- Читать следующее литературное произведение - 5-й класс
- Аучы Мәргән Белән Болан Кыз
🕙 Минуты чтения - 1
Аша, Чапаным, Аша
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 107
Общее количество уникальных слов составляет 91
55.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
72.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
76.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Бервакыт Хуҗа Насретдин, чит бер шәһәргә баргач, туйга очраган. Туй мәҗлесендә байлар Хуҗага ишек төбеннән генә урын биргәннәр һәм, Хуҗаның киеме начар булганга күрә, аңа аш-суның да байлардан калганы гына эләккән.
Икенче көнне Хуҗа бер кешедән яхшы чапан-чалма алып киенгән дә яңадан туй мәҗлесенә барган. Хуҗаны бу юлы түргә утыртканнар. Табын янында Хуҗа чапанының җиңенә пылау тутыра һәм:
- Аша, чапаным, аша. Пылавы бик тәмле, - дип сөйләнә икән.
Моны күргән кешеләр, гаҗәпләнеп, Хуҗага сорау биргәннәр:
- Я, Хуҗа әфәнде, ни эшең бу? Нигә син пылауны җиненә тутырасың? - дигәннәр.
Хуҗа:
- Сез бит кешенең үзеннән бигрәк киеменә карап хөрмәт итәсез. Менә шуңа күрә чапанымны сыйлыйм, — дигән.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.