Latin

Ата Вәхшилеге

Общее количество слов 1061
Общее количество уникальных слов составляет 658
56.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
72.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
78.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
хикәя
Ниндидер ямьсез төш күреп уянып китте Илдар. Исенә төшерергә теләп озак уйланып ятса да, иртә таңда күргән төшен хәтеренә төшерә алмады ул.
Әле сәгать иртәнге биш кенә булуына карамастан, Илдарның әнисе инде өйдә юк иде. Гөлфия апа һәр көнне шулай иртә таң белән фермага йөгерә. Илдар кире йоклап китәргә теләсә дә, аның күзенә йокы кермәде. Ни өчендер күңеле тыныч түгел иде аның. Ул акырын гына торып урам якка караган тәрәз алдына килде. Урамда сызылып кына таң атып килә иде. "Көзнең дә үз матурлыгы бар икән ләбаса", -дип уйлап алды егет һәм таң атуын күзәтә башлады. Агачларның яфраклары алтынга мангандай, сап-сары. Иртә таңда алар тагын да матуррак булып күренделәр бүген аңа. Каршыда салынып бетмәгән өй. Өй диеп тә булмый хәер аны. Кайчанда булса өй буласы бура. Камиль абый төзетеп бетерә алмады шул, яшьли, кырык яшен дә тутырмый үлеп китте. "Нигә дөнья шул хәтле гаделсез икән, кемнәрдер картайганчы рәхәт тормышта яши, ә кемнәрдер газап чигә-чигә дә, гөмеренең чәчәк аткан чорында китеп бара. Юк, барыбызга да яшисе дә яшисе әле."
Чү, нинди уйлар чуала соң әле иртә таңнан аның башында. Үз уйларыннан үзе куркып, Илдар кабат шул буласы өй нигезенә күз ташлады. Кинәт аның йөрәге кысылып куйды, күз алларын томан пәрдәсе каплады. Әйе, ул бүген төшендә бура күрде. Дәү итеп салынган нарат бура. Ә шул нарат бура уртасында Илдар үзе ни беләндер маташа иде кебек. Төштә агач бураның яхшыга түгел икәнен ишетеп белә иде егет. "Хәерлегә түгел бу", - дип уйлап куйды ул. Шул ук вакытта яман уйларыннан арынырга тырышып, әбисе өйрәтеп калдырган догаларны белгән кадәр укыды да: "Язмаганы булмас, язган булса, язмыштан узып юк", - дип, күргән төшен яхшыга юрарга тырышып, энесе йоклый торган бүлмәгә узды. Энекәше әле җиденче сыйныфта гына укый. Ул иртәнге тәмле йокыда. Бары тик йокы аралаш кына елмаеп-елмаеп ала иде.
Илдар гаиләдә икенче бала. Тормышлары авыр булды. Әти дигән кеше һәр көнне эчеп кайтырга яратты. Әтисенең аек килеш кайтып, тавыш-гаугасыз узган көннәрне сирәк хәтерли иде Илдар.
Олы абыйсы туган якларыннан ерак - Татарстанда - төпләнеп калуны кулайрак күрде. Икенче абыйсы белән апасы да авылдан китү ягын карадылар. Тик ял көннәре генә әти-әнисенең хәлләрен белергә кайткалыйлар. Ә энекәше яшь әле. Ул да мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китәргә, эшкә урнашып, мөстәкыйль кеше булып яшәргә хыяллана.
Ә менә Илдарны гына күңеле ни өчендер еракларга тартмый. Армия сафларыннан кайткач та, абыйсы Татарстанга килергә бик үгетләп карады. Әйбәт эш табарга да вәгъдә итте. Тик Илдар озак уйлап тормастан: "Юк, туган нигезне ташлап бер кая китмим", - дип кырт кисте ул. Туган нигездән дә бигрәк әнисен ташлап китәсе килми иде аның. Бик ярата иде ул әнисен. Болай да гөмере буе изелеп яшәгән әнисен, исерек әти кеше янында калдырып китүне күз алдына да китерә алмый иде егет.
Ир-егет булуына да карамастан, әтисе белән уртак тел таба алмады ул. Еш кабатлана торган ызгыш-талашларда гел әнисен яклап чыккангамы, әллә башка сәбәпләр бар идеме, ата белән ул арасы көннән-көн суына барды. Ата кеше, җае чыккан саен, Илдарны кимсетте, куркытты, башыңа җитәм мин синең дип янады. Ләкин малай боларның берсенә дә игътибар итмәде. Нәкъ менә үзенең газиз әтисе аның гөмерен өзәсен күз алдына да китерә алмый иде малай.
Ул көнне Илдар иптәшләре белән көне буе шоферлар көнен билгеләп уздылар. Егетләр җыелган җирдә аракы булмый тормый, анысын да эчтеләр. Ул таң алдыннан гына кайтып караватына ауды. Ләкин шул ятудан башка мәңге тормасын атадан башка берәү дә белми иде.
Менә сызылып кына таң ата. Еракта сандугачлар сайрый. Агачлар үзенә бер төрле көй чыгарып кыштыр-кыштыр килеп сары яфрак җиргә коела. Бүген ял көне булуга карамастан, Илдарның әнисе иртән иртүк торып фермага эшкә китте. Эшкә китәр алдыннан балалар йоклый торган бүлмәгә кереп сабыйларын барлады, өсләренә юрганнарын ипләбрәк япты. Йөрәгеннән өзелеп төшкән балалар нинди якын, нинди кадерле. Гөлфия апа изрәп йоклап яткан Илдары янына килеп басты. Чәчләреннән сыйпады. Шул вакыт аның йөрәге кысылып куйды. Ни өчендер күңеле тыныч түгел иде аның. Ана күңеле кайгы киләсен, сабый баласының соңгы сәгатьләре җитеп килүен сизенгән күрәсең, ләкин аңлатып кына бирәлмәгән икән, шул, ул вакытта.
Сәгать теле инде иртәңге унга үрмәләп менеп бара. Балалар һаман да татлы йокыда. Ял көнне әти-әнисенең хәлен белергә дип, Илдарның сеңелесе кайтып керде.
Үзе нигәдер шат, елмая, шаяра, күңеле күтәренке. Тик өйдә ни көтәсен белми иде әле кыз. Ул кычкырып исәнләшсә дә, аңа җавап кайтаручы булмады. Мәктәптә укучы энекәше генә башын күтәреп апасына күз кысты да, борылып йокыга китте. Аның карашында: "Ну, апа, йөрисең инде, соңрак кайтсаң ни була", - дигән сүзләрне укып, апа кеше, аны борчымый гына, үзенең иң яраткан энекәше Илдар яткан карават янына килде. "Әйдә инде хет син тор, әллә өйдә мине каршы алучы да юкмы", - дип Илдар өстеннән юрганны ачып җибәрде. Бер мизгел эчендә күз алдында чагылып киткән күренештән аның күз аллары караңгыланды, аңы томаланды, үз-үзен белештерми кычкырып җибәрде
Бу вакытта, эштән кайтып, йорт тирәсендә эшләп йөрүче Гөлфия апа нидер сизенеп, өйгә йөгереп керде. Ул тораташ булып катып калган кызының ап-ак йөзен дә, куркынып торып утырган улын да күрмәде. Бары тик канга чумып үлеп яткан улы Илдарга күз салды да, аңын югалтып идәнгә ауды.
Күңелләрне өшеткеч хәл, ата үз эшен эшләгән иде. Ул бу төнне күз дә йоммый Илдарның кайтып ятуын көтте. Аның изрәп йокыга китүен дә көтеп тормый, алдан әзерләп куйган балтасын өйгә алып кереп карават астына яшерде. Исерек атаның, тавыш чыккан саен әнисен яклаган малаена булган нәфрәттән каны кайнады, күзләре кыргый этнеке шикелле ялтырады, ач бүренекедәй тешләре шыгырдады. Ничә айлар корып килгән планын ата бүген томышка ашырырга булды.
Кешелек сыйфатлары калмаган, балаларга булган ярату хисенең ни икәнен дә белмәгән ата, төнге караңгылыкны ярып, тамырлары буйлап үз каны аккан, бу дөньяга тудырган сабыеның караваты янына якынлашты. Аның кулында утын яру өчен генә кулланыла торган балта ялтырап китте. Ничә тапкыр "Башыңа җитәм мин синең!" - диеп куркытып килгән ата, шушы төндә җитте әле егерме икесе дә тулмаган, дөньяның ни икәнен белергә, сөяргә, сөелергә дә өлгермәгән газиз улының башына.
Ниләр уйлады икән ата кеше үзенең баласының гөмерен өзәргә дип кулын күтәргәндә. Хәер, бу сорауга бер кем дә җавап бирә алмас.
Илдарны соңгы юлга озатырга авыл килде. Дуслар, иптәшләр, классташлар, туганнар.
Күз яшьләре чишмә булып акты. Кемнәрдер ата (шулай дип атарга мөмкин булса) кешене каргады. Кемнәрдер Илдарны җәлләп, сагынып яшь койды. Ләкин шул көннән бер ел да үтми, баласын югалту хәсрәтеннән айный алмый Гөлфия апаның дөньядан китәсен беркем дә белми иде әле. Үз баласының гөмерен өзгән атаны балалар да, туганнар да, авылдашлар да гафу итә алмады. Ул үзенең кылган эшләре өчен суд каршында җавап бирде, тиешле җәзасын алды. Ләкин әле аның гадел хөкем итүче аллаһы тәгалә алдында җавап бирәсе бар иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.