Latin

Азат Булмасак Артык Булырбыз...

Общее количество слов 5517
Общее количество уникальных слов составляет 2520
28.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
43.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
50.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Киләчәкне фаразлаучы галимнәр узган гасырның җитмешенче елларында ук инде, фәнни алымнарга нигезләнеп, дөньяда милли, дини, социаль һ.б.ш. каршылыкларның торган саен тирәнәя барачагы, ахырда моның цивилизацияләр көрәшенә китерәчәге, моңарчы күрелмәгән зур дөнья сугышы кабыну ихтималы турында сөйли башлаганнар иде. Ул чакның тук һәм тыныч шартларында, тулаем тормыш көн саен гел яхшыга үзгәреп торганда, бу куркынычлар фантазия генә булып тоелса, менә хәзер инде без шуларның реаль гәүдәләнеш ала баруына шаһит булдык.
“Кайнар нокта”ларда барган вакыйгаларга, эре террор актларына караганда, дөресрәге, аларны политик күзлектән чыгып бәяләүгә караганда, иң зур көрәш ислам дине хакына (яки аңа каршы) алып барыла кебек. Ислам цивилизациясе белән христиан (көнбатыш) цивилизациясе арасында чишелгесез каршылыклар упкыны тирәнәя бара кебек. Дин факторына “ярдәмгә” күпмедер дәрәҗәдә милли фактор, этник интереслар килеп кушыла, – һәм менә ул, тыныч юллар белән һич игә килми торган “беренче номерлы дошман” – “боевиклар”, “экстремистлар, “халыкара террористлар”, “исламистлар”, “фундаменталистлар”... Шуларны авызлыклау өчен инде теләсә нинди агрессия дә, теләсә нинди башка бик каты чаралар да урынлы... Билгеле ки, иң башта алар үзләре тик кенә тормый. Нью-Йоркта ике небоскребны җимергәннәр икән әгәр, Гыйрактан торып массакүләм юк итү чаралары куллану белән янаганнар икән, яки Россиядә торак йортларны шартлатканнар икән – террорга каршы аның үзеннән дә хәтәррәк көч кулланмый мөмкин дә түгелдер шул... Террор чыганагы булган чит илгә басып керүләрдән тыш, һәркайда полиция көчләре ныгытыла, тоталь контроль чаралары куллану көндәлек тормыш нормасына әверелә, һәм, көнбатыш цивилизациясенең иң зур казанышларыннан берсе булган демократия әкренләп-әкренләп ниндидер бер “режим” формасына керә бара. Югары политик даирәләр нинди генә аңлатмалар кулланмасын, массакүләм халык аңында – барысына “ислам” гаепле. Ә ислам – ярты дөньяның изге дине, аны берничек тә тыю яки бастыру мөмкин түгел... Димәк, конфликтлар йомгагы һаман алга тәгәрәп, һаман саен зурая гына барачак... Алда әйтелгән шомлы фаразларның чынга ашып килүе – котылгысыз процесс... Янәсе.
...Әмма, шул ук вакытта, диннең яки шундый башка берәр идеянең тарихта төп этәргеч көч булмыйча, өскорма гына булуы, аның астында һәрвакыт күпкә саллырак, реальрәк нәрсә – базис дигән материаль фактор ятуы, конфликтларның төп асылын шуннан эзләргә кирәклеге никтер игътибардан читтә кала шикелле...
Я ачлык, я сугыш, я алгарыш...
Зур сугышларның яки конфликтларның, конкрет шартларда нинди генә формада булмасыннар, бер универсаль, нигез сәбәбе бар, ул – халык тыгызлану, русча перенаселение дип атала. Базис – менә шул. Шуңа бераз аңлатмадан башлыйм әле. Мисал өчен, борынгы дала халыклары монголлар, һуннар, төркиләр, күчмә көтүчелек белән яшәп, бер-ике йөз ел эчендә шактый үрчеп, терлекләре белән тирә-юнь җирләрне ашап-таптап, такырайтып бетерү дәрәҗәсенә җитә торган булганнар. Шуннан соң инде аларга я үзара рәхимсез сугыш-кырылыш оештырудан, я бүленеп чыгып, олы яу булып билгесез чит җирләргә күченеп китүдән башка чара калмаган. Утрак тормышлы, игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнүче Европа һәм Россия халыклары да, әкренрәк темп белән булса да, иксез-чиксез тоелган урманнарны басуга әйләндереп, азмы-күпме яраклы җирләрне кишәрлекләп бүлеп бетереп, ахырда шул ук проблема – я үзара сугыш, я яңа җирләргә күченү проблемасы алдында калганнар. Мәңге дә шулай барып торыр иде, ләкин, бәхеткә каршы, халык тыгызлану абсолют нәрсә түгел ул, фәлән квадрат километрда фәләнчә кеше яши ала дигән закон юк. Бер үк җир мәйданында көтү куып йөрергә дә, аны сөреп иген чәчәргә дә мөмкин; шунда “үзе үскән” игенне генә җыеп алырга да, ашламалар сибеп, югары уңышлы сортлар кулланып шул ук җирдә берничә тапкыр күбрәк уңыш үстерергә дә мөмкин. Ниһаять, шул ук җирдә шәһәр төзеп, һөнәрчелек һәм сәүдә исәбенә халык тыгызлыгын йөзләрчә тапкыр арттырырга да мөмкин. Халык тыгызлыгы – чагыштырма зурлык: күчмә көтүчелек белән бер квадрат километрда бер-ике кеше яши ала икән, хәзерге заман шәһәренең шул ук мәйданында дүрт-биш мең кеше дә шактый иркенлектә яши.
Алгарышсыз, торгынлыкта озак яшәгән җәмгыять өчен сугышлар әһәмиятле бер сан регуляторы булып тора, без ул афәттән котылу мөмкинлегенә алгарыш, бигрәк тә фәнни-техник прогресс ярдәмендә генә ирештек. Әгәр алгарыш та, киңәеп таралу өчен яңа территория дә булмаса, сугышлар да озак булмый торса, – бу һич тә яхшылык түгел, – ул чагында сан регуляторы ролен хәерчелек, ачлык, коллык башкара башлый... Урта гасырларда Европада, мәсәлән, христиан дине золымы астында алгарыш мең елдан артыкка тукталып калган, шул ук вакытта, эффектлы оборона һ.б. саклану чаралары уйлап табылу аркасында, күпләп кырылышка китерә торган артык зур сугышлар да булмаган. Ә халык барыбер ачлыктан, чирдән, феодаль коллыктан кырылган, уртача гомер озынлыгы кырыкка да җитмәгән, халык саны мең ел буена бер чамада калган. Бары тик Америка ачылганнан соң гына, берәүләр яхшырак тормыш эзләп шунда киткән, икенчеләр чагыштырмача иркенлектә калган, бу исә ач-хәерче караңгылыктан чыгарга ярдәм иткән, ахыр килеп, Яңарыш чорына һәм индустриаль революцияләргә китергән. Икенче төрле мисал – Россия изүе астында калган татар-башкорт халкы: дүрт йөз елдан артык дәвердә чагыштырмача тыныч тормышта, әмма соң чиккә җиткән бөлгенлектә яшәү аңа бернинди милли-мәдәни үсеш тә, сан ягыннан арту да китермәде, кайчандыр бөек империя тоткан халык үзенең дөньяда бар икәнен белдерерлек тә дан-шөһрәт казанмады...
Шулай итеп, тарихта җәмгыять өчен өч төрле юл бар: я әледән-әле зур сугышлар, я җан асрау чигендәге бөлгенлек һәм торгынлык, я яңадан-яңа үсеш баскычларына күтәрелү, фәнни-техник прогресс. Бәхеткә каршы, без инде менә бик озак вакыт дәвамында соңгы юл белән барабыз. Фәнни-техник прогресс җирнең уңдырышын бик күпкә арттырды, товар эшләп чыгаруны бик нык җиңеләйтте, эшче кулларга зур ихтыяҗ барлыкка китерде. Җәмгыятьнең бөтен нигезе тамырдан үзгәрде: хәзер инде байлык табуның иң ышанычлы, эффектлы чыганагы булып сугыш белән яңа җирләр басып алу түгел, күрше халыкның байлыгын талау яки аны коллыкка төшереп үзеңә эшләтү түгел – ә яхшырак товар җитештереп, шуны киңрәк базарда сату тора башлады. Үтә дә рәхимсез, чит халыкны кырып бетерү сугышларына алмашка бик күпкә гуманлырак булган, яңа базарлар, йогынты сфералары һәм арзанлы эшче куллар яулап алу сугышлары килде. (Урта гасырларда Доннан Кавказга кадәр гаять зур мәйданнарда яшәгән төрки халыклар эзләре дә калмыйча кырып бетерелгән булса, мәсәлән, XX гасыр сугышларында дошман гаскәрләре чит илгә, кагыйдә буларак, фәкать “азат итү” идеясе белән генә керә торган булдылар.) Арытаба бербөтен дөнья базары барлыкка килү, кешеләрнең җир шарындагы теләсә кайсы ноктага искиткеч җиңел күченә ала башлавы зур сугышлар өчен иң соңгы сәбәпне дә бетергән кебек булды. Әгәр, әйтик, 30нчы елларда Германия җитәкчеләре тулаем җитештерү кризисына артык зур әһәмият бирмичә, алдагы экономик перспективаны чак кына аеграк фаразлый алган булсалар, Икенче бөтендөнья сугышын башлауның бөтен мәгънәсезлеген күргән дә булырлар иде бәлки... Ул сугыштан соң исә озын-озак елларга тынычлык урнашты, җирдә халык саны инде дүрт тапкыр артуга карамастан, тормыш дәрәҗәсе әкияттәге темплар белән югары үсте, һәркем тормышта үзенә лаеклы урынны чагыштырмача җиңел генә таба ала торган булды. Шуңа ярашлы рәвештә, үзара тыныч яшәү, гуманизм, кеше хокуклары, социаль гаделлек идеяләре киң таралыш алды, тәмам диярлек ныгып урнашты...
...Инде бүген килеп нәрсә үзгәрде соң? Нилектән тагы да глобаль конфликтлар куера, ниндидер үтә дә шомлы яңа зур сугыш куркынычы яный башлады?
...Ә нигез сәбәп шул ук – халыкның чагыштырма тыгызлыгы арту, перенаселение... Башкача әйткәндә, “артык кешеләр” барлыкка килү. Ул яңадан, яңа рәвештә әйләнеп кайтты. Ләкин, моны примитив аңлаудан сак булыгыз... Хәзерге һәм киләчәктәге “артык кешеләр”не сугыш аркылы физик яктан юк итеп тә, куып җибәреп тә булмый... Хикмәт шунда ки, моңарчы эшче кулларны комсыз рәвештә суырып алып кына торган фәнни-техник прогресс, үсә торгач, кискен бер сыйфат үзгәреше стадиясенә керде. Тулаем алганда, ул хәзер яңадан-яңа эш урыннары тудыруга түгел, ә аларны юк итүгә, тере кешене автоматлар һәм роботлар белән алыштыруга хезмәт итә. Мәсьәләгә төшенү өчен информатика һәм исәп-хисап сфераларын телгә алу да җитә торгандыр мөгаен. Индустриянең башка бик күп тармакларында да хәзер, фантастлар хыял иткәнчә, бер тишектән тимер рудасы кереп китә, икенче тишектән әзер машина үзе йөреп килеп чыга... Һәрхәлдә шуңа якын... Кешеләрнең артыкка чыгуы әлегә нык сизелми, чөнки автоматлаштыру арткан саен җитештерү күләмнәре дә арта бара: бер җирдә ун кешенең бишесе кыскартылса, икенче җирдә биш кешелек яңа эш фронты ачыла. Ләкин, күләм җәһәтеннән актык чиккә җиттек бугай инде. Һәр кешедә (гаиләдә) бер автомобиль бар диярлек, мәсәлән, икәве ник кирәк, тик анысы да байтак кешедә бар, ә өч автомобиль асрау – юләрлек билгесе буладыр... Телевизор, суыткыч, телефон кебек җиһазларны ремонтлау сферасы үлеп бара (ышанычлылык югары, ә ватылса, ватык блокны яңага алыштырып кына куялар); кәгазьне экран кысрыклап чыгара башлады, агачны, җитенне, мамыкны, сарык йонын алардан да яхшырак синтетика алыштыра – җитештерүнең тулаем тармаклары юкка чыгу перспективасы алдында тора. Электроника инде кеше акылы белән уңышлы конкуренция алып бара: башны никадәр горур тотсак та, кинода артистлар урынына да хәтта тере кешедән аергысыз виртуаль сурәтләр уйный икән инде, – югары интеллект өлкәсендә дә урынны роботка бушатырга туры килер ахырсы... “Артык кешеләр” әнә шуннан барлыкка килә... Әйткәнемчә, аларны хәзер пулеметтан кырып булмаячак, чөнки алар кайдадыр чит илдә түгел, чит милләттән түгел, ә үз арабызда... бишәүнең берсе, өчәүнең берсе... Ә еш кына хәтта бер кеше яртылаш “артык”... Яисә, иртән “кирәк”, кич “артык”... Мондый “дошман” белән көрәш, чыннан да мистик дәрәҗәдә шомлы булып күзаллана. Аның “сугыш” алымнары да үзенә күрә бик четерекле булыр шикелле... Каядыр басып керү, “яңа” җирләр “чистарту” – инде мәгънәсез эш, чөнки анда да шул ук кешеләр һәм роботлар күчеп урнашыр, ә асылда берни үзгәрмәс иде.
Процесс әле башлана гына. Тарих шуны күрсәтә ки, моңарчы булмаган, очрамаган өр-яңа күренешләр теоретик яктан тиеш булганча гына үсеш алмый, ә төрле ахмак тайпылышларга кереп, кайсыдыр дуамал лидерлар уйлап чыгарган ялган максатларга юнәлтелеп, кирәкле һәм тиешле булганнан уннарча-йөзләрчә тапкыр күбрәк корбаннарга китерүчән була. Тулаем дөньяда “артык” кешеләр күбәю, аерым регионнарда иске схема буенча җир, су өчен тартышлар кискенләшү – бүгенге, һаман арта барган киеренкелекнең объектив сәбәбе булып тора, чишеләсе проблема итеп тә нәкъ шуларга күрсәтергә иде. Ләкин, менә күз алдыбызда – мәсьәләне искиткеч катгыйлык белән “ислам һәм көнбатыш цивилизацияләре конфликты” дип игълан иттеләр, һәр ике як бик теләп дигәндәй шуны куерта, кыстап дигәндәй һәр кешене шул фронтның кайсыдыр бер ягына басарга үгетләү бара. Чынлыктагы милли, экономик, социаль каршылыклар, чишелмәгән кечкенә проблемалар ясалма рәвештә шул “дини конфронтация” төсенә буяла. Кичә генә әле “берни белмичә” үз халкының милли азатлыгы, социаль тигезлек, нормаль яшәү шартлары өчен көрәшкән кешеләр шул глобаль пропаганда тәэсирендә бүген үзләрен “җиһадчы”, потенциаль шәһит дип хис итә башлыйлар... Яки киресенчә, “христово войско” дип...
Ирек кенә изге максат...
Кайда да булса җир, су, байлык, власть һ.б. өчен бәхәс кузгала икән, күп очракта кешеләр турыдан-туры сәбәпне бөтенләй икенче бер сылтау белән алыштыралар. Киң таралган сылтау – күрше халыкны көферлектә, дәһрилектә яки динне бозуда гаепләү. Тарихта Мөхәммәт пәйгамбәр чорыннан башлап Гарәп хәлифәте төзелгәнгә кадәр барган олы җиһад шуның классик үрнәге булып тора: фәкать ислам динен тарату байрагы астында барган сугышларда гарәп аксөякләре ярты дөньяның җир-суын һәм байлыгын яулап алалар. Ә христиан илләре тарафыннан кылынган атаклы Тәре походларының асыл максаты – Европаны “артык” халыктан чистарту һәм беруңайдан Урта диңгез регионыннан гарәп һәм Византия сәүдәгәрләрен кысрыклап чыгару булса, дин әһелләре һәм власть ияләре халык өчен үтемле сылтау итеп “алла табутын дәһриләрдән коткару” максатын куялар... Тарих шундый мисаллар белән туп-тулы... Һәм, бүгенге көннәргә кадәр шул ук хәйләкәр алым дәвам иттерелә. Тулаем гына алганда, мәсәлән, Палестина-Израиль конфликты – җир һәм су өчен бара. Иран-Гыйрак сугышы – Тигр елгасы дельтасын бүлешә алмаудан башланды. Афганстандагы “мәңгелек” сугыш – өч эре этник төркемнең (пуштуннарның, үзбәкләрнең һәм таҗикларның) бер-берсенә баш бирмәве, бер хөкүмәт астында яшәргә теләмәве аркасында һич сүрелми дәвам итә. Әмма, ул максатларны телгә дә алмыйча, һәркайда бары тик “динне дәһриләрдән саклау” өчен, янәсе, “җиһад” сугышы алып баралар... “Ни өчен?”, “ни хакына?” дигән сорауларга җавап шул булса, “кемнәр?”, “кемгә каршы?” дигәнгә җавап – һәрвакытта да, һәркайда да бер халык, милләт яки этник төркем икенчесенә каршы даулаша...
Дини сылтаудан кала икенче урында идеологик сылтау тора, ләкин асыл максат ягыннан монда да шул ук күренеш. Иң саф интернационализм, бөтен дөньяда коммунизм тантанасы хакына көрәштә барлыкка килгән Советлар Союзы, ахыр нәтиҗәдә, искедән үк калган рус империясе өчен Германия, Польша, Румыния, Кырым җирләрен этник яктан чистартып, шулай иң кыргый рәвештә рус милләтенең “яшәү тирәлеген” киңәйтү эшен башкарды. Үз эчендә яшәгән дистәләрчә милләтне рус милләте тарафыннан йотылып юкка чыгу чигенә китереп җиткерде. СССР таркалгач эстафетаны кабул итеп алган бүгенге Россия, тыйнакка сабышып кына, экономик үсеш, илне алдынгылар рәтенә чыгару максатын күтәреп маташкан була, ә иң күренеп торган эше шул ук – Төньяк Кавказны этник чистарту, милли республикаларны гади Россия өлкәләре белән тигезләү, чит илләрдә яшәүче руслар өчен льготалы шартлар даулау, хәрби эскалациядән башлап мәдәният, мәгариф, матбугат сфераларына кадәр һәркайда – элеккедән дә катырак, инде ачыктан-ачык алып барыла торган урыслаштыру политикасы. Озакламый анысы да бер “якты истәлек” булып калыр шикелле мәгәр – чөнки әкренләп анысы да чыгышы белән рус булмаганнарны иң тупас рәвештә этник чистарту политикасы белән алышына бара...
Табигатьне алдап булмый, күрәсең... Бөтен тереклек дөньясында индивид белән индивид, төр белән төр, класс белән класс яшәү өчен үзара аяусыз көрәш алып бара икән, кешеләр дә әлегә шуннан ары китә алмадылар: кысрынкылык килеп туганда нинди дә булса төркемнәргә бүленеп бер-берсенең “бугазын чәйнәшү” гадәтен куа бирәләр... Патша Россиясе беткәч, “инородец”ларны һәртөрле хокуклардан һәм аз гына да властьтан мәхрүм итеп кыргыйларча изү политикасы инде мәңгегә артта калган кебек иде... Озак та үтмәде, элеккедән дә явызрак гыйфрит – фашизм калкып чыкты. Аны көчкә-көчкә җиңеп, тыныч тормышка чыккан идек – инде менә бүген Россиядә һәм Европада стихияле рәвештә иң тупас шовинизм чәчәк атып килә, кабат терелгән фашизм көннән-көн үсә бара... Ә бит болар барысы да яшь-җилкенчәк башында туган аң буталышы гына түгел, боларны яңа чорның яңа шартлары, объектив шартлары китереп чыгара...
...Икенче дөнья сугышыннан соң аеруча көчәеп киткән фәнни-техник алгарыш Европада һәм Америкада бик күп “ак”, ягъни физик көч сорамый торган, белем һәм интеллект таләп итә торган эш урыннарын барлыкка китерде. Әлегә алгарыштан читтә калып торган авыр, примитив, “кара” эшләрне башкару өчен исә артта калган Африка, Азия илләреннән иммигрантлар актив рәвештә җәлеп ителә башлады. Алар ул чакта үз илләрендәге хәерчелектән, ач үлемнән һәм коллыктан котылу өчен теләсә нинди пычрак эшне теләсә нинди түбән хакка эшләргә дә бик ризалар иде... Еллар үтте, хәлләр үзгәрде... Хәзер инде Англиядә, Франциядә, Германиядә, АКШта төпләнеп калган африкалыларның, гарәпләрнең, төрекләрнең, һиндләрнең балалары һәм оныклары аң-белем ягыннан ак тәнлеләрдән һич тә ким түгел, “ак эшләр” өчен конкуренция көрәшендә “абориген”нардан калышмыйлар. Ә элекке, төп ватаннарында – һаман да хәерчелек, ачлык, коллык, халык саны исә буын саен өч-дүрт тапкырга артуын дәвам итә: иң “кара” эшкә дә атлыгып торучылар көнбатышка таба һаман агыла тора... Бер үк вакытта, җитештерүдә автоматларга инде кеше катнашы торган саен азрак кирәк... Саф канлы французлар, немецлар, инглизләр үзләре дә кулга көрәк, лом яки носилка тотарга бик үк каршы түгелләр. Муллык шартларындагы интеллектуаль деградацияне дә исәпкә алсак, күбесе шуннан башкага яраксыз да бит әле, җитмәсә... – Билгеле ки, нәтиҗә озак көттермәде. Урамнарда “кара” халык вәкилләрен кыйнап-талап йөрүче неофашистик яшьләр төркемнәре күренгәли башлады, аннары тагы да бераздан, инде менә хәзер – Австриядә, Франциядә, Италиядә фашистик партияләр сайлаулар аша властька килүдән дә аз гына калдылар. Тагын шулай берничә ел “үсеш” – һәм килерләр дә бәлки... Матди яшәү чыганаклары буенча кысрынкылык, шулай итеп, котылгысыз рәвештә, кемнеңдер ихтыярыннан башка хәтта, үзара бүлгәләнү һәм дошманлашуны китереп чыгара.
Россиядә гадәттә шул ук хәлләр ун-унбиш елга артка калып һәм тупас рәвештә, көтелмәгәнчә кабатлана, бер башланса шаккаткыч тиз үсеш ала... “Такыр баш”ларның “кара”ларга каршы погромнары кайчан гына әле теоретик яктан да мөмкин түгел кебек иде; бүген инде аларны дәшми-тынмый гына дәүләт үзе “кадерләп үстерә” сыман. Әллә каян гына фашистик оешмалар барлыкка килде; аларга каршы закон да чыгарып карадылар, гамәлгә кертү генә барып чыкмады. Аның каравы, Краснодар краенда читтән килеп урнашучыларны (чынлыкта рус булмаган халыкларны) куып җибәрү турында үзләре чыгарган закон гамәлгә тиз керде. Ә Мәскәүдә “иногородец”ларга каршы милиция погромнарын шәһәр мэриясе үз указлары белән генә оештыра, закон-фәлән көтеп тормый...
Алар бәлки бүген-иртәгә үк Сталин чорындагыча иң кырыс депортациягә керешерләр иде, законын да үзләре чыгарырлар иде, ләкин, мәсьәлә гади генә түгел. Бер яктан, фирмаларга очсызлы эшче куллар кирәк, халыкка очсызлы контрабанда товарлары кирәк, болар өченгә иммигрантлар бик тә кадерле... Ә икенче яктан – чит-ятлар аркасында русларның үз эшче куллары очсызлана, кирәксезгә чыга, үз товарлары үтми... Экономик каршылыкларның этник каршылыкларга китерүе шул рәвешле көчәя генә барачак әле.
Анда шулай начар, бездә генә бар да яхшымы? – Әгәр мәсьәләгә берьяклы гына карап, “халыклар дуслыгы” турында гына сокланып җырлап торсак, бу һич тә дөрес эш булмас, экономикадан тыш, бүгенге шартларда һәр халык үзенең этник бөтенлеген саклау турында да борчылырга тиешледер. Хәерче илләрнең зур темп белән үрчеп торган “артык” халкын сыендырып тору инде байтактан бирле үсеш факторы булудан туктады. “Миграцияне көйләү” буенча дәүләт үткәрә башлаган кайбер чаралар ярыйсы ук акылга сыешлы. Һәр милләтнең үз суверен дәүләте булып, ул дәүләт шул үз милләтенең бөтенлеген, телен, мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү өстендә реаль күренеп торган эшләр башкармаса, милләтнең эшләп тапкан байлыгын “ашарга”, аңа үз яшәү рәвешен тагарга җыелучылар дөньяда һич бетеп тормас. Әйе, эш экономикада гына түгел... Ил өчен авыр сынау килгәндә, мәсәлән, чит-ятлар аның өчен үләргә дә әзер булып көрәшмәячәк. Киресенчә... Аннары, чит халыкларның менталитеты безнеңчә түгел: алар гадәттә әрсезрәк, тыйнаксызрак... Безнең кеше үз тормыш кирәген гомере буе казганып тапса, алар “умырып алу”, басып кереп урнашу, хәйлә белән эләктерү кебек “метод”ларны өстен күрәләр. Безнең кеше ун тапкыр рөхсәт сорап, унбиш тапкыр гафу үтенеп торганчы, алар инде кирәк җиренә менеп тә утырган була... Үзләрендә бәлки алай түгелләрдер, ләкин бит, чит илләргә халыкның нәкъ шундыйрак холыклылары сайланып чыгып китә... Саклану һәм чикләү чаралары кирәк, алга таба андый кирәклек зурая гына барачак, бу инде безнең теләктән дә, идеологик карашлардан да тормый.
Бәлки бөтен бәлаләр милләтләрнең гомумән булуындадыр? Аларның вакларын эрерәк милләтләргә куша барып, җирдә бер генә милләт ясарга кирәктер? Ә арытаба бердәнбер дәүләт төзергәдер? – Мәсьәлә гади булса, аны әллә кайчан чишеп, әзер рецепт табып, шуның буенча гына яшәрләр иде инде. Әмма, үсеш һәм стабильлек, бербөтенлек һәм күптөрлелек, үзаллылык һәм интеграция арасындагы капма-каршылыклар кайсыдыр бер якка гына мәңге дә чишелмәячәк, бу хәтта ки философиянең нигез ташларыннан берсе булып тора... Наполеон дөньяны бердәнбер дәүләткә берләштерү турында хыялланган... Совет идеологлары рус телле бердәнбер милләт ясау политикасын алга сөрделәр... Гитлер Германиясе “арий расасын” башкалар өстеннән хаким раса итеп кую өчен зур сугыш алып барды... Еврейләр гасырлар дәвамында “саф милләт” булып башкалардан аерымланып яшәргә омтылдылар... Берсе дә максатка ирешә алмады. Һәм бу бик яхшы, чөнки, күптөрлелек булмаса, бу хәл дөньяның гомуми корылыш законнарына каршы бер нәрсә булыр иде, кайчан да булса бер зур һәлакәткә генә китерер иде. Әгәр, мәсәлән, большевикларның “дөнья революциясе” чынга ашкан булса?.. Гитлер азаккача җиңеп чыкса?.. Күз алдына китерү кыен түгел. Яки, менә бүген Америка үзендә төрле халыклардан укмашкан җәмгыятьне “дөнья стандарты” итеп күтәрергә омтыла, яхшы да кебек үзе, ләкин, анда чәчәк аткан мораль деградация, максатсызлык, йөгәнсезлек кебек күренешләр арытаба һич чыгып булмаслык бер тупикка китереп җиткермәс дип кем ышандыра ала? Андый очрак өчен “запаста” башка нигезгә корылган җәмгыятьләр булырга тиештер бит... Узган гасыр башларында яшәешнең “Европа моделе” иң алдынгы булып килде, әмма соңыннан нәкъ шунда фашизм үләте калкып чыкты... Экономик үсештә исә Европаны дөньяның капма-каршы ягындагы, бөтенләй башка расадан булган Япония узып китте... Шулай итеп, берәүләр кинәт үсеш ала, алга чыга, ахырда үз мөмкинлекләренең чигенә җитеп, алдынгылыкны башкаларга бирә, дөньяның тулаем прогресс юлында башкалар лидерлык итә башлый. – Аерым дәүләтләр, аерым милләтләр, хәтта ки вак кына этник төркемнәр дә бу дөньяның бик тә кирәкле, яшәүгә тулы хокуклы состав өлеше булып торалар. Алар үзара аралашмыйча да яши алмыйлар, бергә кушылып бетәргә дә мөмкин түгелләр. Ничек шуларның янәшә тыныч яшәвен, аерым берәмлек булуын һәм бер үк вакытта тыгыз интеграциясен, этник яки дини “цивилизация”ләргә бүленеп яңа дөнья сугышына ташланмавын тәэмин итәргә – менә кайда иң төп мәсьәлә.
Һәр халыкның, шул исәптән Россиядәге татар, башкорт, чуаш, мари кебек “кече” халыкларның да мөстәкыйльлеккә, суверен дәүләтчелеккә хокукы бар дибез икән, без әнә шул нигез принциплардан чыгып әйтәбез. Безнең телләребез, гореф-гадәтләребез, раса һәм холык үзенчәлекләребез, аларның бервакытта да бетмичә саклануы һәртөрле экономик һәм политик максатлардан өстен. Дөнья үзгәргән саен яңа бер рәвештә калкып чыга торган геноцид, илдән сөрү, төрлечә дискриминация, погромнар, башка милләткә йоту күренешләре ахыр килеп безне теге яки бу рәвештә юк итә икән – бу тулаем кешелек цивилизациясенә каршы җинаять булачак. Дәүләтле халыкларның үз властен ныгытуга, башкалар исәбенә яшәүгә омтылышы, кайбер үрчемле халыкларның яңадан-яңа җирләргә таралып киңәюе – объектив чынбарлык, әмма мораль-этик яктан шактый күрексез гамәл булса, дәүләтсез халыкларның милли-азатлык хәрәкәте – һәр яктан акланулы, изге максатлы гамәл булып тора. Дөньяда туган яңа шартларның ни дәрәҗәдә начар һәм моңа кемнәр гаепле икәнен озак тикшереп тормастан, һәр милләт үзен-үзе саклау чараларын кулланырга тиешле. Беренче чиратта – мөстәкыйль үз дәүләтен булдырырга, булганын исә ныгытырга тиешле.
Бар да “халкым” дип тартыша...
Чыннан да, – җир шарында булып яткан хәйран хәлләргә һәм “кайнар нокта”ларга, хәрәкәттә булган политик көчләргә карасак – иң беренче урынны анда дини “җиһад”лар да түгел, иссез-төссез “халыкара терроризм”нар да түгел, ә конкрет формалы һәм максатлы милли-азатлык хәрәкәтләре алып торуын күрербез...
...Израиль һәм Палестина төбәгендә, мәсәлән, еврей халкының милли-азатлык хәрәкәте төп максатка – дәүләтчелек максатына иреште. Бу җәһәттән ул, әйтергә мөмкин, барлык башка шундый халыклар өчен үрнәк булып тора. Әмма, олы гарәп милләтенең “палестиналылар” дигән бер өлеше биредә ясалма рәвештә бик кадерләп саклана, үстерелә, коралландырыла, һәм менә инде, “икенче катлы” милли-азатлык хәрәкәте алып бара. Бөтен хәрәкәтнең иң төбендә исә кызу темплар белән арта барган халыкның җир-су, территория өчен дәгъвасы ята... Мәгәр тышкы яктан боларның барсын “ислам дине хакына җиһад” байрагы белән каплап, үтә дә “изге” төскә кертәләр. Каршылыклар шулкадәр тирән тамыр җәйгән ки, – инде гарәп һәм еврей территорияләре арасында тоташ стена коруга барып җиттеләр, ахырсы, мәсьәләне шулай чишүдән башка чара да тапмаслар... Биредәге “халыкара терроризм”га килгәндә, – анысы һич кенә дә бик югары үсеп глобаль масштаблар белән яный торган нәрсә түгел, – ә нибары шундагы конфликт утын кайнар килеш тотуга юнәлтелгән бер тактик чара булып тора.
...Афганстанда барган озын-озак сугышның тышкы сылтаулары булып төрле вакытларда “социалистик революция”, “совет агрессиясенә каршылык”, “саф ислам җиһады”, “халыкара терроризмны бастыру” торды. Шуларның барысы дәвамында ил аермачык рәвештә пуштун, үзбәк, таҗик төркемнәренә бүленеп, һәркайсы белән үз “ханы” җитәкчелек итте, бер “хан” икенчесенә баш бирмәде, власте белән бүлешмәде, гаскәре һәм коралы аерым булды. Әле дә анда ни үзәк хөкүмәт, ни американнар Кабул шәһәреннән ары чыгып коралсыз йөри алмый, “ханлык” эшләренә тыгыла алмый. Конфликтны чишүнең бердәнбер юлы, мөгаен, шул өч милләтнең мөстәкыйль дәүләтчелеген тануга кайтып калыр. Ә ерак киләчәктә, бәлки, ул милләтләр әле яшәп килгән төп “үз” дәүләтләре белән дә кушылырлар. Шул максат чынга ашса әгәр, кем анда тагы да ниндидер “социализм”, “җиһад” яки “терроризм” дип коралга тотыныр икән? Тотынса, аңа кемнәр генә теләктәшлек итәр икән?
Шул ук вакытта, Афганстанда “ислам җиһады” пропагандасы үз эшен яхшы гына үтәп килә... Шуның белән коткыланган татар-башкорт, уйгур, чечен һ.б. милләт егетләре үз илләрендәге милли-азатлык хәрәкәтеннән аерылып, асылда чит-ят халыкларның мәңге бетмәс талаш-гаугасына хезмәт итәләр...
...Кытайда уйгур халкының милли-азатлык хәрәкәте тоталитар дәүләт тарафыннан аяусыз бастырып тотыла, ә кайчандыр зур һәм куәтле, югары мәдәниятле булган милләткә кытайлылар эчендә йотылып бетү куркынычы яный. Тибет милләте, башка милләтләр белән дә шундый ук хәл...
...Һиндстанда, Филлипинда, Индонезиядә дини конфликтлар өстенлек итә кебек, ләкин ныклабрак карасак, аларда да кораллы көрәш алып барган “ислам” төркемнәренең асылда дәүләт тоткан милләттән аермалы башка бер милләт булуын күрербез...
...Югославиядә барган сугыш һәм конфликтларда шулай ук милли-азатлык хәрәкәтләре дини конфессияләр көрәшенә караганда өстенлек итте. Бер телдә сөйләшә торган серб, хорват, босниялеләр, күрәсең, аерым милләтләргә бүленүнең кайсыдыр стадиясендә торалар иде: социализм чорында аларны кабат берләштерү процессы барган булса, соңыннан килеп туган хәлләр арытаба аерымлану процессына көч өстәде. “Җиһад” биредә зур бер дәүләтнең вак-вак дәүләтләргә бүленүенә китерде. – Милли хәрәкәтләрне тәнкыйтьләгәндә еш кына әнә шул нәрсәне төп аргумент итеп китерәләр: янәсе, тулаем куәт ваклана, һәм бүленүчеләрнең барысы да тышкы агрессиягә, деградациягә дучар булалар... Менә, алайса, дөреслекне ачыклау өчен “тәҗрибә куяны” бар инде, күзәтеп карарбыз... Шуңа охшаш тагын бер үрнәк – Чехия белән Словакия бар әле тагын, артка киткәннәре һич тә сизелми әлегә...
...Испаниядә һәм Көньяк Франциядә басклар, Британиядә Төньяк Ирландия “католиклары” “халыкара терроризм”ның “классик” учакларын барлыкка китерәләр... Ләкин, әгәр бу дәүләтләрнең 60нчы елларда шактый уңышлы алып барган деколонизация политикасын тагы да дәвам итеп, көрәшүче бу милләтләргә мөстәкыйльлек бирсәң, мәсьәлә үзеннән-үзе бик тиз хәл ителмәс иде микән соң? Африканың азатлыкка ирешүе барлык яклар өчен бары файдага булды, ә нилектән, әйтик, басклар дәүләте төзелү шундый ук нәтиҗәгә китермәскә тиеш?..
...Яисә, ник Төркия, Гыйрак, Сирия, Иран җирләрендә бүлгәләнеп яшәгән көрд милләтен ниһаять мөстәкыйль үз дәүләтенә берләштерү дөнья өчен файда булмыйча, зыян булырга тиеш? Чит милләтне көч белән бастырып тоту, аны теге яки бу рәвешле изеп файда табу бүгенге дөньяда инде актуаль түгел бит... Эшне бары тик амбицияләр тоткарлыйдыр, күрәсең... Ә нәтиҗәдә гаять зур регионның нормаль юл белән үсеше тоткарлана...
...Төньяк Кавказ турында әйтәсе дә түгел... Әгәр андагы барлык милләтләргә чыннан да үзләре теләгән кадәр суверенлык каршылыксыз гына бирелгән булса, анда инде бүген киредән интеграция чамадан артып китмәсен өчен генә “көрәшергә” туры килер иде бәлки. Ә болай... Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Таулы Карабахта булган милли проблемаларны юри дигәндәй чишмичә саклау, конфликтларны тупас көч белән арытаба котырту “көчле яклар” теләгәннең нәкъ киресенә – бу республикаларны тагы да тупасрак көч белән этник чистартуга китерде. Бик озакка сузылачак үзара милли күралмаучылыкны тудырды. Хәзер инде элек мөмкин булган күп нәрсәләр мөмкин дә түгелдер. Ә бит югыйсә, бу халыкларның ара-тирә ызан өчен генә тартышып, тулаем алганда дусларча аралашып яшәве – гасырлар дәвамында сыналган күренеш иде. Өстәвенә, Кавказ таулары политик-экономик җәһәттән Россия ягына таба бик нык авыш иде. Ләкин нәкъ менә Россия милләтара каршылыкларны үзенең “геополитик интереслары” хакына дөрләтеп торучы ролен үтәде...
...Чечня азатлык игълан иткәч, бу ил җитәкчесе Җ.Дудаев үзенең гәзит әңгәмәләрендә Россия белән тигез шартларда дусларча мөнәсәбәтнең хәтта котылгысыз булуы, ирекле Чечняның Россиягә калкан һәм союзник булачагы турында еш сөйләп торды. Тик, сугыш чукмарларына бөтенләй башка нәрсәләр кирәк иде... Беренче сугышта вакытлыча җиңүгә ирешкән чеченнар инде төньяктан хаклы рәвештә бары тик агрессия көтеп яшәделәр. Шуннан саклану юлларын эзләп, “ислам дөньясына” йөз белән борылырга мәҗбүр булдылар. Нәтиҗә буларак, эчке политик көрәштә “исламчы”лар җиңеп чыкты, алар исә, илне ныгыту урынына, халыкның гореф-гадәтләрен “саф исламчага” үзгәртергә, һәр сферада үз диктатларын урнаштырырга тотындылар. “Җиһад” байрагын күтәреп, хөкүмәткә бәйсез рәвештә, хәрби төркемнәр белән Дагстанга үтеп керделәр. Кайбер җитди сәбәпләре дә булсын ди, ләкин, Россия бу вакытта нәкъ шуны гына көтеп тора иде бит... Кыскасы, милли-азатлык хәрәкәтенең “ислам җиһады”на үзгәрүе чечен халкы өчен һәлакәт, катастрофа булып әверелде. “Ислам дөньясы” исә Чечняны рәсми рәвештә, ягъни дипломатик яктан да якламады, танымады, корал һ.б.ш. хәрби көч белән дә җитәрлек ярдәм күрсәтмәде... Гыйрак җитәкчесе Сәддәм Хөсәен Чечня сугышының иң кайнар бер мәлендә Россиянең иң явыз сугыш коткычысы Жириновскийны кунак итеп ятты, Төркия милли хәрәкәтләрне үзара якламау турында Россия белән килешү төзергә ашыкты, башкалары нейтраль калды... Афганстан “талиплары” гына шактый “агрессив” булды, тик аларның үзләрендә дә сугыш җитәрлек иде: ярдәмнән дә күбрәк дәрәҗәдә, чеченнарны үз сугышларына җәлеп иттеләр шикелле...
Югарыда әйтелгәннәрдән төп нәтиҗәләр. – 1) Дөньяда милли һәм этник каршылыклар көчәя бара, һәм бу процессның нигезендә җитди материаль сәбәпләр ята. Дәүләтләр һәм милләтләр үз-үзләрен яңа “Вавилон мәхшәреннән” теге яки бу рәвештә сакларга мәҗбүр булачаклар. 2) Барлык “кайнар нокта”ларның диярлек нигез сәбәбе булып милли-азатлык хәрәкәтләре ята. Аларда булган чагыштырмача кечкенә каршылыклар куера барып дөньякүләм катастрофага әверелмәсен өчен, барыннан элек азчылык һәм изелгән милләтләрнең мөстәкыйль дәүләтчелеккә булган законлы таләпләре үтәлергә тиеш. 3) ”Ислам җиһады”, “халыкара терроризм” кебек төшенчәләр асылда башка төрле, экономик яки милли проблемалар тирәсендә барган реаль көрәшне кәкре көзгедә чагылдыра торган ялган терминнар булып торалар. Каршылыкка кергән якларны “цивилизацияләр сугышы” кебек коточкыч конфронтация өчен ике якка аерып туплау максатына хезмәт итәләр.
“Террор!” дип террорчылар шау куптара...
“Халыкара терроризм”ны фәкать буш куыкка кайтарып калдыру да дөрес булмас, әлбәттә. XIX – XX гасырларда ул “бөтендөнья коммунистик революциясе”нә кадәр үсеп җитеп, коточкыч казалар китергән иде. Аның белән гаять куәтле партияләр идарә итте... Хәзерге заманда ниндидер мифик “Бөтендөнья Ислам империясе” төзергә хыялланучы оешмалар барлыкка килгән икән, моны әнә шуның яңа “инкарнациясе” дип карарга кирәктер. Аның идеологик нигезе коммунизмга караганда да сыеграк, чөнки дин – асылда ышанулар, дөньяга карашлар сферасы ул, динне көч ярдәмендә тарату, дини власть урнаштыру шул ук диннең үзе тарафыннан ук хилаф эш дип таныла (“диндә көчләү юк, фәкать үгет бар...”). “Ислам империясе” дисең икән әгәр, аның өчен кулга дини китаплар тотып көрәшергә тиешледер, шундый юл белән дә бик күп кяферләрне мөселманлыкка күндерә торалар бит. Әгәр шулай ахыр максатка – бөтен дөнья халкын күндереп бетүгә ирешәләр икән, ихтыярлары... Чынлыкта исә, бердәнбер абсолют Алла идеясен күтәреп чыгуы белән прогрессив булган ислам дине тора-бара аерым кешеләр һәм төркемнәр интересына хезмәт итә торган бик күп үзгәртеп коруларга дучар ителде, бүгенге дөньяда аның ышандыру көче ул кадәр үк куәткә ия түгел. Аннары, дин үтә дә шәхси нәрсә бит ул, аңа ышану яки ышанмау, савап яки гөнаһ кылу өчен кешегә оешма нигә кирәк? Көрәш, бигрәк тә сугыш нигә кирәк? Тышкы каршылык, ислам динен тотудан тыю, дин тоткан өчен җәберләү булганда гына башка мәсьәлә, дин җиһадка бары шул чакта гына чакыра. Агрессив җиһадка исә аның үзендә үк урын юк.
Ислам байрагы астына халыкара берләшү – үзе яңа нәрсә түгел. Элек бервакыт ул бик тә изге максатка – христианнарның “тәре походларына” каршы хезмәт иткән иде. Россиянең колониаль агрессиясен тоткарлауда да исламның роле зур булды (зур уңышка гына ирешә алмады). Дөньякүләм фәнни, экономик һәм социаль революция чорында исә ислам (панисламизм) байрагы иске феодаль тәртипләрне саклап калуга юнәлтелеп, реакцион роль үтәде. Хәер, “җиһад”ның бу юнәлеше әле дә шактый актуаль... Иң якын тарихтагы, моңарчы күрелмәгән бөек фәнни-техник үзгәрешләр, “көнбатыш” товарлары, “көнбатыш” мәдәнияте, “көнбатыш”ча яшәү үрнәкләре ислам илләрендә яшәп килгән феодаль һәм ярымфеодаль тәртипләрне яңа бер көч белән җимерергә кереште, андагы югары катлам сыйныфларны фәкать “тигез хокуклы гражданнар” булып әверелү куркынычы алдына куйды. (Төркиядә инде тәмам шулай диярлек, Иранда әлегә исламчылар җиңде...) Американы, әйтергә кирәк, башлыча шуңа бик тә яратмыйлар, чөнки “көнбатыш”ның иң аргы башында Америка тора... Бүгенге халыкара “җиһад”ны хәрәкәткә китерүче иң зур көч әнә шуннан гыйбарәт. Аннан кала, “җиһад”ны аерым дәүләт, милләт дәрәҗәсендәге кечерәк (әмма аныграк) максатларга бик теләп җигәләр. Мәсәлән, Израильгә каршы көрәшкә... Исламчылыкның саф үз көче генә юньле-башлы бер сугышчан партия асрарга да җитмәс иде бәлки... әгәр нәкъ менә ислам дине таралган төбәкләрдә потенциаль яктан бик куәтле һәм күптөрле милли-азатлык хәрәкәтләре булмаса. “Җиһад”, бигрәк тә аның “халыкара терроризм” дип атала торган формасы шуларны үзенә авыштыру исәбенә “чәчәк ата”.
Терроризм, кайсыдыр оешмалар тарафыннан тактик юл итеп алынганчы, шулай ук милли-азатлык хәрәкәтенең чарасыз бер көрәш алымы булып торды. Әгәр изүче дәүләт кече бер милләтне көчлек белән үз ватаныннан сөрә икән, әйтик, монда террор белән каршылык күрсәтү табигый бер ысул булып әверелә (кырым, чечен-ингуш, калмык халыкларын депортацияләүгә каршы, ягъни террорга каршы террор шактый көчле булган, билгеле сәбәпләр аркасында гына без ул турыда аз беләбез). 1945 елдан соң Балтыйк буе илләрендә, Украинада хәрәкәт иткән “урман туганнарының” да төп алымы террор иде, хәзергечә әйткәндә, ә чынлыкта – диверсияләр иде. Чечня сугышы үзе бик зур бер дәүләт терроры булып тора, һәм ул террорга каршы да террор кулланыла, билгеле...
...Аерым-аерым караганда – Кизляр милициясен басып алу гел дә террор түгел, нормаль бер сугыш эпизоды иде, чөнки милиция Чечня сугышының иң актив хәрби көче булып тора... Буденновскийдагы хәлләр, тыныч халык җәлеп ителгәнгә күрә, чыннан да террор дип саналырга хаклыдыр... Моздоктагы госпитальне шартлату – Россия гаскәрләренең шундый ук эшләренә адекват җавап булырга охшый... Грозныйда колониаль идарә бинасын шартлату – хәрби диверсия әлбәттә, “законлы” сугыш алымы... Мәскәү йортларын шартлату – максатчан оешма терроры булмыйча, шуны кылган аерым кешеләрнең шәхси эше булып чыкты... Теоретик яктан, сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең кара үчкә бирелеп тагы да күбрәк эшләр майтаруы да бик ихтимал иде әле... “Норд-ост” вакыйгасы – әгәр чыннан да шартлаткан булсалар, чып-чын террор булыр иде, ләкин шартлаткыч шнурын берсе дә тартмады, соң чиктә шул эшкә дә хәлләре калмау бик сәер, бәлки андый максатлары баштан ук булмагандыр... Террор белән янау гына булды бугай ул... – Кайда соң биредә дәүләт политикасына, дөньякүләм политикага сәбәп булырлык шулкадәр зур “халыкара терроризм”? Милли мәсьәлә дөрес хәл ителгәндә гомумән берни дә булмас иде, ә булган кадәресе – Мәскәүнең үзендәге көндәлек җинаятьләр хроникасы яки көнкүреш аварияләре кадәр дә тартмый түгелме соң?..
Иллә мәгәр, Россиянең сугыш чукмарларына “халыкара терроризм” алланың рәхмәте кебек булды, шуңа аркаланып, алар хәзер илне ашкынып кораллану, хәрби эскалация юлына яңадан кайтарып керттеләр. Аңынчы Россиягә һичнинди тышкы агрессия янамый, тулаем сакланырга атом коралы бар, зур армия тоту гел дә кирәксез кебек иде – Чечнядан “басып алучылар” да әйтерсең лә гариза буенча керде, шул көе калмасын берүк дигәндәй, торак йортлар да “бик вакытлы” шартлатылды... – Советлар Союзын нәкъ әнә шул политика, чамадан тыш кораллану бөлдергән булса, аның халкын да шул ук явыз хәерчелектә яшәткән булса – Россиянең дә киләчәге шуның белән билгеләнә башлады менә... Туннель очында яктылык күренер диләр иде, күренә башлады, әйе...
Ә дөньяда булган күп кенә террор актлары Израильгә каршы гарәп террорына карый... Ышаныч белән атап әйтерлек бер зур халыкара террор, ул да булса – Нью-Йорктагы Халыкара сәүдә үзәген шартлату. Аның артында “Әл-кагыйдә” халыкара оешмасы һәм талибаннар тора, – менә шуларны җәзага тартырга кирәк иде, һәм бу эш эшләнде. Дөньяны “халыкара террор” алымы белән яулап алырга яки үз ихтыярына буйсындырырга омтылучы җитди оешма башкача юк... “Халыкара террор” турындагы бик нык күпертелгән тәгълимат исә бүгенге көндә икенче, “прикладной” максатка – милли-азатлык хәрәкәтләрен тагы да эффектлырак бастыруга эшли... Ә гаделсез максат үзе дөньякүләм террор булып әверелә. Аның өчен гаять зур җәза да ерак түгел – перспективада безне “террорчылар” һәм “җиһадчылар” дигән ике “цивилизация” бәрелеше сагалый...
Милли-азатлык хәрәкәте, конкрет үз максаты өчен көрәшергә тели икән, бернинди “исламизм”нарга да, “шайтанизм”нарга да яшеренмичә, ап-ачык итеп милли-азатлык хәрәкәте дип аталырга тиеш. Гадел максат, изге максат. Әгәр әйтик, руслар аңа каршы булса, иң башта үз милләтләреннән, үз телләреннән һәм дәүләтләреннән баш тартсыннар. Шунсыз комедия ясап та маташмасыннар (Латвиягә карата, мисал өчен)... Халыкара оешма икән – милли-азатлык хәрәкәтләре шулай берләшсен... Безгә беркемне дә яулап алу, дингә күндерү, ихтыярга буйсындыру кирәкми, ул яктан беркемгә дә янамыйбыз. Фәкать тиңлек кирәк...
Үзебезгә килгәндә...
Әлегә исә безнең үз хәлләребез мөшкел... Деградация бер чиккә җитсә, милләт азатлык өчен сугышка түгел, елына бер митинг үткәрергә дә теләми башлый икән ул. Милләтнең эчке үз тормышы, тарихы һәм мәдәнияте турында да чит телдә генә сөйли һәм яза башлый икән... Иң соңгы чорда татарлар дога кылуны да рус теленә күчерделәр, ягъни җаннары, рухлары белән татар булудан туктадылар. Дин әһелләренең яңа буыны әнә шундый чикне узып ашты... Милләт үзе гаепле... Милләтне дин белән, милли-азатлык хәрәкәтен “җиһад” белән бик артык буташтырдык. Милләтнең күпме көче, акчасы мәчетләргә, дини китаплар бастыруга, дини тәрбиягә салынды. Телне саклауга, татар мәктәбенә, татар матбугатына, чын милли оешмаларга салынмады... Ә мәчетләрдә бүген “татар” сүзенә чырай сыталар, “мусульманин” дияргә кушалар... Ләкин, телдән язган татарларның киләсе буыннары ике арада озак болганмас, берьюлы “христианин” да булып бетәр шикелле тоела... Шул тегермәнгә су коялар икән әгәр, милләт өчен җиһад та, иҗтиһат та юк икән, бүгенге татарларның ни гамәле генә оҗмахлык булыр соң? Алла бит ул тиле бабай түгелдер, бәяне дога мыдырдауга карап түгел, нинди асыл максатка күпме өлеш кертүеңә карап куядыр.
...Ә кайчандыр милли-азатлык хәрәкәтенә актив катнашкан кайбер егетләр ерак көньяк илләренә китеп, “ислам җиһады” дип сугышып, чынлыкта кайсыдыр “хан”нар, “әмир”ләр файдасына, шулар кәеф-сафада яшәсен өчен кан түгеп, хәзер Америка төрмәсендә череп яталар... Хәер, бик чермиләр: “Мондагы төрмә – сездәге курорт”, – дип хат язалар... Бездә – халыклар төрмәсе, шуңа күрә шулай ул...
4.10.03.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.