Latin

Август Ае - 15

Общее количество слов 4028
Общее количество уникальных слов составляет 1982
36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Ә төнлә белән төш күреп саташты. Гүя Марфа карчык кара киемнән аның фатирында йөри икән, әллә нигә дип почмакларны карый, нәрсәдер эзли-эзләнә, тикшеренә, ә үзе зәңгәр күзләрен яндырып төбәлә. Ни кирәк аңа? Нәрсә сорый ул? Челтәр-пәрдәнеме? Кулын суза. Салкын. Җан өшеткеч. Нидер сөйли. Хәерлегә түгел дип мыгырданамы шунда! Бу нәрсә ул тагын? Нигә төргәкне чишә? Ул бит аныкы түгел!.. Көлә? Ничек начар итеп көлә!.. Ерткалый?.. Нигә телгәли ул челтәр-пәрдәләрне? Яндыра да түгелме?.. Юк икән! Ирен чакыра. Фёдор агай Ханбалның кулына таяк тоттыра, ахрысы?.. «Хезмәтчем бул, хезмәтчем!»— дип көлә... Нәрсәгә көлә? Ханбал иртәгә Альбинага ни әйтер? Бер юләр карчык телгәләде челтәреңне диярме? Тукта, бу карчык үлгән иде түгелме соң? Әйе-әйе, вафат ул, вафат!..
Йокыдан тирләп-пешеп уянган җиреннән егет, үз-үзен белештермичә, адашкан кеше төсле кухня ягына чыкты. Каршысыннан Марфаның шәүләсе үтеп киткәндәй тоелды аңа. «Әгузы билләһи...» Юк икән, әллә ниләр күренә күзенә. Мөгаен кичә алган тәэсирләре бетеп җитмәгәндер! Ә шулай да кичәсе дә күңелле булды бит. Теге галимә ханым күп кенә кызыклы нәрсәләр хакында сөйләде. Бәлки ул чыннан да дөрес фикердә торадыр? Хакыйкатьнең инде аның очы-кырые юк. Фәлсәфәнең бигрәк тә! Ә яшәешне аңлыйсы килә. Төбенә төшендеңме, бәхет серенә дә төешенәсең. Ә бәлки кирәк тә түгелдер? Чыннан да гадидер бәлки аның кануннары? Чыннан да бер көнлек түгелме соң бу тормыш? Бүген тудың, иртәгә яшәдең, берсекөнгә исә үлдең. Авырлык та, борчылу-борчулар да юк. Намусыңа да тугрылыклы калдың, вөҗдан газабын да кичермисең...
Бер уянгач, Ханбал йоклап китә алмыйча йөдәде. Гүяки менә хәзер тагын төшенә Марфа карчык керер, аны борчыр, куркытыр сыман иде. Шулай ята торгач, таң аттырды. Кояш беленә башлаганда гына күзләренә йокы керде.
Менә хәзер монда басып тора. Алып китсеннәр иде инде. Ханбалның авыр тойгыларыннан азат итсеннәр. Аның әле эшләре җитәрлек. Берничә көнгә генә булса да, туганнарын күреп, Әлмәт-Җәлил якларыннан әйләнеп кайтасы бар. Автобуска билет алсын. Алдан хәстәрен күрмәсәң, юл хәсрәтеннән аптырап бетәрсең.
Подъезд ишегеннән авыр табут күренде. Күпләрнең күзендә яшь, аерылу газабыннан күңелләре ватык иде. Алар Марфа түтинең мәңгелеккә китүен шулай авыр кичерәләр. Үлем бервакытта да шатлык алып килми, һәрхәлдә яшәп калган кешеләр өчен. Ул бары тик киткәннәргә генә сөенеч. Бер көнлек дөньядан аерылу, мәңгелеккә ирешү — моны берәүләр үзләренчә, икенчеләре диннәре өйрәткәнчә аңлыйлар. Анда кемне нәрсә көтә, һичкем белми, Аллаһыга мәгълүмдер...
Озатучылар арасында Регина да бар иде. Ханбал белән бер-берсен тиз танып алдылар, баш та кагып исәнләштеләр. Ире дә мондадыр инде! Анысын егет танымый. Әмма да Регина шул килеш кебек, үзгәрмәгән, матурланыбрак та киткән түгелме? Әйтүләренә караганда, ире рус милләтеннән бугай? Игорь диме шунда, башкамы? Бер балалары да бар түгелме әле? Шунсы гына инде: ире эчә, вакыт-вакыт тавыш чыгаргалый, аптырата икән Регинаны дип ишеткәләгәне бар Ханбалның, анысын да Марфа белән дядя Фёдордан түгел, анда-санда очраштыргалаган уртак танышларыннан гына. Әмма Ханбал өчен Регинаның кызыгы юк инде. Хисләре чын йөрәктән булмады микәнни? Кем белә, бәлки барысы янып бетеп сүрелгәндер? Әллә иргә чыгуы аркасында ул егетнең хәтереннән сызылып ташландымы? Нигә инде аңардан Марфа карчык булмастае эшне таләп итте? Нишләргә, ничек яшәргә икәнлеген Ханбал үзе дә бик яхшы белә бит!
Алып киттеләр... Үкереп барган машиналар артыннан егет карап калды. Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренсә дә, Ханбал тыныч кебек иде.
Шәһәрдә йөреп, кирәкле аз-маз күчтәнәчләр җыйгалаганнан соң, фатирына Ханбал кайтып кергәндә Марфа карчыкның «поминка»сы башланган иде инде. Мөгаен исерешеп тә киткән булсалар кирәк, бер дә кирәкмәстән авыр һәм озын көйләр дә җырлаштыргалап, тавышланышып та алгаладылар. Егетнең эшләре инде әллә ни юк иде, рус туена менүне яхшысынмады. Альбинасы бүләк иткән селтәр-пәрдәләрне эләргә уйлады. Әмма кадак-чүкеч тавышы белән исерекләрнең ачуын китерергә мөмкин икәнлеген аңлап, бу фикереннән кире кайтты. Шулай да төргәктә дә калдырасы килмәде. Ахырда ниятләнде дә элекке хуҗалардан калган кадакка гына булса да элеп торырга булды.
Кухня ягы бер карауга чибәрләнеп, ямьләнеп китте. «Моны залга да эләрлек икән, нигә дип монда кушты икән?»— дип Ханбал уйланып алды, башка бүлмәгә чыгып, анда урынын җәйде. Исенә төшереп, юлга чыгасы, берничә көнгә югалып торасы хакында Альбинага белдереп куярга кирәклеген уйлады һәм иренең кулына эләгеп шикләндермәсен дигән теләктә конверт тышына үзенең дә төгәл адресын күрсәтте дә хат язып тыкты:

«Кадерлем, Альбина ханым!
Ачуланма, мин туганнарымны күреп кайтырга уйладым. Иртәгәгә Әлмәт автобусына билет алдым. Бер атнадан әйләнеп кайтырмын дип уйлыйм. Мин сине яратам! Сагынырмын инде! Син дә онытма! Күкләрдән бары шуны гына телим! Хуш, сау бул! Озакламам!
Ханың-балың, ягъни Ханбалыңмын!»

Баштарак теләмәсә дә, хаты ахырында язылу вакытын төгәл күрсәтергә булды, анысын өстәп куйды һәм: «Иртәгә юлга китешли почта тартмаларында калдырырмын әле!»— дип уйлап, үзе белән аласы барча әйберләрен бер сумкага тутырды. Бу эше генә беткән иде, ишектә звонок бирделәр. Һаман да Альбина хакында гына уйлаган егет моны да ул дип белде, әмма ялгышты. Ишеген ачса, анда Регина басып тора иде.
— Исәнме, Ханбал! Әллә оныттың дамы? «Поминка»га да менмәдең, сине чакырулы дигәннәр иде.
— Анда мин артыктыр...
Регина исерек иде. Ханбал аны фатирына кертмәде. Әмма хатын тиз генә борылып китәргә җыенмады, үтәли карап торды да:
— Чакырмыйсың да... Сөйләшеп алырга уйлаган идем,— дип белдергәч, егет аны түргә өндәгәндәй итте. Регина карышусыз керде.
— Синең сараең шушымыни инде?
— Ат сараең димәкчесең инде!
— Юк, син бит — Хан-Бал! Хан сараең димәкчем!
Әллә хатынның үзеннән, әллә инде дядя Фёдорлар фатирының һавасы шундый, Регинаның чәчләреннән бөтерелеп Марфа түтәйнең исе калды. Ханбалга авыр булып китте. Шулай да кунакны куып чыгару ярамас иде.
— Чәй куяргамы?
— И Ханбал, сыйлысы килгән кеше сорап торамыни ул?
Регина кисәк кенә борылды да егетнең җилкәләренә кулларын куйды. Исерек хатыннан барысын да көтәргә мөмкин иде.
— Ни булды, Регина? Авырмы әллә?..
— Бик авыр, Ханбал, бик авыр...— дип, Регина шунда егетнең башына үз маңгаен терәде.— Синсез бик авыр, бәгырем телгәләнә. Белә идем, белә идем мин синең монда, бабайларга күршедә яшәгәнлегеңне. Килергә батырчылык итмәдем. Бүген-иртәгә диелә-диелә калды... Сагындым мин сине, Ханбал!.. Мин бит сине яратам, беләсеңме шуны, яратам!..
Егет аны тынычландырырга ашыкты. Баштарак аптырап калса да, аннары ире барлыгын, кызын исенә төшерергә тырышты. «Альбина белән моны бер-берсенә охшатып аптыраткан идем, тәңгәл килерлек җирләре юк икән!»— дип көенде. Әле кайчан гына оныта алмый газапланган мәхәббәте күптән сүнгән, көле дә калмаган төсле иде.
— Регина, ирең монда бит! Нишлисең син? Бар, мен, тынычлан! Аның алдында нәрсә әйтерсең? Ачуланыр бит!— диде.
Ул исә аңа каршы хихылдап көлә башлады һәм тезеп китте:
— Улмы нәрсә әйтер? Ул чүпрәкме? Әллә кайчан исереп ауды инде! Аның бар булганы шул! Исерә дә ава, исерә дә ава... Ә мин сиңа килдем... Сине эзләп! Үзең йөри белмәдең, ташлады дип үпкәләдең! Ә мин ташламадым. Юләр булганмын. Әби сүзен тыңлап... Мәрхүмә, үзе дә бәхет тапмады, миңа да насыйп итмәде. Җимерде дә куйды!
Хәзер Ханбал шул әбисенең сүзләрен Регинаның үзенә тапшырырга тиеш иде. Һәрхәлдә бүген исерек, айныгач белдерермен дисә, кайчан эшләячәк? Әллә дядя Фёдордан гына сорасынмы?
— Ул гафу үтенде бугай... Ни, Марфа әби мине дә чакырган иде, синең хакта күп сөйләде ул. Дядя Фүдор иртәгә үзеңә әйтер әле!
— Чукынышып китсеннәр барысы да. Миңа аларның берсе дә кирәк түгел! Мин сине эзләп килдем. Синең белән очрашу өчен. Ханбал, мин сине яратам! Белеп торам, син дә минсез яши алмыйсың! Шуңа күрә өйләнмичә йөрисең... Ал мине менә шушы килеш, ал!
Ханым шашынып китте һәм өстендәге кофтасын салып ук ташлады.
— Кил мондарак, кочакла мине, Ханбал! Синең иркәләвеңне, яратуыңны телим!..
— Ярамый, Регина!
— Нигә ярамасын? Берсен-берсе яраткан кешеләр бергә булырга тиешләр! Дөньяда бу эш әхлаксызлык дип атала алмый. Киресенчә, кемнәр мәхәббәтсез, яратмыйча бер-берсе белән яшиләр, алар әхлаксыз! Алар дөнья йөзен әшәке итеп бозучылар! Кеше җаны ирекле кош кебек. Әмма ул кемне дә булса сайлый икән, гомерлеккә!..
Регинаның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ул битләрен учы белән каплады һәм, килеп, бүлмәдәге утны сүндерде. «Ояладыр!»— дигән уе белән Ханбал аның бу эшенә каршы төшмәде. Әмма ханымның күңелендә башка ният тә бар икән. Монысы соңрак беленде.
— Хәзер болар хакында нигә искә төшереп торырга? Буш фәлсәфә кебек кенә бит бу! Әйе, яраттым мин сине, Регина, саташып-саташып яраттым...
Тагын шушылай тезеп китсә, Ханбал бу юлы да сүзләр ярдәмендә хисләрен уятып, мәхәббәт учагын кабат тергезеп җибәрергә мөмкин иде. Әмма араларына Альбинаның назлы тәнле сылу гәүдә шәүләсе килеп керде. Сүзләреннән егет туктап калды. Ә Регинага шулар гына кирәк булган. Ул кабат Ханбалга таба елышты һәм аны муеныннан үбә башлады, җилкәләренә асылынды.
— Исеңә төшер, Ханбал, исеңә төшер барысын да!
Егет артка чигенде, караватына туры килеп, буйга сузылды. Регина аны үбә-кочуын ургылып дәвам иттерде. Аның авызыннан аракы һәм әчи төшкән кәбестә салаты исе килә иде. «Эчкән, хәзер моңа күңел юаткычы кирәк инде!»— дигән уй егетнең акылын ярсытты, әмма хатынның назлануларына күңеле килеп, кузгалмый торды. Чишелгән төймәләре аша үтеп, күлмәгенә урала-урала Регина аның шәрәләндерелгән күкрәкләрен үпте һәм кабат иреннәренә таба үрелде. Теге аракы белән укмашкан әчкелтем кәбестә исе тагын Ханбалның борынына керде. Аның саен гайрәтен генә чигерә торды.
«Мачы исләре килә!»— Шушы рәвешле уйлаган егетнең күңеле укшыды. Чыннан да шулай бит, дядя Фёдорлар фатирына кергәндә дә шулай әллә нинди ят һавадан шикләнде, моны үлем хәбәренең исе дип уйлады. Мачыныкы икән, ләбаса...
Ханбал читкә тартылды. Бу вакытта Регина күтәрелеп, өстеннән барча киемнәрен салырга тотынды һәм тиздән анадан-тума хәлендә калды. Аны ничек тә авызлыкларга белмәгән егет көчек кебек сеңәргә яки чыгып качарга тиеш иде.
Була бит шулай, кулыңнан килмәгән эштә кемнеңдер ярдәме тия һәм ул сине бәладән коткара.
Ишектә звонок бирделәр. Көтелмәгән бу хәлдән Регина артка чигенде. Звонок артыннан ук ишекне төя башладылар. Анда бер исерек ирнең нидер таләп иткән тавышы бөтен подъездны яңгыратты:
— Регина, выходи, я знаю, что ты там!..
Монысын ук Ханбал көтмәгән иде. Хәзер килеп керә калсалар, нәрсә ишли алачак инде? Гаебем юк дип тә әйтә алмаячак! Әнә бит, иредер, Игоредыр! Кем булсын тагын?
Ишекне төюче кеше каты сүгенеп куйды. Ул да түгел, ничек бар шулай Регина үз киемнәрен идәннән җыйный башлады, уңга-сулга тартылды. Нәрсә эшләргә дә белми, үзе һаман пышылдый:
— Ирем бит бу, ирем!..
Ханбал да сикереп торырга мәҗбүр иде. Әле яңа гына бөтен дөньясына төкерергә әзер булган хатын, әллә оятыннан, әллә көтмәгәндә айнып китүеннән — белмәссең, почмакка сеңде. Ашыгып киенә башлады. Әмма һичбер киеменең рәтен-җаен таба алмыйча газапланды.
Ханбал ишек янына килде. Әгәр дә Игорь ватып ача калса, аны ничек тә туктатып калдырырга иде исәбе. Әмма ул арада аны кемдер тынычландыра башлады:
— Игорь, Игорёк, что ты делаешь?.. Все люди спят, а ты? Что шумишь?— Бу кеше, сыйпап кына диярлек сөйләүче адәм исә Регинаның бабасы дядя Фёдор иде.— Кто тебе нужен? Здесь нет твоей жены, она осталась на кухне, убирается. В такой-то, в такой-то день!.. Эх-х, совсем спятил! И так горя по горло! А ты к чужим дверям ходишь, стучишь! Пошли домой! Пошли...
— Уйди, старик!— Исерек ир аның сүзләрен колагына да элмәде булса кирәк, читкә этеп җибәрмәдеме әле, картлачның кулындагы таягы таш идәнгә шалтырап төште.— Здесь моя жена, я знаю!..
— Эх затёк! Зачем старших не слушаешься? Нет её там! Говорю же, твоя жена — на кухне! Иди, поднимись!.. Не видишь что-ли, все люди спят, весь дом на ноги поднимешь... Нет там никого! Если не веришь, стучи!
Регинаның монда булуын кем-кем, әмма Фёдор агай чамалый иде. Хатынының әйткән сүзләрен исенә төшереп, аның яшьләргә комачаулыйсы килмәде. Ни дисәң дә, тиздән, бәлки шушы хәсрәтләр үтеп китүгә үк Регина Ханбалга кияүгә чыгар дип исәпли, ире белән аерылышулары өметендә иде. Нигә шулай булмасын, алар бит бер-берсен үлеп яраттылар! Ул вакытта ук әйткән иде хатынына Фёдор, кермә яшьләр арасына дип, тыңлатып кара син кире беткән хатын-кызны, чыгымлаган ат кебек бит андыйлар. «Катышма!»— дип кенә җикерде. Ә ахыры нәрсә белән бетте? Тәүбә-үтенеч беләнме?
— И по-остучу!
Игорь шактый исерек иде булса кирәк, йодрыгы белән төясе урынга, инде бу юлы җилкәсе белән генә ышкынды һәм, үз хәленә төшенеп, дядя Фёдорның теләгенә буйсынырга мәҗбүрият тапты.
— Пошли, Игорек, пошли!.. Нет там никого! Давно бы открыли. Дома твоя жена... На кухне... Пошли-пошли!
Аларның китә барган аяк тавышлары ишетелде. Ханбал ишектәге күзне күтәрде. Моны сизенепме, Игорь кире борылып карады, әмма тавыш ишетелмәгәч, дядя Фёдор белән баскычтан менеп китте. Аның атлавына караганда аякларын шудыртуы үрмәләп барган кешене хәтерләтә иделәр.
Тавыш тынгач, Регина да ишек янына килде. Куллары Ханбалны кочарга дип үрелде. «Ну бу хатын-кызны, әле яңа гына аны бабасы бәладән коткарды, ә ул инде икенчесен эзли!»— Шулай уйлаган Ханбалның бу вакытта ачуы килеп, Регинаны төрткәләп чыгарып җибәрәсе килде. Әмма кодрәте дә, коты да җитмәде. Ханым инде хәзер үзе дә чыгып китәргә мөмкин.
— Мондалармы әле?
Регинаның пышылдап соравына Ханбалның исе дә китмәде. Аның тавышында аз гына булса да калтырау-калтырану бар иде. Егеткә кызык кебек тоелды: «Әле яңа гына бит, яңа гына... Синнән башка һичкемне яратмыйм дип сөйләгән хатын түгелме соң бу?» — Шушылай дип хәтта кычкырып әйтергә дә мөмкин иде, әмма Ханбал үзен тыеп калды. Үчекләргә исәбе юк түгел дә бит... Кирәкмәс!
— Иреңне дә яратасың икән!
Ханбалдан мондый сүзне ханым көтмәгән иде. Хәленә керер, тынычландырыр, курыкмаска кушар дип уйлаган иде. Ә аның өчен Регинаның хисләре бер нәрсә дә түгел. Кызгана да белми. Юк, бу элекке сөеклесе Ханбал түгел, юк-юк!
— Тавыш чыгаруларыннан куркам! Ни дисәң дә, ирем бит әле! Аерылыша башласак та мине гаепләве бар. Сөйрәлчек дисә, нәрсә әйтермен? Кеше алдында бит!
Сүзләрендә хаклык бар иде. Ханбал шунда ук аның белән килеште, әле яңа гына исерек кебек күренгән хатын хәзер айныган төсле. Инде чыгып та китсә — бик яхшы!
— Синең белән сөйләшергә генә дип төшкән идем, әллә ничек инде... Ачуланма!— дигән үтенечле һәм кызгандырырлык сүзләрен тезеп китте Регина.— Бабай әйтте дә, әбинең сиңа, чакырып, ниләр васыять иткәнлеген... Күңелем кузгалды. Сөйләшергә дип кенә төштем, син моны ук көтмәгәнсең икән...
— Дөрес, көтмәдем!
Ханымның җылы кулларыннан аерылыр өчен Ханбал ут яндырды һәм көлеп җибәрде:
— Син бит киемнәреңне тискәре яклары белән кигәнсең!
Регина көзгегә таба килде. Ул да көлде.
— Шулай икән шул! Караңгыда күренәмени?..
Рөхсәт тә сорап тормастан, ул кофтасын салды. Күкрәкләре шул килеш асылып төштеләр. Хәтта итәген дә Ханбал каршысында уңай ягына алыштырмакчы иде дә, тукталып калды. Аннары:
— Карап торма, юньсез, оялтасың бит!— диярәк әйтеп салды.
Егет аңа арты белән борылып басты, әмма янындагы төрткедән утны сүндерергә батырчылык итмәде. Яңа гына оялган кебек маташкан хатын кабат бәйләнә башларга мөмкин иде.
— Ә шулай да сөйләшә алмадык...
Регина киенеп беткән иде. Бу сүзләренә җавап бирергә уйламаган Ханбал аңа таба борылды. «Нәрсә хакында сөйләшербез икән?»— дип уйлады, шунда ханымны алдарга булды:
— Иртәгә аңлашырбыз әле, бүген генә димәгән бит! Анда ирең чыгырыннан чыккандыр. Бар, мен инде!— диде.
— Ярар, хуш, сау булып тор!— Хатынның өмете чыннан да зурдан иде.— Иртәгә көндез төшәрмен. Безнекеләр кибетләргә чыгарбыз дигәннәр иде, сәбәп табармын да мин синдә калырмын!
— Ярар-ярар, бар, хуш, сау бул!
Ханбал фатирының ишеген ачты. Җиңел генә шуып чыгып китәргә уйлаган Регина шунда бабасы Фёдор белән йөзгә-йөз килде. Ул аны эзләп, белеп төшкән икән. Шунда ук нәсыйхәтен дә бирә башлады:
— Эх дочка, разве так можно? Муж дома! А ты!.. Вот когда по-мирному разведётесь, тогда и сойдётесь...
Алар баскычтан менеп киттеләр. Ханбал, иртәгә сәгать иртәнге алтыга автовокзалга барып җитәсен уйлап, бишенче яртыга будильнигын көйләде дә йокларга ятты.

XXV
Бер тынгылык бирмәсә, бирми башлый икән бу саташулар. Ханбал тагын куркынып уянды. Будильнигы буыла-буыла, ава-түнә шалтырый иде. Егет аңа басарга өлгергәнче, әүвәле кулы белән таба алмыйча интекте, ул арада күзләре ачылды, аны төшереп җибәрде, аннары күтәреп алып, урынына куйды. Теге шалтыраудан туктады. Ә Ханбал юыну бүлмәсенә кереп тә тормастан кухняга йөгерде. Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләрне барлады. Алар урыннарында иделәр. Әмма егетнең саташулы төше һаман да күңелен кузгата бирде.
Ничек, нәрсә күрде соң әле ул? Башта тәрәзә ачылгандай иде. Кемдер керде бугай? Юк, туй бара! Рус туе! Җырлыйлар. Аңлашылмый. Сүзләре дә әллә нинди генә шунда. Комсомоллар җыры кебек... Ул да түгел, Ханбал үзе өйләнә икән. Альбинага! Юк, ул булмады әле. Марфа карчыкка түгелме соң? Мачы тыны исе килә, әллә ничек котсыз, затсыз ис! Ә нигә дип әле Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләрне ябынган ул карчык? Юк, ертып маташа, телгәли түгелме соң?.. Кем ул анда? Дядя Фёдор, нигә дип челтәр-пәрдәләр өстендә ята ул? Йөзе ап-ак! Син үтердең дип Ханбалга кемнәрдер бармак төртәләр. Ә нигә Марфа түти көлә? Ханбалга таба киләме? Таяк күтәргән? Ханбарга нигә таяк? Ә юк, бирми, буарга маташа! Бүлмә тулы кызыл вак җимеш. Ишек артыннан Альбина басып тора түгелме соң? Әйдә, моннан качыйк тизрәк дип чакыра бугай? Алар өскә таба йөгермәкчеләр. Кемдер кыңгырау шалтырата. Качалар дип кычкырамы?..
Нинди төш бу? Саташу галәмәтедер әле!
Бу җан өшеткеч куркынычлардан кая да булса тизрәк чыгып ычкынырга кирәк иде. Ханбал сәгатенә карады. Биш тула унбиш минуттан! Студент вакытыннан бирле иптәше урынына озатып йөргән будильнигы бу юлы шалтыраганнан соң ук тукталып калган иде. Гадәтен һаман саклый тагын. Мөгаен шуның аркасында озак хезмәт итәдер әле, кичләрен генә йөргәнгә! Уята да туктала, гүяки инде үзе йокыга киткән шикелле була.
Кичәге салкын чәен генә капканнан соң Ханбал юлга ашыкты. Аның әле автобусына җитешәсе бар, өлгерергә тиеш ул!
Альбинага кичтән язып, әзерләп куйган хатны, күкрәк кесәсеннән чыгарып, почта тартмаларына кертеп салды. Тәрәзәсенә күз салып торды. «Шушы булырга тиеш фатирлары! Йоклыйлар рәхәтләнеп! Ярый, хуш, кабат очрашканчыга кадәр!»— Бу рәвешле сөйләнеп алуыннан үзенә дә күңелле булып китте, саташулары онытылып, самими хыял дөньясына чумып, үз юлына ашыкты. Гүяки яшәгән җиреннән түгел, бәлки газаплы һәм тынгысыз эштән качып киткәндәй үзен хис итте. Алда аны шатлык һәм бәхет кенә көтәдер сыман!
Әмма вакыйгалар башкача юлдан киттеләр...
Иртәнге якта, кеше-кара йөри башлаганчы, Варис үзенең егетләре белән затлы машинада Ханбал яшәгән йортның каршысына ук килеп туктады. Сәгатенә карап куйды, алты тулып килә иде.
— Ярый егетләр,— диде ул аннан соң,— кузгалыйк! Тавыш чыгарасы түгел. Ишеген ачып керәбез, яткан урынында «акылга утыртып» китәбез! Бетте!
Ашыкмыйча гына баскычтан күтәрелеп, саклык йөзеннән кеше-кара тавышын тыңлаштырып алдылар. Һичкем юк, тыныч иде. Бары тик өске катларның берсендә генә кемнәрдер йөренә төсле. Әйе, сөйләшәләр, бары тик аңлашылып җитми, бер хатын белән ир бугай!
Ул арада Вариска таза гәүдәле иптәше ишекне ачып бирде. Эчкә үттеләр. Варис сак кына кереп, кухнядан пычак алды. «Үзенеке — үзенә!— дип уйлап куйды.— Үз-үзен харап иткәнгә бер дәлил булыр!»
Ике амбал зал ишегенең ике ягына бастылар, акрын гына ачып җибәрделәр. Әмма монда һичкем юк иде. Варис аларга ванна тарафына күрсәтеп ымлады. Тик анда да кеше-кара күренмәде.
— Аһ шайтан алгыры, кайда йөри бу?..
Эшләре барып чыкмауга көенеп куйдылар.
— Кто здесь?
Өчесе тиң артларына борылып карадылар. «Бусы кем тагын?»— Варис эндәшеп керә килүче кешегә таба якынлаша башлады. Шунда ук кызулык белән бер фикергә килде: «Суярга үзен! Кем чакырып керткән? Әҗәлен эзләп йөрүе, олаксын! Берьюлы ике эш башкарылыр, ичмаса! Шаһит та юкка чыгарылыр, моның үлемен дә фатир хуҗасына сылтарлар! Төрмәдән башы чыкмас! Тикшерүчеләрне «дөрес юлга юнәлтү» өчен Геннадий тырышыр!»
Әле генә Ханбал хакында Регина белән сөйләшеп алганнан соң монда төшәргә мәҗбүр булган Фёдор агай, бу пычаклы кешеләрне егетнең фатирында күрүгә, нәрсә дип уйларга да белмичә әүвәле аларга таба барып, инде өнсез үк калды. Үз-үзен бәладән саклау нияте белән инде артка чигенде. Әмма подъездга чыгасы урынга чатан аягы кухня ягына таба тартты. Инде котылу мөмкин түгел иде. Аңа чыгу юлын өч адәм капладылар. Тәрәзәдән сикерсәң генә!
Анысы ук мөмкин эш түгел.
Шулвакыт Варис аңа Ханбалның кухня пычагы белән китереп кадады. Кулыннан эз калырлык түгел иде. Картның күзләре зур ачылдылар. Үтерүчесенең йөзенә текәлмәкче иде дә, аның перчаткалы олы кулларыннан карашы өскә таба күтәрелә алмады. Йөрәк турысына әллә нинди җылы-кайнар тимер керде. Шашыныр дәрәҗәгә җитте. Кычкырырга теләде. Тик тавышы гына чыкмады. Ул арада үтерүчеләр таю ягын карадылар. Әле һаман да үзен егылмыйча тоткан картлачның күкрәген капшаган кулы кара кан иде. Ул үзенең үлә барганын тойды. Ханбалга Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләргә ябышты. Гүяки шушы чүпрәк-чапрак аны һәлакәт тырнагыннан алып калыр төсле иде. Әмма ул арада хәле тәмам китте, ул ябышкан пәрдә-челтәр бавыннан өзелеп, Фёдор агай идәнгә ауды, җан бирде...
Регина аның Ханбал яныннан менгәнен үз катларында түземсезлек белән көтте. Ире уянганчы-торганчыга кадәр сөйләшеп калырга иде исәбе. Аңлатырга егеткә бар хәсрәтләрен, кирәк икән — гафу үтенергә! Ярата бит ул аны, ярата! Белеп торсын! Ханбалны ул хәзер һичкемгә бирмәячәк!
Урамда кояш, акрын гына күтәрелә-күтәрелә, көннең кызу булачагын белдереп, инде хәзердән мул елмая иде...
Альбина да вакытыннан элек йокысыннан торды, Айзикны йөртергә алып чыкты. Гадәтенчә почта тартмасына күз ташлады. Аннан хатны алып укыды һәм Ханбалны эт итеп сүгеп ташлады. Түзмәгән бит, китеп барган! Альбинага нәкъ кирәк чагында, ахмак! Рөхсәтсез йөрергә ни хакы бар? Әнә, аның белән чагыштырганда Айзик акыллырак, хуҗасы кая кушса, шунда гына чаба, тавыш-гауга да чыгармый. Бөтен барлыгы-булганлыгы белән тугрылыклы!
Шулай да алар Ханбалларның йортына таба якынлаштылар. «Йоклап калса, һай шәп, кызык инде!»— дип уйлады Альбина, Айзикны күздән югалтмаска адымнарын ашыктырып.
Бу вакытта үз эшләрен кылып, урамга атылып чыккан Варис һәм иптәшләре Альбина каршысына туры килделәр диярлек. Болар, ашыгулыклары сәбәпледерме, ханымга игътибар да итеп тормадылар, ә ул аларны ачык таныды. Тик нәрсә эшләп йөргәннәрен генә уйларга өлгермәде. Кешенең эше бетә димени?
Варислар машиналарын шудыртып кына диярлек, тавышын да ишеттермичә юк та булдылар. Айзик арлы-бирле чапкалап йөргән җиреннән сәерсенеп иснәнеп алгалады. Монысына Альбина игътибар да итмәде. Эте өреп тә куйды. Ханым: «Тукта әле, Ханбал йоклап калмадымы икән, менеп төшимме әллә үзе янына, ишек звоногын биреп, җанын үртәп!»— дип уйлады. Кәефе килеп, авызы ерылды. Әмма кинәт кенә төсе качкандай булды. «Бу Варис монда нишләп йөри иде соң? Тукта әле, Ханбал... Минем өчен!»— дигән шиге йөрәген яндырып узды. Ул да түгел, бер хатынның чинап кычкырып җибәргәне ишетелде. Тавыш кат-кат кабатланды. Кемдер, монысы икенче берәүнең тавышы:
— Убили!— дип аваз салды, Айзик подъездга ташланды. Аның артыннан ук дулкынланудан тыны бетә-бетә Альбина ашыкты. Өченче катка менеп җиткәнче күз аллары караңгыланды. Аңа хәзер кая барырга икәнлеген күрсәтүче кирәкми иде. Ханбал фатирының ачык ишегеннән узды, җыелып өлгергән халык төркемен ерып кухняга керде. Исе-акылы китте. Анда, идәндә, Альбина үзе бүләк иткән челтәр-пәрдәләр өстендә канга батып бер картлач ята, күкрәгенә кухня пычагы кадалган иде. Янында бер яшь хатын чәчләрен йолка-йолка елый:
— Ой деда, деда!..
Бер ир аны тынычландырмакчы булып маташа.
«Болар кемнәр? Ни өчен монда алар? Ничек Ханбалның фатирына килеп кергәннәр? Әллә Варислар моны махсус эшләгәннәрме?»— Бу сораулары Альбинаны тәмам шашындырырлык иде. Ул уңына да, сулына да карады, әмма Ханбал беркайда да күренмәде.
Айзикны чакырып та тормастан ханым үзләренә таба атлады. Әмма тугыры эте аның артыннан килә, вакыт-вакыт, елаган төсле, шыңшып-шыңшып куйгалый иде.
Ханым тукталып калды. Милиция машинасы да күренде. Аның артыннан ук диярлек «Ашыгыч ярдәм» машинасы чабып килде.
Альбина, кире борылып, шунда, Ханбалның фатирына бармакчы иде, башына уй төшеп, өенә кайтуны карады. «Әгәр дә иренең хезмәтчесе Варис үтергән дип барып әйтсәм, Геннадий гаепле була! Әгәр дә белдерми калдырсам, Ханбалны төрмәгә ябачаклар!»— Альбина дөрес фикерли иде. Варисларны анда башка һичкем күрмәде бугай. Әгәр дә ире Геннадийны тоттырса, Альбинаның барлык бәхете, рәхәт тормышы юкка чыгачак! Ә Ханбал аның өчен алай ук кирәкле кешемени? Уйнады, булды, бетте!
Юк инде, ирен тоттырып, аны төрмәгә илттереп яптыруга ярдәм итмәячәк ул! Аның башына тай типмәгән!
Кесәсеннән ханым егет калдырган хатны алды. Аны вак-вак кисәкләргә ерткалады да агачлар арасына ташлады. Бу бәлки Ханбалга бик кирәкле алиби була алыр иде, әгәр дә автобус билетын ташласа!
Юк, ниндидер бер мескен өчен ир кадәр ирне саталар димени!
Альбина фатирының ишеген ачты. Үтерүне оештырган көнче Геннадий инде торган, хәтта чәйнекне дә газга куеп маташа иде. Ханым аңа карап җылы елмайды да муенына килеп сарылды:
— Тордыңмы, сөеклем минем!
Бу араларда үзен салкын тоткан хатынының көтмәгәндә җылынып китүе өй эченә сирпелгән кояш нурын тагын көчәйтеп, балкытыбрак җибәрде һәм Геннадий да Альбинага карата мөмкин кадәр йомшаграк булырга тырышты.
Урамда, яңгырлар белән башланып, урак өсте кояшына күчкән август ае иде.
Казан, 1994.
I
Казан урамнары кеше белән тулы иде. Әмма Ханбалны һичкем көтеп алмады. «Пләтән төрмәсе» дип халык теленә кергән хөкем җәзасы йортының калын һәм биек коймалары хәзер аны якты дөньядан аерып тормас, тимер ишекләренең колак тондыргыч тавышы да һушын алмас. Фатирына кайтыр, тормышын яңа баштан көйләп җибәрер. Һай бәхетле һәм сөенечле гомер кичерер ул. Кемнең кемнең, әмма Ханбалның моңарга хакы бар!
Бу инде шул ук август ае түгел. Көннәр яңгырлы һәм пычрак. Болай да шакшы Казан шәһәре тәмам селәгәйләнгән. Шашкын машиналар һичбер кануннарга хөрмәт күрсәтми ажгыралар. Өс-башны кадерсезләп кенә үтәләр.
Сигезенче трамвайның тиз генә киләсенә тәмам ышанычы беткәч, Ханбал үз юлын җәяүләп кенә дәвам иттерергә булды. Ул гына да түгел, сабырлыкларын югалткан күпләр шулай эшли икән. Хуҗасызлык һәммәсенең теңкәсен корытырга өлгергән, коммунистларны сагына башлаганнар.
— Аның монысы да ул ук коммунистлардан иде инде...
— Анысы шулай-шулаен...
Гәпләшеп баручыларның фикере белән килешеп, Ханбал да елмаеп куйды. XX гасыр ахырында Рәсәй тормышы ышанычсыз язгы бозны хәтерләткәндәй иде.
Кешенең бәясе бу илдә элек тә тиенгә тормаган, киләчәктә дә тиене артуга ышаныч юк. Яшәдең ни дә юк ни! Шунлыктан халык элекләрне диндар булган, ышанган. Диненнән аерылганда да баш-аягы белән сазлыкка, коммунизм сазлыгына кереп чумган, ялган пәйгамбәр Дәҗҗалның артыннан ияргән. Ишәк — тормыш символы ул. Борынгылар моны яхшы белгәннәр, әмма ишәккә койрык ягына карап атлануны гына тормышны кире яктан аңлату, бутап күз алдына китерү дип әйтеп калдырырга онытканнар. Аерым кеше генә түгел, халыклар да һәммәсе бердәм ялгышалар икән шул. Яшәп карамыйча гына кемнең кемлеген каян беләсең ди?
Үткәннәрне, мескенлек һәм түбәнлекләрне уйларга, хәтеренә китерергә тырышмады Ханбал. Аның аларны онытасы килә иде. Әмма үзен җиңә алмады. Күзләре яшьләнде.
Фатирында аны һичкем дә көтмәскә тиеш иде. Ни хикмәт, ишегенең йозагы алмаштырылган. Ханбал иң элек шушы хәлгә аптырады. Хәтта эчтән генә сөенеп тә куйды: кемдер аның өчен кайгырткан, караклар кереп, үзләштерә күрмәсеннәр дигәндер инде! Ә ачкычлары кайда булырлар икән? Йортларның хуҗалык бүлегендә түгелдер бит?
Ханбалга бу сораулары тынычлык өстәде. Кайда гына булмасыннар, аның хакында кайгыртучыларның кулындадыр әле ул ачкычлар. Кара, звонок-кыңгырау төймәсен дә алыштырганнар. Матурны, пөхтәне куйганнар.
Ханбал төймәгә төртеп алды. Эчке яктан кыңгырауның чәрелдек тавышы яңгырады. Үз өең шул, исе дә үзгә, җанга якын. Ничек онытырга мөмкин!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 16
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов