Latin

Август Ае - 25

Общее количество слов 4039
Общее количество уникальных слов составляет 2183
36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Үзе белән күзгә-күз авылларында очрашкан милиционер Харисның исә ул көнне коты очып, аны хәл кылырга планлаштыра башлады. Әмма җаен таба алмыйча аптырап йөрде. Районга килер, үзен тануын, ниләр кылганын хәбәр итәр дә башын ашарлар дип көтте. Коткы куа килә шул ул. Харис әллә нәрсәләр уйлап бетерде, ахырда Исмәгыйльдән зуррак дошманы юклыгын үзе өчен ачыклады. Тынычлыгын югалтты, төнге йокылары качты. Моңа кадәр кансыз рәвештә ничә кешенең башына җитеп тә исе киткәне юк иде. Исмәгыйль исә аның хакында уйлап та карамаганын башына китермәде. Һәммә кешедән гаеп табарга, төзне кыек дип күрергә гадәтләнгән булуы сәбәпле һич тә яхшыга, кешечә уйларга теләмәде. Кемлегеңне бер югалтсаң, җиңел генә таба алмыйсың шул.
Ашханәдә Исмәгыйльне шешә артында күргәч, Харисның куанычы эченә сыймады. Капкынына килеп керәчәген тиз чамалап өлгерде. Әүвәле, юаш мәчедәй сыенып, тыкрык башында көтте. Исмәгыйльне ничек хәл итәргә бер-бер юлны ачык кына алдында тотмаса да, тәвәккәллек кылырга булды. Ашханәгә каршы урнашкан йортка кереп, урам балчыгын иярткән күн итекләрен дә салып тормастан, түрдәге өстәл янына барып утырды. Курка калган хуҗа хатынга сүз эндәшмәскә кушып ым какты, күзләрен урамнан алмады. Өйдә бишек эленгән икән. Анда йоклаучы бала, бераздан уянып, шыңшый башлады. Әмма хуҗабикә аның янына барырга кыймыйчарак торды. Тәмам елый башлагач кына тәвәккәлләде. Боларны сизенеп торса да, Харис күрмәгәндәй кыланды. Балага яшереп кенә ими каптыруына, мул күкрәкләрен күрүгә дәрте кузгалып китте. Комсыз карашын тоярга өлгергән хуҗабикә оятыннан куырылды һәм аңа куркынып карап алды. Ул гүяки:
— Абый, мине харап итә күрмә, — дип үтенә иде.
Харисның моңа кәефе булды, соңгы көннәрдә беренче тапкырдыр авызы ерылды һәм ул, урыныннан кузгалып, хуҗабикәгә акрын гына якыная башлады. Тәнендә каны кайнарланып кайнады. Акылы томаланды, күзләре аларды.
— Абый-абый...
Утырган җиреннән артка чигенгән хатын ачыргаланып ялына, аркасына терәлгән түшәк-ястыкларга сеңә бара иде.
Һо, Харисның мондый хәлләрне күргәне булмадымы? Немецта хезмәт иткән теге вакытларда азларныңмы рәхәтен алды ул? Бу хатыннар, урысы ни, татары ни — барсы да бер төрле икән, хәтта куркуларына кадәр.
— Абый, тимә инде миңа, ни гаебем бар?..
Хуҗабикәнең гаебе чибәрлегендә иде. Харис аңа шулай дип әйтергә теләде, бу уе аны тагын да комсызландырды. Итәген күтәреп ташларга кулы сузылды, әмма:
— Кычкырам, халыкны чакырам,— дигән сүзләр аны бераз гына тыя төште. — Кычкырам...
Харисның тәне калтыранды, шунда хисләре кабат ташып чыкты. Хуҗабикәнең татлы ботларыннан аларган күзләрен тәгәрәтеп уздырды. Алар барсы да башта гына шулай, аннан, рәхәт тапкач, юха еланга әверелеп, кочагыңнан чыкмыйлар.
Әмма хатын чыннан да кычкырып җибәрде. Аның тавышыннан тәрәзә өлгеләре кырылып төшәрдәй булып дерелдәп алдылар. Ул да түгел, ишек алдына өч ир бәреп керделәр һәм уңга-сулга карана башладылар. Карават янындагы тәрәзәдән аларны күреп алган Харис шунда ук Исмәгыйльне таныды. Артка чигенде. Алар өйгә үк керергә, болдырдан күтәрелергә ниятләделәр. Харис харап буласы иде.
— Керсәләр, әйт үзләренә, китсеннәр, берни дә юк, диярсең. Авызыңны ачасы булма. Атам үтерәм, миңа суд та юк, пычагым да.
Шушы куркытуыннан соң Харис, чолан якка чыгып, почмакка сеңде. Килеп кергән Исмәгыйль аны-моны белештерми өйгә узмакчы иде, хуҗабикә каршы чыккач, туктап калды.
— Пожармы, дип кердек. Кемдер кычкырган сыман булган иде...— Җавап алырга өлгермәстән, кулын хуҗабикә күтәргән балага сузды.— Нигә елатасың аны шушы кадәр, үксеп-куркынып беткән бит?
Бала да Исмәгыйльгә таба кулларын сузгач, хатын шушы чит-ят кеше алдында нишләгәнен дә белмичә, дәһшәттән сыеныр тау куены тапкан пәйгамбәр анасы Хаҗәр төсле аңа тартылды. Сабые тынычланып калды. Исмәгыйльнең кулына күчте, хуҗабикә дә аңа сыенды. Алар шулай йорттан килеп чыктылар. Бу хәлгә иптәшләре шаклар катты. Көлешергә тотындылар:
— Әллә хатының артыңнан килеп җиткәнме?
Аһ шулай гына булсачы иде. Юк шул, юк...
Аларның капкадан чыгуларын хәтерләп торган Харис тиз ара мыштым гына, як-ягына карангалап, бакча ягына шылды. Тыкрыктан менеп, урам якны тикшеренергә тотынды. Тегеләр инде таралышкан, Исмәгыйль урамның икенче башына җитеп килә иде. Харис аның артыннан атлады.
Көннең кичкә авышып барган вакыты иде. Август аеның коры җиле икмәк җилгәрергә әзерләнеп йөргәндәй чамасыз тулгыган, җен туйлары ясап, буш урамнарда чүп себергән чагы. Һәр тарафтан муллык һәм туклык исе аңкый. Түбәндә барча байлыгы белән ялтыраган Идел өстендәге көймәләр, баржалар, үзара сәламнәр бирешеп, халык тырышлыгы белән бөртекләп җыелган игенне дә, башкасын да каядыр еракка, ил амбарларына илтә баралар. Кылның кырыкка ярылыр вакытлары. Ә менә хәтта мескен кешеләрдә дә шушындый чакларда ниндидер мәртәбәлек, канәгатьлек, өстенлек барлыкка килә. Үзара ягымлырак булып китәләр. Әллә кемнәр, диярсең.
Кибеткә кергән Исмәгыйльнең анда шактый озак торуы ачуын китерә башлагач, Харис складлар ягыннан арткы ишегенә килде, сатучыны дәшеп, аңа мәкерен аңлатып тормастан, күзәтелүченең өстенә күңел керен сыкты:
— Бу кеше бала урлауда гаепләнә, аяктан егарга кирәк үзен, ничек эләккәнен сизми дә, белми дә калсын,— дип әмер итте.
Барсы да аныңча булды. Хариска куркыр урын калмады кебек иде...
Исмәгыйль белән булган хәл хакында бөтен район үзәгенең шау-гөр килгәнен уена да кертеп карамады. Халык теле гайбәтсез тормый инде ул дип уйларга күнеккәнлегеннән, колак очына сүз җебе эленгәндә дә аптырап бирмәде. Ялгышты. Теге балалы хатын барсын да бозып куйды. Этап белән озатылган Исмәгыйльне гаепләгән судья үз ялгышын танырга теләмәячәк, ансы хак, башы ике түгел, әмма халык белән артыгын шаярып булмаячак, акылы барда болар хакында да онытмас.
Һәр кешенең эчендә коерыгын болгап бер җен утыра диләрме? Менә шул харап итте дә Харисның үзен. Инде вакыйгалардан тынычланып, тормышы кабат үз җаена кереп киткәч, кабат батыраеп, нәфсесе төшкән теге хатынга кармак салырга уйлады. Ашханәгә җае килгән саен барып керә торган булып китте. Берәрсе, киресенчә, оятыннан нишләргә дә белмәстән, ул якка әйләнеп тә карамас иде. Әмма Харис дөньяның кендеге шул. Ни әйтсә, барсы да аныңча барырга тиеш. Баш бирергә яратмаганлыгыннан, аның гайрәте шайтан белән койрык шартлатып чәкәшергә җитәрлек. Сынашып кара, ничек сынганлыгыңны белми дә калырсың. Ничә тапкыр суга батканда да коры чыга алган кешенең бәхете муеныннан ук була ул. Аның дөньясы да ахмак шул, батырдан җан калтырап куркынып тора.
Харисның томана утлы күзе теге хатын белән очрашуга, мескенем коелып төште. Сабый бала төсле шушы минутта әнисенең итәге астына кереп качар иде, мөгаен. Әнә ничек капкадан эчкә ташланды. Качып котылмакчымы? Булмый ул, булмый. Карчыгадан чебешнең качып котыла алганы бармы?
Ә капкасын бикләмәде. Харис моны сизеп тә алды, хатынның артыннан кереп тә китте. Аны-моны чамалап тормастан, өйгә узды, шунда ук һөҗүмгә дә күчте. Ни хикмәт, хуҗабикә карышмады, аның саен Харис тәвәккәлрәк булды. Әгәр дә артыннан килеп, кулларын каерып, йөзтүбән салмасалар, тәкатен канәгать кылачак иде. Ничек, кемнең батырчылыгы җитте?
— Җибәрегез әле, җибәр, диләрме... Мин сине...
Җан ачуына үкереп, артыннан тоткан кешенең берсен Харис тибеп очырды, икенчесен җилкә аша түр якка томырды. Гөрселдәп барып төшкәне, өстәл-урындыкларны эшереп, чак кына тәрәзәдән чыгып очмады, борыс-кәчәккә башы белән бәрелеп, сыны катты. Харис ишеккә ыргылды. Әмма кулларында тегермән ташын уйнатырдай үгез кадәрле иргә килеп бәрелде. Бу кеше хуҗаның үзе икән. Ахмак, шуны да алдан чамаламаган. Монда бүтән кешеләр тора иделәр түгелме соң?
Шунда ул кеше Харисның маңгаена бер генә тамызды, кызганып, ватылып китмәсен дип, акрын гына, үз-үзен белештереп кенә. Бу адәм бар көчен эшкә җиксә, ничек була торгандыр, Ходай белсен. Әмма Харис киселгән имән төсле килеп кенә төште.
Аны күптән күзәтеп йөргәннәр икән. Хуҗабикәнең туганы районда зур урында эшләгән, сеңлесенең зарларыннан соң милиция идарәсенә барып, башлык белән алдан килешенеп куйганнар. Юкса, мондый хәл була калганда, чакыртып алып, яки җыелыш җыеп шелтә белдерә иделәр дә бетә иде. Ни җене котырган диген? Харисны харап итәр өчен шулай эшләгәннәр, капкынга үзенең килеп кергәнен көткәннәр.
Исмәгыйльнең хата белән хөкем ителгәнлеген район хөкемдары танымаска итенде. Ялгышуның бәясе кыйммәткә төшәчәк һәм бу ялгышлары сәбәпле күпләр бәлагә тарачак. Бер мескен өчен мондагы олылар харап булырга тиеш түгел. Һәрхәлдә алар үзләре шулай уйладылар. Исмәгыйльне кайгыртыр кеше табылмады. Шулай да хатаны тормыш төзәтәчәк дип ышанучылар да юк түгел, сер тишелсә, тагын да начаррак булачак. Харисның фашистлар хезмәтендә торганлыгы да ачыклангач, район олылары тәмам куркынып калдылар.

XIX
Гөлбанатның кызына заманасына туры килсен, урысы да, украины да, башкасы да буташтырмый әйтә алсын дип Альбина исемен бирделәр. Динле һәм милли гаиләләрнең дә рухы таркала башлаган вакытлар иде. Кеше куян куганга карап алар да иярми булдыра алмадылар.
Альбина ике якның да матурлыгын һәм акылын үзенә җыйган иде кебек. Гөлбанатның исеннән ире Исмәгыйль бер генә мизгелгә дә чыкмады. Бала тугач, мәхәббәте тагын да ныграк дөрли башлады. Ул кайвакыт, акылын югалтыр хәлгә җитеп:
— Исмәгыйль, бәгырем, кайларда адашып калдың?— дип ачыргаланып кычкырырдай була, җаны нидер сизенә, үзе генә бер нәрсә дә эшли алмый иде.
Әти-әнисе белән дә шушы көздә нидер булды. Бер-бер артлы авырый башладылар. Матур гына агып барырга тиешле тормыш инеше әллә ниткән шарлавыкка килеп керде дә, таштан-ташка, ярдан-ярга бәргәләнә башлады. Бәхетеңне бер тапкыр сыер сөзсә, тиз генә яралары төзәлер димә, җөе җыелса да сызландырудан туктамый. Әгәр дә җан рәхәте, сөеклесенең бүләге чибәр сабые булмаса, Гөлбанат бу авырлыкларны ничек кенә үткәреп җибәрер иде, Ходай белсен.
Әүвәле әтисен җирләп кайттылар. Халык күп җыелган иде. Татарлар һәм гомумән мөселман кавемнәре өчен дип килешеп куелган зиратның кыр ягындагы очында беренче карның аклыгын бозып кара кабер барлыкка килде. Гүяки атасының җанын сорагандай бер карга, әле күктән, әле кыр ягыннан каркылдап очынып, йөрәкләргә шом салып йөрде. Гөлбанатны һәм әнисен кабергә якын китермәделәр, кырык адым кала туктатып калдырдылар. Гадәттән узарга ярамаганлыктан, моңа аларның исе китмәде. Әмма йөрәкләре барыбер дә урыннарыннан кузгалган иде. Кабер күтәрелгәч кенә, җеназа укылганнан соң барып, соңгы тапкыр хушлашып кайттылар. Җидесеннән соң әнисе дә түшәккә ятты. Кырыгына кабат аягына басып, халыкны чакыртып, зурлап аш уздырдылар. Коръән хәтем иткән абыстай йомшак тавышы белән нәсыйхәт һәм үгетләрен әйтеп, тормышның барлыгына-булганына, килгәненә-киткәненә сабыр кылырга кирәклеген аңлатты. Йортның икенче ягындагы абзыйлар исә сүзне артыкка сузмадылар, аятьләр укып, мәрхүмнең гүре нурлы булуын, урынын җәннәтле кылуын Аллаһы тәгаләдән сорап, аның тормышта гаять тә яхшы кеше хәлендә яшәгәнлеген, ятлар өлешенә кул сузмаганлыгын, оятсыз һәм кабахәт түгеллеген сөйләшеп алдылар.
Ә Исмәгыйльдән һаман да хәбәр-хәтер булмады. Әгәр дә исән икән, хат язып салыр иде түгелме?
Исмәгыйль дигәнендә Гөлбанатның бәгыре уелып-уелып төшкән кебек була иде. Ничекләр шулай килеп чыкты соң әле бу? Әллә инде тагын аңын югалтып, барсын да исеннән чыгарып, хәтере буылып калганмы? Йа Хода, син бит бәндәләреңә миһербан итүче олуг затсың, тиңең дә арадашчың да юк, ярдәмнәреңнән ташлама... Дога белән бергә Гөлбанатның күңеле тулып, күзләренә энҗе яшь бөртекләре килделәр. Ул инде еламый кала алмады. Әтисен күмеп кайткан көннәреннән бирле бөтенләй туңып-катып калган кебек иде. Түзә алмады. Бите буйлап кайнар күз яшьләре тәгәрәсә, тәнен аркылыга телеп мәхәббәт хисе узды, бөгелепләр генә төшә язып, кеше күзеннән читкәрәк елышты. Аны ишетеп алган абыстай, авыр бәрелмичә генә:
— Ела, бала, ела... Сиңа еласаң да ярый. Мөслим-мөслимәгә кабер өстендә генә килешми ул. Кителгән күңел тулып китүчән була,— диде дә пәйгамбәрләр кыйссасыннан Ибраһимның хатыны Хаҗәр хакында вакыйгалар сөйләргә кереште. Дерелдәгән иреннәрен җыя алмаган Гөлбанат исә:
— Рәхмәт, абыстай,— дип пышылдады. Балам, ишеттем, дигәндәй аңа абыстай үзе дә кырын күзе белән сак кына карап куйды. Һәрхәлдә ул сөйләгән кыйссаның бер очы Гөлбанатка да тияргә, аңа да, озын телле халыкка да гыйбрәт бирергә тиеш иде. Тыңлаучылар моны сизенеп, урыннарында җайлашып куйдылар.
Коръән ашының ахырында Гөлбанат сабые Альбинаны юатып уздырды, хушлашып чыгучыларны ишек артына кадәр озата да, аларның нәсыйхәтләренә колак та сала алмады. Алар хәзер бу йортта өч җан иясе, һәммәсе дә хатын җенесеннән иделәр. Әмма дә Исмәгыйленең исән-сау әйләнеп кайтырына ышанычы сүнмәде. Кимендә мулла һәм абыстайның догалары хуш килеп, теләгенә ирешер кебек иде.
Әтисенең кырыгыннан ике көн узды дигәндә урын өстенә яткан әнисе кабат торасы итмәде. Кичке сәгать белән уянып, кызын якынрак дәште, телендә бар чагында:
— И балам, иреңне эзләп китәрсең инде син, минем каршылыгым булмас. Аллаһы тәгаләнең әмередер,— диде дә Коръән аятьләреннән күңеленә килгәнен укырга кушты.
Гөлбанат көйли бирде, аның саен газиз әнкәсе елмайды. Кызына сиздерми генә шулай китеп тә барды. Гомерен бар тулысы белән диярлек иренә багышлаган бу изге хатынны анда җәннәт көтә иде. Бер генә тапкыр да каршы сүз әйтмәгән, юк белән буталмаган, гайбәткә тел йөгертмәгән, оятлы җиргә аяк басмаган, нәфсегә ияреп кул сузмаган хәлендә чиста-пөхтә килеш китеп барган ананың баласы да бары тик бәхетле генә булырга тиеш.
Ә кызы аятьләрне укыды да укыды, инде икенче катына күчте. Әмма әнкәсе һаман да елмаеп ята бирде. Туктаса, шушы яме юкка чыгар, йөзе бозылыр төсле иде. Шулай да Гөлбанат, бераз арып, тынычрак укуга күчте. Әнисе үзгәрмәгәч, күңеленә шик төшеп, аңа кулы белән орынды, бармакларына суык үтеп, җаны калтыранып куйды. Шунда үзен ташлап киткән газиз әнкәсенең күкрәгенә ятып, үксеп еларга тотынды. Шулай йоклап китте һәм елмаеп килеп кергән Исмәгыйлен төшендә күрде.
Шундый якты, рәхәт тыныч җәй көне икән. Юк, ак чәчәкле яз ае. Ә Гөлбанат аптыраудан кабалана башлады, кызы туган иде, Альбина, кая соң ул? Эзләп тапсын инде тизрәк. Исмәгыйленә нәрсә дип әйтер? Әтисе белән әнисе, икесе дә елмаеп, тарантаска утыралар. Ә атлары аккош кебек ике аяклы. Юк, тәвә кошлары кебек. Ә башлары — атныкы, әллә кешенеке? Альбина аларның артларыннан йөгерә икән. Куып тотты, кызын алып калды. Ә бу кем? Исмәгыйле кая? Нигә икенче төрле кеше булып килә ул? Альбина куркынып елый, елый, елый...
Гөлбанат, күзен ачып, йоклаган сабыена таба атылды. Аны кулларына күтәреп алды. Үксегән баласын күкрәгенә кысты. Бу вакытта дөнья йөзендә шушы ике ятимәдән дә чарасызрак һичкем юк иде.
Әнкәсенең мәете Гөлбанатны куркуга салмады, баласы да үлем ачысының янәшәдән генә үтеп киткәнен тоймады. Татлы күкрәк сөтеннән соң тагын йоклап китте. Көн яктырырга әлегә иртәрәк иде. Гөлбанат мәет өстенә тимер кисәге китереп куйды. Куллары нәкъ йоклаганынча күкрәкләрендә иде. Белгәннәрен укып, инде Гөлбанат кабат күз йоммады. Иртәгесен күршеләргә хәбәр салып, абыстайны чакыртты. Җылы су әзерләп, мәетне югач, мулла да килеп җитте. Җеназа укып, зиратка алып киткәндә, артларыннан ияргән Гөлбанатны:
— Кызым, син йөрмә инде, килешә торган гамәл түгел,— дисәләр дә ишетмәде. Аңа юлда сәлам бирделәр, алмады. Яңа яуган карны тәгәрәтеп уйнаган балаларның тынып карап торуларын гына күрде. Өйдә калган Альбинасын исенә төшереп, зират капкасыннан керми карап торды да, каберне күмә башлауларына, кайтып китте. Утырып калган әбиләр йортны җыештырганнар, берсе сабыйны йоклатырга тырыша, ә тегесе аның саен бәргәләнә иде.
— Баланы кем тапкан, шул баксын, утынны кем ваткан, шул яксын,— дип, Гөлбанатны күрүгә, карават яныннан китү җаен карады.
Кешенеке кешегә кадерле түгел шул.
Мәрхүмәнең дөньялык өчен сакланган киеменнән һәркайсы кирәгенә күрә алганнан соң, тагын да утырып, урынын җәннәттә итүен Аллаһыдан теләп, тыныч кына таралышкач, Гөлбанат ялгызы калды. Кызы тыныч кына йоклый бирде. Әле кайчан гына дүрт кешегә дә кысан тоелган өй эче бушап, амбар кадәр булды да калды. Урамда кичкә таба чыккан җил тәрәзәләргә капланып аптыратырга тотынды. Ә Гөлбанат ни актан, ни карадан уйларга белмичә утырды да утырды. Йортына ут та элмәде, ашарына да хәстәрләмәде. Альбинасы аның саен йоклый бирде.
Алга таба нәрсә эшләргә тиешлеген ачык белмәсә дә, аңа монда да калырга ярамый, ирен эзли чыгарга кирәк иде. Әнисенең ахыргы сүзләре дә шушы хакта булганлыгын исенә төшергәч кенә, кинәт күңеле йомшап, күзләреннән кайнар күз яшьләре ике ермак булып бите буйлап актылар да ияк чокырыннан итәгенә тамчыладылар. Һай тормышлар, диярсең, адәм баласында...
Кайвакытта шундый дәрәҗәгә җитәсең ки, йа Хода, нигә бу язмыш безнең белән алай уйный, ни гөнаһыбыз бар соң безнең, дип бәргәләнеп сорыйсың. Андый чакларда үзеңнең һичкемгә кирәгең юк төсле тоела. Әмма дөньялыктан туктаусыз зарлану да гөнаһтыр? Чөнки ул да Аллаһы тәгаләнең иҗаты түгелме? Аңа тел тидерү килешерме?
Гөлбанат бүген-иртәгә генә юлга чыгып китә алмады. Тик өйдә торып калуы да читен, күңелен авырлык изә, бәгырьләре кайвакыт ертылып-ертылып киткәндәй була. Андый чакларда бүредәй уларга, урамнарга чыгып кычкырырдай хәлләргә җитә. Үзе кулындагы баласын тирбәтә, үзе — җырлый. «Сарман»ны да, «Рамай»ны да.
Шулай үз алдына елап-җырлап утырганында өйләренә абыстай килеп керде. Ишек шакып, рөхсәт сорап. Түргә үк үтеп, догасын укыды, хәл белеште. Гөлбанатның:
— Безнең хәлләр билгеле инде...— дигәненә:
— Менә, мулла бабаң әйтте әле, кереп чык бала янына. Башы ялгыз, урамда да күренми, бетеренеп ятмасын. Авырып китә күрмәсен. Аллаһ рәхмәте, аякта булуыңа күңелем тынычлана калды,— дип, салмак, әмма таләпчән тавышы белән сөйләп китте.
Аның өстенә күп эшләр йөкләнгәнлеген Гөлбанат яхшы белә иде. Халыкның гореф-гадәтен саклау белән бергә ул әле аларга туктаусыз тәрбия биреп, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерергә, кавемне таркатмый, бер фикер һәм максат тирәсендәрәк җыеп тотарга да тиеш. Татар халкы да мулла белән абыстайга Аллаһы тәгаләнең күзе дип карарга күнеккән, сүзләреннән һәрдаим олы мәгънә табып, тормышларының көе киткәндә аларга тартылучан һәм таянучан иде. Элгәрерәк коммунистлар, бигрәк тә комсомолкалар аларны бик каты тәнкыйть итсәләр дә, сугыш бәласе ишелгәч, халык тагын мулла белән абыстайга ышанып карауны дөресрәк саный башлады. Аларга шунлыктан хөрмәтләре дә зур. Килде-китте кеше болар кебек гыйлем иясе була аламыни? Халыкның башында тору, зур зәвыктан тыш, кешелекле булуны да таләп итә. Анда, ил эчендә әллә нинди түрәләр бардыр, теләгәннәренчә хөкем йөртеп, хисапсыз эшләр дә башкаралардыр. Әмма алар халыктан ерак шул. Борынгыдан килгән кануннар каннарда ага, зиһеннәрне биләп тора.
Абыстай белән каршы әйтешергә Гөлбанатның исәбендә дә юк. Тик күңеленә генә авыррак булып китте, катырак эндәште булса кирәк.
— Кешенең кешедә ни эше булсын?..
Бу сүзләрен абыстай тыныч кына тыңлап бетерде. Ни дип әйтергә дә белмичә аптырабрак торды. Әгәр дә шушында кузгалып, кулын селтәгән хәлендә чыгып китсә дә дөрес булачак иде. Ашыкмады. Вакытның тыныч узган һәр төере үз эшен башкарды. Авызымнан җил алды, дип акланырга әзер хәлгә җиткән Гөлбанат исә абыстайның туры хөкемен көтте. Ул яки кычкырышырга тотынырга, яисә үзенең кемлеген белеп, тыныч калырга тиеш иде. Сәгать кичке бишне сукты. Вакытның эңгерлеге абыстайны намазга ашыктырырга тиеш иде. Дөнья гамәлен ахирәт эше алыштырганда, кемгә зыян килер дә, кемнең бәхете тараер?
— Синең, кызым, бар авырлыкны нәзек җилкәләреңә алган вакытың...
Сүзен абыстай дәвам итмәде. Гүяки акылының үлчәү тәлинкәләре тигезләшә алмыйча җанын аптырата иделәр. Шушы кадәр дә белеп һәм тормышның иңен-буен моңа кадәр дөрес үлчәгән ак әбинең хәтере тиз генә яңара алмады. Тормышның мондый минутлары да була икән, яшьләрне картайтканы, картларны яшәрткәне. Һәркемнең язмышы орчык башында гына, тәгәрәп киткәнендә һични тотып кала алмый.
— Исмәгыйльне барыбыз да ярата идек. Бигрәкләр дә кеше җанлы бәндә иде, кече җанлы...
Абыстайның бу сүзе дә урынлы булмады. Әллә күңеле утырып җитмәүдән, әллә соң, ни, акылы зәгыйфьләнәме? Ансы да, монсы да дөрес, урынлы сүз түгел. Шушылай калдырып, сөйләшүне ямаулык хәлендә ташлап китүнең дә файдасы юк.
Аптырашта калган абыстайның бу очрашуда хәтере яңармады. Ни бер киңәш, ни юньле-акыллы үгет кыла алмады. Мондый вакытта аңа вакытны сузудан да яхшысы юк иде. Әмма намазына соңара. Менә сиңа мә, хакыйкать бәндәне ничек китереп кыса да почмакка катырып куя.
— Хәзрәтем ачуланыр, намазым кала. Кызым, мин китим инде, кайтыйм. Сәгатьнең кыскарган чагы. Бер керермен әле. Аллаһы тәгалә исәнлек насыйп итсен...
Чыгып киткән абыстайны Гөлбанат озата калды. Ишекне япканда бусагада калды һәм ничәнче көнгә беренче тапкыр елмаеп куйды. Өйгә ниндидер җылы-рәхәт нур иңгән төсле иде. Юк, абыстай болай гына кермәгән, аның кеше борчып йөри торган гадәте моңа кадәр күренмәде. Халык күңеле борчулы булмаса, аяк та басмас иде.
Гөлбанатның уйлары дөрескә чыкты. Бер-бер артлы диярлек күрше-күлән кереп-чыккалап йөри башлады. Алар күбрәк Альбина хакында белештеләр, аның кәефен сорадылар, ярдәм кирәклеге белән кызыксындылар. Мондый вакытта үзеңнең ялгызлыгыңнан качарга кешеләр генә булыша ала. Хәер, авырлыклар үтеп киткән төсле иде. Тик менә Исмәгыйльнең һаман да әйләнеп кайтмавы гына һични белән аңлатылырлык түгел иде. Ничә тапкыр хат язып та җавап килмәве, һичкем аша да белешеп булмавы Гөлбанатның уртаклаша алмаслык кайгысына әверелде. Күңеле утыра башлагач, әллә эзләп китәргәме дип тә карады, тәвәккәлләсә, әллә кайчан барып җитәр иде ул. Ерак җир дә түгел. Анда-монда поезды да йөреп кенә тора. Тик менә сабыйны күтәреп китү генә авырга килмәсме?
Соңгы көннәрдә абыстай тагын ике тапкыр кереп чыкты. Гөлбанат белән матурлап кына сөйләште. Исмәгыйльне дә исенә алды. Алга таба тормышы җайланачагына инандырырга тырышты. Сабыр итәргә кирәклеген Гөлбанат үзе дә абыстай әйтмәс борын белә иде. Әмма уена килгән икенче хәл аны бөтенләй дә таркатып ташлады. Теге чукынчык Гөлсарасы әллә соң үзен тоткын иткәнме, Гөлбанатын оныттырганмы? Ир бирмәк — җан бирмәк, дигәннәр борынгылар.
Үзенең күңелендә нинди утлар янганлыгын Гөлбанат һичкемгә сиздермәде. Әгәр дә юлга чыкса, аны кире борачак иделәр. Әнә барсы да бер авыздан килешеп куйган төсле сөйлиләр, исән булса, кайтыр, имеш. Әйе, көтәргә дә риза Гөлбанат. Әмма күпме? Бер ел, ике? Әллә гомер буенамы? Ничә көн, ничә сәгать, ничә минут җыелачак. Газизлектән гаҗизлеккә калачаксың.
Уйлаган саен Гөлбанатның акылы саекты. Февраль аеның йомшара барган кичәсе иде. Баласын иренә күрсәтеп, аның белән мактанырга, йөзендә шатлык-сөенечләр күреп бәхетле булырга җыенган хатын вокзалга таба юнәлде. Бәхетенә Казан ягына таба китүче поездлар берничә булып чыкты, сәгать саен диярлек. Моңа кадәр хәтеренә дә кертмәгән бу шатлык аны тагын да канатландырды. Билет алып, юлга чыкты. Күңеле шатлык-сөенеч белән тулды. Аны анда ире Исмәгыйль көтеп торадыр, сагынгандыр кебек тоелды. Ышанган кеше шулай беркатлы була инде ул.
Альбинасын кочаклаган ана юлның болай ук ерак икәнлеген башына да китермәгән иде. Бүген утырдым да иртәгә барып җиттем генә түгел икән. Шулай да үзен тыныч тотты. Вакытында бала чүпрәкләрен алыштырды, аларны үз тәненә куеп җылытты, мөмкинлек булган саен юарга тырышты. Шулай мәш килгәнендә поездына да соңга кала язды. Ярый әле танып алган кешеләр аны ашыктырдылар, вагон озатучы хатын гына канәгатьсезлеген белдереп алды:
— Йөриләр шунда уңга-сулга бала ташып, яшьләре егермегә дә җитмәгән килеш...
Ул хаксыз иде. Гөлбанатның ачуы кайнап чыкса да иренен тешләде. Бу елларда ирсез калган карт хатыннар дөнья тулы иде, аларны да аңлап була. Нигә ачуланышырга?
Поезд Идел буйлап югарыга күтәрелә башлагач, анда-санда татарлар да вагонга утыргалый торды. Алар Гөлбанатның күңелендә ышанычны арттырды. Әмма аралашып китәргә кыенсынды. Юл авырлыгыннан тәмам арыгач кына, мәңге иге-чиге булмас кебек тоелган Казанга да ерак калмаганлыгы хакында юлдашлары сөйләшкәндә, үзенең кая барганлыгын әйтеп, кайда төшеп калганда уңай булыр икәнлеген белеште. Зөя-Каратун тукталышын кулайрак булыр дип әйттеләр. Гөлбанат шунда гына бераз куркынып куйды. Алга таба нишләр? Ничек барып җитәр?
Зөя-Каратунда кичен төшеп калды. Иптәшкә беркеме дә юк иде. Җылы, тынчу вагоннан чыгуына, һаваның чисталыгыннан башы әйләнеп китте, әмма моңа сөенергә өлгермәде, итәкләрен иләп, кышкы салкын буран аның тез башларын урап алды. Әле баласына җил тимәсен дип аның йөзенә юрганны яхшырак бөркәп, әле әйберләрен күтәреп, кабаттан да Альбинасы капланып, сулышы кысылмасын дип йөзен бераз ачып, гаҗиз хәлендә вокзал кебек йортка таба атлады. Андагы сукыр ут яктысы аңа бу салкыннан һәм интегүләрдән котылу вәгъдә итә иде.
Тәбәнәк вокзал бүлмәсе ташка әйләнгән агачмы, әллә инде балчыкмы идәнле иде. Озак көттерми, Гөлбанатның табанына салкын үтте. Кысан юрган эчендә тирләгән Альбинасы һавасызлыктан буылып елый башлады. Кая барырга да белмәгән хатын күтәреп килгән йөге өстенә утырып, сабыена сыенды. Җылы дулкын булып чыккан тыны салкын бөркү булып кашын-чәчләрен куырды. Тәненә йөгергән суык тир канын оетты, күз керфекләренә йокы авырлыгы эленде.
— Әй, катып үләсез бит, балаң елый, уян...
Гөлбанат колагы белән ишетте, әмма җаны уянырга теләми иде.
— Әллә чыннан да каткан инде?
Аны җилкәсеннән кактылар, чайкап алдылар. Шунда гына Гөлбанат башын күтәрде. Биленә каралып бетә язган ак алъяпкыч элгән бер хатын белән солдат бушлаты кигән олы гәүдәле ирнең куркыну катыш кызганулы карашыннан айныгандай сикереп тормакчы иде, катканлыктан язылырга теләмәгән буыннары теләгенә буйсынмадылар. Иелеп, теге ир аны култыгыннан күтәргәч кенә:
— Йоклап киткәнмен икән,— дип Гөлбанат аларга рәхмәт әйтте.
— Поездлар үтеп беттеләр инде, иртәгә генә булыр. Кая барасы идең?
Гәүдәгә юантыграк бу хатын, аны китүче дип кабул иткәнгә, сүзләрен Гөлбанат беразга аңламыйчарак торды. Ирнең каты тавышы гына аңын кайтарды.
— Мин килеп кенә маташам әле,— дип, Гөлбанат кая юл тотканлыгын аңлатты. Ир белән хатын аптырап ук калдылар.
— Бу якларда булганың бар идеме соң?..
Гөлбанатның чарасызлыгы һәм кызганыч хәле аларның йөрәгенә үтеп, кешелеклелек хисләрен уяттымы, әллә чыннан да изге затлардан иделәрме, җылы өйгә алып кайттылар. Ашаттылар, эчерттеләр, чиста урын-җиргә китерделәр. Шушы кадәр дә авырлыклардан соң беренче тапкырдыр җаны тәмам тынычланып, изрәп йоклады, хәтта хуҗаларның да кайда ятканнарын абайламады.
Иртән уянганында алар инде торган, хуҗабикә чәй әзерләп маташа, ире исә ишек алдында кар көри иде. Буран инде тынган, дөньялык та яктырып киткән, бар тараф та акка киенгән шундый да матур иртә. Гөлбанат җиңелчә хәлендә, өстенә пәлтәсен генә элеп, тиз ара һава алыштырып керде. Ишек алдында да, йортта да аның сәламенә ачык кына җавап ишетелмәгәч, бераз борчылып алырга мәҗбүр булды. Әмма әйләнеп кергәнендә хуҗабикә:
— Хәтта кызың да бер борчып карасын, икегез дә песи балалары кебек йокладыгыз. Менә, чәй эчәрбез, өлгереп килә,— дип куандыргач, Гөлбанатның күңеленә ояларга өлгергән шик-шөбһә өермәсе юкка чыкты, йөзенә балкыш иңде.
— Кичтән салкын иде, әллә көне дә җылынып киткән инде,— диде ул, үз хәленә оялып.
— Кичтән дә алай ук салкын булмады, туңган идең шул, балакаем...— Хуҗабикә шунда ук Гөлбанатның сүзләренә ялгап та китте. — Сугышта хәтәррәк хәлләргә дә калгалый идек.
— Сез анда булдыгызмыни?
Хатын тыныч кына елмаеп куйды да:
— Берлингача бардым әле... Кыз башым белән, менә юләрлек. Үлем ул, сеңлем, теләсә кемгә килми икән. Ә салкыннар җелеккәчә үтә иде, каһәр. Салып җибәрә идек тә...— дип, җырлап маташкан самавырының торбасын күтәреп карады.— Күмере дә җитәрлек. Ярар, ашыкмасын, кайнап чыгар.
Шунда гына Гөлбанат кичә хуҗабикәнең аңа чынаяк савыт тутырып аракы эчерткәнен исенә төшерде. Аяктан егылып, харап булырсың дип куркытмасалар, күнәсе түгел иде.
Альбинасы янына килеп, аның сулышын тыңлады. Сабые уянырга да уйламый, рәхәтләнеп изри бирде. Йокы аралаш һаваны имгәндәй иреннәрен кыймылдатты, борынын җыерып куйгандай итте. Тәмам кешегә ошап бара бу, дип Гөлбанат эченнән куанды. Исмәгыйле күрсә, сөенер инде.
— Йокласын, уятма, сеңлем. Иртәнге йокы сабый өчен иң татлысы дия иде минем әнкәй.
Хуҗабикәнең шушы киңәшен тотып, Гөлбанат юынгыч янына килде. Җылымса су бит-кулына сафлык иңдерде.
— Сезнекеләр өйдә юкмыни? Мәктәпкә киткәннәрдер инде?
Аның бу сорауларына җавап ишетелмәде. Хуҗа хатынны үпкәләткән булуын уйлап, Гөлбанат та сагаеп калды. Кирәкмәгән җирдән болай сүзне борып җибәрүенә оялды. Әмма хатасын төзәтә алмый иде инде. Гафу үтенеп маташуы да урынлы булмас. Җаны кимсенгәндер. Ул сиңа яхшылык итте, ә син ничек миһербансыз булдың, үзеңне әллә кемгә куеп?
— Ә мин кияүдә түгел әле... Җитешермен, балаларым да булыр, башкасы да...— Хуҗабикә нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек иде.
Гөлбанат икенче тапкырында сүзгә керешергә ашыкмады, сораулы карашын да яшерергә тырышты. Әмма хатын аның уен белеп алган төсле сөйли бирде:
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 26
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов