🕥 Минуты чтения - 34
Аймыл - 2
Общее количество слов 4359
Общее количество уникальных слов составляет 2232
35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
"Бәлки, шулайдыр... Әмма, ни генә әйтсәң дә, нәкъ әнә шул курку, үземне тулы канлы кеше итеп тоймау мине, башымны диванага салып, Чаллыга китеп барырга мәҗбүр итте дә.
Нигә кире кактың син минем мәхәббәтемне, Гөлсара?"
— Ул чагында инде мин синең мәхәббәтеңә лаек түгел идем, Фәрит.
"Нишләп, нишләп, Гөлсара? Мин бит сине алиһәләргә тиңли идем".
— Менә шул-шул. Синең күңелеңдә горур алиһә булып каласым килде. Әгәр ул вакытта йөкле икәнлегемне белсәң, күңелеңдә изге сурәт итеп саклый алмас идең мине.
"Сурәт түгел, ярым булыр идең Әгәр әйткән булсаң, шул минутта ук мин сиңа кулымны сузар идем. Ә ул... сине алдап качкан адәм актыгын... дуэльгә чакырыр идем".
— Алдап качмады ул мине... Тәлгать.
"Тәлгать?"
— Тәлгать. Синең классташың Тәлгать.
"Булган икән, алайса, хәлләр..."
— Булды инде... Каникулга кайткан иде ул. Студент. Мин әллә нишләдем. Аның кулы тиюгә, сихерләнгән, гипнозланган мәхлук кебек, ихтыярымны җуйдым. Килешле кием, кыю хәрәкәтләр, романнардагы кебек шома һәм матур җөмләләр белән ул мине тәмам әсир итте.
Кулыннан ычкынуга, аның тылсымыннан айныйм һәм үз-үземне битәрләргә керешәм. Чөнки аңлыйм: аның һәр хәрәкәте, һәр сүзе — уен. Ул бит мине бервакытта да чын-чынлап яратмаячак. Ләкин Тәлгать шул хәтле мавыга, курчак белән уйнаучы сабый кебек онытыла, мине яратуына үзе дә чын күңеленнән ышана иде бугай.
Үкенү газабы белән төннәр буе мендәр чылатып чыгам, көне буе онытылып эшлим. Ә кич җитсә, тагын аның кочагында эрим. Аның һәр пышылдап әйткән сүзе, һәр кагылуы моңарчы бер дә татып карамаган әллә нинди хисләр өсти, берзаманны алар ташып чыга, мин ниндидер аңлатып бетергесез рәхәт дулкында йөзәм. Йөзәм... йөзәм... Тәмам бушанып калганчы йөзәм.
Һушыма килгәндә, инде мин Тәлгатьтән тәмам бизәм. Инде аның карашы да, җайлы-җайсыз сүзләре дә, хәтта кайнар кочуы да тәэсир итми. Тынычланам. Суынам. Йөрәктә фәкать бер җәрәхәт — сиңа булган хыянәтем ярасы гына кала.
"Хыянәт дип... без бит алай сүз бирешеп аерылган ярлар түгел идек, Гөлсара".
— Сиңа гына түгел, мәхәббәтемә хыянәт иттем мин, Фәрит. Мәхәббәтемә генә дә түгел, мәхәббәтебезгә... Күңелем, юкса, һаман сиңа тартыла. Җаным, тәнем сине тели. Ләкин тапталган намусым сиңа таба чирек адым ясарга да рөхсәт итми...
7
Сәгать шалтырады. Фәрит тагын фани дөньяга әйләнеп кайтты. Гадәттә ул төшендә күргәннәрен уянган мизгелендә үк оныта торган иде. Ә бүген, нишләптер, төнге тәэсирләрдән айный алмый йөдәде. Һәркөн кабатланып торган гадәти эш-хәрәкәтләр бу юлы аңа мәгънәсез һәм вак тоела башлады.
Менә ул тагын эшкә ашыга. Киемнәрен төймәли-төймәли ишектән чыга да, йөгерүчеләр теркеменә кушыла. Әллә ничә тармак булып кешеләр агыла.
Биш-ун минут автобус килми торса, тукталыштагы төркем кибет төбен хәтерләтә башлый. Кешеләр түземсезләнеп сәгатенә карый. Килеп туктаган автобус аларны суырып-суырып ала да, уңга таба бераз авыша төшеп, авырлык белән генә китеп бара.
Һәм менә завод. Автобустан чыккан кешеләр ташкыны каралып торган тишектә югала. Кара ишектән кереп китәләр дә, ярты тәүлек гомерләрен салкын тимер сихеренә бирәләр. Шул ишекне атлап керүгә, алар кеше булудан туктыйлар, бина эчендәге станокларның, машиналарның бер өлешенә — роботларга әйләнәләр. Әле генә балалар бакчасында нәни кызынын алсу битеннән чуп-чуп үпкән кече күңелле хатын ишексез-стенасыз булмә шикелле җаны чукрак бюрократка; кичә генә күршесенең төсле телевизорын рәтләп биргән алтын куллы электронщик таш күңелле автократ начальникка; хатыны киңәшеннән башка кайсы оекбашын кияргә аптыраган булдыксыз ир бригадирга әверелә.
Биредә һәр нәрсә: һәр хәрәкәт, һәр сөйләшү, хәтта эшкә кагылмаган әйберләр — әти-әниең, шәһәр, табигать — барысы да бер үк үлчәм белән бәяләнә. Бу үлчәм — җитештерү, план, тимер...
Фәриткә Чаллы беренче көннән үк ошамады. "Менә без кем, мена без нинди!" дип адым саен кычкырып саруны кайнатучы илаһи зур өндәмәләре һәм хәтта шырпы өчен да сугыша-сугыша чират торучы әрсез ир-атлары белән бу шәһәр аңа бөтенләй ят бер дөнья булып тоелды.
Ул онытылып эшләргә, уч тутырып акча алырга, театр-конңертларга йөрергә, тыйнак бер кызга өйләнеп матур гына тормыш корып җибәрергә, йорт тутырып бала-чага үстерергә хыялланды. Әмма монда акчаны бик саран түлиләр, күбрәк грамота-медаль белән алдыйлар икән. Анысы да адәм ышанмаслык йөкләмәләр алган, җитәкчеләрне мактый белгән кешегә генә бирәләр. Кием алсаң, аны киеп барыр урын да юк. Яшьләр күбрәк ярым караңгы почмакларда мәш кила. Кыз дигәннәре егетләрне, егетләрне гена түгел, хәтта бала аталарын да бөтәрләп йотарга тора...
Бу шәһәрдә бер генә танышы да, якын дусты да юк иде аның. Көннәрдән бер көнне базарда классташы Талгатькә юлыкты.
Кыш иде. Өстенә килешле кайры тун, башына әллә болан, әллә бүре тиресеннән тегелгән зур бүрек, аягына йон очлары каралып торган сары унт кигән. Мыек җибәргән. Килешеп тора, каһәр!
Китте сорашулар, хәл белешүләр.
— Һа-а, якташ!
— Син да Чаллыдамыни?
— Башлы-күзле булдың, штоли?
— Авылга юлын төшкәлиме?
— Кайда хезмәт иттең?
— Мин, Фәрит брат, армиягә бармадым бит. Башта техникумда укып алдым. Аннары әти кирәкле белешмәләр тапты. Автобазада гараж башлыгы мин хәзер. Майда йөзәм, брат. Ә син?
— Мин РИЗда. Токарь.
— Күпме төшә?
— Йөз илле.
— Да, брат, хатын-кыз акчасы инде, турысын әйткәндә. Ничек яшисең аңа? Мин җиткерә алмас идем, валлаһи! Күнегелгән хәзер. Әйбер алсаң, импортные кирәк. Бәйрәм-мазар булса, коньяк эчәсе, шимбә җитсә, ресторанга керәсе килә. Эштән кайтышлый җыелып утыргалыйбыз. Шоферлар сыйлый инде. Спитый коллектив, хи-хи. Мәгәр биеп кенә торалар каршымда. Тәлгать Шаһиевич тә, Тәлгать Шаһиевич!.. Менә ничек бит ул, брат.
Фәриткә бик күңелсез булып китте.
— Карале, брат, токарь булып эшлим дидеңме әле?
— Әйе.
— Күч миңа. Какрас токарь китәргә йөри. Шәп малай иде, югыйсә. Ут уйната иде. Но обнаглел. Атналар буе эчә башлады.
— Кайдарак соң, ул автобаза дигәнең?
— Кайда дип, промкомзонада инде. Контора өстендә лампочкалар белән бизәп эшләнгән лозунг булыр "Хезмәткә дан!"
— Күпмерәк чыга инде сездә?
— Акчасыз булмассың. Бер җаен алсаң, хезмәт хакыннан тыш көненә ун-унбиш сум төшерерсең.
— Чиста хезмәт хакы күпме булыр дим мин.
— Фу, тинтәк булдың, валлаһи. Әйтәм бит, зарплатаны бездә исәпләүче дә юк. Ул бит, турысын әйткәндә, хатын кесәсенә керәсе акча... Җитәр, җитәр, кайгырма.
— Бик үк куе түгелдер инде барыбер.,
— Дур-рак! Укыганда болай ук аңгыра түгел идең бит син, югыйсә?..
— Ярар, уйлап карармын.
— Озак уйлама. Баллы урынга чебен тиз җыела. Менә сиңа телефон. Бер атнадан шалтыратырсың. Шуннан ары көтмим.
Аның шулай һавалы сөйләшүе Фәритнең гайрәтен чигерде. Тәлгатьнең телефон номеры язылган кәгазьне йомарлап чүп савытына томырып китте. Ләкин язмыш аларның юлларын юкка гына кисештермәгән иде, ахры. Әлеге сөйләшүдән соң атна үтәр-үтмәс борын, Тәлгать аны үзе юллап тапты. Туп-туры тулай торакка килгән.
— Карале, брат, — диде ул гадәти хәл белешүләрдән соң. — Кичен нишлисең?
— Берни дә эшләмим. Ял итәм.
— Алайса, бик шәп. Әйдә киттек. Мин бер җирдә такта белешкәнием. Шуны төяп дачага илтергә кирәк...
Әнә шул икенче очрашуда, тактаны бушатып әйбәтләп өеп куйганнан соң, Тәлгать тәки җиңде аны, Фәрит аның янына эшкә күчәргә ризалашты. Тагын бер айдан ул автобаза гаражының шыксыз караңгы цехында тутыгып беткән станок тоткаларын әйләндерә иде инде.
...Беркөнне Тәлгать аны кабинетына чакыртты.
— Ну ничек? Күнегеп буламы?
— Була-а, — дип сузды Фәрит кул сөрткән чүпрәген учында әвәли-әвәли.
Тәлгать аңа шактый вакыт сынап карап торды да, өстәлдә яткан кәгазьләрен актара-актара, илтифатсыз гына сөйләп китте:
— Бер эш чыгып тора бит әле, брат. Командировкага барып кайтырга кирәгие.
— Бәй соң, кирәк икән, барып кайтырбыз. Ә кая барырга?
— Утыр әле. — Тәлгать үзе дә аның янындагы урындыкка утырды. — Менә күрәсеңме? Биредә бөтен кирәкле кәгазьләр дә әзер. Синең исемгә командировочный гына тутырасы. Бу кәгазьләр буенча Ярославль мотор заводы безгә ике движок җибәрергә тиеш. Ләкин, үзең беләсең, тиеш әйберләр күп ул. Сиксәненче елда ук инде коммунизм булырга тиеш иде. Кая ул? Шуңа күрә, үзебезгә шөрепләрне кыймылдатырга туры килә. Мин монда унбишләп бүлү валы әзерләп куйдым. "Жигули"гә. Берун шешә коньяк алырсың. Булмаса, юньлерәк аракы да ярый. Шешә борыны күрсәтсәң, мужиклар анда сиңа икене түгел, егерме движок салып җибәрерләр. Ә бүлү валларын начальствога гына тот. Төшендеңме?
Фәрит тирләп чыккан маңгаен сыпырып куйды.
— Һм... — диде ул ике төрле уйларга урын калдырып.
— Турысын әйткәндә, Медов үзе китәргә тиеш иде анда. Әллә кая юкка чыкты бит. Әллә салып йөри, әллә... шайтан белсен.
Үзенең ниләр эшләп, кемнәр белән сөйләшеп йөриячәген күз алдына китерергә тырышып утырды Фәрит. Ниһаять, бер фикергә килде.
— Ярар. Һәрхәлдә теге икесен алып кайта алырмын, дип уйлыйм...
— Ким дигәндә.
— Шулай инде...
— Хәйретдиновка әйтеп куйдым мин. Ул машинасын әзерли. Командировочныеңны үзем хәстәрләп куярмын. Аракы талоның бармы?
— Юк.
— Тукта, хәзер мин сиңа...
Тәлгать кечкенә генә кәгазь кисәгенә бер җөмлә язды да, имзасын сырлап Фәриткә сузды.
— Йөз дә бишенче кибеткә кереп Айсылуны сора. Акча ягың ничегрәк?
— Унбиш тәңкәләп бар бугай.
Тәлгать түш кесәсеннән зур бумажник чыгарды.
— Мә. Ун шешә аракы ал. Тәлгать Шаһиевич юньлерәген сорады, диген...
Курка-курка гына юлга чыккан Фәрит гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барды. Ришвәтне ничек төртү турында уйларга да өлгерми, түрәләр үзләре мөрәҗәгать итә: "Нәрсәң бар? Нәрсә алып килдең?" Машина әрҗәсенә төяп алып кайткан дүрт двигательне складка бушатып, артып калган бүлү валларын кабинадан чыгара башлауга, Тәлгать шунда ук аның кулына сукты:
— Ашыкма. Боларның урыны кабинетта.
Тагын берничә көннән Тәлгать аны өенә чакырды.
— Ну-у, брат, син әле һаман юньләп киенмәгәнсең икән. — Баштанаяк күз йөртеп чыккач, Фәритнең җилкәсенә шапылдатты:
— Нәрсә, әллә шоферлардан бик таммыймы? Ә син җебеп торма! Елата-елата каер. Аларга бер йомшаклык күрсәтсәң, хәзер муенга атланалар. Турысын әйткәндә, баштарак, мастер булып эшләгәндә, мин үзем дә һушны җыя алмый йөрдем. Саттар Мансурыч, элекке завгар, болай дияр иде: "Син, энем, артына ут капкан пожарник шикелле чабып йөрмә. Егет булсаң, үз-үзеңне кочаклап гараж уртасына бас та, бөтен хуҗалыкка берьюлы күз сал. Карашың шундый булсын — сине күрүгә таралып яткан машинага чаклы сикереп торсын. Менә шулай ул, брат. Әйдә, утыр әле.
Залга кереп, тәбәнәк өстәл янындагы креслоларга чумдылар.
— Сәмига!
Башына хисапсыз бигуди тезгән юан гына хатын, халат изүен каплый-каплый, ирләр янына керде.
— Әйдә, минем классташны аягүрә басып бер сыйла әле, карчык. — Тәлгать стенка пыяласы аша кукраеп күренгән коньяк шешәләренә, бәллүр рүмкәләргә таба җиңелчә ым какты.
Хатын Фәриткә борын өсләп кенә күз төшерде дә, буынтыклы-буынтыклы биленә таянды. Караучысыз калган изүе ачылып, симез күкрәкләре сикерешеп куйды:
— Һе!
Шулай диде дә, кырт борылып, китеп барды. Аннары, чыгып барышлый, йомры иңсәсе аша гүя тәмәке төпчеге төкерде:
— Әнә, кухняда утырыгыз.
Алай да Тәлгать сынатмады. Эре-эре басып кухняга чыкты, суыткычтан ниндидер кызгылт-кара төстәге шешә алып, өстәлгә утыртты.
— Әйдә тотыйк әле. Вино аппетитны ача, күңелләрне күтәреп җибәрә ул.
Кырлы стаканнарын чәкештереп берьюлы бушаттылар, өсте агара башлаган венегретка сузылдылар.
— Өйләнергә кирәк сиңа, брат. Нәрсә инде бу? — Тәлгать Фәритнең җиз төймәле яшел кителен җиңеннән чеметеп күтәрде. — Яхшы хатын кулында булсаң, син инде моны әллә кайчан чүплеккә томырыр идең. Минем үземне дә хатын аякка бастырды... Аннары, бабай шәп минем. Турысын әйткәндә, хатынның үзеннән дә шәп. Пенсиягә чыккач "Волга" алып бирәм, ди. Менә бит ул ничек, брат.
Кикереп куйды, тагын стаканнарга шәраб агызды. Төбенә кара сагызы сыланып калган буш шешәне сак кына өстәл астына тыкты.
— Әйдә, тотыйк әле... Сөйләшмисең син бер дә. Эчкән кебек тә түгел. Мин быкылдыйм да быкылдыйм инде, брат, бигайбә.
— Нинди гаеп ди...
— Шулай да, өйләнергә киңәш итәм мин сиңа, брат... Телисеңме, бер кыз белән таныштырам? Алай минем хатын кебек үк затлы нәселдән түгел түгелен. Авыл кызы гына. Кибеттә эшли, брат. Ну майда йөзәсең инде аңа өйләнсәң... Өйләнәсеңме? Иртәгә үк үзем башкода булып барам.
— Башта күрергә кирәк. Бәлки ул...
— Шту син, брат! Бер бите ай, бер бите кояш. Биле... Нәрсә сөйләнеп утырам соң әле мин! Син аны күрдең бит инде.
— Теге... Кем әле?.. Айсылумы?
— Шул инде.
— Карарбыз әле. Ашыга торган эш түгел.
— Менә шулай диләр аны. Тот бишне. Үзем сөйләшеп куям... Ярар, син, брат, ачуланма инде. Озаклап утырып булмады. Турысын әйткәндә, кунакка барасы бар.
— Йә, ярый алайса...
— Тукта, мин хәзер.
Тәлгать кухняга дипломат күтәреп керде.
— Ашыкмый тор, — дип сөйләнде ул кәгазьләрдә актарына-актарына һәм бер төргәк "унлык" сузды. — Мә. Бу сиңа уңышлы командировкаң өчен. Мең тәңкә. Түлке бик сөйләнеп йөрмә.
Фәрит каушап калды. Уч төпләре тирләп чыкты.
— Нәрсә тораташ кебек каттың! Алып тык тиз генә. Авыр гына төргәкнең чалбар кесәсе төбенә төшеп ятканын Фәрит сизми дә калды.
8
Кыз, чынлап та, сөйкемле иде. Кайсы ягы беләндер Гөлсарага тарткан иде ул. Шундый ук җыйнак гәүдә, ягымлы елмаю.
Егетләрне күрүгә, түшәмдәге электр лампочкасы яктырды диярсең, кызның йөзе балкып китте. Янында эшләгән иптәш кызы белән тиз генә нидер сөйләшеп алды да, Талгатькә каршы атлады.
Иркен бер хәрәкәт белән Тәлгать аның биленнән кочкандай итте, иелеп колагына нидер пышылдады. Кыз тыелып кына көлеп куйды. Тәлгать тагын иелде.
— Шулаймыни? — дип куйды кыз һәм ялт итеп Фәриткә күз ташлады. Аннары үрелеп Тәлгатьнең колагына нидер әйтте.
Тәлгать сәгатенә күз салды, тагын кызның колагына иелде. Кыз, ризалык белдереп, баш каккач, Тәлгать аның иңсәсенә җиңелчә генә сугып алды да, Фәриткә таба борылды:
— Таныш бул, Фәрит. Айсылу туташ шушы инде. Әй, сөйләнеп торган мин юләр. Сез бер-берегезне беләсез ләбаса.
Кибет түреннән кызга эндәштеләр.
— Хәзер! Чак кына көтеп торыгыз, егетләр. Тиз булам мин.
Берничә минуттан ул киенеп чыкты. Кулында авыр гына сумка иде. Фәрит туп-туры үзенә таба килгән кызның сумкасын алды, ә Тәлгать, Айсылуны култыклап, алдан атлады.
Баралар. Күн перчатка кигән кулын күтәреп, бармакларын тырпайта-тырпайта, Тәлгать нидер сөйли. Айсылу, әле башын артка ташлап, әле иелә-иелә көлә. Кайчагында аягы таеп китә дә, Талгать аның кышкы калын пәлтәсе аша да күзгә ташланып торган нәзек биленнән кочып ала. Көлешәләр.
Фәриткә күңелсез. Сумканы бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә аяк астына карап атлый да атлый.
Ник ияртте инде аны Тәлгать? Таныштырырга уйлаган икән, таныштырсын да, китеп барсын иде! Нәрсә, әллә Фәрит үзе сөйләшә белмәс идеме кызлар белән? Гомумән, ни пычагына дип шул Тәлгать-бушбугазга тагылды сон әле ул? Нәрсә дип шул шаражкага барып керде?
— Менә, кайтып та җиттек... Бәлки, чәй эчеп чыгарсыз, егетләр?
— Без каршы түгел. Ни диярсең, Фәрит?
Артык зур булмаса да, әллә җыештырылуы, әллә җиһазларының уңайлыгы белән Айсылуның бүлмәсе үзенә тартып тора иде. Тәлгать, пәрдә артына кулын тыгып, ниндидер төймәгә шалт итеп басты, талгын көй агыла башлады. Күп тә үтмәде, өстәлдә чуар кәгазьле шәраб шешәсе, елык-елык килеп торган матур-матур фужерлар, төрле-төрле җимешләр пәйда булды. Күңелле музыкага бәллүр чеңләве кушылды. Тәлгать белән Айсылу, бер-берсенә сыена төшеп, бүлмә уртасында таптана башладылар.
Фәрит биредә артык иде.
— Ярар, мин китим, булмаса...
— Ярар, пока. Мин дә озакламам инде.
— Хушыгыз. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт, Айсылу.
— Исән булыгыз инде, алайса...
Баскыч төбенә чыккач, Фәрит аяк астына төкереп куйды.
— Тфү!.. Үзенең сөяркәсе белән таныштырмакчы булган икән...
Шулай диде. Әмма ул Айсылу тырнагына капкан иде инде. Хәер, бу турыда кыз үзе да белми иде әле.
Көннәрдән бер көнне алар автобус тукталышында очраштылар.
— Исәнме, Фәрит.
— Исәнмесез, Айсылу.
Аягы таеп китте дә, кыз Фәритнең беләгенә ябышты.
— Таныш кеше белән "сез" дип сөйләшү килешмидер, минемчә.
— Шулай бугай шул.
Кыз тыелып кына көлеп куйды.
— Менә шундый мокытрак кеше инде мин. Юньләп сөйләшә дә белмим.
— Ә Тәлгать сине мактады. Алтын куллы егет ул, ди.
— Ул сөйләр...
Автобус килеп туктады. Ишек ярыгыннан кайсыныңдыр чабуы чыгып тора иде. Шактый кеше төште. Тукталыштагылар ишеккә өелде. Фәрит белән Айсылуны, кыймылдарлык та рәтләрен калдырмыйча, бер-берсенә чәпәп куйдылар.
Бөтен халык берьюлы талгын гына тирбәлә. Аның саен Фәрит кызның тәнен ныграк тоя. Салкын исе аңкып торган кабарынкы мех якасына, кызарып чыккан бит алмаларына яңагы белән кагыласы килә... Аннары, кинәт, аның Тәлгать белән биегәне исенә төшә дә, тешләрен кыса.
Кеше бераз кимегәч, кыз гади генә әйтеп куйды:
— Бүген "Батыр"да "Тутси".
"Тутси"ның ни икәнлеген белмәсә дә, Фәрит гаҗәпләнгән булды:
— Шулаймыни? Әйдә, алайса, керәбез!
Кыз тагын көлеп куйды.
— Керербез... Билет алалсак.
Кинотеатр янында төштеләр. Тукталышта ук аларны билет теләнүчеләр сырып алды.
— Син шушында гына тор. Минем анда иптәш кызым эшли. Бәлки калдыргандыр.
... Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты — кино беткәч, Фәрит аны озатып куйды.
— Бәлки... чәй эчертеп чыгарырсың? — диде Фәрит аның күзләренә карап.
— Соң инде, Фәрит. Кызлар әлләни уйлар...
Фәритнең озаклап сөйләшер чамасы калмаган иде. Салкыннан тез буыннары калтырый. Ләкин кыз кереп китми, ишек тоткасына тотынган килеш нидер уйлап тик басып тора.
— Калтырый башладың син. Салкын тидерә күрмә.
— Тимәс. Кайта-кайта җылынырмын әле.
— Кайда торасың соң?
— Кырык җиденчедә.
— Ходаем! Автобус та йөрмидер бит инде хәзер.
— Ничава.
— Әйдә, кер! Бераз җылынырсың хет... Түлке шауламаска тырыш инде.
— Исерекмени мин шауларга. Тик... вахтер кертерме соң?
— Кертер...
Фәрит чәй эчкән арада, Айсылу ваннага кереп өстен алыштырып чыкты. Аннары көзге каршына килеп чәчен тарый башлады. Юка халат аша кызның тере тәне сизелеп тора иде.
Фәрит торып аның янына килде. Ихтыярсыз кызның биленнән алды. Кыз кулын төшерми генә егеткә таба борылды.
Ачык изүдән балкып күренеп киткән ак күкрәк Фәритне тәмам сихерләде.
— Кулыңны ал, Фәрит. Әгәр мине ачуландырасың килмәсә, шаярма.
Фәрит төкреген йотмакчы булды, әмма авыз эче кипкән иде.
— Гафу ит, Айсылу.
Теле белән шулай диде. Ләкин күңеле белән кызны коча, иркәли иде инде. Бөтен тәне, җиңелчә калтыранып, моңарчы әле бер дә татымаган рәхәт мизгел якынлашуын тоя, түземсезләнә иде.
— Теге көнне шәраб эчеп утырды дип, минем турыда начар уйлый күрмә. Туган көнем иде ул минем.
— Шулаймыни? — Фәрит аптырап калды — Тәлгать тә инде... Әйтсә ни булыр иде!
— Тәлгать тә белми иде аны.
— Алайса, мин сине соң булса да тәбрик итәм.
— Рәхмәт.
— Тик... Бүләккә генә бернием дә юк. Хәер, туктале... — Фәрит түш кесәсеннән паспортын чыгарды, паспорт арасыннан лоторей билеты алды. — Менә, "Жигули" бүләк итәм мин сиңа.
— Рәхмәт, Фәрит, — диде кыз әкрен генә. — Сине дә утыртырмын.
Фәритнең күзе янә аның муенына, халат аша төртеп торган тыгыз күкрәкләренә төште. Кызның муенындагы тамыры мелт-мелт тибә иде.
Юк, түзә алмады ул. Тәкатьсез иде. Ниндидер ашкыну белән биленнән кочты, иреннәренә иелде.
— Их, Фәрит. Ашыйсың бит башкаемны...
— Ашыйм, Гөл... Айсылу, ашыйм. Башыңны гына түгел...
— Өйләнерлек булсаң гына, Фәрит...
— Өйләнәм, Айсылу, өйләнәм...
— Вәгъдәме?
— Вәгъдә, вәгъдә, Айсылу...
9
Айсылу беренче көннән үк иренең заводка кире кайтуын таләп итә башлады.
— Акча бер хәл, җаным, квартир кирәк. Заводта эшләмәсәң, аны каян аласың? Тәлгатьнең шарагасындамы? Шиш!..
Кабат заводта эшли башлагач, беренче хезмәт хакына бер шешә "Апперитив" алып кайтты.
— Әйдәле, карчык, чөкердәшик әле икәү генә, — диде ул шешәне өстәлгә бастырып.
Айсылу, кулларын салындырып, каршысына килеп утырды.
— И Ходаем, авылдагы абыйларың кебек алкаш булырсың микәнни син дә?..
Фәритнең өстенә түшәм җимерелгәндәй булды. Күзләрен кысып, Айсылуга текәлде:
— Ничек... алкаш? Авылдагы абзыйларым алкашмыни минем?
— Әй, сөйләнеп утырма инде, ичмасам, җан үртәп. Теге... кем соң әле? Зәки абыеңмы соң?.. Туйдан кайтышлый җиңгәчәйне тотып тукмаган бит.
Фәритнең кашы җыерылды. Дәшмәде. Кырлы стаканга мөлдерәмә шәраб тутырды да, авызына каплап куйды.
— Кая, ашарга бир!
— Әнә, плитәдә!
Айсылу караватка капланды.
Фәритнең күңеле рәнҗеде. Дәшәр хәлдә түгел иде. Ашык-пошык киенде дә, ишекне хәтәр шапылдатып чыгып китте.
Баш сөяген, тимер кыршау кебек, бер уй кыскан: "Китәргә! Китәргә!" Гарьлеге ни тора бит: алкаш!
Урам буйлап түбән төште. Зур яңа күпергә күтәрелде. Төн суык, җиле зәһәр иде. Пәлтәсен төймәләде, бүреген батырыбрак киде. Саргылт-якты тәрәзәләрендә ике-өч кенә кеше күренгән трамвай салкын рельслардан чыжылдап узып китте. Каршыда, Кызыл Чаллының өстенә аварга җитеп, сүнә-кабына торучы тәрәзәләре белән ниндидер фантастик компьютерга охшаган шакмак-шакмак йортлар җемелди.
Чиелдап, Яңа шәһәр ягыннан икенче бер трамвай килеп туктады. Вагон ишек төбендә өч кыз көлешә. Үз-ара пышылдашалар.
Сүзләре бөтен салонга яңгырап тора:
— Уф, кызлар, башым әйләнә, үләм!
— Минем күңелем болгана башлады инде...
Ух, боларның берәрсен хәзер!..
Тфү!
Аякларында чак басып торалар, кабихләр.
Туктале, Фәрит дус. Син үзең дә шулар хәлендә түгелме соң? Хәләл җефетеңне бер сәбәпсез рәнҗетеп, ни йөзең белән тыныч кына йөрисең син? Ну, әйтте. Туганарыңа тел тидерде. Алкаш диде. Һәм дөрес эшләде.
Тәрәзә ярыгыннан җил өреп торган караңгы бүлмәдә елап ятучы Айсылу бик кызганыч тоелды аңа.
— ... Карчы-ык, — дип пышылдады ул әкрен генә, кайтып чишенгәч. Салкын аякларын юрган астына тыгып, хатынының кайнар балтырына кагылды. — Гафу ит инде, карчык. Гаеп миндә...
— Кит әле, кит! Фу, сасыгансың.
Иңсәсеннән кочып чалкан әйләндерде, күкрәгенә яңагын куйды.
— Татуланышыйк, карчык. Бүтән андый хәл булмас... Без бит икәү генә... Ызгышмыйк...
— Икәү генә, икәү генә! Бүген икәү. Ә иртәгә, бәлки, әллә ничәү булырбыз.
Фәрит җанланып китте:
— Нәрсә, карчык, әллә хәбәр бармы ?
— Бар шул менә. Инде биш атна булды. Сизмисеңмени үзең?
— Күсәк мин, күсәк!
— Күсәк шул.
— Типмиме соң әле?
— Дивана. Биш атнадан балага җан керә димени?
... Сентябрьдә Алсу туды.
Айсылу тудыру йортына киткәч, җилкенеп китеп Фәрит теге шыксыз бүлмәнең обойларын куптарып яндырды, тәрәзәнең тишек-тошыкларын сылады. Кайчандыр Айсылу кайтарып куйган эре чәчәкле матур обойларны ябыштырды. Булмә яктырып, иркенәеп калды.
— Кайчан акыл керә инде сиңа, йә? — диде Айсылу кайтып керү белән, бүлмәгә күз йөртеп чыккач.
— Нигә, әнкәсе?
— Нигә дип соң... Хөппениса карчыкның абзарына ябыштырырга дип алдыммыни мин аны! Киңәш юк, табыш юк... Малосемейка, квартир аласы бар. Кибеттә эшли дигәч тә, кирәк чакта тиз генә табып буламыни аны!
— Соң, карчык... малосемейканы кайчан алабыз әле. Әллә ярты, әллә бер елдан... Ел буе шушы абзарда яшәргәмени?
— Үә-әә!..
— Ай Алла, минем бәпечем уянган икән. Каяле, нәм-нәм бирим әле мин аңа... Һо-о! Пеленкалар алып куйдыңмы, әттә?
— Менә, менә, әнкәсе.
— Пачкасы белән бирмә инде... Әнә теге өчпочмаклысы белән бумазиен үтүкләп бир.
— Хәзер, карчык.
— Ике ягын да үтүклә!
Коры һәм җылы биләүгә чорналгач, Алсу елавыннан туктады. Битараф карашлы күзен ачып алсу иреннәрен мимылдата башлады.
— Шулаймыни, кызым, тамагың ачтымы? — дип сөйләнә-сәйләнә Айсылу тәмам тулышып җиткән күкрәген учлап, имчәген баланың авызына төртте.
Ашыкмыйча, ләззәттән күзләрен йомып, сабый ими имәргә кереште. Фәрит аңа сокланып карап торды.
— Колясканы да ашыгып алгансың, — дип бая өзелгән сүзен дәвам итте Айсылу. — Аны инде, Ходаем, әби-бабаларыннын берәрсе бүләк итми калмас иде әле. Беренче оныкларына... Аннары, коляскада йоклату гел ярамый икән ул. Һава керми ди. Карават кирәк.
— Караватны, әнкәсе, аванстан алырга туры килер инде. Йә, булмаса, синең декретныйдан.
— Декретныйга нәфесеңне сузма. Үземә пәлтә алам... Нишләп бик тиз бетте акчаң?
— Нишләп дип, аракы алып куйдым.
— Анысы яраган... Ничәне алдың?
— Бишне. Шул җитәдер.
— Җитеп ашкан. Колкынганчы эчәргә димәгән. Үзең бөтенләй эчмәсәң дә була...
Соңгы сүзе йөрәгенә пычак булып кадалса да, Фәрит дәшмәде, тыныч кына киенә башлады.
— Кая киттең?
— Чыгып керәм әле.
— Ашыкма. Ни... Өйдә сөт бармы?
— Калганые бераз.
— Тагын алып кайт. Бәрәңге дә алмагансыңдыр әле. Аннары, кефирмы, катыкмы шунда...
Урамга чыккач, тәмәке эзләп кесәсен капшады. Шунда гына үзенең инде атна буе — кызы туганнан бирле — тартмаганын исенә төшерде. һәм, өйләнгәннән соң, фәкать шушы атнаның гына үзе өчен иң тыныч көннәр булганлыгын аңлады. Гаҗәеп ачыш ясады ул бүген: бер ел яшәп, хатыны авызыннан бер җылы сүз дә ишетмәгән икән бит ул. Һаман шул эшлекле-тыныч тавыш, салкын акыл һәм исәп, исәп... Хәтта, төнге мавыгулары да, мәҗбүри йөкләнгән вазыйфаны башкарган шикелле, хиссез уза иде.
Бик катлаулы нәрсә икән ул тормыш дигәннәре. Кайчандыр акылыңны, бөтен барлыгыңны биләп торган кичерешләр иртәнге томан кебек тарала, юкка чыга, ә теге элек син игътибар да итми килгән вак-төякләр, берсе өстенә берсе өелә торгач, башыңнан ук күмеп китә. Берәүнең уйламыйча гына әйткән гөнаһсыз сүзе икенчесенең күңеленә таш кисәге, күтәрә алмаслык йөк булып ята.
Фәрит моны тиз аңлады. Бергә яшәүнең беренче көненнән үк, үз табигатен гаилә тормышына, Айсылуның холкына яраклаштырырга тырышты. Иң элек иске дусларын биздерде. Аннары стена газетасы, культпоход, дружиначы ише мәшәкатьләрдән читләште. Телевизор алып куйгач, спектакль-концертларга түгел, кинога йөрүне дә ташлады. Яшәүнең бөтен мәгьнәсе дөнья көтүгә кайтып калды. Моны Айсылу шулай теләде. Гаилә тормышы Айсылу дөньясына әйләнде. Фәритнең дөньясы сүрелде.
Шул да булдымы яшәү? Шундый тормыш турында хыялланды микәнни Айсылу? Гомер буе шулай яшәргә туры килсә, ничек түзәрсең?..
— Да, брат, күзең тонган синең. Кая чабасың болай?
— Ә-ә, Тәлгать. Сәлам, малай.
— Сәлам. Кычкырам, кычкырам, ишетмисең... Һ-оо, төянеп күрсәткәнсең.
— Төянерсең. Гаилә ишле бит хәзер.
— Шулаймыни? Кызмы, малаймы? Әллә икеседәме?
— Кыз гына...
— Ну, котлыйм, брат, котлыйм. Кайчан туды?
— Атна булды инде.
— Тәпиен юдыңмы соң әле?
— Кая! Бүген генә алып кайттым бит әле.
— Фью-ү! Шушы көнгә чаклы түзеп йөрдеңме?.. Турысын әйткәндә, законга сыя торган эш түгел бу. Каяле, сәгать ничә? Һи-и, алты гына икән бит әле. Әйдә киттек!
— Кая?
— Кая булсын, әнә бит, каршыда гына магазин... Бир, тотып торам сумкаңны...
...Уянып китте. Кипшенгән иреннәрен ялмап хатынына таба борылды. Ләкин кулы аның иңбашына түгел, буш урынга шапылдап төште. Берьюлы йокысы ачылды. Башын калкытып бүлмәгә күз салды. Үзе, чишенмәгән килеш, караватта ята, ә хатыны, кызын кочаклап, идәнгә бөгәрләнгән. Торды, җылымса су чумырып эчте.
Хәлләр... Әллә соң Айсылу сүзләре, чынлап та, дөресме? Алкашка әйләнеп барамы әллә ул?
Юк ла. Нишләп алкаш булсын? Просто исергәнен сизми калган. Дөньясын оныткан. Чаманы югалткан. Ярый әле өенә кайтып егылган. Милициягә эләкмәгән. Күрер иде күрмәгәнен. Унөченче хезмәт хакы да, квартирга чират та очар иде аннан...
Шулай да яхшы түгел. Чынлап торып алкашка әйләнүең бар. Ярамый болай. Бала атасы, әти кеше икәнлегеңне онытма, иптәш. Онытма! Син бит хәзер үзеңнең генә түгел, кызыңның язмышы өчен дә җаваплы...
Берничә көн сөйләшмәделәр. Сүзсез ашадылар, өем-өем чүпрәк юдылар, кибеткә йөрделәр, икесе ике якка карап йокладылар. Фәрит, югыйсә, һәр эштә өлгерлек күрсәтергә тырышты. Суын да ташыды, юынтыгын да чыгарып түкте, бала чүпрәкләрен дә үтүкләде. Алсу төнлә елап уянганда, үзе сикереп торды, кызының астын алыштырды, аннары аны ипләп кенә хатыны янына салды...
Гел болай яшәп булмасын икесе дә аңлый иде. Ләкин ирнең дә, хатынның да беренче булып эндәшәсе килмәде. Өй суынды, базга охшап калды. Фәкать Алсу — гөнаһсыз сабый — караңгы дала уртасындагы зәгыйфь учак кебек, бу дөньяда әле тормыш дәвам иткәнлеген искә төшереп-төшереп куя иде.
Беркөнне кич Фәрит түзмәде, кулларын баш астына тыгып инде сәгатьтән артык түшәмдәге яктылык тапларына карап яткан хәлдә хатынына эндәште:
— Нишләптер, карчык, озакккарак китте бугай безнең бу үҗәтлек.
Айсылу кинәт Фәриткә борылды. Тавышы усал һәм үпкәле иде:
— Исеңә төшкән икән!
— Исеңә төшкән дип, ай буе газапланам инде мин...
Кулын сак кына хатынынын биленә салды. Алып ташлар дип курыккан иде, ләкин Айсылу аны үзе кочаклап алды:
— Эгоист син. Үзең турында гына уйлыйсың. Сиңа эчәргә дә, йокларга булсын. Бәйрәм җитә башласа, тамагың кымырҗый, кесәңдәге акчаң кыткылдый башлый. Минем турыда димим, хет балаңны уйла бәләкәй генә, алкаш несчастный!..
Кычкырып җибәргәнен сизми да калды
— Әйтмә миңа алай!
— Ә-ә, ошамыймыни!
— Йөрәгемә хәнҗәр булып кадала шул сүзең.
— Эчмә соң, алай булгач.
— Эчмим бит инде, карчык. Минем эчү — эчүмени ул! Сирәк-мирәк кенә бит инде...
— Анысы шулай. Түлке эчсәң, күзең тона. Исергәнеңне белмисең, чөмерәсең дә чөмерәсең. Авызың сөйләгәнне колагың ишетми.
— Нәрсә, карчык, әллә берәр авыр сүз әйттемме?
— Авыр сүздә генәмени хикмәт...
Кызлары еламакчы булып мышкылдап куйды. Саташып кына ахры. Ашыгып-ашыгып имезлеген суырырга кереште. Аннары тагын тынып калды.
Фәрит җиңел сулады, хатынының өч-дүрт ай эчендә тансыклап өлгергән тыңлаучан гәүдәсен үзенә кысты.
Тормыш җайлангандай булды. Яши торгач, фатирлы да булдылар. Ләкин бер көнне...
Ул көнне Фәрит эштән балкып кайтты.
— Карчык, асылын муенга!
— Нәрсә булды, хәчтерүш?
— Хәчтерүш! Сиңа гына ул хәчтерүш. Дәдәңә мидал бирделәр.
— Алкашлар медалеме әллә?
Түш кесәсеннән тартып чыгарган "Каберне" шешәсе кулында калтырый башлады.
— Нәрсә дидең?!!
— Тондырма күзеңне, яме!
— Кил әле монда!
— Йә, килдем.
— Шул сүзеңне тагын бер кабатласаң, менә шушы шешә белән мангаеңны ярам.
— Алкаш! Алкаш! Алкаш несчастный! Йә, йә! Ник ярмыйсың?
— Мә, алайса!
Айсылу башын читкә алып өлгерде, шешә стенага бәрелеп чел-пәрәмә килде. Чырылдап кычкырган бала тавышына икесе дә өнсез калдылар.
Куркуыннан күзләрен зур ачып бии-бии елаган Алсуны әнисе кочагына алды, яшьле күзләрен үбә-үбә юатырга кереште:
— Елама, кызым, елама. Ул алкашны куып чыгарабыз аны хәзер.
— Карчык, гафу ит инде...
— Гафу?!
Айсылу тавышын күтәрмәде, муенына сарылган Алсуны башыннан сыйпый-сыйпый ишек тоткасына үрелде.
Алар чыгып киткәндә ничек катып калса, милиwия килеп кергәндә дә? Фәрит шул килеш басып тора иде...
10
... "Их, Гөлсара!.. Әгәр теге вакытны син мина кул бирсәң, күкрәгемә капланып еласаң, нинди бәхете булыр идек без. Син дә берьялгызың бала үстермәс идең, мин дә болай түбән тәгәрәмәс идем..."
— Белмим шул, Фәрит... Айсылу белән дә бик пар килгән идегез, югыйсә...
"Син Айсылуны да беләсеңмени?"
— Белмәскә, ул бит Тәлгатьнең... кеме дип әйтергә дә телем бармый. Гөнаһлы буласым килми.
"Әйтәм җирле..."
— Юк, юк, Фәрит. Араларында андый ук хәл булгандыр дип уйламыйм. Сөюгә һәм сөелүгә сәләтсез ич ул Айсылу.
"Ә мин аны сиңа охшаттым. Шундый ук җыйнак гәүдә, ягымлы елмаю. Ә эшләве..."
— Беләм, беләм, Фәрит. Тәлгать аның биленнән кочып алды. Ә син кызардың...
"Син, Гөлсара, минем арттан күзәтеп йөрдеңме әллә?"
— Күзәтеп йөрмәдем, Фәрит. Синең белән идем мин. Хәтта аның белән кочаклашып ятканда да синең күңелендә идем. Син бит аны түгел, мине иркәли-коча идең. Шулай түгелмени?
Фәкать кызыгыз Алсу тугач кына мине оныта башладың. Һәм, табигый ки, хисләрегез дә суына төште.
Алай дигәч тә, арагыздагы җылылык синең тарафтан гына иде шул. Анысы да Айсылуга түгел, күңелендә йөрткән минем сурәткә...
"Кайтып булса икән яшьлеккә..."

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.