеннән хәйран иделәр.
— Кая документларыгыз? Бу бозау-сарыкларны урлагансыз!— дип, күзләрен дә йоммый гаепләүләре, милиция кавеменең сүзләрендә аз булса да хаклык булырга мөмкин түгеллеген дәлилли иде.
— Сатып алдык, нинди документ инде ул тагын?— диярәк, Сабир кайнарланып маташуының ахыры зиндан белән тәмамланганын үз җилкәсендә татыганлыктан, кайтарып кабат сүз башларга кыймады. Хисмәт тә, Мөдәррис тә андый батырчылыкка җөрьәт итмәделәр. Әмма дә акчаларының суга агуы аларның җаннарын әрнетә, үзләренең дөреслеген раслый алмаячаклары чарасызлык белән гаҗизли бирде.
— Безнең бозау-сарыкларны кая куйдыгыз соң?— диде, шулай да Сабир үзендә көч табып.
— Конфискацияләдек!— диде милиция сержанты, олы авызын колагыннан арырак ерып.— Нишләтик башкача? Законы шундый!
— Үз абзарларына кайтарып япканнардыр әле!— диде Мөдәррис, бу сүзләрен тегенең ишетеп алуыннан өркеп, ярым пышылдап кына.
Әмма сержант әллә кайсы колагы белән шәйләп өлгерде һәм, мыскыллап:
— Суеп ашадык!— диде дә:— Элдерегез моннан җәтрәк!— дип киңәш бирде.— Юкса тагын кертеп ябабыз! Болай судсыз-нисез котылуыгызга рәхмәт әйтегез! Һәркайсыгызга кимендә унбишәр ел төрмә срогы елый!
Аның бу сүзләре кайнап чыгарга мөмкин булган Сабирның соңгы тамчы кодрәтен алды. Хисмәт һаман да машинасында казынды. Тегесен-бусын җайлагач, “Газиг”ы теләр-теләмәс кенә, көчләнеп маташкач, кинәт кабынып китте.
— Бензинга кадәр сыгып бетергәннәр!— диде Хисмәт.— Тулы бак иде!
Әмма ул ялгышты. Багы тулы түгел, яртылаш кына иде. Бензинны милиция шоферлары алып бетерәчәген ул инде төнлә ничәмә кат юлдашларына искәртте. Бу юлы шуны раслап кына әйтте, шигенең дөреслеге ачылсын өчен!
Юлда аларга мөгезле эре терлек төягән машиналар ике тапкыр очрады. Аның саен өчесенең дә бәгырьләре ертылып, җан сүрүләре бүселеп алды. Алар да шулай хәерле юлга чыккан иделәр бит, аларның да бәхете камил иде. Әмма ни мәгънә? Минут эчендә адәм баласының аягы таеп китәргә, ул баштүбән килеп төшәргә, харап булырга мөмкин. Бәла — аяк астында, анда салам җәелмәгән. Чамалап кына атлаганда да бик таманга туры килә бу тормышта! Ә чама белән йөрмәгән иделәрме соң? Бик чама белән генә, җаен-җайга туры китереп, әмма таралды да китте, бүселде дә бетте бәхетләре.
Сабир нәрсә генә дип уйларга да белми иде. Бәхетен сыер сөзгән авыл агае салкын көзнең ул мәгънәсез минутында бу дөньялык йөзендә бер дә гаделлек юклыгын күңеле белән тойган, акылында аңлаган, үз күзе белән күргән һәм аңа каршы бер генә дә, мыскал кадәрле генә булса да эш майтара алмаячагыннан хәйран иде. Элек хет ичмасам партия бар иде, ул гүяки дәвернең намусы һәм вөҗданы буларак аңлашыла һәм үзенең “дөреслек” кылычы белән һәртөрле хәшәрәтнең муенына чабарга мөмкин иде. Һәрхәлдә Сабир үзе коммунистлар партиясе әгъзасы булмаса да, аны шулай дип тоя һәм белә иде. Ул вакытларда начальник-чиновник ишеләр дә ул партиядән котлары очып, әллә кем булып китә алмыйлар иде шул. Партиянең күзләре күпне күрә, колаклары ерактан ук ишетә иде. Ә хәзер, менә аны алып ташладылар да, кем гадел хөкем йөртә, кемгә таянырга?
— Аллаһы тәгалә!..— Сабир гомере буе Аллаһының барлыгына ышана һәм хәтта дуңгыз булып исергәнендә дә гамәлендә аңа таяна иде.— Ә ул — еракта, теге дөньядан хөкем йөртә! Ә бу дөньяда, бүген, хәзер кирәк иде ул!
Аның телендә һәм уенда сатаналык юк иде. Ул инде зинданда ук Аллаһы тәгаләне кат-кат теленә алды. Нәрсә хакында әйткәннәрен иптәшләре генә түгел, милиция идарәсенең баскыч төбендә бер-бер артлы тәмәке пыскытып торган теге сержант та аңлады. Вакыйга һаман да шул, темасы да иске иде.
— Нәрсә?— диде аңа ул сержант.— Аллаңны чакырасыңмыни? Бар-бар, чакыр, синең кебек исерекләргә исе китә инде аның!
Сабирның мыскыллануы йөзенә тулды. Менә хәзер ачуы кайнап чыгар да, сержантны бугазлап алыр һәм буып салыр сыман иде. Әмма, Хода рәхмәте, Сабир ачуын эченә йотты. Шунда Хисмәт, бәладән башаяк диярәк, кабынып киткән машинасына куанып, аны җылытып та тормастан:
— Төялегез, егетләр!— дип әмер бирергә һәм “Газиг”ын кузгатырга өлгерде. Сабир, машинаның әрҗәсенә сикереп менеп, сынык аяклы сыңар бозавы өстенә ауды. Мөдәррис инде кабинага чумарга өлгергән иде. Сабир мыскыллануыннан елап җибәрде һәм, сынык аяклы сыңар бозавын кочаклап, тизәкле, пычрак, юеш әрҗә төбендә утырган хәлендә калды. Сынык аяклы сыңар бозауның башы аның тезләрендә, күзләре күзләрендә иде.
Юлда хәерле кешеләр очрамый калмый. Машинасы җылынып җиткән Хисмәт бензины бетеп килгәнгә борчыла иде. Якын-тирәдә генә ягулык алырлык заправкалар күренмәде. Очрый калганда да, кесәләрендә бер тиен акчалары калмаганлыктан, бензин салдырырга мөмкин түгел иде. Милиция кавеменең шушы кадәр дә явыз һәм ерткычларча талаячакларын электән ишетеп белгәнлектән, Хисмәт эшнең шушы килеш җиңел генә тәмамлануына сөенергә тиеш булса да, татарлыгы йөзенә бәреп чыгып, ачуыннан:
— Кабахәтләр!— дип куйгалады. Инде бензины тәмам бетеп, Чистай-Казан юлы өстендә, Ырынбург трактының шәрә кырында “Газик” тукталып калды. Бәхетләренә артларыннан килеп чыккан машинада килүче шофер аларны узып китмәде, кабинасыннан елмая-елмая төште.
— Нәрсә, абзыйлар, ватылдыгызмы әллә?
— Бензин бетте шул, энем!— диде Хисмәт, аңа исәнләшеп кул суза-суза.— Монда заправка да күренми!
— Ә-ә, юк ул монда. Чистайга кергәндә бар иде, эшли торганы хәзер Казангача очрамаячак инде! Нишләрсез икән?— дип, “Газик”ның бензобакгына иелеп, төрткәләп алды. Шыр буш булганлыгы колакка ишетелеп тора иде.
— Син, энем, мөмкинлегең булса, булыш инде?— дип үтенде аннан Хисмәт.
— Ярар, абый!— диде егет, һичбер ялындырып тормыйча.— Миндә бер канистр бензин бар иде. Кара көнгә калсам дип алынган. Юлда ни булмый, үзегез дә беләсез!

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.