Latin

Август Ае - 01

Общее количество слов 3850
Общее количество уникальных слов составляет 2137
37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Роман
Бу әсәр катлаулы заманабызны аңларга тырышу максатыннан чыгып язылды. Әгәр дә, хөрмәтле укучым: «Сез үзегез бу геройларны тормышта белә идегезме?»— дип миннән сорыйсыз икән, җавап бирәм: «Белә идем! Һәм шактый яхшы һәм якыннан!» Әмма әдәбият меңнәрнең кемлеген берләрдә гомумиләштерә, берәүнең уй-фикерләре аша меңнәрнең күзен ачарга омтыла.
Меңнәрнең йөзен берәүләрдән таныйк! Бәлки тормышны аңлый башларбыз. Автор.


I
Әллә ничек кенә үтә дә китә икән бу тормыш. Кичәгесе бүген онытыла, иртәгәгә әллә никадәр уй-хыяллар җыела, таң белән торып, эшкә тотынырга туры килсә дә, ниятләнгән кайчак барып чыкмый. Коры хыяллар, мескен акыл аркасындадыр, гомерең буена озатып йөриләр-йөриләр дә, яшәеш арбасыннан төшеп калалар. Иркенәеп, үз алдыңа канәгатьлек табып, еллар белән бергә авышасың һәм, башыңны Кәгъбәтулла тарафына юнәлтеп, тынлык хөкеменә чумасың. Ә кайдадыр, еракта-еракта, галәм читендәме, йолдызлар белән йолдызлар сөйләшәләрдер, синең тавышыңны ишетеп алалардыр? Ышанасы килә. Юк-юк, ышанычсыз һич тә ярамый. Җиһан ул очсыз-кырыйсыз.
— Ә син шикләнәсеңме?
— Ышанмаска, ди, ышанам. Шунлыктан һичбер шигем юк!
— Шикләнмичә мөмкин түгел бит.
— Бәлки мине «дивана» дип уйлыйсыңдыр. Әмма күңелемдә һичбер шигем юк. Шуңа сөенәм.
Ханбал аз гына булса да ялганлый иде бу җавапларында. Хәниф моны сизенмәде. Дөресрәге, аңламады. Сорауларын кабатларга да уйлаган иде. Мәгънәсе генә күренмәде. Әле кайчан гына үзен коммунист санап, Маркстан да, Лениннан да фраза-фраза цитаталар ыргытырга яраткан Ханбалның дингә кереп китүе сәер түгел идеме? Юк, шикләнәдер, ышанмаган җиреннән ничек кыйбла тапкан соң ул?
Һәркемнең яшәеше терәк эзли. Ханбал да шушы хакыйкатьне төшенеп алган кеше. Әгәр дә бүгенге көндә мәктәп бусагасыннан башланган, күңелгә салынып ныгытылган, хакыйкать дип танылган кануннар таркала һәм юкка чыга икән, аның монда ни гаебе бар? Үзгәрергә кирәк булгач, бер урында таптану бик үк килешеп бетмәс. Малайлык күрсәткәндәй киреләнеп торудан ни файда? Яшәсәң, үләргә ашыкма инде син. Җитешерсең. Көнең-көнгә охшаса, бетте инде ул, сүндең дигән сүз.
Менә бу чаттан аерылышалар алар. Ханбал үз юлы белән китеп барачак, Хәниф, уңга борылып, элекке Жданов урамы буйлап өенә юнәләчәк. Тиздән генә очраша да алмаслар. Ханбал иртәгәдән ялда. Һәр елны бер үк вакытны сайлый. Яме сүнеп барган табигатьнең август аен. Һавасы да саф, шәһәр халкының да, канәгатьлек табып, болын-кырлардан, су буйларыннан читләшкән чагы.
— Ярый, исән-имин генә ял итәргә насыйп булсын!
— Рәхмәт, дустым! Сиңа да исәнлек-иминлек телим!
— Әллә соң, берәрне, мин әйтәм, алып «бөклибезме»?
— Юк, эчмим. Аракыдан башка гына ял итәргә исәп.
— Алай күңелсез булмасмы соң?
— Бәлки? Юк! Аракы үзе тәннәрне оета-арыта бит ул. Аннан башка гына ял итәрмен инде, бигайбә! Ялыңны «юмадык дип уйлап ачуланма, бүтән вакытта, ярыймы!
— «Юдык» дип исәплә!
— Ярый, хуш! Күрешкәнгә кадәр!
Каты кысышып кул бирештеләр. Үз юллары белән китеп барганда Ханбалның башына шик төште: «Кул биреп саубуллашырга ярамый бит, бүтән тиз генә күрешмисең, диләр!»
Фалы дөрескә чыкты.

II
Ханбал ялының өченче көнендә, ялгызы фатирында китап укып ятудан тәмам туеп, телевизор-радионың тимер авызларыннан чыккан җансыз сүзләре-тавышларыннан арып, тере кешеләрне сагына башлады. Эшенә дә барып килергә уйлаган иде дә, бу фикереннән тиз кайтты. Аңа анда ни калган? Болай да ел әйләнәсенә туйдырып бетерәләр, шул Зәмфирәне генә күреп кайтса инде. Кирәкмәс, лаборанткайлар белән нишләп чуалып йөрсен ул. Беткән ди. Берәр чибәр кыз белән танышырга да тормышны җайларга кирәк.
Ханбал Вәлиев буйдак ир иде. Казандагы Дәүләт архивының фәнни хезмәткәре сыйфатында моңа кадәрге гомерен уздырып, кооператив фатир алуга ирешкән, хезмәттәшләренең фикеренчә, бик бәхетле иде. Хәниф аның буйдак булуыннан көнләште. Кичкә калып эшләргә яки бәйрәмгә җыелышырга туры килсә, һаман да бер сүзен кабатлап:
— Син бәхетле, соңарган өчен хатының колак итеңне ашамый!— дип әйтеп куя иде.
Ялгызлыкта яшәүнең тагын да икенче рәхәтен татый Ханбал: хатын-кыз каршында сөекле ул! Йөз-биткә фәрештә сыйфатлары булмаса да, төшеп калганнардан да түгел шул. Холкы да күркәм. Сугышып-нитеп йөрми. Буйга да ару гына. Тик бераз диваналыгы гына бар. Анысы да зыянлы түгел. Бик яшьли гашыйк булып, шуннан калган истәлек кенә: шагыйранәлек, хатын-кызчалык кебегрәк.
Шулай итеп Ханбал Вәлиев ел әйләнәсенә бер генә тапкыр бирелә торган егерме дүрт көнлек ялга чыгып, аларның алдагы өч көнен йокы һәм китап уку белән уздырды. Казан-су елгасы буена төшеп, арка кыздырырга тиеш иде ул. Әмма көннәре яман да усал вә бозык карт хатынның йөзе кебек ямьсез иде. Төньяктан искән салкын җил яңгыр да, кар да алып килмәде, әмма күк йөзе салынып торган болытлар белән кара-кучкылланган, көзгә тартым. Кояшның эссесе дә күренми. Әллә табигать саташкан, әллә бәндәләрнең олуг гөнаһлары бар, белмәссең.
Радиодан иртәгә-берсекөнгә матур көннәр булачагын хәбәр итеп тынычландыралар. Бәлки? Ышанасы килә Ханбалның. Туган якларын да бер әйләнеп кайтасы итә. Җәлил каласын. Анда аның апасы, абыйсы яшәп яталар. Елына бер, шулай ял алгач, Ханбал күрешергә кайткалый торган иде. Быел нәрсәгәдер аягы тартмый. Юл хакы да кыйммәт. Бозылып бетте замана. Тормыш авырлашканнан-авырлаша бара, кибеткә керсәң, әйбер сатып алырлык түгел, бәһаләрен күрсәң, күзең маңгайга йөгерә. Алып-сатарлар белән дөнья тулды. Завод-фабрикалар эштән тукталдылар. Инфляция. Дәүләтенә дә ышаныч калмады. Әле берәр партия мәйданга бәреп чыга, әле милләтчеләр хәрәкәт итә башлыйлар. Һәммәсе халыкка олуг бәхетләр, рәхәт тормыш вәгъдә кыла. Әмма һичнәрсә үзгәрми, ватыла башлаганы тәмам җимерелеп бетә бара, оеша дигәннәре ярты юлда таркала. Халыкка вакытында хезмәт хакын да бирә алмыйлар. Җитте заманалар, ахырга килеп терәлде.
Кухня ягында диварына ярым авыш хәлдә эленеп торган радиосы телгә килеп, китап укып яткан Ханбалны сискәндереп җибәрде. Яңалыклар тапшыралардыр. Аларына да ышанып бетеп булмый. Матурлап сөйләгән генә булалар. Кая барсыннар инде? Анда эшләүчеләрнең дә балалары, тормышлары үзләренә, дигәндәй, хезмәт итәләр инде, өстәгеләрнең итәкләреннән чүп кагалар. Әмма каккан тузаннары авыр ташлар рәвешенә килеп, астагы мескен халык башына төшә. Аһ-ваһ, аһ-ваһ! Яшәү кыенлаша, имеш, социаль яклау кирәк, имеш. Кемнән? Чат саен утырган алып-сатарданмы? Әллә инде ясак өстенә ясак салган дәүләттәнме? Әгәр дә менә шул ясаклардан коткармый, арындырмый икән, нинди социаль яклау хакында сүз була ала? Кызык инде, ә? Бер кулы белән мескен халыкка санап кына бирә дә, икенче кулы белән учлап диярлек каерып ала. «Тамагың тукмы, өстең бөтәюме?»— дип сорамый. Юк, гафу, сорый икән әле, бик сорый. Тикшереп каравы ул аның, тагын нинди сынауларга түзә ала икән бу халык-сарык дип уйлыйдыр.
Ханбал кичә кич подъезд төбенә чыгып утырган иде. Күршесе, бишенче катта яшәүче кечкенә буйлы, карт, юантык урыс аның янына килеп сыланды да, сөйләштерә башлады. Гел юк-бар хакында инде. Бушка вакыт уздыру. Ханбал шулай дип уйлады, әңгәмәгә катышып китте. Шунда ул Фёдор дәдәй әйтеп салмасынмы:
— Ну и как, получился ваш суверенитет? Хорошая стала жизнь?
Урысның тел төбендә мәкер ята иде. Әле былтыр-өченче еллар гына бу тема шактый куертылгач, шушы Фёдор дәдәй аның белән бәхәсләшеп алган иде. Рәсәйдән башка беркая да китә алмыйсыз сез дип хәтта кистереп тә куйган иде. Һаман шул җырын җырлый икән. Урыс урысныкын сөйләр инде, кемнекен тәкрарласын ди ул. Үз туны үз тәненә якын. «Миңа үзем өчен куркасы юк, улым-кызым — зур кешеләр, Рәсәйдә яшиләр!»— дип сөенә иде бу картлач. Ни өчендер алар янына күчеп китмәде шул, теләмәде. Ул вакытта, бәхәсләшкән чакларында, Ханбал да аның үзенә яшерми әйтә килде:
— Дядя Фёдор, конечно, я понимаю, что Вы любите свою страну, мне ведь также дорога моя отчизна. И я хочу, что она стала свободной, суверенной...
— А как же мы, русские, которые живут здесь?— дип хафага төшә иде ул. Үзен генә ярата белә торган халык кына мондый сүзләрне әйтә ала. Әмма Ханбал элегрәк бу соравына бик салмады. Картның артык хафага калуларын күреп, аңа, соңгы әңгәмәләрендә, соравына сорау белән җавап бирә башлады:
— А как же живут русские в Америке?
Моңа, әлбәттә, Фёдор дәдәйнең артыгы белән ачуы килеп, без урысларны басалар, мыскыл итәләр, Татарстаннан куалар дигән сүзләргә ябыша иде. Ханбал, теләмәсә дә, дошманның серен төшеним дигәндәй, «Вечерняя Казань» газетасын укыштыргалап торды. Үзе, дуслары арасында шаярткалап, бу газетаны «Вечерняя казнь» дип атый, әмма теге яки бу мәсьәлә хакында язганнарын күңелдә сөйләп биргәли иде. Иптәшләре, хезмәттәшләре арасында берәүләр аны милләтчегә санасалар, икенчеләре, киресенчә, артык ваемсызлыкта, милли хәрәкәтләргә катнашмауда үзен гаеплиләр. Әйе, Ханбал Вәлиевне алар көрәш мәйданының читендә торган күзәтче дип белә иделәр. Хәтта аның хакында шаяртып кына бер мәзәк тә сөйләштергәләп йөрделәр: «Имеш, халык, мәйданга агылып, шау-гөр килеп, митинглар уздыра, хөкүмәткә каршы зәһәр сүзләр ычкындыра. Ханбалга — кызык, урам почмагына басып тыңлый. Берәү килеп сорый моңардан: «Болар нәрсә эшлиләр?» Ханбал аркылысын буйга үлчи дә, бу абзый берәр олы кешедер, хезмәттәдер дип нәтиҗә чыгарырга өлгерә һәм җавап та бирә: «Безне ачуланалар!» Ул да булмый, икенче кеше килә, башка-күзгә милли хисләр белән сугарылган милләтпәрвәр. Сорый: «Болар нишлиләр?» Ханбал җавап бирә: «Урыс хөкүмәтенең кирәген бирәбез әле!» Ул абзый халык эченә кереп китә, әмма Ханбал һаман читтән генә күзәтеп кала бирә».
Мәзәк дигәннән, ул чыннан да дөреслеккә туры килә, шаяртудан бигрәк, ачы тәнкыйть сүзе иде. Шулай да хезмәттәшләре арасында Ханбал милләтче буларак та, шовинист сыйфатында да танылмады. Ул, нәрсә булса, шул ярый дип, ваемсыз фикер йөртүчеләрдән иде. Аның өчен барыбер, көймә ватылса — утын, үгез үлсә — ит, дигәндәй, дәүләт башына менеп идарә итәсе юк, кая ашкынырга!
Фёдор дәдәйнең: «Ну и как, получился ваш суверенитет? Хорошая стала жизнь?»— дигән мыскыллы сорауларына каршы кичә кич әйтте дә салды:
— Продали наш суверенитет, продали, дядя Фёдор! А русские продали Россию со всеми потрахами! Сейчас мы все одинаковые, и татары, и русские...
Ханбалның шушы сүзләрне әйтүе булды, Фёдор дәдәйнең йөзенә шатлык нуры иңде. Сөенде карт, бик сөенде һәм тезеп китте:
— Вот вчера, нет, позавчера, моя Марфа сходила в книжный магазин. Сам знаешь, туалетная бумага дорогая. Моя Марфа купила там целую стопку книг за восемьдесят всего рублей. Там и Маркс, там и Ленин. Их биографии. Ну впрямь... Читаю я их и перечитываю. Ох, какие были умные люди. Мысли какие!..
Фёдор дәдәй шактый озак һәм озын сүзләрен сөйләде дә сөйләде. Социализм корган, Ленинча яшәгән бу бабайның гомере ахырында гына Маркс һәм Ленинга мөрәҗәгать итүе, бәдрәфкә кергәндә генә аларны һәм алар хакында укуы Ханбал өчен бик тә сәер иде. Бу да коммунизм төзибез дип авыз тутырып сөйләп йөргәндер инде. Балаларын да олы җирдә эшлиләр ди бит. Булыр-булыр. Шулар таркатып һәм таратып бетергәннәрдер дә инде. Белми генә торгандыр әле үзе. Минем белән ачуланышып утырганчы, балаларын тикшерсен иде дә аларны утлы табада тотып карасын иде.
Ханбал шулай уйлады, әмма ихлас күңелдән сөйләнеп утырган картны сүзеннән бүлдерергә кыймады. Эһе-эһе дигән кебек баш кына селкетүен белде. Әмма татарларның суверенлыгын югалтуы белән үзе татар буларак бер дә килешәсе килмәде, хакыйкатькә каршы күңеле тартышты.
Кичкә таба күк йөзе бераз ачылып, көн дә җылынып киткәндәй булганлыктан, Ханбал су буйларын, Казан елгасы ярларын бераз урап кайтырга ниятләнде. Фёдор дәдәй подъезд төбендә утырмыймы дип тәрәзәдән күз ташлады. Ул урыс белән бер дә тел әрәм итеп торасы килми иде аның. Анда картлач күренмәгәч, эченә җылы йөгерде. Күңелен бозучы булмаячак, арттан да иярмәячәк. Кичә дә аның акылсыз «лекциясен» тыңлаганнан соң, беркатлы Ханбалның төн уртасына кадәр башы сызлады, бүген дә картлачның «кармагына төшәргә» язмасын.
Урын-җирен тарткалап рәтләштергәләде дә, китабын уку өчен үзе белән алыргамы-юкмы дип уйлап бераз торганнан соң, аны сул кул артына җайлап куелган язу өстәлендә калдырып, җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Нәкъ аны гына сагалаган диярсең, картлар кия торган калын күзлеген маңгай тиреннән саргая башлаган кулъяулыгына сөртә-сөртә, ярты гәүдәсе белән аягына таянган, кичәге зәңгәр эре шакмак күлмәгеннән баскычта Фёдор дәдәй басып тора иде. Лифт эшләмәгәнлектән, подъезд төбенә төшеп килүе икән. Ханбалны күрүгә, күрешергә дә онытып:
— Вот ведь как, сынок, наша страна...— дип сүз куертырга гына маташканда, коты очкан буйдак, нәрсә эшләргә дә белмичә, ятьмәгә эләккән кош төсле артка-алга тартылды да:
— Дядя Фёдор, пока некогда...— дип, баскычтан аска ташланды, бераз ераклашкач кына, исәнләшергә дә онытканлыгын исенә төшереп: «Дөрес эшләмәдем бугай!»— дия-дия үкенеп тә куйды.
Картлачның чыннан да гаебе юк иде. Кичә Ханбал тыңлап кына утырып дөрес эшләде. Нигә бәхәсләшергә? Сүз куертудан, фикер алышудан Фёдор дәдәй кебекләргә файда булса, дөньяда гел бәхетле кешеләр генә яшәр иделәр, авырулар да, борчулар да булмас иде.
— Кая ашыгам әле?— дип акрынаерга мәҗбүр булды Ханбал. Гүя кыз янына очрашуга йөгергән егет диярсең үзен, башы-күзе бәйләнгән. Кем көтеп торсын ди аны, кемгә кирәге бар?

III
Фёдор Зайцев гомере буе диярлек заводта слесарь булып эшләгән, әмма хезмәте белән дә, акылы ягыннан да игътибарга лаеклы саналмаган Тау ягы урысы иде. Казаннар Тау ягы дип Идел артындагы Югары Ыслан районын атыйлар. Һәрхәлдә Арча ягында Биектау аталган бер төбәк күпләрне, «Тау ягы» дигән чагында, саташтырырга мәҗбүр итә. Тик ул якны казаннар икенче төрле атыйлар һәм үзләренең ышаныч урыны саныйлар, «Казан арты» дип йөриләр. Ераграк җирләрдән килеп монда төпләнгән килмешәкләр боларны белеп бетермиләр, хәтта урыслар да аңлашмыйча кала. Әмма татарлар, үзара сөйләшкән вакытларында һаман да шул төшенчәләрне кулланып, бу мәгънәләрне сер урынына саклыйлар. Шунлыктан Фёдор Зайцев, чәчләренә ак төшкән, уртача буйлы, гомергә үзен татар хәйләсеннән шикләнеп яшәргә мәҗбүр иткән кеше буларак, бу «серләрне» яхшы ук белә вә төшенә иде. Ул электән үзен җирле халык теленә күнектереп, сөйләшер дәрәҗәдә үк саналмаса да, аңлап калырлык рәвештә татарчаны белә диярлек иде. Дөньялар буталып киткәч, гел дә радио-телевизордан татар тапшыруларына колак салып:
— Менә нишлиләр бит, симерделәр! Сталин җитешми үзләренә!— дип, хатыны алдында усал-усал сүзләр белән халыкны җиргә «орып таптый», ачулана торды.
Хатыны Марфа исә гомере буена китапханәдә эшләп, мөдирлектән ахырда идән юучы дәрәҗәсенә төшерелсә дә, татарларга карата әллә ни усал сүзләрне кулланмый, иренә дә: «Алар да кеше инде!»— дип әйткәләп куйгалый иде. Аның бу гыйбарәсе Фёдор дәдәйне кузгата, ачуын кабарта. Шунлыктан үзен-үзе тыя алмас дәрәҗәгә җитеп:
— Акылың кыска булды синең! Исеңдә түгелмени? Мөдирлектән идән юучыга кем төшерде үзеңне? Шулар! Шулар булмый ни, татар хатыны директор булып килде. Беренче итеп сиңа бәйләнде! Начар эшли идеңмени? Һай өметсез!..— дия башлый, мең кабатлый.
Марфа бу юлы да сер бирмәде. Гомумән дә алар гомерләре буена фикерләрен ахыргача бүлешеп яшәмәделәр. Иренең коры һәм аю табанлы бер нәрсә булганлыгын яхшы белгәнлектән, үзенең эч серен һичбер ачып салмый иде ул.
Бер-бер нәрсәгә төшенеп алса, җанын ашаганлыктан, нәрсә өчен сер бирсен ди әле? Матур иде, чибәр иде кайчандыр Марфа түтәң. Авылдан Казанга яшьлек юләрлеге белән күченеп килмәгән булса, әллә кем итәрләр иде үзен. Һай ничек йөрде аның артыннан Самуил, унбиш чакрымнан ук җәяүләп килеп җитәр иде, мескенем. Карлыгач кашлы, кылыч борынлы, чандыр бу татар егете гүяки аның бәхете өчен генә күкләр тарафыннан яратылып, аларны махсус рәвештә бергә район комсомол җыенында очраштырган иде. Шунда ук бер-берсенә мөкиббән киттеләр. Әллә нишләде Марфаның йөрәге. Өзелепләр генә китте. Башы диңгез суы кебек тора салып шаулап куйды. Егыл да үл генә инде. Самуилның маңгай чәчләренең бөдрәсен сыйпый-сыйпый иркәлисе килде. Сораштыра башлавына, бер сүзен җавапсыз калдырмады. Урыс телен аның вата-җимерә сөйләүләренә дә исе китмәде, сандугач тавышларын хәтерләткәндәй иде һәрбер әйткәне. Булган икән ул, булган гомеренең бәхетле чаклары. Килә иде бит, килә иде. Унбиш чакрымнарны исе дә китмәстән җәяүләп килеп җитә иде. Ә бу Фёдор каян очрагандыр газиз башына бәла китереп? Белми шул барысын да. Исмаил бит әле? «Самуил» әйттертә иде үзен.
— Нигә алай?— дип сорагач:
— Урыс теле укытучыбыз, сезнеңчә менә шулай була исемең дип әйткән иде, күңелемә кереп калган, матур яңгырый бит,— дия торган иде, аңлатып. Егет тә иде соң үзе!
Әгәр дә колхоз утарында янгын чыгып, өстенә нахак сүз әйтеп, авыл урамына да кермәс итмәсәләр, Марфа гомерлеккә аныкы буласы иде. Язмышыдыр. Таң белән озаткан иде үзен, юлда милициягә очраган бит, икмәк каракларын хәтерләп йөриләр икән. Басуны ярып чыкмасынмы, мескенкәем. Кесәсенә бераз арыш башы да уып салган булган. Җитмәсә аның артыннан ук авыл ягыннан ут ялкыны да күренгән. Тотып-бәйләп китерделәр үзен.
— Шушымы?— диләр, халыкка күрсәтеп.— Ул гына чыкты сезнең авыл ягыннан, аның гына эше!
Аһ ничек бәргәләнде Марфа, милициянең алларына тезләнердәй булып ашкынды. Әмма сакаллы авылдашлары:
— Татарыңны яклыйсы итмә, башыңа җитәрбез, Христос дошманы!— дип кенә өркеттеләр. Башкача нәрсә кала? Буйсынды шул, буйсынды. Әллә ничек кенә җиңелде. Бирешмәскә иде. Бәхетен ятларга калдырмаска иде бит. Язмышыдыр инде, язмышыдыр.
— Ул түгел бит, ул түгел бит!— дипләр ялынып карады. Кемдер артыннан килеп, ике җилкә арасына каты гына сукты, Марфа үзенең тулып пешкән гәүдәсен тотып кала алмады, тузанлы җиргә ауды: «Ул түгел бит!»— дигән үтенечле өне генә күн итекле табаннар арасында калды.
Самуилны Казанга алып киткәннәр. Марфаны урын-җиргә кайтарып салганнар. Төннәр буена калак сөяләре авыртудан, әле йөрәге әрнүдән сызланып, эче ката башлаудан тагын аңсызлык дәрәҗәсенә җиткәләде. Кичке караңгылык үткәч, бөтен буен кайнар ут алды. Нидән икәнен белештермәде. Эче катканлык сәбәпле лапас артына чыгып тез чүкте. Бала төшерде. Әле яңа туган үрдәк бәбкәсе кадәр генә ит кисәге, яралгы хәлендә генә иде. Аны туфракка күмде. Мунчага барып юынды. Әллә ничек кенә үзен чиста татар хатыны кебек тоя башлады. Моңа кадәр сарафаны астыннан ыштан кигәне булмаса, моннан соң аны калдырмады. Гел дә чистарынып йөри торган гадәткә керде. Иптәш кызлары татар хатыннарының ыштаннар киеп йөрүеннән көлсәләр, юынган артлары белән кышын бозга ябышып, кузгала алмый газапланалар диярәк сөйләнгәләсәләр дә Марфаның күңеле кайтмады. Озакламый әнисе дә аның гадәтләрен сизенә башлап, тәмам аптырады:
— Христос дошманына килен төшәрсең микәнни?— дип, усал гына кырын күз ташлап ачуланды. Әмма Марфаның исе дә китмәде.
— Мин — комсомолка, советская!— дип кенә җавап биреп, бәхәстән читләшә бирде.
Һай ул чакларны, һай ул көннәрне. Бер яктан — яраткан кешесеннән малай тапкан бәхетле ана кебек үзен хис итте, икенче яктан — нахак бәла белән ирен югалткан горур хатын сыйфатында тотты буй-сынын. Баштарак авылның кара урыслары Марфага ачулы йөз күрсәтсәләр, озак та үтми, чын гаепле кеше милиция кулына эләккәч, һәммәсе оятның нәрсә икәнлеген танып, моңа кадәр гайбәт сөйләүдән озынайган телләрен көмешкә-самогон суы белән өттеләр. Хәтта ни буй бирми торган ташмаңгай председатель Дмитрий Карпович та, Марфаның каршына төшеп:
— Кызым, гафу гына итә күр инде, минем гаебем юк бит!— дип теләнде.— Сорадылар: «Шушымы?» диделәр. «Нәкъ үзе!» дидем шул. Әмма артыңнан килеп, сиңа, кызым, кул күтәргән кешене белә алмадым. Шулай да сораштырырмын әле, ярыймы, кызым!..
Дмитрий Карпович килештерә белеп сөйләшә торган кеше ул. Марфаның күңел төбенә җыелган барча үче-ачуы юылды да төште. Елмаеп ук йөри башлады. Ул авырып, бала төшергән караңгы иртәдән соң, кулына аркан тотып, асылынырга инде әллә дип уйлаган авыр минутларын да онытты, төне буе исәрләнеп йөрүләре дә исеннән чыкты. Ә юкса, Казанга барып, Самуилын үзе алып кайтырга да ниятләгән иде бит. Барысын да сөйләп бирергә иде исәбе. Йөрәге җитмәде. Таң белән арып йоклады. Төш күрде. Имеш, томанлы иртә икән. Самуилы, аркасына биштәр аскан да, кара күзләре белән карап тора. «Кая минем малай? Нигә аны төсем итеп сакламадың? Моннан соң син минем хатыным түгел дип талак кылам, аерам үзеңне!— ди, ә үзе: — Кара елан!»— дип кычкыра. Марфа аңлый алмый: ни хәл бу? Нигә алай ди? Самуил күрсәткән урынга карый. Араларында озын, юан кара елан. Йотам дип килә. Самуил кул болгый. Томан арасында югала. Кара елан аның артыннан бармакчы. Марфа атлап чыгарга итә, булмый. Менә-менә Самуилның аркасы күренгәләп китә. Марфа кычкырыплар карый: «Безнең бит малаебыз бар!» Кулына биләүле баланы ала, күтәрә. Ачып җибәрә, ә анда һичнәрсә юк, бары кызыл миләш тәлгәше генә. Юк икән, кан. Кызыл җиреннән каралып китә. Марфа Самуилны дәшәргә маташа, башы сызлый, авыр...
Каядыр кайдандыр чишмә ага...
Уянып китеп күрсә: Марфаның башы мунча почмагына сөялгән, ә үзе туфракта ята икән. Лапасның бу башында, яны белән байлар кебек баскан, киндер чалбарын тезенә кадәр төшереп җибәргән газиз әткәсе иртәнге кече йомышын озаклап үти икән. Ничек кызын күрмәгән?
Шунда Марфа, төшен онытып, һич көтмәгәнчә уйлап куйды: «Һай шакшы да инде безнең урыслар!» Күз алдыннан бер якты нур үтеп киткәндәй тоелды, гүяки дөнья бер генә мизгелгә балкып, барча әйләнә-тирәнең асылы-җаны ачылып куйгандай булды. Марфаны әтисе дә шәйләп, йомышыннан тукталмыйча гына:
— Әй эт җан, нишләп анда утырасың? Атаңны куркыттың бит!— диде, җир тибеп сүгенде, чалбарын эләктермәстән, бил турынача күтәреп, учына гына учлап, берни булмагандай өенә чумды. Марфа, күтәрелеп, аның артыннан китте. Ишек катындагы тактадан ясалган урынына менеп ятты. Әтисе исә тагын аны шәйләмәде, әллә игътибар итүне кирәккә санамады, мыгыр-мыгыр нидер бытырдар, кочагындагы хатынында каезланды. Марфаның әнисе йокы аралаш сүгенеп куйды:
— Кит әле, Христос дошманы!..
Тәнендә арыганлык тоеп, әле генә күргән төше исенә төшкәннән тиргә батар дәрәҗәдә куркып, Марфа йоклап китте. Кояш шактый күтәрелгәч кенә әрнеп уянды. Аягына басты. Су буена көянтә-чиләк тотып төште. Эндәшми-нитми генә мунча якты. Көне буе авызына ризык капмады. Юынды-сөртенде. Тагын тәнендә кер бардыр кебек белеп, икенче кат мунча юынды. Һаман да Самуилын уйлады. Озаклап-озаклап сөртенгән чагында зәңгәр күзләре үз буен буйлады. Тәненә җылы йөгерде. Самуилы соклана торган иң башлары, беләкләре, балтыр һәм калын ботлары — болар барысы да тик Марфада гына түгелме соң? Тагын кемдә бар? Һай Самуил, ашадылар башыңны, тереләй ашадылар! Казан тиклем Казанга олактырылгач, кайтармаслар шул, кайтармаслар. Гаебеңне юк дип белмәсләр шул. Кемнәргә калдырдың бит? Әллә соң тәмәке-шырпыңны ташлап киткән идеңме? Тартмый идең бугай бит?
Самуилны гаепле дип уйлавыннан Марфаның үзенә ачуы килде. Әмма күңелен тагын татлы уйлар биләп алды, аяк очларыннан биленә таба бармакларын шудырды. Нәкъ Самуилы кебек кыланды. Һай елгыр иде дә соң үзе. Акылларны адаштыра ала иде.
Марфаның куллары нечкә җиренә тиеп китте. Ыңгырашты. Күзләре йомылып, артка таба саклык белән генә ауды. Сузылып яткан хәлендә куллары белән акрын-акрын, үз алдына ләззәтле хисләр вә уйлар эчендә йөзеп, ак күмәч төсле кабарып пешкән күкрәкләрен сыйпады. «М-м-м... Самуил, кадерлем!..»
Кулын җәеп җибәрде. Рәхәт иде. Әмма ниндидер салкын әйбергә бармаклары тиеп китте. Акылы айнып, тиз ара күзләрен ачты. Нәрсә булыр? Йөрәгенә шом йөгерде. Тиеп киткән урында дәү вә куркыныч гөберле бака утыра иде. Күзләре дә сыерныкы кадәр. «Ай-й-й!»
Марфа аның өстенә чиләк каплады, тиз-тиз киенде дә, өенә ашыкты. Ялгызы мунча керүдән гайрәте чигенеп, моннан түбән бары тик иптәш белән генә юынырга йөри торган булды.
Аягына басканда өч көн үтте дигәндә Марфа Волковага атап повестка килде. Авыл советында мөһер иясе Митрофан карт тиз арада район үзәгенә барып җитәргә кирәклеген аңлатты, хәтта пожаркада арлы-бирле эшләр өчен генә тотыла торган, сабырлыгы өчен Куштан бия, ягъни «Ласковая» дип йөртелә килгән атны җиктертеп, арба башына үз малае Алёшаны утыртып, юлга кадәр чыгарды. Олы чатта башка юлаучылар очрап, аларга ияртеп, үзе кире җәяүләп кенә кайтып китте.
Көн кызу булды. Алдагы арбаларда кызыл комач эленгән, татар абзыйлары дәүләткә ашлык илтә килә иделәр. Марфаның хәтерендә, еш ишетеп тә, шулайдырмы-юкмы дип уйларга башына да килмәгән, әмма авылдашларыннан да сорашып белешмәгән, һәркемнең телендә йөргән бер сүз тугыланды. Ул канатлы һәм мәгънәле итеп әйтелеп, күңелләрдә дәрәҗә вә горурлык хисләре уята иде. Самуилы белән йөрешә башлаганнан бирле онытылып беткән икән: «Татар — эшләсен, урыс — бай яшәр!»
Моның мәгънәсе болайрак итеп аңлатыла иде. Имеш, татарлар — буйсынган халык. Бу дөнья урыс белән татардан гына тора. Калган халыклар исә санга да керми, йә татардан, яки урыстан азганнар гына, хәтта французлар да! Урысны Христос ярата, ярлыкый, ә татарлар — басурманнар, денсезләр. Чиркәү төзеп, чаң кага белмиләр, манарага менеп кычкыра гына алалар. Шунлыктан алар кимсетелгәннәр, шайтан чакыручылар! Чаң каксаң, Сатана кача икән. Манарадан татарлар кычкырып, аны үзләренә чакыралар һ. б., һ. б. Татар — буйсынган халык, коллар кебек булырга, урыс өчен эшләргә бурычлы. Урыс бай яшәргә, көч түкми ашарга тиеш. Христос шулай теләгән!
Олауларыннан күренгәнчә, татарлар чыннан да эшлиләр икән! Марфа аларның боек һәм күңелсез көйләрен тыңлап барды, Самуилын исенә төшерде. Аны кызганып куйды. Шулай да мәхәббәте әлегә күңел түрендә дөрләү сәбәпле, аны сагына, исән-имин генә төрмәдән азат ителсә, һичшиксез урыс диненә күчертеп, үзе белән бергә яшәтергә иде исәбе.
Марфа, бара-бара, әллә ниләр уйлап бетерде. Төрле планнар корды. Гүя ул район үзәгенә Самуилын алып кайтыр өчен бара. Килеп тә керер, кочаклап та алыр, алып та чыгар. Дөньясы урыска буйсынганда, кем каршы килә алсын?
— Сине дә шул янгын өчен чакырталармы? Татар белән йөрсәң, шул була ул. Әнә тегеләр төсле бил бөгәргәдер исәбең!— дип, мыскыллы елмаю белән Алёша үтереп кенә Марфадан көлеп куйды. Әмма кыз аның ярты сүзен дә ишетмәде. Үз уе үзе белән булганлыктан, кешенеке исенә дә кереп карамады.
— Сине дә чакырталармы дим бит?— Алёша соравын тагын кабатлады.— Кичә Фёдор Зайцевны илтеп килдем. Аның белән озак сөйләшмәделәр. Теге татарның әнисеннән сорау алган булганнар. Тикшерүче көлә, ди, син буласыңмы инде ул Пидер дип әйтә, ди. Имеш, теге татарың, әнкәсенә: «Мин Пидер янына барам»,— дип әйтә, ди. «Нигә аңа болай бик ешладың әле?»— дип сорагач: «Пидерем дрыгым!»— дип дия иде дип әйтә, ди. Көлә икән дядя Фёдядан тикшерүче: «Давай, пидерем дрыгым!»— дип. Моңа дядя Фёдя түзеп тора алмаган, тавыш куптарган. Шуннан үзебезнең урыс тикшерүчесе аны тынычландырган. «Монда аның да синең кебек үк бер гаебе дә юк. Сезнең авылда янгын чыгарган теге татарның әнисенең сүзләрен генә әйтеп күрсәтә ул,— дигән.— «Пидерем дрыгым» диюен генә кабатлый бит. Аңлыйсыңдыр, аңсыз малай түгел бит син. «Фёдором другом» дигәне инде ул аның, ягъни, дөрес итеп әйтсәк: «С Фёдором друзья!» килеп чыга, шулай бит?»
Боларны ишетүгә, дядя Фёдор тагын да тавыш куптарган. Юкка аларга Зайцев фамилиясе такканнар, дөресе сезнеке булыр иде. Ә менә сезнекеләр өчен Зайцев кушаматы бик бара.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 02
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов