Latin

Аның Хакына

Общее количество слов 829
Общее количество уникальных слов составляет 511
55.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
69.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
76.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Өч дус: Раушания, Алмаз һәм Нияз дискотека тәмамлануга үз авылларына кайтырга чыктылар. Үз авыллары бәләкәй генә, шуңа күрә мәдәният йортлары да юк. Ә бу күрше авылда клуб көн дә ачыла, җәй мәлләрендә күп кенә яшьләр дә кайтып тула. Дискотекалары да көн дә диярлек булып тора. Күңелле үтә анда кичләр. Дөрес, авыллар арасы ерак кына, тик яшьләргә 5-6 киллометр ара нәрсә инде ул.
Раушанияның әнисе җибәрмәскә дә тырышып карый, әмма яшьләр үзенекен итә. “Сакчы” дус егетләре дә бар, “вакытында кайтырмын”, дип тә вәгъдә иткәч, әнисе дә карышмый.
Менә бүген дә, бию вакытында, иң беренче Раушания:
- Егетләр, кайтыйк, соң инде, - дигәч, кирегә җыендылар.
Кыз сүзе егетләргә закон.
Яшьләр өчен авыллар арасы ерак түгел. Шулай да ялгызың гына булсаң шикләндерер иде. Юлның яртысын кара урман эченнән үтәргә туры килә, ә урманда бүреләр дә күренә башлады, диләр кешеләр.
Егетләр, Раушанияны урталарына алалар да, җил-яңгыр тидермәскә тырышкандай, саклап авылга алып кайталар.
Ярты юлны узгач урманга да килеп керделәр. Күктә ай балкып торса да, урман эче караңгы гына. Айның яктылыгын биек наратлар юлга бик үк үткәреп бетермиләр.
Сөйләшеп, көлешеп баргач юлның ераклыгы да, караңгылыгы да сизелми яшьләргә.
- Нигә мин чакыргач биергә чыкмадың? – ди Алмаз, кызның кулына сак кына кагылып.
- Оялып торма, - дип сүзгә кушыла Нияз. – Барысы да үзебезнең яшьләр бит анда.
Раушания бар урманны яңгыратып көлеп җибәрде:
- Кем ояла, егетләр? Бары тик минем биисем генә килмәде. Нигә башка кызны чакырмадың соң, анда күпләр иде бит?
Алмаз ишетелер-ишетелмәс кенә:
- Минем бит синең белән биисем килгән иде, - диде дә алга атлый бирде. Ипләп кенә кызны култыклап алды, кыз карышмады.
Нияз моны сизеп, дулкынланып куйса да, күрмәмешкә салышты һәм сүзне икенче якка борды:
- Кайсыгыз бүреләрдән курка? – Йөзенә курку төсе чыгарып, кычкырып җибәрде. – Карагыз, бүреләр!
- Әкият сөйләп кеше куркытма әле, - дип Алмаз аны бүлдерде.
- И-и, бүреләр килеп чыкса үзегез шөрләп качыр идегез әле. – Раушания шулай дип әйтеп тә бетерде, туктап та калды. – Егетләр, бүре!
Егетләр, кыз кулы белән күрсәткән якка карап, туктап калдылар. Урман эчендәге караңгылыктан аларга ике утлы күз ялтырап карап тора иде.
- Карагыз, артта да берәү! – Нияз икенче якка төртеп күрсәтте. – Әнә тегендә тагын.
- Дүртәү күренә, - дип Алмаз кесәләрен капшады. – Нияз шырпың юкмы?
- Юк, шул! – Ниязның йөзендә курку чагылган иде. – Нишлибез?
- Егетләр, куркам мин! – Раушания егетләргә сыенды.
Аркаларын терәшеп өчесе өч якка карап бастылар яшьләр.
- Курыкмагыз! – дип юатты Алмаз аларны. – Кешеләргә беренче булып һөҗүм итмиләр алар.
Үз сүзләрен сынап карарга теләгәндәй “Һайт!”, дип кычкырып та җибәрде.
- Кара, кара, артка чигенделәр, бугай, - Нияз шатланып куйды.
Ләкин бүреләр янә туктап калдылар, бер җиргә җыелдылар.
Шулчак тынлыкны Алмаз бозды:
- Нияз, минем башка бер уй килде. Хәзер сез Раушания белән икегез, акрын
гына авылга табан атлыйсыз. Мин урында басып калам. Бүреләрне үземә каратам, ә сез бар көчегезгә авылга йөгерегез. Кешеләр чакырырсыз.
Раушания да, Нияз да Алмазның тәкъдименә каршы килделәр.
- Юк, Алмаз, ничек үзеңне генә ташлап китик инде?
Алмаз үзенекендә торды.
- Мин Раушания синең өчен борчылам. Әнә ничек дерелдәп торасың. Миндә пәке бар бит, - егет кесәсеннән кечкенә пәке тартып чыгарды. – Аннан бүреләр тиз генә ташланмыйлар, алар башта әзерләнәчәкләр, корбанын өйрәнәчәкләр. Ә сез аныңчы авылга кайтып өлгерәсез.
Аннан Ниязга карап:
- Без Раушания өчен җаваплы, Нияз, сакла аны, - дип өстәп куйды.
Бу сүзләр Ниязга тәэсир итте, кызны җитәкләп авылга табан атлады.
- Алмаз, мин хәзер киләм. Раушанияны авылга кадәр генә илтәм дә, киләм.
Егет белән кыз караңгылыкка кереп югалдылар.
Бүреләр алар артыннан барырга җыенмыйлар да иде. Алмаз алга табан атлауга, ике бүре юлны бүлеп, каршысына чыктылар. Егет зурырак гәүдәле бүрегә игътибар итте. Монысы башлыклары булырга тиештер инде. Димәк ул, беренче булып ташланачак, я башкаларга боерык бирәчәк. Аны күздән яздырырга ярамый.
Бүреләр егет тирәли, берникадәр ара калдырып, салмак кына әйләнә башладылар. Баш бүре генә, алгарак чыгып, туктап калды. Менә ул җан тетрәндергеч көен сузып җибәрде. Җырын да бетерде, егеткә дә сикерде. Бүре сикергәнен Алмаз соңлап булса да сизеп алды, читкә тайпылды. Бүренең очлы тырнаклары гына барыбер егетнең беләген сызырып үттеләр. Егет пәке белән селтәнергә генә өлгерде. Беләгеннән җылы кан йөгерде.
Шулчак башлык бүре яңадан Алмазга сикерде.
Һаваны тавыш, яктылык айкап алды. Алмаз, берни аңламый калды, әллә бүреләр улады, әллә башка әйбер. Баш бүре авырлыгы белән җиргә ауды да караңгылыкка чумып һушын югалтты.
Алмаз әкрен генә күзләрен ачты. Ап-ак бүлмә аның күзләрен чагылдырды. Менә күз алдындагы томан тарала башлады. Аның янында кемдер утыра иде. Егет үзенә төбәлгән нурлы йөзне дә, ягымлы күзләрне дә танып алды.
- Раушания?! – елмаеп, кулын күтәрмәкче булды, ләкин каты авыртуга түзә алмыйча, кире төшерде.
- Алмаз!
Кыз, тагын нидер әйтмәкче булган иде дә, тик тынып калды. Күзләреннән яшь тамчылары йөгерделәр...
Раушания озак кына әле егет янында утырды. Ул, шофер Инсаф абыйның кунактан кайтып барганда Алмаз янындагы бүреләрне куркытуын да, авыл кешеләренең, килеп җитеп, ике бүрене үтерүләре турында да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Тик Алмаз кыз сөйләгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп бетә алмады. Раушанияның сөйләме аңа моңлы бер җыр кебек тоелды һәм ул шул сихри көйгә изрәп йоклап китте. Бары: “Ул мине ярата микән?” дигән уй гына баш миен телеп үтте.
Җавабын тормыш, киләчәк күрсәтә инде.
“Игенче” №47. 20 май 1993 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.