Latin

Август Ае - 12

Общее количество слов 4116
Общее количество уникальных слов составляет 2124
36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Карчыкның тавышы авыр гына ишетелә, салкын чыга иде. Аның пышылдауга тартым сүзләрен Фёдор колакларына кулларын куеп, якынрак килеп тыңларга тырыша, әмма Ханбал ятсына иде. Егет баштарак Марфаның сүзләренә тыныч кына, әһәмият бирмичә, игътибарсыз утырды. Тик үлем хөкеме аның бәгырен умырып алды һәм, эшнең нәрсәдә икәнлеген төгәл аңлап, шунда ул әйтеп салды:
— Зачем? Почему?
Аның болай кычкырып җибәрүен әби көтеп торган иде булса кирәк, бер дә селкенмәде, күзләрен дә шардай ачмады, авыр һәм салкын сүзләрен дәвам гына иттерде:
— Из-за твоего отца...
— Он тут причём, что он плохого сделал?..
Әбинең күзләрендә аптыраш иде. Ханбалның чыннан да бу хакта күп нәрсәләрне белмәвен төшенеп җитте. Бу нәтиҗәсеннән соң, болай да авыр уйлары, суынып, салкын кургаш кебек халәткә керделәр. «Димәк, бу егет бер нәрсәдә белми, Регина артыннан да чын күңелдән йөргән! Юк-юк, дөрес түгел, алдарга, алдарга, мыскыл итәргә генә шулай кыланган ул! Алма агачыннан ерак тәгәрәми! Аны, Марфаны, әтисе ничек мыскыл итеп китте, бусы да шулай буласы иде. Әле ярый вакытында комачаулап калды, оныгын коткарды!»— Марфаның гафу үтенәсе җирдән элекке уйлары яңадан кабарып чыктылар, егетне ачуланып ташларга уйлады. Әмма үлемнең салкын кулы бу кызулыгын шунда ук суытты һәм аңа тынычланырга тагын бераз вакыт бирде. Әгәр дә ярлыкау үтенәсе бар икән, ул аны хәзер эшләргә тиеш, аннары кирәк тә булмавы мөмкин!
Ханбал, Марфа түтинең күзләре артык зур ачылганлыгын күреп, куркарак калды: «Үлеп китә күрмәсен бу карчык, үзеңне гаепләүләре бар!»— дип, бүтән алай орылып бәрелмәскә күңелен ныгытты, тыңлап бетерергә дә чыгып таярга гына кирәк.
— Я знала твоего отца, его звали Самуилом!
«Нинди Самуил ди ул тагын? Ханбалның атасы татар һәм чын мөселман иде! Нәрсәдер бутый бу карчык!»— Егет аның әйткәннәрен кире кагарга ашыкты:
— Нет, звали Исмагилом. Валиев Исмагил Надирович!
Әмма марҗа карчыгы Ханбалның сүзләренә колак та салып тормады, үзенекен сөйләвендә булды:
— Он был моим первым и любимым мужем! И ты на него очень похож, и волосы, и нос, и рот — всё-всё. Тогда ты, с Региной моей, пришёл, я тебя сразу узнала. Если бы твой отец меня тогда не обманул, я бы не встала супротив вашей любви. Что-то пробудило в моём сердце ненависть к тебе. И я сказала внучке, что ты не чист душой, что на тебя надежды нет. Она знала, что я никогда не вру, что скажу, то и сбудется. А про тебя я от ненависти так сказала. Бедная, она не показывала, но очень плакала... Я и сделала её несчастной. Не по любви живут с мужем, она все тебя вспоминает. Я знаю, не говорит, не пишет, не спрашивает, а всё про тебя думает. У них и дочка есть, а семья всё не ладится...
Әбигә бу сүзләрне әйтү авыр иде, тамагы кипте, әмма сүздән туктамады, Ханбалның кулын да җибәрмәде:
Ул татар кызының нинди бәлаләргә тарганлыгын ишетеп белсә дә, Марфа түтәй Ханбалга аларын ук әйтергә теләмәде:
Ханбал ярар дигәндәй башын гына селкеде, әмма аңарга хәзер барыбер иде. Әгәр дә Регина яраткан булса, әбисенең сүзенә карап тормас иде бит, шулаймы? Димәк, сөюләре шулкадәрле генә булган. Узганны кайтарып алу мөмкин түгел, киселгән икмәкне ялгамыйлар. Шулай да гафу тиеш ул Марфа түтине. Башын селкеп кенә түгел, теле белән әйтеп!
Әби аның бу сүзләреннән соң кузгалып ук куйды, әмма йөзенә нур һәм елмаю йөгермәде.
Марфа түти күзләрен йомды. Ханбал аның бу сүзләреннән соң сикереп диярлек торды, аның куллары үлеп ятучы марҗа әбинең салкын учларыннан азат иде. Артка чигенде. Әмма шул вакытта Марфа түти кап-кара күзләрен йотардай булып ачты, алар төпсез коедай иделәр. Ә төсләре зәңгәр иделәр түгелме соң? Зәп-зәңгәр иделәр бит!
Ханбалның коты очты, жу иткән йөрәге күбәләктәй бәргәләнде.
Ханбал шашыныр дәрәҗәгә җитте. Мөселман башы белән нигә ди әле чукындырсын ул аны, булмаганны!
Марфа түтинең таләбе Ханбал өчен котчыккысыз авыр иде. Әмма ул чыгып та йөгерә алмады. «Каян аңласын ди бу коммунистка ислам динен! Үзенекен белүе дә чамалы гынадыр әле!»— дип уфтанды, күңелен егет тынычландыруга исәп тотып. Бу марҗа әбинең шәхес культы корбаны звонарь кызы икәнлеген башына да кертеп карый алмый иде ул. Дядя Фёдор шунда Ханбалның кулыннан тотты һәм карчыгының өстендә тәре хәрәкәте ясап йөретергә мәҗбүр итте. Егет тагын да курка калды. Әмма Марфа түти күзләрен ачты һәм:
Тагын күзләре йомылды. Ханбал ишеккә ташланды һәм, үз фатирына төшеп, ванна бүлмәсенә ашыкты, кулын кат-кат сабынлап юарга кереште. Үзен гүяки сихерләнгән кеше кебек тойды.
Кичкә Марфа түти, бу дөнья белән мәңгелеккә хушлашып, үзләренең Христослары каршысына китеп барды. Зарыгып көткән балалары икенче көнне генә килеп җиттеләр, подъезд төбенә кызыл өсле, кара тәреле гроб-табут капкачы чыгып сөялде, күрше-тирә һәм кардәш-ыруларыннан күренеп-китеп йөрүчеләре күп иде.


АВГУСТ АЕ
Роман
XX
Бу очсызлы дөньяны ташлап киткән Марфа түти Ханбалны авыр уйларга салып калдырды. Ул бары тик үзенә кагылышлы нәрсәләрне генә аңлап, сүзнең калганы ни хакында икәнлеген ачык белә алмады. Һәрхәлдә әнисе, уфтанган вакытларында, әтисенә бер марҗасы хакында исенә төшергәли торган иде. Вакытыннан элек агарган чәчләрен дә малай чагында Ханбал шул марҗадан күрә иде, әнисе бичараны кызганып елый, әтисе Исмәгыйльнең ни сәбәпле эчкәнлеген дә белми, аңламый иде. Хәзер бу аңламаган, җаваплары табылмаган күңел хәсрәтләренең барчасы да бердәй итеп шушы мәрхүмә түтәй Марфа намусына йөкләде. Әтисенеке түгел, хәтта үз язмышы да шушы марҗа әби белән килеп бәйләнүе аркасында, аңарга карата бер генә хөрмәт хисе калмыйча, үлгән кеше артыннан начар сүз әйтеп озату ярамаганга гына тыелып, ачуы һәм әрнүләренә таш бастырырга тырышты.
Әмма монда Марфа түтинең гаебе аз иде. Төп сәбәп — аның Самуилга карата гомере буе саклаган мәхәббәтенең ахыр чиктә тыела алмаслык нәфрәткә әйләнеп китүендә. Берәүләрне сөю мәңгелек сәгадәткә китерә, башкаларныкы Аллаһы тәгаләгә гыйшык тоту, гыйбадәт итүгә әверелә, кемнәрнең мәхәббәте чиксез диңгез кебек күренеп, хисләре күбәләк төсле бер чәчәктән икенчесенә күченеп оча бирә, ә Марфаныкы ул нәфрәткә әверелде. Алай да булгалый икән ул бу тормышта, берни кылырга мөмкин түгел.
Көтте бит ул, бик көтте Самуилның, төрмәдән чыгарылып, авылына кайтып төшәсен. Инде дә хәбәр-хәтере ишетелмәгәч, җыенды да туры аларга дип китте. Салкын октябрь ае иде. Җир туңдырырга өлгергән, әмма кар күренми дә күренми. Гүяки ул да Самуилның кайтканын көтә. Ә Марфаның түзәрлеге калмады, китте чыгып, туры аларның авылына юл алды. Бәлки кайткандыр, сәламәтлеге яхшы түгелдер, өендәдер? Марфасын сагынган, үлеп көтә, килеп күренер дип өметләнәдер, уйлыйдыр?
Миләшләре яфрак койган, әмма тәлгәшләре кып-кызыл булып утыра. Карны көтәләр, аннан соң җыярлар үзләрен.
Әнисе идәнгә чүгәләп утырган хәлдә зур табак юып маташа иде, Марфа килеп кергәч, аптырабрак китте. Ник русча бер кәлимә сүз белсен. Йортта тагын да икенче кеше — Самуилның сеңлесе бар икән. Сабыр һәм күндәм генә кыз бала. Алар бер-берсен танымасалар да, кемнәр икәнлегекләрен сизенеп, күңелләре белән тоеп белделәр.
— Кызым, бу бала теге күрше авыл урысларныкы, абыеңның йөрегәне булса кирәк, бар әле, укытучы апаң Санияне чакыртып кил. Әйт, безгә, диген, бер урыс апа керде, марҗа телен аңламыйбыз, күреп чыксын әле. Ашык, мәктәпкә китеп барганчы...
Марфа янына артсыз урындык китереп куйдылар. Өстәлгә чакырып маташмадылар, бер почмакка гына утырттылар. Артыгы Марфаның үзенә дә кирәк түгел иде. Төенчеген тезләренә куйган хәлендә бер-ике кәлимә сүз әйтеп карады, ана кеше аңламады.
— Я за Самуилом пришла, увидеть его хотела. Должны были выпустить, думала, он дома.
— Әллә нәрсәләр ди инде бу. Берәр кирәк әйберсе бар микәнни?
Алар карашып алдылар. Ана кеше сәкегә килеп утырган иде инде. Марфа урындыкта урын алды. Һичнәрсә аңлата алмаганлыгын төшенде. Шулай утыра бирделәр. Ана да ни дияргә дә белмәде, күзләреннән күреп тора сыман, бу бала татарча аңлыйдыр төсле. Әмма нәрсә дияргә үзенә?
— Чәй яңартыйм әле булмаса, самавыр куеп җибәрим! Хәзер, балам, укытучы бар бездә, бик яхшы мөгаллимә, урысның үзен сатып җибәрерлек. Кала кызы. Сөйләштерер ул үзеңне. Ә мин самавыр куя торыйм, хәзер...
Өстәл башыннан самавырын кузгатып, аны мич янына китерә-китерә сөйләнде ана. Су өстәп, алдан телеп куелган чырага ут йөгертеп мәш килде. Марфа урыныннан кузгалып куйды, ана кулыннан алып, үзе эшләргә теләде, әмма алай ярыймы-юкмы икәнлеген белмәве сәбәпле урындыгында кала бирде. Ул арада кызы йомыштан кайтып та җитте, керә-керешкә:
— Мәктәпкә барышлый күреп чыгармын диде. Җыена иде!— дип белдерде дә, аптыраган күз карашларын текәп, сәкегә менеп утырды. Ана да, самавыр торбасын учак төнлегенә көйләп, кызы янында урын алды.
Марфа килеп керешкә җылы кебек тоелган караңгырак өй эче яктыра бирде. Ул да түгел, мөгаллимә Сабира ханым ишектән күренде, исәнләшеп түрдән узды, Марфаны да үз янына чакырды һәм сораштыра башлады, йомышын белеште.
— Камилә апа, бу сезнең улыгыз Исмәгыйльне бик яхшы белә торган кеше икән,— дип сөйли-сөйли тәрҗемә итәргә кереште ул.— Киленегез буласы икән дә, Исмәгыйльне алып киткәч, аны да милициягә чакыртканнар. Чыгарачаклар дип әйткәннәр иде, кайтмадымы, ди!
— Кайтмады шул әле, Сабира кызым, кайтмады! Гөлсараның әбисе дә килеп әйткән иде кайталар дип, кайтмады шул әле, кайтмады. Бер дә хәбәр-хәтере юк. Чыгарганнар дип әйтә, ди, югары оч Зарифулла, калада күргән үзен. Кайтыр, Октябрь бәйрәменә, диләр. Күренми бит әле. Шунда эшкә урнашкан. Ярамыйдыр инде, ярамыйдыр. Бер дә күренерлеген калдырмадылар шул. Ничек кайтсын, ди, мондагы халыкның кем икәнлеген белмимени ул. Тагын башын ашаулары бар.
Озак сөйләнгән сүзне Сабира мөгаллимә русчалатып ике авыз сүз белән әйтеп бирде, әмма Марфа моның белән канәгать кала алмый иде. Казандагы адресын сорады. Шушы көннәрдә үзе барып эзләп табарга ниятләнде.
— Нинди адрес ди инде ул?— дип каршы төште ана, бер дә өнәмичә.— Марҗа башы белән минем улымны аптыратып йөрмәсен, беткәнме үзләрендә егет. Бернинди адрес та юк! Булса да бирмәс идем.
— Камилә апа, алай әйтмә әле син,— дип, аны тынычландырырга ашыкты Сабира мөгаллимә.— Урыс булса, нәрсә, начар түгелдер бит? Бәлки улың аның белән бәхетледер? Бәхетле булыр...
— Телен белмә, сүзен аңлама — нәрсәгә кирәк ул?— дип кабарынды ана, тыңларга һәм сөйләшергә дә теләмәгәндәй аларга аркасы белән борылып басты, йөзе тәрәзәгә чумгандай иде.— Улымның башын шул кара урыслар гына ашадылар. Аны чиркәү картының кызы дип әйтәләр бит, үзем исән чакта ничек итеп йортыма тәре кертим ди инде, уйлап кара, Сабира кызым? Юк-юк, нинди ата-бабада күрелмәгән эш ди ул? Әйтмәгез дә, кирәк тә түгел! Белмәдем мин аны урыс авылында кызлар янына йөри дип, белмәдем! Мондый бәлаләргә очрамас иде. Чыгып китсен, күземә күренмәсен, килеп тә йөрмәсен! Исмәгыйль улымны Гөлсара белән яши башлаган дип кайтып әйттеләр инде. Шулайдыр. Йортка марҗа керткәнче, бабалы хатын алып кайтуы мең артык! Гөлсара белән кавышсыннар да торсыннар, бер сүзем юк, әмма марҗаны аяк бастырасым юк! Әйт үзенә, кызым, әйт! Бер дә куркып торма!
— Ни бит, Камилә апа...
Сабира мөгаллимә каршы чыгарга тырышып карады, аңлатырга алынырга маташты, әмма ана тыңлап та тормады, үгетләренә бер дә колак салырга җыенмый иде.
— Әйт-әйт, бер дә шикләнмә, кызым Сабира! Туп-турысын әйт, йортка марҗа кертәсем юк, йөрмәсен дә, сорамасын да! Улым Исмәгыйль өйләнгән инде, Гөлсарасы белән Казанда яшиләр дип әйт!
Сабира боларын Камил апасы сораганча «туп-туры» тәрҗемә итүгә, Марфаның бөтен тәне буйлап оят вә курку йөгерде, һушыннан китә язды. Алты күзнең текәлеп карап торуларыннан ятсынып, шунда ук чыгып чабарга талпынды. Үз-үзен белештермәде. Ничек болай эшләде соң әле ул Самуил? Ярата иде бит, өзелеп-өзелеп ярата иде. Марфаны нигә алдады, ни хакы бар иде? Әгәр дә Гөлсарасы җанына якын икән, ни өчен Марфаның башын катырды? Әйтсен иде курыкмыйча!
— Чаём садись, чаём садись!..— дип ана үзе дә русчага күчкәндәй сөйләнеп калды, Марфа саубуллашмыйча да чыгып китте. Авыр һәм вак адымнары аны читән янына китерделәр. Казык башында ике бөртек чәче һаман да җилдә тибрәнә иделәр. Марфаның боларны алып очырырга көченнән килмәде, ярым ачык җилкапкадан чыгып, үз авылларына таба атлады, башына бер фикер, бер уй кермәде. Күз алдында Самуилның күркәм йөзе, колагында: «Как я тебя люблю, без тебя жить не смогу!»— дигән сүзләре генә иде. Яши алмыйм дисә дә, бик әйбәт торып ята икән бит әле! Төрмәдән чыгуына — эзләп тапкан татаркасын, бер дә аптырап калмаган!
Бу рәвешле ачуланса да Марфа күп нәрсәләрне белми һәм шул сәбәпле кайбер мәсьәләләрне төшенә дә алмый иде. Исмәгыйльне Казанга китергәч, аның рус авылында янгын чыгаруын газетада язып чыктылар. Шуннан белеп, авылларыннан килеп-китеп, очраштыргалап йөри торган Зарифулла абзыйдан барысын да кабат ишетеп, аны Гөлсара эзләп тапты. Төрмәгә төенчек белән кара ипи, бераз май, шикәр китергәләп йөри башлады. Чыгарасыларын белгәч, көтеп алды. Котылуын котылды Исмәгыйль, әмма аңарга Казанда калырга боердылар. Фатир табылмады. Бу вакытта заводка килеп урнашкан Гөлсараның бер бүлмәле торыр җире бар иде. Исмәгыйль шунда калырга мәҗбүр булды. Марфа утырып кайткан теге көндәге татар әбисе белән бабасының арбасы шул Гөлсараларның туганнары иделәр. Алар һәммә нәрсәне дә белеп тора һәм кызга, кияү куенына керү теләген белеп, һаман да шул Исмәгыйльне ычкындырмаска киңәш иткән иделәр. Әмма болай ук бик тиз төрмәдән чыгарырлар дип алар да көтмәгән булып чыктылар, шулай да дөньялар Гөлсара файдасына тәгәрәде. Марфа авыр хәлдә калды.
Ничек кайтып, кайда егылганлыгын белмәде ул. Ни дип татар йорты аны кабул итсен ди инде? Кайда һәм кайчан күренгәне бар андый вакыйгаларның? Шәһәрдә генә мөмкиндер ул мондый бәхетләргә ирешү...
Марфа авырып китте, күңеленең бозылуы, хәтеренең чуалуы аны тәмам эштән чыгарды. Ул һаман, ил өстенә ак кар ятып, суык кыш башланып китүенә карамастан, үзенең чаршау артына көйләнгән урынында авырый бирде. Дөньяның кызыгын һәм рәхәтен тәмам югалтып, җанын алырга хәерсез үлемнең килүен теләде, тамактан калды, ябыкты, агарды. Берәүләр мондый хәлдән ямьсезләнеп китсәләр, ул, киресенчә, унсигез яшьлек кыз, чибәрләнгәннән-чибәрләнде, күрер күзгә изге икона-сурәттәге Мәрьям-ана сыйфатлары керде үзенә. Озак ятып арыган тәнен язар өчен төннәрен торып утыргалаган чакларында, уянып китеп, ут кабызган әнкәсе аның шушындый кыяфәтен күрүдән егылып китәрдәй булды. «Бу бала бер дә мантымас, ахры. Тиздән аерылырбыз кебек тоела!»— дип иренә дә сөйләде, аны да шиккә салды. Ул юрауларга карамастан, яңа ел алдыннан, халык бәйрәмнәр ясый башлаган көннәрнең берендә Марфа иртән аягына басты, юынды, өстәл артына килеп утырды. Моны көтмәгән һәм кызларының авыруы булуы белән тәмам килешкән әти-әниләре хәйранга калдылар. Моңа кадәр чукынуны гадәтләреннән төшереп калдырган исәләр дә, куллары үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнде.
— О Святая Дева-Мария!— диде әнисе, әллә кызына, әллә Иисус Христос анасы Мәрьямгә атап сүз юллап.
Кызлары моңа игътибар бирмәде. Туры вә төз аркасын билдән алга таба бөгеп баш какты, чәй ясады, әти-әнисенә кушылып эчә башлады. Алар бер генә сүз әйтергә кыймадылар. Гүя бу үз кызлары түгел, бәлки аларның табынын уртаклашкан изге зат иде. Чәй тәмамлануга, Марфа шул ук рәвешен саклап кузгалды, рәхмәт әйтте һәм, башын иеп кенә:
— Доброго здравья, матушка! Доброго вам здоровья, батюшка!— дип сәламләде дә киенә башлады. Әти-әнисе аның чиркәүгә барачагын күзаллап, туктатырга, аркылы төшәргә дә, рөхсәт бирергә дә белмәделәр, гыйбадәтханәләрнең күптән инде җимерелә башлавын, анда колхозның ашлык амбарлары икәнлеген дә оныттылар. Гүя менә хәзер чаң кага башларлар төсле иде. Әмма ялгыштылар. Марфа комсомол ячейкасы урнашкан йортка таба китте һәм аннан кич белән генә кайтты. Уйнак Фёдор, бер артына, бер алдына төшеп, аны озата килде. Марфа сер бирмәде, әмма аның йөзе алсуланып нурлана, җаны яшәү дәрте белән тулы иде.
Әти-әнисе моңа да хәйранга калдылар. Һичбер вакыт кызларын бер генә эштән дә тыймаган, үз башы — үзендә дип яшәгән җирләреннән менә бүген исә кайларда нәрсәләр кылып йөргәнен сорарга теләделәр. Әмма батырчылыклары җитмичә, вакытыннан элек урыннарын йомшартты, түшәкләренә менеп яттылар да бер-берсенең кочакларына чумдылар. Ә Марфа кич буе китап укыды, бары тик әтисе икенче тапкыр сәерсенеп ишеген ачып карагач кына, йокларга ятарга кирәк икәнлеге белән килеште, әмма күзләре озак йомылмыйча, әллә нәрсәләр турында уйлап бетерде.
Аларның өйләре авылда сирәк — алты почмаклы, ихаталары ныклы, такта койма белән әйләндереп алынган — болар барысы да бабасы звонарь мирасы иделәр. Марфа үзләрен Самуил ягы белән чагыштырды һәм шул мәлдә ятсынып, сизенмәстән чирканып куйды: «Менә дурак, менә дивана! Ахмак түгел дип әйт инде син мине!— дип акылы шашынды.— Кем соң әле аның алдында Самуил, мескен татар, кем соң ул? Саташу, саташу гына булган, башка һичнәрсә түгел! Аяк астыңа чыпта итеп ташларга яраклы түгел бит, ичмасам, басурман!»
Марфа үксеп елап җибәрде, авызына ястыгының тышлыгын кысты, йөрәге белән акылы тарткалашты. Иртән уянган чагында ул үзенең кайчан һәм ничек йокыга киткәнлеген аңышмый торды, бөтен гәүдәсендә авырлык тойды. Берәүләр ял итеп, рәхәтләнеп ятакларыннан кузгалалар, ә ул ватылып, арып бетеп аягына басты. Әниләре белән утырып чәй эчте, үзен алар белән кичәгенчә тотты, шул сүзләрне әйтеп өстәл яныннан купты һәм киенеп чыгып китте. Әмма бу юлы әтисе түзмәде, артыннан:
— Долго не ходи, дочка!— дип әйтеп калды. Бу хәлләрнең мәхәббәт галәмәте икәнлеген аңлый иде булырга кирәк.
Шулай кыш үтте, яз да китте, җәй җитте. Самуилы килеп күренмәде, Марфа аны эзләп кабат бармады, сораштырмады. Язмышы һәм бәхетсез мәхәббәте белән килеште, әмма кайчан да булса аларны тәкъдир очраштырачагына ышанып, Исмәгыйльнең юлына, бәхетенә аркылы чалынып, аны үз хәленә төшерергә һәм ялындырырга ниятләп куйды. Тик бу уе барып чыкмады, тормыш ул теләген ераккарак, гомере ахырынарак саклап калдырырга, кичектерергә мәҗбүр итте. Егерме икенче июньдә башланып киткән сугыш бар халыкны берьюлы мең бәлаләргә салды. Язлыкта тимерчелеккә ярдәмче эшкә билгеләнгән Фёдорның аягына эскәнҗә төшеп сындыруы һәм аның кыек ялгануы аркасында, арфа кормасыннан бердәнбер егет буларак, ул гына сугышка алынмыйча калдырылды. Самуилның беренчеләрдән китү хәбәре килеп ирешсә дә, кыз моңарга игътибар итмәскә тырышты.
Ул вакытта сугышның бүген-иртәгә бетәчәгенә ышана иделәр. Әмма үлем хәбәрләре дә килгәләгәне ишетелә башлады. Районга, хәтта төбәккәдер әле, аның иң беренчесе Камилә анага килде. Исмәгыйльнең һәлак булуын бөтен-тирә юнь сөйләде. Ул «похоронка»ның кул арты — бу очракта шушы сүзне куллану уңышсыз икәнлеген беләм, әмма дөресе шул бит — җиңелгә чыкты, алар бер-бер артлы килә башлап, һәркем хәсрәтен үз авылында яки үз йортында гына «йотты». Урысларның түр почмакларына икона-сурәтләре менеп кунаклады, татарларда әбиләр намаз һәм уразаны калдырмый, йола-гадәтләрне оныкларына да өйрәтергә тотындылар. Тик Марфаларда гына барысы да элеккечә калды. Сугышта йөрү өчен әтисен картка санадылар, гаиләләрендә бүтән ир заты юк иде. Әмма әнисе почмакка сурәт утыртканын күргәч, кызлары аны шунда ук алып ташларга боерды. Ул инде хәзер ирләрчә киенеп, чыгымлаган атларның да тезгененә генә басып сөйләшә, кырчылык бригадасына бригадир, фермаларга мөдир, алачыкта тимерче, татардан да усал бер нәмәрсәгә әверелгән иде. Болай барса, колхозларына рәис тә булып алырга мөмкинлеге юк түгел иде. Әмма Фёдор аннан хәйләкәррәк эш йөртте, кызны үзенеке итүнең чарасын тапты.
Моңа кадәр ничекләр генә кыланып-кыландырып карамаган иде ул, берсе дә барып чыкмады. Кырык өченче елдан авыл советына рәис итеп куелгач, Марфа белән үзен язылышканнар дип документ та тутырмакчы иде, әмма коты җитмәде, моның бернәрсә дә бирмәячәген төшенеп өлгерде. Көннән-көнгә ныгый һәм усаллана барган кызны болай җиңел генә алдау мөмкин түгел шул! Аяк чалырга, каршысына китереп тезләндерергә иде исәбе, әмма ничек? Эшләгән эшенә зыян салыпмы? Юлын кисепме?
Сорауларына җавап үзләреннән-үзләре табылдылар тагын. Ирләрчә кыландыра торган Марфа ара-тирә авызына, ныклык-кыюлык өчендерме, аракы да капкалый икән. Моны белеп алгач, Фёдорның эченә җылы йөгерде: «Берне эчкән кеше икенчесен дә йота, исереп тә китә! Сыйларга үзен, сәбәбе килеп чыгу белән үк!»
Һәм ул шулай эшләде дә...
Салкын январь киче иде. Авыл халкы койма-читәннәрен, лапас-сарай түбәләрен ватып, утынга ягып бетергән чаклар. Ә идарә йортында җылы. Ходайның рәхмәте, ни эш беләндер йөреп суыктан өшегән Марфа Фёдор янына килеп керде. Йөзендә арыганлык сизелә. Әмма һаман да күз явын алырлык чибәр, чукынган!
Фёдор аны күрмәмешкә салышты, бер кәгазьдән икенчесенә саннар күчереп язуында булды. Марфа, җылыдан иркенәеп, өстендәге авыр толыпны салды, аны почмактагы урындыкка куеп, кесәсеннәнме чыгарган үз язмаларын актара башлады. Алар бер бүлмәдә кай вакытларны очрашкаласалар да, араларындагы бәйләнешне кыз беткәнгә санап һәм үзенең кемлеген белеп, егеткә әллә ни игътибар бирми иде. Ә бу юлы, телен шайтан котырттымы, әйтеп куйды:
— Ну Фёдор, эшләр тәгәри синең, җылыда гына утырасың! Ә мин өшеп йөрим...
Егет, тол хатыннарны һәм кыз-кыркынны караштырып өйрәнгән мәлгунь зат, ризалашкан кеше төсле елмаеп кына:
— Өшегән кешегә чарасы бар инде!— дип, өстәлгә бер ярты аракы чыгарып бастырды.— Мә, бурычка булыр!
Нәкъ менә шушы сүзе белән каптырды да ул Марфаны. Ачуы килеп:
— Сыйлыйм әле үзеңне диген, юньсез!— диде кыз, ачуы белән әйтергә өлгереп.— Дусларга бурыч буламыни?
Эшнең ахыры нәрсә белән бетәсен уйлап та тормастан, Фёдор аракыны стаканга бушатты, үзенә дә бүлде. Марфа әллә бик туңган идеме, әллә гадәтенә үк кергәнме:
— Җиңү өчен!— диде дә күтәреп йотты. Фёдор калышмаска тырышты. Кызга, тәне җылынып җиткәнен сизенә башлаганчы дип, шунда ук икенчесен салды.
Дөрес эшләгән икән...
— Су гына бугай бу, Фёдор! Утлы табага баскандай итә торган иде,— дип, Марфа монысыннан да баш тартмады, шунда гына тәне кызып киткәнен тойды. Әмма аның арыган-йончыган тәненә бусы артык иде. Үз өстәле янына утыруына, шунда ук оеп та китте. Нәкъ шушы сәгатьне инде әллә кайчаннан бирле көткән Фёдор үз эшенә кереште һәм аны, кочагына алып, идәнгә толыпларны ташлап, өстенә үк ауды. Кызга да наз кирәк булган икән. Ул, кем белән нәрсәләр кылганын белештерми, егетнең теләкләренә буйсынды...
Фёдорны иң нык гаҗәпләндергәне шул булды: Марфа кыз түгел иде. Ул бит аның артыннан ничекләр генә йөреп карамады, юлларына тузан булып җәелергә, тәннәренә мунчала булып уралырга риза иде. Ә Марфа горур башын югары куеп йөргән иде бит, кем диярсең. Ә аның әллә кайчан төбе тишелгән!
— Теләгеңә ирештеңме?
Марфаның төгәл һәм айнык сүзләре Фёдорны үтереп салды. Нинди теләк монда? Нинди теләк? Ахмакка калды бит ул, ахмакка, эт җан! Кыйнап ташларга кирәк үзен моның өчен, кызлар кебек хәтәр йөрүе хәрәм!
Әмма Фёдорның моңа ук тәвәккәллеге җитмәде. Марфаның тулышып пешкән тәннәренә кулы тиеп китүгә көче вә гайрәте бозылды, ачуы сүрелде. Кем белә соң әле аның кыз түгел икәнлеген? Һичкемнең авызыннан андый сүзнең чыкканы юк! Теге, сугышта дөмеккән татар белсә генә инде! Ул да хәзер сөйләп йөри алмый!
Бу фикере Фёдорны җиденче кат күккә чөйдерде. Ул үзен җиңүче итеп тойды һәм Марфаның тостын исенә төшерде: «Әйе, җиңү өчен булды бу! Һичшиксез Фёдорның җиңүе, ничә еллар күзләп йөргән кызны буйсындыруы өчен! Һай-ли, булган кеше дә инде үзең! Дөньялары җиде якка тәгәрәпләр китсен! Әмма дә теләгенә иреште бит!» Фёдор кычкырып җибәрергә теләде, хәзер сикереп торып, шушы килеш чыгып, салкын карга ятып аунаса да аның тәне суынмаячак!
— Теләгеңә ирештеңме?
Марфаның кабатлаган бу соравына җавап биреп тормаса да була! Хәзер ул аныкы. Ычкынырга уйлап кына карасын, халыкка гайбәтен таратачак, җанын алачак. «Каптың, кызый, бик шәп эләктең! Бар барлыгың белән!»
— Син кыз түгел идеңмени?
Фёдор Марфага үтергеч сорау ыргытты. Әмма анысының исе дә китмәде төсле, җитмәсә мыскыллы итеп көләргә дә булдырды.
— Анда синең ни эшең бар? Әгәр дә кызлыгым сакланса, бирешеп торыр идемме мин сиңа?
Алар тынып калдылар. Бераздан Марфа салынып ташланган киемнәрен киенә башлады. Фёдор да үз җаен карады. Әмма кызның үзеннән ычкына баруын тоеп, ничек тә аны тырнагына кайтарырга белмичә аптырады. Мәсьәләне чишүдә тагын аңа үзе дә сизмәстән Марфа ярдәм итте.
— Кешегә сөйләнеп йөрисе булма!— дип кисәтеп әйтүенә каршы Фёдор:
— Әгәр дә миңа кияүгә чыксаң, һичкем белмәс!— диде.
Моны ук ишетермен дип көтмәгән кыз хәрәкәтсез калды. Фёдорның авызлар ерылды: «Аһ, эләктеңме асыл кош!»— дия-дия күңеле сөенде. Марфа нык капты, селкенерлек тә җае калмаган төсле иде. Әгәр дә Фёдорга туры төшсәң, теленә керсәң, авылны гына түгел, бөтен тирә-юньне сасытачак. Юк, моны Марфа күтәрә алмый! Самуилның онытуын үткәрә алды, яшь иде, тормышка мәхәббәте көчле иде. Үзе һаман да аны ярата, иртәгә дә яратачак. Шунлыктан ул бар вакытта ныклы булды, терәге шушы сөю иде. Әмма хәзер соң инде, Самуилы юк! Ә Фёдорга килгәндә, берне биш итеп сөйләүләрен белмимени ул? Кемгә кирәк хәзер Марфагыз, кемгә кирәге булачак? Ирләрнең бәһасе мең алтын чак. Гаилә дә кора алмаячак бит...
— Белмәдем мин синең шушындый кабахәт икәнлегеңне! Һай ялгыштым!— Марфа уфтанып куйды.
— Үлчәп сөйләш! Халык алдында рисвай итәм үзеңне, югыйсә! Үлчәп сөйләш!— Фёдор көчнең үз ягында икәнлеген яхшы белә иде, шунлыктан тынычланып алды һәм куркынган кызга саклык белән генә, суга күрмәсен дигәндәй якыная төште һәм назланып сөйли-сөйли теләген аңлатырга кереште:
— Чык миңа кияүгә, чүк тезеңне, ул вакытта балда-майда гына йөзәрсең! Һичкемгә сөйләп йөрмәм! Хәтта үзем дә онытырмын!
Марфаның башка чарасы калмаган иде, ул буйсынырга әзерләнде. Моңа кадәр күренә башлаган ирләрчә кылану-кыландыру сыйфатлары, татарча усаллыклары тәмам су белән юылган төсле юкка чыктылар. Нишләргә дә белмәде. Килешүгә йөрәге каршы иде. Бу сасы исле Фёдор белән ничек гомер буе яшәмәк кирәк? Җаны да кара бит әле аның, җитмәсә! Бөтен тирә-юньдә Зайцевларның эчкече бет зат икәнлекләрен беләләр бит! Ничекләр генә шушыңа буйсынсын икән ул? Кайларга китеп олаксын икән?
Йә-йә, әйт тизрәк: яки миңа кияүгә чыгасың, яки сине рисвай итәм, синең турыда гайбәт таратам, абруеңны сындырам!
Фёдор ашыктырды. Әйткән сүзләрендә ялган юк, ул боларның һәммәсен һичшиксез эшләячәк! Селкенә дә алмаячаксың!
Марфа үзен мескен итеп, җебек кешедәй тойды. Әмма чәчрәп тә китә алмаячак иде ул. Хатыннар арасында шактый буталып, рәислегеннән файдаланып куркытырга, җаннарына үтә белергә өйрәнеп алган Фёдор тантана итәргә әзерләнде. Хәтта кыз ризалаша калса, алга таба ничек эш йөртергә тиешлеген дә уйлап куярга өлгерде. Бу аның бәхет сәгате идеме, әллә язмышы шушыңа көйләнеп куелганмы — аның акылы яхшырганнан-яхшырды, теле остарганнан-остарды. Марфаны тәмам бутап ташлап, елатыр дәрәҗәгә җиткерде, чарасызлыгыннан файдаланып, үзенең хәйлә вә оятсызлык кайчысы белән йөрәк-бавырларыннан кискәләгәннән-кискәләде. Болай да буйсынмаса, ул аның башка юлын белми дә иде, югыйсә.
— Мин риза,— диде Марфа, үзенә-үзе хөкем чыгарып,— теләсәң, башымны кис, әмма гайбәтемне генә чыгарма!
Кызның күзләреннән Фёдор хәйлә сизенеп алды: «Ничек шома котылмакчы була! Ашыкмый тор әле, җан кисәгем, эшне болайрак итәрбез аны! Бер эләктергәч, җибәрү юк инде, өмет тә итмә, башыңа да китермә!»
— Мин сиңа кияүгә бүген үк чыгарга риза дип әйт!
Егет сүз бирүне кабатлауны таләп иткәч, Марфа эндәшми торды, әмма ул арада: «Беткән баш — беткән инде, минем хәзер кемгә кирәгем бар!»— дип ниятләде дә:
— Мин сиңа кияүгә чыкканга саныйм үземне!— диде.
Бүрене еккан куян төсле тантана итте Фёдор. Лампага ашыга-ашыга ут элде, бүлмә яктырып китте. Караңгы чырайлы оятсыз Фёдор каршында кар кызы төсле ак һәм чибәр Марфа башын аска иеп тора иде.
«Ичмасам ут кына яндырмаган булса да ярар иде, бу шыксызның йөзен күрмәс идем!»— дип уйлады ул. Әмма аның белән бергә гомер буе ничек яшәячәге хакында уйлап башына да кертмәде, анысына караганда монысы әһәмиятлерәк иде, югыйсә. Акылы чуаррак чагы шул!
— Мөһере — үзебездә, кенәгәсе — кулда! Бүген үк теркәп калдырыйк!— дип, Фёдор, утырып, кәгазьләрен тутыра башлады һәм бераздан Марфага якынрак килергә кушты, аңа каләм сузды: — Менә монда имзагызны калдырыгыз, сөекле ханым!
Мондамы?— Марфа менә хәзер ире булырга җыенган бу адәмне урындыгы-ние белән тәрәзәдән алып очырыр иде дә...
— Нәрсә? Имзаңның рәвешен оныттыңмы әллә?
Катып калган кызга Фёдор таләпчән эндәшергә кирәклеген яхшы белеп эш итте. «Кире уйлап куя күрмәсен тагын!»— дип курыкса да, бу курку хисен җиңәрлек кенә үзендә көч тапты. Марфага төртеп алды:
— Әйдә!
Кыз аңына килде, йөзенә көлемсерәү йөгерде, әмма тыныч кына:
— Ничек итеп куярга? Волковамы, әллә синеке итепме?— дип сорады.— Иптәш Зайцев?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 13
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов