Latin

Авыл Мөгаллиме

Общее количество слов 1084
Общее количество уникальных слов составляет 617
51.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
73.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Бу авылга ул сентябрь 18ендә кич белән килеп төшкән иде.
Төнлә белән яңгыр явып, иртән салкын вә пычрак булды.
Чәйдән соң мулла, мәзин, тагын чал сакаллы калын гына бер кеше аны мәктәпкә алып бардылар. Мәктәп су янында, озынчарак, зур түгел генә бер бина булып, башы кызылга буялган, тәрәзәләре гадәти авыл өйләренекеннән зуррак булса да, үзе черек вә нечкә агачлардан эшләнгәнгә һәм дә бераз кыйшаеп торганга күрә, тышкы яктан әллә нинди иске су тегермәне яисә борынгы алпавыт утарларындагы ташланган флигель төсле килешсез вә кызганыч рәвештә күренә иде.
Эченә кергәч, мулла, таягы белән стеналарга төртеп-төртеп:
– Әйе, – диде, – менә шул җирләре җәй көне тәмам кибеп ачылган иде. Узган атна гына әле бик һәйбәт кыстырып төзәттердек, әйе... Җылы булыр дип уйлыймыз инде, әйе. Ул, ягъни мәсәлән, кыш көне мәктәп салкын булса, әлбәттә, ягъни уңайсыз була, әйе. Менә бу бүлмә инде үзегезгә булыр, ягъни мәсәлән, үзегез инде шул бүлмәдә торырсыз. Бераз кечкенә кечкенәлеген... Әлбәттә, инде, ягъни, җәмәгатьсез кешегә артык тыгыз булмас дип уйлыймыз, әйе...
Мәзин мулланың сүзен куәтләп:
– Әлбәттә, ягъни, бер кешегә ул хәтле зур бүлмә кирәкми, – дип куйды.
Мөгаллим һәм аларга игътираз кылмады*, иске генә чемоданы белән мендәр, юрганын кертеп урнаштырды. Мулла бу арада сүзне башкага борып:
[*Игътираз кылмады – карышмады.]
– Үткән елгы хәлфәмез дә яхшы иде. Ләкин бик ходай кеше иде, мескен. Шул хәтле, ягъни мәсәлән, юаш иде, бичара, кыш буе ник кенә бер баланы чиертсен! Түгел ул кыйнарга да сугарга. Балалар, ягъни мәсәлән, тәмам азып беттеләр, әйе...
Бу арада әлеге чал сакаллы кеше гырылдаган калын тавыш белән:
– Ул мәчеттә Коръән дә укымыйдыр иде! – дип кыска гына әйтеп куйды.
Мәзин аны төзәтеп:
– Әйе, ягъни, сирәк укый торган иде, – диде. Мулла сүзендә дәвам итеп:
– Шулай да, мәсәлән, мин аны бик яраткан идем. Ләкин мәхәллә бер дә яратмады, әйе, – диде.
Алар шулай бер унбиш-егерме минутлар сөйләнгәләп чыгып киттеләр.
Бүген мөгаллим көн буе беркая да чыкмады. Әйберләрен рәтләп, берничә җиргә хатлар язып маташты...
Икендедән соң бераз йөрергә чыкты. Су буенда казлар, үрдәкләр кайтырга әзерләнгән рәвештә төзәтенеп-төзәтенеп кенә коеналар, кешеләр дә кичке көйгә басып урам буйлап ашыкмыйча гына кайсы ары, кайсы бире узалар, очраган берсе яңа мөгаллимне ачык кына сәламлиләр иде.
Ул, башка барыр җир булмаганга күрә, зыяратларга барып йөрде, үзенең шәкерт чакларын бераз исәпләп утырды. Авыл өйләре моннан тагын тәбәнәк вә кечкенә күренә иделәр. Мәктәп бераз кыйшайган көе моңаеп, «я инде кайт, миңа ялгыз бик күңелсез бит» дип, аны чакыра иде. Аның күңеле бик рәхәтләнеп китте: мәктәп, мәктәп белән бергә бөтен авыл аңар караган, аны көтә, кирәксенәләр, бик кирәк, бик мөкатдәс* нәрсә – яктылык, нур сорыйлар.
[*Мөкатдәс – изге, яхшы.]
Шулай итеп бик шатланган көе, ул моннан мәктәпкә кайткан иде. Бөтен кичне ул шул шатлык тәэсире белән үткәрде.
Ул көннән бу көнгәчә бер ай тулды, икенчегә китте. Эшләр шәп кенә рәте белән бара, мөгаллим балаларны бер дә аздырмый, мәхәллә һәм аны бик ярата, һәр җирдә мактап күтәреп сөйләгәнлекләре ишетелә. Еш-еш кына үзен ахшамнан һәм дә ястүдән чыгышлый чәйгә алып керәләр, «китап» сөйләтәләр. Шулай итеп карттан, яшьтән танышлары, мөхлисләре* була башлады. Шул кыска гына вакыт эчендә ул бу авылга тәмам ияләшә, бу авыл үзенең туган иле кебек, кешеләре үзенең агай-энесе, кардәшләре кебек, ягымлы, сөйкемле күренә башлыйлар. Шул кыйшайган мәктәп аңар бик газамәтле* бер бина, бер сарай, бер мәркәз төсле тоела, авылның бөтен рухын ул монда тупланган шикелле күрә.
[*Мөхслиләре – иярченнәре, баш иючеләре.]
[*Газамәтле – искиткеч биек.]
Ул кайчагында ястүдән соң бүлмәсеннән чыгып, мәктәпнең залы буйлап йөренә. Бу вакытта аның фикере вә уйлары әллә кайларга оча, аның күз алдында әллә нихәтле авыллар, әллә нихәтле шундый кыйшайган мәктәпләр вә ул мәктәпләр эчендә дә, моның үзе кебек, җөббәләрен* иңсәләренә салган көе парталар арасында йөренеп торган мөгаллимнәр килә. Алар һәммәсе дә тирән фикергә чумган, халыкны ничек ачарга, халыкны аяк өскә бастырырга, халыкны нурландырырга уйлыйлар, алдагы көнне төшенәләр: гали вә мөкатдәс* максатка юнәлгәннәр. Бервакыт болар һәммәсе дә сискәнеп куркып китәләр! Ерак та түгел бер читтә дию төсле бер җанвар тора. «Әй! Сез! Шәһадәтнамәләрегез кайда? Ниләр укытасыз?» дип бармак селкә, боларны янап тора. Маңгаенда чынаяк төбе хәтле кокарда!..
[*Җөббәләрен – җәйге пальтоларын.]
[*Гали вә мөкатдәс – бөек һәм изге.]
Мөгаллим бу вакытта үзенең кечкенә бүлмәсенә кереп китә...
...Соң вакытларда мәзин, бу елгы хәлфәне үткән елгы хәлфәгә караганда күп надан дип, һәр җирдә сөйләп йөри башлый...
Бер көн мөгаллим әфәнде гадәтенчә, ястү намазыннан кайткач, мәктәп эченә йөренергә дип чыккан гына иде, берәү каты-каты басып шапылдап килеп керде. Мулла иде. Аның башында семәк очлы* чалма бүреге, кулында калын гына имән таягы, чырае алмашынган иде. Ул кергәч тә, сәлам бирмичә үк, калтыранган тавыш белән:
[*Семәк очлы – нечкә башлы.]
– Син, мулла кеметтин, кайсы авылныкы буласың? – диде...
Мөгаллим аптырап:
– Ник, хәзрәт? Мин... – дип әллә ни әйтмәкче иде, мулла аның сүзен кисте:
– Юк, син кайсы авылныкы буласың да, хәзер нинди авылда торасың, ягъни! Беләмсең шуны? Мин әлегә хәтле чыдадым-чыдадым да, хәзер инде син мине чыдамнан чыгардың; ах, акылсыз, исәпсез!.. Кем кушкан соң сиңа халыкка вәгазь сөйләргә? Кемнең рөхсәте белән сөйлисең? Ягъни мәсәлән, мин сиңа бер мәртәбә сөйләргә рөхсәт бирдем бит, бер мәртәбә, ягъни мәсәлән, беләмсең шуны? Ә син ничә тапкыр сөйләдең инде! Сорау кая да, эзләү кая?! Хәтемне тагын синнән башка укучы юкмыни, ягъни мәсәлән, мәзин укымыймы? Һәр көн сайраган буласың, әйе! Менә моннан ары, мәсәлән, вәгазь сөйләгән булып лыгырдап, халыкка акыл сатасың икән, ул чагында эзең дә булмасын монда, ягъни мәсәлән! Күрше авылдан мулла Фәтхулланың улын чакыртабыз. Аңладың ни әйткәнне? Менә шул!
Ул сөйләгән вакытта мөгаллимгә якын ук торып, таягының башын мөгаллимнең борыны төбендә үк әйләндерә иде...
Ул эчендәге бар ачуын бушаткач, ишекне бик каты ябып чыгып китте. Мөгаллим, ялгызы гына калып, тәрәзә янына барып терәлде, һава болытлырак булса да, азрак ай яктысы да чагылып-чагылып тора, мулла таяк очы белән бозлавык җиргә нык кына бәреп-бәреп, урам аркылы күчеп бара иде. Әнә, мәзиннең тәрәзәләре яп-якты, өстәлдә самавыры кайнап, булар чыгып тора бугай... Мулла анда керде.
Мөгаллим, байтак вакыт тәрәзә янында терәлеп торгач, идән буенда йөри башлады, вә аның күз алдына янә теге авыллар, мәктәпләр, мәктәп эчендәге мөгаллимнәр килә иде. Гүя аларны да мулла абзыйлар шулай кереп сүгеп чыгалар, гүя алар да шулай тәрәзә янына килеп терәләләр...
Ул, бик озак идән буенча йөргәч, бүлмәсенә кереп, чишенми-нитми караватына сузылып ятты. Үзе теләп бернәрсә дә уйлый алмый иде. Әллә нинди бер-беренә мөнәсәбәте булмаган кыска-кыска мәгънәсез әйберләр аның башына кереп-чыгып йөри иделәр. Түшәмдә әллә нинди саргылт күлчәләр* күренә башлады. Бөтен бүлмәне тутырдылар, бүлмә ифрат тыгыз булды! Бервакыт шул сары тап вә күлчәләр арасыннан теге кокардалы нәрсә, тешләрен кыҗырдатып, «Мин бирермен сиңа укыту!» дип, йодрыгын моның күз алдында бутый башлады. Аннан мулла, чалма бүреген очландырып чикәсенә кыңгыр салган, сакал очын авызына капкан көе «Мин сиңа күрсәтермен күрмәгәннәреңне!» дип, имән таягының башын мөгаллимнең борыны төбендә әйләндерә иде... Теге чал сакаллы кеше дә, чыраен сытып шунда артта гына әллә ни әйтмәкче булып тора иде...
[*Күлчәләр – боҗралар.]
1910.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.