Latin

Август Ае - 05

Общее количество слов 3860
Общее количество уникальных слов составляет 2126
35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Башкаларга ияреп юырткан аты, ялгызы калгач, ашыкмаска булды, ахрысы, адымнарын акрынайтты. Әмма Исмәгыйль аңа сыдырып җибәрде: «Әйдә сана!»
Урыслар — сулга, Исмәгыйль — уңга. Икесе дә берьюлы диярлек ике якка китеп күмелделәр. «Аларның атлары да яхшы шул, күмәкләшеп бәйрәм дә итә беләләр. Без татарның эш тә эш инде!»— дип уйлап уфтангандай итте. Әмма татлы хыялларының пәрдә чите күтәрелеп, Марфаны исенә төшерә-төшерә, күңеленә уелып калган чибәрлегенә сокланып, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Ул җиңеллек аның кәефен күтәрде. Җай гына шуып барган төшле тузанлы юлдан тәгәрәгән арбасының тибрәнүе дә аның әллә арылудан, әллә кызның бүтәннәр кочагында китеп баруыннан бозылып калган күңелен ачарга ярдәм итте, сузып-сузып җырлыйсы килде. Әмма авыллары инде якын иде. Салган дип уйлаулары бар. Кемгә — ошый, кемгә — юк!

IX
«Боларның барысын да сөйләргәме икән инде?»— дип уйлады Марфа, тикшерүчегә курыккан күзләре белән күтәрелеп-күтәрелеп карап.
Ә ул аңардан җавап көтә иде.
— Озак телсез утырыргамы исәбегез?
Юк, мыскыл итеп көлүче бу кеше тикшерүче түгел, тикшеренүче. Болай ук дорфа кыланмас иде. Бар нәрсәне дә берьюлы искә төшереп бетерү мөмкинмени? Кайсын сөйләргә, кайсын сөйләмәскә белмәссең. Иң яхшысы — Исмәгыйльне коткара торган нәрсәләр хакында әйтергә, вакларын телгә алып тормаска кирәк! Һәм Марфа шулай эшләде дә:
— Таныштык инде шунда... Дөресрәге, мин үзем аның мине ярата башлавын теләдем. Моның бер дә гөнаһысы юк. Киресенчә, хәзер урыслар белән татарларның катнаш никахларын мактап язалар. Сез каршы түгелдер бит?
Тикшерүченең тәмам ачуы кузгалды:
— Мин монда ЗАГС бүлеге түгел, мин — тикшерүче һәм бары тик бирелгән сорауларга туры, дөрес җавап бирүегезне таләп итәм! Юкса, әйе, үзегез дә аның артыннан олагырсыз! Белеп торыгыз!
Марфаның йөзенә аптырау билгеләре бәреп чыкты. Икенче бер тикшерүче, кыяфәтенә караганда, урыс милләтеннән булырга кирәк, иптәшенең болай җикеренүләрен бик өнәп бетермичә, үзенчә сүз башларга, сорау алыну процессын үзгәртеп җибәрергә исәпләп башын күтәргән иде, тәмәке кабызып, бүлмә буйлап йөренгән татар: «Ярамый! Мин үзем!»— дигән төсле, кулы белән кырт кисте.
— Исегезгә төшерергә вакыт бирдек, кирәк булса, тагын бирербез. Алда көннәр бар, әмма чиксез түгел!
Күзе тәрәзәгә текәлеп, ул туктап калды. Аның бу сәер халәтеннән соң иптәше дә шунда текәлде. Боларның дәшмәвенә аптырап башын күтәргән Марфа да ирексездән шул якка карады. Анда берсе артыннан икенче кеше, кайсы — чиләк, кайсы — көрәк, сәнәк кебек әйберләр тотып, кулларын селти-селти кычкырышып йөгерешкәннәре күренә иде. Урыс тикшерүчесе тәрәзәне ачып җибәрде. Хәзер аларның нәрсә дип кычкырганнарын аермачык ишетеп була иде.
— Пожар, пожар!.. Янгын! Элеватор яна!
Команда бирелгән төсле, тикшерүчеләр җәһәт кенә кабураларына үрелделәр, коралларының шунда булуына инанып:
— Хәзергә монда калырга! Хәзер!— дигән кисәтүле әмер ташлап, берсе артыннан икенчесе ишеккә ташландылар. Марфа баштарак нишләргә белмичә утырды, аннан соң тәрәзә янына килде. Йөгерешкән халык төркеменнән өркенгән атының башын тоткан малайны күреп, күңеле тынычланды: «Китмәгән икән әле, рәхмәт яугыры!» Шулай да көтми калуы да бар.
— Алёшка! Эй, Алёшка!— дип эндәшеп, аңарга белдереп куярга уйлады кыз:— Сейчас я выйду, не уезжай!
Малай, Марфаның тавышын ишетеп, каян килә икән дип, прокуратура һәм милиция идарәсе тәрәзәләренә эзләнеп-эзләнеп карады. Кыз теләген яңадан кабатлады. Алёшка ишеттеме-юкмы, ул хакта онытып, болай таба якынлашып килгән, йодрыклар селкеп кычкырынган халык төркеменә Марфа бар игътибарын юнәлтте. Урдада карт елгачы икенче берәүне беләгеннән алып бара иде. Аның тоткыны сакал-мыеклы башын аска салындырган, әмма усал күзләре белән вакыт-вакыт уңга-сулга сөзеп карап куйгалый иде. Халык ачы сүгенә: «Мерзавец!»— дип йодрык төеп кычкыра, хәтта тегенең башына менеп төшкәли, чәченә дә үрелә иде. Ул да түгел, артларыннан йөгереп килеп, моннан чыгып чапкан теге татар тикшерүчесе белән иптәше һәм тагын да берничә милиционер карт диңгезче кулыннан мескенне тартып диярлек алып, халыкка артык кызарга ирек бирмәделәр. Төркем исә, моның белән ризалашып, адымнарын акрынайтты. Тоткынны милиционерлар артларыннан өстерәп диярлек кереп киттеләр һәм халык тотып китергән кеше Марфаның ишегендә күренде. Тонык пыяла күзлекле татар керә-керешкә әмерен җиткерде:
— Иртәгә килсен, Василий, моңа «повестка» язып бир! Ә син, гражданка Волкова, ягъни, иптәш Волкова, барысын да бәйнә-бәйнә исеңә төшереп, иртәнге җидедә иртәгә монда бул! Аңладыңмы?
— Әйе...
Ул арада язып тутырырга өлгергән «повестка»ны икенче тикшерүче аның кулына тоттырды. Татары, әмер тонында әйдәкләп, Марфаны куып ук диярлек чыгарып җибәрде:
— Бар-бар, иртәгә «как штык» килеп җитәсе бул!
Марфа саубуллашмыйча да урамга чыкты. Әле яңа гына монда ат башы тотып басып торган Алёшканы эзләде. Әмма ул ахмак малай, көтеп тә тормастан, китеп барган иде. Марфа бу хәлдән егылып китәрдәй булды: «Һай шапшак малай актыгы!»
Хәзер аңа авылларына кадәр җәяү кайтырга кала. Нишлисең бит, бу кадәр шаулашкан халыктан куркып та качарга мөмкин. Күпме көткәч, азагына кадәр аз гына сабыр итмәгән.
Баскычтан ашыкмый гына төшеп, Марфа олы юлга таба атлады. Икмәк кибете ягыннан яңа пешкән калач исләре килә иде. Анда кереп, күчтәнәчкә берәр ризык алырга уйлап, кыз тыкрыктан шул якка таба борылды. Тәбәнәк һәм кысынкы тәрәзәле өйләрне узгач, кибет каршысындагы таш җәелгән мәйданчыкка килеп чыкты. Сөенеп куйды. Ул утырып килгән ат шушында иде. Койма буена бәйләнеп куелган, тәмам усалланучы чебен-черкиләргә баш вә койрыкларын селки, уңга-сулга тартылгалый, монда торуына бер дә риза түгел төсле иде.
Ул арада кулына ак икмәк тоткан Алёшка да йөгереп чыкты. Алар йөзгә-йөз очраштылар. Малай көлеп җибәрде һәм акланырга кереште:
— Һе... Тиз генә әйләнеп килермен дигән идем. Чыгардылар дамыни? Кибеттән берәр нәрсә аласыгыз юкмы соң? Көтеп торам...
— Кереп чыгыйм...
Эчтә кеше бөтенләй дә юк иде. Олы корсаклы сатучы татар адәме майлы күзләре һәм тирләгән йөзе белән җәелеп елмайган хәлендә уфылдап-уфылдап бер капчык он өстендә утыра иде. Марфаны күргәч, йөрисез шунда дигән төсле, канәгатьсез генә ашыктырып сорады:
— Нәрсә кирәк иде?
Кыз, сайланырга исәбе бар кеше төсле, киштәләргә күз ташлады. Кибет әллә ни бай түгел икән. Прәннек, сохари, яшел чәй һәм буханка-буханка икмәктән гайре әллә нәрсәсе юк. Марфа бер килограмм татлы прәннек, аннары икмәк сорады. Сатучы адәм ялт кына үлчәп маташканда, сөйләнә-сөйләнә өч хатын килеп керделәр. Ирексездән аларның сүзләре кызның колагына үтте.
— Менә нишлиләр бит, ә?— дип, тыр-тыр чәйни иде озын буйлы ябык хатын.— Халык дошманнары белән ил тулды. Элеватор кадәр элеваторга, көпә-көндез бит! Халыкның эштән тукталган чагын көткән ул! Ут төрткән бит! И-и, кабахәт...
— Шулай-шулай, малай гынам, шулай-шулай,— дия-дия ике ягында ике юантык һәм буйга тәбәнәгрәк ике хатын сүзләрен җөпләп бардылар, әңгәмәләренә караганда, әле яңа гына очрашып, бер-берсенә нәрсәләр белгәннәрен уртаклашырга тотынганнар иделәр булса кирәк.
Марфаны кибетче ир бөтенләй онытты. Теге хатыннарга таба тартылды һәм сораштырырга тотынды:
— Ишетеп кенә калдым. Бара да алмадым! Кем яндырган, эләктергәннәрме әллә?
— Шунда ук тоттылар, шунда ук! Яндырып җибәргән дә, малай, мин сиңа әйтим, торып йөгергән. Әле ярый Митрофан күреп калган...
— Кайсы Митрофанны әйтәсең соң син? Теге тиленеме?
— Нишләп ул булсын? Анысының йортына ут салсалар да кузгаласы юк. Маякчыны әйтәм, маякчыны. Әл дә ярый шунда гына маташкан вакыты икән. Ярый әле эләктергән. Юкса үзенә сылтарлар иде. Куып та тоткан, теге китереп тә суккан. Ә бу, һоп, аягына егылып каптырган. «Тукта,— дип әйтә ди,— үтерәм, хайван!» Тавышына елгачы Митри күтәрелгән. Ә теге... Ә теге, мин сиңа әйтим, култык астыннан гына корал чыгарган да Митрофанга аткан. Митри килеп җитмәгән булса, качасы икән. Митрофан да батыр кеше шул, аягыннан эләктергән килеш җибәрмәгән. Тавышка халык җыелган, халык. Моторда эшләүче Габделмән сөйләде, малай, Габделмән сөйләде, үзе шунда булган. Митрофанны арбага салып, тиз ара духтырга озатканнар, хәле начар, ди. Теге дошманны милициягә илткәннәр.
— Кем иде икән, танымаганнармы?
Сул ягындагы хатынның соравына игътибар да бирмәстән, бусы һаман туктый белми сүзен дәвам итте:
— Ярый әле ядрәсе берәү генә булган, соңгысы, диме... Юкса, Митрине дә харап итәсе икән. «Миңа төбәде, Ходай рәхмәте, мылтыгы атмады» дия сөйли икән Митри.
— Коты алынгандыр үзенең дә,— дип куәтләде аны теге сорау биргән хатын.— Иллә дә батыр кеше икән үзе!..
— Ник батыр булмасын ди? Иделдә йөреп, җанга-тәнгә ныгып беткән инде ул. Тегене дә җилтерәтеп кенә илтеп биргән. Урыс авылындагы, теге, боярдагы колхозны әйтәм, андагы янгынны да ул, иптәшләре белән, ди, оештырган икән бит. Берәү генә түгелләр, ди. Бишәү-алтау, ди. «Барыгызны да «Комарский»га биетәбез!» дип әйтәләр, ди. Раеф урманнарында да качып яталар икән алар. Берсен тотканнар инде. Монысы да эләккән!
Тәмам түземлеге беткән иптәш хатыны тагын соравын кабатлады. Әмма сөйләүче әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде. Сүзен бүлдереп кибетче сорагач кына:
— Бер дә әйтә алмыйлар. Бу якларныкы түгелдер, бер дә үзебезнекеләргә охшамаган, диләр. Какча йөзле, сакал-мыеклы, бик тә гонарлы адәм, ди. «Болар бар да минеке булырга тиеш, минем хәләл малларым, минем хәләл икмәкләрем!» дип халыкка җикергән.
— Бәй, ахирәткәем, әллә соң, боярның малайларыннан берсе микән?— дип сорау биргән хатын тагын сүзгә катнашып китәргә маташты.— Башка кеше алай каты итеп әйтмәс. Йортлары да урыс колхозына калды түгелме соң? Сарай кадәрле иде бит. Ул хәтле маллары-мөлкәтләре сагындырадыр шул. Эченә чыдый алмагандыр. Ну, аларның байлыклары белән рәхәтләнделәр дә соң урыслар. Бүлмә җиһазларына кадәр бүлешеп ташыганнар, идән сайгакларын да куптарырга керешкәннәр дә икән, мәктәп буласы дип туктатканнар. Хәзер балалар йорты-детдом ачалар ди инде!
— Тегесе кем иде икән? Анысын бит татар, диләр. Фин сугышында да катнашкан икән. Бергә иделәр микәнни?
Ахирәтләрнең өченчесе биргән бу сораудан соң алар телләренә салынудан туктап калдылар. Кибетче, Марфадан акча санап алгач, бу хатыннарга карап, янгынны ничек сүндерергә өлгергәннәрен сораштыра башлады. Марфа, ишеткән кадәресенә канәгатьләнеп, шул ук вакытта Самуилын хурлауларына көенеп, Алёша янына чыкты. Йөзе борчулы һәм агарган иде. Малай исә моңа игътибар да итеп тормады. Арбага җәелеп утырган җиреннән кузгалмыйча гына карап алып, Марфаның менгәнен көтте. Чебен-черкидән үзен талатуга тәмам аптыраган ат, дилбегә башы бушауга, юыртып ук алып китте.
— Кайту ягына таба булгач, бу да йөгерә,— дип көлде Алёшка. Әмма Марфа аның сүзләрен ишетми иде. Башында бер генә тугыланды: «Самуилның газиз башкайларын гына ашарлар микәнни? Әллә соң гаепләре хактан да бармы? Юк, ышанырга ярыймы соң кеше сүзенә!» Боларга бер дә җавабы юк иде.


АВГУСТ АЕ
Роман
X
Әле берничә көн генә элек, бу вакыйгага кадәр, унсигез яшьлек шаян һәм бәхетле кыз иде Марфа. Теләсә, авылларындагы бөтен егетләрне дә колы итә ала иде. Шушы хәсрәтләр бер-бер артлы өстенә килеп өелгәч, тәмам уйчанланып, олыгаеп китте. Шулай бик кыска булды микәнни аның яшьлеге? Күбәләк гомере кадәр генә?
Самуил белән каенсарда ирен очларыннан гына сер алышкан көнне ул нинди бәхетле иде бит! Иптәшләре арбасына күчеп утыргач та егеттән ни күңел, ни маңгай күзе ала алмый кайтты. Дус кызлары шаяртканга да, арбадагы Фёдорның исереккә салышып күкрәкләрен кыскалауларга да әһәмият бирмәде. Чатта аерылып киткәч, йөрәге өзелеп калгандай сикеренде, Исмәгыйль артыннан кошлар кебек очыплар җитәсе килде. Юл буе теләк теләде, киләләр генә күрсен инде, диде.
Рәхмәт яугыры, егет килде. Аның юл буйлап эңгер-меңгердә үз авылларына таба күтәрелеп атлаганын бакча башыннан ук күреп торды Марфа һәм каршысына йөгерде. Бер дә итагатьсезлек дип тормады, чөнки аны башкаларга күрсәтәсе, алардан рәнҗеттерәсе килмәде.
Алар урам юлга бер генә дә аяк басмадылар. Һаман да ындыр артларыннан гына йөрделәр, арыш басуында шаярыштылар. Дөресрәге, Марфа үзе тәвәккәл булды. Әгәр дә егетнең башын әйләндермәсә, акылын адаштырмаса, күңеленә кереп оялый алмам, мәхәббәте сүрелер дип уйлады. Самуилның намуслы икәнлеген тиз төшенде, шунлыктан аңарга җаны-тәне белән бирелде. Аның башларыннан, киң җилкәләреннән йомшак куллары белән иркәли башлап, куенына керә иде дә, иреннәреннән өзелеп китеп, колакларыннан тешли, ашап йотардай хәлгә җитә иде. Самуил баштарак үзен ныклы кала-ныгытма кебек тотса да, бу кадәр иркәләүләргә сабыры бетеп, саташулы сүзләр белән хисләрен ныгыта һәм мәхәббәт иркенә бирелә иде. Мондый уеннары көн дә кабатлана барып, кочышып-үбешеп кенә туя алмас хәлләргә төшкәч, Марфа тагын да үз теләге белән тәвәккәлләде: тәннәрен дә кавыштырды. Мондый бәхет вә рәхәтлекне гомерендә беренче тапкыр татуы иде, аның кабат-кабат булуын теләде. Аңа башка кеше, бүтән ир кирәк түгел, бары Самуилы гына янында күренсен, тәкате югалып, тизрәк шул арыш басуына ашыктыра. Хәтта бу рәхәтлекләрнең ахыры яманлык белән тәмамланыр дип уена да кертеп карамый иде. Менә хәзер бар да бетте. Аларны язмыш аерды, бәхет агачына балта чаптылар. Яңа гына башакланып килүче серле арыш басуында алар сернең төбенә төшенгәннәр иде, июнь урталары үтеп, августка керүләре булды, табигать ничек көзгә алышынса, Марфа һәм Исмәгыйльнең дә мәхәббәт чәчәкләре өстенә кырау төшеп, бәхетләрен харап итте. Нигә шушы кеше дигәннең кечкенә генә, азга гына булган гомере олы сөенечләрне күтәрә алмый икән? Артык бәхетле булырга да ярамый шул, дошманнар көнләшмәсә, күкләр нигъмәттән аера...
Алёшка бер генә тапкыр да чыбыркысын күтәреп карамады, килгәндә ялындырып кына атлаган Куштан бия юыртудан туктый белмәде, хәтта олы юлда очраган һәм Марфа беренче тапкыр егетен үпкән инеш һәм каенсар яныннан да үтеп киткәне сизелмичә калды, үргә дә чабып кына менә бирде. Аның артында, ягъни юл буйлап арырак — чат. Юлның берсе Исмәгыйльләр авылына төшеп китә, икенчесе, бара-бара да, тигез кырларны узгач, калкулык сыртына урнашкан Марфаларның авылына илтә. Аның уртасында, ак таҗ кебек балкып, элеккеге бояр Вороновский яшәгән затлы сарай тора, тирәсендә — бакчалар, бераз арырак — әйләнә-тирәдәге барлык каргаларны үзенә җыя торган чиркәү, биш капкадан соң — аларның» Марфаларның нараттан салынган, такта түбәле, алма бакчалы йортлары, егыла башлаган мунча һәм сарайлары — болар барысы да сөрелгән звонарьның хуҗалыгы, Волков Тимофейның бәхетенә советтан тигән өлеш.
Звонарьны авылдан утыз бишенче елда алып киткәннәр. Егерме беренче елда Кызыл Армиядән бурлак малае Тимофей Карпович кайткач, аның бәхетле күзе шул звонарь кызы күркәм Василисага төшкән. Өйләнешергә уйлаганнар, бу уңайны файдаланып, звонарь яхшы гына туй уздыргач, кияүләре совет яклы кеше саналып, егерме дүртенче елда сөрелүдән котылып калган. Әмма колхозга бер күңеле тартмаган. Кулга алынуы шуның аркасында гына булган.
Марфа менә шул йортта егерме икенче елда май ахырында дөньяга килгән, аны бабасы чукындырган, әти-әнисен сөендергән бердәнбер бала. Шунлыктан иркә дә, шаян да, үзсүзле дә булып үскән иде.
Туган авылларында башта дүртьеллык, аннары җидееллык мәктәпләрне тәмамлап, унбиш яшеннән колхоз эшенә тартылган Марфаны иптәшләреннән соңартып кына комсомолга алдылар. Моның сәбәбе бабасына яхшы мөнәсәбәт аркасында иде. Әмма әтисенең данлыклы кызылармеец икәнлеген исәптән югалтырга һичкемнең батырчылыгыннан килмәде. Арада кызның уңган һәм тырыш булуы да файда бирде. Комсомолга кергәнгә кадәр үзенә карата яхшы хөрмәт күрмәгән Марфа тиз арада бер башка күтәрелеп китте. Йөзгә-биткә матурлыгы көннән-көнгә артты. Һәм менә аны быел, мең дә тугыз йөз дә кырыгынчы елда, комсомоллар җыенына да алып бардылар. Бу шатлык-куанычлар барысы бергә җыелып килгән бәхет иде. Ахыры яхшыга илтеп, сәгадәткә тиендерергә тиеш исә дә, янгын чыккан төннән соң бөтен ышанычлары җимерелә башлады. Унсигез яшьлек кыз бала һич тә болай булыр дип көтмәгән иде.
Куштан бия үр түбән кушаяклап чаба башлагач, Алёша дилбегәләрен ике куллап катырак тартып җибәрдеме, әллә инде берәр нәрсәдән өркепме, кинәт тукталды да калды. Юл чаты иде.
— Нәрсә булды?
— Бармый... Өректеме?— дип акланды Алёшка.— Сулга тарта, татар аты ахры бу!
Марфа арбадан төште. Ат тезгененә баскан, шунлыктан дилбегә башындагы малайның нәрсә теләгәнлеген аңламый газаплана иде.
— Хәзер...— диде Марфа.— Ашыкмый тор, тезгенен алыйм. Баскан бит, күр инде!..
Күтәреп бәйләде. Ат тагын йөгерергә әзерләнде, арбасы да гүяки артыннан этә иде.
— Әйдә җәһәтрәк!..
— Юк, Алёшка, мин җәяү кайтыйм... Өйдәгеләргә әйт, хәзер кайтып җитәм, борчылмасыннар! Көтеп торганың өчен рәхмәт!
— Әллә тилердеңме? Унбиш чакрымнар бар бит әле!
— Юк, моннан сигез генә! Туры сукмактан бөтенләй дә юк! Булса, биштер...
— Сатана!..
— Ярар, бар, ачуландырма! Болай да күңелем кителгән вакыт, син дә монда теләсә нәрсә такылдыйсың, малай актыгы...
Алёшаның ачуы килеп, сипкелле бите кып-кызыл булды. Хәзер кызның өстенә берәр оятсыз сүз ташлый инде бу.
Әмма батырчылыгы җитмәде. Куштан бия алга тартылып куйды.
— Ярар, әйтермен!— диде дә Алёшка дилбегәне кагып куйды.— «Не-у!» диләр сиңа!
Шушыны гына көткән кебек ат юыртып китте. Төенчеген кулына тоткан Марфа юллар чатында басып калды. Сул тарафта, калкулыклар арасына кысылып яткан татар авылы аның киләсен көтми иде. Әмма ул шунда таба атлады. Көзгелектәгечә яктырткан кояш исә, озын һәм җиңел нурлары белән, гүяки кулын сузган кебек: «Бар-бар!»— дип артыннан этә, фатиха юллый иде.
Анда килеп кергәндә, инде кызыл шәфәкъ сүнеп, кич иңә башларга җыена, урамнар буш калганлыктан, Исмәгыйльләрнең өе кайдалыгын сорарга кеше күренмәде. Мондый вакытта, урыс авылы булса, капка төпләре саен исермеш ирләр һәм хатыннар җыелышып, гайбәт сагызын чәйнәр иделәр, ә болар, сукыр тавыклар төсле, өйләренә кереп посканнар.
Марфа акрын гына атлый бирде. Бу татар авылының, шактый фәкыйрь хәлдә торса да, төзеклеге һәм тәртиптә икәнлеге күзгә ташланырлык иде. Кыз үзенең туган авылын исенә төшерде: бу юл башында — тирес, анда-монда яңгыр сулары җыелып, җәйләр буена сасып-сөрсеп бетә, ихаталар бүсек тә җимерек, чүп-чар, исерек адәмнәр төсле уңга-сулга сузылып яткан, кирәк-кирәкмәстән мыркылдаучы чучкалар, болар өстенә — ишелеп китәрдәй байлык, бәрәкәт...
Көтүдән аерылып калган карт сыерын куып килүче берәү күренгәч, Марфаның йөзе балкып, аның каршысына ашыкты ул. Чандыр гына, буйга озын, өсте-башы мең ямаулы, кыска җиңле күлмәк элгән, тәненә кысан чалбарлы малай иде бу. Кулындагы чыбыгы белән сөяккә генә калган сыерының сыртына сукты:
— Ашык диләр сиңа! Савылмаган да бит әле син!
Болай әйтүе бик сәер иде. Бу кадәр тире вә сөяккә калган сыерны да саварга мөмкин иде микәнни?
— Пожалуйста, скажи, мальчик, где живёт дядя Исмаил?
Сорауны ишетүгә туктап калган малай ялт кына тар ыштанын өскә тартып куйды. Сүзләреннән бигрәк, Марфаның үзеннән шикләнеп, бу марҗа монда нишләп йөри икән дигәндәй сәерсенеп калды. Кыз тагын да татарчалаштырырга тырышып, русчасын махсус җимерә-җимерә соравын кабатлады:
— Исмаил дядяй, говорю, Исмаил абы, то-то, дом то их где?
Малай әллә сәерсенеп, әллә тагын да шикләнеп, әллә инде бөтенләй аңлашмыйчамы, җилкәсен сикертте, чыбык тоткан кул аркасы белән борынын изеп куйды. Артыннан куучының тукталуыннан файдаланып сыер койрыгын күтәрде, тизәк салды.
— Исмаил абы, говорю...— дип Марфа соравын икенче тапкырындагы төсле вата-җимерә, гүяки шул рәвешле татарчалаштырып кабатларга башлаган иде, малай җәһәт кенә бүлдерде:
— Понял я, понял... Вот же, напротив!
Борынын изүдән бушаган чыбыклы шул ук уң кулы белән сул яктагы миләш куагы артындагы тәбәнәк өйгә төртеп күрсәтте. Ихаталары урам яктан сыек читән белән бүленеп алынган иде.
— Легли уже, наверное. Дяди Исмагила нет дома.
Күтәрелгән кулындагы чыбыкны күргәч, сыеры урыныннан кузгалып китте, артык сүз әйтмичә, малай аңа иярде. Самуиллар йортына күз ташлап өлгергән Марфа:
— Спасибо, мальчик!— дип әйтергә ашыкты. Капка төпләренә якынрак килде. Ишекләренә күз салды. Киң итеп эшләтелгән баскычларының иркен башында бер ялгызы гына басып торган җиз комган, без монда мөселманнар гына яшибез дигән кебек, сак тора иде. Ишек алларында эт-фәлән күренмәде. Арырак, лапас астына кертеп сөялгән «уфалла арбасы», киселмәгән утын һәм чабылмаган чыбык-чабыктан башка, аргы читән казыгына табаны белән өскә каратып эленгән күн итекләргә күзләре төшкәч, Марфа Самуилның үзен күргән кебек рәхәтләнеп китте. Җил капкага тартылды, ачарга дип ябышты. Әмма юкә бау белән ныклап бәйләнгәнлеген күргәч, эчкә таба этәргә кыймады. Чыннан да ятканнар булса кирәк! Нигә кеше борчып йөрергә?
Марфа уңына һәм сулына карады. Кеше күренми иде. Озын толымыннан җәһәт кенә берничә чәч бөртеген йолкып алды да читән казыгының кояштан вә яңгырдан яргаланып беткән очына кыстырып куйды һәм теләү теләде:
— Башымны шушы нигезгә китер... Миннән бүтәнне монда кертәсе булма!..
Эшен башкаргач, беренче тыкрыктан ук борылып, бакча артларына таба күтәрелеп, үз авыллары тарафына илтә торган юлга ашыкты. «Бәхетле булачакбыз әле без синең белән, Самуил! Бик бәхетле булачакбыз! Иртәгә барам да барысын сөйләп бирәм! Чыгарсыннар! Нишләп чыгармасыннар? Гаепсез кешене төрмәгә ябып тоталар димени?» Үз алдына шушы рәвешле сөйләнүләре аның адымнарын тагын да тизләттерә бирде. Гүяки Самуилы янына ашыгалар кебек иде.
Шактый ара җир үткәч, сукмак читенә чыгып, төенчегеннән прәннек алды, тамак ялгарга булды. Кич тыныч кына иңеп, ярымай җай-җай күтәрелә иде. Бераз читтәрәк ялтыраган җыентык суда бакалар гөрләшә, гамьсез саранчалар сайраштыргалый. Һава салкынча, рәхәт. Һичкемнең һичберсендә хәсрәте юк. Һәммәсе аерым, үз тормышлары белән яшиләр, тынычлыкка кинәнәләр.
Марфаның соңарып йөргәненә күнеккән әти-әнисе бу юлы ятмаганнар, алгы өйгә ут алып, аны көтә иделәр. Кызлары кайтып керүгә, икесе дә сораулы күз карашларын аңарга текәп, ачуланырга ниятләнгән җирләреннән йомшарып киттеләр.
— И бала,— диде әнисе,— ниләр генә булды синең белән? Кайларда гына таныштың шул татарың белән? Бабаң хәсрәте генә җитмәгән идемени безгә?— дип, бер-бер артлы сорауларын яудырырга тотынды. Менә хәзер кызып китеп, орышуга ук күчәргә мөмкин иде. Әмма газиз әткәсенең хәлләре исенә төшеп, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Әгәр дә шул хәсрәтләре башларына төшмәсә, Марфаны кулдан ычкындырасы түгелләр иде. Күңел күрмәгәнне күз дә игътибардан читтә калдыра шул. Алар әле кызларының саф икәнлегенә ышана, барысын да белеп бетерми иделәр.
Марфа да үз хәлен сөйләргә җыенмады. Әнисе әйткәннән бабасы исенә төште. Нинди укымышлы зат иде бит! Совет кергәч, моңа кадәр еш ишетеп тә, укырга туры килмәгән Маркс һәм Ленин китапларын кайлардандыр юллап табып, шуларга ябышты ул, хәтта урыны-урыны белән шактый сүзләрен укучылар дәфтәренә күчергәләп, читләренә сораулар куйгалап, килешмәгән фикерләренә төрткәләп тә барды. Бигрәк тә ике китапка ихласы төшеп, үз ишләре һәм кызылармеец кияве белән бәхәскә кергәндә, шуларны болгый-болгый күрсәтә һәм:
— Укыгыз, боларда ничек яхшы итеп аңлатканнар, күзләрегез ачылыр иде! Сез социализм төзергә җыенасыз! Маркс та, Ленин да аллабыз Иисус Христос кебек өйрәтәләр, яманлыкның кайдан һәм ничек килгәнен бик оста аңлаталар,— дип кызып китә иде.
Аның ул сөекле китапларының берсе Бахның экономик очеркларыннан «Царь голод» — К.Марксның «Капитал»ыннан популяр хәбәрләр булса, икенчесе В.Ленинның «Государство и революция» брошюрасы иде. Ул әсәрләр аны тәмам коммунизм юлына кертсәләр, шул ук вакытта башына да җиттеләр.
Бара-бара карт звонарь шундый дәрәҗәгә иреште ки, дәүләт булмаска тиеш, ул иң зур явызлык дигән сүзләрне ешрак кабатлый башлады. Газеталарда халык дошманнары турында хәбәрләр күбәя төшкәч, моның белән дә килешмичә: «Алар берсе дә дошман түгел! Халыкка һичкем дошманлык кыла алмый, халыкка халык кына дошман була! Кеше — кешегә! Төп дошман — дәүләт һәм акча, капитал, бәндәләрне шулар аздыра, шулар явызлыкка китерә, чөнки алар үзләре төп явызлык, адаштыручы!»— дип сөйләгәннәре органнарга билгеле булгач, кара төндә иске йортыннан алып чыгып киттеләр. Авылда идарәне үз кулларында тоткан рәисне дә, районга чакыртып:
— Нигә моңа кадәр кулак калдыгын, халыкның канын имеп ятучы динчене аткармадыгыз? Нигә яшереп калдырдыгыз?— дигән сүзләр белән ачуланып, җаны коелыр дәрәҗәгә җиткерделәр. Озакламый рәислегеннән дә алып ыргыттылар. Моңарчы якшәмбе көннәре качып-посып кына чиркәүгә җыелучы әби-бабайларга да юл бикләнде. Гыйбадәтханәнең тимер ишекләрен каерып ташлап, эчендәге бар әйберләрне туздырдылар. Алтын буяуларын кыргычлар белән кыргалап йөрүчеләр дә булды. Әмма башка авыллардагы кебек кыландырып, чиркәүләреннән ат абзары ясамадылар, мәктәп тә ачмадылар. Чөнки бояр Вороновскийдан калган мал-мөлкәт мәктәбенә дә, абзарлар өчен дә, башкасына да бише белән җитә иде.
Халык теле — хаклык теле шул. Карт-коры шушы бәлаләрнең һәммәсендә Маркс-Ленинны укып җенләнә башлаган звонарьны гаепләделәр. «Ул гына авылыбыз өстенә сатананы чакырды! Звонарь булып, поп белән бер табыннан ашап ятты-ятты да, ахырда үзе мөртәт хәленә калды!»— диделәр. Бүтән төрлерәк сүзләр сөйләсәләр, Марфаның әнисе болай ук борчылмас иде. Әмма әтисен денсезлектә һәм сатана ялчылыгында гаепләп, Христос дошманы дип бәддогалар укыгач, башы авыртуга, күңеле болгануга чыдарлыгы калмыйча, авыруга әверелде. Аларына монысы килеп өстәлде: кызының егете белән булган вакыйгалар. «Кеше баласы әле, ул татарга ни булсын! Кызым бөтенесен дә белеп бетерми, шөкер, котылдык әле!»— дип, бу бәланең җиңел кулдан гына үтеп китүенә ышанган иде, бик алай килеп чыкмады. Менә бит, повестка белән милициягә чакыртып алдылар. «Бергә йөргәнсез, бергә эшләгәнсез!»— дип, ябып та куйсалар, нишләрсең? Бик алай тикшереп-тикшеренеп тормаслар, кемгә кирәк!
Әти-әнисенең һәммә нәрсәне сораштырырга исәпләре булса да, пешкән бәрәңгене сөт белән кичкелеккә ашап, артык сүз куертмый гына:
— Иртәгә иртән иртүк тагын барып җитешәсем бар... Арыдым... Йоклыйм инде, бер дә борчылырлык нәрсә юк!— дип, Марфа үз урынына менеп ятты. Татлы йокы наз яратучы тәнен эретте.

XI
Вакытыннан алда килеп җиткән Марфаны, повесткасын күрсәткәч, милиционер хатын, канәгатьсез генә озатып, кичә тикшерү вакытында катнашкан теге урыс Василий утырган бүлмәгә кертте.
— Повестка белән чакыртылган Волкованы китердем!— дип белдергәч, кызның ачуы кабарып алды: «Ничек китерсен ди ул? Марфа үзе килде бит!»
Өстәлгә куйган повесткадан тикшерүче озаклап-озаклап сәгате-минутны карады, диварга сөяп куелган олы зур сәгатькә күз ташлады. Сәерсенеп китте. Урыныннан кузгалып, акрын адымнар белән атлады.
— Утырыгыз, басып тормагыз!— дип, Марфага узып барышлый гына тәкъдим ясады.
Сөйләшү озынга булачагын күз алдына китергән кыз күрсәтелгән урынга якынлашты.
— Төенчегегезне монда бирегез!
Марфаның кулыннан алып, читтәрәк торган өстәл өстенә куйды. Аннары дивар биеклеге сәгатьнең олы ишеген ачып, чылбырын тартты, тукмакларын күтәрде. Аннары, бүлмәсеннән чыга барып:
— Дежурный, сәгать ничә?— дип кычкырды.
Коридорның аргы башыннан теге милиционер хатынның чырылдык тавышы ишетелде:
— Иптәш лейтенант, җиде сәгать тә биш минут!
— Кычкырма шулкадәр!..— дип, рәхмәт урынына усал эндәшеп, тыныч кына кире керде, вакытны дөресләде. Дивар сәгате алтынчы яртыга килеп җиткәнендә туктап калган иде.
Телен кузгатып җибәргәч, тонык кына саный-саный, сәгать үз җае белән йөрергә тотынды. Байлардан калган бу мирас ватылуны белми һәм яңа хуҗаларына тагын да йөз ел хезмәт итәргә әзер иде.
— Менә шулай!
Тикшерүче арыган кыяфәт белән сәгать ишеген япты, өстәл янына килеп, кәгазьләре өстендә яткан папиросын алды. Тәрәзә янына җиткәч кабызды. Шырпысының янып беткәнен көтеп торды. Аны көлисәгә ташлады. Озак һәм суырып-суырып тартты да тартты. Марфага бер генә сүз дә әйтмәде, сорау да бирмәде. Бөтен кыяфәте төне буе йөкләр бушатып арыган бурлакны хәтерләтә иде.
«Теге татарының килеп җиткәнен көтә, ахрысы!— дип уйлады Марфа, утырган җиреннән чак кына да кузгалырга куркып.— Бүген кичәге төсле авызыма су кабып утырмыйм, сөйлим дә бирәм! Бәйнә-бәйнә, барысын да! Нәрсәгә оялырга тиеш ди әле мин? Кешенекенә тимәгән бит, үземнеке!»
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Август Ае - 06
  • Части
  • Август Ае - 01
    Общее количество слов 3850
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 02
    Общее количество слов 3851
    Общее количество уникальных слов составляет 2078
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 03
    Общее количество слов 3846
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 04
    Общее количество слов 3934
    Общее количество уникальных слов составляет 2136
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 05
    Общее количество слов 3860
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 06
    Общее количество слов 3895
    Общее количество уникальных слов составляет 2051
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 07
    Общее количество слов 3914
    Общее количество уникальных слов составляет 1975
    38.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 08
    Общее количество слов 3908
    Общее количество уникальных слов составляет 1888
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 09
    Общее количество слов 4015
    Общее количество уникальных слов составляет 2063
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 10
    Общее количество слов 3930
    Общее количество уникальных слов составляет 1922
    37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 11
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2120
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 12
    Общее количество слов 4116
    Общее количество уникальных слов составляет 2124
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 13
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 2033
    39.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 14
    Общее количество слов 3954
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 15
    Общее количество слов 4028
    Общее количество уникальных слов составляет 1982
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 16
    Общее количество слов 3953
    Общее количество уникальных слов составляет 1992
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 17
    Общее количество слов 3833
    Общее количество уникальных слов составляет 1968
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 18
    Общее количество слов 3976
    Общее количество уникальных слов составляет 2075
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 19
    Общее количество слов 4009
    Общее количество уникальных слов составляет 2118
    35.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 20
    Общее количество слов 3832
    Общее количество уникальных слов составляет 1932
    38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 21
    Общее количество слов 3807
    Общее количество уникальных слов составляет 2043
    36.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 22
    Общее количество слов 4090
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 23
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2091
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 24
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2176
    35.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 25
    Общее количество слов 4039
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    36.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 26
    Общее количество слов 4023
    Общее количество уникальных слов составляет 2104
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Август Ае - 27
    Общее количество слов 1425
    Общее количество уникальных слов составляет 908
    47.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    69.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов