- Читать следующее литературное произведение - 10-й класс
- Без - Дәрдемәнд
🕥 Минуты чтения - 32
Ауропа Сәяхәтнамәсе (Кыскартып алынды.) - 1
Общее количество слов 4222
Общее количество уникальных слов составляет 2123
26.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
39.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
47.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
(Кыскартып алынды.)
АВТОР ТАРАФЫННАН БЕР-ИКЕ СҮЗ
Урал тауларында алтын казу сәнгате белән мәшгуль вә Оренбургның күренекле кешеләреннән Мөхәммәтшакир әфәнде Рәмиев сәяхәт өчен Көнбатыш Ауропага китәчәк булып, французча, немецча, инглизчә кебек Ауропа телләреннән берсен белгән бер юлдаш алуны кирәк тапты. Мин бу вакытларда Самара губернасында, иске ватаныбыз булган авылда яши идем. Шакир әфәнде белән танышлыгым да юк иде. Фәкать оренбурглы кайбер белдекләребез, французча аңлаган булуымны истә тотып, Ауропа сәяхәтендә үзенә рафикъ" итеп алу өчен, Шакир әфәндегә мине күрсәттеләр.
1899 елның 29 гыйнварында оренбурглы хаҗи Габделгани бай
Хөсәеновтан әтиебезгә бер хат килде: «Фатих бу көннәрдә Оренбургка килсә, яхшы булыр иде вә шу илә бер зат илә Ауропага китмәс ихтималы да бардыр...» - дип язган иде. Ата догасы белән 1899 елның
2 февралендә үз авылыбыздан хәрәкәт итеп, 6 февральдә Оренбургта булдым. Шакир әфәнде Рәмиев белән таныштырдылар. Сөйләштек, фикер алыштык. Ниһаять, Ауропа сәяхәтенә бергә китәргә карар бирелде, вә киттек тә.
Өч ай ярымнан гыйбарәт булган бу сәяхәтебез шулкадәр күңеллелек вә кайгысызлык белән үтте, вә бер-беребездән шул дараҗада мәмнүн булдык? ки, болай кичкән гомерләр, минемчә, хәятның иң ләззәтле минутларыннан саналадыр.
ОРЕНБУРГТАН ХӘРӘКӘТ
Сәфәргә чыгудан әүвәл, юл өчен кайбер әзерлекләр күрүнең лазем булуы һәркемгә мәгһлум. Иске заманнарда бу әзерлекләр китәсе юлның вә үтәсе вакытның озынлыгына карап эшкә ашырыла. Ягъни кыска бер сәфәр өчен бер микъдар әзерлек күрү вә ерак сәфәрләр өчен бик күп әзерлекләр күрү лазем табыла. Заман үтеп, мәдәният вә мәгариф тәрәккый итеп, һәрнәрсә алмашына. Сәяхәт мәсьәләсе дә күп алмашына.
Хәзер, иске заманнарда булганча, китәсе юлның озынлыгын чамалап әзерлек күрү лазем түгел, бәлки барасы мәмләкәтнен, мәдәният вә цивилизациясенә карап әзерлек күрү лазем. Мәсәлән,
Африка, Азия кебек, хәятлары камил булмаган җирләрдә юл өчен кирәкле булган әйберләрне әзерләп, үзең белән күтәреп алып бару лазем. Фәкатһ, мәдәният чыганагы булган Ауропа кебек, кешеләренең һәртөрле ихтылҗлары камилләштерелгән җирләрдә никадәр вакыт сәяхәт ителәчәк булса да, акча белән гыйлемнән башка һичбер төрле әзерлек күрү ихтыяҗы юк. Чөнки анда һәртөрле ихтыяҗ әүвәлдән хисап ителгән вә әзерлеге күрелгән. Тик сәяхәтченең күз ишарәтен көтеп торалар.
Без барасы мәмләкәтләрнең география картасына күз салдык вә төзеклек дәрәҗәләрен игътибарга алдык. Шакир әфәнде корган план буенча, Мәскәү вә Петербургта булып, Германия, Бельгия, Франция, Италия, Австрия мәмләкәтләрендә йөреләчәк вә, Сербия, Болгария, Истанбулдан үтеп, Россиягә кайтылачак. Аңлашылды ки, бу мәмләкәтләрдә йөрер өчен, акча белән мәгарифтән башка нәрсәгә күп ихтыяҗ юк. Шакир әфәнде заграничный паспортны Оренбургта алды.
Мин Мәскәүдә алырга булдым. Берәр чемодан вә берәр мендәр белән одеяллар әзерләдек. Артык нәрсәләрне тутырып багаҗга бирер өчен, бер сандык алдык.
Шул сурәттә эшләребез тәмам булганнан соң, 1899 елның 15 февралендә, Оренбургтан хәрәкәт кылырга карар биреп, кич белән киткән поездга утырырга дип, вокзалга юнәлдек.
Мәктәптә укыган вакытыбызда, Россия, Франция, Алмания,
Англия кебек бөек вә мөһим хөкүмәтләрнең тарихи хәлләрен вә җәгърафияләрен тәфсили укып мәгълүмат казанырга тели идек. Шул хәлдә бөтен Җир шарының хакиме, биш континент сахибе!, голүм? вә мәгариф мәркәзе — берничә хөкүмәттән гыйбарәт булган Ауропа кыйтгасы. Бу җирләрне күрү, хәл-әхвәлен вә мәгыйшәтләрен? өйрәнү, гыйлем вә мәгърифәтләреннән, һөнәр вә сәнгатьләреннән өлеш алу, дүрт мең еллык асар кадимә* вә тарихыяне, вә өчәр миллион китапларны эченә алган көтепханәләргә күз йөртү бөтен Ауропаның тәрәккыят фикриясенә? тәэсир иткән Вольтер, Виктор Гюго, Җан Җак Руссо кебек олы дәрәҗәле хакимнәрнең вә Ауропа пайтәхетләренә берәр кат кереп чыккан Наполеон Бонапарт кебек гадәттән тыш булган сәясәтченең һәйкәлләрен вә каберләрен тамаша кылу, әлбәттә, бик зур теләкләр иде. Вакытны бушка уздырмыйча, форсаттан файдаланып, аяк басасы мәмләкәтләрнең гыйльми хәлләре, мәгыйшәт вә башкасы хакында мөмкин кадәр күбрәк мегълумат алырга дип, үз-үземә суз бирдем.
18 февральдә иртән сәгать алтыда Тула шәһәренә килдек.
Тула шәһәре - Мәскәүдән 185 верст ераклыгында зур вә мөһим бер вилаять мәркәзе, тимер вә самавыр фабрикалары, ефәк тукымалары вә шапка мастерскойлары белән мәшһүр. Туладан унбиш верст җирдә Россиянең иң мәшһүр мөхәррирләреннән Лев Николаевич
Толстой җәнапларының «Ясная Поляна» дигән урында имениесе бар. Җәй көннәрендә үзе дә монда яши. Үзенең каләм көче, мәсләк фәлсәфәсе вә диниясе белән бу шәхес Россиядә генә түгел, Ауропа вә Америкада да мәшһүр булып, әсәрләре Ауропа телләренә тәрҗемә ителә. Язганнардан иң мәшһүр әсәрләре - «Хәрб! вә солых», «Анна
Каренина», «Воскресенье» вә башкалар.
Россиядә безнең ислам галимнәренең бу кадәр бөек вә гали фикерле бер мөхәррирнең әсәрләрен укымаулары вә мәсләген аңлап язганнарын белмәүләре, минемчә, бик кызганыч.
МӘСКӘУГӘ КИЛДЕК
Оренбургтан чыгып, өченче көнне (февральнең унсигезендә) өйләдән соң сәгать дүрттә Мәскәүгә килеп җиттек. Шакир әфәнде үз алтын эшләре өчен бер төркем эш кораллары алу фикерендә иде. Һәртөрле машина вә инструментлар, приборлар саткан олы магазиннар, Шакир әфәнде белән әүвәлдән бирле алыш-биреш иткән адәмнәр Мәскәүнең
Мясницкая урамында булганга, әле вагонда барган вакытта Мәскәүнең картасын карап, шул урамга акын булган месафирханаларне" абайладык. Отель кМетрополъэга кереп урнашырга карар бирдек.
Килгән көнне, күрешергә дип, хаҗи Хөсәен әфәнде Байбеков нам затның йортына бардык. Бу зат турында әүвәлдән дә мәгьлүматыбыз бар иде. Хөсәен әфәнде Касыйм кешеләреннән, берничә ел тиҗарәт белән Мәскәүдә мәшгуль. Шәригать кушканча, хаҗга барып кайтты, ачык фикерле бер кеше.
Без барганда, аның өендә Мәскәүдә тиҗарәт белән торган иранлы көрд Габдулла әфәнде Кәримов нам бер зат бар иде. Бу адәмнең гүзәл бер тәрбия вә мәгълүмат сахибе булып, фарсыча, төрекчә вә русча телләрне белүе сөйләшүеннән мәгълүм булды. Ни сәбәптәндер милләтебезнең сәүдәгәрләре арасында төрле фәннән хәбәрдар вә төрле телләр белгән адәмнәр сирәк очрый. Хәлбуки тиҗарәт өчен иң беренче кирәкле нәрсә - гыйлем белән тел. Гәрчә тиҗарәт өчен иң беренче кирәк нәрсә акча дип аркылы төшсәләр дә, бу – берьяклы, тышкы хөкем чыгару. Хакыйкатьтә исә гыйлем вә мәгарифкә таянмаган кешенең һичбер әсас фикердә нык торучанлыгы юк.
Хаҗи әфәнденең өендә берничә сүздән соң исламнарның тәрәккый вә мәгарифенә даир бәхәс ачылды. Габдулла әфәнде, гали әлгомум исламнарнын мәдәнилт вә тәрәккыйдә бик киредә булуларын телгә алып, мәктәп-мәдрәсә вә гыйлем алуыбызда тәртипсезлек сәбәбен ачты: бик күп вакытыбыз әрәм ителә, мәктәпләрдә һөнәр, сәнгать вә чит телләр өйрәнергә вакытыбыз калмый. Имам вә мөдәррисләребез фикри тәрбиядән мәхрүм, заман хәлләреннән ерак. Аның фикеренчә, гавам халкыбызда тиҗарәт, сәнгать вә кәсепкә күңел кую вә омтылыш бар булса да, имам әфәнделәр үзләренең вәгазь-нәсыйхәтләрендә халыкның фикерен уяндыра вә гакылны нурландыра торган, бирелеп эш артыннан йөрергә вә гайрәткә һәвәсләндерә торган сүзләрне сөйләмичә, һәрвакыт үлем турында сөйләп, мескен вә фәкыйрь нәсыйхәт белән канәгатьләнәләр.
- Биш йөз сәнә әүвәлге заман бүген мәүҗүд булмадыгы кебек, ул заманның фикере белән бүген яшәү мөмкин түгелдер, — диде Габдулла әфәнде.
Бу заманнар — гыйлем вә мәгърифәт дәвере. Гыйлем вә мәгърифәт кайсы телдә булсын, нур - белем. Мәгариф инсанны һичбер вакыт ялгышуга юнәлтмәс, бәлки һәрвакыт туры юл күрсәтер. Әрмән милләтенең Мәскәүдә иллегә якын тиҗарәт конторалары бар, берничәсе — миллионер, вә калганнары да — берничәшәр йөз мең рубля хуҗасы.
Ә инде Россиянең асыл җирләре халкы булган татарларның күбесе
Мәскәүдә, аркасына ике-өч пот халат күтәреп, сабахтан ахшамга кадәр шәһәр эчендә утыз-кырык вёрст җир йөреп тә, тамак туйдырырга көче җитми.
ПЕТЕРБУРГКА КИЛҮ
Килгән көнебезнең кичендә, күрешү өчен, Петербург имамы вә хөкүмәт хезмәтендәге ахун Гатаулла хәзрәт Баязитовка бардык. Ул өйдә булмагач, запискабызны калдырып чыктык. Моннан соң, Нева проспектында буйдан-буйга бер йөреп, Петербургның кичә вакытындагы манзарасын сәер вә тамаша иттек. Бу проспект Петербург урамнарының иң гүзәле вә иң тәртиплесе. Уртада даими сурәттә трамвай (конка) вә арбачылар йөреп тора, ике тарафта тротуарларда инсан дәрьясы ага. Болар арасында эш белән йөрүчеләр дә, эшсез йөргәннәре дә юк түгел. Хосусан, бер сорт хатын-кызлар бар ки, хәлләре үкенеч, булдыксызлар.
Петербургка килгәнебез көне якшәмбе булганга, китапханә вә музейлар ябылган иде. Көндез Гатаулла хәзрәт Баязитов янына бардык.
Үзе өйдә юк иде, мәхдуме Сафа әфәнде безне матур кабул итте. Чәй әчтек вә беркадәр сөйләшеп утырдык. Бераздан Гатаулла хәзрәт кайтты. Гузәлчә сөйләшеп алдык. Бу вакытлар Гатаулла хәзрәтнең «Ислам вә тәрәккый» исемендә русча рисаләсе күптән түгел нәшер ителгән иде. Оренбургта вә Мәскәүдә бәгъзе затлар шул брошюраның кайбер урыннарына каршы чыктылар. Шуңа күрә үзеннән ачыклауны ишетәсе килде. Ахун әфәнденең нәрсә әйтергә теләгәнен аңламаган кешеләр Оренбург белән Казанда гына булмыйча, бу хосуста үзенә башка тарафлардан да хатлар килде. Аларны күрсәтте. Россиядәге мөселманнар, күбесе русча белмәгәч, мондый китапларны үзләре укып анламаганга, белер-белмәс адәмнәрдән укытып, төрле-төрле мәгһнәләр бирделәр.
Баязитов вакытында мәдрәсәдә укып, фикъһе, кәлям, мантыйк, асыл вә хикмәт илаһия кебек безнең мәдрәсәләрдә укытылган гыйлемнәр өлкәсендә бик гүзәл белгеч иде. Моның өстенә табигый сәләтлелеге тәртипле, теләге көчле иде, күп фикер әһелләре белән аралашу җирлегендә русчаны да гүзәл өйрәнеп, һәрьяктан мәгълүматлы иде, тәрәккыят фикриядә башка муллаларыбызга нисбәтән бик алга киткән иде. Гатаулла хәзрәт — безнең Россия голямасы арасында чынлыкта иң ачык фикерле, тәрәккыйпәрвәр вә зыялы бер «имам»дыр.
Могтәбәр галим Мирза Максудовны күрдек... Петербургта җәмгыять хәйрия исламия әгъзасы, фикерле бер адәм.
Моннан соң, сәер итмәк өчен, «Императорский Әрмитаҗ» намындагы бөек бер музейга бардык. Әрмитаҗ императрица Екатерина II тарафыннан төзелгән, көннән-көн киңәйтелә. Инде гаять мөкәммәл бер музей хәленә килде. Бәйрәм көннәре белән якшәмбеләрдән башка сәер вә тамаша өчен һәркемгә ачык.
Әрмитаҗда ике меңнән артык рәсем вә ләүхәләр бар, һәрберсенең каршысында сәгатьләр буена карап торсаң да туймассың. Ике йөз меңнән артык иске акчалар... Әрмитаҗның аскы катында Мисыр,
Ассурия, Вавилон, Борынгы Греция белән Себер, Кавказ вә башка җәһәтләргә караган бик күп һәйкәлләр вә борынгы әсәрләр бар.
...Сәгать уникедә бу музейдан чыктык. Шул Васильевский остров тарафында дарелмәгариф бинасы эчендә минералогический музей мәүҗүд булып, һәр көн сәгать уннан икегә кадәр тамаша өчен ачык булганын юл күрсәткечтән карап белдек. Тагы ике сәгать вакытыбыз хөр булганнан файдаланып, анда киттек.
Бу музейда кирәк Россилдә вә кирәк чит мәмләкәтләрдә чыгарылган мәгьдән үрнәкләре мәүҗүд булып, сиксән меңнән артык булганы язылган иде. Шакир әфәнде болардан әйтеп бетергесез ләззәт алды. Мин дә мәктәптә геология вә минералогияне өйрәнгән идем, ләкин укыган нәрсәләр бу фәннең тик бер кереш өлеше генә икән.
Шакир әфәнде берничә еллык тәҗрибә вә гамәл өстенә рәтле генә табигый зирәклек, булдыклылыгы аркасында бу фәннән гүзәлчә хәбәрдар иде. Кайбер нәрсәләр белән таныштырып, мине файдаландырды.
Бу җәһәттән дә үзенә рәхмәт белдерергә бурычлымын. Бу музейдан чыккач, Невский проспекттагы «Карамышев рестораны» намындагы мөселман ашханәсенә килеп ашадык вә, мөсафирханәбезгә кайтып намаз кылдык вә ял иттек.
БЕРЛИНГА БАРЫП ҖИТҮ
...Немец носилыцигының русча белүенә өмет итү күптән файдасыз.
Телдән ваз кичтек. Кул белән, биш бармак, ишарәт белән аңлашуга күчтек. Гаҗәп! Һәрнәрсә аңлашылды.
Берлинда күп вакытта арбалар ялгыз атлы. Урамнар гаять төз булганга, гаять җиңеллек белән йөриләр. Арбалары гадәттән тыш пакь вә зиннәтләнгән. Арбачылар гаять чиста киенгән. Башларында зур цилиндр шляпа. Буш вакыт кулларында газета вә китап булыр. Арбада ике әмәл урнаштырылган. Шуларның уртасында бер ләүхәгә язып, арбаның таксасы, ягъни никадәр вакыт өчен никадәр бирергә кирәк булганы игълан ителә. Юлчы килеп, арбага утыра. Арба хәрәкәт иткәндә, арбачы шул әмәлләрнең бер җиренә бармагы белән баса.
Әмәлләрнең икесе дә хәрәкәткә килеп, сәгать кебек эшли башлый.
Берсе гади сәгать булып, арбага утырып китсәң, күпме сәгать вә күпме минут узганын күрсәтә. Икенчесе шул вакыт эчендә никадәр акча бирү кирәклеген күрсәтә, ягъни марк һәм пфенниг хисабын чыгара. Мәсәлән, вакыт күрсәткән әмәлгә карасаң, егерме пфенниг чыга.
Бераздан карасаң, вакыт ярым сәгать булды, түләү алтмыш пфенниг булды. Арбага утырган адәм киләсе җиренә килеп җиткәч, арбачы яңадан бармагы белән баса. Әмәлләр хәрәкәттән туктала, никадәр вакыт узганы вә никадәр акча бирергә кирәк булганы күз уңында күренеп тора. Сөйләшергә хаҗәт юк, акчаны бирәсең, эш тәмам.
Берлинга килгән кичне отелебезнең кышлык бакчасында йөрдек.
Монда гүзәл музыка ишетелә иде. Һәркем аерым-аерым өстәлләргә утырды. Күбесе зур бокаллар белән сыра эчеп, ирләре калын яфрак сигараларның төтеннәрен һавага очыра. Бакчада ир, хатын-кыз, якынча меңнән артык кеше булып,- һәрберсе үзләренең гаилә халкы белән вә яхуд дус вә әшнәләре белән кара-каршы сөйләшеп утыра.
Бакчаның бер җәһәтендәге сәхнәдә күрсәтелгән төрле-төрле уеннарны сәер итәләр. Гаять гүзәл немец кызлары, сәхнәгә чыгып, гаять татлы тавышлар белән җырлыйлар.
Икенче көнне Берлинның иң гүзәл олы юлларыннан булган Унтерден-Линден вә үз отелебез янындагы Фридрихштрассе урамнарын гизеп тамаша иттек... Патша сарае, көтепханә, биш мең гыйлем алучысы булган дарелфөнүн, музейлар, театрлар вә бик биек арсенал биналары бу урамда. Уртасында Фридрих П нең гаять гүзәл һәйкәле бар. Мең биш йөз метр озынлыгында булган бу урамның гарби очында гаять кыиммәтле мәрмәр ташларыннан сәнгатыле бер сурәттә ясалган һәм биш данә капкасы булган Бранденбург капусы вә моңа акын
«Паризер Плац» дигән җирдә Җиңү колоннасы тора. Бу колоннаның дүрт җәһәтенә Пруссия сугышлары нәкыш ителгән: бер тарафында -
Пруссия-Дания сугышы, икенче тарафында - Садова сугышы, өченче тарафында - Седан сугышы вә дүртенчесендә иң соңгы франпузлар белән сугышкан Пруссия гаскәренең җиңеп кайтуы ясалган. Моның каршысында Алманиянең гаять гүзәл вә зур депутатлар мәҗлесе бинасы бар. Бранденбург капусының тышында «Тиргартен» намында гаять гүзәл бер бакча бар. Әченә кердек, юлларыннан үттек. Юл буйларында мәрмәрдән бик гүзәл сурәттә ясалган һәйкәлләр бар иде. Арбаны туктатып, мәшһүр Гёте һәйкәлен бераз тамаша иттек.
«Тиргартен» дип аталган бу гомуми бакчаның бер җәһәтендә хайванат бакчасы бар. Берлинның хайванат бакчасы Ауропада беренче булып, Җир шарының һәр тарафындагы хайваннарның үрнәкләре бар иде. Дикъкать белән карап йөрү өчен, айлап вакыт кирәк. Берьюлы күреп бетерү мөмкин булмады. Мөгаллимнәр үзләренең кечкенә шәкертләренә хайваннарны вә кошларны күрсәтеп, аңлатып дәрес биреп йөрделәр.
Өченче көнне «Аквариум», ягъни хайванат бәхрия музеена бардык. Берлинның Аквариумы да камиллек ягыннан Ауропада беренче санала. Бинаның эчке тарафы табигый бер мәгарә хәлендә, йөрер өчен, уртада юллар сузылган, вә юлларның ике тарафында дивар эченә, ягъни мәгарәнең ташлары арасына, берәр-икешәр аршын озынлыгында вә шулкадәр аркылыга хайванат өчен аквариумнар ясалып, юл тарафына пыяла куелган. Бөтен мәгарә эче электр яктысы белән яктыртылган, һәртөрле хайванат бәхриянең аквариумдагы су эчендә нә сурәттә тереклек итүе тәмам күренеп тора. Бу Аквариумда бөтен дөньядагы диңгез вә су хайваннарының үрнәкләре бар, һәрберсе табигый хәлендә яши. Хайванатка лазем һаваны бирү өчен, суларны вакыт-вакыт алмаштырып торалар. Бай бер адәм, тик шул Аквариумны күрү өчен
Берлинга китәсе булса, расход тотканы өчен үкенмәс дип уйлыйм.
Шул көнне кичке вакытта Берлинның иң зур театрларыннан булган опера тамашаханәсенә бардык. Гәрчә немецча тел белмәвебез аркасында моннан файда ителмәячәге мегълум булса да, Берлин кебек бөек бер пайтәхетнең театрын вә немецларның югары катлавын күрү теләге белән бардык. Нигә дисәң, бөек шәһәрләрдәге театрларда вә, хосусан, операда ул шәһәрнең иң кибар кыйсеме була. Фәкать монда андый артык гаҗәпләнерлек бернәрсә күрмәдек. Театрның зиннәте вә хатынкызларның киенүләре гадәттән тыш дәрәҗәдә төгәл иде.
Килгәнебезнең дүртенче көнендә Унтер-ден-Линден урамының шәрык очындагы корал сарайларының каршысында булган музәханәләргә киттек.
Монда «Иске музей», «Яңа музей» вә «Галери националь» исемнәрендә өч зур корылма булып, гәрчә һәммәсе бер җирдә булса да, даирәләре аерым-аерым. Галери национальдә, Петербургның Әрмитаҗындагы кебек, гаять нәфис вә кыйммәтле рәсемнәр вә ләүхәләр бар. «Иске музей» вә «Яңа музей»ларда Мисыр, Вавилон, Греция,
Ассирия, Финикия вә башка борынгы милләтләрдән калган шулкадәр күп әсәрләр вә төрле-төрле нәрсәләр бар ки, чынында, тамашага лаек.
Шулкадәр күп әсәрләрне монда җыю өчен сарыф ителгән тырышлык, вә гайрәт, вә акчалар гаҗәпләнерлек...
Берлинның зур урамнарын карап йөрдек. Урамнары асфальт белән түшәлгән, көзге кебек тигез, чиста, һәрвакытта себереп вә сулап торганнарыннан, һичбер җирендә чүп-чар кебек нәрсәләр юк. Бөтен урамнар гаять куәтле электр яктысы белән яктыртылган. Урамнарда омнибус, трамвай, арбачы, велосипедчыларның вә җәяү йөргән адәмнең чиге вә хисабы юк.
Немецлар күбесенчә кыска буйлы, гаять таза, симез гәүдәле булып, сакаллары кырылган, вә мыекларының очын колакларына туры озатканнар. Урамнарның һәр тарафында каһвәханәләр вә сыраханәләр бик күп, һәрберсенең эчендә адәм тулы була. Сыра эчүгә һәвәскәрлек белән немец халкы мәшһүр. Немецлар иртә ятып, иртә калкырга гадәтләнгән булганга, ахшам сәгать унбердә театрлар ябылып, һәркем үз ханәсенә китә. Хәлбуки Ауропаның кайбер җирләрендә асыл кичә галәме вә урам сафлыгы сәгать унбердән соң башлана.
Килүебезнең бишенче көне корал сараен күрергә бардык. Билет белән керттеләр. Килергә теләгән адәмнәр көндез сәгать унбергә кадәр тупланалар. Соңыннан махсус бер адәм һәр тарафны күрсәтеп вә аңлатып йөри.
Шул көннең кичендә «Буш» исемендәге бер циркка бардык. Юл күрсәткечтә әйтелгәнчә, бу тамашаханә Ауропаның беренче дәрәҗәдәге циркларыннан булып, уйнау өчен биш йөзгә кадәр хатын-кыз, бик күп ирләр, ике йөзгә кадәр ат, дөя, ишәк, фил вә көчек кебек берничә хайван бар. Чынлап та, мисалы юк дәрәҗәдә зиннәтләнгән вә тәртипкә салынган булып, уйнауларын да оста үтәделәр. Күбесе бер стильдә киенгән вә аркаларына нәфис канатлар куйган йөздән артык мәләк кебек гүзәл кыз белән иллегә якын егет сәхнәгә чыгып бииләр. Өстләрендә төрле-төрле төстәге электрик утлары чәчелеп, нурларга батыралар. Бу манзара бөек бер кичә хикәяләре кебек хәтердә кала.
Килгәнебезнең алтынчы көнендә «Артур Коппель» вә «Ланс» исемле фабрикаларның контораларына бардык. Боларның берсендә мәгһдән учакларында куллану өчен тимер юл вагоннары, икенчесендә локомобильләр эшләнә. Икесендә дә французча белгән инҗенер вә механиклар булып, фабрика эшли торган әйберләрне курсатеп йерделар.
Артур Коппельнең фабрикасы - Бохум, Лансның фабрикасы Манхейм нам шәһәрләрдә урнашкан. Безгә анда барып, фабрикаларын күрергә вә кирәкле нәрсәләрне фабрикадан, асыл ясалган җирдән алырга киңәш биреп, адресларын әйттеләр вә, безнең барачагыбызны белдереп, шул фабрикаларга телеграмма бирергә булдылар...
БЕРЛИННАН ХӘРӘКӘТ
Килгәнебезнең тугызынчы көнендә, 17 март көндез сәгать бердә,
Потсдам вокзалыннан утырып, Берлиннан Магдебург шәһәренә киттек. Магдебург Берлиннан өченче станция булып, ике сәгать дәвамында бардык.
Магдебург шәһәре Эльба елгасы буенда бина ителгән булып, ике йөз меңнән артык халыкны эченә алган. Урамнары гаять чиста, буйдан-буйга электрик трамвайлары хәрәкәт итә.
Кичләрне бөтен шәһәр электрик утына чума. Урамның ике тарафындагы биек вә гүзәл магазиннарның эчендәге әйберләр, витриналар аркылы тәмам күренеп, тамашасыннан туелмаслык ләтыйф бер манзара хасил итәләр. Бульварлар гаять пакь киенгән халык белән тулы.
Магдебургның бер тарафыннан фабрикалар галәме башлана. Шакир әфәндегә локомобильләрне күрү өчен, Вольф вә Крупп фабрикаларына бардык. Вольф фабрикасы махсус рәвештә локомобиль ясый.
Французча белгән инҗенерлары бик күп нәрсәләр белән таныштырып йөрделәр. Меңнән артык эшче бар иде.
Юлыбыз, Кёльн шәһәреннән кичеп, Брюссельгә булса да, Кёльннан өч-дүрт станция кадәр икенче бер тарафта булган Бохум нам бер шәһәрдәге фабрикага барып, Шакир әфәнде өчен кечкенә вагоннар вә тимер юллар алу ихтыяҗы булганга, монда бер көн туктадык.
22 мартта Кёлъннан Бохум шәһәренә киттек. Германиянең бу тарафларында күмер мәгъдәне бик күп булганга, бөтен сахралар фабрикалар вә заводлар белән тулы. Вә һәр тарафта электрик яктысы кичәне көндез хәленә китерә иде. Кёлън белән Бохум арасында, тимер юл өстендә, Эссен нам урында Круппның мәшһүр туп фабрикалары күренеп кала иде ки, бу - мөстәкыйль дөньядыр. Әссен тарафында кырык өч җирдә күмер шахтасы бар, вә боларда кырык-илле мең адәм хезмәт итә.
Бохум безнең уездный городлар дәрәҗәсендә кечкенә бер шәһәр булса да, кичләрен бөтен шәһәр электрик актысы белән яктыртыла.
Юлларда электрик трамвайлар йери, урамнарында һичбер данә чуп күрү мөмкин түгел...
БРЮССЕЛЬДӘ СИГЕЗ КӨН
...Бельгия хатын-кызларының киемнәре хосусында һәр җирдә үзләренә күрә бер мода бар. Алманиянең көнбатышында, Брюссельдә кызлар ләтыйф бер хәлдә йөриләр. Мәсәлән, бер кызны фараз итегез: балык кебек тулы, анак вә иреннәре табигый кызыл, һичбер төрле буяуфәлән тимәгән. Билен корсет белән кысып, вөҗүденең табигыйлегенә зарар китермәгән. Гаять садә вә пакь киенгән; инсандагы саф зәвык азлыгына дәлил булган кызыл-яшел кебек чуарлыклардан һичбер шәй юк. Калын вә озын чәчләрен иңсәсенә салып куйган. Башына да гаять садә, фәкать үзен бик дилбәр күрсәткән ләтыйф бер шапка кигән; күзләрендә һичбер фанилык әсәре юк, чырайларында гөнаһсызлык чагыла. Гали бер кыяфәт, фәрештәдәй асыл сыйфат болардадыр.
8 апрель ахшам сәгать алтыда Брюссельдән хәрәкәт итеп, шул көн ахшам сәгать унбердә Париҗга килдек.
ПАРИҖДА УНДҮРТ КӨН
...Буш вакыт булганда, Париҗ хакында юл күрсәткечләрдән берникадәр мәгълүмат алдык. Париҗ - Франциянең пайтәхете булып кына калмый, бәлки бөтен Ауропаның мәркәзедер. Халкы өч миллионнан артык булып, низам вә тәртиплелеге, ямьлелеге вә гүзәллеге белән бөтен Ауропадагы шәһәрләрнең беренчесе. Моны күрергә, монда йөрергә дип, дөньяның һәр тарафыннан адәм килә. Француз милләте гыйлемнәр, мәгариф, һөнәр вә сәнәгатьләрдә иң күп тәрәккый иткән милләтләрдән. Корнель, Расин, Ламартин кебек шагыйрьләре, Руссо,
Виктор Гюго, Вольтер кебек хәким вә философлары, Пастер кебек табиблары, Наполеон кебек гадәттән тыш булган сәясәтчеләре вә каһарманнары, галимнәре вә әдипләре дус вә дошман милләтләрнең мәктәп балаларына кадар мәгълүм булып, һәммәсе бер ихтирам белән телгә алына. Дини хөррият, матбугат хөррияте, хокук тигезлеге Франциядә тулысынча бар. Телләрен төзәтеп, җиңелләштереп, әдәби, фәнни вә сәлси актан бөтен мәдәни милләтләргә кабул иттереп, бер гомуми тел хөкеменә керттеләр. Французларның фән вә гыйлемнәргә, мәдәният вә инсанияткә иткән хезмәте шулкадәр күптер ки, бу рисаләдә аларны санап чыгу кыен.
Россия дәүләтенең дусты вә союздашы булган француз милләте безнең өчен аеруча мәхәббәтле күренә. Франциядә рәсми дин католик мәзһәбе булса да, диннәр, мәзһәбләр ирекле. Матбугат вә әдәбият
Франциядә бик нык үсеш алган. Тиҗарәт вә матур сәнгать тә таләп ителгән дәрәҗәдә алга киткән булып, һәр ел чыгарылган яңа мода әйберләре бөтен Ауропага тагыла. Французлар - артыгы белән хәрәкәт итүче, бер рәвештә, бер урында калмыйча, инкыйлабны сөяр бер милләт. Французларның табигатендәге искитәрлек эйберларен өйрәнергә теләгән адәм Франциянең «Бөек фетнә» тарихын күздән кичерсен.
Моның русча да тәрҗемәсе бар.
Париҗда ундүрт көн тордык. Вакытыбызны бушка кичермәскә, мөмкин кадәр күреп өйрәнергә вә һәр тарафтан гыйбрәт алырга тырыштык, чөнки Ауропада моннан бөек дәресханә юк.
Килгәнебезнең икенче көнендә Париҗның бөек бульвар вә урамнарында, кайбер зур мәйданнарында йөрдек. Болар арасында иң гүзәл урам - «Шаңзәлизә (Елисей кырлары)» дип аталган урам. Бер башында - искиткеч гүзәл манаралы Конкорд мәйданы вә икенче башында Әтуалы мәйданындагы Триумфаль арка бар. Урамына, таш җиренә агачлар утыртылган; уртадан - арбалар вә кырыйдан, агач арасыннан, җәяүле халык йөри. Бу урын Париҗның иң гүзәл җире булып, якшәмбе вә бәйрәм кәннәрендә халыкның күплеге гадәттән тыш дәрәҗәдә.
Конкорд мәйданында Мисырдан китерелгән егерме метр биеклектә иероглиф язулы бер таш бар, әтрафында фәскияләр атып тора. Конкорд мәйданыннан Руаяль урамы белән китеп, Париҗның иң төзекләндерелгән вә зиннәтләнгән урамнарыннан булган Капусини урамын,
Итальян бульварын, Бонневаль, Севастополь бульварларын, Сән-Дәнис урамын, Ауропа мәйданын, Тюильри бакчасын, Монмартр урамын,
Республика, Вандом мәйданнарын берәм-берәм кызыксынып карап йөрдек. Шул кадәресен языйм: бульварлар артыгы белән кәнши вә тәртипкә салынган, урамнарына күбесенчә агач утыртылган, ике тарафы агачлык, уртада арбалар, омнибус, велосипед вә ике кырыйда җәяүле халык шулкадәр күптер ки, бераз карап торсаң, үзеңне гадәтенчә бер хикәя галәмендә йөрүче итеп хис итәсең.
Өченче көнне мәшһүр Әйфель манарасына менеп, Париҗның манзарасын бер тапкыр өстеннән карап тордык. Французлар ике шәй иҗат итүгә һәвәсле. А. Әйфель исемендәге бер француз инҗенеры моннан әүвәлге выставкада бер манара бина иткән. Манараның биеклеге 890 аршын булып, бинасына җиде миллион франк акча сарыф ителгән. Беренче катның җирдән алып биеклеге алтмыш метр булып, монда театрлар, рестораннар, каһвәханәләр бар. Югары менү машинасы эчендә биеккә менәсең. Бу кадәр югары урынга чыгып, күп адәм кыенлыклар кичерә, кайберсе күңеле болганып коса, яхуд борыныннан кан ага башлый. Ләкин безгә берни дә булмады.
Манара түбәсеннән түбән караганда, Сена елгасында пароходлар, гадәттә, кечкенә бер каек хәлендә күренәләр. Урамнардагы инсаннарның кырмыскадан бер аермасы калмый. Бу манара дүрт аяклы булып, тәмам тимердән бина ителгән ки, бер-берсен тоту өчен, ике миллион винтлы кадак кулланылган вә, гомумән, җиде миллион килограмм тимер сарыф ителгән.
Әйфель манарасыннан төшкәч, Сена елгасының икенче кырыенда, нәкъ манара каршысында, Трокадеро музейларын карап йөрдек. Монда ике музей мәүҗүд булып, берсе — этнография вә икенчесе һәйкәл тарашлыкка махсус булып, анда бик кыйммәтле иске вә яңа әсәрләр бар.
Моның уң тарафында диңгез хайваннарына махсус бер аквариум да бар.
Ахшам вакытында җәяүләп Капусини вә Итальян бульварларын вә андагы зур каһвәханәләрне карарга чыктык. Каһвәханәне күп искә алуым гаҗәп түгел: Ауропада каһвәханәләрнең әһәмияте бик зур.
Алар - ауропалылар мәгыйшәтенең мөһим ягы. Бульварлардагы халыкның күпчелеге гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә вә гадәттән тыш пәхтә киенгән, бизәнгән. Бульварларның ике тарафында гадәттән тыш биек диварлары тәмам көзгедән гыйбарәт булган каһвәханәләр очрый. Халык каһвәханәләрнең тышкы ягына, урамга чыгып утырган.
Дүртенче көнне Вийон урамындагы зур китапханәне карап йөрдек.
Тупланган әсәрләр күплеге белән моның кебек бай китапханә юктыр.
Китапханәдәге әсәрләрнең каталогын язар өчен, махсус бер комиссия утыз биш елдан бирле эшләгән. Ләкин һәнүз тәмам булганы юк.
Китапханә дүрт зур кыйсемгә бүленгән. Беренче кыйсемендә басма китаплар белән һәртөрле географик карталар. Икенчесендә язма китаплар. Өченчесендә эстамплар вә дүртенчесендә медальләр урнаштырылган. Басма китапларның микъдары өч миллион кадар булып, ике миллион микһдарында башка төрле әсәрләр бар. Шуңа күрә китапханә каталогы биш миллионнан артык әсәр исемлеген эченә алган. Китаплар гаять гүзәл сурәттә тышланган, пыяла витрина эченә тәртипле рәвештә тезелгән.
Бишенче көнне Лувр сараен карарга киттек. Бу сарай дүрт кырлы.
Үзе 1200 елда бина ителгән, Франция хөкемдарларының тора торган урыны булган. Лувр сараеның әчке ягы гадәттән тыш зиннәтләнгән.
Аның зур бер кыйсеме готика әсәрләре белән искиткеч гүзәл әсәрләр музее хәленә китерелгән. Беренче катында Борынгы Мисыр вә Азиягә гаид борынгы әсәрләр, Урта гасырларга вә Яңа гасырга гаид скульптурадыр. Борынгы мисырлылар белән азиялеләрнең бөтен хәятлары, тарихы, дин вә фәлсәфәләре, гадәт вә ышану-инанулары, сәясәт вә әдәбиятлары шул музейдагы ташларда тәмам чагыла. Музейның бер башыннан икенче башына кадәр йөргәндә, күзләр арый башлый.
Икенче катында рәсем вә тасвирлар музее, ягъни картинная галерея белән кара-каләм рәсемнәре, галери д” Аполлон - Мисыр вә Азиягә гаид бронза вә фаянс вә башка әиберләр. Мондагы әсәрләрнең микъдары вә кыйммәте, вә әһәмияте хакында бер фикер бирү өчен, әллә ничә том китап язарга кирәк булыр. Югыйсә моның кебек бер рисаләдә аңлату мөмкин түгел.
Алтынчы көнне Сена елгасының сул тарафында булган Люксембург сарайларын күрергә киттек. Люксембург сарае 1610 елда бина ителгән вә берничә вакытлар Франция хөкемдарларының резиденциясе булган, вә беренче фетнә заманында төрмәгә әйләндерелгән.
Соңыннан монда зоология, ботаника, геология, минералогия музейлары булдырыла.
Люксембург сарае - Париҗның атаклы зиннәтле урыннарыннан берсе. Сарай янында «Люксембург» дип аталган гаять гүзәл бакча бар.
Бакчада иң күп игътибар җәлеп иткән нәрсә - сәнгатьчә эшләнгән, коеп ясалган «Медичи чишмәсе». Аның алдында грек мифларыннан җиде-сигез пәринен һәйкәле тора. Моннан башка, әтрафында, биек агачлар белән ихаталанган юлларында, данлыклы ир вә хатыннар, дәүләт эшлеклеләреннән кырык затның һәйкәле урнаштырылган.
Бакча гаять ләтыйф булганга, кичләрен мәхәлләләр халкы, ял итү өчен, монда туплана. Сарайның бер өлеше хәзерге гасыр рәссамнарының тиңдәшсез әсәрләрен күрсәтүгә багышланган.
Моннан чыккач, «Отель дезинвалид» дигән, картаеп яхуд хасталанып гаскәрлектән чыккан адәмнәрне тәрбияләү өчен билгеләнгән сарайга бардык. Бу сарай Сена елгасы буенда тора, 196 метр озынлыкта бик иркен бина. Сарайның тимер рәшәткәле зур капусыннан керүгә, гадәттән тыш бер осталык белән ясалган 105 метр биеклектәге гөмбәз нәкышләре күзгә ташлана. Бу гөмбәз алдында хач шәкелендә ясалган бер бинада Луи Филиппның хөкүмәте дәверендә, 1840 елда, Сенат вакытында утраудан күчерелгән Наполеон Бонапартның табуты куелган. Бу табут алтын-көмешләр белән бизәлгән бина уртасында зур бер бүлмә рәвешендә мәрмәрдән ясалган бер чокырда тора. Тирә-ягында үзе сугышларда алган байраклары куелган. Өске катта, почмакларда,
Наполеонның мәшһүр генералларының табутлары тора. Бу бина эчендә ятканнарның бөеклеге инсанга дәһшәт бирә. Наполеонның хосусый тарихларын вә аның хакында язылган башка мәҗмугаларны укыганнарга никадәр бөек бер сәяхәтче вә каһарман булганы мәгълүм.
Моннан чыккач, Франциянең мәшһүр Сорбонна дарелфөнүне белән
Коллеҗ дю Франс вә Институт дю Франс исемле югары мәктәпләре биналарын тамаша кылдык.
Сорбонна дарелфөнүненең унбер мең студенты булып, эчендә фәннәр, әдәбият вә дин белеме дәресләре укытыла. Вакытлы дәрес бирү юк. Театр рәвешендә булган дәресханәсе өч мең студентны сыйдыра.
Үзенә махсус китапханәдә йөз мең том кадәр китап, һәртөрле инструментлар вә приборлар белән җиһазланган бер хикмәтханәсе вә гаять мөкәммәл бер химияханәсе бар.
Коллеҗ дю Франс башта Франция короле Франсуа І тарафыннан
1530 елда юнан, латин вә француз лисаннарын өйрәнү өчен ясалган булса да, киңәйтелә-киңәйтелә, чын мөкәммәл бер дарелмәгариф булды. Бу мәдрәсәи галиядә башка мәктәпләрдә белем алган кешеләргә Франциянең иң бөек вә мәгълүматлы галимнәре тарафыннан төрле фәннәргә даир 39 төрле дәрес бирелә. Кереп тыңлар өчен, капусы һәркемгә ачык. Асыл студентларга имтихан бирү йөкләнгән, студентларның күбесе — кызлар.
Институт дю Франс бинасында Франциянең мәшһүр академиясе урнашкан, аерым тармакларга бүленгән. Барлыгы 210 әгъза булып, һәрберсе - Франциянең мәшһүр галимнәре вә әдипләре.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.