Latin

Август Ае - 24

Общее количество слов 3951
Общее количество уникальных слов составляет 2176
35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Газиз ананың җаны тагын да уелып-уелып китте. Ул сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Шушы кадәр гомерләр яшәп, дөньялыкның яхшысына-начарына, бәйрәменә-хурлыгына шаһит булган, инде күптәннән киләчәк тормышның ямьле сыйфатта бәхет белән килеренә өмете калмаган кешенең хәлен сөйләп кенә түгел, елап та аңлатырлык түгел иде.
— Исәнме, әнкәй!
Улының күрешергә дип сузып килгән кулларын үтеп, ана аның кочагына кереп сыенды. Сөяккә генә калган, сәламәтлекнең нәрсә икәнлеген күптән оныткан тәне гүяки, кыз чагындагы шаукымын кайтарып, галиҗәнап иренең куенына чумды. Исмәгыйленнән иренең исе, җәннәт рәхәтләрендә генә булырга мөмкин кебек тоелган илаһи кодрәтле ис аңкый, зиһенен бутый, акылын ала, китек күңелен бөтәйтә кебек иде.
— Ай Аллаһ, улым! Кайттыңмы?.. Көткән идем! Исән ул, кайтыр, дия идем! Бу гомерләргә кадәр нигә бер дә күренмәдең? Хәбәр салмадың? Кайда йөрдең, чукынчык бала!
Аның сүзләре һәм сораулары артыгы белән күп иделәр. Аларның һәммәсен бер учка җыйнап, бер кәлимә сүз белән җавапландырырга, кире кайтарырга мөмкин иде.
— Ярар инде, әнкәй! Менә, кайттым бит инде!..
Юк, бу җавапка кына ана канәгатьлек итәрме соң? Әй син, бала, колагыңны борасы юньсез!
Бераздан самавыр куелды. Өстәл янына утырдылар. Гөлбанаты төяп җибәргән күчтәнәчләр чемоданнардан чыгарылды. Болай да түгәрәкләнеп киткән ана күңеле, бәхет чигеннән чыгып, тагын да тагын хушланды.
— Сеңлекәш кая соң, әнкәй?
Улының бу соравын ана әллә ишетергә теләмәде, әллә вакытсыз бирелгән дип санады, әмма дә бөтенләй бүтән нәрсәләр хакында сөйли бирде:
— И улым, кайларда йөрдең шушы көнгә кадәр? Бөтенләй дә кайтмассың кебек идең. Аллага шөкер, исәнсең икән, исәнсең!— Ул әллә битәрли, әллә мактап сөйли иде — бу кадәресенә Исмәгыйль үзе дә игътибар итте. Бер аның йөрәге кысылды, икенчесендә йөзенә елмаю йөгерде. Шулай да аның җаны тыныч, әнисен исән-сау күрүенә күңелен шатлык биләп алган иде.
— Әнкәй, ярар инде, ярар инде...
Әгәр дә ниләр күргәнлеген, нинди хәлләргә тарганлыгын сөйли китсә, ышанырлар идеме икән? Юктыр! Хәер, Исмәгыйль үзе дә үткәннәрне кабатларга теләмәде. Иң яхшысы — исән-саулар, күрештеләр! Чыннан да Аллага шөкер, Аллаһыга рәхмәт, ташламый ул бәндәләрен, калдырмый. Гөлбанаты никадәр хаклы икән, яшьтән намазын калдырмаган, иманын саф тоткан.
— Сеңлекәш кияүдәдер инде?..
Исмәгыйль ничәнче тапкырын шушылай кабатлаганнан соң гына әнисе вакыйгалардан хәбәр бирде. Гөлсара дөрес язган булып чыкты. Сеңлесе чыннан да кияүдә булып, тормышлары бик тә авыр бара икән, ире каты эчә, тапканын аракыга аударып калдыра, җитмәсә, хайван, кулын да озайта, кыйный, ди. Боларны ишеткәч, Исмәгыйльнең бәгыре кабат уелып алды. Әгәр дә шушы минутта алар монда булсалар, ул ир кисәгенең якасыннан йомарлап, үзен дөмбәсләп ташларга да мөмкин иде.
Гөлсара хакында Исмәгыйль ләм-мим сүз кузгатмады. Әмма аның өчен әнисе сүз башлады:
— Рәхмәт яусын инде ул балага, шушы кадәр дә кешелекле килен булыр икән! Бик күп төрле тәрбияләрен күрдем, авыру вакытларымда янымнан китмәде. Изге җан да инде, изге җан! Ярәшеп, өйләнешкән дә булгансыз икән. Рәхмәт яугыры! Миңа әнекәй дип эндәште, көтик, кайтыр, диде...
Исмәгыйльнең бу сүзләрдән күңеле бозылып алды. Әнисе һаман сөйләде дә сөйләде, Гөлсараны мактаудан туймады. Аңардан күргән яхшылыклары өчен бу аның рәхмәте иде. Моны яхшы аңлаган улы кысылып кына тыңлап утырды, әмма сүзләрен ишетми башлаган иде инде, уе — еракта, Гөлбанаты куенында назланды. Бары тик август ае булганлыгын, тәкъдирнең хөкеме теләктән өстен чыккан вакытлар икәнлеген онытты һәм искәрмәде ул.
Була шундый вакытлар, тарихта да моны еш очратырга мөмкин, ул — кешенең генә түгел, кешелекнең борылыш, кискен үзгәреш мизгеле, үзәк ноктасы. Син болай фикер итәсең, үз тәртипләре белән барган хәлләр гадәти рәвештә киләләр-киләләр дә, көтелмәгәндә сынып, үзгәреш алып китәләр. Моны берничек тә аңлатып булмый башлый, чөнки ул акылга сыешмый. Мәңге җимерелмәс империяләр таркалып кала, бармак уйнатып кына бил сындырырлык баһадирлар черки чеметүеннән җан тәслим кылалар. Кешегә тимәгән мескен бәндәләр җәмгыять өчен иң зур куркыныч кебек күренә башлый. Төшенчәләр бутала, акыллар саега, мәгънәләр төссезләнеп кала. Тарихи үсеш дәверендә вакыт-вакыт булып торган мондый хәлләр кешеләрнең тормышында да урын алалар. Хикмәт шунда ки, нәкъ менә мондый чакта синең белән акылың да, җаның да түгел, бәлки иманың идарә итә башлый. Ул юк икән, һәлакәтең һәр адымыңда сагалап тора, качып котылу мөмкин булмый.
Исмәгыйльнең туган авылындагы тормышны сугыш күргән, ярым җимерек хәлдә калып та әллә кайчан башын горур итеп күтәрергә өлгергән Киев белән чагыштырырлык түгел иде. Әйе шул, анда яхшырак та, мулрак та яшиләр, ә болар, болар — мохтаҗлыкта, суган суын суыруда. Тормышның шаяртуы, кеше белән уйнавымы бу, әллә инде газиз туфрагыннан сөрелергә тиеш булып та яшәп калган татарны буу сәясәтеме? Тылны элгәре сугыш имсә, хәзер шул сугышның яралары төзәлеп җиткәнче җилеккәчә суырачак. Яшәеш кануннары инде болар, башка булмас! Ил белән хөкемдарлар тора салып шаярмаслардыр ла!
Ана белән баланың сөйләшеп-киңәшеп туймас сәгатьләре иде. Әмма сүзнең артыгы колакка керә димени ул! Барысын берьюлы күңелгә дә җыеп бетерергә мөмкин түгел. Ул кешеләрен әйтер идең инде. Никадәр миһербансызлык! Бер авылда күршеләр, хәтта якын карендәшләр булганнары да йөз чөергәннәр, тел чайкаганнар, исәнләшмәс дәрәҗәгә җиткәннәр. Исмәгыйле югалды дип әнисен һәм сеңлекәшен кагалармы инде, һай яманнар, һай шәфкатьсезләр!
— Әле өченче көн генә югары очның Шаяхмәте, су китерә идем, арба башы белән төрттереп китте. Юлда торма, дошман күтәрмәсе сантый дип кычкыра үтте, җитмәсә! Мин аңа нәрсә эшләгән дә ни яманлыгым тигән инде, йә?— Анасы үзенең балтырын күрсәтте, кара янып суелып чыккан иде. Моны күргәч, Исмәгыйльнең эче чымырдап алды.
— И җансызлар!..
— Әллә нишләделәр әле соңгы арада, улым! Бөтенләй дә кеше саныннан чыгардылар. Яз җитте, дисәң, бакчаны сукалатырга кешене тыңлатып булмый. Ярый әле сеңлең тырыша. Ул булмаса, бөтенләй дә беткән идем. Гөлсара да, шәфкатьле бала, Казаннан кайт дисә, безгә керә. Югалганнар да, исән-имин булганнары, әйләнеп кайттылар, Исмәгыйль дә күренер әле бер дип яши. Ул, улым, синең теге нәмәрсәң, хатыным дисең бит, бер дә юньле түгелдер инде, ә?
Исмәгыйль аптырап китте. Нинди сүз инде монысы тагын? Андый да гадел, андый да сөеп туймаслык кеме булды да, кеме бар иде аның? Юк, Гөлбанатка сүз тидерерлекме, Ходаем!
— Күрше Гаптериләрнең малае солдаттан марҗа алып кайткан иде. Чыкты өйләрендә тавыш, китте гауга! Утлар ягышып-төртешеп бетерделәр. Аптырагач, марҗасын ияртеп, улы читкә чыгып китте.
— Кем, Саматын әйтәсеңме, әнкәй?
— Юк ла, Саматы кырык өчтә һәлак булды. Монысы — кечесе, гармунчысы, Галәвие!
— Ничек? Ул бит әле, мин киткәндә, капка асларында уйнап йөри иде. Сугышка эләктемени?
— Эләкте дип... Аларны да алдылар, сугыш та бетте. Ә малай кайтып төште инде, мин сиңа әйтим, күкрәк тулы медәл, бар да Сталин башы гына. Сулында — марҗасы!.. Киткәнче үк шук иде үзе, өй борынча йөрер иде. Сеңлеңә дә бәйләнеп маташты. Бозаулар караган җирендә почмакка да кыскан. Ояты үземә булсын, башлагач әйтим инде, авылда син генә мин карамаган калды инде, давай дип итәгенә ябышкан, оятсыз!..
Әнисе сөйләгән хәбәрләр бер генә дә җанны сөендерерлек түгелләр иде. Әгәр дә бүген кайтып, иртәгә чыгып китсә, Исмәгыйль нәрсә турында уйларга тиеш? Юк, аңа кемлеген күрсәтергә, һич югы күпләрне акрынлап акылга утыртырга кирәк. Болай калдырырга ярамас!
Әмма ничек итеп? Якалашып сугышып йөрсенме инде?
Исмәгыйльнең башы салынып төште, әмма ачуы килүен яшерә алмый иде ул:
— Ничек инде, оятсыз! Сеңлекәш шуңарга да бирешеп торганмы? Чыраена бирмичә!
— Бирерсең, ул вакытларда Галәвинең кем икәнлеген белсәң!.. Ул чырай — төртсәң, кан чыгарлык, ул буй-сын — өрлек кадәр!
— Соң, бирешеп, талатып торалар димени? Булмаганны!
— Анысы инде бирешмәгән! Этеп җибәргән дә... Теге башы белән чиләккә барып төшкән. Ярылып кан киткән. Анысы ярар... Әй тавыш чыкты, тавыш чыкты. Күзне ачырлыкны калдырмадылар. Ярый әле персидәтелебез яхшы кеше иде, сугыштан яраланып кайткан Вафа малае Зариф, бергә үстегез бит, шул гына алып калды. Ул минем сеңлем кебек кеше, аның абыйсы минем җан дустым иде диде дә авызларын томалады. Юкса казна эшенә җибәрерләрме, башын бетерерләрме дип куркып яшәдек. Рәхмәт инде, Вафа балалары гел шулай яхшылыклы булдылар. Кешесенә карап шул ул, кешесенә карап! Яхшыдан яман тумый!
— Зариф үзе кайда соң хәзер?
— И улым, савыккач, аны кабат сугышка алдылар. Кайтмаска дип киткән икән. И апа-җаным, Исмәгыйлеңне күрсәм, берүк исән-имин кайта күр дип әйтермен дип вәгъдә итеп киткән иде, ике ае да тулмады, һәлакәт хәбәрен алдылар. Ул хатыны елады да соң, ике баласын кочаклап кына калды, бичаракаем! Ярый ла аякларына бастылар...
Бала дигәннән, Исмәгыйльнең күз алдына тимер юлда озатып калган хатыны Гөлбанатның сурәте килеп басты. Соңгы вакытларында бик тә калыная төшкән иде шул, берүк исән-сау гына була күрсен дә бала тудырсын, йа Раббы Ходаем!
Нәрсәләр генә эшләп ята торганнардыр инде? Ике йоклап бер төшләренә керми микәнни? Юктыр, алай булмас. Бик сагына торгандыр әле. Кайтып килгәнен көтәдер!
Болар хакында уйлавы Исмәгыйльгә авыр да, рәхәт тә. Йөрәгенең әле чоңгылга төшүе, икенче кабатта күтәрелеп күкләргә җитүе аны, бу тормыштан аерып, илаһи хасият вә хиссият диңгезенә чумдырды.
— Безнең туфрак, атаң йорты гына шушылай мескен хәлендә калыр микәнни? Мәңге ризалыгым юк, авылдан чыкма! Туган туфрак бәндәсенә игелекле була ул!..
Әнисе күз яше аралаш сүзләрен тезеп китте. Әмма Исмәгыйль бу авылда яшәп каласын күз алдына китерә дә алмый иде.


АВГУСТ АЕ
Роман
XVII
Исмәгыйльнең кайтканлыгы хакында авыл хәбәрдар түгел иде булса кирәк. Әнкәсе Әсманең дә хәлен белешергә күрше-күләннән керүчеләр булмады. Сеңлесе дә күренми. Бу рәвешле ялгызлык белән яшәү кешегә рәхәтлек бирәмени ул? Җаның әрнемичә ничек түзмәк кирәк?
Еракта ут уйнаткан болытлар төн уртасында бушанып алдылар да, чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Урамда гына түгел, йорт эчендә дә коры җир калмады. Су диварлар буйлап та акты, түшәм ярыкларыннан да чишмәләп акты. Гүяки туфан купкан кебек иде. Ул да түгел, төньякның салкын җиле чыгып, адәмнәрнең котын алырлык дәрәҗәдә шашынып чинарга кереште. Авылдагылар менә-менә йортлары-ниләре белән агып китәрләр төсле иде. Бу шыксызлык җаннарны ачындырды. Бәндәнең яшисе килми димени?..
Беренче кичләрендә яңгырга кадәр үк шактый күп сүз елгаларын агызган булсалар да, икенче көнне Исмәгыйль авызына йозак элде. Аның арыганлыгы да чыгып җитмәгән, күңеленнән кайнар ташкын булып ургылган сагыну хисләре дә җанын бөтереп алган. Кешенеке кештәктә булган кебек, аңа инде хатыны хәсрәте ябышкан, туган туфракның исе борынын кытыкласа да, хыяллары еракта ак томан ера.
Ишек алдына чыккан Исмәгыйль урам якка карап тынсыз калды. Иләмсез козгын аларның бердәнбер калган киртә баганасына утырган, аннан нәрсәнедер йолка, тегесе бирешергә теләми, думбра-саз кылы шикелле тартылып, чинап куя. И имгәк, и Аллаһының шөкәтсез кошы...
Кичәге җылы һәм рәхәт август, җәйдән кинәт көзгә авышып, аптыраган хатын кебек бүселеп калган. Дөньяның яме киткән. Суык җилләр очырып китәрдәй булып тугыланалар, хәтта агачлар да шәбәренгәннәр. Күңелгә хәвеф тула. Җан калтырый.
Козгын, тирә-якка коткы салып, урам буйлап түбәннән генә очты. Юне булса, ялгызы гына очып йөрмәс иде ул. Бүтән кошлар бу вакытта инде оя-оя булып очарга әзерләнәләр, урын күченәләр. Ә моңа — кирәкми. Кара син аны, шөкәтсез.
Козгынның тавышы үле авылны кузгата алмады. Һичкемнең барлыгы-юклыгы сизелмәде. Тик аргы баштан саз ерып атлы арба килә, аңа тотынган хәлдә берничә кеше сөйрәлә иде. Юллары бу якка таба булганлыктан, Исмәгыйль аларны каршы алырга ният итте. Кем белә, бәлки танышларыдыр да. Авылдашлар белән күрешәсе килмимени ул? Танырлармы икән?
Алар акрын кыймылдадылар. Каршыларына ук барып козгын каркылдады, инде ишелергә торган иске салам түбә очына утырып, шом салуын дәвам итте. Килүчеләрнең хәрби киемдә икәнлекләрен күзлегә чамаларлык ара калган иде. Чиләк шалтырап ауганга, нидән икән дип артына борылып караган Исмәгыйль, өйләреннән сукрана-сукрана чыгып килгән әнисен күрүгә, аны кызганып куйды, җәһәтрәк шунда таба атлады:
— Нигә инде кузгаласы иттең? Әйткән генә булсаңчы, хәзер кереп җитә идем, ләбаса...
— Юк әле, юк... Улым кайткан көйгә ятасым түгел, һава да алыштырырмын, тәнемә дә көч керде... Таеп китмәсәм, бигрәкләр дә быкырданып беткән... Атаң бар чагында бу баскыч төбе дә сап-сары тактадан иде... Көненә өч кенә тапкыр кырып юа идем. Ә бер көнне, ни күрим, атаң ышкылап куйган үзен, ялт иттереп. Аңа инде күрше-күләннең шаккатуы, сөйлиләр икән хатынына идән дә юдырмый инде дип. Һай булган да кеше иде, мәрхүм. Җәннәттә дә мине көтә торгандыр, башкаларга карамагандыр, бер дә күзендә ак-кыек булмады...
Шулай сөйләнгән әнисен кура астына озатып куйган Исмәгыйль кабат урам яккарак килде. Теге атлылар үтеп китеп маташа иде. Ярым таралып төшкән арбага кемнедер бәйләп салганнар. Какча, сакал басып бетергән йөзенә кып-кызыл яра уелган, ертык күлмәк-чалбарыннан күгәргән ак тәне күренә. Бу — мескен качактыр инде. Юк, болай барсалар, илткән җирләренә җиткерәчәк түгелләр, өшетеп үтерәчәкләр.
Озата килүче милиционерлар Исмәгыйльгә кадап алырдай итеп карадылар. Араларындагы берсе аңа таныш кебек тоелды. Киң күкрәкле, калын чырайлы. Әйтер сүзе бар кеше кебек ул да туктап калды, әмма һични эндәшмәде, кинәт борылды да иптәшләре артыннан китеп барды. Арба чирәм җиргә чыккач, атка да, иярченнәренә дә җиңелгә килде, аларның адымнары шактый тизләште, юллары түбән таба да булганлыктан, ашыгудан таеп-таеп та егылгаладылар.
Үзенә текәлеп караган кешенең кемлеген Исмәгыйль кинәт кенә искәреп, йөрәге урыныннан кузгалып алды. Алар үз гомерләренә өченче генә тапкыр очрашалар, анда да бер-берсен дошмандай хис итешәләр. Ул теге адәм бит, сугышка керер алдыннан авырып калган, аннан — немец полицае... Исеме ничек иде соң әле? Әкәмәт кенә әйтелә иде инде? Харисмы, шунда?.. Күзләре әллә ниткән төссез зәңгәр, карауга, башын тишек итеп күрсәтәләр, алар аша сырты күренәдер төсле иде. Моның карашында да шундый сәерлек бар. Бүтән кешедә андый күзләрне Исмәгыйльнең күргәне булмады.
— Бетте инде, бетте... Атаң булса, болай тотмас иде...
Әнисенең инде икенче тапкыр бу рәвешле сөйләвеннән ни әйтергә теләгәнен Исмәгыйль аңлап алган иде: ул кичекми эшкә ябышырга тиеш, йорт-җирне тәртипкә кертергә, утар тотарга. Әйтүе генә ансат. Хәтта утынга кисәрлек бер генә агач булмаган хәлдә ничек кулыңа балта алырга мөмкин? Кая барып, кемнән сорыйсың аны?
Урынга ятып калган әнисенең сүзләрен колагыннан чыгармыйча, Исмәгыйль әрәмәлеккә таба атлады. Ботак-сары булса да җыеп кайтып, утын хәстәрләргә кирәк. Тик ятып эш чыкмас.
Әрәмәлек дигәне тәмам таланган, анда сынган ботак кисәген дә табарлык түгел иде. Йорт-кура ышыкларына кешеләр әнә тирестән кирпечләр изеп куйганнар, җәй буе киптергәннәр, ничек тә җаен тапканнар, ягулык иткәннәр. Әнисенең кыймылдарга хәле булмагандыр инде. Тик ятмас иде. Эштә гомерендә дә кешедән калышмады.
Әрәмәлектә Исмәгыйль шактый озак әрле-бирле йөренде. Аннан-моннан ботаклар чапкалады. Тырыша торгач, шактый гына җыя да алды тагын. Сыртына төяп, авылга атлады. Юлы сазлык аша үтә иде. Килгәндә нык булып күренгән сукмак инде һәр атлаганы саен төшеп-төшеп китте. Кайтып кергәндә тәмам йончыган, хәлсезләнгән иде. Шулай да, йөген кура астына кертүгә, кулына көрәк алып, ул тагын әрәмәлеккә юнәлде. Аның уенда нәрсә барлыгы белән һичкем кызыксынмады. Калынрак җирне сайлап, кәс кисәргә тотынды. Сазлыкның пычрак суы биленә тиң менде, әмма ул һаман эшендә булды. Чыгарган торф кирпечләре тыгыз һәм кышка яхшы ягулык булырдай иде.
Көн кичкә авышканда кемдер, малын эзләп чыккан бер-бер абзыйдыр инде, кулындагы таягына таянып, Исмәгыйльне ерактан шактый озак карап торды. Аңа тагын бер тамашачы кушылды. Бераздан өч-дүрткә җыелдылар һәм сазлыкка таба төшә башладылар.
Бер-берсен төсмерләп булса да танырлык иде.
— Исәнмесез, Моталлап абзый...
— Сәлам, энем Исмәгыйль... Исән-аман кайттың дип белә идек.
Беркем дә күрмәгән, хәтерләп калмаган төсле иде. Һи, авыл күзсез була димени?
Чокырдан күтәрелеп, аларга кул биргәч, заманында тегермән ташын бурасына күтәреп кертеп куюы белән шаккаттырган Гыйльми абзый каршысында Исмәгыйль тукталып калды:
— Исәнлек-аманлыкмы?
Абзыйлар, дөресрәге — бабайлар, әүвәле актан-карадан сүз башларга ашыкмадылар. Бераздан, үз хәлләрен сөйлисе урынга, Моталлап:
— Кем каберме казый дигән идек, сазлык башында... Ни акылсызлык... Син икән әле, энем...
— Бүген берәүне бу якка алып киткәннәр иде,— Насретдин абзыйның болай әйтеп ташлавын авыл агалары колакларына да элмәгәндәй кыландылар. Аларның ишетмәвенә эче пошкан булырга кирәк, Насретдин катырак кубып сөйләнә башлаган иде дә, Моталлапның таяк очы аның тезенә тиеп узгач, сүзе өзелде. Авыл буйлап узган теге милиционерлардан һәммәсе дә хәбәрдар иделәр ахрысы. Моны аңлап алган Исмәгыйль дә авызына су капты.
— Нәрсә булыр бу дип килгән идек, кәс чыгарасың икән. Ишеткән бар, күргән юк иде, энем, белеп эшлисеңме?
Калтыранган тавышлы Гыйльми абзый, шактый бетерешүенә карамастан, яшәүдән өметен өзмәгән икән, кызыксынуын дәвам иттерде:
— Ягып караган нәрсә түгел инде дә, начар булмый, диләр. Киптерәләр дәме әле аны?
— Киптерергә иде шул. Чыгаруын чыгарам да, көннәр болай яңгырга китсә, белмим, ватылып бетәрләр кебек,— Исмәгыйльнең бу сүзләренә әлеге дә шул Гыйльми абзый үзе үк төзәтмә кертте:
— Аякларым бик сызлый, әллә отыры катырак булыр, әллә ачылып китәр? Үзенең кулында!..
Болар җаен тапканнар икән: «Аллаһы» диясе урынга, «Үзе» генә сөйләп җибәрәләр. Иманлы бәндә какшамый шул ул, күңелен сау тота.
— Ачылсын гына инде, ачылсын гына...— Моталлап абзыйның сүзләренә амин тотарлык иде.
— Бәндәләрдә изгелек бетте, игелеге кимеде. Болай ук интектермәс иде. Игеннәрне җыеп кына аласы да шул, ирек бирмәс.
Гыйльми абзыйның сүзләренә кушылып, әйе-әйе дия-дия алар әле бихисап чиксез күккә карап тордылар, әллә әйләнә-тирәләргә күз салгаладылар. Моталлапның җайлыдан-җайсыз олы борыны шушы мизгелдә аның кыяфәтен карчыгага тартым итте. Ул гүяки элеккеге гайрәте белән беләккә юан калын йодрыгын бер селтәп, кулын болытларга таба сузар да, аннан кояшны аралап тартып чыгарыр төсле иде. Буйга кимсетелгән, тәнгә гомергә зәгыйфь булган Насретдин бабай исә түгәрәк йөзенә килешеп торган кәҗә сакалын бер-бер артлы сыпырынудан узмады. Гыйльми абзыйны салкын җил чайкалдырды. Кара тут битен иярләгән дәү төссез миңеннән чыккан озын төкләре мәче мыегыдай үрә тордылар. Җаны кымшанып куйганын сиздермәскә тырышса да, кыяфәтенә игътибар итеп калган кешедән яшерерлек түгел икән. Гомер дигәнең барыбер үз тегермәнендә адәм баласын тарта, сөякләрен юкарта. Өй почмагына ышкынып сыртын кашыганда да ниргәләрен күтәрерлек чамасы булган кеше дә бирешер икән? Кулына кувалда-чүкеч алганда да, көрәк тотканда да Исмәгыйль менә шушы Гыйльми абзыйны күз алдына китереп эшкә ябыша торган иде, шунда гайрәте артып киткән кебек тоела, тамырларында куәт шашына. Хәзер исә, аны менә шундый хәлендә күргәннән соң, күтәргән коралың кулыңнан төшеп китәр. Игнатовичка шулай бервакыт шушы авылдашы хакында сөйләгәч, хохол берара сөйләшмичәрәк тә йөргән иде. Ул якның халкы шундый инде: үзләрен һәркемнән өстен куярга яраталар, гайрәттә һәм акылда бигрәк тә. Шунлыктан кыяфәтлерәк кешегә олы игътибар белән карыйлар, таза беләкле, җилкәле һәм буйлыларга хатыннарына кадәр чат ябыша. Юлыңны киссә кисә, әмма үз дигәнен эшли, кич кунакка чакыра, куеныңа керү җаен эзли башлый. Белә торып үзеннән баш тартасың икән, башың бетте, гомерлек дошманыңа әверелә. Әмма дә сизмәмешкә-белмәмешкә сабышып йөрсәң, аңламаган кыяфәт чыгарып хәйлә итсәң, и гаҗизләнә дә инде марҗаның йөрәге. Тәмам исерекләр кыяфәтенә керә, хәтта ирен дә үзенә сердәшлеккә ала. Тегесе дә, ни юләр, азгыны белән бергә үзеңә гашыйк була, җитмеш әмәлен табып кунак итә, сыйлый, хатыныңа күз салгандай кылана, котырткандай маташтыра, кайда кемне кочкан-үпкәннәрен сөйли. Ә син һаман бирешмисең. Болары янына туганнары килеп кушыла, якыннары һәм белешләре катнашып китә. Сүз чыга. Чигенер урын калмый. Хатының шикләнә башлый. Тормыш бозыла гына дигәндә, нишлисең, килешергә туры килә. Бер атлап кына эз төшергән җирдә сукмак салганыңны сизми дә каласың.
Әмма дә татардан шикләнәләр. Сәбәбе бардыр да инде аның...
Хохолда татарга карата бүтән мөнәсәбәт. Хатыннары исә ялкынлы утта көйгән кебек чын йөрәктән ярата шушы татар иренең гәүдәлесен, чибәрен, егетлекне киңәшчесе иткәнен. Әмма курка, бер усал күз карашыңнан да күкрәкле марҗалар чүгәләп куйгандай була да, «боже ты моен» укый башлый. Тик ни шул... әйе, татар да марҗаны яратарак төшә. Әллә нәрсәсе генә бар инде шуларның, иреннәре буйгарак ерыла диимме, әллә инде күзләреме?
Кызыкмаган түгел, кызыккандыр инде Исмәгыйль дә. Бер дә сер түгел... Хатын-кызның күңел кылы ничек тибрәнгәнне белүче ирләр бар ул, ярты сүзләреннән аңлап алалар да, кирәгенчә, осталыклары җиткәнчә үрти башлыйлар үзләрен, тәмам акылларын югалттырганчы, хисләрендә саташтырганчы.
— Бу казлар иртәрәк кузгалган әле...
Моталлап абзыйның карашы төбәлгән якта чыннан да каз төркеме очып барганы күренә иде.
— Элекләрне тавыш биреп узалар иде. Күптән күренгәннәре булмады, болай булса, тормыш үз җаена кайтыр.
Аның бу сүзләрендә иң аңсыз затның да күңелен кузгатырлык мәгънә бар иде.
— Кая, күренмиләр бит?
Насретдин бабай ничекләр генә ялынмасын, сукырга күрсәтеп булмый, төрткәнне генә белә дигәндәй, шунлыктан сүзләренә игътибар итүче табылмады. Хәер, каш өстенә куелган күзе кирәкле тарафны дөрес чамалаган иде.
Исмәгыйль авыл агайларының үзе хакында белешеп сүз башлауларын көтсә дә, алар аны-моны кузгатмадылар. Бераздан болар, көннең көзгә авышудан артыгын сөйләшүдән узмыйча, кайту ягына борылдылар. Эшеңә комачауламыйк, имеш. Мөгаен да тормышлары җитүдер, кешенекендә ни эшләре булсын?
Кичкә таба көн утырып җиткәндәй тоелды. Суык җил үзенекен итте. Офыктан болытның итәген ертып җибәрде. Гүяки иртәгә аны бу эшеннән аерырлар дип курыккан кебек Исмәгыйль туктамый кәс чыгарды. Күз алдыннан хатыны Гөлбанатның буйга узган сыны китмәде. Кем туар икән, кызмы, малаймы? Кыздыр, малай алып кайтырга да җитешерләр әле. Чибәр, дөньяның беренчесе булыр ул. Исемен дә матурдан-матурын, күркәмнән-күркәмен куярлар. Кешегә бит исемнең, бигрәк тә кыз балага — асыл күлмәк шикеллесе, тузмый торганы, үскән саен чибәрләгәне кирәк. Ул урыста гына буйга киткән саен исем үзгәрә, алмашына, картайганында да үзе кебек кыйшая бара.
— Абый-й-й... Абый-й-й...
Авыл ягыннан йөгереп төшкән кешенең үз сеңлесе икәнлеген Исмәгыйль чамалап алды. Ишеткән икән шул, кичен аларга үзе барып килергә дигән иде, соңарылган. Әйтсәң дә аңламас инде.
Чокырыннан чыгып, Исмәгыйль колачларын җәйде. Сулышы капкан сеңлесе йөгергән җиреннән аның кочакларына сыенды, күзләрендә яшь иде:
— Абый... Абый... Абыем, кайттыңмы? — Сеңлесенең бәгыре телгәләнә, тәне калтырый, җаны шашына иде. Ә күзләрендә — кайнар яшьләр, ә иреннәрендә — бәхетле елмаю. Булса да булыр икән адәм баласында шушы кадәр камиллек: елаганы-көлгәне бергә.
— Исәнме, сеңлем...
Шушы кадәр чибәрлеге белән ничек теге исереге «козгын» тырнагына тарган да үзен гомерлеккә харап иткән икән?
Бәндәнең күрмеше йөзе-сынының ниндилегеннән генә тормый шул, тормыш үзе теләгәненчә кешеләр белән уйный. Һәркемнең, хәтта иң яман адәмнең дә бәхеткә хакы бар, ә ятимәләрнең бигрәк тә. Аһ син, тормыш, нигә шушы кадәр миһербансызлык итәсең? Бәндәләрне харап кылырга ни хакың бар синең? Аллаһы тәгаләнең күркәм иҗаты булган дөньялык белән уйныйсың түгелме?
— Абый, менә ишеттем дә йөгереп килдем. Өйгә кергән идем, әнкәй әйтә, ашарга да кайтмады, нәрсә эшли торгандыр, ди. Моталлап абзый күрсәтте, кәс чыгаруга керешкән, абыеңны танымассың да әле, диде. Танымыйм димени? Абыем!..
Исмәгыйльнең күңеленә рәхәт тынычлык иңде, күңеле күтәрелеп, сеңлесенә елмаеп карап тора бирде.
— Абый? Нигә бер дә эндәшмисең? Сөйләмисең?
— Алай дип инде, ни бит...
Башласаң, сөйләр-сораштырыр нәрсәләре күп иде. Менә исән-сау күрештеләр, шушы сөенечне күңеленә сеңдереп бетерсен әле. Аннан соң сүзгә дә күчәрләр. Мәңге аерылышасылары юк. Ташламас ул аны. Ташламас. Бердәнбер туганын да ташласа, нәрсә була ул тагын?

XVIII
Йөрәгең телгәләнүдән дә авыррак газап юк. Ничек авырттырып, изеп һәм сыкратып елый. Дөньялыктан аерыласың, аның хәсрәтләреннән читләшәсең, дусларың, хәтта туганнарың да хәлеңне аңламый, төшенми. Үзең белән күзгә-күз каласың да әллә кайда тирәнгә-төпкә чумгандай буласың. Берсе янына икенчесе килеп кушыла, йөрәк мае сыза-сыза эри, учак кебек дөрләп яна. Әмма берни кылыр чараң да юк, язмышыңа буйсынасың.
Исмәгыйль һаман да Гөлбанатын сагынып яшәде. Аның белән хәбәрләшә алмаганлыгы сәбәпле аңа икеләтә читен. Җитмәсә йөрәгенә урын табу мөмкин түгел. Нинди язмыш булды соң бу? Ни өчен һаман аны каргыш җиле бөтереп ала да егып сала? Бер кагылган икән, нигә исән калдыра, җанын алмый? Нәрсә хакына күрәдер ул шушы кадәр җәбер-золымны?
Үзен ни өчен кулга алуларын Исмәгыйль белми дә калды. Аны бала урларга маташуда да, тагын әллә нәрсәләрдә дә гаепләделәр. Ничек алай килеп чыккандыр, ансын да ул ачык кына хәтерләми. Кайдандыр бала тавышын ишеткәч, шунда кереп, кулына күтәргән иде булса кирәк. Әллә болай, саташып кынамы, белмәссең...
Соңгы вакытта көннәр яңадан җәйгә әйләнеп кайткан кебек тоела башлады. Агач яздырып алырга, йорт кыегын булса да торгызырлык материал булдырырга дип Исмәгыйль район үзәгенә юл алган иде. Анда эше уңышлы барып чыкты. Төзелеш кирәк-ярагы хуҗалыгында танышы Гарәфи ярдәм итте. Белмәгән кешесе юк икән. Кем белән ничек сөйләшергә икәнлеген әйтеп кенә калмады, төшкелектә ашханәгә бер мөдирне үзе белән алып килде. Шактый утырганнар. Бер генә шешә бушатылмагандыр. Әмма Исмәгыйль бирешмәде. Соңгы араларда тәүге тапкырдыр күңеленә сәер рәхәтлек һәм мин кемлек тойгысы иңде. Учына кысып, таштан су чыгарырлык гайрәте күкрәгеннән ташып чыгып, йодрыгы агач өстәлне бер куюда сытарлык хәлгә килде. Икенче көнне ул, атлар җиктереп, агач алырга килергә тиеш иде, бер түбәлек тактага да акча түләп куйды. Куллар сугышып аерылыштылар.
Район үзәген Исмәгыйль җырлап диярлек узды. Аңа бөтен дөнья матур һәм мәрхәмәтле булып тоелды. Җитмәсә, кибеткә кереп, кирәкмәсә дә тагын өстәде. Имеш, авылына кайтып җиткәнче җилләп бетәр әле. Әмма алай булып чыкмаган икән шул. Ябып куйганнар.
Эчмәгән кеше шешәгә борынын тыкса, муеныннан чума шул. Адәм көлкесе, шушы кадәр дә мәсхәрәгә калырга ярыймы иде. Кырыкмаса кырык эшең чәчелеп ята. Монда син бәйрәм итәсең, анда ярың гамь чигә...
Хөкем карарын җиңел генә чыгарып та куйдылар. Исмәгыйль баш тарта да алмады. Үз оятына, ул һичнәрсәне хәтерләми, гүя аның өстенә юри гаеп тагалар төсле тоелды. Җаны шулай сизенде. Милиция сержанты Харис Батыршин биргән беркетмәдән күренгәнчә, ул әле данлыклы совет халкына пычрак аткан, бөек Сталиныбызны да хурлаган икән. Шаһитлары да табылган. Гомер буе мунча керсә дә йөзеннән сыгылып чыккан лайлалы пычрак маен юып төшерә алмас кибетче ир болар хакында үз колагы белән ишеткән кеше сыйфатында сөйләгәч, Исмәгыйль бөтенләй аптырашта калды. Әйтәләр иде аны, аек кешенең уенда, исерек кешенең телендә, дип, дөрес микәнни? Сталинын да, советын да, халкын да уйлап биргәне юк иде. Менә сиңа мә...
Суд тикшеренүчеләре әллә нәрсәләрне каезлап чыгарганнар. Сугышка кадәр үк бер тапкыр хөкем тырнагына төшкәнен дә исәпкә алганнар. Барсын бергә җыйнап, аны ун елга ирегеннән мәхрүм итеп тә куйдылар. Этап белән көнчыгышка таба озаттылар. Бу хәлдән Исмәгыйль аңсыз-телсез калды, нәрсә уйларга да белмәде. Бары тик һаман да бер генә сүзне кабатлады:
— Эһ Гөлбанат, Гөлбанат...
Бу аның бәхетле минутларын гәүдәләндереп күз алдына бастыруы иде. Дөньялыкның бөтен яме, тормышының мәгънәсе икән шул аңа Гөлбанаты. Аның янәшәсендә булганында салкын җилләр урап уздылар, усаллар аңа кул түгел, күз дә күтәреп карамадылар. Аерылды гына, тагын бәлагә тарды, бәхете арка белән борылды.
Шунда Исмәгыйль Гөлсараны да исенә алды һәм аны үзен бәхетсез итүче бер зат сыйфатында күз алдына китерде. Нигә шулай икән? Берәүләрнең мәхәббәте адәм баласын бәхетле итә, икенчеләрнеке исә, киресенчә, булган бәхетеңнең дә котын очыра.
Асылда Исмәгыйльнең бер генә дә гаебе юк иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 25
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов