- Читать следующее литературное произведение - 5-й класс
- Ай Өстендәге Зөһрә Кыз
🕙 Минуты чтения - 22
Аучы Мәргән Белән Болан Кыз
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 2820
Общее количество уникальных слов составляет 1389
44.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Болан кыз
Борын-борын заманда Болгар дигән илдә, аучылар ыруында Азат Мәргән дигән бер аучы яши иде. Йөрәге юлбарысныкыдай кыю, күзләре лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай йөгерек иде аның; тоткан җирдән сындыра, баскан җирдән ут чыгара иде ул. Аучылар ыруы башка ырулар алдында үзенең Азат Мәргәне белән горурланды, егетләр аның кебек булырга тырыштылар, кызлар, аңа атап, җырлар чыгардылар. Менә нинди иде аучы Азат Мәргән.
Кәннәрдән бер көн Мәргән, сукмаксыз җирдән сукмак ясап, бер кыядан икенче кыяга сикереп, тауга менеп китте. Шулвакыт ул ерак түгел генә бер кыя өстендә басып торучы бик матур бер боланны күрде. Мондый матур боланны Азат Мәргән гомерендә беренче тапкыр күрә иде. Аның матурлыгына сокланып, ул хәтта үзенең аучы икәнен дә онытты.
Исенә килеп, инсәсендәге җәя белән угына үрелгәнче, болан бер генә сикерде дә кыя артына төшеп юк булды.
«Юкка куркыттым мин моны», - дип уйлады Мәргән, ук белән җәясен бер куак төбенә яшерде дә үзе әле генә болан басып торган кыяга үрмәләп менеп китте. Кыяга менеп басты бу, тирә-якка каранды, әмма болан күренмәде... Күренмәсме дип, бер сәгать торды, ике сәгать торды, күп сәгатьләр торды, кояш кичкә авыша башлады - Мәргәннең лачын күзе еракта очып йөри торган кыр үрдәкләреннән, тау астында чабып йөри торган кыр кәҗәләреннән башка берни дә күрмәде. Ул борылып таудан төште дә, әлеге куак төбеннән җәя белән угын алып, бер киек тә ауларга теләмичә, өенә кайтып китте.
Икенче көнне ул тагын әлеге кыя янына килде. Бу юлы ул җәя белән укларын өендә калдырды. Кыя алдындагы бер куаклык артына яшеренеп, боланны көтә башлады. Бер сәгать көтте, ике сәгать көтте, күп сәгать көтте, кояш кичкә авыша башлады - болан кыя өстенә килмәде. Азат Мәргән, күңелсезләнеп, өенә кайтырга борылды һәм, тау сыртыннан төшеп җиткәч, яңадан кыяга әйләнеп карады. Караса, ни күзе белән күрсен, болан кыяда кичәгечә басып тора! Мәргән ихтыярсыз яңадан борылды һәм кыяга таба бер-ике адым гына ясавы булды, болан тагын күздән югалды. Мәргән өенә кайтты, ашамый-эчми, урынына ятты, күзенә йокы кермәде. Тан алдыннан гына ул йоклап китте.
Кояш чыгу белән, ул урыныннан сикереп торды да тагын кыяга юнәлде. Бу юлы ул болай итте: кыяның алдыннан менмичә, арттан, болан килә торган юлдан менеп, яшеренеп ятты. Озак ятты Мәргән. Кояш кичкә авыша башлаганда гына, ул үз артында куаклар кыштырдавын ишетте. Йөрәге ашкынып типте, әмма кузгалмады. Болан, моның яныннан гына үтеп, кыяга менеп басты да кичә Мәргән басып торган якка карый башлады. Эш Мәргәндә калды. «Хәзер мин болан килгән сукмакка барып басам, - дип уйлады ул,- боланга кире качар юл бетә, болан минеке була!» Ләкин сукмакка бер-ике атлавы булды, шунда ук туктап калды: сары-чуар бер яшь юлбарыс болан артыннан сагалап килә иде. Ул, шыпырт кына менеп, боланга ун таяк ара калу белән, кинәт җиргә ятты һәм болан әстенә сикерим генә дигән иде, өстенә авыр бер нәрсә килеп егылды. Бу - Азат Мәргән иде. Ике арада аяусыз көрәш китте. Болан ары сикерде, бире сикерде, ахырда котылудан өмет өзеп катып калды. «Кайсы җинәр, мин шуның корбаны булырмын инде, ахры», — дип, шомлы уйга чумды болан. Ләкин ул бөтен йөрәге белән егетнең җиңүен теләде. Менә бервакыт Мәргән, тезенә басып, юлбарысның бугазыннан алды. Боланга җан керде. Ул беренче кат бер аягыннан икенчесенә авышып кузгалып куйды.
Юлбарыс бирешергә теләмәде. Ул тыпырчына, арт алклары белән җирне тырный, койрыгы белән Мәргәнгә китереп суга, ләкин үзе тыны бетеп гырылдый иде. Мәргән дә арыды. Аның, куе каны белән кушылып, шыбырдап, тире ага иде. Менә бервакыт юлбарыс тын калды. Әмма беркатлы батыр Мәргән ерткычның хәйләсен аңламады, үтердем дип белде дә кулларын ычкындырды. Юлбарыс, кинәт кузгалып, хәле беткән
Мәргән өстенә ташланды. Мәргән аста калды. Болан, үзе өчен куркуны бөтенләй онытып, инде Мәргән өчен куркырга, аның язмышы өчен борчылырга тотынды. Ләкин Мәргән, шунда ук исенә килеп, үзенең бугазына якынлашкан юлбарысның иягеннән тотып, артка каерды һәм тешләрен ерткычның бугазына батырды... Юлбарыс тынсыз калды... Боланның мондый вакыйганы уз гомерендә күрмәү генә түгел, ата-бабаларыннан да ишеткәне юк иде. Мәргән бераз урыныннан кузгала алмый ятты. Хәл алгач, тирә-ягына күз салды һәм тау өстендә үзенә текәлеп карап торган зифа боланны күрде, юлбарыс белән ни өчен, кем өчен көрәшкәне аның исенә төште. Ул торып басты да, боланга китәргә юл биреп, бер читкә авышты.
- Я, боланкай, курыкма, үз юлың белән китә бир, - диде, йомшак кына көлеп, Мәргән.
Болан кузгалды, ләкин юл белән төшеп китү урынына, Мәргәнгә таба атлап куйды. Шулвакыт Мәргәннең колагына җиңел генә дулкынлы колу тавышы ишетелеп китте.
- Кем көлде? - дип, Мәргән, аптырап, тирә-ягына карап алды.
Көлү кабатланды. Бу юлы Мәргән боланның көлү уңаена мөгезләре селкенгәнне күрде. Үз күзләренә үзе ышанмады Мәргән һәм ихтыярсыз рәвештә боланга таба атлады. Ул боланны элеккечә өркеп сикерер дә качар дип уйлаган иде.
Алай булмады. Болан урынында басып калды. Мәргәнгә киек күзләренә охшамаган серле матур күзләр карап тора иде. Ул ихтыярсыз кулын сузды һәм чатланып үскән мөгезләрне тотып алды. Кинәт күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл булды. Мөгез боланнан җиңел генә аерылды да Мәргәннең кулында калды. Мәргән кулындагы мөгезгә карады, күзләрен яңадан боланга күтәрде. Ни күзләре белән күрсен, болан юк, аның урынында зифа буйлы, алтындай сары чәчле гүзәл бер кыз басып тора һәм әлеге сак кына ягымлы тавыш белән әкрен генә көлә иде.
- Нигә көләсең?- дип сорады, аптырап, Мәргән.
- Шатлыгымнан... - диде кыз әллә нинди серле, ягымлы тавыш белән.
- Нинди шатлыгың бар синең?
- Мин бала вакытта, явыз Хан-баскак илебезне басып алгач, урманга качып киттем. Менә ун ел инде урманда боланнар арасында йөреп, үзем боланга әйләндем. Мине алып кайтып дәвалап та, өшкереп тә карадылар - файдасы булмады. Тик илебезнен иң карт кешесе, улар алдыннан, минем турыда шундый бер сүз әйтте: «Бу кыз бала яңадан адәм сыйфатына кайтсын өчен, аны үзе яраткан батыр бер егет үлемнән коткарырга тиеш». Бүген менә шул хәл булды...
- Димәк, ул егет - мин?Димәк, син мине яратасың?
- Әйе... - диде кыз, бит очлары кызарып янып китте, ул башын түбән иде.
Мәргән аңа якынайды да, аның башын күкрәгенә кысып, күзләреннән үпте:
- Безгә бу көннән алып аерылу юк,- диде ул.
- Егет, минем сөйләп бетергәнне көт. Карт, уләр алдыннан, тагын шуны әйтте: «Ләкин аларның тормышы гаять мәшәкатьле булачак. Бу мәшәкатьләрнең җимешен алар бик соң гына татылчакларә, — диде.
- Миндә бөтен авырлыкларны җинәрлек кәч тә, сәләт тә бар, боланым, син курыкма... Шуның өстенә син мина үзем кебек батыр ул бүләк итәрсең... Өчәүләп без әллә нинди авырлыкларны да җинәрбез.
- Ярый ла улың узенә охшап батыр булса, әгәр ул мина охшап әркәк туса?..
- Юк, өркәк тумас. Өркәк булса да, мин аны батыр итеп тәрбияли белермен...
- Артын уйлап сөйлә, егет! Соңыннан миңа үпкәләмәс һәм ниятеңә үкенмәс бул!
- Үпкәләмәм һәм үкенмәм! - дип вәгъдә бирде Мәргән.
Шушы биек кыя өстендә алда булачак гаҗәп һәм катлаулы, шатлыклы һәм зарлы тормышның чәчәге бөреләнә башлады.
Аккош күле
Берсеннән-берсе матур, мәхәббәтле көннәр, атналар, айлар узды. Болан кыз бик матур бер олан тапты. Аңа Данир дип исем бирделәр.
- Әйт, синең бу бүләгеңә каршы ни бүләк итим? - дип сорады Мәргән.
- Син бер бакча яса, Мәргәнем, - дип җавап бирде Алмас Иркә, – бакча уртасында аккош күле булсын. Анда аккошлар йөзсен... Бакчада боланнар, кыр кәҗәләре йөгереп йөрсен...
Тагын берсеннән-берсе мәхәббәтле көннәр, атналар, айлар, еллар узды. Данир бакчада юаш қыр киекләре белән бергә йөгереп уйнап йөрде, теле ачылды; Азат Мәргән аны күргән саен куанды, аңа әллә нинди кызыклар уйлап тапты,ук белән җән ясап бирде...
- Улым, - диде Мәргән, - гомер мәңге түгел, көн килер: мин дә картаермын, кулларым җәя тарта алмас булыр... Шулвакыт җәлне син тартырсың...
Данир бик матур, бик зирәк, бик тапкыр бала булып үсте. Килгән кешеләр аның матурлыгына сокланалар, тапкырлыгына исләре китә иде. Ул, һавада очкан кыр казлары көтүен куреп, санамый-нитми, аларның тәгәл саннарын әйтеп бирә, сазлык өстеннән үткән киекнең нинди киек икәнен, яшен әйтеп бирә иде. Соңрак ул киекләрнең һәм кошларның телләрен аңлый торган булды һәм алар белән сөйләшә башлады.
Ләкин аның иң яратканы аккош күле иде. Ул көннәр буе күл буенда утыра, курай тарта, аның янына аккошлар җыела, ул җим ташлый һәм арадан иң яраткан таҗлы аккошны үз кулыннан туйдыра иде.
Көннәрдән бер көнне Данир, гадәтенчә иртүк торып, аккош күле янына килде... Аны күрү белән, аккошлар күлнең икенче ягыннан моңа таба йөзеп килә башладылар... Шулвакыт биек агач башлары өстеннән зур каракош таш кебек атылып төште дә, күз ачып йомганчы таҗлы аккошны үзенең тырнакларына эләктереп, һавага менеп китте. Данир нишләргә белми тәмам аптырап карап торган арада, урман эченнән атылган бер ук каракошның сул канаты төбенә килеп кадалды. Каракош, очуын дәвам иттерә алмый, талгын гына агачлар арасына төшеп китте.
«Бар, тот каракошны, коткар тизрәк таҗлы аккошыңны!» дигән тавыш ишетте Данир. Шуның артыннан ук күлнең арһягындагы куаклыктан, җәлсен тотып, атасы Азат Мәргән килеп чыкты. Каракошны ул атып төшергән икән.
Данир каракош егылган турайлыкка йөгерде. Азат Мәргән, күлне урап, Данир артыннан килеп җитте дә шуны күрде: каракош куш нарат өстенә егылган, әмма аккошны тырнакларыннан ычкындырмаган иде. Ә Данир кошка ун адым килеп җитәрәк туктап калган да каракошка, кул сузып, кош телендә ялвара:
- Зинһар, җибәр минем аккошымны, зинһар, миңа кайтар җан дустымны! - ди. Йөзләре буз кебек ак, үзенең куркынган күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага...
- Данир, бу синме? Азат Мәргән улымы син? Дошманыңнан аяу сорап ялварасың? Ябырыл өстенә! Канатларын каерып ташла! Бугазына ябъиш — дип кычкырды атасы.
Данир каракошка бер-ике адым атлап куйды һәм, ары барырга кыймыйча, тагын туктап калды. Азат Мәргән түзмәде, каракош өстенә үзе ташланды. Каракош аңа канаты белән бик каты сукты. Мәргән егыла язып калды: каракош, чыннан да, бик көчле иде. Ләкин Азат Мәргән аның талпынган канатын узенен көчле кулларына эләктереп алырга өлгерде һәм аны каерып ыргытты. Каракош авыртуына түзә алмый иңрәп куй-
ды, аккош тәненә батырылган тырнаклары кире язылдылар.
Ул, хәлсезләнеп, башын җиргә куйды. Шунда гына Данир, якынлашып, ерткыч тырнагыннан котылган аккошны күтәреп алу өчен, кулларын сузды. Ләкин атасы аны читкә тибәрде:
- Кит! Синең бу кошка тотынырга хакың юк. Алсаң, син аны дошман тырнагыннан коткарып кына ала аладыр идең, - диде һәм, аккошны күтәреп, күл янына китте. Күлдәге аккошлар кире әйләнеп кайткан таҗлы аккош өчен шатланыпмы, аны коткарган Азат Мәргәнне алкышлапмы кыйгылдаштылар, бик озак канатларын кагындылар.
Аюлар
Әлеге булган хәлгә Данирның әти-әнисе бик борчылалар. «Монда мин үзем гаепле. Мин улымны батыр итеп үстерә белмәдем», - ди Азат Мәргән.
Икенче көнне Азат Мәргән иртүк өеннән чыгып китә, йөрәгенә ял табар өчен, шаулап ага торган зур елганың биек ярына, кыя остенә килеп утыра. Шунда ул каршы як ярдан зур көрән аюның, аның артыннан, дүрт кечкенә баласын ияртеп, ана аюның чыгып килгәнен күрә. Суга башта ата аю керә, аңа ана аю иярә. Аю балаларының өлкәнрәк, кыюраклары да суга кереп китәләр. Иң төпчеге, суга керергә базмыйча, яр кырыенда кала... Моны ата аю күреп ала. Кире килеп, төпчегенең җилкәсеннән тешләп күтәрә дә суның иң тирән җиренә ыргыта. Ана аю төпчеге янына ташлана. Ул да булмый, аз гына ары төпчек калкып чыга һәм аю балалары янына йөзеп китә. Ата аю шулай итеп төпчекне судан курыкмаска өйрәтә. Азат Мәргән дә, ниндидер фикергә килеп, өенә кайтып китә.
Бөек сынау
Уилаганын эшкә ашырыр өчен, Азат Мәргән иң караңгы, яшенле һәм күкрәүле көнне көтеп ала.
Тышта, коточкыч караңгылыкны ярып, яшен яшъни, чатырдап, күк күкри. Азат Мәргән улы белән әч көн, өч төн бара. Барган саен, юл текәләнә һәм читенләтә. Алар зур бер тауның түбәсенә якынлашканда, тау артыннан, шаулап, бик көчле яңгыр килә. Таулардан көчле шарлавыклар ага, юлчыларны аска, төпсезлеккә тарта. Тирә-якта өннәре, оялары су белән актарылган киекләр җан ачысы белән үкерәләр.
«Чыныксын, берүзе барырга өйрәнсен», - дип уйлап, Азат Мәргән улы Данирның кулын ычкындыра. Әтисе янәшәсендә шарлавыкны ерып бару кыен була. Куерып алган яңа болытлардан давыллы яңгыр яңа көч белән җиргә китереп бәрә. Азат Мәргән улы янына ашыга, ләкин көчле дулкыннар Данирны аяктан ега, һәм ташкын аны үзе белән бөтереп алып китә. Иртән ул, ардан ярга йөреп, «Данир! Улым!» дип кычкырып, озак эзли, ләкин улының «эһ» дигән тавышын да ишетми. Улының гәүдәсен йоткан төпсезлеккә карап, күзләреннән яшь тамчылары тәгәри. Азат Мәргән өметсез рәвештә үзенең бәхетсез өенә таба атлый.
Алмасбану
Бу вакытта тауның икенче як сыртыннан, зур гына кыя астындагы тау тишегеннән, таякка таянып, бер карчык чыга. Аның чәчләре кояшта көмеш кебек җемелди, күзләре ут чәчеп тора.
Карчыкны күрү белән, шакаллар качып китәләр. Карчык авыр ташлар, куптарылган агачлар янына бара һәм «Әнкәем!»
дигән тавыш ишетә, яраланып яткан егетне күрә. Ул, чишмә суын алып килеп, егетнең авызына су сала, яраларын юа, дәвалый. Бервакыт егет күзләрен ача, янында таныш булмаган бер карчыкны күрә. «Әнкәй кая минем? Мин өнем белән төшем арасында аермачык аның тавышын ишеттем», - дип сорый. «Монда миннән башка берәү дә булганы юк, улым, ишетсәң, син минем тавышны гына ишеткәнсең», - ди карчык.
«Әйе-әйе, менә шул тавыш нәкъ минем әнкәй тавышы», - ди егет. Әнкәң кем дигән сорауга ул әнкәсенең болан кыз Алмас Иркә исемле икәнен әйтә. Карчык: «Бәбкәм, соң мин шул болан кыз Алмас Иркәнең әнкәсе бит!» — дип, шатланып кычкыра карчык. Әбекәй белән онык шулай табышалар.
Карчыкның тәрбиясе белән егет аякка баса. Ул үзенең илен, әткәсен һәм әнкәсен бик сагына. Карчык аның туган йортына юлның җиңел-шома түгел, авыр-мәшәкатьле икәнен аңлата: «Сиңа өч тау үзәнлегендә яткан «Өркәкләр иле»н үтәргә кирәк. Ул — минем балаларым, туруннарым торган ил.
Аны хан баскаклары килеп яулап алдылар. Минем улларым җиңелделәр, туган илләрен дошманга бирделәр. Алар я шул хурлыклы өркәкләр исемен күтәреп яшәргә, я Хан-баскакны җиңеп, бу хурлыктан котылырга тиешләр», – ди.
«Өфкәкләр иле »ндә
Сынаулар үтәргә әзер булып, кешеләрне курыкмаска өйрәтергә вәгъдә биреп, Данир юлга кузгала.
Җиде көн, җиде төн дәрья буйлап барырга, тау-ташлар һәм сазлыклар аша үтәргә, күп көч һәм сәләт күрсәтергә туры килә
Данирга. Әбисенә биргән вәгъдәсе аны һаман алга ашыктыра. Ниһаять, ул «Өркәкләр иле»нә килеп җитә. Монда җир өстенә төзелгән йортлар булмый, тау сыртларына казып ясалган уентылар һәм үзәнлекне казып, җир астына урнашкан тораклар гына була. «Кешеләрме болар, йомраннармы?» - дип уйлый Данир. Кешеләр аннан куркып качып беткән булалар. Бераз уйланып торганнан соң, Данир, мәйдан уртасындагы ташка утырып, курай уйный, бу илнең тарихы, Алмасбану карчык турында җырлый. Бер сәгать эчендә Данир үзен тыңлаучы кешеләр уртасында кала. Җырны аңлап алган кешеләр, Алмасбану ананың исән булуын белеп, бик куаналар, әмма Данирны кабул итәргә куркалар.
Әлкәннәре Куркур ага Хан-баскакка ясак илтергә киткән була. Ул кайтканчы, бер атна эчендә, байтак холлар була: Данир бу ил кешеләрен аларның барлы-юклы игеннәрен кимереп яшәп яткан күселәрдән коткара; кешеләр аның янына туплана башлыйлар. Куркур белән аның ярдәмчесе Шымхуҗа бу хәлдән тәмам куркып калалар һәм Хан-баскак янына үзләренең шымчыларын җибәрәләр. Алты ай эчендә беренче булып Данир ягына чыккан Тимерче карт, Хан-баскак төрмәсеннән азат ителгән Бөркет батыр Данир җитәкчелегендә көрәшкә әзерләнә башлыйлар: ук атарга, сөңге чөяргә, кылыч уйнатырга өйрәнәләр, ауга йөриләр, азык-төлек әзерлиләр. Тора-бара тирә-яктагы ырулар да боларга килеп кушыла. Ясак җыярга килгән Хан-баскак алдында мәйданга җыелган халык бертавыштан үз иленең исемен «Йөрәклеләр иле»дип үзгәртә.
Көч белән җиңә алмаслыгын аңлаган Хан-баскак мәкерле хәйлә кора: илгә төнге ябалаклар - шымчылар җибәрә. Кыю кыз Айгүзәлнең уяулыгы ярдәм итә - Данир еланнар агуыннан котылып кала. Шуннан соң Хан гаскәрләре белән зур сугышлар була, Данир туган якларына якынлаша. Хан тагын мәкерле хәйлә кора: Азат Мәргән янына шымчысын җибәреп, якынлашып килүчеләрнең башлыгы Үлмәс батыр Данир Мәргәнне үтерде, хәзер синең белән бергә-бер көрәшергә тели. Син улыңны үтерүчедән үч алырга тиешсең, ди. Ләкин чын исемен Кара батыр дип үзгәртергә котырта. Әчкерсез Азат Мәргән, улы өчен үч алу теләге белән кабынып, бу хәйләне танымый кала.
Ә мәкерле Ямай, «Якты үзән» кешесе булып киенеп, Данир Мәргән янына килә. Кара батыр — синең әтиеңне үтергән кеше, син, аның белән көрәшеп, безне коткарырга тиеш, ди. Ата белән ул бер-берсен танымасыннар өчен, көрәшне оештыручылар шундый шарт куялар: батырлар кем икәнлекләрен белдермәскә, сөйләшмәскә тиешләр.
«Якты үзәнлек»тә
Алыш башланды. Башта шактый тыныч башланган көрәш тора-бара кискен төскә керде. Батырлар, көчләренең тигезлеген белеп алу белән, бер-берсенә юлбарыслар кебек ташлана һәм бер-берсен өзгәли, йолкый башладылар. Алар берсен-берсе күтәреп бәрәләр, бер-берсенә ябышкан хәлдә аунап, тәгәрәп китәләр. Егылган урыннарында аз гына тын алып ятканнан соң, яңадан сикереп торалар, яңадан бер-берсенә ташланалар иде. Сугыш көн буена барды. Кояш офык артына төшеп яшеренү белән, ил агалары көрәшне туктатырга ишарә бирделәр.
Икенче көнне дә бер-берсен җиңә алмауларына батырларның ачулары гадәттән тыш кабарган иде. Алар көрмәкләшеп, берсе дә аста калырга теләмәстән, тәгәрәшеп киттеләр. Шулвакыт, ниндидер уңай табып, Данир терсәге белән җиргә таянды һәм карт Мәргән аны әйләндерә алмады. Алар икесе дә, еш-еш сулаган хәлдә, кабыргаларына ятып калдылар. Данир карт Мәргәннең муеныннан борып тоткан килеш кузгалырга теләп карады, ычкына алмады.
- Тукта, - дип гырылдады карт Мәргән, аның күзе Данирның беләк бөгелешендәге ике кара ноктага төште.
- Син кем? - дип сорады ул кинәт.
- Мин - сине җиңәргә туган батыр,- дип җавап бирде Данир.
- Сиңа - мине, миңа сине җиңү юк.
- Каян беләсең?
- Беләм. Мин үземә алдан хәбәр ителгән ишарәне таптым.
- Кайда ул?
- Ул - синең беләк бөгелешендәге ике кара миң төрткесе.
- Ул - минем әтиемнән мирас: куш миң.
- Кем синең әтиен?
- Минем әтием - җинелмәс Азат Мәргән... Ә син кем?
- Улым! - диде, йөрәгеннән чыгарып, карт Мәргән, - кулларыңны ычкындыр да минем уң беләгемдәге кара яулыкны ерт.
Данир, тиз генә кулын ычкындырып, картның беләген бәйләгән кара яулыкны ертып ыргытты һәм аның беләк бөгелешендә үзенеке кебек үк ике миң төрткесе күреп, бераз уз күзләренә ышанмый торды. Аннан аягына торып баскан атасының муенына сарылды.
Ерактан күзәтеп торучылар башта, берни дә аңламый, бер-беренә караштылар, аннан ике батырның янына ук килделәр. Бөтенесе хәлне анлады. Халык арасыннан Данирның әнкәсе Алмас Иркә килеп чыкты һәм улының муенына ташланды. Халык бу гадәттән тыш очрашудан килеп туган гаҗәп зур мәхәббәтнең шатлыгын һәм данын күтәреп алды. Алыш мәйданында бәйрәм һәм тантана башланды.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.