Latin

Бабурның Су Краны

Общее количество слов 327
Общее количество уникальных слов составляет 243
45.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Казандагы Хушбуй институтында тозлы җыелмалар бүлегенең мөдире булып эшләүче Бабур Мөхәммәтов гадәтенчә югарыларга зар белән йөрергә ярата икән. Әле бу эше килеп чыга, әле икенчесе дигәндәй, хәзер директор урынбасары Зөлфәт Гайниевичның ишек төбенә килеп баса. Рөхсәт ителүгә, кереп тә утыра, кулындагы кәгазен суза. Ә Зөлфәт Гайниевич, аның гадәтен яхшы беләрәк, шаяртып хәлен сораштыргалый.
Бу юлысы Бабур әфәнде үзенең бүлегендә эшләүче галимә Хәнисә Фоатовнаның илле яшьлек юбилее уңаеннан югарыларның фатихасын алырга дип тәбрик хаты әзерләп керткән. Зөлфәт Гайниевич аңардан:
— Бүләкнең яхшысын аласыздыр инде?— дип сораган.
Бабур әфәнде, институтта түләнүче хезмәт хакының күләменә зарланып:
— Безнең акча белән бәдрәфкә дә кереп булмый!— диярәк, кимсенеп җавап биргән.
Зөлфәт Гайниевич мондый үтә беркатлы һәм мыскыллы сүзләр ишетермен дип көтмәгәндер инде, беразга телсез калган. Чама хисенең нәрсә икәнлеген яхшы белгән Бабур әфәнде, сөйләшүне тизрәк сазлыктан чыгарып, тигез җирдән атлатырга теләүдән, ярым акланган тавыш белән:
— Өйдә су краны ватылган иде, яңасын алырга керсәм — мең ике йөз сум тора, акчам җитмәгәч, чыгып киттем!— дип, тагын тормыш авырлыгыннан зарлануга күчкән.
Зөлфәт Гайниевич:
— Әллә артык кыйммәтлерәгенә кызыктыгызмы? Италиядә эшләнгәндер ул!— дип, Бабур әфәндене бераз бутап аласы иткән.
— Юк ла инде,— ди икән Бабур Мөхәммәтов.— Бездә эшләнгән. Мәскәүнеке. Краны да берәү генә. Уңга борсаң — кайнар су, сулга этсәң — салкыны, уртада күтәрсәң — җылымса итеп ага. Яхшы кран! Бер дигән,— дип, тагын да зарлану тавышына күчә барганда, Зөлфәт Гайниевич:
— Ә сез гадиен генә алып куегыз. Җитмеш биш сум гына тора. Йөз егерме биш тәңкә саф экономия булыр,— дигәч, Бабур әфәнде беразга каушап калган һәм, кабат зарга күчеп:
— Озакка чыдамыйлар шул. Искесенең теге-бу өлешләрен дә алыштырып карадым. Барып чыкмады,— дип, килешмәвен белдергән.
Зөлфәт Гайниевич тагын:
— Ә сез аны төбе белән алыштырмагыз, боргычлы урынын, вентилен генә яңартыгыз!— дип киңәш биргән.— Анысы аның бөтенләй дә унбиш сум гына тора. Берьюлы мең бер йөз дә сиксән биш сум саф табыш! Ә сез, акча, дисез! Уйлап карагыз: мең биш йөз сиксән сумнан артыграк керем! Шунда ук Бохара әмире Заһретдин Бабурга әверелеп китәчәксез!
“Әмир” дип күтәрүләренә сөенгән Бабур әфәнде горур гына ишеккә таба юнәлгән.
Сентябрь, 2002.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.