🕙 Минуты чтения - 1
Әй Кеше, кайларга юл тоттың
Общее количество слов 73
Общее количество уникальных слов составляет 34
26.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
40.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?..
— Чүлләрдә сусаган кешегә
Чишмәдән су илтеп барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың.
Юк анда туганың-танышың?
— Ачлыктан тилмергән, йөдәгән
Балага нан илтеп барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?
— Диңгездә бәлагә очраган
Корабка ярдәмгә барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?
— Йорт-җирен су баскан кешегә
Диварлар төзергә барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?
— Барасы юлыма корылган
Диварны сүтәргә барышым.
Юк анда туганың-танышың?..
— Чүлләрдә сусаган кешегә
Чишмәдән су илтеп барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың.
Юк анда туганың-танышың?
— Ачлыктан тилмергән, йөдәгән
Балага нан илтеп барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?
— Диңгездә бәлагә очраган
Корабка ярдәмгә барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?
— Йорт-җирен су баскан кешегә
Диварлар төзергә барышым.
— Әй Кеше, кайларга юл тоттың,
Юк анда туганың-танышың?
— Барасы юлыма корылган
Диварны сүтәргә барышым.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
- Читать следующее литературное произведение - 9-й класс
- Банкрот