Latin

Аю

Общее количество слов 3730
Общее количество уникальных слов составляет 1751
39.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

(хикәя)

Вертолет, кар бураны туздырып, саз өстенә утыру белән үк, аның ишеге ачылды, бортрадист асылмалы баскычны тышкы якка чыгарып беркетте һәм шул ук секундта җиргә эреле – ваклы төргәкләр, тартмалар һәм топографик инструментлар очып төште. Ахырда әйберләр артыннан җылы кышкы киемнәр кигән геологлар үзләре дә җиргә сикерделәр. Ә геликоптерның әле туктап та өлгермәгән винтлары яңадан әйләнешен тизләтте һәм вертолет күз ачып йомганчы күтәрелеп тә китте.


Бу төркемдә барысы биш кеше: иң өлкәне топограф Рәфис Нигъмәтуллин, аннан кала геолог Александр Межаков һәм өч эшче бар иде.


Рәфис бригадасына геофизиклар өчен махсус трасса әзерләү эше йөкләнгән. Ул элегрәк эшләнгән юлга перпендикуляр рәвештә салына башларга тиеш иде.


Әле базадан киткәнче үк кәефе кырылып өлгергән Рәфис эшне кызу тотты: берничә минут эчендә бөтен багаж калын урманлы калку урынга күчерелде; бер метр калынлыгындагы кар арчылып, туң җир өстенә калын итеп ылыс җәелде; аның өстенә палатка корылды; палатка эченә тимердән эшләнгән мич утыртылды.


Рәфиснең күңеле төшенке булуга карамастан, эш гаять күңелле барды, чөнки Межаков та, әлеге өч эшче дә (алар өчесе дә лагерьларда утырып чыккан элекке җинаятьчеләр иде) баштук кызмача булып, эш барышында тагын бер – ике тапкыр шешәдән чөмерделәр бугай. Ә эчүне алар берничә көн элек башлаганнар иде инде, һәм экспедициядән чакырылган вертолет килгәч, Рәфискә әлеге “батыр”ларны җыеп алу бер дә җиңел булмады.


Палатка әзер булуга, бу “Бахуска табынучылар” “кондициягә” җиткәннәр иде инде.


- Тукта, болар тышта нишлиләр соң әле, нигә палаткага кермиләр? Иртәгә бит бәйрәм түгел: эш башлыйсы бар, - дип уйлап алды Рәфис, тегеләрнең кызып – кызып гәпләшүен ишетеп. Ләкин шул ук секундта диярлек палаткага озын буйлы Толя Матюхин килеп керде.


- Шеф! – диде ул мич ягып булашкан Рәфискә. – Без базага сыпырдык!


- Базага?!- дип аптырашта калды Нигъмәтуллин.- Ничек! Әле чак килепме? Аннары, кемнәр ул – без?


- Без барыбыз да.


- Саша дамы?


- Саша да!- дип рәхәтләнеп көлде Матюхин.


- Соң бит... Базага кадәр җитмеш чакрым. Сезгә бик озак кар ерырга туры киләчәк.


- Килмәгәе...


- Бар, чакыр әле Сашаны! – дип боерды Матюхинга Рәфис.


- Баш өсте, шеф! – диде Толя.- Син болай әйбәт кеше. Шуңа күрә генә сүзеңне тыңлыйм. Югыйсә, үзең аңлыйсың...


Ике - өч минуттан палаткага Межаков үзе дә килеп керде.


- Нәрсә, Роман? – дип сорады ул ясалма беркатлылык һәм битарафлык сизелеп торган тавыш белән.


- Ә син нәрсә?- диде аңа каршы Рәфис. – Мин сине кайчакта бөтенләй аңламыйм, нинди фокус күрсәтергә җыендың тагы?


- Аңлатыбрак сөйлә! – диде тегесе аңа каршы.


- Синең базага кайтырга җыенуың турында сүз бара. Син бит үзең эшчеләрне кайтмаска үгетләргә тиешсең.


- Роман! – диде ачуы чыккан Межаков.- Мин сиңа буйсынган кеше түгелмен, шуңа күрә бу прокурор тоныңны калдырып тор. Икенчедән, без иптәшләр белән шундый карар чыгардык. Кем әйтмешли, бу хөкем катгый һәм шикаятьләр кабул ителми.


- Соң, алай булгач, нигә шулкадәр акча түләп, вертолет кудык соң без? Базада гына калырга ярамый идемени? Ә эш? Аны мин берүзем эшләрменме?


- Эш качмас, бүре түгел.


Шулвакыт палаткага яңадан Матюхин килеп керде.


- Сашок! – диде ул күңелле тавыш белән.- Кузгалдыкмы? Ә шеф, минем аңлавымча, безнең белән җыенмый. Үзең гаепле, Роман! Күпме әйттек сиңа, үзебез белән җитәрлек аракы яки спирт алыйк дип...


- Гаҗәп! – дип җавап бирде аңа Рәфис.- Нәрсә, без монда ялга, кәеф- сафа корырга килдекмени? Эшне эшләргә дә кайтырга кирәк. Безнең вакытыбыз тар, егетләр. Соңыннан эчәрсез, кем сезгә сүз әйтә?


Бу сүзләрдән соң Матюхинның йөзе дә, тавышы да кырысланды, һәм ул Рәфисне тагын да аптыратып:


- Сез, ысланганнар, безгә күрсәтмәләр бирергә хакыгыз юк! Үзегезнең урыныгызны белегез! Киттекме, Сашок?


- Киттек, Толян!


Шәбәеп алган “эшем кешеләре” тышта тагын күпмедер вакыт тавышландылар да юлга чыктылар. Бераздан исә аларның аяк табаннары астында шыгырдаган кар тавышлары тынды.


Ачудан һәм дулкынланудан башта Рәфиснең бер эшкә дә кулы бармады, зиһене таркауланды, уйларының очы – очка ялганмады. Әмма, бер – ике сәгатьтән ул тынычлана төште: аңа эш ярдәм итте. Ашыкмыйча гына кар эретеп, ашарга пешереп алды, аннан соң савыт – калакларын юды һәм, ниһаять, йокысы килеп чишенде, палатка “ишеге”нең төймәләрен эләктереп куйды, лампадагы утны кысты да сарык тиресеннән тегелгән җылы капчыгына кереп ятты.


* * *


Ләкин аңа тыныч кына йоклап китәргә туры килмәде: палатканың арткы ягында, урман эчендә кемнеңдер сак, ләкин авыр аяк тавышлары ишетелде. Шул ук мизгелдә шартлап коры чыбык та сынды.


- Әй! Кем бар анда?- дип дәште егет тавыш килгән якка. Ләкин җавап булмады. Кем җавап бирсен ди, аның иптәшләре күптән инде юлда, ә бу тирәдә бүтән кеше юк.


“Шулай да кем булыр икән бу? – дип аптырады Рәфис. – Тайгада кыш көне эре хайваннардан поши гына йөреп ята, әмма ул кешеләр яныннан ераграк булырга тырыша. Димәк, бу – аю. Ләкин ни өчен ул өнендә түгел7 Шатун микәнни бу? Кызганыч, тегеләр этне үзләре белән алып киткәннәр”.


Шундый уйлардан соң Рәфис үрелеп уникенче калибрлы мылтыгын алды да, корып, янәшәсенә куйды.


Бераз тыңлашып яткач, теге аяк тавышлары ишетелми башлады һәм егет йоклап алырга булды. Ул яңадан капчыгының төймәләрен эләктерде, ләкин йокысы качкан иде инде.


Төрле уйларга бирелеп, әйләнгәләп ята торгач, ул үзенең ни өчен йоклый алмаганын аңлады: бригаданың эшне ташлап кайтуы өчен борчылуыннан иде бу.


Шактый озак әйләнгәләп яткач, Рәфис сикереп торды да киенә башлады. Шуннан соң ике капчык туң ипине, коры сөтне, йомырка порошогын һәм ике түшкә болан итен биегрәк агач ботакларына элеп куйды. Калган азык – төлек нык ябулы савытларда булып, аларга кош – корт тиярлек түгел иде.


Ә ярты сәгатьтән аркасына кечкенә капчык белән бераз ризык һәм мылтык аскан Рәфис база ягына юл алды. Вакыт иртәнге алтылар иде. Дүрт метр киңлегендәге урман ызаны, геологларча әйтсәк – профиль, төньяк киңлекләр юнәлешендә утыз – утыз биш чакрымга сузылган. Аны үткәч, төньякка сузыган профильләр буйлап тагын шуның кадәрле атларга кирәк.


“Тегеләр инде утыз чакрымлап киткәннәрдер,- дип уйлап алды ялгыз юлчы.- Берәр җиргә туктап, озаграк ял итәргә уйламасалар, аларны куып җитеп булмас. әлбәттә”.


Унбиш чакрым юлны егет җиңел генә үтте. Төнгә базага кайтып җитәргә тиешмен,- дип тынычландырырга тырышты ул үзен – үзе, аяклар гына чыдасын. Аллага шөкер, әлегә бирешми торганнар иде.


Кинәт алда кеше тавышлары ишетелде. Рәфис аптырап калды. “Кем булырга мөмкин монда!? – дип гаҗәпләнде ул. – Бу бит кеше йөри торган җир түгел. Межаковлар микәнни? Аңлашыла. Болар, мөгаен, салкын һавада айныганнардыр да үз хаталарын аңлаганнардыр”.


Шулай булып чыкты да: күп тә үтмәде, юлда аңа каршы атлаган дүрт кеше күренде. Алда Межаков килә иде. Ә Толик Матюхин исә, берни булмагандай авызын җәеп, кычкырып ук җибәрде:


- Ә-ә-ә! Ш -е-е-е-ф! Нинди рәхмәт каршы алуың өчен! Чәй кирәк, Роман, чәй!


-Чәйгә кадәр өч сәгатьлек юл әле!- дип куйды Рәфис, ә үзе Межаковның аклану сүзләрен көтеп аның ягына карады.


- Без аны ике сәгатьтә үтәбез!- дип кулын селтәде Саша.


Шулайрак булып чыкты да: сәгатьунберне узып, яктыра башлауга бригада таныш урынга килеп җитте.


шулвакыт алдан атлаган Толя Матюхин сискәнеп, кулын сузды:


-Карагыз!


Барысы да карашларын алга төбәделәр һәм палатка янында карарак киемле кемнеңдер йөргәнен күрделәр. Ләкин бу кеше түгел, ә арт аякларына басып, агач ботагына эленгән капчыкны төшерергә маташучы зур көрән аю иде. Җил җанвар ягыннан искәнгә күрәдерме, ул якынлашып килүче кешеләрнең исен әле сизми иде бугай. Ә тегеләре шундук баскан урыннарында чүгәләп, пышылдашып кына киңәшләшә башладылар. Саша исә артык сөйләшмичә генә мылтыгындагы патроннарын алмаштырды. чөнки аюның тиресен ул вак ядрәләр үтә алмый иде. Башкалар да мылтыкларын пуля белән кордылар.


-Сез, егетләр, аюга ата күрмәгез тагын!- дип кисәтте иптәшләрен Рәфис.


-Ничек инде атмаска!- дип каршы төште Межаков.- Ул безне талый, ә без карап торыйкмы? Нишләп ул, башкалар кебек, табанын имә - имә өнендә йоклап ятмый әле?


- Аны безнең сейсмиклар җир шартлатып уятканнардыр. Шуңа чыккандыр ул өненнән. Сашка! Син атсаң да, һавага гына ат! Без бит аны барыбер үтерә алмаячакбыз. Һәм, гомумән, нигә аны үтерергә? яшәсен.


-Син ни сөйлисең, Роман!- дип тагын каршы төште Межаков.- Тайгада аю беткәнмени? Аннан соң, минем хатын идәнгә җәяргә дип күптән инде аю тиресе сорый.


-Юк! Мин моңа каршы!- диде ачуы чыккан Рәфис.


Ә Межаков исә аюга таба борылды да берни сизмәгән җанварга ике көпшәдән берьюлы дигәндәй атып җибәрде. Аю шунда гына кешеләрне күреп алды һәм янаулы куркыныч тавыш белән үкереп җибәрде. Шул вакыт пуляның аюга тигәнлеге дә беленде: аның канлы уң колагы, өзелеп төшәргә җитешеп, асылып тора иде.


Әлбәттә, дәү аю өчен бу бик җиңелчә, ачуын кабартырлык кына яра иде. Шуны расларга теләгән сыман, аю шундук дүрт ягына басты да булдыксыз аучыларга таба килә башлады. Шул мизгелдә коты ботына киткән Межаков: “Атыгыз!”- дип акырды, ә үзе яңадан ике көпшәдән дә гөрселдәтте. Шуннан соң аю, әллә инде икенче ядрә тиеп, әллә куркып, урманга таба борылды да күздән югалды.


* * *


Менә инде берничә көн яңа трасса салу буенча кызу эш бара. Межаков һәм Матюхин агачы киселгән киңлеге дүрт метрлы профиль буйлап биш йөз метр саен сейсмостанция утыртыр өчен пикетлар әзерлиләр. Рәфис һәм аның бер ярдәмчесе теодолит белән шул пикетлар арасындагы горизонталь һәм вертикаль почмакларны үлчи, градус һәм минутларны кыр журналына язып бара. Эш әйбәт бара. Беренче көнне булып үткән галәмәт турында инде көлеп кенә искә төшерәләр.


Шулай беркөнне, өч километрга якын трасса әзерләп һәм үз эшеннән канәгать булып, бригада палатка янына кайтып килә иде. Шул вакыт алдан баручы Матюхин аптырап тукталып калды һәм иптәшләренең килеп җиткәнен дәшмичә генә көтеп торды. Карасалар, иртән үткән сукмакларында әле генә йөргән зур аюның түбәтәй зурлыгындагы аяк эзләре ярылып ята иде.


- Палаткага таба киткән,- диде Матюхин пышылдап кына.- Бу теге сыңар колак түгел микән?


- Шулай булмыйча,-диде аңа каршы Рәфис,-кыш көне тайгада аю очрату сирәк була торган хәл бит.


- Бу йокычы безне азык- төлексез калдырып куймасын тагы,- диде Межаков.- Алай да кузгалыйк.


Үзләре белән йөрткән ике мылтыкны әзер откан килеш егетләр юлларын дәвам иттеләр. Палаткага җитәргә ике - өч йөз метр калгач, аю эзләре кырт сулга борылып, урманга кереп югалды.


Шул көннән башлап “тайга бүреләренә”(Матюхин сүзе) бик сак булырга туры килде. Көн саен профильгә киткәндә, егетләрнең икесе вакытлы базаны саклап кала, ә өчесе эшкә китә торган булдылар.


Беркөнне палаткада Межаков белән Матюхин калган иде. Рәфис ике кеше белән китеп, тыныч кына эшләп кайттылар. Әмма кайтып кергәч, боларның исләре китте: палатка эчендә куркудан агарынган Саша белән Толя утыралар иде. Мылтыклары да корылган. Теге җанвар көнозын палатка тирәсендә йөргән икән.” Ул мылтыктан атып тидерерлек якын да килмәде, әмма ерак та китмәде,- дип сөйләделәр тегеләр иптәшләренә.


Шулай да төн тыныч үтте, бары тик тыштагы эт кенә шыңшып – шыңшып куя иде.


Икенче көнне палаткада Рәфис белән Коля Лойко калдылар. Мылтыкларын эре – эре жаканнар белән кордылар. Ләкин аларның сакланулары юкка булып чыкты, чөнки аю палатка тирәсенә бөтенләй килмәде. Аның каравы, кичкырын эштән кайткан иптәшләре “Сыңар колак”ның үзләре тирәсендәрәк кенә йөргәнлеген сөйләделәр. Башка көннәрдә дә шул ук хәл кабатланды. Шуннан соң тайгачылар тәҗрибә эшләп карарга булдылар: профильгә Межаков белән Матюхин түгел, ә Лойко китте. Ләкин аю барыбер алар артыннан иярде. Кичен караңгы чырайлы Межаков күңелсез генә иптәшләреннән сорап куйды:


- Ничек уйлыйсыз, ул үзенә кем аткынын белә микән?


- Юктыр, дип уйлыйм,- диде Матюхин,- ул бит кеше түгел, хайван гына.


- Алай дип әйтеп булмый...- диде Рәфис һәм телен йоткансыман башлаган сүзен туктатып куйды. Ләкин инде барысы да, аю Межаковның үзенә атканлыгын исендә калдыргандыр, дип уйлыйлар иде.


Бәхеткә каршымы әллә инде бәхетсезлеккәме, икенче көнне яктыру белән үк һавада геликоптер тавышы ишетелде һәм якындагы сазга сейсмопартия башлыгы Есинның вертолеты төшеп утырды. Түрә үз эшен бетергәч, Межаковның иптәшләре, бер сәбәп табып, Сашаны базага озаттылар. Шул көннән соң ерткыч профильдә эшләүчеләрне бимазаламады.


* * *


Тагын бер айлап вакыт үтте. Рәфис бригадасы белән күптән инде төп базага кайтты. Эшче халык ял итә, ә Нигъмәтуллин кыр журналларын тәртипкә китерә, эшкәртә һәм башка бетмәс-төкәнмәс кәгазь эшләре белән мәж килә.


Яшьләр - ир - егетләр һәм хатын-кызлар күп булгач, мондагы бер – берсенә охшаш көннәр һәм төннәр ул чаклы ялыктыргыч булып тоелмый. Алар көндез һәм кичләрен генә түгел, кайвакыт төннәрен дә бергә үткәрәләр. Шунсы гаҗәп, мондагы халыкның күбесе гаилә бәйләнешләреннән ирекле булсалар да, алар арасында әхлаксызлык, җенси азгынлык сизелми. Әйтерсең лә шушы зур булмаган һәм чикләнгән җәмгыять эчендә алар яманатлары чыгудан куркалар иде.


Беркөн кич Рәфис иптәшләре белән озак кына ләчтит сатып утырды да үз бүлмәсенә йокларга керде. Аның бүлмәдәшләре бу вакытта инде яңа базага күчеп киткәннәр һәм ул берүзе калган иде. Рәфис йокларга ятты, ләкин юка бүлмә тактасы аша ишетелгән тавышлар аңа тиз генә йоклап китәргә ирек бирмәделәр.


Ниһаять, күрше бүлмәдә ике генә кеше калды: Мәскәүдән килгән инженер – геолог Саша Межаков һәм аның якташы геодезист Зина Воронина. Ут сүнде. Тегеләр пышылдауга күчтеләр. “Тик кенә ят, Рәфис ишетер!”- диде Зинаида, Сашаның кулына сугып. “Юк, Роман әллә кайчан йоклап китте инде ул,” - дип каршы төште тегесе. Рәфис елмаеп куйды. Бераздан теге бүлмәдән үбешү тавышлары килде. Рәфис йокламаганын белдереп, тамак кырырга уйлаган иде дә, ләкин бу уеннан кире кайтты. Чыннан да, кыш көне тайгада кая китсеннәр инде бу ике яшь йөрәк.


Ул арада күрше бүлмәдә кыштырдау һәм тартышулар башланды. Ниһаять, Зинаның дулкынланудан калтыранган тавышы ишетелде:


- Юк,Саша, юк! Синең өчен бөтен нәрсәгә әзермен, ләкин бу түгел! Ләкин бу түгел!..


- Нигә!


- Ярамый,Саша!


- Нигә ярамый?


- Мин кызмын әле.


- Син! Кыз?!- дип тыела алмыйча көлә башлады Межаков.- Әй үтерде! Әй бөлдерде! Ялганлыйсың!


- Һич юк! Мин үземне чынлап сөйгән егеткә генә булачакмын!


Ә Саша исә һаман көлүдән туктый алмый иде:


- К-ы-ы-ы з! Егерме сигез яшьлек к-ы-ы-з! Ха-ха-ха!


Шул арада Зина сикереп торып киенә башлады, бугай. Тегесе исә аны җибәрмәскә тырышты:


- Кая барасың!- дип сорады ул кыздан.-Тукта!


- Җибәр! Син мине кимсеттең!- дип, ишекне каты бәреп өйдән чыгып китте Зина. Ләкин шул ук мизгелдә кире йөгереп керде һәм, хәле бетеп, караватка ауды.


- Анда!.. Анда нәрсәдер бар!..- дип кычкыра иде ул куркынган тавыш белән.


Инде Рәфис тә түзеп ята алмады: йөгереп тегеләрнең бүлмәсенә керде. Межаков белән алар тыкы якка чыктылар, озак кына тирә - якны караштырдылар, ләкин бер төрле дә шикле нәрсә тапмадылар. Өйгә кергәч, инде бераз тынычланган Зина ишекне ачуга аюга бәрелә язганын сөйләде. “Әйе, дип кабатлады ул,- бу чыннан да аю иде.


- Зина!- диде аңа Межаков.- исеңә төшер әле, син аның колакларына игътибар итмәдеңме? Бер колагы өзелгән түгел идеме?


- Юк, ансын күрмәдем. Караңгы иде бит,- дип җаваплады Зина.


Икенче көнне Межаковлар торган өйнең тирәсендәге аю эзләрен бөтен база халкы күрде. кайсыберләре аюның килеп йөри башлаганын 4-5 көн элек күргәннәр икән. Моны этләрнең тынычсызлануыннан да сизгәннәр.


- Җитмеш чакрым җирдән теге “сыңар колак” килде микәнни соң?”- дип сорап куйды Межаков иптәшләреннән.


Тагын берничә төе үтеп, һаман база тирәсендә йөрүен күргәч, базадагы ир – ат аюны атарга булдылар. әмма моның биңел эш түгел икәнлеген барысы да аңлый иде. Шуңа күрә бик ныклап әзерләнергә карар кылдылар. мылтыкларын яхшылап тазарттылар, майладылар; патроннарына ядрә урынына пулялар салдылар. анан соң бер зур гына фанер кисәгенә аю сүрәте ясап, аны юанагачка беркеттеләр һәм ике көн буе эштән соң шул «аю»ның башына төбәп атыштылар. Ә аю һаман төн саен Межаковның тәрәзә алдына килә бирде.


Менә әзерләнүләр дә тәмам булды: мәргәннәр аюның башына бер атуда тидерергә өйрәнделәр. Яз якынлашу белән төннәрнең кыскаруыннан файдаланып, ерткычны шул ук төнне “алырга” булдылар. Базада булган биш – алты өйнең барысының да фронтоннары юк иде. Шул чормаларга менеп яшеренделәр һәм аюны көтә башладылар. Ләкин аю ул төнне дә, соңыннан да базага килмәде. Берәр айдан аның турында оныттылар да.


* * *


Май ахырында Рәфис Нигъмәтуллин белән Саша Межаков тайгада йөриләр иде. Алар өченче көн инде сейсмопартиянең базасы тирәсендәге урманнардан атар өчен поши яисә болан эзлиләр. Эш шунда, сейсмопартиянең төп составы яңа базага күчеп китте, анда яңа өйләр, кирәкле корылмалар сала башлады. Шул ук вакытта яңа мәйданнарда геологик эзләнүләрне дә җәелдереп җибәрергә тиеш иде. Ә иске базада бер төркем белгеч: 6 геолог һәм 4 геодезист ике ел эчендә алып барган эзләнүләрнең документациясен тәртипкә китерәләр, эшкәртәләр һәм, шуларга нигезләнеп, җир асты ятмаларының картасын әзерлиләр. Яңа базада исә мондый эшләр алып барырлык шартлар әле юк.


Иске базада болар өчен калдырган азык – төлек инде бетеп бара, өстәп китерүче юк. Партия башлыгына хәбәр итәрләр иде–рациянең аккумулятор батареялары утырды. Шуңа күрә иптәшләре Рәфис белән Сашаны ауга җибәрделәр.


Сазларның асты әле туң булганга, атлавы җиңел, озын кунычлы аучы итегең генә тишек булмасын. Ташый башлаган елгалар гына эшне боза: егетләрне бөтенләй уйламаган якка куа. Ләкин аучыларга бу җирләрнең һәр куагы, һәр җәнлек сукмагы таныш.


- Базадан ерак китмик,- диде Рәфис иптәшенә,- поши атсак та, өйгә якынрак булсын: аны алып кайтасы да бар бит әле.


- Т-с-с-с!- дип, Межков сыңар аягында катып калды: ерак та түгел урманда көртлекләрнең язгы уеннары бара иде.


- Киттекме шунда?- диде Саша, кошлар гөрелдәгән якка ымлап.


- Юк, Саша! Вак –төяккә атып, зуррагын куркытуыбыз бар,- дип каршы төште Рәфис.


Тагын кузгалдылар. Кинәт аларның колагына ниндидер ят тавышлар ишетелде. Алда кемдер – дөберди – шатырдый, ямьсез тавыш белән бакыра иде.


- Пошилар!- диде Саша.- Менә монсы инде шәп!


Аучылар сакланып кына тавышлар килгән якка юнәлделәр һәм бераздан, ничә ел тайгада йөреп тә күрмәгән, гаҗәеп хәлгә юлыктылар. Урманның сирәгрәк җирендә мәһабәт мөгезле башларын җиргә кадәр иеп, күзләре белән бер – берсен ашардай булып, ике ата поши кара –каршы басып тора. Читтәрәк кечерәк гәүдәле мөгезсез ана поши бу көрәшнең нәрсә белән тәмамлануын көтә. Ләкин аучыларны күрү белән үк каядыр югала. Ә тегеләре 30 – 40 адымда качып торган ике аучыга игътибар итмиләр, чөнки алар иллә дә мөһим эш белән мәшгуль: ике ата поши ана пошиның мәхәббәтенә лаеклы булыр өчен, алай гына да түгел, ул мәхәббәтне канлы көрәштә даулап алыр өчен тырыша. Кайсы көчлерәк, кем җитезрәк – шул җиңәчәк, шул ана пошига яр булачак.


Менә корыч тояклары белән мүкле туфракны артка чөюче ике гыйфритнең ачуы тулышып тышка бәреп чыкты. Алар икесе дә берничә адым артка чигенделәр дә кинәт, яшен тизлегендә, бер – берсенә ташландылар. Урта гасырларда турнирларда алышкан рыцарьлар кебек, үзләре өчен калкан да, сөңге дә булып хезмәт иткән тармаклы – тармаклы мөгезләре белән бер-берсенә килеп бәрелделәр, аннары мөгезләрен мөгезгә эләктереп, бер-берен җиргә егарга, кабыклары сыдырылган наратларга сыларга тырыштылар. Монда ике көчленең җитезрәге, ике җитезнең көчлерәге җиңәргә тиеш иде.


Пошиларның берсе зуррак та, тәнгә дә калынрак булып, анысының олырак икәне күренеп тора иде. Менә ул уңайлырак урын һәм катырак җир табып, аякларын терәде дә хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнде. Аннан соң зур тизлек белән бер тоннага якын гәүдәсен дошманына ыргытты. Ләкин аның көндәше дә җебегәннәрдән булып чыкмады: сөяк һәм мускуллардан гына гыйбарәт булган һәм елкылдап торган көчле тәнле бу җитез яшь хайван каршысыны килгән аҗдаһаны башын иеп көтеп торды да, тегесе килеп җитәргә өч-дүрт адым калгач, кинәт уңга сикерде. Һөбүм итүче поши, хәрәкәтен туктата алмыйча, юан наратка килеп бәрелде, ә мөгезе агачны ярып кереп, шунда кадалып калды.


Яшь поши хәйләсен биренә җиткерү исәбе белән җиргә тезләнгән дошманына ташланды. Тагын бер-ике минуттан канлы фҗига тәмам булачак иде.


- Тукта!- дип кычкырды шулвакыт Саша, һәм яшь поши аучыларны күреп, салмак кына урманга кереп югалды.


Ул арада җиңелгән “кавалер” да агачтан мөгезен тартып чыгарды һәм, хәлнең үзгәргәнен сизеп, як-якка карады. Менә инде ул да аучыларны күреп алды һәм урманга ташланды...


- Роман, ат!-дип кычкырды Саша. Берьюлы дүрт көпшәдән чыккан төтен тарала төшкәч, хайванның җирдә яткан гәүдәсе күренде.


Бер сәгатьтән инде, туйганчы учакта пешкән ит ашап алган һәм капчыкларына байтак кына ит салган ике аучы база ягына юнәлделәр. Өч-дүрт чакрым киткәч, алда ниндидер кара нәрсә күренде. “Аю түгелме соң бу?”-дип сорады Межаков һәм муенына элгән биноклен алга төбәде. Чыннан да, ике йөз адым ераклыкта зур көрән аю тора иде. “Колагын кара, колагын!”-дип пышылдады Рәфис, ә үзе патронташыннан пулялы патроннар ала башлады. “Колаклары күренми, артык ерак”,-диде тегесе.


Инде нишләргә? Җанвар боларга юл бирергә уйламый да иде. Киткәнен көтеп торыргамы, әллә урап чыгаргамы моны. Алай итсәң юл артык озыная, болай да бик арылды. Әллә атып куркытыргамы? Шулай итәргә булдылар да. Ике мылтыктан берьюлы кат-кат гөрселдәткәч, аю түзмәде: бер үкереп куйды да урманга кереп югалды. Ике аучы калган юлны мылтыкларын әзер тоткан килеш сакланып кына үттеләр.


-Бу шатун иткә тимәс микән?-дип сорады Межаков.


- Тиз генә ала алмастыр: биек ботакларга элдек бит,-диде тегесе.


Икенче көнне таң белән,аякларына озын кунычлы саз итекләре киеп,аркаларына капчык асып, базадагы халык теге поши янына иткә киттеләр. межаков кына базада калды, чөнки аудан кайткач ук ул үзен начар хис итә башлаган иде.


Баргач ук ут ягып җибәрделәр, бер чиләк итне пешерергә утырттылар. Бер-ике сәгать ял итеп һәм ашап алгач, поши түшкәсенең сөяксез генә җирләрен кисеп алып, күтәрә алганчы ит алдылар да кайтырга чыктылар. Ләкин алар үзләренең мәмкинлекләрен артык бәяләгәннәр булып чыкты: яртылык юлны үткәч, алган итләренең бер өлешен ташлап калдырдылар.


Инде базага кайтып җитәргә дә күп калмады. Алда инде тирән сулар да булырга тиеш түгел иде. Шуңа күрә һәрберсе итекләренең кунычын аска кайтарып куйды.


Кинәт алда мылтык аткан тавыш ишетелде. “Бу база ягында түгелме соң?-дип сорады Рәфис иптәшләреннән. “Шунда шикелле”,-дип җавап бирде кайсыдыр.


Ләкин моңа артык аптырамадылар. База тирәсенә суер-фәлән очып килгәндер, Межаков шуңа аткандыр, дип фараз кылдылар. Ләкин ике көпшәдән залп тагын яңгырады. Монсы инде чиктән тыш иде. Шундук барысы да адымнарын тизләттеләр. Базадагы өйләр арасына килеп кергәч, Рәфисләр торган өйнең чормасында мылтык тоткан Межаков күренде.


- Аю килгән иде базага,-дип кыскача гына аңлатты ул иптәшләренә.- Сезнең тавышлырыгызны ишеткәч тә качты. - Ә соңрак. Рәфис белән икәү генә калгач,ул:


- Теге сыңар колак килгән иде, мине эзләп. Үҗәт икән шулай да үзе!-диде.


Тагын берничә көн үтте, июнь ае да килеп җитте. Базадагы халык, күптән инде эшләрен бетереп, яңа базага күчәргә транспорт көтә. Ниһаять, беркөнне һавада вертолет гөрелдәгән тавыш ишетелде. Базада ыгы-зыгы башланды. Кемнәрдер ерак түгел генә төшеп утырган геликоптер янына әйберләрен күтәреп йөгерә, кайсылары инде кире килә. Ниһаять, камералкадагы документлар да бортка төялде, шәхси әйберләр дә ташылды һәм барысы да вертолет эчендә урын алды.


- Булдымы?-дип сорады очучылар кабинасыннан башын чыгарып караган кеше.- Ә нигә тугыз гына кеше, миңа бит ун дигәннәр иде?


Барысы да карана, иптәшләрен барлый башладылар.


- Ә Саша кайда, Межаков?-дип кычкырып җибәрде Рәфис һәм түгәрәк тәрәзәдән база ягына карады. Ләкин тегенең килгәне күренми иде. Рәфис ниндидер эчке сиземләү белән бәла-каза булганны тойган кебек булды. Ул тиз генә тирә-ягына каранып, мылтык эзли башлады, ләкин бөтен булган ату кораллары әйберләр белән аерым бер җиргә бикләнгәннәр иде.


- Әйдәгез берәрегез минем белән. Сашаны каршы алабыз!-диде ул иптәшләренә.


- Нигә ыгы-зыгы киләсең? Үзе дә килеп җитәр, бала-чага түгел бит ул!-диделәр тегеләр аңа. Ләкин Рәфис кулын гына селтәде дә, аягын баскычка да тидермичә, җиргә сикерде.


Үзләре торган өйгә җитә килә, Рәфис шөбһәсенең урынлы икәнен аңлады: өйнең ачык ишеге янында таныш аю тора иде. Рәфисне күргәч, ул ырылдап куйда да, ашыкмыйча гына борылып, урманга таба чатанлады. Ә тәбәнәк баскычта Сашаның гәүдәсе хәрәкәтсез ята иде. Рәфис барып дәшкәч, ул башын күтәрде һәм ыңгырашып куйды. “Каһәр суккыры!-диде ул, кулы белән чигәсеннән ургылып аккан канны туктатырга тырышып.- Ул бит минем колагымны тешләп алды. Үтереп кенә куйса, ни булган?”


Башын ак марля белән ураган Межаковны күргәч, вертолеттагылар таң калды. Ә Сашка, берни әйтмичә, буш урынга барып утырды.


Геликоптерның винтлары тиешле тизлектә әйләнә башлагыч, җир дә, тайга да, база да күз ачып йомганчы еракта, түбәндә калдылар. Рәфис аска соңгы тапкыр моңсу караш ташлады да эчтән генә: “Хуш база! Хуш торган өем! Мәңгелеккә хуш! Син дә хуш, аю!”- диде.


“Тулпар” журналының 2001 елгы 3нче санында (Уфа) басылды.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.