Latin

Август Ае - 13

Общее количество слов 4034
Общее количество уникальных слов составляет 2033
39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Бу аның беренче адымнан ук мыскыллау юлына басуы иде.
Көтелмәгән сәер сорауны ишеткәч, Фёдор елмаеп җибәрде, әмма аңа бу мизгелдә йомшарырга ярамый иде. Катырак әйтмәсә, кыз хәзер үк кире уйларга мөмкин.
— Үзеңнекен! Үзеңнекен! Минекен куя башларга өлгерерсең, алда тормыш озын әле!
Марфага барыбер кебек тоелды. Гүяки ул үзенә үлем карары чыгарган кәгазьгә имза саламыни, куллары акрын гына хәрәкәтләнә. Кая китте аның әле бер сәгать элек кенә булган усаллыклары, ирләрчә тәвәккәллекләре? Берсе дә юк, берсе дә калмады! Намусың таплану, гайбәтнең таралу куркынычы алдында бирешә икән бу хатын-кыз. Моны ирләр аңлыймыни! Артыгы белән нечкә, бик сак тоем белән генә моңа ирешергә мөмкин шул. Ирләрдә холык тупасрак бит ул.
«Волкова» дип имзасын калдыргач, Марфа, өстенә тунын киеп, чыгып китү ягына ашыкты. Әмма Фёдор аның чабуына басты.
— Кая киттең әле болай? Иреңне калдырыпмы?
Никләр өчен генә туктатты да шушы сүзен әйтте инде? Чак кына сабыр итәргә булмый идемени?
Марфа үз-үзен белештерми чыгып йөгерде. Җәяүле буран киң рус авылы урамы буйлап чаба, кызның чабуларын ача, йөзенә бәрелә. Менә ул карга капланып төште, елап җибәрде. Моңа кадәр, Самуилын югалтуы белән килешкән төннән бирле болай бушанып, дөньяның яманлыгына ачуланып, йөрәк түрендәге мәхәббәтен каһәрләп, язмышына көенеп бу кадәр үксегәне юк иде. Яңа гына йөзенә бәргән җәяүле буран аның ялан башыннан, тузгыган чәчләреннән, аркасыннан сыйпады, юатырга теләде. Адәм балаларының сагышын алырга табигатьнең көче җитмәсә, кемнең кулыннан килсен, бер Аллаһы тәгаләнең генә шул!
Бу кадәр елаганнан соң Марфаның күңеле бушанып-бушап калды, ул үзенең ахмаклыгына сәерсенеп башын күтәрде: «Нигә әле мин болай бетеренәм, Фёдор да начар кеше түгел бит! Белгән юк, кемнәрне нинди хәлләргә калдырыр әле, очы-кырые күренми!»— диде дә, үз язмышына ризалашып, идарә йортына таба кире китте.
Ире Фёдор ишек төбендә берни булмагандай басып тора иде. Марфа аңа бер сүз эндәшмәде, ишекне киң ачып эчкә үтте, идәндә аунап яткан калын яулыгын күтәреп алды, бияләйләрен тегендә-монда тибелгән җирләреннән эзләп тапты, чыгып китәргә дип борылды. Куркып китте. Анда, аны тыныч кына күзәтеп, караңгыда Фёдор тора иде.
— Син тышта калган идең бит!
— Тышта булса ни, кереп басарга да рөхсәт юкмыни?— Фёдор мыскыллы гына елмая бирде.
— Миңа кайтырга кирәк!
Марфа ялынган кыяфәттә иренә карады. Әмма монысы: «Мин теләсәм, кайтырсың!»— дигән төсле, кара йөзе белән текәлеп, котсыз елмаюын дәвам иттерде.
— Фёдор, җибәр инде мине, кайтыйм!..
Хатыны тәмам коелып төшкән һушын көчкә-көчкә генә җыеп үтенә иде. Ире һаман да елмая бирде. Әмма ишек төбеннән бераз читкәрәк бер-ике адым атлады да:
— Кая?— дип җикеренде.— Кая китәсең әле син? Законлы ирең каршыңда тора, ә син «китәм» дисең?
Ашыкмыйча, акрынлап кына, хөкемдарларча әйтелгән авыр сүзләре Марфаның колагын ярды, ул тагын да коелыбрак төште һәм елап җибәрде. Бер ялгышы белән шулай ир табаны астына егылырмын дип башына да китермәгән иде, бигрәк тә мәлгунь Фёдор каршысында бит, бүтәннең алдында булса, бер хәл иде. Юк, дилбегәне кулыннан ялгыш ычкындырды ул бүген, урыны да бу түгел иде, кешесе дә ул түгел! Кайтарып алыр әле, кайнар табада биетер! Колы ясамакчымы? Киресе килеп чыгар, бәгыренә үтеп, йөрәк канын эчәр Марфа! Бүген буйсынган исәпләнсен, алда күз күрер! Ташлап качардай итәр әле үзен! Каптырдым дигән буламы? Ничек килеп эләккәнен үзе дә сизми калыр, гомер буе табан асларына кадәр юар. Юкса төбәккә бер дип ул безнең Марфа дигән сүзләр хәрамга чыгар, күреп торыр!.. «Мин җәһәннәмне күрдем, аңарга моңардан да күбрәк итәм, тәмуг ясыйм!»— дип уйлады һәм күңеленә шул ниятен салып куйды. Аягына эскәнҗә төшереп гарипләнгән Фёдор бу вакытта тормышы нинди каты кыскычка килеп кергәнен белми һәм төшенми, киресенчә, бәхеткә чумдым дип тантана итә иде әлегә.
XXI
Фёдор шушы Марфаның ире булырга күптән җыенып, ниятеннән кисәргә мөмкин саналган егетләрнең барысын да кыздан читләштерергә өлгергән иде. Хәтта Исмәгыйльнең дә башына җитәргә әзер булды. Теге янгын аркасында көндәше нахак рәвештә тоткынлыкка төшкәч, бу татар мәңге дөнья йөзен күрмәс дип уйлаган иде дә, аның төрмәдән котылып чыкканын ишеткәч, берәр хәйлә табып, харап итеп ташларга кирәк үзен дигән теләгендә йөрде, планнар корды. Әмма акылы белән ул ниятенең очына барып чыга алмыйча, ничек эшләсә дә уңышлы тәмамланмас кебек иде аңарга. Бу юлы да Фёдорга очрак ярдәмгә килде. Була бит шулай, берәүләрне, акыллары бар сәбәпле, тормыш ярдәмнән ташлый, үз көчләре белән ирешсеннәр өчен аларга бар юлларны яба, ә икенчеләргә, аларның тинтәк икәнлекләрен белепме, гел ярдәм итеп, очраклы вакыйгалар рәвешендә теләгәнен алдына чыгарып куя. «Бирим дисә колына, чыгарып салыр юлына» дигән сыман.
Ул вакытта Марфа урын өстендә ята иде. Фёдор үзенең авылдашлары белән дәүләткә ашлык тапшырырга кара көздә олау белән килде. Туры пристаньгә җибәрделәр. Баржаларга бушатырга кирәк иде. Чиратка бастылар. Ярты сәгатьләп торганнардыр, Казаннан килүче теплоход тукталды, аннан биштәрләрен аскан карчык-корчык, килен-киленчәк төште, төркемнәрендә ир-ат халкы аз иде. Арада берсен Фёдор ерактан ук танып алган кебек тойды. Калку гәүдәсе, тыныч һәм саллы адымнары кем икәнлеген, кара төстәге киеме, караңгыланып киткән хәсрәтле йөзе исә кайдан кайтып килгәнлеге хакында сөйлиләр сыман. Әмма Исмәгыйль якынайган саен, таныш кебек тоелганлыгы юкка чыгып, чит-ят бәндәгә охшап калды. Фёдор шикләнеп алды: бәлки ул түгелдер?
Аларның күзләре очраштылар. Исмәгыйль, белгән кешесен күргәч, елмаеп ук җибәрде. Марфасының авылдашы бит, ни хәлләре бар икән? Сорасын, әле кайчан күрешерләр?
— Сәлам, Фёдор! Танымыйсыңмы әллә, шикләнеп карыйсың?
Исмәгыйль киң күңел белән кулын сузса да, теге янгын көненнән соң үз-үзен тотышын исендә саклаган Фёдор салкынрак булырга тырышты. Нигә ди әле ачылып китсен? Күз атып йөргән кызыңны, балачактан күреп, яратып йөргән кешеңне тартып алсын да Фёдор аңа авыз җәеп торсын әле! Шулай да җавапка кулын сузмыйча кала алмады:
— Сәлам-сәлам!
— Нигә бик күңелсез әле?
Сүзгә керешергә теләмәгән кеше төсле кыяфәт чыгарган Фёдор шунда яны белән борылды. Аның бу хәрәкәтеннән шикләнеп калган Исмәгыйль китеп бармакчы иде, теге җиңеннән эләктереп туктатты:
— Син безнең авылга килеп йөрмә, белдеңме!
— Нәрсәгә? Минем гаебем юк бит!
Исмәгыйльнең какча йөзе тартылып китте, яңа гына ерып җибәргән авызы җыелды, ачыла башлаган төсе коелып төште. Аның күңеле соңгы вакытларда күргән җәберләр аркасында артыгы белән сагайган иде. Эчендә үч һәм ачу йөрткән Фёдор катырак сөйләшергә тырышты, менә хәзер якалап алырга да, арба астына аударып, изеп-таптап ташларга теләде. Әмма бу кадәр үк вәхшиләнергә җөрьәт итә алмады. Ничек тә болай гына, мыскылламый-нитми җибәрергә исәбендә юк иде.
— Марфа кияүгә чыкты, сине көтеп тормады! Шаярткан гына ул сине, белеп тор!— дип ыржайды.— Безнең авылга килеп йөрисе булма, очрашырга теләгең бар икән — оныт! Юкса, бел, кайткан җиреңә кабат китәргә туры килер! Аңладыңмы?
— Марфа кияүгә чыкты? Кайчан? Ничек?..
Монысын ук Исмәгыйль көтмәгән иде булса кирәк, сорау арты сораулар яудырды да, дулкынланудан төрмә һавасы тәмам бозган күкрәге ялкынсынып, каты йөткерә башлады, Фёдорның ашлык төягән арбасына бөгелеп төште. Аның бу хәлен башка олаучылар да күрделәр, әмма янына килүче күренмәде. Әгәр дә алар борылып карамасалар, Фёдор күн итеге белән Исмәгыйльнең эченә тибеп тә җибәрмәкче иде, шикләнә калды: татарларны кузгатуы бар!
— Нәрсә, сине көтеп торыр дип уйладыңмы? Кирәк ди аңа кулак ялчысы! Ахмак, ди, ул!
Йөткерүдән туктап, Исмәгыйль күзләрен Фёдорга төбәде. «Алдыйсың бит, шакшы урыс!»— дип уйлый төсле иде ул. Кул суза калса, якалашырга да мөмкин иде Фёдор, аңа шул гына кирәк бит! Әмма Исмәгыйль башка бер генә сорау да бирмәде, юлын дәвам иттерергә уйлап, аркасына буш биштәрен җайлады, шулай да, тукталып:
— А-алай икән,— дип әйтеп куйды.— Ире кем соң? Кемгә барды?
Фёдор бу очрашуда беренче тапкыр елмаеп җибәрде, тәмәкедән сөрсеп-саргаеп беткән тешләре ыржаеп алга чыкты.
— Мин ул, дисәм, нәрсә әйтерсең?
— Син? Ничек син?
Исмәгыйль моңа ышана алмый иде. Шулкадәрле чибәрлекләре белән бу котсызга ничек караган икән дип уйларга аның тулы хакы бар иде, әмма соравы икенче төрле яңгырады:
— Син яшь бит әле, солдат хезмәтенә дә бармаган! Юктыр-юктыр, мөмкин түгел!
Фёдор тагын да зәһәррәк итеп көлде.
— Солдат хезмәте качмый ул! Ә Марфа качты менә үзеңнән! Рәхәтләндереп яшибез әле!
Фёдорның бу рәвешле мыскыллауларын ахырына кадәр тыңлап торырга Исмәгыйльнең хәленнән килмәде. Аның күзләренә кайнар яшьләр тыгылырга, егетне агызып китәргә әзер. Качсын ул моннан, ераграк, кеше-кара күрми торган җиргә!
Әмма аягыннан нидер тотып калган төсле, әллә йөрәге өзелеп төштеме, әллә Фёдорның ялганы җибәрмиме? Хәлсезләнеп калды. Аның каравы Фёдор, көтелмәгәндә мәсьәләнең үз файдасына хәл ителүенә тантана итеп, һаман да елмая-көлә иде. Бу мәсхәрә халәтендә озак кала алмаган булыр иде берәүләр. Әмма Исмәгыйль тагын да салкын итеп Фёдорның күзләренә карады да:
— Миннән сәлам әйт, бәхетле яшәсен!— дип чын күңеленнән әйтте.— Ә син белеп тор, аны юкка рәнҗетәсе, кеше алдында ким-хур итәсе, кимсетәсе булма! Ишетсен колагың!
Моңа Фүдорның ачуы кабарды, ерык авызы шиңеп төште.
— Синең анда ни эшең бар!— дип, тагын да каты бәрелергә, Исмәгыйльне кыздырырга, калай әтәчләнергә ашкынды. Әмма эше барып чыкмады. Исмәгыйль:
— Ишеттеңме?— диде, катыланып.
Татарның усал күз карашыннан һәм җитди сүзеннән соң үз ялганы ачылудан шикләнеп калган Фёдорның җаны калтыранды. Яшь аерымлыклары, дөньяга карашларының ике төрлерәк булуы, берсенең ирлеге, икенчесенең сабыйлыгы үзләрен сиздерделәр. Әгәр дә Исмәгыйль шунда өстәп тагын бер-ике сүз дә әйтсә, катырак эндәшүен дәвам итсә, Фёдор тулысынча бирешәчәк һәм шаярткан идем дип белдерергә дә мөмкин иде, әмма аларында башка сөйләшү күренмәде. Исмәгыйль, кискен генә борылып, юлдан югарыга таба менеп китте. Бераз баргач тукталды, аның йөткерүе кабатланды. Ул арада Фёдорның иптәшләре:
— Кем иде ул, кем иде? Теге татар түгел идеме?— дип, янына җыелыштылар. Бер-бер кызык ишетәселәре килә иде.
— Юк иде, ул түгел иде!— диде Фёдор, ачуы кабарып.— Былтыр миннән бурычка акча алып торган адәм иде, һаман кайтарып бирми!
Ул тагын ялганлады. Әмма арада танып калучылар да булган икән.
— Шул иде, шул иде!..— дигәннәр дә табылды.
— Бөтенләй дә бетерешкән, бичара!..
Шунда аларны ашыктырып баржа ягына чакырттылар. Барсы да, артык сүз куертып тормастан, үз арбаларына таралышты.
Кайтканда Фёдор бары бер нәрсәдән, Исмәгыйльнең, юлда очрап, берәрсенә утырып, серне белүеннән, ялганы тотылып, хараплар ителәсеннән шикләнеп, аты белән олау алдыннан чаптыртты. Әмма шикләнүе бер дә урынсыз булган. Исмәгыйль аларга очрамады. Үзгә юлдан киткәнме, әллә инде район үзәгендә тоткарланганмы, болары ук билгесез калды. Баштарак Фёдор аны авылларына килеп чыгар, Марфаны эзләргә, сөйләштерергә маташыр дип тә уйлады. Әмма егет күренмәде. Марфа да урын өстендә ята бирде. Бары тик кыш җиткәч кенә, аракы эчеп урамда йоклаудан салкын тидереп, каты авыруы белән хаста-ханәдә ятканында Фёдор аз булса да Исмәгыйль хакында аның авылдашларыннан белешә алды: Казанга күчеп киткән икән! Аңа якты көн күрсәтмәгәннәр, колхозларында эш тә табылмаган.
Шушы сырхаулануы аркасында ул елны Фёдор солдаттан калды. Әгәр дә алган булсалар, сугыш башлануга һәлак ителәсе икән. Ярый әле боярның алма бакчасын яңартып, аны тәртипкә салу эшенә алынды, тимерчелеккә килеп, һәртөрле эш коралларын хәстәрләүгә керештерделәр. Бәхетең бар икән, артыңнан куып йөри ул! Кирәк бит шулай! Моңа кадәр урынында мәңге кузгалмас булып шыплап утырган эскәнҗә аягыңа төшсен дә, тубыктан түбән изеп үк ташласын инде. Җитмәсә аягы да дөрес ялганмады, эчкә таба баканыкы кебек кәкре булып калды. Аны солдаттан азат иттеләр, кулына ак билет тоттырдылар. Соңрак килеп чыккан сугыштан шулай ул имин калды. Әнә, Исмәгыйльләр көрәшсен, аларга төс ул!
Фёдорның Марфаны күзләп йөрүен, артыннан килеп йөдәтүләрен бөтен авыллары белән белә иделәр. Инде Исмәгыйльдән дә котылдырды, аның да эзен суытты, кыз үзе дә онытса, ахырыл-әмер, Фёдорның кулына төшәчәк! Ул моны яхшы белә, хәйләсен генә таба алмый иде.
Менә сугыш һәм салкын җәяүле буранлы кышкы кич анысын да хәл итте. Марфаның кочагында хәзер Фёдор, бары тик ул гына анда җылыначак, бернинди ир һәм егет тә аның рәхәтенә комачау итә алмаячак. Ә Исмәгыйлен ничек оныттыру серен, һичкем ишетмәгән төсле, хатыны белми калачак! Нигә әйтеп торсын ди әле ул аңарга, ахмак түгел ич! Боларның барысы да сабырлык белән ирешелгән максатка охшаган төсле иде Фёдорга, бәлки чыннан да шулайдыр? Бәхет чыннан да алдан йөрсә, әнә Исмәгыйльдәй соңаруыңны көт тә тор, китә дә бара ул, көтеп тормый! Артыңнан ияреп кенә барса, җайлырак, аны көтеп аласың да рәхәтенә чумасың! Ә Исмәгыйль моны белдеме? Юктыр, төшенми дә калгандыр әле!..

АВГУСТ АЕ
Роман
XXII
Һәм кургаш яңгыр булып Исмәгыйль өстенә ишелгән нахак бәлаләр инде үтеп китте дип санасалар да, чынлыкта әле аңарга шактый гомерен билгесезлектә яшәргә туры киләсен күпләр белмиләр иде. Бояр улы Вороновскийның кылган яманлыклары шактый күп җыелган, аларның иге-чиге күренми, шунлыктан тикшерү эше дә артык озынга зураеп сузылды. Исмәгыйльнең гаепле түгеллеге ачыкланып җитә алмады, бәлки ул аларның тозагына капкан ялчыларыннандыр дипме уйладылар, әллә теге бар гөнаһларын да танып бетермәде, боларын ук егет белеп җиткерә алмады. Әмма аны мәҗбүри рәвештә Казанда калдырдылар. Тикшерү вакытында кирәге чыга калса, чакыртырга тиешләр иде.
Чыннан да аның янына ике мәртәбә Гөлсара килде. Беренче тапкырында аларны очраштырмадылар, шулай да китерелгән әйберләрен алып калдылар, Исмәгыйльгә керттеләр. Бернинди ышанычы һәм таянычы калмаган чагында үзен кемнеңдер искә төшерүе егет өчен олы сөенеч булды, икенче тапкырында күрештерделәр. Гөлсара аның хакында гаепле дә, гаепсез дип тә уйламый иде. Теләге бары бер генә: көтеп ала алмавы сәбәпле гафу үтенү! Язмышының шулай килеп чыкканына үкенә иде ул. Бәлки Исмәгыйль шушылай авыр хәлгә төшмәсә, очрашу теләге күңелендә уянмаган да булыр иде. Менә бит дөньялар нишләтә! Адәм балаларын кайгы берләштерә шул. Хәсрәтлене хәсрәтле бәндә генә таный, бәхетлеләрнең газапларында эше вә сагышы юк! Күңеленнән киселеп ташланган Гөлсараның яңадан кире кайтарылуы шушы вакытта башланып китте. Әмма бу үпкәләүне алыштырган рәхмәт хисе генә иде, егет моны яхшы аңлады. Мәхәббәте һаман да Марфага төбәлгән, аның белән генә бәхетле булырга омтылу белән куәтләнгән иде.
— Син мине, Исмәгыйль, гафу ит инде!— диде Гөлсара аңа бу очрашуда.— Төшләремә кереп газапладың, ачуландың... Шуны гына үтенеп килдем!
Исмәгыйль һаман да чибәр, матур иде. Гөлсараның чәчләренә вакытыннан элек ак йөгерергә өлгергән. Хәсрәте олы булып, аны бик авыр кичергән иде, бичара. Янында яклаучысы һәм киңәшчесе юклык та аны бетергәндер инде. Әгәр дә акылы киңәш биреп: «Моның белән генә дөньялар җимерелми, алда гомерең бар әле, әллә нинди бәхетләргә дә ирешерсең!»— дип берәрсе ышандырган булса, ул болай ук чарасыз калмас иде дә, андый кеше табылмаган күрәсең.
— Ә синең чәчләреңә ак куна башлаган, Гөлсара,— диде аңа ул вакытта тыныч кына әйтеп Исмәгыйль.— Мин сине күптән гафу иттем инде, дөресрәге, монда ни гаебең бар, синең бит бер гөнаһың да юк! Борчылма, шатлыклы көннәрең алда булсын!
— Юк, Исмәгыйль...
Гөлсара еларга әзер иде, әмма сыгылып төшмәде, үзен тыныч тотарга тырышты. Хәзер ул әйтә, нигә иртәгә яки берсекөнгә калдырырга, белеп торсын: «Исмәгыйль, юк, мин сине яратам, үлемгә бармавымның сәбәбе дә бары тик син генә. Гафу итәсең икән, ул вакытта минем хисләремә дә җавап бирә аласың!»
Ни-нәрсә хакында сөйләшергә икәнен алдан ук уйлап куйган Гөлсараның башында бу фикерләре юк иде, ярлыкау үтенү һәм чыгып китү генә. Әмма яратып йөргән, төн йокыларын алган егетен күрү аның хисләрен уяттылар, элеккечә үк өзелеп сөясе һәм Исмәгыйлен мәхәббәт челтәренә төрәсе килде. Бу тыелгысыз хисләр ташкыны ике арадагы тимер рәшәткәне һәм чит-ят күзләрнең карашын җимерергә өндәп, аны егетнең кочагына таба этәрделәр. Исмәгыйль моны сизенде, әмма үзе хакында уйлауга күчте, Гөлсара урынында Марфаны күрәсе килде. Күзләренә яшь тыгылды. Тоткынның хисләре үз эшен эшләде. Алдында Марфаның шәүләсе яңарды һәм ул:
— Минем бер генә дә гаебем юк, күңелем сизенә, чыгарырлар, гөнаһлы кешене табарлар, мин сине яратам...— дип тезеп киткәнен сизми дә калды. Бу арада инде бирелгән очрашу вакыты беткән, аларны камераларга куа башларга тиеш иделәр. Башка тоткыннар белән очрашырга килгән карендәш-туганнары, аерылышырга теләмичә, рәшәткәләргә ябышкалаган очраклар да булгалады, әмма Исмәгыйльне беренчеләрдән булып йолкып алдылар, кабат очрашулар тәтемәячәген белдерделәр.
Егетнең әйткән барлык сүзләрен дә Гөлсара колагына элде, бигрәк тә «мин сине яратам» диюләре аның кәефен күтәреп җибәрде һәм ул үзен яңадан балкып күтәрелгән чәчәк төсле тойды. Шушы көнне үк Яңа бистә абыстаена барып, догада искә алуын үтенеп садака да калдырып чыкты, Аллаһы тәгаләдән Исмәгыйльнең төрмәдән исән-имин чыгарылуын үтенде. Ни хикмәт, килеп тора бит, авылдашы Зарифулла абзыйны очратып, аның белән дә шатлыгын уртаклашты, Исмәгыйльнең тиздән азат ителәчәген, аның белән күрешкәнлекләрен әйтте. Гөлсараның икенче сүзе дөрес булса да, беренчесе өчен һич тә ныклы җирлек юк иде. Әмма дә күңеле сизенгән икән, чыннан да егетне чыгардылар.
Казаннан беркая да, хәтта туган авылына да китмәскә кушылгач, Исмәгыйль ничек булса да эшкә урнашырга теләп, торып торыр өчен үзенә почмак эзләп йөрде. Кесәсендә акчасы юклык сәбәпле ул гаҗиз иде. Шулай этелеп-бәрелеп йөдәгән чагында алар тагын очраштылар.
Кич иде, Гөлсара сабын заводы эшеннән кайтып килә. Арыган-талчыккан. Барагындагы бүлмәсенә ирешсә, ял итәр иде. Көне буе аяк өстендә тырмашу ардыра шул ул.
— Сәлам, Гөлсара! Син түгелме соң бу?
Куанып китте. Исмәгыйль бит! Ничек болай? Менә Аллаһы тәгалә юк, язмыш юк дип ахмак сүз сөйләп йөре әле! Юлларына кадәр туры килеп тора бит, рәхмәтләр төшкере!
Гөлсараның барлык арыганлыклары юылып алынды. Елмаюга каршы ачык йөз белән җавап бирде: «Ничек болай? Чыгардылармыни?»— дип сораштыра башларга җыенган акылын узып, алдан йөрәге эндәште:
— Әйдә безгә, тормышымны күреп китәрсең!..
— Ни бит әле...
Әйтергә теләгән сүзләрен Исмәгыйль кайсы урыннан башларга белмичә аптырабрак калды. Аның каравы Гөлсараның күзләре уйнады. Менә бит ул Сөекле кошы Исмәгыйль үзе, биредә! Тагын сиңа кем кирәк? Кочып алып, чәең белән сыйла, башкасын куй!..
— Берни дә юк, киттек, моннан ерак түгел. Чаттан гына борылабыз да, түргәрәк кергәч, агачлыктан соң...
— Ни бит әле...
Егетнең сүзләре бу юлы Гөлсараны тыя төштеләр. Көтмәгәндә тукталды да:
— Нинди фатир?— дип сорады.
Аның йөзеннән Исмәгыйль аптырауга караганда өркеп калу кебек сәер төсмерләр сизенде. Ул ничә кешегә кереп чыкты, барысы да аны шушындыйрак йөз белән озатып калдылар бит. Кем икәнлеген, күпме вакытка фатир кирәклеген белгәч, сөреп чыгару җаен карадылар. Мөгаен базарда итәк астыннан гына вак сәүдә йөртә торганнардыр, милиция белән бәйле кешене оялы итәселәре килмәгәндер инде.
— Яшәп торырлык кына... Мин бит әле бөтенләй үк азат итеп бетермәделәр. Төп гаепле кешегә суд булмыйча торып, мөмкин эш түгел икән, Казанда торып калуымны таләп иттеләр. Гаепле кешедән шаһитлык итүчегә күчерделәр...
Исмәгыйль сөйли бирде, әмма Гөлсара өчен боларның әллә ни әһәмияте юк иде. Шунлыктан ул бер биргән соравын кабатлады һәм өстәп куйды:
— Нинди фатир ди ул?.. Нигә кирәк? Безнең баракта ятак җитәрлек. Эш кирәксә, заводта гел урын чыккалап тора. Син бит солдаттан кайттың, гайрәтле, көчле. Кайда да алырлар. Бернинди фатир эзләп йөрү юк. Бүген минем урында йокларсың, иртәгә сине үзем белән заводка алып барам, тик ятмассың бит инде!..
Яңа гына өстендә йөргән кара болыт таралу белән үк балкып күренгән кояшның нурларыннан рәхәт булган төсле булып китте Исмәгыйльгә. Ул берсүзсез диярлек Гөлсара белән килеште. Калган юлны аның артыннан тыныч кына барды, һичбер сорау бирмәде, баракка барып кергәч, күрсәтелгән урынга утыргач, чәйне дә сүзсез генә көтте.
Барак дигәннәре элеккеге озын вә олы агач йорт булып, диварлары такта һәм фанерлар белән эшләнгән кечкенә бүлмәләрдән гыйбарәт иде. Гөлсара исәнләшә-исәнләшә керде. Йөзләренә вә сүзләренә караганда, монда яшәүчеләрнең күбесе татар икәнлеге беленерлек иде. Исмәгыйль хакында берсенең дә туктатып: «Бу кем?»— дип сорамавы егетне икеләтә куандырды, аңа бер генә төн булса да тынычлыкта калырга мөмкин иде. Әмма ялгышты. Баракның икенче башыннан берәү бакырып җыр сузды, аңа башкаларның кычкыруларыннан исерек икәнлеге аңлашылды. Аны тагын да кемнәрдер шул үкерүеннән туктатырга теләделәр, теге исә буйсынмады, акырышу китте, бер яктан яшь бала чинап җибәрде, күрше дивар артыннан ят һәм усал тавышлы башка бер хатын сукранды. Дөньяның мәхшәре һәм тынгысыз почмагы шушы иде. Әмма Исмәгыйльгә шушы шау-шу ничектер үз булып тоела башлады. Бу төрмә тынлыгы түгел, яшәүнең мәгънәсе кебек аңа аңлашыла барды.
Ул арада Гөлсара кайнап чыккан чәйнеген күтәреп тә керде, өстәлен дә тиз арада япты, кадерле кунакларына гына куя торган тәм-томын чыгары. Боларга карап, аның матур гына яшәп ятуын чамаларга мөмкин иде. Үзе һаман сөйләде дә сөйләнде:
— Әле берничә көн генә элек авылдан килеп киттеләр, әби белән бабай. Сиңа, очрашуга, барганнан соң төш күргән идем. Имеш, бер коега егылып төшкәнсең дә, чыга алмагач, аптырап утырасың икән, кинәт яныңда гына ишек ачылды да китте. Аннан кояш нуры керде. Барасың, ямь-яшел болын икән. Кычкырам, кычкырам мин сиңа, ишетмисең. Шулай уянып киттем. Кичкә әби-бабай килделәр. Иртән киттеләр. Сөйләдем синең белән очрашуларымны да, миңа әйткәннәреңне дә, төшемдә күргәннәремне дә. «Чыгарырлар үзен, озак тотмаслар, котылыр!»— диделәр. Дөрескә булган икән. И-и, шулкадәр хәсрәтләнгән идем. Барып та килергә иттем, әмма теге юлы, бүтән очрашу тиз генә мөмкин түгел, дигәч, ашыкмадым. Юлыма очрап әйбәт иттең әле. Менә бит, ә! Кайчан тормышымны күреп-белеп китәр идең...
Сүзе кебек шикәрле-татлы тоелды чәй. Күптән авызына бер кыйпылчык җылы ризык кермәгәнлектән Исмәгыйльнең карыны ачкан, инде башы да авырта башлаган иде. Әмма Гөлсараның бер генә сүзе дә артык кебек ишетелмәде. Ул гүяки үзе белән күрешкәнгә сөенә торган кешене беренче тапкыр очрата иде. Хисләре һәм уйлары изге булу сәбәпле күңеле дә нурланып, тәне ныгып киткәндәй тоелды. Алар кат-кат чәй эчтеләр. Гөлсара һаман сөйли торды.
— Зарифулла абзыйны да күргән идем. Теге көнне. Очраштык бит әле. Аңа да әйттем. Гаебең юк икәнлеген дә сөйләдем. Ул да «шулай» ди. Баланы урыслар гына әрәм иттеләр, бер дигән кеше иде, андый бәндә ут чыгара димени, кешенең нәрсәсенә кулын сузганы бар, булмаганны, урыслар гына башын ашадылар, ди. Кат-кат әйтте. Бар сүзләрем белән килеште. Әниең һәм сеңлеңә дә сәлам тапшырырга куштым, бер кисәк такталы чәй алып, күчтәнәчкә җибәрдем...
Тамак ялгаганнан соң ятып алсаң да ярар иде дә, моңа кадәр сизелмәгән тынчу һава, Исмәгыйльнең борынына кереп, тәнен тирләтә төште. Урамга чыгып керергә уйлады, әмма берәрсенә очрап, тегене-моны белешә башлавыннан шикләнүе аркасында утырган урыныннан кузгалмады. Гөлсара тиз-тиз өстәлен җыештырып өлгерде. «Эштән соң аның да ятып аласы килә торгандыр инде?»— дип уйлап, Исмәгыйль утырган җиреннән күтәрелергә ниятләде. Ул торып басуга, Гөлсара аны туктатты:
— Ары-бире барасың юктыр бит?— диде.
— Белмим инде, юк инде, анысы...
— Алай булгач ят та йокла! Хәзер мин сиңа урын җәеп бирәм. Ни дисәң дә, чит кеше түгелсең бит әле. Миндә генә калырсың!
Гөлсараның күңеле һаман да бер сүзне, соңгы аерылышканда Исмәгыйльнең яратканлыгын белдергәнен кабатлый иде: «Мин сине яратам!» Әгәр дә шулай икән, бик яхшы!
Кыз ары тартылды, бире нәрсәләрдер эзләнде. Ул да түгел, урынын җәйде, өстән ак җәймә бөркәде. Аның буй-сынының җитмәгән җире юк иде, кыяфәте бүген биш ирне тезгә чүктерерлек. Тик Исмәгыйльнең күңеленнән генә күптән кисеп ташланган. Ә күзләре белән Гөлсараны күзәтә, ә үзе Марфаны сагына. Әкәмәт тә инде бу кеше күңеле, авызына кергән ризыкны күрми, һавадагы торнага тартыла.
— Мин күрше Фәгыйлә апаларда йоклармын, син монда урнаша тор! Кыз белән егеткә бер бүлмәдә яту килешмәс, кешеләрнең әллә нәрсәләр уйлавы бар. Шикләнмә, һич тә аптырама!..
Ул арада Гөлсара чыгып та китте. Күрсәтелгән урында җайланырга гадәтләнелгән Исмәгыйль аның боерыгына күнүдән артыгын белмәде, чишенә башлады. «Боларның мондый гадәтләре бардыр инде, үзләре беләләрдер,— дип уйлады ул.— Кыз диме, ә? Шулай диде шул! Мондагылар аның нинди газаплар күргәнлеген белми дә торганнардыр. Нигә кирәк? Искәрмәүләре яхшы!..»
Исмәгыйльнең караватта сузылып иркенәюе генә булды, Гөлсара әйләнеп тә керде. Ул тагын да нәрсәләрдер эзләнеп маташты. Ары-бире эленгән әйберләр арасыннан күлмәк алды. Тукталып торды. Егет, күзләрен йомгандай итеп, барысын да күреп калса да, сүз эндәшмәде, аны янына чакырмады.
— Иртәгә таң белән эшкә! Йокларга кирәк инде, йокларга!— дип сөйләнде Гөлсара үз алдына.— Аллага шөкер, Фәгыйлә апаларның бер урыннары буш икән!
Ничек шыпырт кына килеп керсә, шулай чыгып та югалды ул тагын. Исмәгыйль исә, Марфаны күз алдына китереп, аның белән сагынышып очрашулары алда көткәнлеген уйлап, хисле вә изге хыял дөньясына күчә бара-бара йокыга батканлыгын сизми дә калды.
Иртәнге якта аны Гөлсара уятты. Егетнең үзенә насыйп булачагын алдан ук сизенепме, вакыйгаларны кыз ашыктырмады, мөмкин исә дә, кочагына кереп ятуны кирәк тапмады. Тиз генә чәйләделәр дә эшенә киттеләр. Башка җирләрдән эзләп йөрисе дә итмәде Исмәгыйль, сабын заводында урын табылыр дип өметләнде.
Ышанычы бушка булмады. Аны сөяк кайнату цехына урнаштырдылар, Гөлсараларныкыннан ерак түгел барактан бер почмак та бирделәр. Әмма монысы тегесе төсле үк аерым бүлмәчекләрдән түгел, бәлки гомуми ятак җирдән гыйбарәт, араларында чаршау яки чыпта гына иде. Исмәгыйльгә иң читтәге салкын почмак туры килде. Мүксез бүрәнә араларыннан кичләрен салкын җил кереп йөрсә дә, егет кешегә чыдарлык иде.
Бара-тора үзенә чүпрәк базарыннан иске юрган шикелле нәрсә дә алды, салам матрас юнәтте. Әмма эше бик сасы цехта булып, болай да какшый төшкән сәламәтлеген бөтенләй бетереп ташлау дәрәҗәсенә җиткерде. Ул арада көннәр дә суытып, дивардагы тишек-тошыктан кергән салкын җил аны иртәләрен хәрәкәтсез калдыра иде. Озакка бармас әле дип уйланган вакыт тәгәри бирде. Милиция борчып тормаса да, вакыт-вакыт аларына да баргалап килгәләргә мәҗбүр иде. Ул һаман да Вороновский эше буенча шаһитлык ролен башкара торды.
Кар соңга калып төшәргә чамалаган елда кыш салкын булырга охшый. Бөтен кеше шул турыда, беләме-белмиме, олыдан кубып сөйләште. Барактагы халык эчәргә яратса да, Исмәгыйль аларга кушылмады, шунлыктан аңарга «Күндәм» кушаматын тактылар. Әмма егетнең эченә җыелып килгән үч һәм ачу эшнең бөтенләй дә башкача борылып китүен кайнатып чыгарырга мөмкин иде. Әгәр дә тагын да шулайрак дәвам итсә, ул шеш көннәрнең берендә шартлап, яки Исмәгыйль башкалар кебек үк эчә башлаячак, йә инде йодрык канунына бүтәннәрне буйсындырырга омтылганда яңадан башы төрмәгә барып керәчәк иде. Ярый әле Вороновский эше төгәлләнде, бояр улын атарга хөкем иттеләр, Исмәгыйль һәртөрле шикләрдән азат кылынды. Хәзер нәрсә эшләсә дә була иде. Вакыт-вакыт үзенә килеп, хәлләрен белешкәләп йөргән Гөлсарага да рәхмәтен әйтеп һәм саубуллашып тормастан, эшен калдырырга мәҗбүр булуын белдереп гаризасын язды да көзге караңгы иртәдә авылларына кайтырга чыкты. Паромга өлгерә алмады. Әмма Казаннан китәргә җыенган теплоходның алар пристаненә тукталачагын белгәч, шуңарга утырырга билет сорады.
Идел аны каралып дулкынланып каршы алды. Төньяктан искән салкын җил ким дигәндә берничә көннән кар вәгъдә итә иде. Исмәгыйль күбрәк Марфа турында уйланды. Өйләнү иде исәбе. Бүген кайтса, иртәгә үк авылларына барачак, күрәчәк һәм кулын сораячак. Нигә озакка сузарга, кешеләр бит ярәшеп тә кавышалар әле. Һич тә начар тормыйлар. Бер-берсен яраталар икән, бәхетле булырлар! Күпне күрде бит инде, нахак бәлаләргә тарды. Әгәр аны да кире какса, дөньялыкның хаклык үлчәвенең тәлинкәләре өзелгән дигән сүз! Ул вакытта һичкемгә бәхет тәтемәячәк бу тормышта.
Уйлары Исмәгыйльне алдаган булып чыкты. Пристаньдә Фёдор белән очрашканнан соң ул, җанын кая куярга белмичә, урамнар буйлап озак барды. Бер җиргә дә тукталмады. Хәтта әнкәсенә күчтәнәчкә дип кала икмәге алырга тиешлеген дә онытты. Бары тик юл аркылысына сузылган инешкә җиткәч исенә төште, әмма кире борылырга соң иде инде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 14
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов