Latin

Август Ае - 14

Общее количество слов 3954
Общее количество уникальных слов составляет 1979
38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Озак кына шушы суга карап торды. Көзге караңгы күк йөзе инешне тоныкландырган, аннан кан агадыр төсле иде. Исмәгыйль сәерсенеп куйды. Менә шушында алар очрашкан иделәр түгелме соң? Юк, очрашмадылар, ә бәлки иренгә-ирен кавыштылар. Әнә тегендә, каенсарда! Агачлар яфракларын да коярга өлгергәннәр, суык җилдән елашып утыралар...
Исмәгыйль каенсарның түренә кадәр керде һәм тыела алмыйча елап җибәрде. Ә югыйсә әле яңа гына бәгыре ташка әверелгән төсле иде, аңламассың бу адәм баласының күңелен.
Ул арада олаучылар атларын ашыктыра-ашыктыра узып киттеләр. Руслар иделәр. Теге мөртәт Фёдор һәммәсеннән алдарак чаптыра.
Исмәгыйль аларга борылып карамады, туктаган булсалар да утырмас иде. Моңа кадәр русларга карата хөрмәте бар исә дә, аның кимүгә китүен тойды. Көтмәгән икән шул Марфасы, көтмәгән. Димәк, яла ягучыларга ышанган...
Исмәгыйльнең туган авылында уздырган атна-ун көне бер дә файдага булып чыкмады. Аны эшкә дәшүчеләр күренмәде. Ул гүяки бу дөнья өчен чит һәм ят иде. Урамда очраган кешеләр дә артыгын сораштырырга базмадылар, кайтарганнар икән — бик яхшы дигәндәй, тизрәк китеп бару ягын карадылар. Кем белә, бәлки кабат аны килеп алырлар? Дөньясы бер дә төзек түгел, ышанырлык-таянырлык җире юк! Бигрәк тә гомер бакый үзен кимсенгән итеп яшәргә мәҗбүр татар кешенең күңеле сак.
Яздан хәстәрләп куйган агачларын кискәләп, утын итеп, Идел буеннан кышлык чыбык-чабык күтәреп, йортларын салкыннарга әзерләде дә, егет кабат юлга җыена башлады.
— Улым, өйдә генә калсаң, ни була?— дип үтенеп сораган әнисенә тыныч кына аңлатырга тырышты:
— Әни, шулай да, беләсеңдер, ир күңеле бу тар авылга гына сыеп ята алмый! Бераз җилләнеп, онытылып кайтыйм дигән идем. Фатихаңны бир инде! Ярыймы?— дип үтенде.
Мескен ана ризалашты. Нишли ала иде соң? Марфаның килгәнен, Исмәгыйль улын сораштыруын әйтсә, марҗаны йортка кертергә бер дә йөрәге җитми. Югыйсә ул кыз аны авылда тотып калыр иде дә бит. Юк-юк, нәселдә-затта күрелмәгән эшкә ризалык бирәсе түгел! Барсын, йөресен! Дөнья күрмәгән кешеме? Бәхете чакыра торгандыр, ризыгың читтә икән, эзләтеп таптыра инде ул! Тик марҗасыннан гына ераккарак китә күрсен. Ул гына шушы хәлләргә калдырды үзен!
— Борчылма, әни, бик читкә бармам, Казанда гына булырмын, ялларда кайткалап-киткәләп тә йөрермен әле!..
Исмәгыйль шушы сүзләр белән чыгып китте. Әнисе җил капкада аерылып калды, урам чатыннан борылганчы улыннан күзләрен алмады. Исмәгыйле аны сизде, хәтеренә һаман да шулай хәлсез калып карап басып торадыр шикелле булып уелып калды.
Калада егет үзенә тиз генә юньле эш таба алмады. Килеп төшкән көнендә үз барагына барып, почмагында өши-туңа төн уздырды. Дивар тишекләренә чүпрәк-чапрак кыстырылган булуга карамастан, әллә бүрәнәләр аша җил йөри иде шунда?
Икенче көнне Гөлсара янына кереп чыкмакчы иде, кире уйлады. Ул хәзер үз бәхетен эзләп түгел, ә бәлки көтеп калган сөенеченнән качып йөрүче кешегә охшаган иде.
Кала кадәр калада аңа эш табылмасын инде! Йөри торгач, хаста-ханәгә эш сорап кереп чыгарга итте һәм дөрес эшләде. Күптән түгел генә боларның кара эшчеләре авырып киткән икән, ул карт җәйләрен утын кистереп, аларны ваткан, кышларын мичләргә ягып, төннәрен каравыл да торган икән. Әмма көтмәгәндә аякларының саулыгын югалтып, шушы ук хаста-ханәгә соңгы юл алды авырулары белән салганнар үзен. Табиплар аның урынына да кизү торып, завхозлары кеше табалмыйчарак аптырап калган. Күндәм дә, сүзсез дә, артыгын күрмәче дә кеше кирәк икән аларга. Сынау шарты белән генә Исмәгыйльне яллаганнар иде, табышларына сөенеп бетә алмадылар. Егетнең үзенә дә яхшы булды. Хәзер ул көннәрен-төннәрен җылыда уздыра, сәламәтлеген кайтару өчен бик кулай шартларда гомер кичерә.
Ә бер айдан аңа бүлмә бирделәр. Исмәгыйль акрынлап-акрынлап тормышын җайга сала башлады. Үз итеп завхоз аңа иске чәйнек бүләк итте. Йөткерүен белеп, табиплары ярдәм кулын суздылар. Акчасы аз булса да, бер башына таман гына иде. Завхозның анда-санда утын сатуларына да күз йомарга тырышты. Үзе андый эшләр белән шөгыльләнмәде. Ә теге җир бит карак исә үз ягыннан Исмәгыйльне гел караштыргалап кына торды. Егетнең артыгын күрмәве, күп сөйләмәве тагын да ярап куйды. Яңа ел алдыннан аңа завхоз ак җәймә бирде һәм кирәгенә файдаланырга кушты. Шулай итеп бар да үз рәте-чираты белән матур гына ага барды. Әгәр алга таба да шушы юнәлештә тыныч кына гомере китә торса, өйләнү хакында да уйлана башларга вакыт иде. Хәтта завхоз да аның бу уена каршы килмәячәк иде, чөнки ул хакта үзе башлап һаман да сүз кузгаткалый, үртәштерә торды.
Шулай бервакыт, язга чыккач, утын хакында сөйләшеп киттеләр.
— Иртәрәк түгелме әле? Алда җәй бар, көзе, башкасы...— Завхоз елмаеп кына түгәрәк пыяла күзлеген борын өстендә кузгаткалап куйды, үзе кәгазьләрен актара бирде.
— Көзгә таба башка эшләр дә килеп чыгарга мөмкин...— Исмәгыйль җаен-җайга китереп кенә сүз ташлады.
— Ягъни мәсәлән...
Теге, аптырап, туры карады, комачаулаган күзлеген салып: «Ни димәкче бу малай актыгы?»— дип сынагандай-үлчәштергәндәй маташты. Исмәгыйльгә, ул тегене-моны уйлап бетергәнче, шунда ук җавап тотарга туры килде:
— Өйләнсәм, мин әйтәм...
Завхоз уе бүселүдән баштарак аптырабрак калды, аннары авызы ерылды.
— Бик әйбәт булыр, бик әйбәт кенә... Тик менә кайда торырсыз соң?
— Белмим инде, шушындадыр?
— Бала беләнме?
— Өйләнгәч тә тумый торгандыр бит әле...
— Ә, шулай шул, аңынчы фатир ягын да кайгыртырбыз...
Завхоз көлеп җибәрде дә шул хәлендә тезеп китте:
— Туй итәселәр дә бар икән әле... Яхшы эшләсәң, утыннарыңны алдан әзерләштереп куйсаң, хаста-ханәдә тәртип сакланса, булыр, кимсетмәбез! Әле кичә генә баш табип синең хакта белештереп торды. Яхшы работник күренә, ди. Мин дә, шулай, мәйтәм! Канәгать үзе!.. Син, әйе, кара аны, борыныңны бик югары чөеп җибәрә күрмә, егылып китүең бар! Әйтелгән-сөйләшкән шушында гына калсын!— дип, ахырда борчылуын да белдереп куйды.
Бу сөйләшүдән соң Исмәгыйль, Гөлсарага сукмагын җылытып, көннән-көн аңа ешлый башлады. Болай йөрсә, тормышларын корып җибәрәселәр дә иде, әллә нигә ашыгырга итмәде. Бәхеткә кенәдер инде дип тә булмый.
Сугыш башланып, шул июнь ахырында ук Исмәгыйльне дә военкоматка чакырттылар. Бер кичкә әнисе һәм сеңлесе янына кайтып килде дә ут эченә китеп тә барды. Ачыргаланды да соң Гөлсара, нигә үзен шушы кичкә генә булса да күреп, кочаклап йокламавына үкенде. Бер килмәсә — килми икән ул җәпләр!
Боларның берсен дә Марфа белмәде. Аларны бергә торалар икән дип ишетеп, шуңа ышанып, әмма күңеле белән башканы тоеп яшәде. Бары тик кырык өченче елның салкын, җәяүле буранлы киче генә кызны адаштырды, көтелмәгән яктан язмышына юл ачты. Аның артыннан тормыш дәрте, эш-хезмәткә күңеле дә суынды. Исмәгыйльне күптән сугышта үлеп калган дип белделәр, әмма аның гомере озын икәнлеген ул вакытта бер Аллаһы тәгаләдән гайре хәтта егет үзе дә белми иде бит. Үлем кануннары тормышныкыннан аерыла шул. Елап килә адәм баласы Җир йөзенә, кадерле исә, көлеп-елмаеп китә. Моннан да олуг сер бармы икән?

XXIII
Подъезд эчендә тынлык иде. Марфа түтине соңгы юлга озатырга туганнары һәм балалары килеп бетте. Ире белән Регина да монда иде. Әмма Ханбал аны күрергә атлыгып тормады. Кичке сәгать алтыны көне буе көтеп йөрде, вакытыннан шактый алда подъезд төбенә төшеп, шунда йөренде. «Алтыда көтәргә кушкан иде, килер микән? Оныткандыр инде!»— дип уйлады Альбина хакында. Әмма ялгышкан булып чыкты. Чит ил маркалы җиңел машина тыныч кына аның янына килеп туктады. Чиста ак күлмәктән, затлы итеп киенеп-ясанган, кара күзлекле бар ханым аңа елмаеп карап торды да, ашыктырып, берничә кат сигнал бирде. Аны Ханбал Альбинадыр бу дип башына да китермәгән иде. Ярый әле янында эте булып, Айзикны танып алды һәм аларга таба атлады.
— Исәнмесез! Ә мин сезне оныткансыз дип уйлаган идем. Көтеп тордым!— дип егет сөйләнеп алды.— Кайда утырыйм?
— Сәлам!— диде ханым.— Артка, Айзик янына!.. Курыкмагыз, миңа карата кискен хәрәкәтләр ясамасагыз, тими ул!
— Ә нигә сезнең янга түгел?
Машинага утыруга ук Ханбал бу соравын бирмәсә дә мөмкин иде. Әмма ханым егетнең ахмаклыгына игътибар итмәде, киресенчә аңа аңлатып бирүне кирәк тапты:
— Көндез ярамый... Иремнең дуслары күрмәсен! Ә кичен, карабыз... Менә шулай!..
— Ә-ә-ә!— дип сузды егет.
Алар инде кузгалып киткәннәр, машина исә, йөргәненә караганда, тик торган шикелле иде, бер чит тавышы, сикерткәне сизелми.
— Тагын алдан килешеп куярга тиешбез! Аңлыйсызмы?— Альбина сораулы карашын, нәкъ сүзләре әйтелгән вакытта, машинасындагы арт күренеш көзгесе аша Ханбалга төбәде. Егет баш какты. Ханым дәвам итте: — Ярар алайса, анда сез бары тик минем кунагым гына. Имеш, безнең танышлык та юк дәрәҗәсендә. Мин сезне күрмим, ә сез күзегезне миннән алмассыз, кирәк булып куюыгыз бар. Юк-юк, йодрык сугыштырырга түгел, бер-бер эшкә дигәнем. Аңлыйсызмы?
— Аңлыйм-аңлыйм!— диде Ханбал, үзенең нинди кармакка килеп капканлыгын сизенмичә.
— Килештек...
Альбина канәгать иде. Шушы таләбе аркасында егет аңа кичәнең башыннан ахырына кадәр карап утырачак, чын мәгънәсендә гашыйк Фәрһад кебек үзен тотачак, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзәтүен сизенмәячәк. Ханым да сер бирмәс. Ханбалга күз дә ташламас, ишарә дә итмәс, әмма аны бүтәннәр тарафыннан кимсетелергә дә юл куймас.
Арт күреш көзгедән, исенә төшеп, ханым Ханбалның өстен-башын тикшереп узды. Ул уйлаганча иде монда да: егетнең бар киенгәне иске фасон буенча!
— Бу күлмәк чалбарыгызны салып, башкаларны кияргә туры килер!
Альбинаның сүзләреннән Ханбал аптырап китте. Ничек инде башкаларын? Аның бит бердән-бер костюмы менә шушы. Ярамаган тагын! Алайса, анда барганчы, кире кайтуы яхшырак.
Егетнең хәсрәткә калганлыгын чамалап өлгергән ханым аңарга пакет сузды:
— Мин әнә теге борылыштан сулга чыгармын, туктап торырмын. Шунда менә боларны киенерсез!
Ханбал аңа буйсынырга мәҗбүр иде.
Егетнең кием алыштыруына сәерсенеп өрергә маташкан этне алып, Альбина бераз йөреп килде. Соңгы арада кәефен югалткан сыман тоелган Айзик бераз сабырсызлана төшкән иде. Аның моңа кадәр күренмәгән гадәтләре калкып чыга башлады: ул әле төн уртасында өреп куя, әле ишеккә аркылы ята. Нигәдер күңеле сагайды мескеннең. Әллә ханымның хис-кичерешләрен сизенәме?
Ханбалга бар киемнәр дә тәңгәл килделәр. Бераз гына җайсызрак булса да — яңа өс-баш һәрвакыт баштарак тәнгә ярашып бетми инде — егеткә күңелле иде. Шулай да ул:
— Бәлки кирәкмәс иде бу карнавал?— дип, бераз шаяртырга маташкандай итеп, әле яңа гына руль артында кабат үз урынын алган ханымга әйтеп карады. Альбина аның авызын шунда ук япты, сүз тугыларлыгын калдырмады:
— Мине оятлы итеп йөрмәссез бит инде, искеләрегез белән...
Аларның клуб дигәннәре бик затлы ресторанның банкетлар залында уздырыла торган кичә икән. Кирәгенчә пөхтә һәм уңай итеп җиһазландырылган, һәр урын — йомшак урындык-кресло, тәбәнәк өстәл. Аларда Альбина кебек кәттә киенгән ханымнар, кыяфәтле берничә ир кисәге, төрле нәселдән олы-кечкенә эт-маэмайлар «гәпләшәләр». Өстәлләрдә җаның теләгән җиләк-җимеш һәм эчемлек. Уңай, тыныч, рәхәт. Әгәр дә җәннәт менә шушы була инде дисәләр, Ханбал моңа шикләнүсез ышаныр һәм үзе дә бу сүзнең хак икәнлеген сизенмәстән раслый башлар иде.
Альбинаны, килеп керүенә, хөрмәтләп каршы алдылар. Ул түргәрәк узды. Һәммә ханымның каршысына килеп, алар белән аерым-аерым сөйләште. Кайсы юан, кайсы нәзек, әмма барысы да чибәр ул бикәләр, ишек янындагы алдан билгеләнгән урынга утырып калган егетне ара-тирә генә караштыргалап куйгаладылар. Ханбал күзләрен Альбинадан алмаска тиеш иде. Үзенә елмаеп карауларыннан егетне ошатмауларының әсәре дә юк икәнлеген аңларга мөмкин дә түгел, ичмаса. Хәтта арадан берсе, тәбәнәгрәк буйлысы, кара чәчләрен маңгаена салындырып, үзен киң күңелле затлардан итеп тотканы, шунда гүяки күз кысып, Альбинадан соң миңарга булырсың дигән төсле үртәбрәк башын кыйшайтып һәм сузып егеткә сәлам бирде, тик Ханбал гына моның мәгънәсен төшенми калды.
Һәркем бокалларына шәраб алды. Егетне Альбина үз янынарак дәште, аның баш селкүенә җавап итеп, утырган өстәл янын Ханбал калдырды, алар төркеменә барып катышты. Әмма бу кадәр аны теләп һәм күңеленә якын итеп каравыннан башы әйләнеп киткән иде. Аларның ниләр сөйләшүләрен дә, нинди сүзләр әйтүләрен дә, ничек беләкләренә ябышып алгалауларын да төгәл аңлап бетермәде. Ә ул күзләрен Альбинадан читкә күчерергә базмады. Бүтәннәр өчен бу җитә калды, шунда ук егетне мәҗнүннәр исемлегенә керттеләр. Әмма телләрендә башка сүзләр йөреп, күңелләрендә ни барын карашлары белән генә тәкрарлыйлар төсле иде.
Ханбал алардан арыды. Моңа кадәр гомерендә дә бу кадәр талчыкмаган кебек ялыкты. Башы әйләнүдән туктамады.
Ул арада алдан әзерләнгән очрашу-лекция дә башланып китте, һәркем үз урынына утырды. Ханбал исә акылын озак кына җыя алмады. Күз карашында Альбинаның кем хакындадыр җае белән генә сөйләве, бер ханымның алга чыгып, дулкынлана-дулкынлана нәрсәнедер дәлилләве, экранда якты һәм караңгы нокталардан торган сурәтләрне күрсәтү вакыйгалары тиз-тиз алышып тордылар. Ханбал болардан һичнәрсә аңлый алмады. Эчке дулкынлануы тышкы тоемсызлыкка әверелгән иде. Әмма күзләрен алдан ук программалашкан робот шикелле гел дә Альбина тарафында тотты. Ахыр чиктә үзенә һичкемнең игътибар күзе салынмавын сизенгәч кенә, дөньяви халәтенә кабат кайта башлады. Ул хәзер барысын да ишетә, әмма аңлап кына җитеп бетерми иде.
Сүз йолдызлар хакында һәм космос турында бара икән. Боларны бәян итүче ханым, кыска буйлы, себерчә йөзле, сәеррәк бер кеше иде. Ара-тирә шигырьгә дә күчеп, алардан төрле дәлилләргә һәм фәнни гипотезаларга кайтып, күңелләрне яулап алырлык рәвештә сөйли. Башкалар әллә чыннан да кызык табып, әллә юри генә инде, аны йотылып тыңлагандай иделәр.
— Безнең Кояш системасы,— дип тәкрарлый иде ул лектор ханым,— үзенең әлегә ярты гомерен дә узмаган. Галимнәр исәпләвенчә, Җир шары тагын да бернинди хәвеф-хәтәрсез алты йөз миллион ел яшәячәк. Бу саннар безнең өчен ничектер чикле кебек тоелсалар да, аларның асылда башы-ахыры юк икәнлеген төшендерәсем килә!..
Һәм ул шушы юнәлештә дәвам итте: «Без, астрономнар, Җир йөзендәге проблема-мәсьәләләрдән бик ерак торуларыбызга карамастан, поп һәм муллалардан да диндаррак булсак кирәк! Мин үземнең коллегаларым арасында бер генә кешенең дә Аллага ышанмаганын очратканым юк. Бу хәл коммунистлар чорында да яшәде, хәзер дә дәвам итә. Әгәр дә безнең тарафтан йолдыз һәм йолдызлыкларны туктаусыз өйрәнүләребезнең ахыры нәрсә дип сораучы табылса, әйтә алам, мин үзем Аллаһы тәгаләне эзлим!— ул, беразга тукталып, кул чабуларын көтте. Әмма тыңлаучылар әлегә өнсез иде.— Әйе, күпләр миңа ышанмыйлар һәм әйткәннәремне төшенә дә алмыйлар. Ничек инде, имеш, йолдызларның ни рәвешле туып, ниләр аркасында һәлакәткә килүен үз күзләре белән күзәтеп торган галимә ханым Аллаһы тәгалә ышана дип аптырыйлар. Хәзер үк җавап бирә алам: болар берсе дә гади генә булмыйлар, гүяки бу олуг галәм «машинасы» белән,— гафу итегез «галәм машинасы» дигәнемне,— кемдер, бер бөек зат идарә итә, аның төзеклеген һәм тәртиптә торуын саклый-кайгыртадыр сыман. Чиксезлеккә омтылган саен чикләрнең юклыгын һәм була алмавын ныграк аңлыйсың. Галәм ул — мәңгелек, шул ук вакытта терек тә, безнең белән сезнең кебек, әмма тере калу мәңгелек белән берничек тә тәңгәл килә алмаганлыгын сез беләсездер. Тереклек мәңгелек була алмый. Без туабыз, яшибез, үләбез. Галәм өчен төп канун менә шушыннан гыйбарәт. Икенче төрле әйткәндә, бүген тудык, иртәгә яшәдек, берсекөнгә үлдек. Һичкемгә кирәгебез юк төсле. Һәм бәндәләрнең барлык уй-омтылышлары менә шушыңа буйсындырылган: бүген табып, иртәгә куанып, аннары юк итәргә, баш тартырга! Гүяки безнең тормыш бер көнлек кенә. Ә ул чыннан да шулай. Ул бары тик бер көнлек. Моны күптән Шәрык фәйлүсуфлары ачыклаган, шагыйрьләре сөйләгән. Әмма алар безнең тормышыбызны, дөньялыкны гына бер көнлек дип атаганнар һәм мәңгелек алдында аны көн рәвешендә күз алдына китергәннәр. Ә чынлыкта исә алар да ялгышкан.Принципта дөрес табылган фикер күпләрне ялгыш нәтиҗәләргә китергән. Шушы фәлсәфә белән коралланган диндарлар һәм суфилар байлыктан, рәхәт тормыштан, хәтта яшәештән ахыр чиктә баш тартканнар. Шуның белән мәңгелеккә ирешү юлын эзләгәннәр, әмма чикләнгәнлекләрен төшенмәүләре сәбәпле алар да һәлакәткә юл салганнар, адашып калганнар. Боларга ияргән халыклар, хәтта дәүләтләр беткәннәр. Әмма принципта дөрес әйтелгән фикерне аңлата алмый калдырулары аркасында аларның фәлсәфәсе зыянлы һәм яраксыз дип табылган, шуның артыннан ук җәмгыятьтә мораль-әхлак кагыйдәләре бозыла башлаган. Дөньяның асылыннан читкә кителгән...
Кабатлап әйтеп үтик: галәм кануннары эчендә карасак, яшәеш — бер көнлек хакыйкать! Ул бүген — бар, иртәгә — юк. Әмма аның юклыгы үлем белән түгел, барлыгы да яшәеше белән аңлатылмый. Яшәеш бервакытта да үз рәвешендә генә кала алмый, әгәр дә ул һаман да бертөрле генә икән, димәк ул әле терек түгел. Яшәеш күченергә, бер хәлдән икенчесенә керергә, аннары тагын да башкасына әверелергә тиеш. Сезнең көннәрегез төсле, ул кичә болай иде, иртәгә — тегеләй. Һәм бу процессны туктату мөмкин түгел. Аны туктаттыңмы, димәк, үлдең, беттең дигән сүз. Әмма безнең, югары акыл ияләренең, ягъни югары дәрәҗәдә оешкан материаның яшәве өчен шартлар бар, сез аларны миннән дә яхшырак беләсез. Аның төп шарты,— әгәр дә моңа кадәр башыгызга килгән икән, бик әйбәт,— аның төп шарты — мәхәббәт! Әйе-әйе... Мәхәббәт! Әгәр дә ул сүнә икән, димәк гомере дә бетә. Кешеләргә чир йога, авыру килә, аның артыннан — кабер. Әйе-әйе... Мәхәббәт төрлечә булырга мөмкин. Гомерең багышланган мәхәббәт, ягъни бер кешене генә ярату, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмау, моны без «илаһи мәхәббәт» дип атар идек. Аннан соң — чуарлык таләп итүче мәхәббәт, монысы инде гөнаһ аркасында барлыкка килеп, алга таба да бары тик шулай гөнаһ аша гына булуны таләп итүче мәхәббәт. Күп вакытта, әйе, аның объекты кем икәнлеге, аның кемгә насыйп кылынганын белү шарт түгел. Ул мәхәббәт бары тик очрашкан вакытларда гына үзенең татлы җимешен бирсен дә, гашыйклар бер-берсенә тулысынча бирешсеннәр, онытылсыннар гына. Мораль-әхлак принципларыннан чыгып караганда, монысын бозык мәхәббәт, шайтанлы сөю-сәгадәт дип тә атыйлар. Мәхәббәт башка төрле, шушы ике төрледән башка, һич кенә дә була алмый, аның икенче һәм дүртенче төрләре юк. Моны белергә кирәк. Шайтанлы мәхәббәт — вакытлы күренеш, ул һәрвакыт уен таләп итә, көннәрнең берендә туйдыра, оныттыра һәм башканы эзләтә. Моны, икенче төрле, азгынлык дип тә атыйлар. Кайбер фикер ияләре бу тип сөюне сәгадәткә санамыйлар һәм кискен ялгышалар. Чөнки галәмнең төп кануннарыннан берсе нәкъ менә шушы принципка корылган. Билгеле, сез монда ана белән бала арасындагы мәхәббәтне исегезгә төшерерсез, туган туфракка мәхәббәтне һәм башкаларны. Әмма болар гомуми әйберләр, гомуми төшенчәләр, алар мәхәббәтнең башка сыйфаттагылары. Алар шунлыктан һәркемгә ачык аңлашылалар, берсүзсез кабул ителәләр. Бу мәхәббәтләр алга таба яшәеш, яңа эчтәлек үзгәреше хасил итә алмыйлар, алар бу яктан чикләнелгән. Алар бар яки юк кына. Алар кимеми һәм артмыйлар. Алар, әйтик, хис белән үбешүгә, үбешүдән кочышуга, кочышудан башкасына күчүне таләп итмиләр. Шуның өчен дә мин аларны җан ризыгы дип кенә атар идем. Ягъни, адәм баласы ашый, чөнки аның ашыйсы килә, кызыга, чөнки нәфсесе бар, ала-куя һәм башкалар, киенә... Болар барысы да тән таләбе. Шулай ук туганнарны ярату, әти-әнине, туган туфракны — болары җан таләбе. Алар, җан һәм тән таләпләре, кешелек үсешендә шулкадәр үзара буталып беткәннәр ки, җанныкы дигәндә, тәннеке дә кебек, һәм киресенчә аңлашыла башлаганнар. Без әгәр дә чын мәхәббәтне күз алдына китерсәк, аның призмасы аша караганда тормыштагы барысы да ачык төсләр белән бер-берсеннән аерылып китәләр. Тәннеке — тәннең үзенә, җанныкы — җанның үзенә. Ә мәхәббәт асылда тәннеке дә, җанныкы да. Дөресрәге, җан кабул иткәнне тән дә таләп итүгә керешә. Әгәр дә беренчесеннән соң икенчесе килми икән, ул вакытта без аны «бәхетсез мәхәббәт» дип кенә атый алабыз.
Кояш системасының барлыкка килүе дә нәкъ менә шушы закончалыклар белән бәйләнгән. Төп шарты, әгәр дә халык сүзе белән әйтсәк, мәхәббәт булуда. Шартлы рәвештә генә алынган бу сүз асыл мәгънәне ачыклап бирә ала дип уйлыйм!»
Лектор ханым зур экранга кызыллы-аклы нокталар белән тулы сурәт чыгарды. Һәммә тыңлаучыларга дикъкатьләрен аңарга юнәлтүне сорады һәм фәлсәфәсен дәвам иттерде: «Менә сез бу сурәттә томанлык күрәсез. Анда болыт-болыт кебек кара һәм ак урыннар бар. Аның кайсылары — яна торган йолдызлар, ә башка урыннары — киресенчә, сүнгән, яктылык бирмәүче тузан һәм бушлыклардан гыйбарәт. Безнең Кояш системасы да кайчандыр шушы рәвештә галәмдә яшәгән, аны һичнәрсә борчымаган. Ул сабый бала төсле биләүдә һәм җиһан ана, галәм кочагында гомер кичергән. Космик тузанны үзенә җыя бара авырая, үсә, ныгый. Шулай итеп миллиард еллар узып китә. Ә ул һаман да камыр хәлендә.
Монысына игътибар итегез. Бу сурәттә исә сез бөтенләй башка әверелешкә тап буласыз. Без, астрономнар, аны «мәхәббәт төене» дип тә атыйбыз. Менә ул ике кызыл нокта, гүяки ике гашыйкның бер-берсен яратулары аркасында янып торган йөрәкләре төслерәк. Әмма бу процесс әүвәлгесеннән тизрәк һәм ашкын көчләр белән бара. Бу ике үзәк бер-берсенә тартылалар. Кыз тирәсендә егет ничек бөтерелсә, боларның менә монысы, зуррагы, икенчесе, кызыллыгы белән көчлерәге тирәсендә менә бусы — кечерәге хәрәкәт итә башлый. Гүяки үзенә буйсындырырга омтыла һәм аның үзәгенә үтеп керә, шартлау хасил кылына һәм яңа бер яшәеш рәвеше башланып китә. Томанлык, яки камыр дидек, хәрәкәткә килә, йөри, әйләнә. Тотрыклы гаилә төзегән кебек бу ике кызыл нокта бергә кушылалар. Аның берсе — тозакта утырган кыз төсле, икенчесе — аның яраткан ире кебек. Икенче төрле без аны Кояш яки Йолдыз дип атыйбыз. Димәк, Йолдыз булу өчен ялгыз яну зарур түгел. Ялгызлык, киресенчә, сүндерүче, харап итүче көч буларак бәяләнә ала.
Кешеләр арасында да шулай бит, гашыйкларга күңел тартыла, алар хакында гайбәт сөйләүгә караганда, шигырь язу яки җыр чыгару мактаулы эш санала. Моны шул рәвештә күз алдына китерергә мөмкин: боларның мәхәббәт ялкыны үз тирәләрендәге космик тузанга да күчә. Ваграклары янып юкка чыга, эрерәкләре укмашкан урында ялкын озаккарак дәвам итә. Безнең Җир шары да кайчандыр шушы рәвешле ялкын эчендә яшәгән. Аны да без ул чоры өчен Йолдыз дип исәпли алабыз. Әмма уты сүнгән, чөнки башкалар мәхәббәтендә җылынучы кебегрәк тоткан үзен.
Мәхәббәт кешеләргә ничек яшәү көче бирсә, аларны хәрәкәтләнергә, тормыш өчен кирәкле шартлар тудыруга этәрсә, монда да шул хәл күзәтелә. Бу куш йөрәкле үзәк, бербөтенгә әверелеп, үзенең хәрәкәтен дәва иттерә һәм, тирәсендә җыелган космик тузанны ияртеп алып, кайсын яндырып юкка чыгара, ә кайсының әйләнеш тизлеген көчәйтә. Шулай итеп Кояш тирәсендә йолдызлар барлыкка киләләр, аннары алар сүнәләр һәм планеталарга әвереләләр. Боларның берсе — безнең Җир шары...»
Ханым моннан соң да шактый сөйләде. Төрле фәнни кагыйдәләргә һәм формулаларга кереп китте. Әмма алары бу клуб әгъзаларына һич тә кызыклы түгел иделәр инде. Ханбал моның гипотезамы, әллә инде чын мәгънәсендә фәнни дәлилләнгән гыйлемме икәнлеген төшенә алмады. Хәер, ул кадәр үк кирәге дә юк иде төсле. Астрономнарның да кайвакытта, астрологлар шикелле, бәндәләрнең күзләрен үзләренә каратасылары килә торгандыр. Бәлки чыннан да хакыйкатьне ачып бирүедер!
Һәр сүздә мәгънә булса, анда гыйбрәткә дә урын бар. Очрашу тәмамланганда Альбина җылы хисләр уянган күңелен чак тыеп тора иде. Ханымның чыгышы аны тәмам аягыннан екты, сүзсез калдыру дәрәҗәсенә җиткерде һәм ул бәхетнең менә шушындый мәхәббәт белән бергә генә киләсен аңлап алды. Аңа салкын күзләре белән карап утырган Ханбалның уйлары кайларда йөзгәннәрдер, әмма Альбина бары тик аның хакында, Ханбал турында гына хыялланды. Әгәр дә ире Геннадий инде сүнгән йолдызны хәтерләтсә, Ханбал аның өчен әле яңа гына дөрләп кабынып килүче иде. Әмма ни өчен егет тәвәккәлрәк түгел соң, нигә бар барлыгын юклыкка чыгарып онытмый, мәҗнүнгә тулысынча әверелеп җитми? Ул вакытта аларның икесеннән дә бәхетлерәк кешеләр бу дөнья йөзендә булмас иделәр.


АВГУСТ АЕ
Роман
XXIV
Машинасын Альбина, китереп, Ханбаллар подъезды төбенә үк туктатты. Инде караңгы төшкән иде. Ханым китәргә дә, чыгарга да ашыкмады. Тыныч торды. Егетнең нәрсә булса да әйтүен көтте. Бу мескен исә кичәнең шушы кадәр дә затлы үтүенә хәйран калудан телен йоткан иде.
— Кайтып җиттегез түгелме?— диде аңарга Альбина.
— Юк,— диде Ханбал,— кайтып җиттегез түгел, җиттек! Мин сине үземә чакырам, чәйгә!..
Ханым көлеп куйды да тәкъдимне кире какты:
— Бу вакытта, шушындый мәҗлестән соң нинди чәй инде ул? Арытылган, бүген мөмкин түгел!
— Ә кайчан мөмкин?— Ханбалның ханымны югалтасы килмәгәнлеге аңлашылып тора иде.
— Мин үзем белдерермен, килеп чыгармын!
— Юк! Юк-юк, мин ничек түзеп яшәрмен? Сине мин кайдан табарга да белмим! Йортыңны күрдем, ә фатирыңны?
— Илле бишенче фатир... Әмма килеп йөрү юк. Бик кирәксә, почта тартмасына хат ташларсың!
Егет дивана иде, ул хәзер тәмам диярлек Альбинага гашыйк булган, аның алдыннан тузан сыпырырга әзер. Әмма ханым бер дә сер бирми. Кирәк иде инде бик аңарга синең кебек уҗым бозаулары!
Ханбал машина ишегеннән чыгарга дип тартылды. Аны Альбина туктатмады. Димәк егет аңарга бөтенләй дә кирәк түгел?
— Ярый, хуш!
Үпкәләгән кыяфәт белән Ханбал ишекне япты, китәргә дип борылды. Шунда гына Альбина аны исеме белән дәшеп туктатты. Өс-башына ишарә итте. Егет моны сизенде дә:
— Аһ, гафу итегез, салырга, чишенеп калдырырга онытканмын!— дип, шунда ук төймәләренә ябышты. Ул чыннан да хәзер киемнәрен алыштырырга мөмкин иде. Альбина аны бу ниятеннән туктатты:
— Юк! Болар — сиңа, әйе-әйе, сиңа бүләк! Салып калдырсаң, үпкәләмим үзеңә! Башка бервакытта да очрашмабыз!
— Рәх-мәт!— дип иҗекләде, аптырап калган Ханбал. Үз гомерендә чит кешедән мондый бүләк алганлыгы булмау сәбәпле ул нәрсә дияргә дә белми иде. Әмма Альбина аны тагын да үтереп ташлады:
— Бусы да сиңа! Кухня тәрәзәң челтәрсез, эләрсең! Килештекме?
Пакетка салынган җиңел әйберне кулына алуга, егет тагын да рәхмәтен кабатлады. Әмма кире кайтарып бирергә яки баш тартырга батырчылык итмәде.
— Бары шул гынамы?
Альбинаның нәрсә әйтергә теләгәнен Ханбал аңлый алмады. Ханым аңа таба чияле иреннәрен сузды.
— Бәлки үбәрсең?
Ханбал бар дөньясын онытты. Алар үбешкәндә Айзик шыңшып-шыңшып боргаланды, әмма комачауларга кирәк тапмады.
— Мин сине яратам!— дип пышылдады Альбина.
— Мин дә яратам!— диде егет.
— Айзик та сине ярата,— диде ханым, чын сүзне уенга борып,— хәзер иремне дә үзем белән яткырмый, ә синнән — үптертә! Башсыз түгел диген, хәтта күңелдәген сизенеп тора...
Тагын да бер-ике сүздән соң алар очрашуга вәгъдәләшеп аерылыштылар. Ханбал аның машинасы күздән югалганын озак күзәтеп озата атлады. Бакса, күрше йорт янына ук барып җитә язган икән. Кире борылып килде. Кереп китәргә ашыкмады. Аңа рәхәт иде. Күңеле тантана итә, сөенә, куана. Әгәр дә мөмкин дисәләр, ул хәзер айга кадәр менеп җитәр иде. Бәхетлеләр күккә сикерә, хәсрәтлеләр җиргә сеңә шул.
Кеше бер мәртәбә намусына таянган икән, ул гомере буена вөҗданына тугыры калырга тиеш, юкса аның һичкайчан да бәхете булмаячак.
Марфа түтинең вафатына өч көн узуга, халык җыелып, аны озатырга тиеш икәнлекләре аңлашылды. Бар борчылуларыннан азат калыр өчен Ханбал да анда чыкты. Башка күршеләре дә шушында иде.
Менә хәзер, тиздән алып китәрләр сыман. Әмма ни сәбәпледер ашыйкмыйлар. Машиналары да килеп җитте, югыйсә. Ә Ханбалның эче тулы шом. Кичә Альбина белән саубуллашып калганнан соң, фатирына керде һәм гомерендә беренче тапкыр диярлек мондагы шыксызлыкка игътибар итте. Аңа үз өендә күңелсез иде. Әгәр дә язмышы ул көяз хатынның мәрхәмәтенә юлыктырмаса, шушы рәвешле салкын тормышын алга таба да уздырып ятарга мөмкин иде. Ярый әле вакыты үткәч түгел, нәкъ кирәк чагында таныштылар!
Альбина бүләге булган костюмны саласы килмичә, хәтта чәен дә чишенмәгән килеш эчте. Аннан соң төргәкне ачып карарга булды. Анда чыннан да кухнясына яраклы челтәр-пәрдәләр иде. Боларның затлылыгы Ханбал фатирына түгел, музейга гына эләрлек. Шулай да егет куанып куйды: ничек матур булачаклар, килешеп торачаклар болар!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 15
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов